Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган сыйныфтан тыш чара
методическая разработка по истории

Ахметзянова Роза Гамировна

      Әлеге чараның максаты - туган як турындагы белемнәрне киңәйтү һәм ачыклау, укучыларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү, Татарстан тарихы, Бөек Ватан сугышы  турында белемнәрне киңәйтү.

       Бу тантаналы  чара  май  аенда, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәл  янында  үткәрелә.2 алып баручы һәм укучы  балалар  катнаша.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Җиңү көненә багышланган чара19.81 КБ

Предварительный просмотр:

 Бөек Ватан сугышында

Җиңүнең 77 еллыгына

багышланган

сыйныфтан тыш чара

                                                   Эшләде:

                                    Баулы муниципаль районы

                                                Татар Кандызы төп гомуми белем

                                           бирү мәктәбенең 1 категорияле

                   тарих укытучысы

                                            Әхмәтҗанова Роза Гамир кызы

                                           

                                        Баулы, 2022

      Әлеге чараның максаты - туган як турындагы белемнәрне киңәйтү һәм ачыклау, укучыларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү, Татарстан тарихы, Бөек Ватан сугышы  турында белемнәрне киңәйтү.

       Бу тантаналы  чара  май  аенда, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәл  янында  үткәрелә.2 алып баручы һәм укучы  балалар  катнаша.

1 нче алып баручы.   1930нчы елларда илебезнең сәнәгате зур уңышларга ирешә:бик күп завод-фабрикалар һәм тимер юллар төзелэ. Тракторлар һәм машиналар кайтарылгач, авыл хуҗалыгы да алга китә башлый.

2 нче алып баручы.   Әкренләп, ләкин ышанычлы адымнар белән үргә менә башлаган  вакытта  ил күген кара болыт каплый – 1941 елның 22 июне таңында  дәһшәтле сугыш өермәсе кузгала.

1 нче  укучы. Яшь каеннар яфрак ярган таңда
Яшь каендай яп-яшь егетләр.
Ил бурычын иңнәренә асып,
Ут эченә яуга керделәр.

Кар бит шаһит, үлмәс  Карбышевлар
Бозга әйләнә, ләкин ил сатмый.
Татар улы батыр Газинурлар
Күкрәкләре белән ут каплый.

“Солдатлар” җыры башкарыла: Р.Әхмәтҗанов сүзләре, Д.Әхмәдиев көе.  “Озатып вокзаллар каршында, маңгайдан үптеләр аналар...”

2 нче  укучы.   Баулы һәм Ютазы районнарыннан ул сугышта 18 меңнән артык кеше катнаша. Алар фронтта җаннарын аямый сугышалар, искиткеч батырлык үрнәге күрсәтәләр. Аларның 7 меңнән артыгы канлы бәрелеш кырларында мәңгегә күзен йома.Җиңү яулап кайтучылардан 3100 дән артык кешенең күкрәгендә орден һәм медальләр була.Аларның 60 тан артыгы хатын-кыз.

3 нче  укучы.    Баулылар арасында илебезнең иң зур хөрмәтенә лаек булып, бу як халкының батыр данын тагын да югары күтәрүчеләр – Советлар Союзы Геройлары Иван Дмитриевич Зиновьев, Михаил Петрович Панарин, Гавриил Петрович Евсеев һәм Фатыйх Зарипович Шәрипов булдылар.

4 нче  укучы. Сугыш снаряд һәм бомбалар, патрон һәм миналар белән генә канәгатьләнми, солдат шинеле кигән миллионнарны азык-төлек, кием-салым белән, промышленностьны чимал белән өзлексез тәэмин итеп торырга кирәк. Бу эш тулысы белән тылда калган карт-коры, хатын-кыз һәм үсмерләр җилкәсенә төште.Аларның хезмәте – фронттагы солдат хезмәтеннән һич тә җиңел булмады, ул шундый ук батырлык иде.

“Тизрәк әйләнеп кайтыгыз” җыры башкарыла.

1 нче алып баручы. Егерменче гасырның иң дәһшәтле сугышында Татар Кандызы авылы кешеләре  дә  зур батырлыклар күрсәтәләр. Бөек Ватан сугышына Татар Кандызы авылыннан 535 кеше Туган илне сакларга киткән булса, 206сы гына туган нигезенә әйләнеп кайткан. Ә 329ы киләчәк буыннар бәхете өчен яу кырында ятып калган.

5 нче  укучы. Күңел сыкрап куя яу кырыннан
Кайтмый калганнарны әйткәндә.
Ил солдаты! Исемең онытылмады –
Сының яши мәрмәр һәйкәлдә!

Җиңү таңы кабатлана һаман
Исән калганнарга  дан  булып!
Бәйрәм көнен каршылыйбыз, дуслар,
Уртак шатлык, уртак җан булып!

2 нче алып баручы. Орденнарга лаек булучылар арасында Галим Хәмидуллин, Әхмәдулла Хөббәтуллин, Габделхак Дәүләтшин, Дәүләтгәрәй Шәфыйков, Халит Вәгыйзов, Шәйхулла Әһлиуллин һәм кайбер башка кешеләр дә бар. Аеруча батырлык күрсәткәннәре өчен боларның 4сенә Кызыл Йолдыз ордены бирелгән.

 1 нче алып баручы. Авылның иң биек һәм матур урынында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның һәм исән кайтканнарның исемнәрен язган стеллалар куелган. Аларда 535 фамилия мәңгеләштерелгән. Хәмидуллиннар нәселеннән 5 кеше һәлак булган, Нуретдиновлардан һәм Гыйльметдиновлардан – 6 шар, Сәмыйковлардан – 7 кеше, ә Галимовлардан 10 ир-ат сугыштан кайтмаган. Алар истәлегенә 1988 елда авылда  бик зәвыклы һәйкәл куелган.Солдат сынын Ленинград скульпторы Н.Н.Никитин граниттан эшләгән.

2 нче алып баручы. Әйе, ХХ гасырның бу дәһшәтле сугышы күпме гаиләләрне әтисез, абыйсыз, йорт-җирсез калдырды. Күпме аналар газиз балаларын югалттылар... Бер гаиләдән 5-7 кадерле кешесен югалткан әниләр ничек түзгәндер?! Күпме шәһәрләр һәм авыллар җимерелгән, яндырылган, җир йөзеннән юк ителгән ... Күпме балаларның сабый чаклары сугыш тарафыннан урланган... Менә шундый югалтулар бәрабәренә бабаларыбыз безгә ҖИҢҮ яулап биргәннәр.

6 нчы укучы. Җиңү көне иң зур бәйрәм бит ул,
Дүрт күз белән зарыгып көткән көн.
Күпме кайгы, югалтулар аша
Илгә шатлык алып килгән көн.

Җиңү көне җиргә килгән саен,
Яфрак ярган саен бөреләр
Яу кырында калган ир-егетләр
Күңелләрдә кабат терелә.

7 нче укучы.   2нче Белоруссия фронтыннан Насыйп Гобәйдуллинның әнисенә язган хатында мондый юллар бар:

“ Язасың син, әнкәй, көтә-көтә

 Агардылар, диеп, чәчләрем.

Бик сагындым, балам, синең өчен

Керфегемнән тама яшьләрем.

Мин дә, әнкәй, сиңа йөрәгемдә

Кайнар хисләремне саклыймын.

Кайту юлым, ләкин Берлин аша

Һәм ашкынып алга атлыймын.

Күп калмады инде, әнкәй, синең

Сагыш белән көтәр айларың.

Көт, кайтырбыз, Берлин өсләренә

Эләрбез дә Җиңү байрагын!”

      1 нче алып баручы.  Менә шундый якты хыяллар белән яшәгәннәр безнең сугышчылар.Ләкин күпләр өчен кайту турындагы уйлар хыялда гына кала.Кызганыч, күпләр ят җирләрдә, безнең бәхетле тормышыбыз өчен ятып кала. Аналарның йөрәгенә тирән, мәңгелек хәсрәт ясап, авылга шомлы хатлар гына килә.

      2 нче алып баручы.  Аналарның күңелләре якыннарының үлгәненә ышанасы килми...     Әйе, бу сугыш илебезгә күпме кайгы-хәсрәт, күпме күз яше китереп, күпме сабыйларны ятим калдырды. Шулай булуга да карамастан, Ватанга булган мәхәббәт, тыныч, бәхетле киләчәккә ышаныч барысыннан да көчле булып, Бөек Җиңүгә китерде.

8 нче укучы.    Сугыш тавышлары күптән тынды,

Төзәлделәр җирнең яралары.

Әтиләрнең окопларын сөреп,

Иген чәчә хәзер балалары.

1 нче алып баручы.  Шөкер, илебезнең күге аяз. Сугыш турындагы кинофильмнарны караганда йөрәк сыкрый, күңел елый. Данлы еллар ерагайган саен, үткәннәрне онытмасак иде. Үткәннәрдән башка киләчәк юк. Әйдәгез, үзебезнең данлы үткәнебез белән горурланудан туктамыйк, ул чорның данлы улларына һәм кызларына ихтирамыбызны киметмик.

9 нчы укучы. Еллар ерагая барган саен
Халкым барлый батыр улларын...
Ядкарь  булып китапларга күчә
Улларының матур уйлары...

Мәңгелек ут яна мәйданнарда,
Гөлләр балкый утның нурында!
Җиңү алып кайткан исемнәрне
Тапшырырбыз килер буынга!

2 нче алып баручы.  

Ап-ак чәчле әнкәй, җиңгиләр бит
Һаман көтә ирен, улларын.
Гомер буе  әрни  йөрәкләрдә
Яралары утлы елларның.

Бүген бәйрәм. Күздән яшь тамса да
Без бәхетле – аяз күгебез.
Саклап  калсак  иминлекне  җирдә
Аяз булыр килер көнебез.

“Килде Җиңү җирне  нурга күмеп...” дигән  җыр  башкарыла.

                         Кулланылган  әдәбият  һәм  материаллар:

  1. Баллы елга буенда. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1996. – 50-68 б.
  2. Вәлиев А.В., Гобәйдуллин Х.Я. Баулылар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1989. – 77-86 б.
  3. Татар Кандызы  төп  мәктәбе музее материаллары.
  4. “Хезмәткә дан” газетасы. – 2004 ел. – 6 ноябрь.
  5. Шигырьләр   интернеттан   алынды.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бөек Ватан сугышы елларында этләр батырлыгы. .

Рус төркемендә укучы балалар белән Бөек Ватан сугышы елларында этләр күрсәткән батырлыклар белән танышу, яңа сүзләр өйрәнү....

"Ватан чиге"

шигырь Ватан турында...

"Ватан бит ул"

Ватан турында шигырь...

Сыйныфтан тыш чара. Нәүрүз - түрдән уз. Сыйныфтан тыш чара.

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән ...

"Каләм белән җиңдем дошманны" Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар турында презентация

Бөек Ватан сугышның беренче көннәрендә үк татар язучыларыннан иллеләп кеше фронтка китә. Соңыннан бу сан тагын арта. Башка милләт язучылары кебек татар әдипләре дә үзләренең бөтен көчләре белән  ...

эзләнү эше - Авылдашларыбыз Бөек Ватан сугышында

Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан – ел ераклаша бара. Әмма халкыбыз 1418 көн буена дәвам иткән ул коточкыч вакыйгаларны һич тә оныта алмый. Сугышта 27 миллионнан артык сов...

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Татар Бизнәсе авылында 1941 – 1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән авылдашларыбыз исемлеге язылган истәлек һәйкәлен ачу тантанасы эшкәртмәсе

Сценарий митинга, посвящённого открытию памятника участникам Великой Отечественной войны деревни Татарская Бездна в рамках социального проекта "Родная деревня  - татарская Бездна"....