“Без кабызган утлар сүнмәс алар”…
классный час (9 класс) по теме

Зарипова Алсу Рашидовна

Драматург Кәрим Тинчурин иҗатына багышланган кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon krim_tinchurin.doc60 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Яңа Савин районы 89 нчы урта гомуми белем мәктәбе

“Без кабызган утлар сүнмәс алар”…

(Драматург Кәрим Тинчурин иҗатына багышланган кичә)

                                            Төзеде: татар теле һәм                                                                              татар әдәбияты укытучысы                                                           Зарипова Алсу Рәшит    кызы

     

               Казан 2013ел.

Кәрим Тинчуринга багышланган

әдәби-музыкаль кичә

Сәхнә артыннан шигырь яңгырый (Г.Әгъләмҗан “Татармын”)

Туган якның мин татарча күрәм

Матурлыгын- җирен, гөлләрен.

Үтсен әле шул матурлык белән

Бүгенге һәм туар көннәрем.

Иманым да татарныкы минем,

Туган җирем бирде изгелек.

Шушы җирдә туганнарга бирим

Изгелекне бүлеп иң элек!..

Әй, моңлы син безнең татар җыры,

Әй, моңлы соң халкы татарның.

Мин гөл булсам, сөйгән халкым өчен,

Татарчалап чәчәк атармын.

 (Экранда К.Тинчурин портреты пәйда була, туган-үлгән юллары чыга.)

Алып баручы:

 Татар театры сәнгатенең зур тарихы бар. Бу тарихка бик күп сәнгать кешеләренең, талант ияләренең исемнәре язылган. Аның нигез ташларын салучылар турында уйланганда, И. Кудашев-Ашказарский, Габдулла Кариев исемнәре беренчеләрдән булып хәтергә килә.

Татар халкының иҗат чишмәсе булып торган Г. Тукай, Ф. Эмирхан, Г. Ибрahимов, Г. Камал кебек затлы исемнәр арасында театрның нурлы байрагын югары күтәргән шәхес - Кәрим Тинчурин.

Бугенге кичәдә дә сүз күренекле драматург, сәләтле артист, режиссер һәм реалистик татар театрын тудыру эшенә бөтен гомерен багышлаган шәхес - Кәрим Тинчурин турында барачак.

1нче укучы: Бәллүр кыңгырау күк чылтырап тора

Шушы исем- Кәрим Тинчурин...

Хәтерләтеп милли сәхнәбезнең

                                        Көмеш көзгеләргә тиң чорын

1887нче елның 15нче сентябрендә Гали ага гаиләсендә бер малай дөньяга килә. Әтисе - урта хәлле крестьян, әнисе - Мәмдүдә - мулла кызы. Алар гаилә шатлыгы булган балага Кәрим дип исем кушалар. Бу - татар драматургиясе һәм театр сәнгате өлкәсендә бик зур хезмәтләр калдырачак Кәрим Тинчурин була.

Кәрим әти-әнисен хөрмәт итә, бик ярата. Аның әнисенә булган яратуы - үзе бер поэма. Аларның сөйләшеп утырулары бер музыка кебек.

(Әниләр турында " Әнкәмнең догалары "җыры яңгырый) 

2нче укучы: Башлангыч белемне ул үз якларындагы мәдрәсәдә ала. Белем арттыру теләге белән Казанга юнәлә. Аягында агач башмак, башында түбәтәй Бәхет эзләп килә ул, ә бәхетне укуда курә, адәм рәтле, укымышлы кеше буласы килә. Теләк бар, акчасы гына юк. Ничек та акча табарга кирәк. Һәм ул бер ашханәгә савыт-саба юучы булып эшкә керә. Бу авыр, пычрак эшкә Кәрим түзә. Түзмәс иде дә, кая барасың соң?

3нче укучы: Ниhаять, ул заманында әйбәт булып саналган, дөнья белемнәре дә укытыла торган " Мөхәммәдия " мәдрәсәсенә укырга керү бәхетенә ирешә. Бик тырышып укый. Ә җәен кая да булса барып эшли, акча юнәтә. Менә шулай укый, белем ала Кәрим абый.

Әмма ул мәдрәсәнең уку программасыннан канәгать булмый. Алар тарих, әдәбият, химия, физика, психология, астрономия, рус теле кебек фәннәрнең укытылуын телиләр, әмма мәдрәсә хуҗалары аларның теләген канәгатьләндерми. Моңа җавап итеп сиксән җиде шәкерт мәдрәсәне ташлап чыгалар. Алар арасында Кәрим Тинчурин да була.

Кәрим аптырап калмый, ул үзлегеннән укый, хәтта өлгергәнлек аттестаты алу өчен имтихан бирү, университетка керү турында хыяллана. Ләкин хыяллар тик хыял булып кына кала. Кесәнең бушлыгы, татар малае булуы да комачаулый.

Алып баручы:

Уй һәм хисләр ургып торган Кәрим яза башлый. Башта хикәяләр, новеллалар, шигырьләр яза. Ул Габдулла Кариев, Сәхипҗамал Гыйззатуллина, Касыйм Шамильский hәм башка талантлы артистлар, сәнгать әһелләре белән дуслаша.

 1906нчы елда беренче әсәре- “Моназарә” комедиясен язып драматургиягә килгән К.Тинчурин 1910нчы елда Г.Кариев җитәкләгән “Сәйяр” труппасына кабул ителә һәм ул чорның иң популяр әсәрләре- Г.Камал, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан пьесаларындагы һәм тәрҗемә әсәрләрдәге төп рольләрне башкара.

              (Экранда К.Тинчуринның артист буларак портретлары күрсәтелә, талгын көй яңгырый, сәхнә артыннан Г.Тукайның “Театр” шигыре ишетелә)

3нче укучы:               Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,

Тагы үткән гомерне уйлатадыр.

                 ( театрдан өзек карау) 

4нче укучы:

 Актер булуы белән бергә, ул труппа репертуарын баетуга да зур көч куя: үзен драматург-новатор итеп таныта, татар драматургиясенә яңа тема һәм геройлар алып килә. 1910-1917нче елларда “Хәләл кәсеп”, “Шомлы адым”, “Беренче чәчәкләр”, “Назлы кияү”, “Ач гашыйк”, “Соңгы сәлам” һ.б. пьесаларын яза.

1917нче елгы октябрь борылышыннан соң К.Тинчурин яңа театр оештыру эшендә актив катнаша, М.Горький, Г.Исхакый, Г.Коләхмәтов пьесаларын сәхнәләштерә. Күренекле сәхнә осталары М.Мутин, С.Айдаров, Г.Кариевны Казанга кайтаруга зур көч куя. 1922нче елда Тинчурин чакыруы буенча Оренбургтан армия оркестрының яшь режиссеры, киләчәктә танылачак бөек композитор, татар профессиналь музыкасына нигез салучы С.Сәйдәшев кайта, һәм ике зур талантның иҗади дуслыгы башлана.

               (Экранда С.Сәйдәшев белән төшкән портреты күрсәтелә. “Ил” драмасыннан “Сандугач” җыры яңгырый. “Сез “Ил”драмасыннан “Сандугач” җырын тыңлыйсыз. Башкара Татарстанның атказанган артисты Рәйсә Билалова. Музыканы С.Сәйдәшев язган)

Алып баручы:

  К.Тинчурин һәм С.Сәйдәшевның бердәм иҗаты сокландыргыч нәтиҗәләр бирә: сәхнәдә бер-бер артлы музыкаль драмалар куела.

Алып баручы:

 Тинчурин һәм Сәйдәш дуслыгының

          Гасырларга бара яктылыгы.

           “Зәңгәр шәл”ләр иңли сәхнәбезне-

          Театрга әйди бар халыкны.

(Экранда “Зәңгәр шәл”дән күренешләр күрсәтелә)

. Алып баручы эчтән:

                                            “Зәңгәр шәл”нең төсе уңмас төсле,

                                           Тугрылыкка әйдәр яшь буынны.

                                            Яңа “Булат”, яңа “Мәйсәрә”ләр

                                           Искә төшереп тора Тинчуринны.

Алып баручы:

 К.Тинчурин, МФәйзи традицияләрен дәвам итеп, яңа милли театрга халык сәнгатен алып керә. “Сүнгән йолдызлар”, “Зәңгәр шәл”, “Кандыр буе”, “Ил”, “Казан сөлгесе” кебек пьесаларын язып, популяр музыкаль драма жанрына зур өлеш кертә.

5нче укучы: “Сүнгән йолдызлар”ны язган әдип

Сүнмәс йолдыз булып калыкты.

Бер елатып, бер көлдереп һаман

Милли йөзен саклый халкымның.

6нчы укучы: Каз канатларыдай ак хисләрне

Саф сөюне мактап җырлады.

Ямьсездә дә матур таба белде,

Олы җанлылыкны зурлады.

( “Сүнгән йолдызлар”дан өзек: “канат сатам” җырлы-биюле уены )

Алып баручы:

Әмма бөекләрне язмыш фаҗигаләр аша уздыра. К.Тинчурин да “шәхес культы” корбаны була. 50 яше тулган көннәрдә аны “халык дошманы”, “милләтче” дип кулга алалар һә 1938нче елның 15нче ноябрендә атып үтерәләр. Әйе, Тинчурин язмышында- гасыр фарсы: 15нче сентябрьнең кичендә театрда зур тантана үтә- Тинчуринны юбилее белән тәбриклиләр, алкышлыйлар, чәчәкләргә күмәләр һәм... шул ук төндә кулларын богаулап төрмәгә алып китәләр.

7нче укучы:               Һәр заманның яман чире була:

Туберкулезлары, тифлары...

Саф җаннарны кырган шәхес культы,

Йоткан нәфес культы типлары.

Җинаятьне мөмкин яшерергә,

Мөмкин, әйе, ярлык тагарга:

Саф күзләргә карап, мөмкин лә ул

“Халык дошманы” дип атарга!

1а.б.: Үлгән көнен мөмкин яшерергә,

Вакытлыча ләкин ансы да...

Бәгырьләрне телем-телем телеп,

Йөрәк сыкрый, әрни, җан сыза...

Сәхнәгә ул уйнар өчен түгел,

Яшәр өчен менгән- яшәгән!

“Озак тормас, сүнәр”,- дигәннәрнең

Бәбәгенә карап яшәргән!

Алып баручы:

Совет режимы, атаклы драматургны физик юк итү белән генә чикләнмичә, аның абруйлы исемен дә халык хәтереннән чыгарып ташлауны максат итә. Әдипнең китаплары яндырыла, юк ителә. Хәтта әдипнең 20 елга якын бергә тату-матур тормыш кичергән хатынын- “Сәйяр” труппасында актер булган, соңыннан танылган педагог Заһирә Әхмәрова-Тинчуринаны эшеннән куалар, сугыш елларында бөтенләй шәһәрдән сөрәләр..

 

 (Экранда тормыш эпизодлары күрсәтелә)

(Зөфәр Хәйретдинов башкаруында "Хуш инде" җыры яңгырый)

 Алып баручы:

Тинчуринның ”олы җинаяте” - аның татар булуында, икенчесе аның коммунистлар партиясендә тормавында була.Шулай Зәһидә ханым ялгыз кала, ә Кәрим Тинчуринны "халык дошманы" дип кулга алалар һәм фаҗигале рәвештә атып үтереләр. НКВД хезмәткәрләре Кәрим Тинчуринның һәлакәте белән генә чикләнмиләр, аның исемен халык хәтереннән дә, тарихыбыздан да чыгарып ташлауны максат итеп куялар. Драматургның барлык китаплары кибетләрдән, китапханәләрдән алына. Әмма ул үзе дә, иҗаты да югалмады.

 К. Тинчурин 1910 нчы елдан язмышын театрга бәйләп, гомеренең соңгы көненә чаклы, ул шуңа турылыклы булып хезмәт итте.

Тинчуринның әдәби мирасы бик бай. Ул үзеннән соң, егермедән артык драма әсәре, күп санлы хикәяләр калдырды.

Йөздән артык ел эчендә татар драматургиясенең хәзинә сандыгына йөзәрләп санарлык әсәрләр өстәлде. Аларның инде байтагы заман сынавы үтә алмыйча онытылган. Кәрим Тинчуринның драма, комедияләре исә, берничә дистә ел иҗат ителүенә карамастан, һаман да сәхнәләребез түрендә. "Сүнгән йолдызлар" драмасы Г. Камал исемендәге театрда 600 тапкырдан артык уйналган, ә hәp сезон диярлек "Зәңгәр шәл" спектакле белән ачыла. 1989нчы елда Татар дәүләт драма һәм комедия театрына К.Тинчурин исеме бирелү- халыкның аңа булган олы мәхәббәте һәм хөрмәте турында сөйли.

(“Зәңгәр шәл” дән өзек сәхнәләштерелә)    

    1 укучы Р.Гаташның “Сүнмәс йолдызлар” шигырен сөйли.

Гасырларның караңгысын ерткан

Йолдыз булып туган театр,

Тукай васыятьләрен истә тотып,

Бик күпләрне әле уятыр.

Мәңге аны чорлар

Раушан көзге-

Бөек рух көзгесе санарлар.

Һаман исән-

Халык йөрәгеннән

Юлын алган бөек “Сәйяр” бар.

Гүя чатыр,

Түбәсенә йолдыз

Айлы күкнең үзе ябылган,

Гүя

Берчак сүнгән йолдызларын

Сүнмәс итеп кабат кабызган

Театрда бәйрәм:

Гүя алар-

Волжская, Камал, Карилар,

Тинчуриннар-

Ерак йолдызлардан

Изге йортка сөенеп карыйлар.

...Еллар үткән саен яктың арта,

Раушан көзгең тарта, театр.

Халык рухын киләчәккә илтер,

Бик күпләрне әле уятыр

Йолдызларың синең,

Театр,

Сүнмәс йолдызларың...

Тинчуриның синең, театр!

(Көй уйнала. Скрипка.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алар мәңге үлемсез"

Бөек Җиңүнең 65 еллыгына сыйныф сәгате...

Чыршы утлары яктысында (8-11 класс укучылары өчен Яңа ел кичәсе)

Чыршы утлары яктысында(8-11 классукучылары өчен Яңа ел кичәсе)...

Алар даны мәңгелек!!!

Вечер встречи с ветеранами ВОВ в школе...

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү алымнары

Бүгенге мәктәптә мөһим бурычларның берсе – балаларның сәләтләрен ачу өчен җирлек тудыру, сәләтле укучыларны үстерү.  Галимнәр сәләтсез балалар юк, һәркемнең нәрсәгә дә булса сәләте, омтылышы...

Чыршы утлары яктысында

Яңа ел бәйрәменә багышланган кичә...

Иҗади эш "Сүнмәс утлар" Шакирова З.Н.

Публикация "Якты юл" газетасы, 2018...