Мэктэп баннеры Дэу этилэребез- Сугыш кахарманнары
проект по истории на тему

Яруллина Лилия Каюмовна

Мэктэп баннеры Дэу этилэребез- Сугыш кахарманнары

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mektep_bannery_deu_etilerebez-_sugysh_kaharmannary.doc63.5 КБ

Предварительный просмотр:

             

             Бөек Ватан сугышына Иске Казиле авыл җирлегеннән 385 кеше китә.

Авыллар буенча сугышка китүчеләр саны:

Иске Казиле авылыннан 127

Караталдан 80

Атабайдан 88

Бишалабтан 72

Җәмәкидән 18

Сугышта үлүчеләр:                                   Сугыштан исән кайтучылар:

Иске Казиле авылыннан 87;                      Иске Казиле авылыннан 40;

Караталдан 51;                                                Караталдан 29;

Атабайдан 70 ;                                                  Атабайдан 18;

Бишалабтан 39;                                                Бишалабтан 33;

Җәмәкидән 10                                                  Җәмәкидән 8

Сугыштан 128 авылдашыбыз исән кайта

Шулардан 257 кеше туган авылларына кире әйләнеп кайта алмадылар.

1941 нче ел. Дәһшәтле ел! Бу елны авылыбызның типсә, тимерне өзәрлек баһадирдай ир-егетләре Бөек Ватан сугышына китә. Беренчеләрдән булып Яруллин Галимҗан, Хәсәнов Габдулла, Габдуллин Хәбибулла, Җиһаннуров Мансур, Миңнуллин Гариф абыйларга сугышка чакырылып повестка килә. Сугышның авыр фаҗигасе авылдашларыбыз җилкәсенә авыр йөк булып төшә. Авылыбызның бер йортыннан гына да 5әр кеше сугышка алына. Ярулиннар гаиләсеннән Яруллин Ганибай, Габдулла, Минзаһир, Габдрахман, Фәйзрахман абыйлар. Яруллин Ярулла һәм Бибикамал апаларның гөрләп торган йортлары бер елда тынып кала, йортны кара кайгы баса. Бары тик өмет, билгесезлек йөрәкне телгәли. Явыз сугыш аларның 4 улын харап итә. Бер-бер артлы кара печатьле кәгазьләр ата-ананы кара кайгыга сала. Соңгысы, соңгы өмете Габдулласы исән кайткач, кара көннәр чигенгәндәй була. Әмма соңгы өметләре дә акланмый, сугыш яраларыннан терелә алмыйча, Габдулла да вафат була.

Мондый язмышлы гаиләләрнең чираттагысы Вәлиев Миңлегали абыйның да Миңнур, Нурислам, Мәрдегаләм, Мансур исемле уллары Бөек Ватан сугышында һәлак була.

 

Ленинград фронтында

Бөек Ватан сугышы тарихында зур сәхифәләр калдырган бу сугышларда безнең авылдашлар да батырларча көрәшәләр. Хәмидуллин Гариф Хәмидулла улы сугышка беренче көннәрдән үк китә. Сугышның бормалы юллары аны Ленинград фронтына китерә. “Алдынгы сафка бастык, чыгып китәргә торабыз”,-диеп язылган була аның соңгы хатында. Гайфуллин Гиниятулла Хатип улы сугышка 1941 нче елның 22 июлендә алына. Ленинград өчен барган каты көрәшләрдә катнашырга туры килә аңа. Ладога күле аша чыккан вакытта каты яралана: пуля кыйпылчыгы аның күзеннән кереп яңагыннан чыга. Операциядән соң гына аңына килә һәм озак кына госпитальдә дәвалана. Тимергалиев Зиннур Һадиулла улы Ленинград өчен барган көрәшләрдә хәбәрсез югала. Ленинград оборонасын саклауда Әхмәтов Харис, Әскәров Вильдан, Мәннәпов Кәлимулла, Хәлилов Хәлим, Сабирҗанов Габдрахман, Зиннәтуллин Гарифулла бабайларның да өлеше зур. Ни кызганыч, Хәлилов Хәлим, Сабирҗанов Габдрахман, Зиннәтуллин Гарифулла бабайлар Ленинград туфрагында мәңгегә ятып калалар.

Украина-Белоруссия фронтында

Бу фронтта Абдулсадыйков Хафиз, Ильясов Минзаһир, Усманов Кәшшаф, Рахматуллин Миңнулла, Сафин Миңнулла, Зиннәтуллин Гыйният, Әкбәров Хәлиулла, Биккинин Мөхәммәт, Сибгатуллин Һидият абыйлар үзләрен аямыйча көрәшәләр. Вафин Габделхак, Шәйхетдинов Миңнур, Ишкинин Мосаффал, Баһавиев Арслан, Миңнегалиев Корбанбай хәбәрсез югалалар. Яруллин Габдрахман абыйның үле хәбәре килә. Биккинин Мөхәммәт, Сибгатуллин Һидият абыйлар зур батырлыклар күрсәткәннәре өчен “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнәләр.Украина һәм Белоруссия фронтында ирешкән җиңүләрдә партизаннар хәрәкәтенең дә әһәмияте зур. Әкбәров Хәлиулла Әһлиулла улы партизаннар отрядында көрәшә.Ул Лодзь, Радом, Латвияне, Варшаваны азат итүдә катнаша. Аңа 1945 нче елда Берлинда Җиңү парадында катнашу бәхетен тату насыйп була. Ефрейтор Хәлиулла Әһлиулла улының фронт елларындагы батырлыгын илебез югары бәяли. Ул “Берлинны алган өчен”, “1941-1945елларда Германияне җиңгән өчен” медальләре  белән бүләкләнә.

 Сталинград фронты

Данлыклы Сталинград фронтында безнең якташларыбыз да үз-үзләрен аямыйча көрәшәләр. Шундый батырларның берсе - сугыштан соңгы  елларда мәктәп директоры булып эшләгән Сәйфиев Фәйзи Шәрәфи улы.  Фәйзи абый Уралның 221 нче укчы дивизиясенең 659 нчы артиллерия полкы составында политработник була. Сугышта 2 тапкыр яралана, зур батырлык үрнәкләре күрсәтә. Аның истәлекләреннән: “ Безгә - штаб работникларына, тәүлекләр буе йокламыйча эшләргә туры килә иде. Бергә хезмәт иткән иптәшләрнең һәлак булулары турында туганнарына үлү хәбәрләрен җибәрү күңелгә бик авыр иде. Сталинград өчен 4 ай каты бәрелешләр бара. Рәхимсез сугышлардан соң 1942 нче елның 19 нчы ноябрендә безнең яхшы хәзерләнгән хәрби көчләребез һөҗүм башлап, кыска вакытта дошманны чолганышта калдырып, тар-мар итү безнең өчен иң шатлыклы күренеш иде”. Сабиров Хәйрулла 38 яшендә рядовой солдат булып фронт сызыгын үтә. Ватан өчен барган каты көрәшләрдә һәлак була.

Ерак көнчыгыш фронт

Бу фронтта безнең авылдашлардан Әкбәров Вәли, Вәлиев Бари, Биккинин Нурмөхәммәт, Мифтахов Шәһит, Ганибаев Габдрахман абыйлар көрәшәләр.

Фашистларның вәхшилеген үз җилкәләрендә татучы  Ватаныбыз солдатлары башыннан ниләр генә үтми!.. Дошманнар совет кешеләрен ерткычларча газаплыйлар: кыйныйлар, асып үтерәләр, төрлечә мәсхәрәлиләр, вәхшилекнең чиге булмый. Тоткынлыктан бик аз гына кеше исән кайта. Алар барысы да илебезнең җиңүенә ышанып яшәгәннәр, бу ышаныч аларга иң кыен вакытта да көч биреп торган. Мондый авыр, газаплы сугышчан юлны авылдашыбыз Яруллин Насыйбулла абый күз яшьләре белән искә ала: “Сугыш башланган вакытта без чиктән 2 км ераклыкта идек. Каты көрәшләр вакытында без камалышта калдык. Землянкалар казып кыр  лагеренда тордык. Ашарга бик тәмсез баланда бирделәр. Яз көне безне Роттенбург шәһәренә озаттылар 3 ел буена чуен юлны эшләргә мәҗбүр иттеләр. Көн озынына сузылган авыр хезмәт үзәкләребезгә үтте. Ашый торган ризык бөтенләй кеше ашамаслык. Ул-агач ярмасы кушылган ипи һәм терлек тә ашамаслык сыек шулпа. Бервакыт ризасызлык күрсәткә идем, бер ай буе подвалда утырттылар. Биш көнгә бер тапкыр ашарга бирделәр. Сугыш бетәсе елны гына безне тоткынлыктан азат иттеләр. Мин туган авылыма кеше танымаслык хәлдә кайтып кердем”.

Мондый хурлыклы сугышчан юлны авылдашларыбыздан Садриев Миңнур, Садыков Хафиз, Хәбибуллин Гарифулла, Шәрәфиев Гарәфетдин, Яруллин Насыйбулла абыйлар үткән.

Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен барган көрәшләргә мәгариф өлкәсендә эшләүче укытучыларыбыз да изге көрәшкә беренчеләрдән булып күтәрелделәр. Болар - Иске Казиледән Сәйфиев Фәйзи Шәрапович, Мәхмүтов Мөхәммәт Нурмөхәммәтович, Мифтахов Шәһит Зәйнуллович Иске Барыштан Шакиров Зәки Шакирович, Шәрапов Шәүкәт Габидинович, Андреев Алексей Михайлович, Рахматуллин Мәхмүт Хуснуллович, Шәмсиев Хәбибрахман Шәмсиевич, Шамратов Насыйбулла Әбубәкирович.

                                    Рәхмәт сезгә, авылдашлар!

Йөрәгегез куркып типмәде.

                                    Ватан өчен барган көрәшләрдә

                             Сезнең хезмәт бушка китмәде.

Сугыш тынып, туганнары белән исәнлектә күрешү куанычын күргән хөрмәтле ветераннарыбыз да инде бик аз калды. Аларның сафы елдан-ел сирәгәя бара. Җиңүнең 70 еллыгы якынайган көннәрдә  арабыздан киткән сугыш ветераннарыбыз, сугыш кырларында вафат булган һәм хәбәрсез югалган авылдашларыбыз сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез. Сезнең героик көрәшегез нәтиҗәсендә булдырылган тыныч тормыш өчен рәхмәт диябез. Илебезнең тынычлыгы өчен барлык көчебезне куярга сүз бирәбез.

Гәрәев Мансур Габдулла улы

“Минем бабай 1926 нчы елгы. Ул фронтта кыр артиллериясендә көрәшкән. Белоруссияне, Польшаны, Украинаны азат итү өчен барган көрәшләрдә катнашкан. Бабам дошманны өненә кадә барып туздырган. Берлинда Америка һәм Рус солдатларының тарихи очрашуының шаһите була ул. Көрәшләрдә каты яраланып госпитальдә дәваланырга да туры килә аңа. Бабамның күкрәген “За взятие Берлина”, “Сержант гвардии» значогы һәм күпсанлы медальләр бизи. Мин шундый батыр, куркусыз бабам булуы белән горурланам” .

                                                                               Гәрәев Рузил

         Мәннәпов Кәлимулла Гайнулла улы

“Ул 1924 нче елда колхозчы гаиләсендә туган. Сугыш башланганда дәү әтиемә 17 яшь кенә булган. Ул 1942 нче елны Киров өлкәсенең Моңга шәһәренә 3 айлык курсларга җибәрелгән. Аңа Ленинград блокадада калгач, легендар “тормыш юл”ын дошман миналарыннан чистартырга туры килгән. Ленинградны азат иткәннән соң, Калининград шәһәрен миналардан чистарту бурычын да үтәгән ул. Хәрби хезмәттән 1948 нче елда гына кайта ул. Кадерле дәү әтием, сиңа саулык-сәламәтлек, бәхетле картлык телим. Без сине бик яратабыз. Безне куандырып, озак еллар гомереңә куанып, балаларың, оныкларың кадер-хөрмәтен тоеп, яшәвеңне телибез ”.

                                                                                Мәннәпов Рушан

                 Сафин Миңнулла Хәйрулла улы

“Минем дәү әти 1926  нчы елда Иске Казиле авылында туган. Сугышка 1943 нче елда китә. Аның сугышчан юлы Мәскәү өлкәсенең Покров шәһәреннән башлана. Белоруссия өчен барган бәрелешләрдә катнаша.Витебск шәһәрен дошман гаскәрләреннән азат иткәндә каты яралана. Кыр госпиталендә аягыннан дошман пулясын алалар. Аннан соң дәвалануны дәвам итү өчен аны хәрби госпитальгә поезд белән җибәрәләр. Дошман гаскәрләре поездны бомбага тоталар. Бу яраланудан ул могъҗиза белән генә исән кала. Җиңү көнен ул Васильево госпиталендә каршы ала. Дәү әтиемнең башыннан кичергәннәрен мин күз яшьләре аша тыңлыйм. Мин шундый бабамның булуы белән горурланам. Аның инде сәламәтлеге юк. Ул- I группа инвалид. Аңа мин сәламәт булып озак еллар безнең янда яшәвен телим”.

                                                                                      Сафин Айрат

    Картаймагыз әле, ветераннар,

        Илгә дан китергән тынмас җаннар.

        Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

        Сезгә тиеш әле бик күп язлар.    

                                            

 

                                          

Чирков Михаил Алексеевич- Советлар Союзы Герое

Ул 1898 нче елда Кама Тамагы районының Кирельское авылында туган. I бөтендөнья һәм гражданнар сугышында катнаша. 1942 нче елда Бөек Ватан сугышына китә. Сталинград өчен барган көрәшләрдә Чирков полкы артиллеристлары фашистларның котырган атакаларын зур батырлык үрнәкләре күрсәтеп кире кайтаруга ирешәләр. Михаил Алесеевич элемтәче булып берничә тапкыр элемтәне ялгауга ирешә. Декабрь азагында бер заданиене үтәгәндә каты яралана.

Курск янындагы хәлиткеч көрәшләрдә ул кабат сафка баса. Днепр аша көзге салкын көннәрдә элемтәне ялгау бурычын курку белмәс якташыбыз кабат үз өстенә ала. Кулына телефон аппаратын һәм элемтә чыбыгын тоткан хәлдә ул елганы кичеп чыга һәм заданиене үти.  Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә  партизаннар отряды белән һәм калган батареялар белән элемтәгә кереп, дошманнарга бердәм отпор бирү мөмкинлеге туа. 1943 нче елның 17 нче октябрендә рядовой Чирков Михаил Алексеевичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә

Гәрәев Мәхмүт Әхмәт улы

Аның әнисе Кама Тамагы районының Атабай авылыннан. Ул 1941-1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Ташкент пехота училищесын (1941), М.Фрунзе исемендәге хәрби академияне (1950), канлы һәм күз яшьле сугыш юлларын үтеп, СССР хәрби көчләренең генераль штаб башлыгы урынбасарына хәтле күтәрелгән армия генералы (1989).

Хәрби фәннәр докторы (1982) тарих фәннәре докторы (1993), Россия  табигый фәннәр һәм Татарстан Фәннәр акдемияләренең хокукый әгъзасы (2001), Россия Федерациясе хәрби фәннәр академиясе призеденты, Фрунзе һәм Жуков исемендәге премияләр лауреаты.

Юнысов Фәйзрахман Сәләхетдин улы

Ул 1913 нче елның 7 декабрендә Атабай авылында туган. Унҗиде  яше дә  тулмаган килеш үзе теләп яуга китеп, биш фронт сафында Мәскәүдән Берлинга барып җиткәнче, күкрәгенә ике Кызыл йолдыз һәм III дәрәҗә Дан ордены тагып, исән-сау әйләнеп кайтканчы 1947 нче ел җитә.

Техник фәннәр докторы(1969), Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1987), Россиянең (1985) һәм СССР ның (1991), атказанган уйлап табучысы, Россия технология фәннәре академиясе хокукый  әгъзасы (1992), Татарстан дәүләт бүләге иясе (1995).  

Илебез күгенең 69 ел буена аяз булуы белән без сезгә бурычлы утны-суны кичкән фронтовикларыбыз. Исәннәренә тыныч, бәхетле картлык, бакыйлыкка күчкәннәренә авыр туфраклары җиңел булсын, без сезне онытмыйбыз диябез!

              Матурлыгы өчен бу көннәрнең

               Кемнәр генә корбан булмаган!

                Исемнәрен тарих безгә үзе

                Саклап килә ерак еллардан

                 Туган ил хакына,

                 Туган җир хакына

                 Авылдашлар башларын салдылар

                 Безнең гомер өчен алар

                  Мәңгегә чит илдә калдылар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация баннера "Спорт против наркотиков"

Баннер «Спорт против наркотиков» разработан с целью популяризации спорта, привлечения детей к занятиям шахматами и спортивным туризмом, а так же носит информационный характер....

Создание баннера в графическом редакторе GIMP

Рассматривается создание динамического баннера...

Конспект урока на тему: создание анимации (баннера) в Adobe Photoshop

Цели урока:Обучающие:обучить работе с Adobe Photoshop;освоить основные приемы создания анимации;повторить и систематизировать навыки работы с программой Adobe Photoshop.Развивающие: воспитывать художе...

баннер "педагогическая планета"

lt;a href="http://planeta.tspu.ru" title="Педагогическая планета ТГПУ" target="_blank"><img src="http://planeta.tspu.ru/document/pedplaneta468x60.jpg" width="468" height="60" border="0" /...

Баннер участника Всероссийского Фестиваля Образовательных сайтов и блогов

lt;a href="http://planeta.tspu.ru/?ur=810&ur1=1221&ur2=1442" title="Всероссийский Фестиваль Образовательных сайтов и блогов" target="_blank"><img src="http://planeta.tspu.ru/docum...

Бөек Ватан Сугышы материаллары буенча музей баннеры

Бөек Ватан Сугышы материаллары буенча музей баннеры...