Наркоманиядән сак булыгыз
творческая работа учащихся (9 класс) по теме
Предварительный просмотр:
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
БИЕКТАУ РАЙОНЫ
МҮЛМӘ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
(телдән журнал)
Эшне башкардылар: 9 класс
укучылары.
Җитәкчесе:Марданова
Гөлнар Хәкимулла кызы
1 нче категорияле китапханәче
стаж 13ел
Эчтәлек.
I бүлек. Тайгак юлдан атламыйк.
II бүлек. Наркотикларның төре , составы, тәэсире.
III бүлек. Башта бер уй ,доза кирәк.
IV бүлек. Үз башыңа үзең сукма!
V бүлек. Наркотик татысаң , сине нәрсә көтә?
VI бүлек. Сак булыгыз!
I бүлек
Тайгак юлдан атламыйк.
Хәзер без яши торган җәмгыять социаль- психологик һәм сәяси тотрыксыз булуы белән аерылып тора.Менә шундый шартлар җинаятьчелек ,әхлаксызлык,наркомания, эчкечелек белән шөгыльләнү кебек тискәре күренешләр барлыкка килүгә нигез була. Мәдәни кыйммәтләргә игътибар итмәү , алдагы көнгә ышанычсызлык , шуның өстенә халыкның бер төркеменең бигрәк тә яшүсмер һәм яшьләрнең тормыш авырлыклары алдында каушап калуы җәмгыятьтә алкоголизм һәм наркоманиянең киң җәелүенә китерә. Шуның нәтиҗәсендә яшь буын үзенә урынны урамнан эзли.
Хәзер кайбер саннарга күз салыйк. 90 нчы елларда наркоманнар саны шактый арткан идее. 2001 елда ул сан бераз кими төште. Әгәр дә 2001 елның 1 яртысында республикада яшьләрнең 38%-ы наркомания белән авырган булса, ә 2002 елның 1 яртысында ул сан 11,6% тәшкил итте.
Әмма балигъ булмаганнар арасында наркотик һәм токсик матдәләр кулланучылар саны ,рәсми мәгълуматларга караганда күбрәк. 2002 елның 1 гыйнварында мәктәпләрдә, ПТУларда укучы 134 яшүсмер республика наркодиспансерында исәптә тора. Бу сан республика наркотиклар кулланучыларың 2,12%ын тәшкил итә. Чаллы ,Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрендә балигъ булмаганнар арасында наркотик матдәләр кулланучылар саны күбрәк.
Наркоманлык күп кенә яшьләр өчен гадәти күренешкә әйләнергә мөмкин. Кайберәүләр аңың никадәр зарарлы , кеше тормышына фаҗига китерүе турында уйламыйлар да. Ә инде бары тик бу баткаклыкка аннан чыга алмас дәрәҗәдә кереп баткач кына , аның никадәр куркыныч авыру икәнен аңлый башлыйлар. Ләкин соң булла инде. Билгеле, наркотикларның зарары турында күп сөйлиләр, күп язалар. әмма , шуңа карамастан , аның турында барысы язылмаган әле. Әйтерсеңлә ,наркотикларны җансыз кешеләр шартлы кеше берәмлекләре кулана.
Наркотикларга ияләнү нәрсәдән башлана?
Кызыксынудан. Бу агуны сатучылар, гадәттә, кеше белән тиз аралашучан, серле булла беләләр. Кызыксынучан яшүсмер серлелек кармагына эләгә дә инде. Соңыннан алардан башка яши алмас хәлгә килә. Ә бит яшүсмер чак алдагы тормыш өчен көч туплый торган чак. Наркотик кулланучылар башта үзләрен көчле итеп сизәләр. Ләкин бу ялган гарьлек , чынында исә алар көч запасые 1-2 дозада ук яндырып бетерәләр.Бүген наркомания чын-чыннан бәлагә әйләнде. Элек анны « көнбатыш чире « дип атаганнар, хәзер бу афәт безгә дә килеп җитте. Бу чир белән авыручыларның күпчелеге , «аның турында берни дә белмәгәнлектән» шушы ялгыш юлга баса. Яшь наркоманнар җинаять юлына баса , үз-үзләренә кул салалар…
Наркотик матдәләрне татырга, аларга ияләшергә өлгергән яшүсмерләр арасында соңгы адымны- үлемне сайлаучылар күбәя. Республикада 1990 елда 30 кеше шундый үлемгә дучар булган. Бу сан 1994 елда – 45кә,1996 елда -63кә җиткән.
Үз- үзенә кул салып күпме талант иясе өметле яшьләребез һәлак була.
Наркотик һәм токсик матдәләрне кулану, рок-музыка белән артык мавыгу кебек үк каршылыклар китереп чыгара. Моның белән еш кына олгереп җитмәгән яшүсмер очраша.Шул вакыт ул үзенә игътибар һәм ярдәм эзли. Аңа еш кына ,наркотиклар «ярдәмгә килә.» Наркотик- култык таягы хезмәтен башкара, ләкин ул дәваламый, киресенчә , яшьләрне әрәмтамак , гарип итә, җинаятькә, үз-үзләрен үтерүгә китерә. Бу –бик куркынычлы авыру, зур бәла.
Ә хәзер наркотикларның төре,составыһәм зарары тырында сөйләшербез.
II бүлек
Наркотикларның төре, составы, зыяны.
Наркотиклар- психиканы нык үзгәртүче кушылмалар. Табигый һәм синтетик матдәләр , бигрәк тә героин, кокаин , әфьюн , кеше психикасын боза. Алар алколоидларга керә. Йокы мәгеннән алынган әфьюнда 20 дән артык алколоид бар. Кешене упкынга алып килүче юллар күптөрле. Менә алар:
әфьнле наркомания- мәктән алынган препаратлар куллану, болар морфий, героин, лауданум. Әфьюн кулланучылар тиз ябыга, аларнын хэтере начарлана, аларда бавыр,боер авырулары көчәя. Организм аңа тиз ияләшә, ул күбрэк доза таләп итә башлый;
киндер орлыгы препаратларын кулану, аның орлыгыннан гашиги, анаша марихуана була;
синтетик дарулар кулану. Андый препаратлар – эмоцианаль ярсыну халәтен китереп чыгаруга сәбәпче. Мондый чакта кешене курку хисе биләп ала, аның күзләре кысылаэчкә бата кәефе кырыла ;
кофеинчылар һэм теистчылар. Болар – күп дозада кофе һәм чәй кулланучылар. Наркоманиянең җиңел формасы дип саналса да .организм бу очракта да наркотик матдәләргә ияләшә психик ярсыну халәте дә килеп чыга. Андый кешеләр йөрәк- канн тамыры авыруларыннан үлә.
Кокаин наркоманиясе- кок куагы яфракларыннан алына торган препоратлар кулану. Кешенең аппетиты югала, организмы хәлсезләнә, ул йокысызлыктан, күңел төшенкелегеннән интегә.
Кокаин организмда тиз таркала , шуна күрә аны еш кулланырга туры килә. Кокаинлы наркомания бездә сирәк очрый. Ул Төньяк Америкада киң таралган. Россиядә наркотик матдәләрне кулланучылар саны 6 миллионга артып китә дип әйтәләр. Әмма бу күрсәткечнең 10-15 тапкыр артык булуы да ихтимал, чөнки исәпкә алынмаган наркоманнар да күп. Алар өчен үлем азагы каян килә?
Безгә наркомания ташкыны бәреп керү әфган сугышы чоры белән бәйле. Латин Америкасы илләре Төньякның бай илләрен наркотиклар белән тәэмин итә. Әмма АКШ һәм Канаданы «ак үлем» азыгы белән тутырган Боливия, Перу, Колумбия, Бирма, Таиланд илләре иң элек аның зыянын үзләрендә татып карады. Наркомания бу ил халыкларының белүенә китерде.
Безнең як наркоманнарын, башлыча, Урта Азия илләре « туен-дыра». Ул чимал килеш тә, эшкәртелгән ак порошок хәлендә дә кертелә. Шуңа күрә аны «ак үлем» дип атыйлар. Наркотиклар әзерләнә, димәк аны кемдер таратырга тиеш, аны кулланучыларның артуы кемнәргәдер файдалы. Яныбыздагы меңләгән кеше безнең күршеләребезне, якыннарыбызны, хәтта балаларны наркотиклар белән миңгерәйтү исәбенә бик яхшы яши.
Наркоманнарның күпчелеге наркотик матдәләрне 15-25 яшьләрдә куллана башлый, моңа иртәрәк тартылучылар да бар. Аларның күбесе наркотикларның нәтиҗәләрен белми әле, ялган ләззәткә алданып ялгыш юлга кергәннәрен сизми дә калалар.
Наркотик матдәләрнең һәммәсе дә- агу. Организмга эләккәч, ул матдәләр наркотик исереклек халәтен китереп чыгара. Бу халәттә кеше тормыш чынлыгыннан тулысынча аерыла. Ул рәхәтлек, зур канәгатьләнү хисе, ләззәт кичерә. Наркоман бу халәтне кабат- кабат кичерергә тели, ләкин бу- тыбигый халәт түгел, ул- наркотик матдәләр тәэсире нәтиҗәсе. Алар баш миенең, үпкәнең, канның күзәнәкләрен тарката, психоз, эпилепсил кебек каты авырулар китереп чыгара. Баш авырту, аяк- кул мускулларында, эчәклектә, ашказанында көчле авыртулар, күңел болгану, косу- наркоманнарның һәрчак юлдашы булган авырулар. Андый кеше ябыга, шыксыз чырайлы, авыр карашлы була. Ул йоклаганда саташа, күзенә әллә ниләр күренә. Мондыйлар үзләре өчен дә, тирә-юньдәгеләр өчен дә куркынычлы. Гомумән, бу вакытта кеше белән аның акылы- аңы түгел, ә ул кабул иткән наркотиклар идарә итә.
Бер мәртәбә кабул итә торган дозаның бәясе 150-200 сум тора. Бу- бик кыйммәт. Ә бит җитлеккән наркоман тәүлегенә 3әр укол кадый.
Уйлап карагыз, бу кадәр акчаны кайдан алырга кирәк? Ул наркотик таба алмаса, аны кадамаса, 6-12 сәгатьтән соң, анда «ломка» башлана. Наркоман кеше, чираттагы «ломка» мизгелендә, туган әнисен дә сатарга, бер укол алырга теләсә нинди җинаять эшләргә, хәтта кешене үтерергә дә һәм үз- үзенә кул салырга да мөмкин.
III бүлек
Башта бер генә уй , доза кирәк.
«Наркотикларның тәмен мин 12 яшьтә татыдым. Беркөнне дустым: «Үлән бар, әйдә тартып кара!»- диде. Миңа кызык булып ките, тарттым. Анашадан соң ханканы үзем эзләп таптым: таныш малайлардан эзләтеп алдым. Яшь идем шул әле, үземә герой булып күрендем. Янәсе, карагыз, наркотиклар тыелган, ә мин нәрсә икәнен беләм! Алардан башка тора алмавымны соңрак, героин кулана башлагач кына аңладым. Миннән 8 яшькә зур бер күршем бар иде. Ничектер ул: « Наркотиклар кулланасыңмы?»- дип сорады. Мин, билгеле, горурланып: «Әйе!» дидем. Шуннан соң күршем героин тәкъдим итте. Аннан бизнес белән шөгыльләнеп карарга «киңәш» бирде: мин кешеләр табам һәм бергәләшеп наркотик сатабыз. Миңа акча кирәк, шуңа күрә генә бу эшкә тотындым. Соңыннан гына аңладым: героин кирәк булган миңа. Көн саен кесәмдә булса, үземне тыя алырмын кебек тоела иде. Әмма ялгышканмын. Берничә ай героины зур дозаларда алдым, тора- бара тормышымның мәгънәсе шул героин икәнен аңладым һәм аның өчен бар нәрсәгә риза идем.
Әнием белән дус яши идек. Мин зурлар тормышына бик иртә атладым. Хәтта бер вакыт: « Мин наркобизнес белән шөгыльләнә- чәкмен»- дидем.Билгеле, әни риза булмады. Мин аны акча өчен генә дип ышандырдым (гаиләләбез аз керемлеләрдән). Әниемнең ышанычын югалтмаган идем әле шул. Милициягә эләккәч кенә әнием ышанычын югалтты: беркөнне «ломка» башланды. Нәкъ шулчак бер таныш кызым шалтыратып, героин сорады. Очрашуга килгәч, аның кулындагы акчасын тартып алдым да, качтым. Бер өйнең подъездына кереп, укол ясарга әзерләнгән генә идем, каяндыр милиция килеп чыкты. Шулай итеп 3 көн изоляторда утырдым, ләкин 14 яшем тулмаганга мине тиз чыгардылар. Әнием көчсез идее. Әгәр дә наркоман үзе теләмәсә, анны бернәрсә дә туктата алмый. Милициядән соң үз-үземә сүз бирдем: башка кадамыйм. Бер ай түздем, күршем белән араны өздем. Эшкә урнаштым, кесәгә акча керде һәм барысы да яңадан башланды. Наркотиклар кулланмаган иптәшләрем миннән кача башлады, ә наркоманнар белән үзем дуслашмадым. Чөнки алар дуслыкның кадерен белмиләр, «кайф» кына булсын аларга. Бар хезмәт хакым героинга китә, эштә дә сизә башладылар, кудылар.
Өйдән телевизор, магнитофон, кием-салымнарны чыгарып сата башладым. Әниемнең ике алтын чылбырын урлап, күп итеп героин сатып алдым һәм үз-үземә кул салырга уйладым. Кададым… Шул вакыт ишектә звонок шалтырады. Мин ярты үлем хәлендә ишекне ачтым. Анда дус кызым белән әнисе басып тора иде. Шуннан аңымны югалтканмын…
Ике атна буе аларның дачаларында яттым. Дустымның әнисе барысын да әниемә сөйләгән. Мин йә үземә кул салам, йә наркотикларны кадауны дәвам итәм һәм яңа тормыш башлыйм. Соңгысын сайладым.
Башта бик авыр булды. Әнием генә иң якын ярдәмчем һәмтерәгем иде. Миңа көн саен шалтыратып героин сорыйлар, урамга чыксам: «Әнә наркоман килә!»- дип пышылдашалар иде. Ләкин мин барысын да җиңдем. Иң бәхетле көнем классташым шалтыратып, туган көненә чакыру булды.
Наркотикларсыз яшәвемә 2 ел үтте…Исемемне язмыйм, ләкин башкалар гыйбрәт алсыннар иде.»
Эх, бу үләннәр
Алар мәктәп дискотекасында таныштылар. Ул почмакта елап басып тора иде: ошатып йөргән егете аңа игътибар итми.
- Шундый чибәр кыз, ә елый!- диде аңа таныш түгел егет.
- Эшең булмасын!- дип җавап бирде кыз ачу белән. Әмма егет калышмады.
- Кем кыерсытты сине? Әйт кенә, хәзер кирәген бирәм!
- Кирәк түгел!
Кызга кинәт кемнеңдер аның турында кайгыртуын сизү рәхәт булып ките. Алар һавага чыктылар. Кыз бертуктаусыз сөйләде дә сөйләде. Егет тәмәке суыра-суыра тыңлады.
- Мин беркемгә дә кирәк түгел! Үлсәм дә, беркем дә сизмәс кебек. Яраткан егетем миңа карамый.
- Исең китмәсен аларга. Барысы да үтәр. Егетең дә үкенер әле. Ә син үлән тартып караганың бармы?
- Юк! Мин наркотиклар кулланмыйм!- диде кыз куркып.
-Ташла. Нинди наркотик булсын, гап-гади үлән. Ошамаса- ташларсың. Мә тот- дип егет кызга папирос сузды. – Курыкма, хәлең җиңеләеп китәр.
Алар ниндидер подвалга төштеләр, ташландык диванга утырып, үләнле тәмәке тарттылар… Бер ай үтте, ай ярым. Кыз чираттагы «перекур» дан кухняда утыра. Башы авырта, кәефсез.
- Кызым, мәктәптә ни хәлләр? Нигә дәшмисең,- ди әнисе аңа чәй ясап. Кыз башын идее, кинәт бөтен тәне калтырый башлады, әллә көлде, әллә елады…
Әти-әниләре эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлый интектеләр. Аңлагач, тиз генә җыенып бу шәһәрдән күчеп киттеләр. Тик кыз яңа шәһәрдә дә яңа тормыш башлый алмады…
III бүлек
Үз башыңа үзең сукма!
Алар ялгышмыйлар
Бар наркотиклар өч төркемгә бүленә: психодепрессантлар (нерв системасы төшенкелеккә бирелә), психостимуляторлар (ярсындыручы матдәләр) һәм галлюциногеннар (саташулар китереп чыгарулар).
Психодепрессантларга 2 төр наркотик керә: опий төркеме препараты морфин, кодеин, героин, чи опий, промедол, метадон һәм йоклата торганнар. Психотимуляторларга- кокаин, первитин, эфедрон, экстази, кофеин, фенамин һәм башкалар.
Галлюциногеннар: гашиш, марихуана, ЛСД, фенциклин, мескалин һәм исни торган бар матдәләр (җилем, эреткечләр).
Опий рәтендәгеләр барысы да баш миенә көчле йогынты ясыйлар. Героин, мәсәлән, майда тиз Эри һәм шуңа күрә иң беренче баш миенең бар бүлекләренә «бәрә» (ми нигездә май тукымаларыннан тора). Шуның өчен опиатлар көчле авыртуларны басалар- нерв системасын тулысынча «сүндерәләр». Ә майда тиз эрегәнгә, аларны организмнан чыгаруы катлаулы.
«Үләннәр» тартканда наркотик канн аша үпкәгә һәм баш миенә эләгә. Шуңа күрә игътибар кими, хәтер начарлана. Иң куркынычы- психозлар, анны марихуана һәм гашиш китереп чыгара. XX гасырның 30нчы елларында ук аларны кулану белән шизофрения авыруы арасында бәйләнеш барлыгы ачылды. Үләнне тартып берникадәр вакыт үткәч, аннан да көчлерәкне тартып карыйсы килә икән, бу инде «авыр» наркотикларга турыдан-туры юл. Исни торган барлык наркотиклар, билгеле, сулыш органнарын зарарлый. Үпкәдән алар бик тиз баш миенә килеп керәләр, аннан соң- йөрәккә. Наркотик парлар баш миенә җимергеч тәэсир ясыйлар: агулану продуктлары йогынтысы астында баш мие кечерәя һәм эшкә сәләтен югалта.
IV бүлек
Наркотик татысаң сине нәрсә көтә?
Наркотик кешенең рухи хәләтенә тээсир итә:
- Уйларың һәм тойгыларың чит кешенекенә «әйләнә»
- Акылың югала, ирегең кысыла.
- Иҗат итү халәтендә булмасаң да, төрле ахмаклыклар эшләп ташлыйсың.
- Тормыш чикләнгән, киләчәгең юк, хәрәкәт юнәлешең- бары тик аска таба.
Наркотик китереп чыгарган проблемалар:
- Укуда, эштә син инде уңышларга ирешә алмыйсың.
- Гаиләдә якын кешеләрең белән ара өзелә.
- Дусларың сине аңламый, алар яхшы якка үзгәрә, ә син…
- Чын хисләр юкка чыга.
Наркотик сине үзенә бәйли:
- Син аның колына әвереләсең.
- Аннан котылу шундый авыр, бик күпләр моны булдыра да алмый.
Наркотик организмны жимерә, гомерне кыскарта:
- Авыруларга каршы тору көче кими.
- Эчке әгъзаларың тиз эштән чыга.
- Йөрәк гадәти авырлыкларны да күтәрә алмый башлый.
- СПИД йоктыру куркынычы зурая.
- Артык күп доза кабул итү үлемгә китерә.
Гомерлеккә гайләсез калдыра:
- Яшьли картайган, ихтыяр көче булмаган авыру кеше кемгә ки-
рәк?!
- Иртәме, соңмы синең үзеңә дә беркем кирәк булмый башлый.
- Наркоманнан сау- сәламәт балалар туа алмый.
Закон белән проблема китереп чыгара:
- Акча җитмәү төрле җинаятьләргә этәрә.
- Ихтыяр көче булмау аркасында, наркоман теләсә нинди җинаятьченең кубызына бии.
- Наркоманның әйләнә-тирәсе- җинаять оясы, ә наркоманы үтерү гадәти хәл.
V бүлек
Сак булыгыз !
Соң инде…..
Марат бик акыллы , тыйнак
Тәртипле малай идее.
Һәр көнне мәктәпкә барып
«5» леләр ала иде.
Наркотик дигән агуны
Татып карады бит ул.
Татыды гына да түгел
Ташлый да алмады шул.
Бер ел узды. Ике, өч…
Үлем көтә Маратны
Баш очында йөретә ул
«Үлем» дигән «байракны»
Маратның чырае качкан,
Күзләрендә моң иде.
Эшләгән эшкә үкенде,
Ләкин инде соң иде.
Наркомания- бик куркыныч авыру. 1-2 мәртәбә наркотик матдә куллансаң, организм шуңа нык күнегеп китә. Физик һәм психик яктан наркотик « коллыгына» эләгә. Наркотиклар тәэсиреннән кеше көчсезләнә, тән тиресе Сары-соргылт төскә керә, бите җыерчыклана, тешләре чери һәм сына башлый. Наркоман яшүсмерләрнең укуга омтылышы сүнә, алар спорт һәм музыка белән кызыксынмый. Дуслары аннан читләшәләр. Кайбер яшүсмерләр, бер мәртәбә генә наркотик кулланып карасаң, зарарлы булмас дип ялгышалар. Яшүсмер чагында наркотик кулана башлаган кешенең Гомере 30-35 яшьтән узмый.
Наркоманнарның балалары гарип яки авыру булып туа, алар акыл үсеше ягыннан артта кала.
Наркомания кеше шәхесен тарката, аның характерын үзгәртә. Аларның хәтере, акыл сәлате начарлана. Дус- ишләренә, туганнарына кайгы китерәләр.
Алар башка яшүсмерләрне дә бозалар. Әкеренләп наркоман җинаять юлына баса.
Укучылар, яшь егетләр һәм кызлар!
Әгәр наркотик матдә куллансагыз, сезне зур күңелсезлекләр, бәла- казалар, фаҗигалар көтәчәк. Шул хакта ныклап уйлагыз. Киләчәк язмышыгыз сезнең үз кулыгызда. Упкынга төшүдән сак булыгыз. Иптәшләрегезне, дус- ишләрегезне дә « ак үлемнән» саклагыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Юлларда сак булыгыз
КОнспект урока"Юлларда сак булыгыз",8 нче сыйныф,рус төркеме...
“Юлларда сак булыгыз”! Сыйныф сәгате
транспортны тукталышларда гына көтәргә. ...
Технологик карта. Таныш булыгыз: бу-минем гаиләм
quot;Гаилә белән таныштыру " дәресе технологик картада бирелгән...
Юлларда сак булыгыз!
Юлларда сак булыгыз!...