Фонетика
тест на тему
Предварительный просмотр:
Тест “Фонетика”
1 вариант
- Фонетика нәрсә өйрәнә?
а) сүзләрнең дөрес әйтелешен;
ә) сүзләрнең дөрес язылышын;
б) сөйләм авазларын;
в) телнең сүзлек байлыгын.
2. Орфоэпия нәрсә өйрәнә?
а) сүзләрнең дөрес әйтелешен;
ә) сүзләрнең дөрес язылышын;
б) сөйләм авазларын;
в) телнең сүзлек байлыгын.
3. Авазлар язуда ничек белдерелә?
а) авазлар белән;
ә) төрле тамгалар белән;
б) хәрефләр белән.
4. Авазлар һәм хәрефләр арасында нинди аерма бар?
а) авазларны язабыз, хәрефләрне ишетәбез;
ә) авазларны әйтәбез, хәрефләрне язабыз;
б) аерма юк, аваз һәм хәреф икесе бер.
5. “Яшьнәү” сүзендә ничә аваз, ничә хәреф?
а) 6 хәреф, 5 аваз;
ә) 6 хәреф, 6 аваз;
б) 5 хәреф, 6 аваз;
в) 5 хәреф, 5 аваз.
6. Кайсы сүздә авазлар саны хәрефләр саны белән туры килми?
а) ямьле; ә) фигыль; б) авыз; в) дәрья.
7. Үпкәләрдән килгән һава агымы тавыш ярыларын тибрәтеп узганда нинди авазлар
барлыкка килә?
а) тавышлы авазлар;
ә) шаулы авазлар;
б) тавышлы-шаулы авазлар;
в) борын авазлары.
8. Үпкәләрдән килгән һава агымы тавыш ярыларына ышкылып узганда нинди авазлар
барлыкка килә?
а) тавышлы авазлар;
ә) шаулы авазлар;
б) тавышлы-шаулы авазлар;
в) борын авазлары.
9. Үпкәләрдән килгән һава борын куышлыгы аша узганда нинди авазлар барлыкка килә?
а) тавышлы авазлар;
ә) шаулы авазлар;
б) тавышлы-шаулы авазлар;
в) борын авазлары.
10. Нинди авазлар тавыштан гына тора?
а) сузык авазлар;
ә) яңгырау тартыклар;
б) саңгырау тартыклар.
11. Нинди авазлар шаудан гына тора?
а) сузык авазлар;
ә) яңгырау тартыклар;
б) саңгырау тартыклар.
12. Нинди авазлар тавыштан һәм шаудан тора?
а) сузык авазлар;
ә) яңгырау тартыклар;
б) саңгырау тартыклар.
13. Авазлар ясалуда төп рольне кайсы орган уйный?
а) тел; ә) үпкә; б) бугаз; в) борын куышлыгы.
14. Иреннәр хәрәкәтенә карап сузыкларның нинди төрләре була?
а) калын һәм нечкә;
ә) иренләшкән һәм иренләшмәгән;
б) озын һәм кыска;
в) вариантлар арасында дөрес җавап юк.
15. Татар телендә ничә сузык бар?
а) 6; ә) 9; б) 12; в) 15
16. Кайсы рәттә бары тик иренләшкән сузыклар гына?
а) [а], [ә], [о], [ө];
ә) [у], [ү], [о], [ө];
б) [и], [ы], [о], [ө];
в) [а], [ә], [у], [ү].
17. Кайсы рәттә бары тик иренләшмәгән сузыклар гына?
а) [а], [ә], [о], [ө];
ә) [у], [ү], [о], [ә];
б) [и], [ы], [ә], [а];
в) [а], [ә], [у], [ү].
18. Кайсы рәттә бары тик калын сузыклар гына?
а) [а], [ә], [о], [ө];
ә) [у], [а], [о], [ы];
б) [и], [ы], [ә], [а];
в) [а], [ә], [у], [ү].
19. Кайсы рәттә бары тик нечкә сузыклар гына?
а) [а], [ә], [о], [ө];
ә) [у], [а], [о], [ы];
б) [и], [ә], [ө], [ү];
в) [а], [ә], [у], [ү].
20. Кайсы рәттә бары тик ирен-ирен тартыклары гына?
а) [б], [п], [м], [w];
ә) [в], [ф], [б], [п];
б) [з], [с], [д], [т];
в) [г], [к], [җ], [ч].
Тест “Фонетика”
2 вариант
1. Кайсы рәттә бары тик кече тел тартыклары гына?
а) [б], [п], [м], [w];
ә) [ң], [ф], [б], [п];
б) [з], [с], [д], [т];
в) [гъ], [къ], [ң], [х].
2. Кайсы рәттә бары тик тел-теш тартыклары гына?
а) [б], [п], [м], [w];
ә) [в], [ф], [б], [п];
б) [з], [с], [д], [т];
в) [г], [к], [җ], [ч].
3. Кайсы рәттә бары яңгырау тартыклары гына?
а) [б], [в], [м], [w];
ә) [в], [ф], [б], [п];
б) [з], [с], [д], [т];
в) [г], [к], [җ], [ч].
4. Кайсы рәттә бары тик саңгырау тартыклары гына?
а) [б], [п], [м], [w];
ә) [в], [ф], [б], [п];
б) [ш], [с], [һ], [т];
в) [г], [к], [җ], [ч].
5. Кайсы сүздә бары тик яңгырау тартыклар гына?
а) нарат; ә) гадәт; б) диңгез; в) җиләк.
6. Нәрсә ул дифтонг?
а) теләсә нинди сузык аваз;
ә) сузык авазларның кыскаруы;
б) бер иҗектә килгән ике сузык аваз кушылмасы;
в) бер сүздә килгән ике сузык аваз.
7. Сингармонизм нәрсә ул?
а) сузыкларның үзара охшашлануы;
ә) тартыкларның үзара охшашлануы;
б) сузыкларның кыскаруы;
в) вариантлар арасында дөрес җавап юк.
8. Сингармонизмның беренче төре –
а) сузыкларның үзара калынлыкта-нечкәлектә ярашуы;
ә) бер сүздә иренләшкән яки иренләшмәгән сузыклар гына булу;
б) сүздә калын һәм нечкә сузыкларның бергә килүе;
в) вариантлар арасында дөрес җавап юк.
9. Сингармонизмның икенче төре –
а) сузыкларның үзара калынлыкта-нечкәлектә ярашуы;
ә) беренче иҗектәге иренләшкән сузыкның калган иҗекләрдәге сузыкларны да иренләштерүе;
б) сүздә калын һәм нечкә сузыкларның бергә килүе;
в) вариантлар арасында дөрес җавап юк.
10. Кайсы рәттәге сүзләрдә сингармонизмның беренче төре күзәтелә?
а) китап, колын, дәрес, әни;
ә) төтен, болын, тормыш, көзге;
б) икмәк, урам, томан, дәфтәр;
в) өчпочмак, каләм, галим, җиһан.
11. Кайсы рәттәге сүзләрдә сингармонизмның икенче төре күзәтелә?
а) китап, колын, дәрес, әни;
ә) төтен, болын, тормыш, көзге;
б) икмәк, урам, томан, дәфтәр;
в) өчпочмак, каләм, галим, җиһан.
12. “Бүген ашханәдә Язгөл белән Алия дежур торды” җөмләсендәге ничә сүздә сингармонизмның
беренче төре сакланмаган?
а) барысында да сакланган;
ә) 2 сүздә; б) 3 сүздә; в) 4 сүздә.
13. “Яңгырау, йомык, ирен-ирен тартыгы”. Бу нинди тартык?
а) [б] ; ә) [п] ; б) [в] ; в) [w] .
14. “Саңгырау, йомык, кече тел тартыгы”. Бу нинди тартык?
а) [к] ; ә) [г] ; б) [къ] ; в) [гъ] .
15. Графика нәрсә өйрәнә?
а) сөйләм авазларын;
ә) сөйләм авазларының язуда бирелешен;
б) сүзләрнең дөрес язылышын;
в) сүзләрнең дөрес әйтелешен.
16. Орфография нәрсә өйрәнә?
а) сөйләм авазларын;
ә) сөйләм авазларының язуда бирелешен;
б) сүзләрнең дөрес язылышын;
в) сүзләрнең дөрес әйтелешен.
17. Татар алфавитында ничә хәреф?
а) 28; ә) 38; б) 39; в) 40.
18. Сүз басымы дип нәрсәгә әйтәләр?
а) сүздәге бер иҗеккә төшкән басым;
ә) сүздәге бер авазны көчлерәк әйтү;
б) сүздәге бер иҗекне көчлерәк әйтү;
в) иң әһәмиятле сүзгә төшкән басым.
19. Кайсы рәттәге сүзләрнең барысында да “һ” хәрефе языла?
а) и...тирам, бә...ет, ...ава, да...и;
ә) ...әйкәл, шә...әр, ...өнәр, ...өҗүм;
б) ...ата, ...алык, ...өрмәт, ...әл.
20. “Өч улымны, очар кош итеп,
Мин очырдым ерак далага.
Әйтсәгезче якын дус итеп,
Кайгы белән сулган анага.”
( М. Җәлил)
Бу шигъри юллардагы ничә сүзне юлдан-юлга күчереп булмый (кабатланган сүзләрне бергә
санарга?)
а) 4; ә) 6; б) 8; в) 9.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Фонетика 5 класс
Обобщающий тест в 5 классе по теме "Фонетика"...
К/Р по теме "Фонетика"
Контрольная работа по теме "Фонетика"Варианты 1, 2, 3...
Диагностический тест по разделу "Фонетика" для 5 класса
Тест рассчитан на проверку знаний учащихся по разделу "Фонетика".Форма данной контрольной работы по своей форме приближает детей к ГИА и ЕГЭ.Даны задания А1-А15.Задания охватывают весь раздел, составл...
Тест. Фонетика.
Рус мәктәбенең 5 сыйныфның татар төркеменә тест....
Фонетика как учение о звуковой стороне речи Разработка конспекта урока русского языка «открытия» нового знания по теме «Фонетика как учение о звуковой стороне речи. Гласные и согласные звуки. Их классификация»
Урок по теме: "Фонетика как учение о звуковой стороне речи. Гласные и согласные" способствует расширению и углублению знания студентов по теме: “Фонетика, графика, орфоэпия, орфография”...
Обобщающий урок "Фонетико - орфографическая характеристика слова" по теме: "Фонетика" в 5 классе.
Обобщающий урок по теме: "Фонетика" в 5 классе....