КИМы
учебно-методический материал (5 класс)

Шарипова Раиса Васильевна

Контрольно-измерительные материалы

для промежуточной аттестации

по предмету "Родной(татарский) язык"

в  5-9 классах  школ с русским языком обучения

за  2024-2025 учебный год

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5-9_klass_kim_t.t._tatar_gr._1.docx92.21 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

 «Балтасинская гимназия»

Балтасинского муниципального района Республики Татарстан

Рассмотрено                       Принято                                                    Утверждаю

                                                                 на заседании

         Руководитель МО                                                                                                      

                                                             педагогического совета                          Директор МБОУ

                                                                                                                      «Балтасинская гимназия»

        _________

         Ахметова Р.Ш.                     Протокол № 1 от 23.08.2024г.                _________А.Р.Миннемуллин  Протокол №1 от  22.08. 2024 г.                                                             Приказ №211 от 23.08. 2024 г.

Контрольно-измерительные материалы

для промежуточной аттестации

по предмету "Родной(татарский) язык"

в  5-9 классах  школ с русским языком обучения

за  2024-2025 учебный год

Рус телендә

белем бирү мәктәпләренең

5 нче сыйныф укучылары өчен

туган (татар) телдән

агымдагы  аттестацияне уздыру

материалларының күрсәтмә варианты

Демонстрационный вариант

контрольных измерительных материалов для проведения промежуточной аттестации

по родному (татарскому) языку для учащихся 5 классов

школ с русским языком обучения

Эшне башкару өчен күрсәтмә

Биремнәрне башкару өчен, 45 минут вакыт бирелә. Тест 12 биремне үз эченә алган  5  бүлектән тора.  

1 нче бүлектәге 3 бирем (1 – 3 нче биремнәр) укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән.

2 нче бүлектәге  2 бирем (4 – 5 нче биремнәр) укучыларның уку күнекмәләрен тикшерү максатыннан бирелә.

3 нче бүлектәге 3 бирем (6 – 10 нчы биремнәр) укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен тикшерүгә кайтып кала.

4 нче бүлектәге11 нче бирем укучыларның язу күнекмәләрен тикшерү өчен бирелә.

5 нче бүлек биреме укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерүне күздә тота.

Уңышлар телибез!

                                                                                                                                                                                                             


 

1нче вариант

1 нче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм 1-3 нче биремнәрне эшләгез.

1. Вакыйга кайда бара?

1) урам чатында

2) фатирда

3) кибеттә

2. Кемнәр урам аша чыга?

1) малай белән әтисе

2) малай белән әнисе

3) малай белән әби

3. Бу – дөресме?Урам аша  бер малай белән бабай чыгып килә.

1) дөрес                2) дөрес түгел

2 нче бүлек

Җөмләләрне укыгыз. Дөрес сүзне сайлагыз. Астына сызыгыз.

4.Марат,(таш/үлән/яфрак) атып, кошларны куркыта.

5. Менә бер кош Маратның баш (очыннан/очына/очының) ук очып үтте.

3 нче бүлек

Укыгыз һәм  6-10нчы биремнәрне эшләгез.

6. Хәрефләргә караганда авазлар саны күбрәк булган сүзне билгеләгез.

        1) төньяк

        2) бияләй

        3) кәгазь

7.Тамырдаш сүзләрне билгеләгез.

        1) болыт, болын

        2) яшел, яшеллек

        3) кул, колак

8.Сүз һәм аның русчага тәрҗемәсен тәңгәлләштерегез.

А)киң

1)мальчик

Ә)мәйдан

2) широкий

Б) малай

3) площадь

Җавап:

1)________2) ________ 3)____________

9.Гарәп теленнән кергән сүзне күчереп языгыз.

Мәктәп белем бирә.

Җавап: _____________________

10.Ялгызлык исемне күчереп языгыз.

Казанда заводлар күп.

Җавап: _____________

4 нче бүлек

Укыгыз һәм җавапларны языгыз.

11.  6 сүз өстәп, җөмләне тулыландырып языгыз.

Мин ... яратам.

5 нче бүлек

12. “Чын дус” темасына бәйле 5 җөмлә уйлап әйтегез.

2нче вариант

1 нче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм 1-3 нче биремнәрне эшләгез.

1. Малай кайдан кайта?

1) кибеттән

2) эштән

3) мәктәптән

2. Малай ни өчен ашыга?

1) китап укыйсы килә

2) маҗаралы кино карыйсы килә

3) уйныйсы килә

3. Бу – дөресме?Батырлар урамы шушы тирәдә.

1) дөрес                2) дөрес түгел

2 нче бүлек

Җөмләләрне укыгыз. Дөрес сүзне сайлагыз. Астына сызыгыз.

4.Язгы аяз көннәрнең берендә (без/сез/алар) юлга чыктык.

5. Көн искиткеч (сылу/чибәр/матур), һава саф иде.

3 нче бүлек

Укыгыз һәм  6-10нчы биремнәрне эшләгез.

6. Хәрефләргә караганда авазлар саны күбрәк булган сүзне билгеләгез.

        1) көньяк

        2) яулык

        3) мәгънә

7.Тамырдаш сүзләрне билгеләгез.

        1) дару, дәрес

        2) юл, юлдаш

        3) бит, бил

8.Сүз һәм аның русчага тәрҗемәсен тәңгәлләштерегез.  

А) ике

1) друг

Ә) ел

2) два

Б) дус

3) год

Җавап:

1)________2) ________ 3)____________

9.Гарәп теленнән кергән сүзне күчереп языгыз.

Марат китап укый.

Җавап: _____________________

10.Ялгызлык исемне күчереп языгыз.

Идел үтә алмаслык сазлыкларданбашланып китә.

Җавап: _____________

4 нче бүлек

Укыгыз һәм җавапларны языгыз.

11.  6 сүз өстәп, җөмләне тулыландырып языгыз.

Әнием ... ярата.

5 нче бүлек

12. “Дус нинди булырга тиеш?” темасына бәйле 5 җөмлә уйлап әйтегез.

ҖАВАПЛАР

5нче СЫЙНЫФ

1 вариант

2 вариант

Сорау

номеры

җаваплар

Сорау

номеры

җаваплар

1

1

1

3

2

3

2

2

3

2

3

2

4

таш

4

без

5

очыннан

5

матур

6

2

6

2

7

2

7

2

8

231

8

231

9

МӘКТӘП

9

КИТАП

10

КАЗАНДА

10

ИДЕЛ

Аудиотекстлар

1 вариант

Уйлана-уйлана атлый торгач, урам чатына килеп җиткәнмен икән. Каршы якка үтәргә теләп, тирә-юнемә каранып торганда, урам аша чыгып килүче кечкенә буйлы малай белән әбине күреп туктап калдым.

Малайның бер кулында төенчек, икенчесе белән әбине җитәкләгән. Әбекәй әледән-әле карана. Күрәсең, машина бәрдереп китмәсен дип борчыла. Малайның йөзе тыныч, чөнки ул яхшы белә: урам чатындагы светофорның яшел күзе ялтырап янып тора.

Ниһаять, малай белән әби мин басып торган урынга чыгып җиттеләр. Зур төенчек әби кулына күчте. Карчыкның шатлыгы йөзенә үк бәреп чыкты.

Малай да бәхетле елмая. Малай саубуллашты да әбигә хәерле юл теләп китеп барды. (Р.Гыйззәтуллин)

2 вариант

Ашыга-ашыга мәктәптән кайтып барам. Ашыгуымның сәбәбе шул: телевизордан маҗаралы кино күрсәтәләр. Менә кайтып җитәргә дә күп калмады. Шул вакыт мине бер абый туктатты.

        - Энем, Батырлар урамына ничек барып була?

        - Ул монда түгел бит. Сезгә икенче якка барырга кирәк.

        Таныш түгел абый, аптырап, башын чайкады.

        - Мине әле генә шушы тирәдә дип җибәргәннәр иде бит.

        Инде кемгә ышанырга дигәндәй карый абыйның күзләре.

        - Әйдәгез озатып куйыйм алайса, - дидем мин.

        Юлда барганда, абый үзенең ерактан килүен, безнең калада беренче тапкыр гына булуын әйтте. Сөйләшә-сөйләшә, Батырлар урамына килеп җиткәнебезне сизми дә калдык.

        - Рәхмәт, энем, - диде абый, шатлыгын яшерә алмыйча. – Зур рәхмәт сиңа!

        Ул чакта кино карарга соңга калдым. Әмма мин моңа бер дә борчылмадым. Таныш булмаган абыйга юл күрсәтүем, аннан ишеткән рәхмәт сүзе, шатлыктан елмайган йөзе әле дә истә, хәтердә саклана. Тылсымлы сүздер ул рәхмәт сүзе. (Р.Гыйззәтуллин)

Бәяләү критерийлары

Аерым биремнәрне һәм барлык  эшне бәяләү системасы

1 нче бүлектәге 1-3 нче биремнәр аудиоязманы тыңлаганнан соң башкарыла.  Тибы ягыннан бу биремнәр сайлап алу биремнәренә карый. Бу бүлектәге һәр дөрес җавап өчен укучыга 1 балл куела. Ялгыш җавап бирелсә яки җавап булмаса, 0 балл куела.

Бу бүлектә дөрес җаваплар өчен укучы иң югары 3 балл җыя ала.

2 нче бүлектәге биремнәркыска җавап язуны таләп итә, биремнәрдәге җөмләләрне укучы укый, аннан соң җавабын яза. Һәр бирем 1 балл белән бәяләнә. Ялгыш җавап бирелсә яки җавап булмаса, 0 балл куела.

Бу бүлектә дөрес җаваплар өчен укучы иң югары 3 балл җыя ала.

3 нче бүлектәге биремнәр өч типка карый. 6 -7 нче биремнәрсайлап алу биреме булып тора, бу биремнәргә 1 балл куела. Ялгыш җавап бирелсә яки җавап булмаса, 0 балл куела.

8 нче бирем – тәңгәлләштерү тибына карый. бу биремгә 2 балл куела. Ялгыш җавап бирелсә яки җавап булмаса, 0 балл куела.

9-10 нчы биремнәр кыска җавап язуны таләп итә. Бу биремнәргә 1 балл куелаБу биремнәргә ялгыш җавап бирелсә яки җавап булмаса, 0 балл куела.

Бу бүлектә дөрес җаваплар өчен укучы иң югары 6 балл җыя ала.

4 нче бүлектәге биремдә укучылар җөмләгә 6 сүз өстәп язарга тиеш.

Бу биремне бәяләү критерийлары:

Бәяләү критерийлары

Балл

Җөмлә дөрес төзелгән һәм дөрес язылган, 6 сүз өстәлгән җөмлә ахырында нокта куелган

3

Сүзләр төзелешендә 1 хата бар яки җөмләгә 5 сүз өстәлгән.

2

Сүзләр төзелешендә 1 хата бар һәм җөмләгә 4 сүз өстәлгән.

1

Икедән артык хата бар, сүзләр саны 4 тән ким

0

5 нче бүлектәге биремдә укучының телдән сөйләм күнекмәләре тикшерелә. Укучы бирелгән темага 5 бәйләнешле җөмлә төзеп әйтергә тиеш. Туган телнең лексик, грамматик, орфоэпик нормалары, басым, интонация үзенчәлекләре исәпкә алына.

Бәяләү критерийлары

Балл

Җөмләләр логик төзек, бәйләнешле,тел нормалары сакланган, сүз басымы дөрес куела.

3

Җөмләләр логик төзек, тел нормаларын куллануда хата бар яки сүз басымы дөрес куелмый.

2

Җөмләләрдә сүзләр бәйләнеше бозылган яки логик эзлеклелек сакланмый;

тел нормаларын куллануда 1 хата бар яки сүз басымы дөрес куелмый;

логик эзлеклелек сакланмый, әмма укучының сөйләме орфоэпик нормаларга буйсынган.

1

Икедән артык хата бар

0

Биремнәрне үтәү барышында җыелган иң югары балл – 18. Индивидуаль бәяләү укучының җыйган балларыннан чыгып эшләнә. Җыелган баллардан чыгып, нәтиҗәләр түбәндәгечә бәяләнә:

0-4 – түбән дәрәҗә, 2 ле билгесе;

5-8 – канәгатьләнерлек, 3 ле билгесе;

9-13 – урта дәрәҗә, 4 ле билгесе;

14-18 – югары дәрәҗә, 5 ле билгесе.

Рус телендә белем бирү мәктәпләренең 6 нчы сыйныф укучылары өчен

туган (татар) телдән

агымдагы  аттестацияне уздыру

материалларының күрсәтмә варианты

Демонстрационный вариант

контрольных измерительных материалов для проведения промежуточной аттестации

по родному (татарскому) языку для учащихся 6 классов

школ с русским языком обучения


Эшне башкару өчен күрсәтмә

Биремнәрне башкару өчен, 45 минут вакыт бирелә. Тест 13 биремне үз эченә алган  5  бүлектән тора.  

1 нче бүлектәге 3 бирем (1 – 3 нче биремнәр) укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән.

2 нче бүлектәге  2 бирем (4 – 5 нче биремнәр) укучыларның уку күнекмәләрен тикшерү максатыннан бирелә.

3 нче бүлектәге 3 бирем (6 – 11 нче биремнәр) укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен тикшерүгә кайтып кала.

4 нче бүлектәге12 нче бирем укучыларның язу күнекмәләрен тикшерү өчен бирелә.

5 нче бүлек биреме укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерүне күздә тота.

Уңышлар телибез!


Беренче вариант

1 нче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм 1-3 нче биремнәрне эшләгез.

1. Гүзәлгә әтисе нәрсә алып кайтты?

1) курчак

2) китап

3) машина

2. Курчакның исеме ничек?

1) Рәйханә

2) Гүзәл

3) Айсылу

3. Бу – дөресме?Курчак сары чәчле, зәңгәр күзле.

1) дөрес                2) дөрес түгел

2 нче бүлек

Җөмләләрне укыгыз. Дөрес сүзне сайлагыз. Астына сызыгыз.

4.Җәйге (болытлы/аяз/яңгырлы) көннәрнең берсендә без җиләккә киттек.

5. Менә кинәт көньяктан күксел болыт (басты/болытлады/күтәрелде).

.

3 нче бүлек

Укыгыз һәм  6-10нчы биремнәрне эшләгез.

6. Баш кисәкләр арасына сызык куелырга тиешле мәкальне билгеләгез.

        1) Тел күңелнең көзгесе.

2) Аз сүзле аз оялыр.        

        3) Ике яңа дустан бер иске дус яхшырак.

7.Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең ясалыш төрен билгеләгез.

        Йомырка тавыкныөйрәтми. (Мәкаль)

        1) тамыр

        2) кушма

        3) кушымча ялганып ясалган сүз

8.Җөмләдәге кисәкчәне билгеләгез.

        Дөньяда иң зур байлык – белем. (Мәкаль)

        1) дөньяда

        2) иң

        3) зур

9. Антонимнарны үзара тәңгәлләштерегез.  

А)иске

1)салкын

Ә)җылы

2) ак

Б) кара

3) яңа

Җавап:

1)________2) ________ 3)____________

10.Җөмләне укыгыз һәм[w] тартыгы кергән сүзне күчереп языгыз.

Тавыклар ябалактан курыктылар.

Җавап: _____________________

11.Җөмләне укыгыз һәм юнәлеш килешендәге зат алмашлыгын күчереп языгыз.

Безгә ак сакаллы кыш бабай килгән.

Җавап: _____________

4 нче бүлек

Укыгыз һәм җавапларны языгыз.

12.  6 сүз өстәп, җөмләне тулыландырып языгыз.

Мәктәп бакчасында ... .

5 нче бүлек

13. “Көтелмәгән бүләк” темасына бәйле 5 җөмлә уйлап әйтегез.

Икенче вариант

1 нче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм 1-3 нче биремнәрне эшләгез.

1. Кемнәр сөйләшеп утыра?

1) әнисе һәм кызы

2) әтисе һәм улы

3) әбисе һәм оныгы

2. Фирая кайда утыра?

1) җирдә

2) әнисенең итәгендә

3) чирәмдә

3. Бу – дөресме?Әнисе айга карый.

1) дөрес                2) дөрес түгел

2 нче бүлек

Җөмләләрне укыгыз. Дөрес сүзне сайлагыз. Астына сызыгыз.

4.Беркөнне без бакчабызда кечерәк кенә түтәлләр (ясадык/су сиптек/утадык).

5. Аннары бакча җиләге (агачлары/куаклары/үрентеләре) алып кайттык.

.

3 нче бүлек

Укыгыз һәм  6-10нчы биремнәрне эшләгез.

6. Баш кисәкләр арасына сызык куелырга тиешле мәкальне билгеләгез.

        1) Тел күңелнең көзгесе.

2) Аз сүзле аз оялыр.        

        3) Ике яңа дустан бер иске дус яхшырак.

7.Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең ясалыш төрен билгеләгез.

        Агач хәтта үзен кисеп торган кешегә дә күләгә бирә. (Мәкаль)

        1) тамыр

        2) кушма

        3) кушымча ялганып ясалган сүз

8.Җөмләдәге кисәкчәне билгеләгез.

        Дөньяда иң зур байлык – белем. (Мәкаль)

        1) дөньяда

        2) иң

        3) зур

9. Антонимнарны үзара тәңгәлләштерегез.  

А) ялкау

1) пычрак

Ә) киң

2) эшчән

Б) чиста

3) тар

Җавап:

1)________2) ________ 3)____________

10.Җөмләне укыгыз һәм [w] тартыгы кергән сүзне күчереп языгыз.

Урамда гөрләвекләр ага.

Җавап: _____________________

11.Җөмләне укыгыз һәм иялек килешендәге зат алмашлыгын күчереп языгыз.

Минем абыем кош оясы ясады.

Җавап: _____________

4 нче бүлек

Укыгыз һәм җавапларны языгыз.

12.  6 сүз өстәп, җөмләне тулыландырып языгыз.

Безнең бакчада ... .

5 нче бүлек

13. “Кичке матурлык” темасына бәйле 5 җөмлә уйлап әйтегез.

ҖАВАПЛАР

6нчы СЫЙНЫФ

1 вариант

2 вариант

Сорау

номеры

җаваплар

Сорау

номеры

җаваплар

1

1

1

1

2

3

2

2

3

1

3

1

4

аяз

4

ясадык

5

күтәрелде

5

үрентеләре

6

1

6

1

7

1

7

1

8

2

8

2

9

312

9

231

10

ТАВЫКЛАР

10

ГӨРЛӘВЕКЛӘР

11

БЕЗГӘ

11

МИНЕМ

Аудиотекстлар

1 вариант

Әтисе Гүзәлгә курчак алып кайтты. Исеме дә бар – Айсылу исемле.

        - Иптәшләрең белән бергәләп уйнарсыз, - диде әтисе.

        Әй сөенде, әй шатланды Гүзәл! Сары чәчле, зәңгәр күзле курчагын бер генә дә кулыннан төшермәде. Җайсызрак тотканда, Айсылу:

        - Ән-нә, ән-нәү-ү – дип тавыш та бирә белән иде.

        Бүген ял көне. Гүзәл бакчага бармады. Ул, сөенеп, Айсылу белән уйный гына башлаган иде, урамнан күрше кызы Рәйханның тавышы ишетелде.

        - Гүзәл, әйдә, уйнарга!

        Кыз тиз-тиз киенде дә урамга йөгерде. Айсылуны алып чыкмады. Чөнки Рәйханәнең курчак белән уйнавын теләмәде ул. Урамда комнан әллә нәрсәләр ясап бетерделәр. Гүзәл курчагы турында тәмам онытты. Өйгә кергәч кенә, исенә төште, йөгереп килеп, Айсылуны кулына алды. Чү! Ни булган аңа? Курчак:

        - Ән-нәү-ү, тимәү-ү! – дигән сыман ыңгырашты да күзләрен йомды.

        - Әни, әнием, - дип алгы бүлмәгә йөгереп керде Гүзәл. – Айсылу минем белән уйнарга теләми.

        Әнисе сынап кызына карады.

        - Әллә үпкәләттеңме аны?

        Гүзәл ни дияргә дә белмәде. Шунда гына әтисе әйткән сүзләрне исенә төшерде. “Иптәшләрең белән бергә уйнарсыз.. “ – дигән иде бит.

        Гүзәл курчагының чәченнән йомшак кына сыйпады:

        - Син ачуланма инде, икенче тапкыр сине дә дусларым янына алып чыгармын, - диде.

        Айсылу әйтерсең шуны гына көтеп торган: ул зәңгәр күзләрен ачып җибәрде. (Р.Гыйззәтуллин)

2 вариант

Кич. Авыл тынлыкка чумган. Үзе шундый җылы. Өйгә һич керәсе килми. Капка төбендәге утыргычта, кичке шәфәкъ матурлыгына хозурланып, әнисе белән нәни кыз Фирая сөйләшеп утыралар. Утыргычта әнисе генә утыра, ә Фирая аның итәгенә менеп кунаклаган. Күк йөзендә, учлап сибелгән энҗе-мәрҗәннәрдәй, йолдызлар җемелди. Аларның барысын да уздырып, түм-түгәрәк ай көмештәй нурларын җиргә сибә, гүя ул шулай Фираяны сөеп елмая. Айның ике ягында да, аккош канатларыдай, нәфис каурый болытлар йөзеп йөри. Тулган, менә-менә канатланып очып китәрдәй тоела. Әнисенең итәгендә иркәләнеп утырган Фирая да, әлеге сихри күренешкә сокланып, күзләрен күк гөмбәзеннән ала алмыйча, талпына-талпына, нәни кулларын чәбәкли:

― Әни, әнием, кара әле! – ди. ― Кара... әнә анда, күктә, аккоштай ак канатлы ай йөзә.

Әнисе дә айга карый.

― И-и-и кызым! Искиткеч нурлы икән шул кичке ай. Гаҗәп икән. Кызлар шикелле елмая. Гомеремдә дә мондый айны күргәнем юк иде. Бәхеткә генә була күрсен мондый хозур, мондый матур күренеш, - дип, үз чиратында хыялый, күбәләктәй канатланган нәни кызына карап, нурлы айдай елмая. Әйе шул, әниләр янында ай да канатлы. (Н.Каштанов)

                                     Бәяләү критерийлары

Аерым биремнәрне һәм барлык  эшне бәяләү системасы

1 нче бүлектәге 1-3 нче биремнәр аудиоязманы тыңлаганнан соң башкарыла.  Тибы ягыннан бу биремнәр сайлап алу биремнәренә карый. Бу бүлектәге һәр дөрес җавап өчен укучыга 1 балл куела. Ялгыш җавап бирелсә яки җавап булмаса, 0 балл куела.

Бу бүлектә дөрес җаваплар өчен укучы иң югары 3 балл җыя ала.

2 нче бүлектәге биремнәркыска җавап язуны таләп итә, биремнәрдәге җөмләләрне укучы укый, аннан соң җавабын яза. Ялгыш җавап бирелсә яки җавап булмаса, 0 балл куела.

Бу бүлектә дөрес җаваплар өчен укучы иң югары 3 балл җыя ала.

3 нче бүлектәге биремнәр өч типка карый. 6-8нче биремнәрсайлап алу биреме булып тора, бу биремнәргә 1 балл куела. Ялгыш җавап бирелсә яки җавап булмаса, 0 балл куела.

9нчыбирем – тәңгәлләштерү тибына карый. Бу биремгә 2 балл куела. Ялгыш җавап бирелсә яки җавап булмаса, 0 балл куела.

10-11 нче биремнәр кыска җавап язуны таләп итә. Һәр бирем 1 балл белән бәяләнә.Бу биремнәргә ялгыш җавап бирелсә яки җавап булмаса, 0 балл куела.

Бу бүлектә дөрес җаваплар өчен укучы иң югары 6 балл җыя ала.

4 нче бүлектәге биремдә укучылар җөмләгә 6 сүз өстәп язарга тиеш.

Бу биремне бәяләү критерийлары:

Бәяләү критерийлары

Балл

Җөмлә дөрес төзелгән һәм дөрес язылган, 6 сүз өстәлгән җөмлә ахырында нокта куелган

3

Сүзләр төзелешендә 1 хата бар яки җөмләгә 5 сүз өстәлгән.

2

Сүзләр төзелешендә 1 хата бар һәм җөмләгә 4 сүз өстәлгән.

1

Икедән артык хата бар, сүзләр саны 4 тән ким

0

5 нче бүлектәге биремдә укучының телдән сөйләм күнекмәләре тикшерелә. Укучы бирелгән темага 5 бәйләнешле җөмлә төзеп әйтергә тиеш. Туган телнең лексик, грамматик, орфоэпик нормалары, басым, интонация үзенчәлекләре исәпкә алына.

Бәяләү критерийлары

Балл

Җөмләләр логик төзек, бәйләнешле,тел нормалары сакланган, сүз басымы дөрес куела.

3

Җөмләләр логик төзек, тел нормаларын куллануда хата бар яки сүз басымы дөрес куелмый.

2

Җөмләләрдә сүзләр бәйләнеше бозылган яки логик эзлеклелек сакланмый;

тел нормаларын куллануда 1 хата бар яки сүз басымы дөрес куелмый;

логик эзлеклелек сакланмый, әмма укучының сөйләме орфоэпик нормаларга буйсынган.

1

Икедән артык хата бар

0

Биремнәрне үтәү барышында җыелган иң югары балл – 18. Индивидуаль бәяләү укучының җыйган балларыннан чыгып эшләнә. Җыелган баллардан чыгып, нәтиҗәләр түбәндәгечә бәяләнә:

0-4 – түбән дәрәҗә, 2 ле билгесе;

5-8 – канәгатьләнерлек, 3 ле билгесе;

9-13 – урта дәрәҗә, 4 ле билгесе;

14-18 – югары дәрәҗә, 5 ле билгесе.

Рус телендә белем бирү мәктәпләренең 7  нче сыйныф укучылары өчен

туган (татар) телдән

агымдагы  аттестацияне уздыру

материалларының күрсәтмә варианты

Демонстрационный вариант

контрольных измерительных материалов для проведения промежуточной аттестации

по родному (татарскому) языку для учащихся 7 классов

школ с русским языком обучения


Эшне башкару өчен күрсәтмә

Биремнәрне башкару өчен, 45 минут вакыт бирелә. Тест 13 биремне үз эченә алган  5  бүлектән тора.  

1 нче бүлектәге 3 бирем (1 – 3 нче биремнәр) укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән.

2 нче бүлектәге  2 бирем (4 – 5 нче биремнәр) укучыларның уку күнекмәләрен тикшерү максатыннан бирелә.

3 нче бүлектәге 3 бирем (6 – 11 нче биремнәр) укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен тикшерүгә кайтып кала.

4 нче бүлектәге12 нче бирем укучыларның язу күнекмәләрен тикшерү өчен бирелә.

5 нче бүлек биреме укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерүне күздә тота.

Уңышлар телибез!


Беренче вариант

1 нче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм 1-3 нче биремнәрне эшләгез.

1. Идрис кая соңга килды?

1) мәктәпкә

2) кинога

3) кибеткә

2. Идрис ни өчен елый?

1) чөнки сумкасы авыр

2) чөнки кибеткә керә алмый

3) чөнки ишекне ача алмый

3. Бу – дөресме?Мәктәп ишеге бикле.

1) дөрес                2) дөрес түгел

2 нче бүлек

Җөмләләрне укыгыз. Дөрес сүзне сайлагыз. Астына сызыгыз.

4.Әйләнә-тирә табигатьнең кешеләр (белән/өчен/саен) әһәмияте гаять зур.

5. Барлык тереклек (ияләренең/ияләрендә/ияләренә) кирәк булган кебек, безгә дә һава, су, азык кирәк.

3 нче бүлек

Укыгыз һәм  6-10нчы биремнәрне эшләгез.

6. Юклык алмашлыгын билгеләгез.

Күктә кояш булса, җирдә син бар,

Миңа башка беркем кирәкми. (Г.Гыйльманов)

        1) син

        2) миңа

        3) беркем

7.Мәкальләр арасыннан кушма җөмләне билгеләгез.

        1) Батырга үлем юк.

        2) Батыр үз халкын яклый.

        3) Батыр бер үлә, куркак мең үлә.

8.Җөмләдәге компонентлар арасына куелырга тиешле тыныш билгесен билгеләгез.

        Киемгә карап каршы алалар (...) акылга карап озаталар. (Мәкаль)

1) өтер

        2) сызык

        3) ике нокта

9.Җөмлә һәм аның русчага тәрҗемәсен тәңгәлләштерегез.  

А) Китапны Алсуга бир.

1) В тот день я болел.

Ә) Әтине делегат итеп сайладылар.

2) Книгу отдай Алсу.

Б) Ул көнне мин авырдым.

3) Отца выбрали делегатом.

Җавап:

1)________2) ________ 3)____________

10.Нокталар урынына тиешле хәрефне куеп күчереп языгыз.

Мөг...ен, шуны эшлиләрдер.

Җавап: _____________________

11.        Җөмләдән шук сүзенең синонимын күчереп языгыз.

Кызның сипкелле битендә шаян чокырлар пәйда булды.

Җавап: _____________

4 нче бүлек

Укыгыз һәм җавапларны языгыз.

12.  6 сүз өстәп, җөмләне тулыландырып языгыз.

Сиңа ... .

5 нче бүлек

13. “Көндәлек режимым” темасына бәйле 5 җөмлә уйлап әйтегез.

Икенче вариант

1 нче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм 1-3 нче биремнәрне эшләгез.

1. Малайга нәрсә алганнар?

1) селфи таягы

2) култык таягы

3) байрак таягы

2. Мәннәф иң элек фотога кем белән төшкән?

1) әбисе

2) Рекс

3) Фәхри

3. Бу – дөресме?Селфи таягы ватылган.

1) дөрес                2) дөрес түгел

2 нче бүлек

Җөмләләрне укыгыз. Дөрес сүзне сайлагыз. Астына сызыгыз.

4.Үлән һәм яфракларның яшел төсе кешене (ярсыта/тынычландыра/уйландыра), арыганлыгын бетерә.

5.Табигать безнең сәламәтлегебезне дә (саклый/тәрбияли/бизи).

3 нче бүлек

Укыгыз һәм  6-10нчы биремнәрне эшләгез.

6. Юклык алмашлыгын билгеләгез.

Мәктәпкә әле миннән башка беркем дә килмәгән.        

1) миннән

        2) башка

        3) беркем

7.Мәкальләр арасыннан кушма җөмләне билгеләгез.

        1) Татлы тел – җан азыгы.

        2) Төлке төшендә дә тавык саный.

        3) Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык.

8.Җөмләдәге компонентлар арасына куелырга тиешле тыныш билгесен билгеләгез.

        Белгән белгәнен эшләр (...) белмәгән беләген төшләр. (Мәкаль)

1) өтер

        2) сызык

        3) ике нокта

9.Җөмлә һәм аның русчага тәрҗемәсен тәңгәлләштерегез.  

А) Син аны белмисеңмени?

1) Ты знаешь того человека?

Ә) Син теге кешене беләсеңме?

2) Ты кого ждешь?

Б) Син кемне көтәсең?

3) Ты разве не знаешь его?

Җавап:

1)________2) ________ 3)____________

10.Нокталар урынына тиешле хәрефне куеп күчереп языгыз.

Ниһ..ять, ул бәхетле көн килде!

Җавап: _____________________

11.Җөмләдән көтмәгәндә сүзенең синонимын күчереп языгыз.

Кинәт тавык кулдан ычкынды.

Җавап: _____________

4 нче бүлек

Укыгыз һәм җавапларны языгыз.

12.  6 сүз өстәп, җөмләне тулыландырып языгыз.

Миңа ... .

5 нче бүлек

13. “Шатлыклы көнем” темасына бәйле 5 җөмлә уйлап әйтегез.

ҖАВАПЛАР

7нче СЫЙНЫФ

1 вариант

2 вариант

Сорау

номеры

җаваплар

Сорау

номеры

җаваплар

1

1

1

1

2

3

2

1

3

1

3

1

4

өчен

4

тынычландыра

5

ияләренә

5

саклый

6

3

6

3

7

3

7

3

8

1

8

1

9

231

9

231

10

МӨГАЕН

10

НИҺАЯТЬ

11

ШАЯН

11

КИНӘТ

Аудиотекстлар

1 вариант

Идрис бүген мәктәпкә соңга калды. Баш очына ук куеп яткан өч төрле будильник та ярдәм итмәде. Абына-сөртенә укырга йөгерде. Ә инде мәктәп ишеген тартып, аның бикле икәнен аңлагач, елап җибәрде.

Малай тагын бер тапкыр ишекне тартып карады. Юк, бикле! Аннан ул, аркасына аскан букчасын салды да әкрен генә үз сыйныф бүлмәләренең тәрәзәсе янына килде. Нишлиләр икән анда хәзер? Беренче дәрес – хезмәт дәресе иде бугай. Хәлимә апалары, диафильм ясарга өйрәтәм, дигән иде. Мөгаен, шуны эшлиләрдер. Идриснең күзеннән яшь бөртекләре тәгәрәде...

Партадашы Гөлназ бүген берүзе утырадыр инде. Карандашын көн саен Идрис очлый иде аның, бүген үзе очлады микән?.. Тиздән кыңгырау шалтыраячак. Һәммәсе, узыша-узыша, ашханәгә йөгерер. Идриснең генә урыны буш булачак.

Нишләптер, бернинди тавыш-тын ишетелми.

― Нишлисең син, Идрис?

Каяндыр ишетелгән тавышка малай сискәнеп китте. Аның артында гаҗәпләнгән партадашы Гөлназ басып тора иде.

― Син... Син дә соңга калдыңмыни? ― Малай, беренче күргәндәй, баштанаяк Гөлназны күздән кичерде. ― Сине дә кертмәделәрме әллә?

― Кая кертмәделәр? Идрис, ни булды сиңа?

― Мәктәпкә инде... Хәлимә апа әйтте бит, соңга калсагыз, ишекне эчтән бикләп куябыз, диде.

Ниһаять, Гөлназның аптыраулы карашы эреп юкка чыкты. Кызның сипкелле битендә шаян чокырлар пәйда булды. Ул, җайлап кына:

― Идрис, бар, өеңә кайт, рәхәтләнеп йокла. Ял көне бит бүген! Як-шәм-бе!!!

Идрис, елмаеп торучы партадашына карады да, лапылдап, җиргә утырды. (А. Гыймадиевтан)

2 вариант

Ниһаять, ул бәхетле көн килде!

Әти-әнисенә күпме ялварулары... Күпме йокысыз төннәр... Күпме бакчада чүп утаулар...Матур әдәбият уку... Көн саен чәч тарау... Йоклар алдыннан битне юулар... Берсе дә әрәмгә китмәде. Мәннәфкә селфи таягы алдылар!

Селфины башта әбисе белән төштеләр. Аннары малай йөгереп урамга чыгып китте. Ә-ә-әнә, күрше Фәхри абзый тракторы янында мәш килә. Кып-кызыл бульдозер янында икәүләп селфи ясадылар.

Кешеләр генә дигәнмени! Абзар тулы мал. Ишегалдында күпме кош-корт чабып йөри ләбаса!

Малайның телефонында эксклюзив фотолар пәйда була башлады.Менә Мәннәф сарыклар арасында... Менә Мәннәф бозау белән кочаклашып тора. Менә Рекс белән икәүләшеп бер колбасаны ашыйлар...

Их, әнә теге аклы-каралы яшь тавыкны да тотасы иде бит...Малай, абына-сөртенә, бичара кошны куа башлады. Ишегалдындагы чиләк, табаклар тәгәрәште. Һоп! Эләкте, асыл кош! Тавык кыткылдый башлады. Мәннәф исә, сул кулы белән тавыкны кысып кочаклаган килеш, уңы белән таягын алга сузды.

Кинәт тавык кулдан ычкынды. Кемдер Мәннәфнең аркасын чукыды.... Артта, күзләрен акайтып, зур кикрикле сары әтәч басып тора иде. Менә ул икенче тапкыр һөҗүмгә күчте...Телефон – бер, таяк икенче, әтәч өченче якка очты. Ни гаҗәп, телефон ватылмады. Ә селфи таягының гомере кыска булды. (А.Гыймадиев)

Бәяләү критерийлары

Аерым биремнәрне һәм барлык  эшне бәяләү системасы

1 нче бүлектәге 1-3 нче биремнәр аудиоязманы тыңлаганнан соң башкарыла.  Тибы ягыннан бу биремнәр сайлап алу биремнәренә карый. Бу бүлектәге һәр дөрес җавап өчен укучыга 1 балл куела. Ялгыш җавап бирелсә яки җавап булмаса, 0 балл куела.

Бу бүлектә дөрес җаваплар өчен укучы иң югары 3 балл җыя ала.

2 нче бүлектәге биремнәркыска җавап язуны таләп итә, биремнәрдәге җөмләләрне укучы укый, аннан соң җавабын яза. Ялгыш җавап бирелсә яки җавап булмаса, 0 балл куела.

Бу бүлектә дөрес җаваплар өчен укучы иң югары 3 балл җыя ала.

3 нче бүлектәге биремнәр өч типка карый. 6-8нче биремнәрсайлап алу биреме булып тора, бу биремнәргә 1 балл куела. Ялгыш җавап бирелсә яки җавап булмаса, 0 балл куела.

9нчыбирем – тәңгәлләштерү тибына карый. Бу биремгә 2 балл куела. Ялгыш җавап бирелсә яки җавап булмаса, 0 балл куела.

10-11 нче биремнәр кыска җавап язуны таләп итә. Һәр бирем 1 балл белән бәяләнә.Бу биремнәргә ялгыш җавап бирелсә яки җавап булмаса, 0 балл куела.

Бу бүлектә дөрес җаваплар өчен укучы иң югары 6 балл җыя ала.

4 нче бүлектәге биремдә укучылар җөмләгә 6 сүз өстәп язарга тиеш.

Бу биремне бәяләү критерийлары:

Бәяләү критерийлары

Балл

Җөмлә дөрес төзелгән һәм дөрес язылган, 6 сүз өстәлгән җөмлә ахырында нокта куелган

3

Сүзләр төзелешендә 1 хата бар яки җөмләгә 5 сүз өстәлгән.

2

Сүзләр төзелешендә 1 хата бар һәм җөмләгә 4 сүз өстәлгән.

1

Икедән артык хата бар, сүзләр саны 4 тән ким

0

5 нче бүлектәге биремдә укучының телдән сөйләм күнекмәләре тикшерелә. Укучы бирелгән темага 5 бәйләнешле җөмлә төзеп әйтергә тиеш. Туган телнең лексик, грамматик, орфоэпик нормалары, басым, интонация үзенчәлекләре исәпкә алына.

Бәяләү критерийлары

Балл

Җөмләләр логик төзек, бәйләнешле,тел нормалары сакланган, сүз басымы дөрес куела.

3

Җөмләләр логик төзек, тел нормаларын куллануда хата бар яки сүз басымы дөрес куелмый.

2

Җөмләләрдә сүзләр бәйләнеше бозылган яки логик эзлеклелек сакланмый;

тел нормаларын куллануда 1 хата бар яки сүз басымы дөрес куелмый;

логик эзлеклелек сакланмый, әмма укучының сөйләме орфоэпик нормаларга буйсынган.

1

Икедән артык хата бар

0

Биремнәрне үтәү барышында җыелган иң югары балл – 18. Индивидуаль бәяләү укучының җыйган балларыннан чыгып эшләнә. Җыелган баллардан чыгып, нәтиҗәләр түбәндәгечә бәяләнә:

0-4 – түбән дәрәҗә, 2 ле билгесе;

5-8 – канәгатьләнерлек, 3 ле билгесе;

9-13 – урта дәрәҗә, 4 ле билгесе;

14-18 – югары дәрәҗә, 5 ле билгесе.

Рус телендә белем бирү мәктәпләренең 8 нче сыйныф укучылары өчен

туган (татар) телдән

агымдагы  аттестацияне уздыру

материалларының күрсәтмә варианты

Демонстрационный вариант

контрольных измерительных материалов для проведения промежуточной аттестации

по родному (татарскому) языку для учащихся 8 классов

школ с русским языком обучения


Эшне башкару өчен күрсәтмә

Биремнәрне башкару өчен, 45 минут вакыт бирелә. Тест 13 биремне үз эченә алган  5  бүлектән тора.  

1 нче бүлектәге 3 бирем (1 – 3 нче биремнәр) укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән.

2 нче бүлектәге  2 бирем (4 – 5 нче биремнәр) укучыларның уку күнекмәләрен тикшерү максатыннан бирелә.

3 нче бүлектәге 3 бирем (6 – 11 нче биремнәр) укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен тикшерүгә кайтып кала.

4 нче бүлектәге12 нче бирем укучыларның язу күнекмәләрен тикшерү өчен бирелә.

5 нче бүлек биреме укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерүне күздә тота.

Уңышлар телибез!


Беренче вариант

1 нче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм 1-3 нче биремнәрне эшләгез.

1. Бабай өстен салганнан соң, кая кереп китте?

1) аш бүлмәсенә

2) юыну бүлмәсенә

3) йокы бүлмәсенә

2.Әмир ни өчен чәй куярга өлгерми?

1) чөнки фотога төшерә

2) чөнки телефонда уйный

3) чөнки китап укый

3. Бу – дөресме?Әмир чәй куеп җибәрә.

1) дөрес                2) дөрес түгел

2 нче бүлек

Җөмләләрне укыгыз. Дөрес сүзне сайлагыз. Астына сызыгыз.

4.Борын заманнан бирле шулай: кеше гомер-гомергә табигать (өчен/турында/белән) көрәшкән, табигатьтән курыккан.

5. Хәзер исә табигать аның (кешегә/кешедән/кешене) курка бугай...

3 нче бүлек

Укыгыз һәм  6-10нчы биремнәрне эшләгез.

6. Басымы соңгы иҗеккә төшмәгән сүзләрнең санын билгеләгез.

        Уйламыйча эшләсәң, чирләмичә үләрсең. (Мәкаль)

        1) 1

        2) 2

        3) 3

7.Җөмләдәге инфинитивны билгеләгез.

        Өйрәтсәң, аю да биергә өйрәнә. (Мәкаль)

        1) өйрәтсәң

        2) биергә

        3) өйрәнә

8.Иярчен хәбәр җөмләне билгеләгез.

1) Агачны кем утыртса, җимеше шуныкы. (Мәкаль)

        2) Эш беткәч, уйнарга ярый. (Мәкаль)

        3) Актыктан кем керсә, капканы шул ябар. (Г.Әпсәләмов)

9. Модаль кисәкне һәм аның төрен тәңгәлләштерегез.  

А) әлбәттә

1) фикернең чыганагын белдерә торган кереш сүз

Ә) мәсәлән

2) раслауны белдерә торган кереш сүз

Б) минемчә

3) фикернең тәртибен белдерә торган кереш сүз

Җавап:

1)________2) ________ 3)____________

10.Җөмләдәге фразеологизмны күчереп языгыз.

Әй, бабасы килүгә чәй кайнатып торырга да баш эшләмәгән бит.

Җавап: _____________________

11.Эндәш сүзне күчереп языгыз.

Үсеп беткәнсең бит, улым!

Җавап: _____________

4 нче бүлек

Укыгыз һәм җавапларны языгыз.

12.  7 сүз өстәп, җөмләне тулыландырып языгыз.

Давылдан соң... .

5 нче бүлек

13. “Телефон сүнде, ди...” темасына бәйле 6 җөмлә уйлап әйтегез.

                                           Икенче вариант.

1 нче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм 1-3 нче биремнәрне эшләгез.

1. Әмирнең бабасы нишләргә тели?

1) бергә хезмәт иткән иптәшләре белән очрашырга

2) бергә хезмәт иткән иптәшләренә хат язарга

3) бергә хезмәт иткән иптәшләренә кунакка барырга

2.Әмир мәктәпкә ни өчен телефонсыз китте?

1) телефон ватылды

2) телефон бабайда калды

3) телефон әнисендә калды

3. Бу – дөресме?Бабай Сургутта яшәүче иптәше белән сөйләшә.

1) дөрес                2) дөрес түгел

2 нче бүлек

Җөмләләрне укыгыз. Дөрес сүзне сайлагыз. Астына сызыгыз.

4.Кешелек үзенең бөтен тарихы дәвамында табигатьне өйрәнеп (ләкин/әмма/һәм) яңа җирләр ачып кына калмаган.

5.Кешеләр (табигать/табигый/табигатьнең) байлыкларданфайдаланганнар һәм әйләнә-тирә мохитне шактый үзгәрткәннәр.

3 нче бүлек

Укыгыз һәм  6-10нчы биремнәрне эшләгез.

6. Басымы соңгы иҗеккә төшмәгән сүзләрнең санын билгеләгез.

        Тирләгәнче эшлә, туйганчы аша. (Мәкаль)

        1) 2

        2) 3

        3) 4

7.Җөмләдәге инфинитивны билгеләгез.

        Тутый кош сөйләшергә өйрәнер, кеше булаалмас. (Мәкаль)

        1) өйрәнер

        2) сөйләшергә

        3) була алмас

8.Иярчен хәбәр җөмләне билгеләгез.

1) Акча кемнеке, дөнья шуныкы. (Мәкаль)

        2) Аш бар өйдә бәрәкәт бар. (Мәкаль)

        3) Чәе булса, шикәре табыла. (Мәкаль)

9. Модаль кисәкне һәм аның төрен тәңгәлләштерегез.  

А) дөрестән дә

1) үтенүне белдерә торган кереш сүз

Ә) мөгаен

2) раслауны белдерә торган кереш сүз

Б) зинһар

3) шикләнүне белдерә торган кереш сүз

Җавап:

1)________2) ________ 3)____________

10.Җөмләдәге фразеологизмны күчереп языгыз.

Бабайның күзләрендә очкыннар биеште.

Җавап: _____________________

11.Эндәш сүзне күчереп языгыз.

Чынлап әйтәсеңме, улым?

Җавап: _____________

4 нче бүлек

Укыгыз һәм җавапларны языгыз.

12.  7 сүз өстәп, җөмләне тулыландырып языгыз.

Беркөнне ....

5 нче бүлек

13. “Интернет бетте, ди...” темасына бәйле 6 җөмлә уйлап әйтегез.

ҖАВАПЛАР

8 СЫЙНЫФ

1 вариант

2 вариант

Сорау

номеры

җаваплар

Сорау

номеры

җаваплар

1

1

1

1

2

2

2

2

3

2

3

1

4

белән

4

һәм

5

кешедән

5

табигый

6

3

6

3

7

2

7

2

8

1

8

1

9

231

9

231

10

БАШ ЭШЛӘМӘГӘН

10

ОЧКЫННАР БИЕШТЕ

11

УЛЫМ

11

УЛЫМ

Аудиотекстлар

1 вариант

― Үсеп беткәнсең бит, улым! – Бабай шап-шоп Әмирнең аркасыннан какты, аннан өс-башын салды да аш бүлмәсенә юнәлде. Өстәлгә берәм-берәм күчтәнәчләрен тезә башлады. Ул арада чәй дә куеп җибәрде.

Әй, бабасы килүгә чәй кайнатып торырга да баш эшләмәгән бит. Малай күңеленнән генә үзен битәрләп алды. Биш кенә минутка дип, телефондагы уенны кушкан иде шул. Биш минут эчендә бер сәгать үткән дә киткән. Әле һаман реаль дөньяга “кайтып җитә алмый” басып тора түгелме? Әмир тиз генә шкафтан чынаяклар, бал кашыклары алды, үзенчә өстәл хәстәрләргә тотынды.

Әмир белән алар икәүләп чәй эчтеләр, бабай алып килгән какланган каз белән сыйландылар. Аннан, кунак бүлмәсенә чыгып, диванга утырдылар. Чалбар кесәсендә телефон “кытыклап” торса да, Әмир бабасын тыңларга әзерләнеп, җайлап утырды. Чамалый ул: сөйләшү озак булачак. Зәбир бабайның балачагы, мәктәптә укуы, ашарга, кияргә юклык, яланаяк дәрескә йөрүләре. Аннан армия турында. Шуннан соң колхозда тракторист булып эшләгән кырык елы турында.

Истәлекләренең армия хезмәте “өлешенә” килеп җиткәч: “Их, “служак”лар белән күрешсәң иде ул менә. Исән микән инде алар...”,  дип әйтеп салды бабакай. (Л.Гыйбадуллина)

2 вариант

Әмир белән сөйләшеп утырганда, бабакай: “Их, “служак”лар белән күрешсәң иде ул менә. Исән микән инде алар...”, - дип әйтеп куйды.

― Һи, бабай! Бик җиңел бит ул. Әйт әле исемнәрен. Хәзер “Вконтакте”дан я “Одноклассники”дан табабыз аларны!

Бабайның күзләрендә очкыннар биеште:

― Чынлап әйтәсеңме, улым? Яле, куш әле теге нәмәрсәңне алайса.

Малай белән бабай телефон экранына иелделәр.

Ун-унбиш минуттан, ике “служак” табылды. “Дуслыкка” язылдылар да җавап көтә башладылар. Зәбир бабай сабый бала сыман каушый, дулкынлана иде. Үзе бертуктамый сөйләнә:

― Кара син аны, ә! Бу шайтан шакмагыннан да файда булыр икән. Менә сиңа мә... Вәт замана диген...

Әмирнең әти-әнисе, сеңлесе кайтып кергәндә, бабай, кеткелдәп көлә-көлә, урысчасын-татарчасын бергә бутап, Сургутта яшәүче ротадаш “егет” белән видеоэлемтә аша гөрләшә иде.

...Галиевләр гаиләсе иртәнге чәйгә аш бүлмәсенә җыелганда, Зәбир бабай “Вконтакте”дагы сәхифәсеннән ротадашларына хәерле иртә теләп маташа иде инде.

Җылы су белән юынган, пөхтә киенгән, өй эшләрен эшләгән, хәтта физзарядка ясарга да өлгергән Әмир бүген мәктәпкә телефонсыз китте.

Зәбир бабай, ясалган чәен эчәргә дә онытып, үзе әйтмешли, телефон “ышкып” калды. (Л.Гыйбадуллин)

Бәяләү критерийлары

Аерым биремнәрне һәм барлык  эшне бәяләү системасы

1 нче бүлектәге 1-3 нче биремнәр аудиоязманы тыңлаганнан соң башкарыла.  Тибы ягыннан бу биремнәр сайлап алу биремнәренә карый. Бу бүлектәге һәр дөрес җавап өчен укучыга 1 балл куела. Ялгыш җавап бирелсә яки җавап булмаса, 0 балл куела.

Бу бүлектә дөрес җаваплар өчен укучы иң югары 3 балл җыя ала.

2 нче бүлектәге биремнәркыска җавап язуны таләп итә, биремнәрдәге җөмләләрне укучы укый, аннан соң җавабын яза. Ялгыш җавап бирелсә яки җавап булмаса, 0 балл куела.

Бу бүлектә дөрес җаваплар өчен укучы иң югары 3 балл җыя ала.

3 нче бүлектәге биремнәр өч типка карый. 6-8нче биремнәрсайлап алу биреме булып тора, бу биремнәргә 1 балл куела. Ялгыш җавап бирелсә яки җавап булмаса, 0 балл куела.

9нчыбирем – тәңгәлләштерү тибына карый. Бу биремгә 2 балл куела. Ялгыш җавап бирелсә яки җавап булмаса, 0 балл куела.

10-11 нче биремнәр кыска җавап язуны таләп итә. Һәр бирем 1 балл белән бәяләнә.Бу биремнәргә ялгыш җавап бирелсә яки җавап булмаса, 0 балл куела.

Бу бүлектә дөрес җаваплар өчен укучы иң югары 6 балл җыя ала.

4 нче бүлектәге биремдә укучылар җөмләгә 7 сүз өстәп язарга тиеш.

Бу биремне бәяләү критерийлары:

Бәяләү критерийлары

Балл

Җөмлә дөрес төзелгән һәм дөрес язылган, 7 сүз өстәлгән җөмлә ахырында нокта куелган

3

Сүзләр төзелешендә 1 хата бар яки җөмләгә 5-6 сүз өстәлгән.

2

Сүзләр төзелешендә 1 хата бар һәм җөмләгә 4 сүз өстәлгән.

1

Икедән артык хата бар, сүзләр саны 4 тән ким

0

5 нче бүлектәге биремдә укучының телдән сөйләм күнекмәләре тикшерелә. Укучы бирелгән темага 6 бәйләнешлеҗөмлә төзеп әйтергә тиеш. Туган телнең лексик, грамматик, орфоэпик нормалары, басым, интонация үзенчәлекләре исәпкә алына.

Бәяләү критерийлары

Балл

Җөмләләр логик төзек, бәйләнешле,тел нормалары сакланган, сүз басымы дөрес куела.

3

Җөмләләр логик төзек, тел нормаларын куллануда хата бар яки сүз басымы дөрес куелмый.

2

Җөмләләрдә сүзләр бәйләнеше бозылган яки логик эзлеклелек сакланмый;

тел нормаларын куллануда 1 хата бар яки сүз басымы дөрес куелмый;

логик эзлеклелек сакланмый, әмма укучының сөйләме орфоэпик нормаларга буйсынган.

1

Икедән артык хата бар

0

Биремнәрне үтәү барышында җыелган иң югары балл – 18. Индивидуаль бәяләү укучының җыйган балларыннан чыгып эшләнә. Җыелган баллардан чыгып, нәтиҗәләр түбәндәгечә бәяләнә:

0-4 – түбән дәрәҗә, 2 ле билгесе;

5-8 – канәгатьләнерлек, 3 ле билгесе;

9-13 – урта дәрәҗә, 4 ле билгесе;

14-18 – югары дәрәҗә, 5 ле билгесе.

Рус телендә белем бирү мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучылары өчен

туган (татар) телдән

агымдагы  аттестацияне уздыру

материалларының күрсәтмә варианты

Демонстрационный вариант

контрольных измерительных материалов для проведения промежуточной аттестации

по родному (татарскому) языку для учащихся 9 классов

школ с русским языком обучения


Эшне башкару өчен күрсәтмә

Биремнәрне башкару өчен, 45 минут вакыт бирелә. Тест 14 биремне үз эченә алган  5  бүлектән тора.  

1 нче бүлектәге 3 бирем (1 – 3 нче биремнәр) укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән.

2 нче бүлектәге  2 бирем (4 – 5 нче биремнәр) укучыларның уку күнекмәләрен тикшерү максатыннан бирелә.

3 нче бүлектәге 3 бирем (6 – 12 нче биремнәр) укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен тикшерүгә кайтып кала.

4 нче бүлектәге13 нче бирем укучыларның язу күнекмәләрен тикшерү өчен бирелә.

5 нче бүлек биреме укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерүне күздә тота.

Уңышлар телибез!


Беренче вариант

1 нче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм 1-3 нче биремнәрне эшләгез.

1. Резидәнең әнисе кая китә?

1) эшкә

2) кибеткә

3) паркка

2.Сатучы апа нинди алмалар сайлап бирә?

1) алсу һәм кызыл

2) сары

3) яшел

3. Бу – дөресме?Кибеткә барганда, Резидәгә күрше апасы эндәште.

1) дөрес                2) дөрес түгел

2 нче бүлек

Җөмләләрне укыгыз. Дөрес сүзне сайлагыз. Астына сызыгыз.

4. (Белдерү/гариза/ышанычнамә). Этем югалды. Кара төстә, борыны ак. Тел. 88665749276

5. (Белдерү/гариза/ышанычнама). Мине Казан федераль университетының әзерлек курсларына кабул итүегезне үтенәм.

3 нче бүлек

Укыгыз һәм  6-10нчы биремнәрне эшләгез.

6. Протеза күренеше чагылыш тапкан сүзне билгеләгез.

1) эшләпә

2) бүрәнә

3) фатир

7.Фразеологизмның мәгънәсен билгеләгез.

        Авыз еру

        1) кычкыру

        2) елау

        3) көлү

8.Җөмләдәге затланышсыз фигыльне билгеләгез.

        Әгәр кояш баегач, һава кызарса, берничә көннән һава бозылыр. (Сынамыш)

        1) баегач

        2) кызарса

3) бозылыр

9. Сүзтезмә һәм аның русча тәрҗемәсен тәңгәлләштерегез.  

А)иртәнге кояш

1)солнечная улыбка

Ә)шат күңел

2) солнечное настроение

Б) шатлыклы елмаю

3) утреннее солнце

Җавап:

1)________2) ________ 3)____________

10.Сөйләм стилен һәм аның жанрын тәңгәлләштерегез.  

А) фәнни

1) интервью

Ә) рәсми

2) доклад

Б) публицистик

3) гариза

Җавап:

1)________2) ________ 3)____________

11.Җөмләне укыгыз һәм ясалма сүзне күчереп языгыз.

Елга, күл, сазлыкларның табигатьтә һәм кешеләр тормышында әһәмияте зур булуын сез беләсез инде.

Җавап: _____________________

12.Җөмләне укыгыз һәм өй сүзенең синонимы булган диалектальсүзне күчереп языгыз.

Татар халкында чүпне ызбадан читкә чыгармыйлар дип әйтәләр.

Җавап: _____________

4 нче бүлек

Укыгыз һәм җавапларны языгыз.

13.  8 сүз өстәп, җөмләне тулыландырып языгыз.

Тәнәфестә ... .

5 нче бүлек

14. “Кулыма каләм алдым” темасына бәйле 6 җөмлә уйлап әйтегез.

                                                Икенче вариант

1 нче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм 1-3 нче биремнәрне эшләгез.

1. Елның кайсы фасылы?

1) көз

2) яз

3) җәй

2.Балалар нәрсә җыялар?

1) гөмбә

2) җиләк

3) яфрак

3. Бу – дөресме?Айнур белән Рафис тау итәгендә үскән агачлар арасына ашыктылар.

1) дөрес                2) дөрес түгел

2 нче бүлек

Җөмләләрне укыгыз. Дөрес сүзне сайлагыз. Астына сызыгыз.

4. (Белдерү/гариза/ышанычнамә). Песием югалды. Ак төстә, тәпиләре, койрыгы кара. Тел. 89873461434

5. (Белдерү/гариза/ышанычнама). Мине “Әллүки” түгәрәгенә кабул итүегезне үтенәм.

3 нче бүлек

Укыгыз һәм  6-10нчы биремнәрне эшләгез.

6. Протеза күренеше чагылыш тапкан сүзне билгеләгез.

1) өстәл

2) көрпә

3) Омски

7.Фразеологизмның мәгънәсен билгеләгез.

        Трай тибү

        1) футбол уйнау

        2) таш тибү

        3) эшсез

8.Җөмләдәге затланышсыз фигыльне билгеләгез.

        Кояш баткач та караңгылык төшсә, яңгыр явар. (Сынамыш)

        1) баткач

        2) төшсә

3) явар

9. Сүзтезмә һәм аның русча тәрҗемәсен тәңгәлләштерегез.  

А)кояш нуры

1)солнечное тепло

Ә)кояшлы көн

2) солнечный день

Б) кояш җылысы

3) солнечный луч

Җавап:

1)________2) ________ 3)____________

10.Сөйләм стилен һәм аның жанрын тәңгәлләштерегез.  

А) фәнни

1) газета-журнал мәкаләсе

Ә) рәсми

2) реферат

Б) публицистик

3) белдерү

Җавап:

1)________2) ________ 3)____________

11.Җөмләдәге ясалма сүзне күчереп языгыз.

Безнең планетаны тереклексез күз алдына да китереп булмый.

Җавап: _____________________

12.Җөмләне укыгыз һәм алъяпкыч сүзенең синонимы булган диалектальсүзне күчереп языгыз.

Ул кыз итәге чигелгән ак алҗапма ябып куйган.

Җавап: _____________

4 нче бүлек

Укыгыз һәм җавапларны языгыз.

13.  8 сүз өстәп, җөмләне тулыландырып языгыз.

Футбол мәйданчыгында ... .

5 нче бүлек

14. “Кулыма китап алдым” темасына бәйле 6 җөмлә уйлап әйтегез.

ҖАВАПЛАР

9нчы СЫЙНЫФ

1 вариант

2 вариант

Сорау

номеры

җаваплар

Сорау

номеры

җаваплар

1

1

1

1

2

1

2

3

3

2

3

1

4

белдерү

4

белдерү

5

гариза

5

гариза

6

3

6

1

7

3

7

3

8

1

8

1

9

321

9

321

10

231

10

231

11

САЗЛЫКЛАРНЫҢ

11

ТЕРЕКЛЕКСЕЗ

12

ЫЗБА

12

АЛҖАПМА

Аудиотекстлар

1 вариант

Эшкә китәр алдыннан, Резидәгә әнисе акча биреп калдырды.

― Кибеткә матур алмалар кайтарганнар икән, кызым, барып алырсың, - диде.

Сатучы апасы эре, алсу, кызыл алмаларны үлчәп, кызның сумкасына салды.

Кайтып барганда, аңа күрше апасы эндәште:

― Резидә сеңлем, Кәбир абзыйларыңа йөгереп кенә барып килче. Почтага чакыралар, диген.

Кәбир абзыйлар берничә йорт аркылы гына яши. Өйалды ишеген яртылаш ачып, башта шуннан гына дәшеп карады. Тавыш-тын ишетелмәгәч, эчкә узды да бусага төбендә тукталып калды.

― Гөлчирә! – дип пышылдады ул үз-үзенә.

― Резидә, синме? ― Түр яктагы диванда ятып торган Гөлчирәнең сөенечтән дулкынланган тавышы ишетелде. ― Килерсез дип көткән идем, рәхмәт инде сиңа...

Резидә тыштан елмаерга азаплана, ә эчтән үзен үзе битәрли иде. Ничек оныттылар алар сыйныфташларын, ник аның хәлен белеп чыгу турындагы уй берәүнең дә башына килмәде икән?

Гөлчирә, егылып, аягын имгәткән иде, инде шактый вакыт гипсланган килеш ята. Уку вакыты булса, онытмаган булырлар иде инде аны иптәшләре. Каникулда һәркемнең үз мәшәкате шул.

Резидә тиз генә үзен кулга алып өлгерде, хәзер инде, ихластан елмаеп, сыйныфташы янына килеп утырды.

― Ачуланма инде, озак килмичә тордым. Мә, ал, бу сиңа! - диде ул ягымлы тавыш белән, кулындагы төргәкне иптәшенә сузды.

― Алмалар кызарган да икән инде, - дип куйды Гөлчирә, сөенү катыш гаҗәпләнеп. ― Шактыйдан бирле ятам шул...

Резидәнең исә ике бит алмасы да кызарып яна кебек иде... (Л.Гыймадиева)

2 вариант

Көз. Апалы-энеле Айнур белән Рафис, йөгерешеп, урамга чыктылар да тау итәгендә үскән агачлар арасына ашыктылар. Төрле-төрле агач яфракларын, җыеп, альбомга беркетергә телиләр иде. Ул яфраклар шундый матур: сары, кызыл, куе кызыл, көрән, тагын әллә нинди төслеләр...

Айнур бик ашыгып җыя, хәтта энесе күреп алган яфракларны да аның кул астыннан ук тартып алырга өлгерә. Энесе, кулын сузган килеш, авызын гына ачып кала һәм тагын тырыша-тырыша җыярга керешә.

Менә Рафис, бик матур каен яфрагы табып, шатлыгыннан:

― Әй апа, мин синекеннән дә матуррак яфрак таптым! – дип кычкырып җибәрде.

Апасы шунда ук, йөгереп килеп:

― Бу миңа, - диде һәм энесе кулындагы яфракны эләктереп алып, үзенекеләре арасына яшереп тә куйды. Рафис чүт кенә елап җибәрмәде.

Бераздан соң Айнур энесен өйгә чакырды.

― Күп булды инде, әйдә, өйгә кайтабыз, - диде.

Рафис апасы кочагындагы яфракларга карап күңелсезләнде. Алар куыша-куыша йөгереп киттеләр.

Менә кинәт көчле җил чыкты, Айнурның кочагындагы яфракларны очыртып та китте.

Рафис, йөгергән җиреннән туктап:

― Апа-а-а-а, ни булды? – дип, кире борылып килде.

Айнур, яшь аралаш:

― Җил алып китте... – дип кенә әйтә алды. Рафис караса, күктә апасы хәрәмләшеп җыйган берсеннән-берсе матур яфраклар оча иде. (Н.Каштан)

Бәяләү критерийлары

Аерым биремнәрне һәм барлык  эшне бәяләү системасы

1 нче бүлектәге 1-3 нче биремнәр аудиоязманы тыңлаганнан соң башкарыла.  Тибы ягыннан бу биремнәр сайлап алу биремнәренә карый. Бу бүлектәге һәр дөрес җавап өчен укучыга 1 балл куела. Ялгыш җавап бирелсә яки җавап булмаса, 0 балл куела.

Бу бүлектә дөрес җаваплар өчен укучы иң югары 3 балл җыя ала.

2 нче бүлектәге биремнәркыска җавап язуны таләп итә, биремнәрдәге җөмләләрне укучы укый, аннан соң җавабын яза. Ялгыш җавап бирелсә яки җавап булмаса, 0 балл куела.

Бу бүлектә дөрес җаваплар өчен укучы иң югары 3 балл җыя ала.

3 нче бүлектәге биремнәр өч типка карый. 6-8нче биремнәрсайлап алу биреме булып тора, бу биремнәргә 1 балл куела. Ялгыш җавап бирелсә яки җавап булмаса, 0 балл куела.

9-10 нчыбирем – тәңгәлләштерү тибына карый. Бу биремгә 2 балл куела. Ялгыш җавап бирелсә яки җавап булмаса, 0 балл куела.

11-12 нче биремнәр кыска җавап язуны таләп итә. Һәр бирем 1 балл белән бәяләнә.Бу биремнәргә ялгыш җавап бирелсә яки җавап булмаса, 0 балл куела.

Бу бүлектә дөрес җаваплар өчен укучы иң югары 7 балл җыя ала.

4 нче бүлектәге биремдә укучылар җөмләгә 8 сүз өстәп язарга тиеш.

Бу биремне бәяләү критерийлары:

Бәяләү критерийлары

Балл

Җөмлә дөрес төзелгән һәм дөрес язылган, 8 сүз өстәлгән җөмлә ахырында нокта куелган

3

Сүзләр төзелешендә 1 хата бар яки җөмләгә 6-7 сүз өстәлгән.

2

Сүзләр төзелешендә 1 хата бар һәм җөмләгә 5 сүз өстәлгән.

1

Икедән артык хата бар, сүзләр саны 5 тән ким

0

5 нче бүлектәге биремдә укучының телдән сөйләм күнекмәләре тикшерелә. Укучы бирелгән темага 6 бәйләнешле җөмлә төзеп әйтергә тиеш. Туган телнең лексик, грамматик, орфоэпик нормалары, басым, интонация үзенчәлекләре исәпкә алына.

Бәяләү критерийлары

Балл

Җөмләләр логик төзек, бәйләнешле,тел нормалары сакланган, сүз басымы дөрес куела.

3

Җөмләләр логик төзек, тел нормаларын куллануда хата бар яки сүз басымы дөрес куелмый.

2

Җөмләләрдә сүзләр бәйләнеше бозылган яки логик эзлеклелек сакланмый;

тел нормаларын куллануда 1 хата бар яки сүз басымы дөрес куелмый;

логик эзлеклелек сакланмый, әмма укучының сөйләме орфоэпик нормаларга буйсынган.

1

Икедән артык хата бар

0

Биремнәрне үтәү барышында җыелган иң югары балл – 18. Индивидуаль бәяләү укучының җыйган балларыннан чыгып эшләнә. Җыелган баллардан чыгып, нәтиҗәләр түбәндәгечә бәяләнә:

0-4 – түбән дәрәҗә, 2 ле билгесе;

5-8 – канәгатьләнерлек, 3 ле билгесе;

9-13 – урта дәрәҗә, 4 ле билгесе;

14-18 – югары дәрәҗә, 5 ле билгесе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Cистема КИМов и дидактических материалов - необходимый инструментарий оценки качества знаний(из опыта работы)

На современном этапе развития общества возросла потребность в подготовке школьника к тем условиям, в которых он будет жить. Новая концепция образования требует таких методов и приемов обучения, ...

КИМы по физике

КИМы пробного ЕГЭ по физике 24 февраля 2011 года, Свердловская область...

КИМы по английскому языку для 3 класса

Контрольно измерительный материал  для 3 класса по теме "Post office"...

КИМы по английскому языку для 4 класса

Тест для 4 класса по теме "School"...

КИМЫ ГИА-2012 по русскому языку

Здесь представлены 10 вариантов КИМов с ответами. Очень полезный материал для подготовки к ГИА (в соответствии с ДЕМОверсией 2012 г.)...

КИМЫ по географии, 1 полугодие, 10 класс

Контрольно-измерительные материалы по географии в 6- ти вариантах  включают в себя: а) тестовое задание (11 вопросов), б). решение задачи на определение ресурсообеспеченности; в) работу по контур...

тематические КИМы для подготовки к экзаменам в 9 классе

Представлены разноуровневые варианты заданий типа ГИА по обществознанию...