Фразеологизмнар
план-конспект урока (5 класс)

Татар теленнән 5 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_tehnologik_karta.docx33.96 КБ

Предварительный просмотр:

Туган (татар) тел дәресе

Укытучы: Гәрәева Лениза Әзһәр кызы

Сыйныф: 5

Дәреслек: Татар теле. 5 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова;  Казан: Татар.кит.нәшр., 2015.

Тема: Фразеологизмнар

Дәрес тибы: яңа белемнәрне ачу

Максат: фразеологизмнар белән танышу, аларның лексик билгеләрен ачыклау, сөйләмдә куллану күнекмәләре формалаштыру

Бурычлар:          

  • Предмет: фразеологизмнар турында белем булдыру, аларны таба һәм урынлы куллана белү
  • Метапредмет: белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү (классификацияләү, гомумиләштерү, чагыштыру,  монологик җавап бирү,  иҗади эшчәнлеккә омтылу), башкалар белән уртак фикергә килеп эшләү
  • Шәхси: туган телгә хөрмәт тәрбияләү

Предметара бәйләнеш: рус теле

Эшне оештыру төрләре: фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә

Җиһазлау: дәреслекләр, экран, проектор, ноутбук,  рәсемнәр, карточкалар, презентация, сүзлекләр

Педагогик технология: мнемотехника һәм сәламәтлек саклау технологияләре

Тема

Фразеологизмнар

Теманың максаты

Фразеологизмнар белән танышу, аларның лексик билгеләрен ачыклау, сөйләмдә куллану

Бурычлар

Предмет күнекмәләре

Универсаль уку эшчәнлеге

1.Предмет

2.Метапредмет

3. Шәхси

фразеологизмнар турында белем булдыру, аларны таба һәм урынлы куллана белү

белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү (классификацияләү, гомумиләштерү, чагыштыру,  монологик җавап бирү,  иҗади эшчәнлеккә омтылу), башкалар белән уртак фикергә килеп эшләү

туган телгә хөрмәт тәрбияләү

Шәхси:  Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. Материалны хәтердә калдыру. Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Регулятив:  Уку эшчәнлегенең әһәмиятен аңлап эшләү. 

Танып – белү: күрә, аңлый, логик фикерли белү

Коммуникатив:   башкаларның фикерен исәпкә алып эш итә, хезмәттәшлек итә белү.

Төп төшенчәләр

фразеологизм, ирекле сүзтезмә

Предметара бәйләнешләр

рус теле

Ресурслар (җиһазлау)

-төп

-өстәмә

дәреслек: 5 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова;  Казан: Татар.кит.нәшр., 2015.,  эш дәфтәрләре, экран, проектор, ноутбук, рәсемнәр, карточкалар, презентация, сүзлекләр

Төркемнәрне оештыру

фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә

Педагогик технология

мнемотехника һәм сәламәтлек саклау технологияләре

Оештыру технологиясе

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗә

I этап

Оештыру моменты

Максат – психологик уңай халәт булдыру, укучыларның дәрескә әзерлеген күзәтү, барлау

-Исәнмесез, укучылар!

- Мин Баулы шәһәре 1 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәрәева Лениза Әзһәр кызы булам. Сезнең белән танышуыма бик тә шатмын.

Дәрес нәтиҗәле һәм уңышлы булыр дип ышанам.

-Исәнмесез!

Шәхси УУГ:

күмәк эшчәнлеккә әзерләнү.  Коммуникатив УУГ:

башкаларны тыңларга һәм аңларга өйрәнү, куелган максат буенча  дөрес, төгәл сөйләм төзү күнекмәләре булдыру, төркемнәрдә, коллективта  эшләү күнекмәләре булдыру.

 

II этап

Актуальләштерү

Максат – алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү.

- Укучылар, безнең татар теле матур һәм бай тел. Сез лексиканы үтәсез, шуңа күрә моны яхшы беләсез. Ә телнең сүзлек составын нинди фән өйрәнә?

- Дөрес. Ә сүзнең нинди мәгънәләре була?

- Әйе, сүзнең туры мәгънәсе  - аның үз мәгънәсе, ә күчерелмә мәгънә дигәндә аның берничә мәгънәгә ия булуын күздә тотабыз.

- Лексикология.

-Туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

Регулятив УУГ: 

кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

Танып-белү УУГ : кирәкле мәгълүматны аера белү.

Коммуникатив УУГ: 

тыңлый һәм җавап бирә белү, фикер алышуда катнашу.

III этап

Уку мәсьәләсен кую

Максат – лексикология буенча алган белемнәрне  искә төшерү һәм  җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

- Ә хәзер, әйдәгез, экранга күз салыйк. Җөмләләрне укыйк әле.

Жираф – озын телле җәнлекләрең берсе.

Мин аны озын телле булганы өчен яратмыйм.

 - Укучылар, без нинди сүзтезмәгә игътибар итәбез?

-Әйе. Әйтегез әле, кайсы җөмләдә ул туры мәгънәдә, кайсысында күчерелмә мәгънәдә килгән?

 

-Укыйлар.

- Озын телле.

-Җаваплар.

Шәхси УУГ: 

танып-белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую.

Танып-белү УУГ:

яңа информацияне таба белү күнекмәләре булдыру.

Регулятив УУГ:

кагыйдәләрне  истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

IV этап

Яңа теманы үзләштерү

 

Максат – алган белемнәрне гомумиләштерү,уку күнекмәләрен һәм бәйләнешле сөйләм телен  үстерү.

- Каршыгызда тагын ике сүзтезмә: баш вату һәм түбәсе күккә тию. Болар нинди мәгънәдә? Аларны нинди сүз белән алыштырып була? Ягъни сез аларны ничек аңлыйсыз?

-Шулай итеп, телдә күчерелмә мәгънәдә килеп, әзер килеш кулланыла торган сүзтезмәләр – төзелмәләр була икән. Аларны ничек атарга мөмкин?

-Дөрес. Һәм бу безнең бүгенге дәреснең темасы була да инде. Ә хәзер максатлар куйыйк.

Ә хәзер, дәреслекләрдәге кагыйдәне укып китик.

-Фразеологизмнарны  пазллар образы  белән чагыштырсак, ул хәтердә яхшырак калачак. Чөнки алар ике һәм аннан күбрәк сүздән торалар, аларны таркатсаң, мәгънә югала һ.б. Иң мөһиме: фразеологизмнарны ирекле сүзтезмәләр белән бутарга ярамый. Алар турында да кагыйдәне укыйк.

-Димәк, фразеологизмнарны таркатырга ярамый. Ә ирекле сүзтезмәләргә аннан зыян килми. Ирекле сүзтезмәләрне кош образы белән ассоциацик. Мисаллар карау: кот очу – кош очу, күз төшү – чокырга төшү.

Әгәр киләчәктә фразеологизмнарның мәгънәсен таба алмасагыз, сезгә ярдәмгә менә бу сүзлекләр киләчәк. Аларны китапханәләрдән алырга мөмкин (күрсәтү).

Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны, теманы, сыйныф эшен язып куйыйк! (Карточкалар тарату)

- Укучылар, каршыгызда карточкалар ята. Иптәшегез белән уйлап, аның фразеологизммы, ирекле сүзтезмәме икәнлеген ачыклагыз. Аннан тактага чыгып эләсез. Фразеологизм булса, мәгънәсен дә язасыз. Бу эшне дәфтәрләрдә дә башкарабыз. (Карточкаларны тактада баганалап эләләр).

- Яхшы. Хәзер дәреслектәге 216 нчы күнегүне телдән чылбырлап эшлик. Берегез фразеологизмны укый, икенчегез – мәгънәсен таба.

- Без әле бераз арыдык, ял итәргә уйладык.  Парталарыгызда капланган карточкаларны алыгыз. Алга чыгыгыз. Сезнең кулларыгызда фразеологизмнарның яртысы. Сезнең бурыч – икенче яртысын, ягъни парыгызны табу. Аннан бергә укып, мәгънәсен әйтәбез. Килештекме?

- Күчерелмә.

- Уйлау һәм шатлану.

-Фразеологизмнар.

-Әйтәләр.

-Укыйлар.

-Укучылар куелган биремнәрне эшлиләр.

Шәхси УУГ:

үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау

Танып-белү УУГ:

материалны аңлап, үз фикереңне әйтү

Коммуникатив УУГ:

мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү

Регулятив УУГ:

эшчәнлекне планлаштыру, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

V этап.  Алган белемнәрне ныгыту

Максат – фразеологизмнарны   истә калдыру (укучыларның игътибарлылыгын арттыру, хаталарны тикшерү  һәм төзәтү)

 -Укучылар, сезнең фразеологизмнар нәрсә турында иде?

-Әйе, Татарстанда бу ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге дип игълан ителде (логотип). Телебезне сакларга һәм башка милләт вәкилләре белән тату яшәргә кирәк, шулай бит?  

-Ә хәзер ике төркемгә берләшүегезне сорыйм. Менә сезгә материаллар. Төп эш -  менә бу таблицаларда башкарыла. Һәр төркемгә икешәр фразеологизм бирелә. Сез шуларга туры килгән рәсемнәрне ябыштырасыз. Аннан мәгънәләрен язасыз. Кыенлык туса, мини-сүзлекләрдән файдаланыгыз. Ахырдан бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп ябыштырасыз һәм тәкъдир итәсез. Сезгә 3 минут вакыт.

-Тел һәм дуслык турында.

-Әйе.

-Эшлиләр. Тәкъдир итәләр.

Шәхси УУГ:

үз уңышларының һәм уңышсызлыгының сәбәпләрен ачыклау

Танып-белү УУГ:

куелган проблеманы кую, чишү

Коммуникатив УУГ:

үз фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирә белү

Регулятив УУГ:

куелган максаттан  чыгып,  алымнар сайлап, уку эшчәнлеген куллана белүне үстерү.

VI этап. Рефлексия.  

Йомгаклау. Үзбәя ясау.

-Укучылар,  фразеологизмнар нинди төзелмәләр алар?  Без сезнең белән куелган максатларга ирештекме?

- Кем бүген үзен “фразеологизмнарны су кебек эчтем”, “биш бармагым кебек яхшы беләм”, димәк, “5”лелелек эшләдем дип саный, кулларыгызны күтәрегез! Кем “җиң сызганып эшләде”, әмма кайбер кыенлыклар кичерде? Ә бүген “кул кушырып”, “авызга су кабып” утыручылар булдымы? Мин дә сезнең белән килешәм.

- Әлбәттә, бер дәрес дәвамында гына фразеологизмнарны өйрәнеп бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә сезгә өй эше ярдәм итәчәк. 217 нче күнегүне башкару  барыгызга да мәҗбүри; икенче биремне шулай ук барыгыз да эшли алыр дип уйлыйм – сүзлектән ТЕЛ сүзе кергән биш фразеологизм язып алырга; һәм булдыра алганнар фразеолгизмнар кулланып, диалог төзеп килер.

Укучылар, без сезнең белән бүген дәрестә гел татарча гына сөйләштек. Туган телегезне яхшы беләсез икән. Алга таба аны кадерләп саклагыз, башкалар белән дә татарча сөйләшегез! Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз!

-Ирештек.

-Куллар күтәрәләр.

-Юк.

- Сау булыгыз!

Шәхси УУГ:

нәтиҗәләр чыгару, үз мөмкинлекләрен бәяләү.

Танып-белү УУГ:

анализ ясау күнекмәләре булдыру.

Коммуникатив УУГ:

үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү.

Регулятив УУГ:

үз эшчәнлегеңә бәя бирү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фразеологизмнар

Фразеологизмнар темасы буенча презентация...

5сыйныфта "фразеологизмнар" темасына дәрес эшкәртмәсе

5 сыйныф татар төркемнәрендә эшләү өчен дәрес эшкәртмәсе...

Г.Ибраһимовның “Тирән тамырлар” романында фразеологизмнар.

Г. Ибраһимовның “Тирән тамырлар” романы аеруча игътибарга лаек. Бу әсәр тел күрке булган мәкаль - әйтемнәргә, фразеологик берәмлекләргә бик бай һәм аның һәр бите диярлек әсәргә милли төс, милли үзенчә...

Фразеологизмнар

"Фразеологизмнар" темасы буенча дәрескә презентация...

Юныс Әминевнең “Язылмаган законнар”драмасына кергән фразеологизмнар

Научная работа на тему "Юныс Әминевнең “Язылмаган законнар”драмасына  кергән  фразеологизмнар"...

Фразеологизмнар дөньясында

1.  Укучыларны сөйләмдә фразеологизмнарны актив кулланырга, аерып ала белергә  өйрәтү.2.Телдән сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру.3.Фразеологизмнарның матур әдәбият ә...