Борынгы Мисыр
план-конспект урока по истории (5 класс)

Мурзина Эльмира Рашитовна

План Урока "Борынгы Мисыр"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon boryngy_misyr_plan_uroka.doc447.5 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ « Гимназия № 1 – Центр национального образования» ЕМР РТ

5 класста тарих фәненнән уздырылган дәрес эшкәртмәсе.

Борынгы Мисыр

Төзеде: тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Мурзина Э.Р

Тема: Борынгы Мисыр

   Максат:

 1) Борынгы Мисыр, фиргәвеннәр һәм пирамидалар турында кузаллау тудыру.

 2) Төркемләп эшләү күнекмәләрен булдыру, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү. Алдан алган белемнәрен дәрестә һәм тормышта файдалана белү осталыкларын камилләштерү.

 3) Борынгы заман тарихына кызыксыну уяту.

       

    Җиһазлау: дәреслек, сүзлек, мультимедия, презентация, пирамида төшерелгән рәсемнәр, тест биремнәре (кроссворд)

    Дәреслек: “Борынгы заман тарихы” 5 класс.

    Дәрес тибы: яңа материал аңлату

    Метод: өлешчә эзләнүле, иҗади.

    Яңа терминнар: пирамида, фиргавен, мумия,саркофаг, вельможа.

    Тарихи шәхес: фиргәвен.    

Дәрес барышы.  

  1. Оештыру өлеше
  1.  Исәнләшү.
  2. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

3    Дежур укучының рапортын тыңлау.

 - Хәерле көн укучылар! Без үзебезнең тырышлыгыбыз, белемнәребезнең ныклыгы белән максатыбызга ирешергә тиешбез. Мин сездән бу дәрестә, зур тырышлык сорыйм. Уңышлар сезгә.

  1. Үткән дәрес материалын кабатлау. 

       1. Өй эшенең дөреслеген тикшерү.

       2. Үтелгән темалар буенча белемнәрне ныгыту; иҗади биремнәр эшләү.

Укытучы: Карагыз әле нинди матур чакыру хаты. Әйдәгез әле аны укып китик. Безне кая чакыралар икән?

Кадерле дуслар!

Мисыр – үзенең истәлекле урыннары һәм милли хәзинәләре белән данлыклы иң борынгы дәүләтләрнең берсе. Ул гасырлар буена  төрле милләт вәкилләренең игьтибарын үзенә җәлеп итеп тора.

Сездэ буген узегезнен Борынгы Мисыр белэн танышуыгызны башлыйсыз! Хэерле юллар!

Укытучы: Укучылар, сезнең Мисырга (татарча Египет Мисыр була) сәяхәткә  барасыгыз киләме? 

III . Яна белем һәм күнекмәләр бирү.


Экрандагы Терәк схемага карап китик эле:

1. Илнең урнашу урыны

2. Борынгы Мисырның табигать шартлары һәм һава торышы

3. Халык шөгыльләре

4. Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

5. Борынгы Мисыр мәдәнияте

1. Илнең урнашу урыны

Укытучы: 

-Укучылар без бүген бөтенләй башка җирләрне өйрәнәбез: борынгы Мисыр дәүләтен һәм андагы тарихи вакыйгаларны. Мисыр ул - әкияти җирләрнең берсе.

- Сезнен алларыгызда  «Маршрут битләре» бар, аларны дәрес барышында тутырып барырыга онытмагыз!

  • Кемнен Мисырга барганы бар?ф

 (кто был в Египте?) бик шәп, менә бит, искиткеч

  • Мисыр кайда урнашкан?

Мисыр Африканың төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан.

(Египет находится в северо – восточной Африке.)        

  1. Борынгы Мисырның табигать шартлары һәм һава торышы
  • Ә анда климат нинди?

Мисырның климаты җылы, яңгырлар сирәк ява, әмма елның күпчелек вакытында эссе һава саклана.

  • Борынгы Мисырның территориясе нинди диңгезләр белән юыла?

(Какими морями омывается территория Д.Е.?)

Кызыл һәм Урта диңгезләр белән.

(Красным и Средиземным морями.)

  • Мисырның иң озын елгасы нинди?

 Нил. Борынгы заманда ул мисырлылар өчен яшәү чыганагы булган.

3.Халык шөгыльләре

Укытучы: Моннан 50 мең ел элек, Нил елгасы үзәнлегендә кешеләр яшәмәгән. Яр буйлары сазлык, климат начар булган. Кешеләр Нилдан көнбатыш якта тамыр җәйгәннәр.

- Алар сазлыкларны киптергәннәр, жир участокларын саздан чистартканнар һәм каналлар казыганнар.

- Җирне эшкәртү ысуллары яхшырган, һәм игенчелек күбрәк уныш бирә башлаган.

Укытучы: 

- Борынгы Мисырда яшәүче кешеләр нәрсә белән шөгыльләнә башлаганнар микән?

Укучылар: (хавайннар асраганнар, ашлыклар утыртканнар,табигать биргэн жилэк-жимешлэрне жыйганнар)

Укытучы:

- хайваннар асрау ничек аталу ул?

- усемлеклэр, жимешлэр устерю?

Укучылар:

- Игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр; каналлар, гыйбадәтханәләр, пирамидалар төзегәннәр.

(Земледелие, скотоводство, строили каналы, храмы, пирамиды.)

Укытучы:

- Әйе, бик дорес. Игенчелек Мисыр халкынын төп эше булып киткән.

 Ә хәзер, укучылар, китапларыгызнын 37 нче битлэрен ачыгыз эле. «Мисыр халкы: фиравеннэн алып гади игенчегэ кадэр» дигэн олешне 1 нче ряд укый,

-  «Игенчелэр хезмэте» дигэн олешне 2 рэд укый,

- «Мисыр кешесендэ кунакта» 3нче ряд укый.

Хэм укыганнарыбыз белэн бер-беребез белэн алмашабыз.

Без сезнең белән борынгы тарихны өйрәнә башлыйбыз гына әле, шуңа курә әйдәгез әле сүзлек белән эшләп алыйк әле.

 Тактада:

Игенчелек- земледелие

терлекчелек- скотоводство

һөнәрчеләр- ремесленники

Фиргәвеннәр-Мисыр патшалары

түрәләр-  чиновники

сугару- орошение

1 нче ряд җавап бирә…

2 нче ряд җавап бирә…

3 нче ряд җавап бирә…

Булдырдыгыз укучылар, бик яхшы, тулы җаваплар!

  • Шуна күрә Борынгы Мисыр халкы елны, игенчелек эшенә бэйлэп, 3 чорга бүлеп йөрткәннәр: ташу вакыты (июль-октябрь), чәчү вакыты (ноябрь-февраль) һәм урак өсте (март-июнь).

Физминутка.

Патша Куска артыннан кабатлыйбыз.

4.Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

Укытучы:

-        Борынгы Мисырда нинди хайваннар яшәгән?

Крокодил, су үгезе, кыргый мәче, үрдәк, каз, маймыл, юлбарыс. (Крокодилы, бегемоты, дикие кошки, утки, гуси, обезьяны, львы)

-        Борынгы Мисырның нинди үсемлекләрен беләсең?

Хөрмә пальмасы, акация һәм папирус.

(Финиковые пальмы, акации и папирус.)

5. Борынгы Мисыр мәдәнияте

- Папирус дип эйтуегез бик мохим булды

- Экранга карагыз эле? Нэрсэ бу?

-иероглифлар

-эйе. Сез аларнын анлатмасын анлый аласызмы?

Укытучы:

Без сезнен белэн белэбез Мисырда бүгенге көнгә кадәр гыйбадәтханәлэр,  һәйкәлләр, хөкемдарлар һәм аллаларның сыннары калкып тора. Барлык истәлекләр дә иероглифлар белән чуарланып беткэн, төрле рәсемнәр белән бизәлгән.

- Чыннанда, бик авыр. Менэ мэсэлэн берничэ хэзерге сузлэр борынгы Мисыр телендэ шушылай язылыр иде.  Слушать – тынларга, Совет-кинэш, дом- ой, красиый-матур

Укытучы:

-Ни сэбэпле папирус төргәкләре кыйммәтле табылдыклар дип исәпләнә?

Мисырда яңгырлар яумый диярлек, шуңа күрә коры комда папируслар бик яхшы сакланганнар. Менэ шушы папируслардан алынган мәгълуматлар буенча без фиргәвеннәр, пирамидалар турында беләбез.

Укытучы:

Фиргәвеннәр-Мисыр патшалары. Фиргәвеннәрнең мәһабәт таш төрбәләре- пирамидалар - борынгы Мисырның иң мәшһүр һәйкәлләре булып торалар.

    Иң борынгы пирамида б.э.к. 2600 еллар элек тирәсендә төзелгән. Аның биеклеге 150 метр. Аны төзегәндә һәрберсенең авырлыгы ике тонна ярым булган 2 миллион 300 мең таш блок файдаланылган. Блоклар шулкадәр тыгыз итеп өелгән,хәттә араларына инә дә сыярлык түгел.

    - Ничек борынгы Мисыр кешелэре шундый авыр таш блокларны зур биеклеккэ кутэргэннэр? Ничек уйлыйсыз?

- Эйе, дорес. Эфэрин.

IV. Ныгыту

1. Презентация ярдәмендә материал ныгытыла.

2. Сорауларга җаваплар:

1)  Кырларны сугару өчен нәрсә казыганнар? (канал)

2) Кешеләр хезмәт коралларын иң беренче нинди металдан ясаганнар? (бакыр, медь) 

3) Нил үзәнлегендә үсүче озын камыш? (папирус)

4) Мисыр җирләреннэн дөньяның нинди иң зур елгасы ага? ( Нил)

V. Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау.

- Укучылар, без дәресебезнең ахырына якынлашабыз. Эйдэгез эле бугенге эшебезгэ нэтиҗэлэр ясыйк. Сезнең алларыгызда кәгаз телефоннар ята, аларда сорауларга җавап языгыз.

2. Билгеләр кую.

3. Өй эше бирү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ватаныбыз борынгы заманнарда

6 класс өчен белемнәрен тикшерү...

Реферат на тему "Борынгы әдәбиятта әхлак һәм матурлык"

Реферат на тему "Борынгы әдәбиятта әхлак һәм матурлык"....

Дәрес эшкәртмәсе "Борынгы Рим империясе күршеләре"

5 нче сыйныфта "Борынгы заман тарихы" буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәрес электрон презентация, төркемнәрдә эшләү өчен биремнәр кулланып алып барыла....

9 нчы сыйныф. Борынгы әдәбият. ТЕСТ.

9 нчы сыйныф.  Борынгы әдәбият. ТЕСТ....

Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты буенча сораулар

9 нчы класс укучылары өчен зачет дәрестә кулланырга сораулар тәкъдим ителә....

Авылым халкының бик борынгы милли ашлары.

Авылыбыз Исергәп бик борынгы авыллардан санала. Шуңа күрә дә аның халкы тирә юньдә кул осталары, төрле ризыклар пешерү, тегү-чигү, итек басу, бурачылары белән дан тоткан. Борынгы заманнарда ук авылның...

Борынгы Казан

Борынгы Казан күренешләре...