Кеше язмышын сурәтләүдә фразеологизмнар
статья (8 класс) на тему
Ф. Абдуллинның “Очланмый калган кибәннәр” әсәрендә гади бер гаилә мисалында сугыш җимергән бәхетле кеше язмышлары сурәтләнә. Сугыш башлангач, Салих картның ике улы да фронтка китә. Бакча башында печән кибәннәре очланмый кала аларның. Аңа карт бик борчылмаса да, калган вакыйгалар аның йөрәген гел тырнап тора.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
mkal.doc | 44 КБ |
Предварительный просмотр:
Кеше язмышын сурәтләүдә фразеологизмнар
(Ф.Абдуллинның “Очланмый калган кибәннәр” әсәре мисалында)
Казан шәһәре, Совет районы 126 нчы гимназия
Әйе, сугыш дигән афәт беркемне дә аямый. Меңләгән яшь егетләр, тормышны алып барырдай ир-атларны сугыш упкыны үзенә чорнап ала... Шунлыктан инде берничә дистә ел үтсә дә, 1941 нең 22 нче июнь таңында гүзәл авылларны, шәһәрләрне басып, фашист гаскәрләренең изге җиребезгә басып керүе, тыныч йокы белән йоклаганнарның татлы йокысын алуы, өлкәннәрдән бигрәк, сабыйларны еларга мәҗбүр итүе һәркемнең хәтерендә. Бу афәт турында хәбәрләр буыннан-буынга тапшырыла. Чөнки исән-имин кайтырбыз дип киткәннәрнең күбесе киткән юллрыннан кире кайта алмый. Безнең Биектау авылыннан киткән 301 батырның да 161е яу кырында ятып калган; туган илне, Ватанны саклау өчен күтәрелгән сугышта алар башларын салган; әниләре - улсыз, хатыннары - тол, балалары, мәңгелеккә ятим калган.
Менә шуңа күрә сугыш вакыйгалары күп еллар дәвамында телдән-телгә сөйләнеп киленә, язучылар, әдипләр тарафыннан әсәрләрендә чагылдырыла, режессерлар тарафыннан сәхнәләштерелә. Бу әсәрләрдә сугышның афәте, кеше язмышларының ирексездән үзгәрүе, бәхетнең җимерелүе гәүдәләндерелә. Г.Әпсәләмов, Г.Бәширов, Ф.Хөсни, Ш.Рәкыйпов, Э.Касыймов һ.б. кебек йөзләгән язучы каләме бу темага мөрәҗәгать итә. Мондый танылган шәхесләр белән беррәттән, бүгенге көн яшь язучылары иҗатында да Бөен Ватан сугышы хатирәләре чагылыш таба. Һөнәре буенча төзүче булган яшь автор Фәтхулла Абдуллин шундыйлардан.
Ф. Абдуллинның “Очланмый калган кибәннәр” әсәрендә гади бер гаилә мисалында сугыш җимергән бәхетле кеше язмышлары сурәтләнә. Сугыш башлангач, Салих картның ике улы да фронтка китә. Бакча башында печән кибәннәре очланмый кала аларның. Аңа карт бик борчылмаса да, калган вакыйгалар аның йөрәген гел тырнап тора. Җитмәсә, көн саен диярлек авылдашларының уллары, ирләре үлү турында хәбәрләр килә. Аның тормыш иптәше Саҗидә ханым да каршыларындагы тимер юлга игътибар бирми торган була, ләкин Касыймының хәбәрсез югалды дигән хәбәрен ишеткәч, аның сагышлы да, шул ук вакытта өметле дә булган күзләре ирексездән шул тимер юлга, улы киткән якка карарга мәҗбүр булалар. Ул аны кайтыр, “ялгыш кына язылган, дөрес җиткерелмәгән хәбәрдер бу” дип, үзенең күңелен тынычландырудан бигрәк, өйдәгеләрнең йөрәген телгәләргә теләми.
Нәтиҗәдә, олы уллары Хәйдәр туган йортына исән сау кайта, ләкин ул монда кала алмавын аңлый, чөнки энесенең тормыш иптәше Фатыймага гыйшык тота. Алар абыйлы – энеле килеш яшьтән үк Фатыйма артыннан йөриләр, ләкин Фатыйма тыныч холыклы Касыймны сайлый, Касыймның әти - әниләре дә каршы килми, гәрчә элеккедән килгән йола барлыгын һәм аның бөтенләй башка төрле булуын белсәләр дә.
Әмма әсәрнең бөтен киеренкелеге, анда туган проблемаларның сәбәпләре сугышка, фашистларның тыныч илебезгә бәреп керүе һәм бәхетлеләрнең бәхетен тартып алуы белән бәйләп аңлатыла. Сугыш вакытында үзен ялгыз итеп тоймас өчен, балалар да ятим булмасын дип, Фатыйманы Салих абый һәм аның тормыш иптәше Хәйдәр белән кавыштырып куялар. Шулай Фатыйманың бәхете юкка чыга- ире үлә, яратмаган кешесе белән бергә булырга мәҗбүр ителә. Ләкин ул моңа күнә.
Тормышлар үзгәрә, вакыт алга чаба... Фатыйма белән Хәйдәр дә акча эшләргә дип читкә чыгып китәргә мәҗбүр булалар. Фатыйманың авылда да эше бик кадерле, хөрмәтле була, ләкин ирең кайда син шунда булырга тиеш дигән тәрбия аның канына ныклап сеңдерелгән була. Шуңа да укытучы һөнәрен ташлап, ул да ире белән шахтага китеп бара. Алар үзләре белән Касыймнан туган бала – Алмазны да алалар. Матур гына тора башлыйлар, эшкә урнашалар, Алмаз да русчага бик тиз өйрәнә. Әмма бер кайгы килсә, тиз генә китә белми икән ул. Бер бәхетең булмаса, табып булмый эзләп тә диләр бит бу чакларда. Шулай тормышлары көйле генә барганда, Хәйдәрләр сменасы, шахталары ишелеп, җир астында кала. Хәйдәрне туган ягына алып кайтып җирлиләр. Фатыйманың күмелергә өлгермәгән кабер өстенә төшеп җирне тырмап – тырмап елавын күргән халыкның күбесе бу кадәр дә яратып буламы икәнни ул дип баш ватса, икенчеләре Фатыйманың бу кыланмышларын аңлап, сугыш тудырган өчен явыз немецларны каргап, алга таба да ходайдан исәнлек, сабырлык, тыныч көннәр сорап өйләренә таралыша. Моннан күренгәнчә, язмыш Фатыйманы, Салих картны кабат сыный, кыйный. Салих карт хәтта акылга да җиңеләя.
Әмма автор кешенең барлык авырлыкларны да җиңә алуын ассызыклый- Салих картның да оныклары үсеп җитә, димәк, тормыш дәвам итә, бары яралар гына үзләрен сиздереп торалар.
Ф.Абдуллин бу вакыйгаларны сурәтләгәндә төрле тел-сурәт ясау чараларыннан да оста файдалана. Шуларның берсе – фразеологик синонимлык.
Тикшерелә торган әсәрдә сүз һәм фразеологизм арасындагы мәгънәдәшлеккә мисаллар күп очрады. Автор, нигездә, бу берәмлекләрне бер үк җөмлә эчендә куллана һәм сүз аңлата торган күренешкә тулырак, күләмлерәк характеристика бирү өчен файлалана. Мәсәлән, Үз ише берничә егет белән урамда бер эшсез трай тибеп йөргән Хәйдәрне әти-әниләре укырга кыстый башлагач, дөнья күрергә дип, рөхсәтсез-нисез чыккан да киткән (Б. 41).; Аңлашып, уртак тел табып, яратышып, хөрмәт итешеп, чөкердәшеп яши алмадылар ( Б 51); Уйлагач, баш вата торгач, анысы да хәл ителде ( Б. 38) һ.б.
Шулай ук, теге яки бу билгене тулырак итеп, төрле яктан ачу өчен дә мондый төр синонимлык кулланыла. Мәсәлән, Миңа шунда җиңел булып китте, җилкәләрдән бик авыр йөк төште сыман (Б. 22); Әле күптәнме Инсаф укый алмый калуына ничек үкенеп ( алай гынамы?), башларын ташка бәрердәй булып йөргән иде (Б. 11) һ.б.
Фразеологизмнарның үз эчендә синонимлыгы турында сүз барганда, түбәндәге билгеләмә китерелә: “ Боларның сүз эквивалентлары юк, ягъни бу төшенчәләр аерым сүз белән түгел, ә сүз тезмәләре аша гына белдереләләр” [Ш.Ханбикова, б. 82]. М.И. Сидоренко исә, бер контекстта килгән ике фразеологизмның бер мәгънәдә кулланылуын синонимлыкка кертә, һәм бу төрнең тел байлыгын билгеләүдә зур роль уйнавын искәртә.
Чыганак әсәрдә дә мондый синонимлык барлыгы ачыкланды. Фәтхулла Абдуллин тарафыннан алар бер җөмлә эчендә үк кулланылалар. Мондыйларга күз томалану – дөньсын оныту; арып бетү – хәлдән таю, борын чөю – эре бәрәңге ашау; кикриге шиңү – җиргә төшү; йокы качу – уйга бату, боз кузгалу – тәгәрмәч тәгәри башлау, авыз итү – тәмен татып карау, эч пошу – җанда упкын – җаны бимазалау; сөрлегеп китү – сөмсере коелу кебек һ.б. бик күп парларны мисал итеп китерергә мөмкин.
Тикшерелгән әсәрдә зур күпчелекне фразеологизмнардагы синоним вариантлар тәшкил итүе мәгълүм булды. Автор, әдәби телдә булган һәм сүзлекләргә теркәлгән фразеологик берәмлекләрне иҗади үзгәртеп, әсәрләрендә образлы гыйбарә буларак файдалана. Мәсәлән, әдәби телдәге фразеологизмнан факультатив компонентлар өстәлү яки кыскару белән яңа фразеологизм ясала. Әдәби телдә кирәкмәгән җиргә тыгылу дигән фразеологизм бар. Фәтхулла Абдуллин исә аны “ Ә син кирәкмәгән җиргә тыкшынып йөрмә, белдеңме?!” (Б. 25) дип үзгәртә; теңкәгә тию урынына Кайберәүләр юк-бар өчен дә килеп теңкәне корыталар (Б. 19) дип бирә.
Гомумән алганда, әсәрдә, нигездә, әдәби телдә булган фразеологик берәмлекләрдән генә файдаланыла. Анда кабатланып килгән баш кату, югалып калу, үз туксаны туксан, тузга язмаган сүзләр, өмет өзү, үзәккә үтү кебек һ.б. тотрыклы сүзтезмәләрне очратырга мөмкин.
Шуны да искәртү зарур: олпат әдипләрнең әсәрләре белән чагыштырганда, бу әсәрдә фразеологизмнар шактый аз кулланылган, булган очракта да, искә төшкәч, бер-бер артлы тезелеп кителгән һәм тагын бер тынга онытылган кебек тоела. Шунлыктан Фәтхулла Абдуллинның бу әсәре автор билгеләп үткәнчә повесть түгел, ә очеркка охшаш булуын искәртү зарур.
Әдәбият
Абдуллин Ф. Еракка китеп кара / Ф.Абдуллин. – Казан:Тат. Китап нәшр., 2006. - 174 б.
Горбачевич К.С. Вариативность слова и языковая норма ( на материале современного русского языка)/ К.С. Горбачевич – Л.: наука, 1978. -321 с.
Исәнбәт Н. Татар теленең фразеологик сүзлеге /Н.Исәнбәт. – Казан: Тат. Китап нәшр., т. 1, 1989. – 496 б.; т.2, 1990. – 366 б.
Ханбикова Ш. Синонимнар һәм сүзлекләр /Ш.Ханбикова. – Казан: Тат. Китап.нәшр., 1980. – 205 б.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше
Татар теле һәм әдәбиятыннан һөнәрләр темасы буенча презентация...
Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше
Ачык дәрес "Хезмәтле кеше- хөрмәтле кеше" 9 сыйныф (рус балалары өчен)...
Фразеологизмнар
Фразеологизмнар темасы буенча презентация...
5сыйныфта "фразеологизмнар" темасына дәрес эшкәртмәсе
5 сыйныф татар төркемнәрендә эшләү өчен дәрес эшкәртмәсе...
Һәр кеше үз язмышын үзе сайлый.
Һәр кеше үз язмышын үзе сайлый. (Сыйныф сәгате.)...
Ф. Яруллин язмышына дучар шәхесләр
Презентация...