Алар Җинү китерде
статья по истории (5 класс) на тему

Закирова Илиза Ильфировна

Сугышның беренче көненнән үк йөзләгән егетләр һәм кызлар үз теләкләре белән Ватанны сакларга китәләр.Безнең Үрәзмәт авыл советы территориясенә кергән 5 авылдан 628 кеше сугышка китә, 367се яу кырында ятып кала; ә күбесе, кайткач, фронтта алган яралардан вафат була.

       Җиңү яулауда үз өлешен керткән авылдашларыбыз арасында минем әтиемнең дә, әниемнең дә бабалары булган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sochinenie_na_temu_rossiya_tarihynda_halkym_yazmyshy.docx102.03 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы  Мөслим муниципаль районы

Үрәзмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе

4 класс укучысы  Закирова Илзидә Фирдәвис кызының

“Россия тарихында  минем якташларым”

темасына бөтенроссия конкурсына язган сочинениесе

                                                        2012

Үзенең үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк.

Ш. Мәрҗани.

 Чыннан да, үзенең туган ягын, Ватанын яраткан кеше аның тарихын да белергә тиеш. Күптән яшәгән шагыйрь әйтмешли, тарихны белү киләчәк өчен кирәк. Без дә тарихта булган вакыйгалар турында әдәби әсәрләрдән, өзекләрдән укып өйрәнәбез. Шундый дәһшәтле вакыйгаларның берсе Бөек Ватан сугышы булган.

Йөрәкне һаман әрнетә

Бөек Ватан сугышы.

Көйдерә җанны һаман да

Шул чорларның сулышы.

Рафис Могыйнов.

Илебезгә җиңү яулап алу өчен бик күпләр яу кырында ятып кала.Безнең мәктәп музеенда сугышта катнашкан авылдашларыбыз турында мәгълүматлар саклана. Без алар белән танышабыз, исән калган ветераннар белән очрашулар үткәрәбез.

Кызганыч, сугыш кичкәннәр

                                          Арада сирәкләнде.

                                          Ә бит шулар үрнәгендә

                                          Яшь буын йөрәкләнде.

 Сугышның беренче көненнән үк йөзләгән егетләр һәм кызлар үз теләкләре белән Ватанны сакларга китәләр.Безнең Үрәзмәт авыл советы территориясенә кергән 5 авылдан 628 кеше сугышка китә, 367се яу кырында ятып кала; ә күбесе, кайткач, фронтта алган яралардан вафат була.

       Җиңү яулауда үз өлешен керткән авылдашларыбыз арасында минем әтиемнең дә, әниемнең дә бабалары булган.

      Мин шуларның берсе – әниемнең бабасы Миңнегалиев Хуҗагали Миңнегали улы турында язарга телим. Аның турындагы истәлекләрне миңа әнием сөйләде.

Бабамның әтисе1906 елның 20 августында ярлы крестьян гаиләсендә туа.

Әтисе  Миңнегали 1914 елда башланган Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша,аннан яраланып кайта.Озак та тормый,  алган яраларыннан  терелә алмыйча дөнья куя. Хуҗагали һәм сеңлесе Миңнур ярты ятим калалар. Әниләре Ханнанова Гилмеҗиһанга балаларын ялгызына тәрбияләргә туры килә. 1929 елда башланган колхоз оештыруда Гилмеҗиһан апа башлап йөрүчеләр исемлегендә була. 1931 елның октябрендә Үрәзмәт авылы кулаклары икмәк әзерләү эшендә зур тырышлык куеп эшләүче колхоз әгьзасы фәкыйрь Җиһанны  мылтыктан атып яралыйлар. Шул ук елны Хуҗагалине сеңлесе Миңнур белән Донбасска җибәрәләр.

Сугыш дәһшәтләре Хуҗагалине дә читтә калдырмый. Кечкенә чакта салкын тиеп, аның бер колагы начар ишеткән. Шуңа карамастан, ул 1941 елның

1 сентябрендә  берсеннән-берсе кечкенә 4 сабыен калдырып, үз теләге белән сугышка чыгып китә.  Һәм 1942 елның июненә кадәр 2043 укчы полкта, 1942 елның июненнән 1943 елның январена кадәр 127 укчы полкта хезмәт итә. 1943 елның январенда, сул кул бармаклары өзелеп, 2 ай госпитальдә дәваланып чыга. 1943 елның февраленнән 1945 елның октябренә кадәр Трофейный батальонның 3 отделениесендә хезмәт итә.

1945 елның ноябрендә ул  гаиләсе янына кайтып җитә.

Хуҗагали бабай  авылга кайткач та сугыш яраларыннан сызланып ятмый, колхозга эшкә керә. Аны авылда бик яхшы балта остасы буларак беләләр. Авылда ул җиткергән өйләрнең саны бихисап.Шул ук вакытта бабай авыл тегермәнендә дә эшли.

Лаеклы ялга чыккач та ул эшсез тормый. Авылда  танылган умартачы буларак билгеле була. Умартачылык белән кызыксынучылар еш кына аннан киңәш сорарга киләләр. Ул үзенең алма бакчасында 10 башлап умарта тота. Хуҗагали бабайның  гаиләсе  ишле була. Алар тормыш иптәше Әминә белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Картлык көнендә ул минем бабам  Илфир тәрбиясендә яши.

1995 елда, Җиңүнең 50 еллыгын билгеләп үткәннән соң, аның сәламәтлеге какшый һәм ул 1995 елның 18 августында 89 яшендә  вафат була.

 Еллар узар. Явыз илбасарларга каршы көрәшкән каһарманнар да арабыздан берәм- берәм китеп бетәр. Әмма аларның даны беркайчан да сүнмәс.

                                                  Оныту мөмкинме

Бабайлар хакында:

                                                  Киләчәк хакына

 Кергәннәр ялкынга!

Заһирә Гомәрова

Бабам кебек меңләгән якташларым Россия тарихында үзләренең эзләрен калдырган. Бүгенге якты көннәребез өчен яу кырында гомерләрен биргән ватандашларыбызны, үзләренең тырыш хезмәтләре белән җиңүгә өлеш керткән тыл хезмәтчәннәрен онытмыйк. Без сугыш китергән  афәтләрдән гыйбрәт алып яшик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алар мәңге үлемсез"

Бөек Җиңүнең 65 еллыгына сыйныф сәгате...

Алар даны мәңгелек!!!

Вечер встречи с ветеранами ВОВ в школе...

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү алымнары

Бүгенге мәктәптә мөһим бурычларның берсе – балаларның сәләтләрен ачу өчен җирлек тудыру, сәләтле укучыларны үстерү.  Галимнәр сәләтсез балалар юк, һәркемнең нәрсәгә дә булса сәләте, омтылышы...

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Аннотация8нче сыйныфта  татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.Тема: “Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре”.Дәрес тибы : катнашБу дәрес яңа темага керү белән бергә  9 нчы с...

“Без кабызган утлар сүнмәс алар”…

Драматург Кәрим Тинчурин иҗатына багышланган кичә....

Модаль сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Модаль  сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.Конспект....

Алар мәңге үлемсез

Муса Җәлилгә багышланган әдәби - музыкаль композиция...