Эссе
материал на тему

Халилова Сириня Айниятулловна

Минем һөнәри осталыгым

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse5.docx55.05 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Чүпрәле муниципаль районы

Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе

“Минем педагогик осталыгым”

эссе

MC900432665[1]

       Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халилова С. А.

     Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына язгы чәчәкләр, самими хисләр бүләк итә. Балачак сиздермичә дә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала. Җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне Кеше итәргә омтыла.

   Мин дә кечкенәдән үк укытучы булырга хыялландым! Сеңлем белән мәктәп, укытучы булып уйнаганнар күңел түренә уелып калган. Мәктәптә укыганда беренче укытучым Хатирә Зартдин кызына шаккатып, хәтта көнләшеп карый идем. Хәзер, дистәдән артык ел үткәч, мин шуны ачык беләм: мәктәп – минем тормышым, язмышым, ә туган тел укытучысы – бердәнбер дөрес сайлаган һөнәрем! Туган тел укытучысы буларак, мин укучыларны телебезнең серләренә төшендерергә, аның аһәңле, бай мирас икәнлегенә ышандырырга тиеш! Бу минем тормыш девизым.

   Иҗади шәхес үстерү һәм формалаштыру – хәзерге заман мәктәбенең төп бурычларыннан санала. Бу – укучыны яңача фикерләргә өйрәтә, конкурентлыкка сәләтле яшьләр тәрбияләргә ярдәм итә. Мәктәптә төпле белем бирү белән беррәттән, тәвәккәл, иҗади карашлы, үсешкә сәләтле шәхес тәрбияләү дә бик мөһим.  Авыл мәктәбендә дә сәләтле балалар белән эшләргә мөмкинлекләр шактый. Район, республика, рәсәйкүләм конкурсларда, олимпиадаларда катнашып алдынгы урыннар яулавыбыз, гади авыл мәктәбендә укып та зур уңышларга ирешергә мөмкин икәнлеген күрсәтә.

   “Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк,”- ди безнең халык.  Шуңа күрә укучыларымны халкыбызның үткәнен белергә, аңа карата битарафлык күрсәтмәскә чакырам.  Һәр дәрестә һәм сыйныфтан тыш чараларда телебезгә, халкыбызның үткәненә, милли йолаларыбызга тирән мәхәббәт тәрбияләү өстендә нәтиҗәле эшләргә тырышам.  

  Рус телендә белем бирә торган мәктәп булуга карамастан, һәр укучы үзенең туган телендә сөйләргә хокуклы, шуңа күрә дә үз халкының телен, мәдәниятен өйрәнергә теләүчеләргә мөмкинлекләр тудырырга тырышам. Әйе, туган телебезне саклау һәм үстерү - төптән уйланылган, киңкырлы, махсус дәүләт программасы белән башкарыла торган зур эш таләп итә. Әмма татар милләтеннән булган һәр кеше башкарылачак эшләрдә үзеннән өлеш кертмәсә, битараф калса, эшнең нәтиҗәсе түбән булачак. Бары тик гаилә тәрбиясе, мәктәп  һәм өлкәннәрнең акыллы киңәшләре генә безнең милләтебезне, телебезне киләчәк буыннар хакына саклап калачак, дигән фикердә мин.

        Кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мөхиттә: телевидение, Интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укыту-тәрбия эшен компьютер технологияләреннән  башка оештырып булмый. Бүгенге көндә  беренче юлдашым – ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән  балаларда матур әдәбият, фән белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм. Кайвакытта  укучыларга  икеле  куясы, тәртипсез  булганнары  өчен  әти-әниләрен  чакыртасы, көндәлекләренә  язасы  килеп  китә, ләкин шул мизгелдә  күңелгә: “Мин – укытучы. Минем  укучыларымның  уңышлары  миннән  тора. Укучы  белән  уртак  тел тапмасам,  минем  өчен  аны  директор  да, аның  урынбасарлары  да  эшләп  бетерә  алмаячаклар. Әгәр  укучы  үзен  шулай  тота  икән, димәк  аңа  педагогик, психологик  ярдәм, минем  ярдәмем  кирәк”. Балачак  энергиясе  иксез-чиксез. Тик  аның  белән, акыллы  идарә  итеп, тиешле  юлга  җибәрә  белергә  кирәк. Дәрестә  укучы  иҗат  итәргә, нәрсәдер  уйлап  табарга  тели  икән, ул очкынны  сүндермичә, ялкын  итеп  кабызырга  кирәк. Уку  аның  өчен  җәза  түгел, ә кызыклы, мөстәкыйль  хезмәткә  әверелергә  тиеш. Язучы Миргазиян Юныс: «Безне очыртып инкыйразга илткән сәясәт арбасында барганда, телкәебез — соңгы терәк. Менә шушы терәкне дә сындырмаска иде. Иң зур, иң изге теләгем менә шушы», — диде. Бу фикер белән тулысынча килешәм, чөнки тел язмышы — милләт язмышы. Ә мин шушы милләтнең бер вәкиле — туган тел укытучысы, туган телем — татар теле. Шушы телдә уйлыйм, кайгырам, шатланам. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин, шәхсән үз эшем белән чын мәгънәсендә горурланам. Кире кайтып, тормышымны яңадан башларга туры килсә, мин бу эшемә тугры калыр идем. Үзем сайлаган язмыштан тайпылмыйча, шул юлымны ахыргача дәвам итеп бетерергә язсын иде дим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Структура эссе. Алгоритм написания эссе.

Структура эссе . Алгоритм написания эссе....

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .

Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Эссе. Темы эссе

В помощь сдающим ЕГЭ по английскому языку...

Формирование навыков написания эссе с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения)

Статья описывает правила и принципы написания эссе по английскому языку с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения), а также типичные ошибки при написании эссе такого типа....

Учебно-методическая разработка "Эссе-мнение: как написать эссе за 50 минут"

УМР учитывает принцип визуализации при подаче материала. Может быть использован как раздаточный материал на вводном уроке по написанию эссе-мнения. (Разработка выполнена для получения зачета на курсах...

Учимся писать эссе: Эссе моих учеников на различные темы на немецком языке

Написание эссе - одно из сложнейших заданий ЕГЭ по ИЯ. Научить писать эссе - нелёгкая задача для любого учителя. Начинать писать эссе стоит уже с 7 класса. Данная публикация содержит оригинальные и не...