Химия һәм әйләнә тирәлек
методическая разработка по химии (8 класс) по теме

Химия һәм әйләнә тирәлек .

Актуаль проблемаларның берсе булган-кислоталы яңгырлар  турында сөйләшербез. Һава пычрануына китерүче төп сәбәпләрне ачыкларбыз. ...

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 11_achyk_deres.doc74.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы Саба районы Юлбат урта мәктәбенең I квалификацион категорияле химия һәм биология укытучысы Хазиева Альфира Рифкать кызының

8 сыйныфта химиядән дәрес эшкәртмәсе

Тема:

Химия һәм әйләнә тирәлек

 

I. Оештыру  өлеше :

(Психологик уңай халәт тудыру)

    -Балалар бер-беребезгә кулларны биреп,елмаеп алыгыз әле.Сезнең елмаю башкаларга да күчсен. Менә, укучылар,бер – беребез белән кул тотышкач,рәхәт һәм җылы булып китте.

II.Актуальләштерү.

    -Укучылар, без сезнең белән бүген “Химия һәм әйләнә тирәлек” темасын өйрәнүебезне, белемнәребезне гомумиләштерүне дәвам итәрбез.Без сезнең белән алдагы дәресләрдә җирне, сулыкларны һәм һаваны пычратучы төп сәбәпләр белән таныштык. Бүгенге дәрестә без ныклап шул  актуаль проблемаларның берсе булган-кислоталы яңгырлар  турында сөйләшербез.Һава пычрануына китерүче төп сәбәпләрне ачыкларбыз.

   Белемнәрне туплау өчен үзебезнең алдыбызга түбәндәге сорауларга җавап бирүне максат итеп куябыз:

1)Һава пычрануына китергән сәбәпләрне ачыклау.

2)Проблеманы теоретик яктан анализлау; атмосфера явым-төшемнәренең  кислоталы үзлекләрен,кислоталы явым-төшемнәрнең чыганакларын; аларны барлыкка китерүче химик куренешләрен;табигатькә һәм кеше тормышына тәэсирен өйрәнү.

3)Кислоталы яңгырлар белән көрәш алымнары.Нәтиҗәләр.

4)Табигатьне саклау юллары.

-Бугенге дәреснең эпиграфы итеп “Бай булмасаң,бай булма,тик белемгә сай булма”-әйтемне сайладым.

  Дәресебезне “Табигать хакында”-дигән журнал рәвешендә үткәрербез.

III.Төп өлеш

   I.Журналыбызның беренче сәхифәсен “Белеме нинди-җавабы шундый”-дип атадым. Без сезнең белән хәзер табигатьне пычратучы төп сәбәпләр хакында әңгәмә үткәреребез.

     Җир - хәзерге көндә анда яшәүче һәм кешелек дөньясы дәвам иткәндә киләчәктә дә яшәячәк  һәр кешенең уртак йорты ул.

    “Оясын пычраткан кош-начар кош ”- ди халык мәкале.Барлык кешелек һәм без узебез дә  шул кошка охшап калдык тугелме соң?

    Әйләнә-тирәлекнең пычрануы антропоген юл белән төрле матдәләр, кушылмалар эләгүе нәтиҗәсендә аның үзлекләренең кирәкмәгән якка үзгәруе ул. Мондый үзгәрешләр киләчәктә литосфера,  гидросфера, атмосферага,үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына, биналар, конструкцияләр  һәм материалларга,шулай ук кешенең үзенә дә зарарлы йогынты ясавына китерү һәм китерергә мөмкин.

Укучылар табигать пычраныуның төп чыганаклары булып нәрсәләр тора?( дәреслек белән эш 351 бит сорауларга җавап.)

...........- кешелек җәмгыятенең җитештерү һәм куллану процессында барлыкка килгән калдыкларны табигатькә кире кайтару.

- Укучылар, әйдәгез,хэзер туфракны һәм сулыкларны пычратучы төп факторларны санап чыгыйк эле?

-Туфракны төп пычратучылар булып: металлар һәм аларның кушылмалары,ашламалар, агулы химикатлар, радиоактив матдәләр санала.

 -Ә сулыкларның пычрануы,бигрәк тә авыл хуҗалыгы һәм көнкүрешнең пычрак суларын агызудан килеп чыга.

-Һаваның пычрануы нигездә минераль ягулык янганда аерылып чыккан СО һәм SO2, кукерт, терекөмеш,Al,һ.б. металлар пычрата.

-Шулай ук транспорт усеше (безнең авылны гына мисал итеп алсак,хужалык саен машина табигатьнең пычрануына тискәре йргынты ясый.Транспортның һәр төре табигатьне үзенчә пычрата.Атмосфераны төп пычратучы – автомобиль транспорты: һавага чыгарылган барлык зарарлы матдәләрнең 2\3 өлеше автомобильләргә туры килә.

 (Мисал китерергә машина турында)

Илгизә Саба районы турында.

II.Җурналыбызның икенче сәхифәсенә күчик. Мин аны “Тарихын белмәгән-киләчәген дә белмәс” дип атадым. (Схема кислоталы яңгырлар) Хәзерге вакытта иң актуаль проблемаларның берсе-кислоталы яңгырлар.Тарихка күз салсак,иң беренчеләрдән булып,кислоталы явым-төшемнәр Европада, Төньяк Америкада кузәтелгән.

-Укучылар ни өчен дип уйлыйсыз?

-Бу проблема промышленность үсеше алга киткән илләрдә беренчеләрдән булып күзәтелә, чөнки атмосферага күкерт һәм азот оксидлары бүленеп чыгу күләме арта.

-Укучылар бу явым-төшемнәрнең тискәре йогынтысы нәрсәдә?

.....Кислоталы явым-төшем уңышны киметә,урман-кырларга зур зыян китерә, төче сулыклардагы тереклекне һәлак итә,биналарны җимерә, кешеләрнең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый(аеруча,йөрәк, кан тамырлары, үпкә авырулы кешеләргә зыянлы.

-Укучылар,бу янгырлар ни өчен кислоталы дип атала сон?Моның өчен кечкенә генә тәҗрибә эшлик. (чиста су,кар суы- рН билгеләү)

Тәҗрибә:

1.Сезнең  алдыгызда чист су һәм кар суы.Хәзер аларның водород курсәткечен билгелик әле(слайд).

2.Чиста су  = >7

    Кар суы = >5,6

-Укучылар водород күрсәткече  дип нәрсә атала?

рН =7 –нейтраль тирәлек

рН>7 -кислоталы тирәлек.

рН<7 –селтеле тирәлек.

Нәтиҗә ясап, без түбәндәгене әйтә алабыз: чиста су рН =7 –нейтраль тирәлек,яңгыр суы =5,6

рН билгесе 5,5 түбән булса, явым төшем кислоталы яңгыр дип атала.

   III Журналыбызның өченче сәхифәсен “ Күмәк көч тау күчерер ” дип атыйк.

    Безгә билгеле булганга кислоталы яңгырларның химик анализы алар составында сульфат һәм нитрат кислоталары булуны күрсәтә. Бу формулаларда ( H2SO4  һәм HNO3) S һәм N ның булуы,бу элементларның атмосфера составында булуы белән аңлатыла. Хәзер без сезнең белән планетабызның икенче өлешенә тукталабыз.(план 2)  

   Без эзлекле рәвештә кислоталы яңгырлар барлыкка килү схемасын химик яктан анализлап үтәрбез.

   Без, сезнең белән бергәләп БДИ С-2 вариантта бирелгән биремне чишеп, SO2 һәм  NO,NO2 оксидларының барлыкка килү механизмнарын карарбыз.  

Бирем: H2S, O2 [O3], ZnS,  H2SO4, KMnO4

  1. 2H2S + 3O2   2 H2O+ 2 SO2

[ 2H2S + O2    2 H2O+ 2S ]

  1. H2S + O3          SO2  +  H2O
  2.  2ZnS + O2      2ZnO + 2 SO2
  3.  5H2S + 3H2SO4 + 2KMnO4  5S   +K2SO4 + 2 MnSO4 + 8 H2O
  4.  H2S + H2SO4     4 SO2 + 4H2O

( Бергәләп такта янында эшләгән эшкә нәтиҗә ясау )

2. Cu, HNO3, S, H2S, H2SO4 ( өйгэ эш итеп алабыз.)

IV.  Журналыбызның дүртенче сәхифәне “Уйна да көл , әмма дәресеңне  бел” дип атыйбыз.  

V. Журналыбызның бишенче сәхифәсен  “ Киңәшле эш таркалмас ” дип атарбыз. Без сезнең белән төркемнәрдә карточкалар белән эш алып барырбыз.( эшләүгә эшне тактада тикшерү.)

 Сезгә карточкаларда эш бирелгән. Сез миңа тактага чыгып шушы тексттагы җөмләләрне химик тигезләмәләр белән язып күрсәтергә тиешсез.

                               I Төркем ( I-дәрәҗә )

Атмосферада хасил булган күкертнең (IV) оксиды һавада оксидлаша:  

                2SO2  + O2       2 SO3   

Барлыкка килгән оксид нинди төркемгә керә, ни өчен?( кислоталы, су белән реакциягә кереп H2SO4 кислотасы хасил итә )

      SO3 +  H2O    H2SO4

Мәсьәлә: С-4

Оксид серы (VI) массой 8 г растворили в 110 г 8% -ной серной кислоты. Какая соль и в каком количестве образуется, если к полученному раствору добавить 10,6 г гидроксида калия?

                                         II Төркем ( II-дәрәҗә )

Азотның икеле оксиды һавада оксидлаша:

                  2NO + O2 2NO2

Барлыкка килгән оксид.... төркеменә керә, ни очен ? (чөнки.....)

        3NO2+H2O2HNO3

                  4NO2+2H2O+O24HNO3

В соответствии с  термохимическим уравнением

                       С(тв) + О2(г)= СО2(г)+402 кДж

1206 кДж теплоты  выделяется при горении угля массой

1) 72 г                                                   3) 7,2 г                                  

2) 36 г                                                   4) 108 г

                                               III төркем:

Яңгыр суы составында  пычраткыч матдәләр булмаса, оз кислоталы тирәлеккә ия , һәм кочсез карбонат кислотасын хасил итә.

CO2+ H20  ==  H2CO3

Бирем:     Объем воздуха (н.у.), необходимый для сжигания 32 л (н.у.) угарного газа, равен _______ л. (Запишите число  с точностью  до целых.

Нәтиҗә ясау , йомгаклау

_____Укучылар  кислоталы яңгырларның безгә билгеле булмаган ике торе билгеле.Алар әле аз өйрәнелгән. Атмосфера составында булучы хлор   (слайд)

Химик предприятия ташламалары, чүп-чарларныяндыру, фреоннар таркалу  нәтиҗәсендә барлыкка килә, метан белән кушылып хлороводород хасил итә, ул суда яхшы эреп хлорид кислотасы аэрозоле хасил итә.

CI  + CH4  CH3 + HCI

CH3 + CI2  CH3CI + CI

VI Журналыбызның алтынчы сәхифәдәге “Дөнья тулы гыйлем, башыңда калганы белем”  дип атарбыз.(индивидуаль бирем) тест 2 вариантта ( егэ биремнәре )

5 әр сорау: Эшлибез, дөреслеген тикшерәбез.(тест җаваплары слайд)

VII  Журналыбызның җиденче  сәхифәсен   “ Белем – бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы.”  дип атарбыз

Кислоталы яңгырлар белән корәш:

SO2 оксидын  утилләштеру  юллары белән танышу ( слайд )

  1. Клаус процессы :

SO2 + 2H2S   3S + 2H2O

     2)Известьташ ярдәмендә йотылуы:

 2CaCO3 + 2SO2 + O2  2CaSO4 + 2CO2

     3) Аммиаклы ысул:

SO2 +2NH3 +H2O  (NH4)2SO3

(NH4)2SO3 + SO2 + H2O  2NH4HSO3

2NH4 HSO3 (NH4)2SO3  2(NH4)2SO4+S + H2O

Ә  хәзер бергәләп такта янында CO һәм CO2 утильләштерү юллары белән танышыйк.(әверелеш схема чишу)

                                           CaCO3

                                 CO  CO2  CH2O

                                           CH3OH

2CO+ O2 2CO2

CO2+ 2H2  CH2O+ H2O

CO2+ 3H2 CH3OH+ H2O

CO2(Нед)+ Ca(OH)2    CaCO3+ H2O

2CO2(изб) + Сa(OH)2  Ca (HCO3)2

VIII.Журналыбызның сигезенче сәхифәсен “Хезмәтнең тире ачы -җимеше татлы”-дип атарбыз.

-Укучылар дәресебезне йомгаклап “Табигатьне саклау юлларын ” ачыклыйк әле.Нинди норматив документлар бар?Нинди юллар тәкъдим итәрбез?

-Документлар(Слайд)

1.Конституция РФ

2.Закон РФ. “Об охране окружающей среды” (19 декабрь 1991 г.)

3.Законадательный акт регулирующие использование их охрана отдельных ресурсов.

    -Земельный кодекс.23 май,1991 г.

    -Лесной кодекс .27 январь,1997 г.

    -Водный кодекс.18 октябрь,1995 г.

4.Экологические службы

5.Гринпис “Яшел дөнья”

Промышленность калдыклары белән пычрануга каршы чыгышлар ясый,хайваннар дөньясын,диңгезләрне саклау.

-Ә сез үзегез нинди юллар тәкъдим итәр идегез?(химия елы,бер җөмлә)

1.Төрле чистарту корылмалары төзү.

2.Аз күкертле ягулык куллану.

3.Чүп-чарны юк итү.

4.Калдыклы яки калдыксыз производство процессларына күчү.

    -Әйе укучылар,сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен табигатебез дә чиста булырга тиеш.Табигатебез иркен сулаганда гына без сәламәт була алабыз.

-Укучылар дәресебезне йомгаклап сезгә тубәндәге билгеләр куям.Һәм ой эше итеп ,түбәндәге биремнәрне алыгыз.

Укучылар дәресебезнең азагында шигри юллар белән дөньядагы барлык кешеләргә мөрәҗәгать итик эле(слайд)

     Сайрасын ал таңда сандугач,

     Кипмәсеннәр зәңгәр бу күлләр.

    Җир йөзендә тормыш дәвам итсен,

    Саклыйк Җиребезне, кешеләр!

Рәхмәт укучылар, барыгызга да уңышлар,сәламәтлек телим.

I Төркем ( I-дәрәҗә )

Атмосферада хасил булган күкертнең (IV) оксиды һавада оксидлаша. Барлыкка килгән оксид нинди төркемгә керә, ни өчен?( кислоталы, су белән реакциягә кереп H2SO4 кислотасы хасил итә )

    Мәсьәлә: С-4

Оксид серы (VI) массой 8 г растворили в 110 г 8% -ной серной кислоты. Какая соль и в каком количестве образуется, если к полученному раствору добавить 10,6 г гидроксида калия?

                                       

 

II Төркем ( II-дәрәҗә )

Азотның икеле оксиды һавада оксидлаша. Барлыкка килгән оксид.... төркеменә керә, ни очен ?

мәсьәлә А - 30

В соответствии с  термохимическим уравнением

                       С(тв) + О2(г)= СО2(г)+402 кДж

1206 кДж теплоты  выделяется при горении угля массой

1) 72 г                                                   3) 7,2 г                                  

2) 36 г                                                   4) 108 г

                                         

     

III төркем:

Яңгыр суы составында  пычраткыч матдәләр булмаса, аз кислоталы тирәлеккә ия , һәм кочсез карбонат кислотасын хасил итә.

Бирем:     Объем воздуха (н.у.), необходимый для сжигания 32 л (н.у.) угарного газа, равен _______ л. (Запишите число  с точностью  до целых.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Химия, химия, химия!

9 класслар белән КВН ...

Рабочая программа и планирование по химии в 10-11 классах (базовый уровень) к учебнику Еремин В.В., Дроздов А.А., Кузьменко Н.Е., Лунин В.В. Химия-10, Химия-11

Рабочая программа и планирование по химии в 10-11 классах (базовый уровень) к учебнику Еремин В.В., Дроздов А.А., Кузьменко Н.Е., Лунин В.В. Химия-10, Химия-11...

Внеклассное мероприятие по химии: Сладкоешка-шоу: Поле чудес «Химия, химия, химия…»

Внеклассное мероприятие по химии: Сладкоешка-шоу: Поле чудес «Химия, химия, химия…»...

Рабочая программа по химии для 10-11 классов, составленная на основе авторской программы М.Н.Афанасьева, Москва "Просвещение" 2017г к учебникам " Химия.10 класс" и ""Химия. 11класс" Г.Е Рудзитиса ФГ Фельдмана, Москва "Просвещение"

Данная рабочая программа реализуется в учебниках для общеобразовательных учреждений авторов Г.Е. Рудзитиса и Ф.Г. Фельдмана «Химия. 10 класс» и «Химия 11 класс».  Рабочая ...

Технологическая карта урока по химии "Химия - часть естествознания. Предмет химии. Вещества"

Теннологическая карта урока по химии в 8 классе  "Химия - часть естествознания. Предмет химии. Вещества", УМК Габриелян О.С...

Рабочая программа по химии 8-9 класс к учебникам Г. Е. Рудзитис и Ф. Г. Фельдман Химия 8, Химия 9

Рабочая программа по химии разработана в соответствии с ФГОС по химии . Она содержит пояснительную записку, планируемые результаты освоения учебного предмета,учебно-тематический план и т. д....

Разработка урока химии в 8 классе Предмет и задачи химии. О понятиях и теориях химии.

В разработке урока представлена технологическая карта урока №1 "Предмет и задачи химии. О понятиях и теориях химии."( химия 8 класс УМК Н.Е.Кузнецовой) , презентация к уроку и тест на закреп...