Внеклассная работа
план-конспект урока по химии (8 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Тема: “Химик элементарий иленә сәяхәт.”
Девиз: “Хәтер белән түгел, уй-фикер белән табылган белем кыммәт”. Л.Н.Толстой.
Максат: Укучыларның “Химик элементларның Д.И.Менделеев ачкан периодик законы
һәм периодик системасы. Атом төзелеше” темасы буенча алган белемнәрен
гомумиләштерү һәм билгеле бер системага салу. Укучыларның химик элементларга
характеристика бирү осталыкларын һәм күнекмәләрен ныгыту. Укучыларда химия фәненә
мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау:дәреслек, химик элементларның Д.И.Менделеев периодик таблицасы,
реактивлар:HCl, Zn, CuO, Na2CO3 , пробиркалар, штатив.
Дәрес барышы:
I.Оештыру өлеше.
II.Белемнәрне актуальләштерү.
III. Дәреснең төп өлеше.
1 нче тур – «Химик диктант».
Девиз: «Беләге көчле берне егар, белеме көчле меңне егар».
Сораулар:
1. Атомында 18 протон, 22 нейтрон бар . Бу нинди элемент?
2. Электрон саны нәрсә саны белән тигез була?
3. Кайсы элементның металл үзлеге көчле: калиймы әллә магниймы?
4. Селтеле металлар белән башланып инерт газлар белән бетә торган рәт ничек дип атала?
5. Период буйлап элементларның үзлекләре ничек үзгәрә?
6. Төркем буйлап элементларның үзлекләре ничек үзгәрә?
7. Һава составында кайсы газ күбрәк: азотмы әллә кислородмы?
8. Җир кабыгында иң киң таралган элемент?
9. Космоста кайсы элемент күбрәк?
10. Матдәнең химик бүленми торган иң вак кисәкчекләре ничек дип атала?
Җаваплары:
1.Аргон.
2.Протон саны белән.
3.Калий.
4.Период.
5.Металлдан неметаллга үзгәрә.
6. Неметаллдан металлга үзгәрә.
7.Азот.
8.Кислород.
9.Водород.
10.Атом.
2 нче тур – «Кече олимпиада».
Девиз: "Җиңәр өчен белергә, эшләргә, яшәргә."
Хлорид кислотасының үзлекләрен характерлаучы реакция тигезләмәләрен языгыз:
HCl+Zn=
HCl+CuO=
HCl+Na2CO3=
3 нче тур. - Менделеев станциясе.
Девиз: Тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә үзегезгә һәм якыннарыгызга күп файда
китерергә була, әгәр хезмәтегез уңышсыз килеп чыкса, куркыныч түгел - аны һәрчак
яңабаштан башларга була".
Д.И.Менделеев
1.Химик элементны атагыз: 1s22s22р
6
3s 23p6
3d0
4s1
2. s-, p-, d - электрон катлауларда ничәшәр электрон була?
3. К хәрефенә башланган химик элемент исемнәрен языгыз:
Җаваплар:
1. калий
2. s –2е, p -6е, d -10е
3. Калий
Ксенон
Кальций
Кобальт
Кремний
Криптон
Калифорний
Кем тизрәк менә? Баскыч рәсеме куела, һәр баскычка әлеге формулалар язылган: NH3,
H2O, O2, CaO. Аларның чагыштырма молекуляр массаларын исәпләргә. Исәпләгәннән
соң, 17, 18, 32, 56 саннары язылган карточкалар беркетелә. Карточканың арткы ягына
үткәреләчәк физкульминутка сүзләре язылган.
Физкульминутка. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.
4 нче тур - «Периодик системаны беләсеңме?» марафоны.
Девиз. «Барысын да белергә, уйларга, эшләргә кирәк».
1.Кайсы элементның неметалл үзлекләре көчлерәк?
А)S;
Ә)Se;
Б)Si;
В)P.
2.Элеметның химик үзлеге … аңлатыла:
А)Атом төшенең корылмасы белән;
Ә)Химик элементның периодик системасындагы урыны белән;
Б)Атом массасы белән;
В)Соңгы электрон орбиталенең төзелеше белән.
3. .Кайсы элементның металл үзлекләре көчлерәк?
А)Te;
Ә)Al;
Б)Fe;
В)Ca.
4. Химик элеметның тәртип номеры … күрсәтә:
А)Элементның периодик системадагы урынын;
Ә)Атом төшендәге протоннар санын;
Б)Энергетик дәрәҗәләр санын;
В) Атомдагы нейтроннар санын.
5.Түбәндәге ике элементның кайсылары охшаш үзлекле?
А)Al,Se;
Ә)P,S;
Б)Ti,V;
В)S,Se.
6.Кайсы пардагы матдәләр иң көчле реагирлашучылар?
А)Cl2, Al;
Ә)Ca, Cl2;
Б) K, Cl2;
В)Cl2, Na.
7.Элементларның неметалл үзлекләре … аңлатыла:
А)Металлар белән реакциягә керү активлыгы белән;
Ә)Атомның үзенә электроннарны куша алу мөмкинлеге белән;
Б)Кристаллик челтәр төзелеше белән;
В)Электротискәрелекнең зурлыгы белән.
8.Амфотерлык үзлеге юк:
А)ZnO;
Ә)Zn(OH)2;
Б) AL2O3;
В)Cu2O.
9.Элементның периодик системада урнашуына карап … әйтергә була:
А)Элементның югары валентлыгын;
Ә) Элементның табигатьтә очравын;
Б) Элементның изотоплар санын;
В) Водородлы кушылмасының формуласын.
10.Атомда … электроннар санын күрсәтә:
А)Атом массасы;
Ә)Тышкы электрон орбиталенең төзелеше;
Б) Артык яки тискәре корылма булуы;
В)Төш корылмасы.
Җаваплары:
1. А)S;
2.В) Соңгы электрон орбиталенең төзелеше белән ;
3. В)Ca;
4. Ә)Атом төшендәге протоннар санын;
5. В)S,Se;
6. Б) K, Cl2;
7. Ә)Атомның үзенә электроннарны куша алу мөмкинлеге белән;
8. В)Cu2O;
9. В) Водородлы кушылмасының формуласын;
10. В)Төш корылмасы.
5 нче тур - "Эшләп бетер" станциясе.
Девиз: "Акыл белүдә генә түгел, белгәнеңне эштә куллануда". Аристотель.
Реакция тигезләмәләрен язарга:
1 - рәт
H2 + … =HCL
Ca(OH)2 +CO2= … + H2O
SO3 + H2O=
2 - рәт
HNO3 + Cu(OH)2 = Cu(NO3)2 + …
CL2 + KJ = … + J2
Li2O + H2O = …
6 нчы тур - «Тарих тәгәрмәче» станиясе.
Девиз. «Яшәү мәгнәсен фикер йөртүдә күргән кешене генә мин галим дип саныйм».
Цицерон.
Галим-химик Химия өлкәсендә фәнни ачышы
1.Михаил Васильевич
Ломоносов (1711-1765)
Француз химигы. 1774 елда тәҗрибә ярдәмендә һава составын
дәлилләгән һәм флогистон теориясенең дөрес түгеллеген
исбатлаган.
2.Николай Николаевич
Бекетов (1826-1911)
Химик һәм физик, радиоавтивлык күренешен ачкан
галимнәрнең берсе. 1898 елда Пьер Кюри белән бергә полоний
һәм радий радиоактив элементларын ачкан.
3.Мария Складовская-
Кюри (1967-1934)
Күренекле рус галиме, иҗади эшчәнлеге, гаять күпкырлы
булуы белән аерылып тора. Ул атом-молекуляр тәгълиматка
нигез салучыларның берсе.
4.Антуан Лавуазье
(1743-1794)
Рус химигы, Петербург Фәннәр академиясе академигы. Физик
химиягә нигез салучы. 1863 елда галим исеме белән аталган
металларның этеп чыгару рәтен төзегән.
"Периодик законга юкка чыгу куркынычы янамый, киләчәк аңа тулылану
һәм камилләшү генә вәгъдә итә..." Д.И. Менделеев.
IV. Өй эше. 1 – рәт №13, 2 – рәт №17 булган элементка периодик системада
урнашуына карап характеристика бирергә.
V. Йомгаклау. Дәрескә нәтиҗә ясала, билгеләр куела.
Укучының исем-фамилиясе________________________________________________
Тема: “Химик элементарий иленә сәяхәт.
Станциянең исеме Билге
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Опыт работы "Нетрадиционные формы урока и внеклассная работа как фактор формирования положительной мотивации к обучению"
Нетрадиционные формы проведения занятий направлены на повышение эффективности деятельности учащихся. Главным достоинством нетрадиционных форм уроков является развитие и совершенствование со...
Эффективность работы учителей математики и физики по обеспечению качественной подготовки учащихся к итоговой аттестации, проведение внеклассной работы.
Варианты подготовки учащихся к ЕГЭ...
Внеклассная работа по географии. План работы кружка " Юный геолог".
Метадическая разработка предназначена для педагогов естественного цикла, увлекающихся геологией. Организация геологического кружка в школе способствует формированию у учащихся устойчивого интере...
«Роль внеклассной работы в саморазвитии учеников, в совершенствовании коммуникативной компетенции и развитии творческих способностей» (презентация собственного опыта работы по данному вопросу)
Учитель английского языка Егорова В.С.МОУ «Лицей№1 им. А. П. Гужвина г. Камызяк»Содержание внеклассной работы по иностранному языку ориентируется прежде всего на содержание урочной работы и...
Поэзия – как одна из форм внеклассной работы по английскому языку. Развитие творческой активности учащихся в работе над стихами на уроках английского языка
Нам бы хотелось рассказать о том, как мы развиваем творческую активность ребят, используя стихотворения английских и американских авторов в учебном процессе....
Внеклассная работа в условиях внедрения ФГОС в средней школе. Внеклассное мероприятие "Путешествие в страну знаний"
Это мероприятие относится к интеллектуальному направлению и подойдет для учащихся 5-6 классов...
Музыкально-литературная композиция как форма организации внеклассной работы в детской школе искусств (методические рекомендации для организации внеклассной работ в детских школах искусств)
Данная работа рассчитана на широкое применение в детских школах искусств, где присутствуют все условия для ее успешной реализации. Музыкально-литературная композиция объединяет в себе два прекра...