Наш край в древности
статья по истории (9 класс)
Предварительный просмотр:
Давлетшина Г.Н., учитель истории Алпаровской СОШ
История села Камкино
Борынгы тарихы. Беренче торулыклар.
Кече Чирмешән суы ярына матур-матур авыллар тезелешеп утырган. Ул авылларның һәрберсе үзенә генә хас үзенчәлеккә ия. Авыллар арасында Иске Камка авылы үзенең бай табигате белән аерылып тора. Иске Камка тигез җиргә урнашкан.
Авылны беренче нигезләүчеләр урынның матурын, су буен сайлаганнар. Бу төбәктәге Чирмешән суы татар халкының риваятьләрендә, җырларында еш искә алына. Чирмешән суы-буеннан –буена тарихи җирлек. Аның яры буйларындагы авылларда Кала сүзе белән бәйләнешле атамалар күп очрый. Иске Камка авылы утырган җирдә дә, Кала тавы, Кала сазы исемен алган берәмлекләр бар . Димәк, бу урында элеккеге чорларда кала төзелгән булган. Иске Камка авылы янында борынгы Болгар чорына караган шәһәр хәрабәсе билгеләнгән.*
Шул тирәләрдә тагын борынгы Болгар чорына һәм бераз соңрак вакытларга мөнәсәбәтле шәһәр һәм авыл хәрабәләре булуы да әйтелә. 1927 елда авыл янындагы кала урынында казу эшләре алып барганда, эре-эре сөякләр чыккан. Бу урынга килеп авыл аксакаллары дога укыйлар. Әлеге җирләр һичшиксез безнең Болгар бабаларыбыз белән бәйләнешле. Менә нинди тарихи җирлеккә салынган Иске Камка авылы. Һәрбер кешегә үзенең туган ягы, туган йорты бик якын.Үзенең төбәген яраткан һәрбер кеше үз туган җиренең үткәне белән кызыксынырга, аның тарихын белергә тиеш. Иске Камка авылында яшәгән Мирза Абдулла ага Дәүләтшин, Зиннәт ага Хисамовларның сөйләгәннәренә нигезләнеп бу авылның оешу тарихы элекке Алатыр өязенең Пьяна елгасы буенда урнашкан Камка авылы белән бәйләнешле. (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе Сергач районындагы Камка авылы.)Түбән Новгород өлкәсендәге Камка авылының кайбер нәселләре йомышлы татарлар сыйфатында Кама аръягындагы ныгытмаларны саклау өчен патша Иван Грозный тарафыннан шушында китереп утыртылганнар.
*Равил Фәхретдинов. Археологик һәйкәлләр .
Камка авылы Пьяна елгасы буена урнашкан. Мондый атамалы авыллар , Сергач районындагыдан башка, тагы ике төбәктә очрый. Беренчесе Сатис елгасы буендагы мордва авылы Комкино. Икенчесе Кече Чирмешән елгасы буенда урнашкан Иске һәм Яңа Камка исемле мишәр авыллары (Татарстан Республикасының Әлки районында). Бу өч төбәктә урнашкан авыллар үзара бәйле.
Аларның беренчесе, Пьяна төбәгендәге безнең Камка булырга тиеш. Икенче итеп бу атама Сатис елгасы буендагы мордва авылына туры килә.(16 гасырның икенче яртысында) Ә 17 гасырның ахырында Камка атамалы мишәр авыллары Чирмешән елгасы буенда барлыкка килгән. Авыл халкы арасында яшәп килгән риваятьләр буенча атаманы тагучы Камка әби. Урнашасы җирне күргәч, бу әби сокланып:”Менә ул Камка!”- дигән имеш.
“Камка ” –көнчыгыш халыклары арасында киң кулланыла торган нәфис, бизәкле ефәк тукыма. Бизәкләрдә яфраклар, үсемлекләр сурәтләнә торган булган. Ул ефәкне болгарлар киң таратканнар.
Рәсми документларда *шул атамалы авыл беренче мәртәбә 1611 елда телгә алына. Камка татарлары Богдан Розбахтин, һәм Клаш Мамкеев Пожар һәм Шобиле татарлары белән беррәттән Чуфаровада җир бүлүдә катнашалар . Авылның кайчан барлыкка килүе турында рәсми мәгълүматлар юк, әмма фикер йөртү өчен фактлар аз түгел. Беренче факт- камка атамасы. Бу сүзне атама итүчеләр Булгар кешеләре булырга тиеш (Булгар-милләт кенә түгел, ул дәүләт, анда төрле милләт кешеләре булган). Чөнки “камка” атамасы яшәеш өчен җайлы урын табу максаты турында да сөйли.
Мишәрләрнең бер өлеше борынгы Булгар, Биляр, Бүлемер шәһәрләре тирәсеннән килгәнлекләре турында түбәндәге тарихи фактлар сөйли: 17 гасырның ахырында Чирмешән елгасы буйларына мишәрләр барып утыралар. Шулар арасында Камка татарлары да була. Урнашырга ризалык сорап язган мөрәҗәгатьләрендә бу мишәрләр ”без үзебезнең борынгы җирләребезгә кайтырга телибез, анда безнең изге кешеләребезнең каберләре” – дип язалар.
*Арзамасские поместные акты. документлар җыентыгы.)
Изге кешеләрдән беренче булып Вәли Хуҗаны күрсәтәләр. Бу исем Камка кешеләренә таныш- ул исем бик кадерле балаларга кушыла торган булган. Вәли хуҗа исемле кеше билгеле, сугышка кадәр үлгән. Димәк, Вәли Хуҗа исеме халык хәтерендә сакланып килгән. Моны да дәлил итеп санап була. Шунысы да гаҗәп, әле хәзер дә Камка әби-бабайлары үзләренең догаларында Биләр шәһәрен Аксак Тимердән саклаганда һәлак булган кырык кызны искә алалар. Монысы да камкалыларның тарихы Булгар җирендә башланганын дәлилли дип уйлыйм.
Ә Чирмешән буена күчеп утырган Камка кешеләре авылларын Камка дип атаганнар. Аңардан аерылып чыкканнары Яңа Камка дип исемләгәннәр.
Чирмешән камкалылары хәзер дә борынгы бабаларының Пьяна буеннан килеп утырулары турындагы риваятьләрне хәтерлиләр икән, бабалар кайчандыр борынгы илләренә килеп тә караганнар, кунак та булганнар.*Бу икенче дәлил.
Өченче дәлил-риваятьләр. Риваятьләр буенча беренче итеп әби җитәкчелегендә өч кеше килеп урнаша. Ирләр балта осталары булалар. Урнашкач ук йортлар салырга керешәләр. Күчеп утыру Казан ханлыгы, бәлки элегрәк чорда булуы мөмкин. Бу мәҗбүри күчү була.
Мондый җәнҗаллар монголлар яу белән килгәч, Аксак Тимер “мөселманнар тәртип бозган өчен” дип Булгар шәһәрләрен тар-мар китергәндә, Алтын Урдада ызгышлар вакытында була. Бу җәнҗаллар качыш дулкыннары тудыра. Шуларның берсе татарларны Камкага китерә.
Явыз Иван Казанны яулаганда Камканың язмышы турында кайбер фактлар сөйлиләр. Походны әзерләгәндә һәм аның барышында Ока белән Соры елгалары арасында татарлар катнашында күпләгән канлы бәрелешләр була. Күп татарлар илләрен, җирләрен ташлап качалар, Идел буйларына һәм башка якларга сибеләләр, казаклар тормышы белән яшиләр.
Камка татарлары рус дәүләтенең тылына, тынычрак урыннарына күчереләләр һәм ничәдер дистә еллар мордва авылында яшәргә мәҗбүр булалар. Шул чакта Камка исеме тагып калдырыла . Бу 1585 ел документларында чагылган.
*Фирдәүс Гарипова, “Мирас” журналы, 1992 ел, №9
Иске Камка авылында берничә нәсел кешеләре яши.
Беренчесе- Нәмай нәселе. Аны дәвам итүчеләрнең берсе Абдул абый.
Икенче нәсел- Урманчеевлар нәселе. Шулай ук зур нәсел.
Өченче нәсел –Тукай нәселе. Сергач Камкасыннан авылга бу өченче нәселдән беренче килеп утырган кеше Тукай исемле булган. Авыл халкы аны Тукай бабай дип искә ала. Мирза Абдулла абый Дәүләтшин да Тукай нәселеннән. Аның нәсел шәҗәрәсе: Тукай - аның улы Туктый-Ибраһим- Нигъмәтулла- Мөхәммәтша- Галим- Хәйдәр-Дәүләтша- Мирза- Абдулла- Җәүдәт. Бу нәсел бик зур. Шушы династиянең дәвамчылары арасында Әлки муниципаль районы башлыгы Фердинант Мидхәт улы Дәүләтшин. Ул Әлки районы Республикада алдынгы булсын өчен бөтен көчен һәм энергиясен куя, үз эшен яратып башкара, туган халкына тугрылыклы хезмәт итә. Без аның Иске Камка авылыннан чыгуы белән горурланабыз. Шәҗәрә чынбарлыгындагы исемнәр авылның 17 гасырда нигезләнүен күрсәтә. Рәсми документларда Иске Камка авылына 1611 елда нигез салына.*
1603 елда Камкалылар үзләренең борынгы илләренә кайталар. Кайтучыларның саны 25 кеше. Алардан 19 кеше җирле Камкалылар. Аларга кайтырга Чикей Евгильдеев(чыгышы билгесез) ярдәм итә. Шуңа күрә авылга икенче исем бирелә- Камка _Чикей авылы. Озак вакыт авыл ике атама белән исемләнә.
Богдан Розбахтинның атасы Розбахта һәм аның туганы Сюендек Телевдевлар, мордвин Конес Камкин күрше авылларда җир бүлгәндә катнашалар. Ә Камка татары Моисей Муромцев Муромда яшәгән була. Ул да Камкага кайта. Аңа биләмәгә җирләр һәм крестьяннар Погорелка авылында бирелә.
Авыл берничә өлештән тора: Урталык, Бакалдый, Яңа авыл, Тау асты, Ындыр арты . Яңа авылда 17 гасырда күчеп утырган Мангыш татарлары яши. Соңыннан Яңа авыл Камкага тулысынча кушыла, бер авыл булып яши башлыйлар.
*А.М.Орлов истәлекләре, газета “Әлки хәбәрләре”
Мәгариф тарихы
Бу төбәктә мәгариф һәм мәдәният халыкның көндәлек яшәешендә һәр чорда лаеклы урында торды. Авыл мәктәбенең Шамил әфәнде Фазлыев, Мөсфия апа Фазлыева кебек халык хәтеренә уелып калган укытучылары шактый. Соңгы чор педагогларыннан Айсылу Илалова, Әлфия Мәҗитова, Мөстәкыйм Халиуллин , Абдулхаким Садыйков, кебек фидакарь хезмәт куйган укытучыларның исемнәре мәктәп тарихына язылып кала. Беренче мәктәп бинасы 1926-27 нче елларда төзелә. Иске Камка ул елларда Спас кантонына караган. Спас кантоныннан килгән прораб җитәкчелек иткән. 300 дән артык хуҗалыгы булган авылда һәр атлы хуҗалыкка Әхмәт урманыннан нарат китерергә бурыч йөкләтелгән. Ни өчен Камкада салынган? Икмәк тапшыру буенча йөкләмәне арттырып үтәгән өчен мәктәп салырга билгеләнгән.
Садыков Абдулхаким Фасыхович 1955-1981 елларда Иске камка мәктәбе директоры булып эшләде.
Яруллина Айсылу Сәмигулла кызы
1929 елның май аенда Сәмигулла һәм Мәсәния гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә 8 бала. Әтиләре сугышка китә. Башлангыч белемне Камка мәктәбендә алгач Алпарга китә. 11-12 яшьлек кыз 4 ел Алпардан Камкага почта алып кайта. 1948 елда “Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт иткән өчен” медале белән бүләкләнә. 1948-49 уку елында башлангыч сыйныф укытучысы итеп билгеләнә. Куйбышев педагогия училищесын тәмамлый. 1978-79 елларга кадәр башлангыч сыйныфларда белем биреп лаеклы ялга чыга.
Айсылу Сәмигулла кызының хезмәтләре хөкүмәтебез тарафыннан да югары бәяләнә. 1981 елда Хезмәт ветераны, мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Икътисади үсеш.
Иске Камка җирле үзидарә составына Карамал һәм Яңа Камка , Рус Суксуы авыллары керә. Яңа Камкада 6 хуҗалык, Карамалыда 35 хуҗалык, кызганыч Рус Суксуында бер хуҗалык та калмады.
Иске Камка авылында 86 хуҗалык бар. Авылда 210 кеше яши.
1999 елда авылга газ килде,бюджетта торучы оешмаларның биналарга , һәрбер өйгә газ кергән. Шушы рәхәтне авылга җиткерүдә Фәргать Әкбәров тырышлыгын кызганмады.
Иске Камка авылы озак еллар буена “Энергетик”, “Мир” совхозларының бүлекчәсе булып кына яшәде.1991 елның февралендә авылда мөстәкыйль хуҗалык оештырылды. 2004 елда Иске Камка “Кызыл Шәрык” карамагына күчте.
Әлки районы шәһәрләрдән, тимер юллардан шактый еракта урнашкан булуы сәбәпле, социаль үсеш шартлары ягыннан республикада иң кыен төбәкләрнең берсе. Шулай да игенчелек һәм терлекчелек продукциясе җитештерү буенча әлкилеләр йөзләренә кызыллык китерерлек итеп эшләмиләр. Төзелеш комын, юлга җәяр известьташны йөзләгән километрдан ташырга мәҗбүр булган районда мәктәпләр, башка социаль объектлар , юллар салу шактый кызу темплар белән бара. “Алексеевск дорстрой ” ның тырыш хезмәт нәтиҗәсе булып Иске Камка авылына да 2008 елда асфальт юл җәелде. Әлбәттә , гомер буе юлсызлыктан интеккән авыл халкы моңа бик шатланды.
Иске Камкада Совет власте урнашу.
1917 елга кадәр, ягъни авылда Совет власте урнаштырылу көннәренә чаклы Камкада Гайнетдин Камалов староста була. Иске Камкада 1917 нче елның октябрендә совет власте урнаша. Авылда совет властен яклап чыгучылар фронттан кайткан солдатлар: Губайдуллин Хабибулла, Фасахов Мисбах, Рәхимкулов Исмәгыйль, Салахов Нуретдин, Галиулла, Вәлиулла булганнар. Алар авылда ярлылар комитеты оештырып кулакларга каршы авыл ярлыларын оештырган, яшь совет республикасын икмәк һәм башкалар белән тәэмин итү өстендә эш итәләр. Эрерәк кулакларның кайбер милекләрен авыл ярлыларына бүлеп бирәләр.
1918 нче елның җәендә Иске Камкадан Алпарга акгвардияче чехларның кавалерия часте үтә. Шул көнне кулаклар Рәхимкулов Исмәгыйльне тотып кыйныйлар. Спаска илтеп ак чехларга тоттыралар, алар аны атып үтерә. Гобәйдуллин Хабибулла үзе теләп гражданнар сугышына китә һәм сугышта үлә. Ак чехларның мобилизациясенә эләкмәс өчен авыл яшьләре урманнарга качалар. Соңрак Вәлиулла дигән кеше ярлылар комитеты белән җитәкчелек итә. Кулакларның икмәкләрен реквизициялиләр, дәүләткә озаталар.
Авылда колхоз төзелү.
1928-29 еллар тирәсендә авылга Илалов Нурулла кайта. (Армиядә хезмәт срогын тутырып кайткан булса кирәк) Ул партия члены була. Башта авыл председателе булып эшли.1929 елда Илалов Нурулла җитәкчелегендә Иске Камка кырының көньягында, Әнҗерә кыры чигендәге шомыртлык дигән урынга күчеп утырган 30 лап хуҗалыктан колхоз оеша.
Мәктәп залындагы беренче җыелышта озак бәхәсләшкәннән соң үзәктән килгән агроном киңәше буенча колхозны “Нептун” дип атарга карар чыгарыла. Язга чыккач шул 30 хуҗалык, күмәк булып язгы чәчүне чәчә.
Бу күмәк хуҗалыкка язылган кешеләр үзләренең йорт җирләрен күчерергә тиешләр иде, төрле сәбәпләр аркасында берничә хуҗалык күчә алмады, җәен барып эшләделәр.
Коллективлаштыру эшендәЗаһит Закиров, Нурулла Илалов,Заһит Әкбәров, Хасият Җиһаншин, Мәсрүрә Әкбәрова, Әсхәт Җиһаншин һәм алдынгы карашлы укытучы Шамил Фазлыев зур активлык , фидакарьлек белән шөгыльләнәләр.
1930 нчы елның кышында Иске Камкада калган ярлы һәм урта хәлле крестьяннар тоташ күмәкләшеп үзләренә бер колхоз булып оештылар. 1930 елның кышында мәктәпкә җир эшләре комиссариатыннан вәкил килеп “Бу зур авылларны вак поселокларга бүлү Столыпинның җир реформасын кабатлау” дип исәпләнә диде.
Хәзер партия һәм хөкүмәт андый юл куймый. Сезнең “Нептунны” авылыгызда зур колхозга кушарга килдем”- диде. Акт яздырылды һәм шуңа бездән кул куйдырды. “Нептунның” орлык һәм башка милекләрен кире авылга ташытты.
Столыпинның “Уңышлардан баш әйләнү” дигән мәкаләсеннән соң Иске Камкадагы колхоздан күмәк формада колхоздан чыгу башланды. Язга кадәр колхозда 12 хуҗалык калды. Башлычыа алар “Нептунлылар” иде. Кулаклар янавы астында язгы чәчүне чәчтек. Зур булмаган күләмдә көзге чәчүне чәчеп калдырдык. Аннан соң колхозга яңадан керү башланды. Колхозга килүчеләр саны 35 кә җитте.
Туган як табигате
Риваятьләргә караганда кайчандыр Камка өч өлешкә бүленгән, ягъни аңардан Карамал һәм Мәүләшә аерылып чыккан. Камка үзе искечә калып, шул көннәрдән аның атамасына Иске сүзе дә кушылып киткән.
Авылның уң як читеннән, болыннар буйлап Кече Чирмешән елгасы ага. Ул авыл халкының горурлыгы, мактанычы. Камканың тирә-юне, нигездә, тигезлекләрдән, табигый болынлыклардан тора. Халык телендә аларның Мулла чалуы, Пыжмара, Кое чирәме, Прагон, Мәүләшә болыны, Әнҗерә сазы, әрәмәлек һәм башка исемнәре бар.
Тирә-яктагы күлләрнең атамалары Кара күл, Кыңгыр күл, Аккош күле, Сомала күле, Сафа күле, Мүк сазы күле, Үле Чирмешән, Ермак елгасы, Салкын чишмә суы бар. Күлләрнең барлыкка килүе турында авыл халкы сөйләгәннәргә нигезләнеп әйтә алабыз. Күлләр , коелар, чишмәләр, елгалар халыкның яшәү чыганагы булып торалар. Император 2 указы нигезендә авыл хуҗалыгындагы иген культурасы үстерүдә файдалану өчен 1911 елда казыла күлләр.
Үле Чирмешән күле Чирмешән елгасының ерганакларында су җыелып калу сәбәпле барлыкка килгән. Чирмешән яры казылып бу күллектән ераклашкан, тирәсендә агачлар һәм камышлар үскән. Бу күлгә кыр үрдәкләре, аккошлар килә торган булган.Болынлыкта булган колхоз көтүләре өчен суы файдаланылган. Бүгенге көндә дә күл мул сулы булып саклана, балыклар үрчетә.
Авыл тирәсендәге атамалар кызыксындырып торалар: Төпсез күл, Манцал, Винокур, Студенец, Аю куагы, Миләш иле куагы, Немец базар асты, Кыркеләү, Иске Пьяна һ.б. Аларның нигезендә нинди тарихи күренешләр, вакыйгалар ята икән?*
*А.М.Орлов, истәлекләреннән.
Чирмешән елгасы икътисади җирлек.
Кече Чирмешән Чистай районы Покровка авылыннан башлана. Ике кушылдыктан тора: Кече Чирмешән, Зур Чирмешән. 5000 еллар элек Чирмешән елгасы ярында фин – угор халыклары яшәгән. Алар төп җирле халык булган. Аларны “чирмеш”ләр дип атаганнар. Тарих фәннәре кандидаты Гумер Саттаров китабыннан күренгәнчә ,чирмеш сүзеннән Чирмешән елгасы атамасы килеп чыккан. Чирмешән елгасы буйлары кара, уңдырышлы туфраклы булган , шуңа да бу якларга күп халык агылган. Монгол татар явы вакытында монда яшәүче халык Кама елгасының уң ярына күченгән Чирмешән елгасы үзәнлеге 300 еллар бушап торган.*
17 гасырда Кама аръягында ныгытмалар төзелә башлый. Ныгытмалар төзелешенә, башка хәрби максатларда руслар, мишәр татарлары, чувашлар күчерелә.*
Чирмешән елгасы ярына кабат авыллар төзелә, урманнар киселә, сазлыклар киптерелә, игенчелек, терлекчелек , балык тоту белән шөгыльләнә башлыйлар. Чирмешән елгасы берничә урыннан буыла, су тегермәннәре эшләп торган. Яз көне суы ярларыннан чыккач болыннарга су җәелгән, бик куе печән үскән, күлләр су белән тулып калган, балык үрчегән. Ә хәзер Чирмешән елгасы яры буендагы болыннарда чирәм дә үсми, җирләр ярыла, кибә. Плотиналар җимерелү, буалар булмау болар барысы да мул сулы Чирмешән елгасының суы кимүгә сәбәпче була.
Хәзерге заманда Чирмешән елгасын мул сулы итү өчен берничә җирдә буарга кирәк. Бу сулыкларны сакларга ярдәм итәчәк.
* Устюжанин. История Татарии
*Степан Мельников. Юридические и исторические акты,1860г.
Архитектура
Казаннан килгән җөмһүриятебезнең баш мөхтәсибе хәзрәт Габдулла Саматов яңа мәчет ачылу тантанасында катнашты. Авыл совете председателе Әсхат Вахитов , совхоз директоры Кадир Зиннәтуллин мәчет төзелешен башлап йөреп 29 көн дигәндә бина калкып чыгуга ирештеләр. Мулла Мостафа ага Галәветдинов. Бүген дә мәчет эшләп килә, азан әйтелә, намаз укыла.
Авылыбызның мәчеткә йөрүче олы агайлары: мулла Гарипов Нәбиулла ага, Галиуллин Шәрәфетдин, Зәйнуллин Нәсибулла , Хабибуллин Нургали, Ахметзянов Ильмир, Ахметзянов Әдһәм абыйлар.
Сомала күле Бу күл буенда сомала чыгарылган булса кирәк. Балыкчылар көймәләрен шушы сомала белән сылаганнар. Көймәнең агачы да нык сакланган, су да кермәгән. Җепләрне ныгыту өчен сомала ышкыганнар.
Габдри күле. Урманнан олау белән утын төяп кайтканда олавы авып китә, үзе шушы олау астында калып үлә. Аның истәлегенә күл Габдри күле дип аталган.
Яким күле Алпар һәм Камка авылы арасында балыкчылар тарафыннан казылган күл. Тирән, күп балыклы булуы белән аерылып торган. Балыкларын тоту өчен Чирмешән елгасына ерып төшерелгән.
Карамалы авылы һәм камка арасында Кара күл казылган. Бик тирән һәм караңгы, куркыныч булып торган. Хәзерге вакытта да ул күл бер үзгәрешсез саклана. Авыл эчендә ике күл бар. Таулардан агып төшкән су җыелу өчен казылган.
Кала тавы астында саз бар. 1911 елда киптерелә, суы канал казып Үле Чирмешәнгә агызыла.. Бик матур печәнлек болынына әйләнә. Авыл халкы үз хуҗалыкларындагы малларны туендыру өчен печән чабу урыны итеп файдаланганнар..ю 1980 еллардан соң казылган канал күмелә. Шуның нәштиҗәсендә болынлык кабат сазлыкка әверелә. Хәзерге вакытта да куе кара камыш белән капланган сазлык бар.
Коелар да яшәү чыганагы.
Низамов Әмир абыйлар янындагы коеның суы тәмле булган. Аны бүген дә файдалап торалар., чистартылып тора.
Соңрак Салах абзый колесы казылган. Хәзер ул күмелгән инде.
Тирмән урамында кое казылган булган.. 1997 елның октябрь аенда урам халкы коены чистартып кабат чишмәсен ачтылар. Шәйхутдинов Фоат, Әсхать абыйлар беренчеләрдән тотынучылар.
Иске Камкада коллективлаштыру, аңа якын булган башка авылларга караганда, бик әкрен, зур кыенлыклар белән барды. Күп сандагы гаиләләр производствога (шәһәргә) китеп урнаштылар. Кайберләре байтак кына читтә йөреп кайтып, колхозга атсыз һәм инвентарьсез килеп керделәр. Колхозда эшче көчләр җитешмәве сизелә иде.
Коллективлаштыру чорындагы активлар:
Закиров Заһит, Илалов Нурулла, Әкбиров Заһит, Зиганшин Хасият, Зиганшин Хәсән, Әкбирова Мәсрүрә, һ.б.Алар ук беренче колхозчылар була. Бу чорда укытучы Фазлыев Шамил зур роль уйный, ул колхоз члены да була. Колхозныж ревкомиссия члены, аныж председателе, умартачылык , яшелчәлек мөдире була. Бу вазыйфаларын ул бер үк вакытта үти алган, ул вакытта хезмәттә барда тигез булган. Соңрак колхоз өч бригададан торган. Бригадирлар: Зәиганшин Әхсән, Касыйм тагын өченче кеше була. Колхозның техникасы: эрнейка, лабофейка,ат молотилкасы,веялка, чәчкеч, ат плуглары төп хезмәт кораллары булып саналган.
Күпчелек авыл хуҗалыгы эшләре кул белән башкарылган., уңыш түбән, гектардан 40 пот чамасы.
Колхозда удар хезмәт нәтиҗәләренә ирешүче алдынгылар өчен оекбаш, брезент перчатка, сабын һ.б. вак төяк бүләккә бирелгән.
Иске Камкадан ”Нептун ” колхозыннан беренче колхозчы ударниклар съездына 2 иптәш барган: 1) Закиров Заһит-партия члены,2) Сафиуллин Зайдулла – ат караучы булган. Озак еллар колхоз агротехнигы булып эшләгән Давлетшин Абдулла Мәскәүгә Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә барган.
Колхозның беренче механизатор кадрлары: Әкбәров Заһит, Зиганшин Хасият, Галяутдинов Мостафа, Илалов Нурулла; механик – Вәлиев Мәсәлим, Яруллин Галимулла һ.б. була.
Иске Камкадан 1941-45 Советлар Союзының Бөек Ватан сугышына кадәр, сайлана торган югары органнарга сайланучыны хәтерләмиләр. Яңа Камкадан 30 елларда Сәйрулла дигән кеше Татарстан Үзәк Башкарма комитеты члены булып сайланган булуының Иске Камка картлары сөйләде.
Чирмешән елгасын буып 5 ел буена ГЭС төзелгән, биш ел буе эшләгән. Электриклар Вахитов, Гарипов Хабуш, Вәлиев Мәсәлим трактор моторы ярдәмендә электр станциясен эшләттеләр. Вәлив Замир һәм Әкбәров Әсхат авылга электр чыбыгы сузучылар. Авыл советы председателе Төхвәтуллин Зәки Яңа Камканыкы.
1957 елда совхоз оешкан, мәчетләр сүтелеп утынга, терлекчелек биналарын төзүгә тотылган.
Гражданнар сугышы чоры.
1918 ел. Корал тотарга сәләтле булган һәр кеше яшь Совет Республикасын интервентлардан саклау өчен көрәшкә күтәрелә. Кызылгвардиячеләрнең яңа отрядлары оеша. Шуларның берсе сафында Абдулла Дәүләтшин да бар Ул Колчак, Деникин,Врангель бандаларына каршы көрәштә катнаша. Ул 1920 елда каты яралана. Һәм госпитальгә эләгә. 3 айдан соң аннан чыкса да аны фронтка җибәрмиләр, тылга эшкә озаталар.
Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы еллары. Абдулла яңадан фронтта. Батырлыклары өчен ул “Кызыл Йолдыз” ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соңгы тыныч хезмәтендә ул ферма мөдире, агротехник. Озак еллар колхоз агротехнигы булып эшләгән Давлетшин Абдулла Мәскәүгә Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә барган.
Авылымны данлар кешеләр
СССР хөкүмәтенең иң олы бүләге Ленин ордены белән бүләкләнгән механизатор Шәйхетдинов Исламетдин Шәйхетдин улы.
Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы, Россия Федерациясенең спорт мастеры Әнвәр Фәйзрахман улы Галимов.
Авылымны данлар кешеләр.
Әһлиуллиннар нәселе. Талибулла Әһлиуллин “Камка” совхозы директоры, Җирле үзидарә советы рәисе булып хезмәт итте. Районның танылган финансисты Гамил Әһлиуллин, Рамил Әһлиуллин фермер буларак үзен танытты.
Шәйхетдиновлар нәселенең бүгенге вәкилләре дә фидакарь хезмәт белән мактауга лаек булып яшиләр. Вахитовлар гаиләсендә авылга дан өстәрлек шәхесләр үсте.Әсхәт Вахитов гомер буе үз хезмәтен авылына куйган кеше. Авылда күп кенә башлангычлар аның җитәкчелегендә була. 1984-95 елларда җирле үзидарә советы рәисе булып эшли. Хәмәтвәлиевлар гаиләсе талантлы, фидакарь җир кешеләре. Рәүф Хәмәтвәлиев атаклы комбайнчы,”Хезмәт Кызыл байрагы”, “Почет билгесе” орденнары кавалеры., Марат Вәлиев агроном иде . Кыска гына гомерләре эчендә дә туган авыл күңелендә якты хатирә калдырдылар. Низамовлар гаиләсеннән Рәүф Низамов “Татарстанның иң яхшы кукуруз үстерүчесе” исеменә лаек булган шәхес. Фәсаховлар гаиләсеннән Фахирә апа Бөек Ватан сугышы елларында ир-егет механизаторлар фронтка киткәч, трактор рычаглары артына утырган ханым. Яруллиннар авылның иң көчле кешеләре. Бу нәселнең улы Талибулла күп тапкырлар авыл һәм район сабан туйларында көрәш батыры булып данланды. Вәлиевлар нәселенең профессиональ электригы Замир Вәлиев. Аның көндәлек тырышлыгы нәтиҗәсендәһә өйдә, фермаларда, мастерскойларда һәрчак яктылык балкыды., Ни кызганыч якты дөньядан вакытсыз китеп барды. Улы Дамир “Кызыл Шәрык”та хезмәт итә.
Әхмәтҗановлар нәселенеңталантлы улы Фәргать Әхмәтҗанов. Инде шактый еллардан бирле”Мир ” авыл хуҗалыгы предприятиесенә җитәкчелек итә . Әкбәровлар нәселе- авылда осталыгы, булдыклылыгы белән танылган шәхесләр. Әсхәт Әкбәров танылган электрик иде. Улы ФәргатьӘкбәров җирле үзидарә советы рәисе вазифаларын башкара. Галимовлар гаиләсеннән Фәйзрахман абый Камкадагы «Нептун » колхозында җитәкчелек иткән, Фәүзелниса апа оста тракторист . Галиуллиннар гаиләсе Шәрәф Гаяз улы Галиуллин башкарган вазифалар аның теләсә нинди эшкә сәләтле икәнлегенә дәлил. Улы Роберт Галиуллин авылда ихтирамга лаек иң кирәкле һөнәр иясе токарь вазифасын башкара. Мортазиннар гаиләсе. Уңган нәсел. Районның иң оста бозау караучысы исеменә лаек Фәргат Мортазин шундыйлардан.Гарипов лар нәселеннән Нәбиулла ага авылның мәчетендә имамлык итә. Улы Рәшит Гарипов районда иң тырыш стомотологларның берсе. Гибадуллиннар нәселеннән Әсхәт абый 1988 елдан Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, унберенче бишьеллыгы ударнигы.
Бөек Ватан сугышы чоры
Кешелек XX1 гасыр бусагасында. XX гасыр әкрен-әкрен генә тарихка кереп бара. Һәм үзе белән әлеге гасырның иң олы фаҗигасе, котычкыч афәтан - Бөек Ватан сугышын да алып китә.
Сугыш беткәнгә 67 ел гомер үтсә дә, аның яралары бүген дә сыкрый әле.Сугыш үзенең тирән эзен салып калдырмаган берәр гаилә бармы икән?! Дистә миллион корбаннар бәрабәренә яулана. Бөек Җиңүне юкка гына мени “күз яшьле бәйрәм” димиләр. Җиңү көне бездән ераклаша барган саен, аның кадере арта. Ә бу афәтне үз күзләре күргән, бөек җиңүгә өлешен керткәннәрнең сафы елдан ел сирәгәя бара.Ә хәтер-мәңгелек! Киләсе гасыр сугышлардан, кан коюдан азат гасыр булсын иде.Тынычлыкның кадерен белсәк иде. Белсәк иде...
Иске Камкадан Бөек Ватан сугышы фронтларына 150 кеше китә. Шулардан 90 авылдашыбыз һәлак була, 30 дан артыгы авыр яралардан, инвалид булып кайта. Исән калган авылдашлардан 5 кеше “Кызыл Йолдыз орденына”, 5 кеше “Батырлык өчен”, 5 кеше “Сугышчан хезмәтләре өчен” медальләре белән бүләкләнде. Иске Камкадан мобилизацияләнеп , яу кырларында зур батырлыклар күрсәткән авылдашлар аз түгел. Шулардан Мәсәлим Хәмәтвәлиев, Шәфигулла Зәйнуллин, Һидиятулла Гыйниятуллин. Бөек Ватан сугышында һәлакбулган авылдашлар истәлегенә авыл түрендә обелиск торгызылган, туганннарын сугыш кырларында югалткан авылдашлар өчен хәтер китабы да булдырылды. Обелискны яңарту буенча эш башладык.
Сугыш афәтен үз күзләре белән күргән , Бөек Җиңүгә өлешен керткәннәрнең сафы елдан-ел сирәгәя бара. Ә хәтер – мәңгелек!
Дүрт ел, ягъни 1418 көн барган сугыш күпме гаиләгә кайгы -хәсрәт алып килде. Чәчәк кебек япь-яшь хатыннарны гомерлек тол, балаларны ятим итте. Шул сугыш аркасында “әти” дигән сүзне әйтә алмыйча күпме балалар авырлык күреп, күз яше түгеп үстеләр. Безнең авылдан гына да сугышта күпме кешенең гомере өзелде.
Галиуллин Шәрәфетдин ага һәм Рабига апа
1943 нче елның 7 нче ноябрендә авылдан чыгып китә. Авылдан киткән көнне Әлмәт шәһәрендә куналар. Икенче көнне Норлатка алып китәләр. Анда өч көн кунганнан соң, эшелонга төяп Көнчыгышка җибәрәләр.
Раздольный пунктында төшерәләр, аннан соң полкларга озаталар. Ул 117 нче артиллерия полкына эләгә. Япониядә сугыш башлангач, аларны Харбин янәшәсенә озаталар, аннан Харбига кертмичә, Корелиягә баралар. Корелиядән сугышны америкалылар алгач аларны анда кертмиләр. Монда алар 1949 нче елга кадәр булалар. Шул ук елның октябрендә Россиягә командировкага чыгалар, Пассив дигән авылга. Шуннан соң 1950 нче елның ноябрендә авылга әйләнеп кайта.“За победу Японии” ; “ За освобождению Корелию” ;“ Орден Отечественной войны” дигән бүләкләре бар.
Илалов Сәмигулла аганың сугыштан килгән хатлары
Казан губернасы Спас өязе Мораса волосте Иске Камка авылында туган. 1920 елда хәрби хезмәткә алына Латвия фронтында яралана. Казан порох заводында эшли.1922 елда армия хезмәтен Сталинград шәһәрендә 96 полкта хезмәт итә.1925 елда авыл совете секретаре, 1928 елда волость башкарма комитеты члены. 1929 елда колхозга керә. 1931-32 елларда хлебжевсоюзның район бүлегендә деловодник.1932 елда хисапчы. 1941 елда сугышка китә 1943 елда һәлак була.
Әфганстанда бик күп сугышчы-интернационалистларыбыз тән һәм җан җәрәхәтләре алып кайтты. Озак, бик озак төзәләчәк әле бу яралар.
Иске Камка авылыннан Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларыбыз.
Шәйхетдинов Фәнис Фоат улы, Сафиуллин Әхат Әнвәр улы, Гарипов Раиф Нәбиулла улы, Вәлиев Айрат Ирек улы
Нәби Дәүли
Татар халкының яраткан шагыйре 1910 елның 1июнендә Әлки районының Яңа Камка (Мәүләшә) авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә.
“... Бәхетлеме Кеше дөньяда
Туган җирен анам димәсә,
Анам диеп янып-көймәсә?
Чишмә суын учлапэчкәндә
Йөрәгендә шатлык сизмәсә?”
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тестовая работа по курсу "История Донского края в древности" (5 класс).
Тестовая работа составлена для итоговой проверки знаний учащихся по курсу "История Донского края в древности" (5 класс)....
Задания по истории Кольского Севера. "Кольский край в древности"
В данном материале представлены тестовые задания по истории Кольского полуострова в древности, задания по работе с исторической картой, историческим документом для учащихся 5-6 класса....
УРОК ПО КУРСУ «Россия и мир» в 10 классе по теме: «Средневековая цивилизация Европы. Перевицкий край от древности к средневековью» ( Урок-проект с элементами соревнования)
Урок с использованием краеведческого материала...
Наш край в древности
Наш край в древности...
Открытый урок на тему:"История родного края в древности"
Знать свой родной край,свои корни и традиции должен каждый из нас.Ведь мы воспитываем прежде всего патриотов,а начать воспитание нужно как раз с истории своего родного края....
Народы, населявшие Ставропольский край в древности
Цель урока: изучить историю Ставропольского края в древностиЗадачи:Познакомить учащихся с древней историей нашего края, с археологическими культурами, представленными в крае.Развивать умения учащ...
Рабочая программа факультативного курса «Наш край в древности»
Рабочая программа по курсу «История Прибайкалья с древнейших времен до XVII века» предназначена для учащихся 5 класса Муниципального общеобразовательного учреждения «Мальтинская сред...