"Металлар иленә сәяхәт"
план-конспект урока по химии (9 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Дәрес темасы: “Металлар” иленә сәяхәт
Дәреснең максаты: укучыларда металлар турындагы мәгълүмат формалаштыруны дәвам итү,металларның гомуми үзлекләре турында башлангыч белемнәр булдыру.
Бурычлар:
Укыту: укучыларны металларның атом төзелеше,ачылу тарихы,физик үзлекләре һәм табу ысуллары белән таныштыру.
Үстерелешле: укучыларда фикерләү сәләтен, танып белү эшчәнлеген, мөстәкыйльлеген,анализлау, төп өлешне аера белү алымнарын,нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү
Тәрбияви: укучыларда сәламәтлекләре турында кайгыртучанлык, металлар белән эш иткәндә сак эш итү алымнарын, парлы төркемнәрдә килешеп эшләү, үз фикереңне җиткерә белү күнекмәләрен тәрбияләү.
Дәреснең тибы: яңа белемнәрне үзләштерү дәресе
Дәреснең формасы:дәрес-сәяхәт
Дәреснең методы: күрсәтмәле-аңлатмалы; өлешчә эзләнүле; проектлар методы;демонстрацион метод; парлы төркемдә эшләү; дифференциаль алым методы.
Җиһазлар һәм реактивлар: Г.Е.Рудзитис,Ф.Г.Фельдманның 9- сыйныф дәреслеге,компьютер,проектор,экран, презентация слайдлары, сигнал карточкалары,сәяхәт картасы, тарату материаллары, магний, тимер оксиды,алюминий, шпатель,алюминий фольгасы, тигель, металлар коллекциясе.
Кулланылган әдәбият:
- Н.Е.Кузьменко,В.В. Ерёмин. Начала химии – 1,2 том.Москва изд.”Экзамен”-2002 г.
- Р.А.Лидин,Л.Ю.Аликберова-Химия Справочник. Москва, изд.”АСТ-пресс школа”,2010 год
- Г.Е.Рудзитис, Ф.Г.Фельдман.Химия-основы общей химии 11 класс, Москва изд.”Просвещение”,2008 год
- Р.А. Лидин Химические задачи .Москва, изд.”АСТ-пресс школа”,2008 год
- М.Ю.Горковенко .Поурочные разработки по химии.Москва изд. “Вако”, 2005 год
I.Оештыру моменты
Хәерле көн! Исәнмесез,укучылар!!!
Контроль эшкә анализ, хаталар өстендә эш(төп хаталарны билгеләү)
II. Белемнәрне актуальләштерү этабы(слайд 1)
- Металларның кеше тормышында һәм табигатьтәге әһәмияте нидән гыйбарәт?
- Кеше организмында металларның кайсылары очрый?
- Кальцийның организмдагы роле нидән гыйбарәт?
- Тимер организмда нинди функция башкара?
- Барлык элементлар арасында
металларның якынча саны күпмегә тигез?
(укучыларның җаваплары тыңланыла)
III. Укучыларның танып белү эшчәнлеген мотивлаштыру
Укучылар,һәр кеше сәяхәт итергә ярата. (сәяхәт картасы- слайд 2) Без буген сезнең белән металлар иле “Металлия”гә сәяхәт кылачакбыз. Белүегезчә, металлар безнең тормышыбызда зур роль уйныйлар. Кеше организмы, үсемлек, хайван организмы – барысының да составында гаять күптөрле металлар барлыгы билгеле. Металлар элек-электән үк промышленностьтә, бизәнү-ювелир эшләнмәләре ясауда, сәнгать өлкәсендә скульптура әсәрләре тудыруда киң кулланылганнар. Ни өчен металлар кеше тормышына үтеп кереп мөһим урын биләп торалар икән? Металларның үзенчәлекле ниди үзлекләре бар икән соң? Бу һәм башка сорауларга җавапны без дәрес барышында ачыкларга тырышырбыз. Ләкин безгә бу илгә барып җитү өчен күп кенә шәһәрчекләр аша үтәргә кирәк булачак.
IV.Яңа материалны беренчел кабул итү
Безнең беренче тукталышыбыз “Мәгълүматлар шәһәрчеге” ндә булачак. Укучыларга слайдлар буенча металларның төзелеш үзенчәлеге аңлатыла:
А)металларның периодик таблицада тоткан урыны аңлатыла(слайд 3)
Б)металл атомнарының электрон төзелеше.Тышкы энергетик дәрәҗәдә гадәттә бердән алып өчкә кадәр электрон була.Металл атомнары электроннарын җиңел бирәләр- кайтаргычлар булып торалар. (слайд 4)
В)металларның кристаллик челтәр төре(слайд 5)
Г)төркем һәм периодларда металларның үзлекләре үзгәрү закончалыклары (слайд 6,7)
Киләсе тукталыш - “Тарихи шәһәрчек”.(слайд 8).Борынгы заманда һәм Урта гасырларда бары тик җиде генә металл билгеле булган. Бу сан ул вакытка билгеле планеталар саны белән тәңгәл килә. Алхимиклар фикеренчә, әлеге металлар планеталарның нурлары йогынтысында Җир астында барлыкка килгәннәр.Менә ул планета һәм металлар исемлеге(слайд 8): Кояш (алтын),Юпитер (аккургаш), Ай(көмеш), Марс (тимер), Меркурий (терекөмеш),Сатурн(кургаш),Венера(бакыр). Шуны да искәртеп утергә кирәк: бу металлар арасында иң беренче булып якынча моннан 10000 ел элек алтын табыла, узенең ялтырап торган төсе ярдәмендә ул кешенең игътибарын бик тиз үзенә җәлеп иткән.Соңрак бакыр һәм тимер дә “ачыла”. Укучылар, хәзерге көндә 80 нән атык металл билгеле. Әлеге металларның табылу ысуллары турында без “Җитештерүчеләр шәһәрчеге”ндә белербез. Белгәнегезчә, табигатьтә ирекле хәлдә затлы металлар гына очрый.Затлы металлар дип нинди металларны атап була? (Укучыларның җавабы тыңланыла) Ә менә актив һәм уртача активлыктагы металлар оксидлар һәм тозлар рәвешендә очрый. Промышленностьтә металларны табу белән шөгыльләнүче тармак – металлургия дип атала. Металлургиядә кулланылучы төп ысуллар белән танышу өчен слайдка күз салыйк. (слайд 9)
1. Электрометаллургия ысулы металларны электр тогы ярдәмендә табуга нигезләнгән. Бу ысулны электролиз дип тә атыйлар.Әлеге ысул актив металларны табуга юнәлдерелгән.
NaCl (эретмә) Na+ + Cl-
Катод: Na+ + e → Na0 ¦ 2
Анод: 2Cl- - 2e → Cl20 ¦ 1
Суммар тигезләмә: 2NaCl (эретмә.) – (э.ток)→ 2Na + Cl2
2. Пирометаллургия ысулы – металларны югары температурада оксидларыннан неметаллар яки активлыгы зуррак булган бүтән металлар белән кайтарып табуга нигезләнгән.
Алюмотермия: Fe+32O3 +2Al = 2Fe0 + Al2O3 | Тимер , хром табалар |
Водородотермия: Cu +2O + H2 –(t)→ Cu0 + H2O | Аз активлыктагы металларны табалар |
Карботермия: ZnO + C –(t)→ Zn + CO Fe2O3 + 3CO –(t)→ 2Fe+ 3CO2 | Уртача активлыктагы металлар табалар |
Демонстрацион рәвештә тимерне оксидыннан алюминий ярдәмендә кайтару (алюмотермия) тәҗрибәсе үткәрелә.Укучылар күзәтүләрне таблицага (үрнәге слайд 10 да) теркиләр
тәҗрибәнең исеме | нигезләнгән ысулы | кулланылган реактивлар | күзәтәләр | нәтиҗә |
(Тәҗрибә күзәтүләре буенча укучыларның фикерләре тыңланыла)
Укучылар, киләсе тукталышыбыз “Сәламәтлек шәһәрчеге” ндә булачак. Биология курсыннан өйрәнеп белгәнегезчә, кеше организмында бик күп металлар очрый. Шулар арасында K, Na, Mg, Ca, Fe, Mn, Co, Cu, Zn иң төп урынны алып торалар.(слайд 11) Шулай ук кешенең кулланылган ризыгы да төрле металларга бай булырга тиеш. Бу турыда безгә сыйныфташларыгыз үзләре әзерләп килгән презентациядә сөйләячәкләр. (2 укучының бергә әзерләнгән проект эше тыңланыла.Темасы: “Металлар кеше организмында һәм туклану продуктларында”)
Проблемалы сорау формалаштыру: Укучылар, аңлавыгызча К организмдагы төп элементларның берсе. Кешенең калийга карата булган тәүлеклек ихтыяҗы 3,5 граммга тигез.Калийга иң бай җимешләрнең берсе- ул күрәгә. Әйдәгез исәплик әле,әгәр 50 грамм күрәгәдә 1,017 г. калий булса, кешегә тәүлеклек норманы алу өчен ничә грамм күрәгә ашарга кирәк?(слайд 12) (укучылар сорауга җавап эзләү йөзеннән мәсьәлә чишәләр,1 укучы такта янында эшли)
Бирелә:
m(K)тәүлеккә=3,5 г
m/ (күрәгә)=50 г
m/(К)=1,017 г
Сорала: m(күрәгә)-?
Чишү:1,017 г К - 50 г күрәгәдә
3,5 г К - х г күрәгәдә
х=172 г күрәгә
Укучылар, “Сәламәтлек” шәһәрчегендә ял итеп, сәламәтлекне ныгытып алсак комачауламас.
Физкультминут. 1.Күзләр өчен гимнастика(слайд13) (салмак кына музыка астында башкарыла)
2 “Металлар” темасына ребуслар чишү(рус телендә)(слайд 14)
натрий никель золото ванадий цирконий
Чираттагы шәһәрчек “Иң-иңнәр” дип атала.Бу шәһәрчектә без металларның характерлы физик үзлекләре белән танышырбыз. (слайд 15)
- Металлик ялтыравык. Барлык металлар үзләренә хас металлик ялтыравыкка ия. Бу үзлек металларның үз өслекләреннән яктылык нурларын яхшы кайтаруы белән аңлатыла.
- Чүкелүчәнлек һәм пластиклык. Күп кенә металлар пластик һәм яхшы чүкелүчән булалар.Бу үзлек металларның бәйләнеш үзенчәлеге белән аңлатыла. Металлик челтәрдә ионнар бер-берсе белән турыдан-туры бәйләнмәгән, шуңа аларның аерым катламнары бер-берсенә карата ирекле күчә ала.
- Электр һәм җылы үткәрүчәнлек. Әлеге үзлеккә барлык металлар да ия. Бу металлик челтәрләрдә ирекле хәрәкәт итүче электроннар булуга бәйле.Металларның электр үткәрүчәнлеге арта бару рәте түбәндәгечә:
Hg, Pb, Fe, Zn, Mg, Al, Au, Cu, Ag
Терекөмеш иң түбән электр һәм җылы үткәрүчәнлеккә ия, моннан тыш ул гадәти шартларда бердәнбер сыек металл булып тора. Бакыр һәм алюминийны электр тогын яхшы үткәрүче һәм арзанлы чимал
буларак электр үткәргечлләр сыйфатында киң файдаланалар.
Тормышта да металларның ток үткәрүчеләр икәнлеген истә тотып, алар
белән сак эш итәргә кирәк.
- Металларның катылыгы,тыгызлыгы, эретелү температурасы гаять төрле.Мәсәләр иң түбән тыгызлыктагы һәм иң йомшак металлар-селтеле металлар. Иң югары тыгызлыкка осмий ия. Түбән температурада эретелүче металл- терекөмеш булса, вольфрам – иң югары температурада эретелүче металл буларак характерлана.Шуңа күрә әлеге металл электр лампочкаларында кулланыла.
V. Алган белемнәрне практик биремнәр башкарганда куллану этабы.
Парлы төркемнәрдә эшләү. Укучыларга металлар коллекциясеннән һәрбер парга 3 металл үрнәге, магнит бирелә. Бирем: Бирелгән металл үрнәкләрен игътибар белән карагыз.Аларның агрегат халәтен,төсен, ялтыравыклык дәрәҗәсен,магнитка тәэсирен,пластиклыгын, чүкелүчәнлеген билгеләп, нәтиҗәләрне таблицага (үрнәге-слайд 16 да) теркәгез.
металл | агрегат халәте | төсе | магнитка тәэсире | ялтыравыклык дәрәҗәсе | пластиклыгы, чүкелүчәнлеге |
VI.Алган белемнәрне гомумиләштерү
Укучылар “Металлия” иленә кергәнче безгә таможня аша үтеп виза алырга кирәк булачак. Моның өчен сез тест биремнәрен башкарырга тиеш буласыз
Тест биремнәре(слайд 17)
- Бары тик металлар гына урнашкан төркемне сайлап алыгыз:
Б) Mg, Ca, Si
А) K, Ca, Pb
Ю) Al, As, P;
- К һәм Li атомнары төзелешендәге охшашлыкны билгеләгез.
Л) тышкы катлауда 1 электрон булу
К)тышкы катлауда 2 электрон булу
М) электрон катлаулар саны тигез
- Металлик Са химик реакцияләрдә:
Ю) кайтаручы
Е) оксидлаштыручы
З) җиңел кайтарыла
- Металларның кайтару үзлеге арту тәртибендә урнашкан рәте:
Л) Na,Mg,Al
А) Li,Na,Cu
М) Li,Na,K
- Na-Mg-Al рәтендә арта:
И) электротискәрелек
Б) атом радиусы
З) кайтару үзлеге
- Mg ның металлик үзлекләре:
В) Al ныкыннан көчсезрәк
Н) Be ныкыннан көчлерәк
К) Ca ныкыннан көчлерәк
- Иң зур атом радиусына ия булган атом
И) калий
Н) магний
Е) бериллий
- Иң йомшак металл
А) тимер
Г) алюминий
Й) литий
Укучылар, хәзер җавапларны таблицага теркик.(слайд 18)
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 |
А | Л | Ю | М | И | Н | И | Й |
Биремнәрне дөрес башкарган укучылар таблицадан Җир кабыгында иң киң таралган металл атамасын укый алырлар (алюминий)
VI I. Дәресне йомгаклау
Укучылар, инде виза сезнең кулларда(укучыларга өч төстәге сигнал карточкалары өләшенә)Димәк, сәяхәтебез уңышлы үтте. Без “Металлия” илендә.Алдагы дәресләрдә дә без металлар иле буйлап сәяхәтебезне дәвам итәрбез, аларның һәрбер төркеменә хас химик үзлекләрен өйрәнербез.
Релаксация
Укучылар,ә хәзер,күзләрегезне йомыгыз һәм бүгенге сәяхәтебезнең иң күңелле, мавыктыргыч мизгелләрен исегезгә төшереп үтегез(пауза). Күзләрне ачыйк .Сезнең дәрестә актив катнашып утыруыгыз өчен мин шатмын.
Рефлексия
Өләшенгән сигнал карточкалары белән әш.Укучылар үзләренә туры килгән төстәге карточкаларны күтәрәләр.
Яшел карточка- мин дәрестән канәгатъ. Бу дәрес минем өчен файдалы булды.Дәреснең барлык материалын мин яхшы үзләштердем.
Сары карточка- дәрес кызыклы һәм файдалы булды. Мин дәрестә катнаштым,ләкин бераз пассив булдым.
Кызыл карточка- дәрес миңа мавыктыргыч булып тоелмады. Дәреснең темасын гомумән аңламадым.
VIII .Өй эше бирү. (слайд 19)
- Дәреслекнең 103-106 битләрен укырга
- 112 биттәге 8,9 сорауга телдән җавап әзерләргә
- Укытучы өләшкән карточкалардагы 1 мәсьәләне чишеп килергә.
Түбән дәрәҗә авырлыктагы мәсьәлә: 32 грамм тимер (III) оксидыннан алюминотермия ысулын кулланып ничә грамм тимер табырга була?
Югары дәрәҗә авырлыктагы мәсьәлә: Магнетит составында 80 %
тимер (III) оксиды бар. 40 грамм шундый кушылмадан алюминотермия ысулын кулланып ничә грамм тимер табырга була?
IХ. Укучыларның эшчәнлеген бәяләү,билгеләр кую.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ачык дәрес "Ньютон иленә сәяхәт"
9 класста "Әйләнә-тирәбездә физика" электив курсының йомгаклау занятиесе...
Әдәплелек иленә сәяхәт
Укучылар, бүген без әдәплелек турында сүз алып барачакбыз.Халкыбыз элек-электән “чисталык”, “пөхтәлек”, “кыюлык”,”батырлык” төшенчәләрен еш кулланган, шул сыйфатларны тупларга тырышкан. “Батырлы...
Рәвешләр иленә сәяхәт.
Урок-презентация по татарскому языку в 6 классе...
Фонетика һәм орфоэпия иленә сәяхәт
Фонетика темасын узганда файдалана торган материал....
"Юл билгеләре иленә мавыктыргыч сәяхәт"
Юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау өчен кызыклы уен - сәяхәт....
Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныф рус төркемнәрендә "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" темасына үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе
Өйрәнелгән грамматик материалны кабатлау, белемнәрен системага салу максатыннан үткәрелгән дәрес эшкәртелмәсе....
Китаплар патшалыгы- белем иленә сәяхәт.
Библиотечный урок...