Эссе
материал на тему
Предварительный просмотр:
Мин-укытучы
Йөрәгемне балаларга бирәм..
(Сухомлинский)
Әлеге сүзләр, әлбәттә, сабыр, ярдәмчел, игътибарлы укытучы турында. Укытучы... Жир йөзенә килгән һәрбер кешегә таныш, кадерле әлеге сүзләр.
“Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям…” Н.А.Некрасовның бу сүзләрен һәркайсыбыз мәктәп елларыннан ук хәтерли.
Укытучыны изге затка тиңләгән заманнар булган. Булган, әмма узган. Кызганычка каршы, бүгенге көндә укытучының дәрәҗәсе белән мактана алмыйбыз шул әле. Шулай да Рәсәйдә соңгы вакытта мәгариф өлкәсенә булган игътибар бездә өмет чаткылары уятты. Белем бирү өлкәсендәге күпсанлы проблемаларның кайберләре генә булса да чишелде, өметләребезнең бик азы гына булса да акланды.
Кайвакыт күңелемә шундый уйлар килә: “Ә нигә соң әле мин укытучы һөнәрен сайладым? Сайлап ялгышмадыммы?” Минем кечкенә чагымда артист буласым килә иде. Үсә төшкәч, минем никтер фикерем үзгәрде. Укытучы һөнәренең мин җитдирәк, кызыклырак, алдагы көн өчен кирәклерәк икәнлеген аңладым. Укытучы шул ук артист түгелмени инде ул?! Кирәк вакытта җырлый, бии һәм әле үзе дә укучыларны моңа өйрәтә. Артист кешегә сәхнәгә көн саен чыгарга туры килми, ә мин укучыларым каршында көн саен чыгыш ясыйм. Балаларга белем бирүче, алдагы тормышларына әзерләүче генә түгел, авыр чакларында киңәш бирүче, таяныр кешеләре дә без бит аларның! Тикмәгә генә балалар безне икенче әни дип атамыйлар бит.
Ә яңа заман авыл укытучысы нинди булырга тиеш соң? Аны нинди проблемалар борчый? Ул нинди өметләр белән яши?.
Авыл мәктәпләрендә алган белем, шәһәрнекеннән бер генә дә ким димәс идем. Чөнки, авыл җирлекләрендә дә бөтен уңайлыклары булган мәктәпләр саны артты, мәктәпләрнең һәрберсендә диярлек интерактив такталар, компьютер класслары бар. Югары белемле, белемнәрен күтәрү өстендә даими эшләүче тынгысыз укытучылары да күп.
Авыл укытучысын иң борчыган поблема – мәктәпләрдә укучылар саны кимү һәм мәктәпләр ябылу. Авылларда елдан-ел укучылар саны кими. Мәктәпләр ябыла. Бүгенге көндә башлангыч мәктәбе дә булмаган авылларның саны арта. Мәктәбе булмаган авыл яшәүдән туктый.
Минем уйлавымча, укучылары аз булган сыйныфларны берләштерү дә, белем сыйфатына тискәре йогынты ясыйдыр. Программаларның катлаулылыгын исәпкә алсак. 45 минут эчендә ике сыйныфка белем бирү һич мөмкин түгел, әле җитмәсә шуның берсе беренче сыйныф булса.
Мин һәр укучыга шәхси якын киләм, аларга зур шәхес итеп карыйм. Баланың үз-үзенә ышанычын үстерәм, өмет хисе тәрбиялим, төшенкелеккә урын калдырмаска тырышам. Бала үзенә тавыш күтәргәнне яратмый. Аның белән матур, йомшак, ягымлы итеп сөйләшү генә аны илебезгә файдалы шәхес итеп формалаштыра.
Хәтирәләр белән тулы узган хезмәт юлын барлаганда беренче тапкыр аяк басып кергән мәктәп баскычлары, өмет тулы күз карашлары, саф күңелле балалар күз алдына килә. Бары 14 елдан артык вакыт үтсә дә, иң беренче эшли башлаган еллар һаман күз алдында…
Ничә пар күз өметле карашларын миңа төбәгән. Алар арасында татар телен өзелеп яратучылар да, бу фәнне бик кирәклегә санамаучылар да, гомумән, укуга битараф балалар да бар. Ничек кенә аларның йөрәгенә юл табарга? Ничек итеп үз фәнеңә мәхәббәт уятырга? “Нигә миңа татар теле?” дип башланган дәресләрдән ничек качарга? Тора-бара бер гаилә кебек шау-гөр килеп мәктәп тормышы башланды. Акыллы, тәртипле, тыңлаучан балаларга һәрьяклап ярдәм итәсе, аларның кечкенә генә уңышларына да сөенеп, үзләрен дә “булдырасың” дия-дия, кыенлыклар алдында каушап калмаска өйрәтәсе, дөрес юл күрсәтәсе килә иде. Хәзер менә ничә еллар узгач та, танып, рәхмәтләрен җиткерәләр, хәл-әхвәлләрне сорашалар, кире яшьлеккә алып кайталар. Бу минутларда күңелне рәхәтлек биләп ала. Хезмәтеңнең юкка булмавына, дөрес һөнәр сайлаганыңа тагын бер кат инанасың.
“Энҗе Мирзасалиховна безгә татар телен нык өйрәткән икән”, — дип күптән түгел генә Лениногорск шәһәренә укырга киткән ике укучы рәхмәт белдерделәр. Аларның башка уку йортларына киткәч әйткән бу сүзләре, татар теленнән ирешкән уңышларын ишетү – үзе бер бәхет.
Төп максатым – балаларны татар телендә бер–берен аңларга, бер-берсе белән аралашырга өйрәтү. Шуның белән бергә туган телгә, үзләре яшәгән җиргә, төбәккә мәхәббәт уяту, туган җирнең тарихын өйрәнү, анда яшәгән шәхесләрнең иҗаты белән кызыксыну, аларга карата ихтирам тәрбияләү. Шушы максаттан чыгып мин дәресләремдә туган як, аның күренекле шәхесләре турында сөйләүне, халык авыз иҗатын тирәнтен өйрәнүне бурыч итеп куйдым.
Нинди милләт кешесе булуына карамастан, үз телен, халкын ихтирам иткәннәр кайда гына булсалар да югалып калмыйлар. Моны укучыларым аңласыннар дип тырышам.
Татар теленең әһәмияте турында әңгәмәләр, бәхәсләр үткәрү бик тә нәтиҗәле. Балалар телләр белүнең кирәклеген, күп нәрсәнең үзләреннән торуын аңлый башлыйлар. Менә шулар мине аеруча сөендерә.
Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысыннан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Балаларның кызыксынуын ачык аңлаган хәлдә аны камилләштерү дә күпкә җиңелрәк. Бу теләсә нинди ситуациядә һәр балага хас индивидуальлекне саклап калырга ярдәм итә. Шуңа күрә мин укучыларымның кабатланмас мөмкинлекләрен тулырак барлау өчен үземнең дәресләремдә традицион алымнар белән берлектә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән бергәләп эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Борынгылар: «Кем алга бармый, шул артка тарта», – дигәннәр. Дөрестән дә, белеме аз, укырга яратмаучы, белемен баетмаган укытучы үз укучыларын да күп нәрсәгә өйрәтә алмый. Тар карашлы укытучы үзе кебек тар фикерле укучы гына тәрбияләп чыгара алачак. Шуңа, укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиеш. Яңа заман укытучысы — кайгыртучан кеше. Ул дәрестә генә түгел, тәнәфестә дә, тормышта да укучылары белән гел бергә булырга тиеш дип саныйм. Авыл укытучысы бик түземле, нечкә күңелле, баланың хәлен аңлый белергә тиеш дип уйлыйм. Һәм бу сыйфатлар авыл укытучыларында күбрәк була да, чөнки һәр баланың тормышы, көнкүреше синең алдыңда. Авыл укытучысы балаларны игелекле, намуслы, әдәпле булырга, туган җирне яратырга, халкыбыз белән горурланырга өйрәтә. Шуңа да заман белән бергә атлар өчен, укучыларны җәлеп итү, кызыксындыру өчен мин дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда яңа технологияләрне, интернет ресурсларны кулланырга тырышам. Кече яшьтәге мәктәп укучыларының күңеленә орлык салу, аларны кызыксындыру өчен хәзер интернет аша күп мөмкинлекләр бар. Аларны урынлы куллану үз нәтиҗәләрен бирә. Замана укытучысы өчен иң кирәкле сыйфатлар : түземлелек, күңелеңдәге бар нәрсәне чыгарып салмау, намуслы булу, балалар күңеленә юл таба алу, гадел һәм риясыз булу, башкаларны аңлау, таләпчән һәм әдәп кагыйдәләрен нык саклау, үз һөнәренең остасы булу һәм балаларны ярату. Башлангыч сыйныф укытучысы беренче сыйныфка укырга керүче балага үзенең беренче орлыкларын сала кебек. Алга таба бу орлыкларның шытып чыгып, матурланып үсеп китүенә башка фән укытучылары да җаваплы була. Ә зур җаваплылык билгеле баланың үзеннән дә тора. Беренче орлыклар дөрес салынса, аның уңышы да мул булачак. Шушы беренче орлыкларны дөрес итеп бала күңеленә сеңдерә белергә кирәк. Укытучы – ул бит укучы өчен белем бирүче генә түгел. Укучы өчен ул – белем бирүче белән беррәттән, тәрбияче дә, кирәк чакта сердәшче дә. Укытучы эше бик изге эш.Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрү бигрәк тә куанычлы. Киләчәктә шул балаларның чын кеше булуларына сөенәсең,илһам,көч алып яшәүне дәвам итәсең. . Күңел биреп, заман сулышын тоеп эшләгәндә укытучы исеменә тап төшермәм дип уйлыйм. Авыллар төзекләндерелсен иде, яшьләр күбрәк авылларда калсын иде һәм мәктәпләр саклансын иде дигән теләктә калам.
Гамәлгә кертелгән федераль дәүләт белем стандарты баланың күпьяклы үсешен күз алдында тота. Укучыларым ФГОС буенча белем ала башлады. Алар сынатмады, боларны уку елы башында һәм ахырында үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләреннән күрәбез. Яңа стандартта дәрестән тыш эшчәнлек мәҗбүри компонент булып тора. Бу юнәлештәге эшчәнлек балаларның белемен дә, зиһенен дә үстерүгә ярдәм итә, гамәли күнекмәләренә, сәләт мөмкинлекләренә яхшы тәэсир итә. Әмма азкомплектлы укыту шартларында проблемалар да бар. Әлеге кыенлыклардан чыгуның нәтиҗәле юлларын табу да укытучыдан зур осталык сорый.
Укытучы һөнәре күптөрле белем, бетмәс-төкәнмәс күңел юмартлыгы һәм балаларга карата мәхәббәт таләп итә. Бары тик үз һөнәреңне яратсаң гына, тулаем үзеңне шушы өлкәгә багышласаң гына, син иң яхшы хезмәт иясе була аласың. Һәм шул чакта гына укучылар да сиңа хөрмәт белән карар. Шуны да әйтәсе килә: бөтен кеше дә укытучы була алмый. Хәтта педагогия уку йортын бишле билгеләренә генә бетереп, диплом эшен уңышлы гына тапшырып та, мәктәптә эшләү дәверендә ул укучыларына якын килә алмаса, аларның ышанычын яулый алмаса — “кызыл диплом” гына коткара алмас кебек. Бөек педагог Сухомлинский әйткәнчә: “чын укытучы йөрәген укучыларына “ачып” бирергә сәләтле булырга тиеш”. Хәзерге вакытта укытучыга күп мөмкинлекләр тудырылган: төрледән-төрле конкурслар, грантлар, конференцияләр. Бары тик эшеңә җаныңны биреп, укучыларың белән уртак тел табып эшлисе генә кала.
Мәктәп сукмагы буйлап, әкрен генә киләчәк кешесе атлый. Үзе кечкенә булса да, уйлары зурларча. Ул үзен кем укытачагын, зур тормыш юлына аны кем алып чыгачагын белә, чөнки булачак укытучысы аларның өйләрендә булды. Кечкенә күңелдә зур өметләр уятып, мәктәп юлына дәште. Ә бу юллар әле шактый озын булачак. Нәрсә көтә баланы ул юлларда? Укытучының бурычы – башлангыч класс укучысына тормыш әлифбасын аңлаешлы, үтемле итеп җиткерү.
Киләчәк кешесе. Ул нинди булыр? Сау-сәламәт, иминме ул, белемле-зыялымы, мәрхәмәтле, иманлы булып үскәнме ул? Үзенең туган телен – ана телен онытмаганмы? Туган авыл, туган җир рухы белән яшиме? Бу сыйфатларны укучыларда кечкенәдән тәрбияләү – укытучының зур бурычы. Бүгенге укучы – иртәгә хезмәт кешесе дә, әти-әни дә. Безнең кулларда – бала язмышы, киләчәк язмышы. Укучы күңеленә юл сала алсаң, тәрбияле, белемле, сәләтле шәхес үстерә алсаң – син бәхетле!
Кемнәр генә, нинди генә һөнәр ияләре юк укыткан балалар арасында! Иң мөһиме: алар барысы да әти-әниләре өчен игелекле, шәфкатьле балалар. Тормышта үз урыннарын табып, дөрес юлдан барып намуслы хезмәт итәләр. Кешеләр арасында кешелекле кешеләр. Укытучы өчен шушыннан да олы бүләк юктыр да кебек. Белем һәм тәрбия биргән балаларның сине якын күреп, дусларча хәбәрләшеп торулары, аларның уңышларына сөенеп яшәү- гадел һәм намуслы хезмәтем нәтиҗәсе, димәк, иҗади эзләнүләр, алдынгы методика һәм технологияләр кулланып эшләү, тормыш сулышы белән бергә атлау-юкка булмаган.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
ЭССЕ «Учить детей – что может быть прекрасней?». ЭССЕ «Учить детей – что может быть прекрасней?». Эссе "Учить детей, что может быть прекрасней?"
Эссе "Учить детей, что может быть прекрасней?"...
Структура эссе. Алгоритм написания эссе.
Структура эссе . Алгоритм написания эссе....
Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .
Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....
Эссе. Темы эссе
В помощь сдающим ЕГЭ по английскому языку...
Формирование навыков написания эссе с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения)
Статья описывает правила и принципы написания эссе по английскому языку с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения), а также типичные ошибки при написании эссе такого типа....
Учебно-методическая разработка "Эссе-мнение: как написать эссе за 50 минут"
УМР учитывает принцип визуализации при подаче материала. Может быть использован как раздаточный материал на вводном уроке по написанию эссе-мнения. (Разработка выполнена для получения зачета на курсах...
Учимся писать эссе: Эссе моих учеников на различные темы на немецком языке
Написание эссе - одно из сложнейших заданий ЕГЭ по ИЯ. Научить писать эссе - нелёгкая задача для любого учителя. Начинать писать эссе стоит уже с 7 класса. Данная публикация содержит оригинальные и не...