Сталинград сугышы
план-конспект урока по истории

Хайруллин Ринат Миннегаянович

1941 елның 22 июне. Таң атып килә. Авыл, шәһәрләребез тыныч йокыда. Сабыйлар, әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп, изрәп йоклый. Шул вакытта канга туймас фашистлар безнең авыллаарны, шәһәрләрне үлем утына тотты. Бөек Ватан сугышы башланды. Аяусыз сугыш! 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stalingrad_sugyshy.docx24.95 КБ

Предварительный просмотр:

                                             

Исемең үзгәртелсә дә, каһарманлыгың мәңгелек! 

(Мәктәп радиоузеллары өчен тапшыру)

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Диктор. Сугыш!.. Нинди шомлы, куркыныч сүз.

1941 елның 22 июне. Таң атып килә. Авыл, шәһәрләребез тыныч йокыда. Сабыйлар, әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп, изрәп йоклый. Шул вакытта канга туймас фашистлар безнең авыллаарны, шәһәрләрне үлем утына тотты. Бөек Ватан сугышы башланды. Аяусыз сугыш! («Изге сугыш» җыры көе яңгырый.)

1418 көн һәм төнгә сузылган Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 75 елга якын вакыт узса да, аның илебез һәм дөнья тарихында уелып калган сәхифәләре бик күп. Кешелек Мәскәү өчен сугышны, Ленинград оборонасын, Курск дугасы сугышын, Днепрны кичүне беркайчан да онытмас. Шундый бәрелешләрнең берсе – Сталинград сугышына да быел 77 ел тула. Бөек Ватан сугышы тарихында гына түгел, Икенче бөтендөнья сугышы тарихында тамырдан борылыш булган әлеге сугыш совет халкының каһарманлык үрнәге була һәм киләчәктә дә шулай булачак. Бүгенге радиотапшыруыбыз әлеге сугыш турындагы истәлекләргә багышлана. Сүзне хәзер мәктәбебездә эшләп килүче «Туган якны өйрәнү» түгәрәгендә шөгыльләнүче укучыларга бирик.

1 нче укучы. Сугыш алды бишьеллыкларында Сталинград (1925 елдан Царицын каласы шулай атала башлый) эре индустрия үзәгенә әверелә. Әлеге шәһәрдә, илебездә беренчеләрдән булып, трактор заводы төзелә. Җылылык электр станциясе, верфь, «Кызыл Октябрь» металлургия заводы эшләп тора. 1942 елның июль уртасында немец гаскәрләре СССРның мөһим транспорт артерияләренең берсе булган Иделне кисү максаты белән стратегик пункт һәм оборона сәнәгатенең иң эре үзәге булган Сталинградка омтыла. Аңа генераллар В.И.Чуйков һәм М.С.Шумилов җитәкчелегендәге 62 нче һәм 64 нче армияләр каршы тора.

Диктор. Немец гаскәрләре, Дон елгасында совет гаскәрләренең тар гына участогында оборонаны өзеп, 1942 елның 23 августында Сталинградтан төньяктарак Идел ярына чыга. Бу көнне фашист авиациясе, 2000 сугышчан очыш ясап, бөтен шәһәрне рәхимсез рәвештә бомбага тота башлый. Торак йортлар, промышленность объектлары җимерелә. Янгыннарның тынны буа торган төтененнән йөз меңнәрчә тыныч халык үлә. Вәхшиләрчә бомбага тоту шәһәрне тоташ ут диңгезенә әверелдерә. Иделдә шартлаган нефть бакларыннан аккан нефть яна. Җир өсте һәлак булган хатын-кызлар, балалар, картлар каныннан тончыга кебек тоела. Сугышлар һәр урам һәм йорт өчен бара. Вокзал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә.

2 нче укучы. 1942 елның сентябрендә Сталинград янында А.М.Василевский җитәкчелегендәге генштаб белән Верховный башкомандующий урынбасары Г.К.Жуков немец генералы Ф.Паулюсның канкойгыч урам сугышларына кереп баткан 6 нчы армиясенә һәм генерал Г.Готның танк армиясенә каршы һөҗүм операциясе әзерләргә керешә. Моның өчен өч фронтның: Көньяк-Көнбатыш (генерал Н.Ф.Ватутин), Дон (генерал К.К.Рокоссовский) һәм Сталинград (генерал А.И.Еременко) фронтларының көчләре җәлеп ителә. Әлеге операция «Уран» дип атала.

Диктор. Мәктәбебезнең «Туган якны өйрәнү» түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар алдагы елларда Сталинград сугышы михнәтен үз күзләре белән күргән, соңгы елларда Мамадыш шәһәрендә яшәп, бакыйлыкка күчкән батыр якташыбыз Рәхимҗан ага Сәйфетдинов белән хат алышканнар иде. Хәзер сезгә әлеге ветеранның Сталинград сугышы турында укучыларга язган хатыннан өзек белән тәкъдим итәбез: «Илебез өчен иң кыен вакытта, Ватаныбыз язмышы кыл өстендә торганда, 1942 елда, безгә – 17 яшьлек үсмер малайларга да чират җитте. Безне дә хәрәкәттәге ариягә алдылар. Мин иң дәһшәтле урынга – Сталинградка эләктем. Фашистлар уты астында таш яна, металл эри, әмма совет солдатлары түземлерәк булды. Көн саен дистәләгән, йөзләгән коралдаш дусларыбызны югалтып торсак та, без нык тордык – Иделнең икенче ягына чигенеп чыкмадык. Нәкъ менә Сталинград янында  без фашистларны җиңәчәгебезне исбатлап күрсәттек».

3 нче укучы. Сталинград эпопеясының баштагы чоры безнең Кызыл Армия өчен гаять тә кыен шартларда уза. Верховный Баш командование ставкасы ашыгыч оештыру чаралары күрә: резервтагы 62 нче, 63 нче, 64 нче армияләр, 21 нче һәм 8 нче һава армияләре, Көньяк-Көнбатыш фронтның 28 нче һәм 38 нче армияләре бирегә күчерелә. Сталинград фронты линиясе 530 км га сузылып, Дон елгасы буйлап Павловскидан Клетскаяга кадәр, аннан Суровикино, Югары Курмоярская кадәр арада булган. Әлеге фронт составында 38 дивизия генә Сталинград өчен сугышта катнашкан. Сталинград сугышы алты ай ярым: 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр дәвам иткән. Сталинрад өчен барган аяусыз бәрелешләрдә Татарстан ул-егетләре дә каһарманнарча сугыша. Сталинград эпопеясендә Татарстанда оешкан ике укчылар – 120 нче һәм 147 нче дивизияләр оборона тотуда катнаша. Сталинград сугышында катнашкан кырыктан артык Татарстан каһарманына Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Шуларның берсе – 25 нче гвардия укчылар корпусы командиры генерал Гани Сафиуллин. Дошманга һөҗүм ясауда аның үз тактикасы була. Немец хәрбиләренең: «Сафиуллинныкылар! – дип котлары очып торган. Чөнки аның егетләре дошманга һәрвакыт көтмәгән вакытта, көтмәгән урыннан ташлана торган була. Арча районында туып үскән Гани Сафиуллинның Сталинград сугышындагы иң зур батырлыгы – немецларның 371 нче җәяүле дивизиясен тулысынча тар-мар итеп, аның фон Дреппер җитәкчелегендәге штабын кулга төшерүе. Бу – Сталинград янында кулга алынган беренче немец генералы була.

Г.Сафиуллин дивизиясе Сталинград сугышында фашистларның 18000 солдатын, 68 танкын, 22 очкычын, 3 бронепоездын, 400 дән артык минометын кулга төшерә, 100 дән артык танк һәм автомобилен юкка чыгара.  

Бу батырлыклары өчен якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

4 нче укучы. Мәктәбебезнең «Туган якны өйрәнү» музеенда Сталинград сугышына кагылышлы берничә истәлек саклана. !942 елның октябрь санында чыккан район газетасы түбәндәгеләрне хәбәр итә: «Сталинград элеккечә горур рәвештә,Идел елгасы буенда, бирешмичә торуын дәвам итә. «Бер адым да артка чигенмәскә!» – Туган илнең боерыгы шундый. Бары тик алга!».

Диктор. Хөрмәтле радио тыңлаучылар, музей фондыбызда сакланучы тагын бер истәлеккә мөрәҗәгать итик әле. Гражданнар сугышы чорында 19 яшьлек полк командиры сыйфатында Мамадышны акгвардиячеләрдән азат итүдә катнашкан, Сталинград сугышында 62 нче армиянең командующие булган В.И.Чуйковның грамъязмада калган истәлекләре бар. Сезнең игътибарыгызга шул язманы тәкъдим итәбез. (Грамязма. В.И.Чуйков тавышы.)

5 нче укучы. 1942 елның 19 ноябрендә Кызыл Армиянең контрһөҗүме башлана. Биш көн дигәндә дошманның 330 меңнән артык кешесе камалышта кала. Вермахт командованиесенең аны коткарырга, һава аша кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә омтылышы уңышсыз төгәлләнә. Дошман өчен авыр көннәр башлана. Бер гитлерчының көндәлегеннән түбәндәге юлларны укыйбыз: «... Безгә Иделгә кадәр бары тик бер километр узасы бар, ләкин без шуны берничек тә үтә алмыйбыз. Бу бер километр өчен без бөтен Франция өчен барган сугышка караганда да озак көрәшәбез инде, әмма руслар таш кантар кебек торалар».

1943 елның 31 гыйнварыннан 2 февраленә кадәр арада немец гаскәрләренең фельдмаршал Ф.Паулюс җитәкчелегендәге чоганышта калган төркеме капитуляцияләнә. 90 меңнән артык кеше әсирлеккә алына.

Диктор. Әйе, Мамай курганыннан Иделгә кадәр араны узу өчен дошманга бары тик өч минут вакыт кирәк иде. Тик шушы кыска гына араны 143 көн буена үтә алмады алар. 143 көн буе орудия тавышлары, бомба шартлаулары тынып тормады. Ике яктан да меңәрләгән солдат гомере белән түләнде бу ара. Дөрес, кайбер немец солдатларына Идел ярына төшеп җитү насыйп була... Ләкин безнең солдатлар сагы астында, әсир булып.

Левитан тавышы. (Грамъязмада Левитанның Сталинград сугышының төгәлләнүе турындагы тавышы ишетелә.)

Диктор. Бүгенге тапшыруыбызның кунагы – авылдашыбыз – бар гомерен балалар укытуга багышлаган ветеран укытучы –Рәшидә Хөсәен кызы Әухәдиева. Рәшидә Хөсәен кызына ике генә яшь булган чакта аның әнисе Мәсүрә апа, 1943 елда, ике яшь баласы белән Әстерханнан туган якларына кайтырга чыга. Сталинград каласының нинди хәлгә китерелгәнен күргән кеше була Мәсүрә апа. Рәшидә апа, әниегез сөйләгәннәр белән безне дә таныштырып узсагыз иде.

Рәшидә апа. 1941 елның май аенда без – ике гаилә Әстерханга эшкә ялланып чыгып киткәнбез. Миңа әле ул вакытта ай ярым гына булган. Барып җитүгә озак та тормыйлар, сугыш башлана. Сугыш башлануга әтине сугышка алалар. Ике тапкыр яралануы турында хаты килә, тик кайтмый. 1943 елда госпитальдә дип хаты килә. Сталинград сугышы беткәч, әни безне туган авылыбыз – Урта Кирмәнгә алып кайтырга юлга чыга. Бик озак кайта алар. Сталинград тирәсенә җиткәч, бөтен халыкны пароходтан мәҗбүри ярга чыгарып, бер атна Сталинградта эшләтәләр. Барган вакытта иге-чиге булмаган, Идел буенча 70 чакрымга сузылган  матур шәһәр, кайткан вакытта җир белән тигезләнгән иде, дип сөйли иде әни. Сирәк-мирәк кенә йорт стеналары тырпаеп торган. Чистарту максатыннан бөтен җимерекне тракторлар белән яр буена эттергәннәр. Әниләр шул җимереклекләр арасыннан кирәккә ярый торган әйберләрне актарып йөргәннәр. Актарган вакытта кеше куллары, өзелгән бармак кебек әйберләр килеп чыга торган булган. Сталинградны бомбага тоткан вакытта ул яклар төнлә кып-кызыл ут булып, көндезләрен томанлы төтен каплап торган. Әниләр ул күренешне Әстрханнан күзәткәннәр. Көне-төне дөп-дөп килгән тавышлар ишетелеп торган. «Бервакыт, карбыз басуында эшләгәндә, бер бәләкәйрәк самолет төште, шуннан ике немец солдаты чыгып, тирә-якны фотога төшерделәр. Безнең янга килмәделәр дә, бер сүз әйтмәделәр дә. Немец разведчиклары булгандыр инде» – дип сөйли иде әни.

Диктор. Истәлекләрегез өчен рәхмәт сезгә, Рәшидә апа.

Туган ил Сталинград өчен сугышканнарның батырлыгын югары бәяләде. 745000 сугышчы һәм офицер орден-медальләргә лаек булды. 1965 елның 8 маенда хәзерге Волгоград – сугыш чорындагы Сталинград Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медаленә лаек булды. Димәк, инде 55 ел буена ул герой шәһәр статусын йөртә.

6 нчы укучы. 1967 елның 15 октябрендә хәзерге Волгоградның Мамай курганында дөньяда тиңе булмаган һәйкәл – ансамбль ачыла. Әлеге һәйкәлләр комплексы – батырлык символы. Бу ансамбльне күреп кайткан ветеран укытучыбыз Рүзилә Батырша кызы Гатинаны да тыңлап үтик әле.

Рүзилә апа. Ансамбльнең үзәгендә – дөньяда иң биекләрдән саналучы, гомуми биклеге 85 м булган Ватан-ана скульптурасы. 33 м лы кылыч күтәргән Ана образы теләсә нинди явызлыкка, сугышка каршы күтәрелергә чакыра. Ә аның каршында – Идел суының үзеннән калкып чыккан кебек – совет солдаты. Солдат киң күкрәге белән Ананы сакларга әзерләнә. Янәшәдә генә геройларның каберләре. Сугыш даны залында мәңгелек ут яна. Тантаналы да, шул ук вакытта моңсу да булган музыка уйнап тора. Стеналарга мәрмәрдән кызыл байраклар беркетелгән. Ә аларга алтын хәрефләр белән барча һәлак булганнарның исемнәре уелган. Мине иң тетрәндергәне – шул исемлектә әнием ягыннан булган Кәлимулла бабамның да исеме булу. Мин үз-үземне белештермичә салкын мәрмәрдән бабам рухын эзләдем. Сугыштан соң өч ел үлән дә үсмәгән, тимер һәм кан белән катнашкан Мамай курганы туфрагында бабамның да каны тамган булу нык дулкынландырды да, горурландым да. Бабам каһарманнарча һәлак булган изге җиргә китергән язмышыма рәхмәтлемен.

Диктор. Халкыбызның узган тарихында әнә шундый батырлык үрнәге булырдай сәхифәләр бик күп. Сталинград сугышы – шуларның берсе генә ул. Теләсә кайсы дошман исендә тотсын – бәйсезлегебезгә, азатлыгыбызга кул сузарга теләгән һәркемне шундый язмыш көтә. Тамырларыбызда бабайлар каны бетмәгән әле! («Изге сугыш» җыры яңгырый.) 

Шуның белән радиотапшырубыз тәмам.

“Мәгариф”, № 3, 2020.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час по теме :"Сталинград ,Сталинград.."

Данный материал посвящен 70-летию победы в Сталинградской битве....

Презентация к классному часу "Сталинград, Сталинград..."

Данная презентация посвящается 70-летию победы в Сталинградской битве....

Литературно-музыкальная композиция «Сталинград – это моя судьба, Сталинград – это навсегда».

Театрализованная композиция посвящена семидесятилетию Сталинградской битвы. Она дает возможность соприкоснуться с важными историческими событиями, способствует воспитанию гражданской позиции.Цел...

Литературно-музыкальная композиция «Сталинград – это моя судьба, Сталинград – это навсегда».

Театрализованная композиция посвящена семидесятилетию Сталинградской битвы. Она дает возможность соприкоснуться с важными историческими событиями, способствует воспитанию гражданской позиции.Цел...

Внеклассное мероприятие к годовщине битвы под Сталинградом (23 августа – трагедия мирного населения Сталинграда).

23 августа – трагедия мирного населения Сталинграда. О чем молчали дети Сталинграда....