МЕТОДИК КУЛЛАНМА
книга на тему

Галиуллина Эндже Равиловна

ДӘРЕС ҺӘМ КЛАССТАН  ТЫШ ЧАРАЛАР

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon balyk_bistse_1nche_gimnaziyase.dockitap.doc401 КБ

Предварительный просмотр:

.                                  

                         Балык Бистәсе 1нче гимназиясе

                              Галиуллина  Э.Р.

        Рәхмәт,

             Хөрмәт,

                     Шәфкать -

                            бертуганнар.

                       

                            Балык Бистәсе -2011

Автор-төзүче:  Галиуллина Э.Р. – Балык Бистәсе 1нче гимназиясе татар  теле һәм әдәбият укытучысы

Фәнни мөхәррир:  

Рецензентлар:

Садиков И.М., Балык Бистәсе муниципаль районы мәгариф бүлеге мөдире;

Касимова И.Ш.,район мәгариф методисты

Хөсәенова Ә.Р., Балык Бистәсе 1нче гимназиясенең татар теле укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе

  Бу кулланма татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәмлек буларак тәкъдим ителә.

 

 Рәхмәт,хөрмәт Шәфкать-бертуганнар. : методик кулланма 2010. -...бит.                                  

         

                 

Кереш сүз.

  Заман укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык—бу,.иң беренче чиратта ,яңалыкка , үзгәрүчәнлеккә омтылу. Һәр иҗади эшләргә теләгән укытучы каушап калмыйча,фәнни юнәлеш ташкынында тиешле юнәлеш ала, яңа педагогик системаларны анализлый. педагогик тәҗрибәне нәтиҗәле кулана белә,иң әһәмиятлесе :ул эзләнә, бер үк вакытта эшне оста оештыра, һәрвакыт  үз белемен тулылындырырга омтыла. Шуңа да без, укытучылар, дәрес уздыргандп төп игътибарны уку материалынының эзлекле аңлатылуына .аның тәрбияви әһәмиятенә, сораулар әзерләүгә, күрсәтмәлелек куллануга  юнәлдерәбез, шул  ук вакытта балаларны рухландыру, мавыктыру аша, анна телебез—татар теленең аһәңле, камил яңгврашы аша укучыларда да иҗади омтылыш һәм белемгә аңлы караш тудырырга омтылабыз Укыту һәм тәрбиянең хәзерге заман бурычларын яхшы аңлап, белем бирү методларын камилләштерү юлларын эзлибез. Я.А.Коменский:: «Белем бирү сәнгатькә әйләндерелергә тиеш» ,- дигән .Чыннан да , укыту процессы ул—укытучы һәм укучының иҗади эшчәнлеге. Укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, дәресләр оештыруның төрле алымнарын кулланып, балаларның иҗади фикерләвен , уйлау сәләтен күздә тотып дәрес—эксурсия, дәрес  - сәяхәт, интеграль дәрес, дәрес—портрет , дәрес  - чара кебек традицион булмаган дәресләр үткәрү отышлы.

   Үсеп килүче буынга белеем бирх , аның дөньяга карашын формалаштыру, күңелен баету, яхшы белән яманны аерырга өйрәтү , аралашу сәнгатенә , сөйләм әдәбенә төшенднрү мәсьәләсенә килгәндә  дә татар әдәби теле ярдәмендә өйрәнелгән әдәбият белән тиңләштерерлек башка фәнне табуы да кыен , минемчә.Бөек шагыйребез Г.Тукай да сүз сәнгатенең асылын төгәл итеп күрсәтеп биргән:

«Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем

  Була минем юл күрсәтүче йолдызым;

  Сөйли башлыйм бу дөньяның ваклыкларын

Ачыладыр, нурланадыр күңелем, күзем»

  Әдәбият белән кызыксынган укучыларның сөйләм күнекмәләре дә

 

фикерләү дәрәҗәләре дә,  сүзлек запаслары да бай.  Шуңа да дәресләрдә сүзлек өстендә эш алып бару,  яңа сүзләрне күзәтергә өйрәтү, бу сүзләрнең мәгънәләрен эзләп табу мөһим. Сүзлек белән эшләүнең алымнары күп төрле: Башка телләрдән кергән сүзләрне ана теленә тәрҗемә итү юлы белән аңлату, сүзләрнең антонимнарын,  я

булмаса  синоним парларын табу, сүзләрне иллюстрацияләү, сүзне

русчага тәрҗемә итү, текстагы яңа сүзләрнең мәгънәсенә аңлатма би-

рү, аларны тактага язу, күмәк уку. Сүзлекләр белән укучы үзе эшләргә тиеш, шулай булганда, сүз бала хәтерендә озак сак лана. Ә текстның эчтәлеге буенча эшләгән  вакытта да укучыларга иҗади биремнәр тәкъдим итәргә мөмкин: җөмләләрне хикәя эчтәлеге тәртибендә

урнаштыр, әсәр эчтәлегенә туры килмәгән җөмләне эзләп тап, өзекне мәгънәви кисәкләргә бүл, аларга исем куй, җөмләләрне кем әйтүен ачыкла, әсәрнең иң ошаган өлешен табып укы, текст буенча тест төзе, текстның төп фикерен билгеләгез, эчтәлеккә туры китереп әсәрне дә-

вам итегез…

  Рус телендә сөйләшүче балаларга әдәбиятны татар теле белән бәйләп, ләкин аерым фән буларак укыту күп төрле мөмкин челекләр бирә:

әдәби хәзинәләребезне , күренекле татар зыялыларын башка халык-

ларга танытуга юл ача .

      Әлеге кулланма да татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә  иҗади

  эшләүчеләргә, иҗатка  омтылучыларга , һичшиксез.   ярдәм  итәр

  дип уйлыйм.

 

 

 

Ф.Әмирханның ,   ,,Нәҗип “ хикәясендә матурлыкка омтылу.

 

Дәреснең максаты: Ф.Әмирханның тормыш һәм иҗат юлын искә төшерү, аның  әсәрләре аша матулык төшенчәсенең күп мәгънәви булуына төшенү. Мәрфуга образының сөйләменә игътибар итеп, телебезнең байлыгын .әһаңен тоюга юнәлдерү, укучыларны сөйләм әдәбенә һәм  фикер йөртергә өйрәтү; Нәҗип образы һәм аның абыйсы образлары аша матурлык төшенчәсен ачыклау.

 Җиһазлау: дәреслек, компьютер , ,,Чиста такта »уены ,кроссворд  ,

татар халык мәкальләре., рәсемнәр.

   

   Дәрес барышы.

 

  Ерактан килгәнме сез?

  Бик якын туганмы сез?

  Дуслашырга бер сүз җитә -

 Сихри сүз исәнмесез!

Хәерле хөрмәтле кунаклар, укучылар !  Сез әкиятләр тыңларга, китаплар укырга , буш вакытларыгызда уйнарга яратасыз. Бүгенге дәресебезне дә уеннан башлыйбыз.Ул  »Чиста такта» дип атала.Игътибарны тактага юнәлтәбез.Шушы сүзләр ярдәмендә Фатих аганың тормыш юлын искә төшерәбез.

 Әйдәгез бергәләп укып чыгабыз.

    1886 нчы елның 1нче гыйнвары

     Казан

   ,,Мөхәммәдия”мәдрәсәсе  

  ,,Балалар тәрбиясе “журналы

    1907 нче ел

    1926 нчы ел

    Әдәби мирас

 Кыска һәм фаҗигале гомерендә Ф.Әмихан зур әдәби мирас калдырган язучы.  Шундый авыр хәлдә дә төшенкелеккә бирелмичә иҗат эшен дәвам итә, замандашлары Г.Тукай, Г.Камал , Ш. Камаллар белән бер сафта атлый. Ә без бүген Ф. Әмирханның ,,Нәҗит” хикәясе

белән танышырбыз .

Хикәя сүзен кем ничек аңлый? Нәрсә ул хикәя? (дәреслек, 128нче бит)

 Билгеләмәне сүзлек дәфтәренә язабыз.

      Укучылар, әлеге хикәядә автор бик яратып кулана торган бер сүз бар.Бу сүз кайбер өзектә өчәр—дүртәр тапкыр, җөмләләрдә икешәр мәртәбә кабатлана .Нинди сүз ул?

 - Матурлык сүзе.

Укучылар, матурлык төшенчәсен(сүзен) сез ничек аңлыйсыз?

_Өең чиста, пөхтә булу; әдәпле, тәрбияле булу;үзара дус—тату буллу; ягымлы сөйләшү; өлкәннәрне хөрмәт итү…

Бик дөрес, укучылар. Ә матурлык сүзендәге хәрефләрдә нинди сүзләр яшерелгән икән?, әйдәгез бергәләп эзлибез.(күмәк эш башкарыла, әлеге сүзләр  рус теленә тәрҗемә ителә,сүзлек өстендә эш башкарыла)

Укучылар, матурлык сүзе күпме уңай сыйфатларны үзенә туплаган икән .Бүгенге дәресебезнең темасы да матурлык төшенчәсе белән бәйле :,,Ф.Әмирханның ,,Нәҗип “ хикәясендә матурлыкка омтылыш».

Дәреснең темасын һәм бүгенге числоны дәфтәрләргә язып куябыз.

  - Укучылар,бу сүзне Нәҗип нинди очракларда сөйләменә кертә соң?

-Мәрфуга апасын тасвирлаганда.

-Дәреслектән әлеге урыннарны табып укыгыз.Бу урында матур сүзе ике мәртәбә кулланылган Һәрберсенең үз сере, мәгънәсе бар.Нинди матурлыклар турында сүз бара? (Мәрфуганың тышкы һәм эчке матурлыгы  ачыла)

 -Мәрфуганың матурлыгын тагын нәрсәдә күрә алабаз?

-Аның матурлыгын сөйләмендә дә күрергә мөмкин.Аның тавышы ягымлы, йомшак.Нәҗипкә дә ,,акыллым”, ,,нәнәм”, ,,җаным” дип кенә дәшә.

-Ә сезгә матур сүзләр белән дәшәләрме, кемнәр дәшәләр?

-Мондый иркәләү, назлау сүзләрен халкыбызның бишек җырларында да ишетәбез.

-Ә сез нинди матур сүзләр кулланасыз?

 Иртән торгач ,  тәмле ашлар ашагач, мәктәптә дусларыгыз, классташларыгыз белән очрашкач, нинди сүзләр белән дәшәсез.

      Молодцы,балалар! Менә шундый сүзләр генә әйтсәгез,сезне һәркем яратыр,әти – әниләрегез шатланыр, әби – бабаларыгыз куаныр.

Укучылар,  ә сез беләсезме,    быелгы ел  Гаилә  елы дип игълан ителде.   Шуңа күрә ,аеруча да  өлкәннәргә, кечкенәләргә игътибарлы булырга кирәк.   .Хикәябездәге Мәрфуга образындагы уңай сыйфатларны үзегезгә үрнәк итеп алып,һәрвакыт    әдәпле, тәрбияле,ягымлы  булырсыз дип ышанам.

 Укучылар , ә сез Мәрфуганың  нинди сыйфатларын үзегездә   булдырыр идегез?  

-Миңа аның ягымлы булуы ошый, кыз баланы әлеге сыйфат  аеруча матур итә.,әтиемә-әниемә,дусларыма ягымлы булырмын.

-Ә мин кечкенәләргә аның кебек иркәләп дәшермен  

- ә  мин  һәрвакыт чиста ,пөхтә итеп киенеп  йөрермен.

Укучылар,Мәрфуганың  эчке һәм тышкы матурлыгын   төсләр белән  күрсәтик.

Аның бу сыйфатларын   нинди төс белән күрсәтәсегез килә? Ни өчен бу матур төсне сайладыгыз?Укучылар, Ә хәзер игътибар белән тыңлагыз.  Мәрфуганың   бу сүзләре кемгә әйтелгән?  

 Өй түбәсендә каргалар гына йөри,зур егетләр койма өстенә  мен миләр,син акылсыз малай түгел идең ...

Әлеге сүзләр Нәҗипкә әйтелгән.   Нәҗип нинди эшләр башкарган.?

-Нәҗип ямьсез эшләр башкарган.

-  Нинди ямьсез эшләр эшләгән?

Укучылар сөйли.

 -Ни өчен  шулай үз – үзен күрсәтәсе килә соң аның?

Ул үзен файдалы , кирәк кеше итеп  (күрсәтәсе) тоясы килә, ә аның барысы да киресенчә килеп чыга. Нәҗипнең  беренче  уйларын, күңел халәтен нинди   төс  белән бирик икән, балалар?.(Рәсемне куябыз)

Ул нинди?(мактанчык, әдәпсез,акылсыз,ямьсез)

Нәҗипне нәрсә ямьсезли, укучылар?

-Нәҗипне уйлап эшләмәгән эшләре ямьсезли.

-Аңа карап, эшеңә караганда акылың алдан йөрсен дип, әйтәбез.

      Ә  Нәҗипнең абыйсы    Гомәр турында нәрсә әйтә аласыз?  Ул нинди?  

Ул акыллы, тәрбияле, тәртипле..

  -Аның һөнәре бар. Ул матур итеп курайда уйный  белә.

Бик дөрес фикерлисез ,укучылар.

 Ә сез, укучылар, хезмәтне ярату  турында нинди мәкальләр беләсез ,бергәләп искә төшерәбез. Мин мәкальләрне башлыйм, ә сез дәвам итәсезУкучылар, мәкальләрне дәфтәрләргә язып куябыз.

 Сез гаиләдә ничек булышасыз,нинди эшләргә өйрәнәсез? Шуны белү өчен мин сезгә эшләр бүлеп бирәм, ә сез аларны хәрәкәтләр  ярдәмендә    күрсәтерсез  , ә калганнар нәрсә   эшләгәнегезне шул хәрәкәтләрдән белергә тиеш.(утын кисү,яру, өю;кер юю,чайкау,элү; бәрәңге юю,әрчү,турау ;җир казу ; гөлләргә су сибү;тузан сөртү)

-Рәхмәт, укучылар.Тырышкан табар, ташка кадак кагар дип әйтә халкыбыз.Ә әлеге мәкаль безгә кайсы образны күз алдына китерергә ярдәм итә.?

-Нәҗип образын.

Ни өчен?                                                                                                                    -Ул үзенең  уйлары  белән көрәшә                                                           Тырыша ,ялгышларын аңлый.                                                  Тәртипсезлекләр эшләми, мактанмый  башлый.                              Укучылар,      хикәядән бер өзек тыңлыйбыз.    Әлеге сөйләшүдә  Нәҗипнең нинди  уңай  сыйфатларын күрәсез?  

        һөнәрле

   тәртипле

   тыңлаучан

    әдәпле.

Күргәнебезчә, ул абыйсына охшарга тырышып, үзендәге тискәре сыйфатларны җиңде. Һөнәрле, тыңлаучан, әдәпле, тәртипле балага әйләнде.Укучылар Нәҗипнең эш- гамәлләрен, уйларын нинди төс белән бирик икән балалар?

-Ул нинди?(һөнәрле,.....)

   -Нәҗип      матур итеп рәсемнәр ясарга өйрәнә,димәк, Нәҗип тә ,абыйсы кебек,    һөнәргә ия була, хезмәтеннән күңел тынычлыгы таба  ,    үзен кирәкле кеше итеп тоя.  Үз – үзе белән көрәшеп , дөрес юлга баса.                                                                            Матурлыкка омтылучы  бала күңелен    Ф.Әмирхан елның кайсы фасылы белән чагыштыра?. Шул өлешне дәреслектән табып    укыгыз .(127нче бит.).                                                                                    Яз- бозлар кузгалган, беренче умырзаялар шытып чыккан, дөньяга яшеллек иңә башлаган ,  бөреләр уянган    вакыт. Нәҗипнең  күңел халәте белән чагыш- тырыла.     икеләнүләре артта калып ,матурлыкка омтылып  , яши башлый ул.                                          Укучылар, рәсемнәргә игътибар итегез әле,Ф.Әмирхан    ике төрле Нәҗип аша безгә нәрсә әйтергә теләде икән?  Берсе  ,ә икенчесе ... -Үзеңнең начар сыйфатларыңны җиңәргә өйрәтә.Яхшы белән начарны каршы куеп,Нәҗип үрнәгендә акыл белән эшләргә кирәк икәнен аңлата. Акыллы,тыйнак,Һөнәрле булу ,матурлыкка омтылу –кешене бизи торган сыйфатлар.Дәресне түбәндәге сүзләр белән йомгаклыйсым килә: ,,Мин матур дип мактанмагыз,  матурлар, матурны тик матур эшләр, матур уйлар матурлар. “

                           

                           

                           Дәрес- экскурсия.

                         Тукай эзләре буйлап...

Максаты:  укучылар  белән бергәләп, Г.Тукайның  тормыш һәм иҗат юлын искә төшерү, ныгыту; аның шәхесе аша матурлыкны тоярга өйрәнү, тормыш  юлы аша татар авылларының тормыш көнкүрешен күзәтү һәм халкыбызның электән килгән традицияләрен  барлау, күңелдә яңарту.

 1.Кереш.Укучылар, без бүген бу дәрестә сәфәргә чыгабыз.истәлекле урыннарны күрсәтеп, аңлатып йөрүче гидлар сез үзегез булырсыз.Әйтегезче, нәрсә ул истәлек?

-Истәлек – хәтердә сакланган вакыйга, күренеш,

-Үлгән кешенең хатирәсе, ядкаре.

Без ядкарьләр белән кайда , ничек танышабыз.?

-Төрле музейларда, сәяхәтләрдә, яисә газета- журналлардан укып беләбез.

-Ә кем ул гид?

Туристларга шәһәрнең яки берәр төбәкнең истәлекле урыннарын күрсәтеп йөрүче һөнәри әзерлекле экскурсия җитәкчесе

(Инглиз телендә аңлатма)Сәяхәтебезнең кунаклары белән танышыйк. Алар безгә чит илләрдән килгәннәр. Аларның килү максаты нидә икән?

-(Инглиз телендә)Быел татарның мәшһүр шагыйре Г.Тукайга 123 яшь, шул уңайдан без Татарстанга килергә булдык.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән ныклап танышырга телибез .

Мин рус милләтеннән.Рус шагыйре Пушкин, Лермонтовлар янәшәсен

дә татарның бөек Тукае да бар.Без рус милләтеннән булсак та аның әсәрләре безгә гыйбрәт алырлык.

 Укытучы.Хәзер сәяхәтебезнең планы.  .(слайд1)

1.Арча ягы – Тукай ягы.

2.Кырлай – рухи байлык чыганагы.

3.Җаек шәһәре.Тукай – журналист.

4.Казанда Тукай эзләре.

   Төп өлеш.(слайд2)

,. Бишек җыры,,

1.1986 нчы елның елның 26 нчы апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә Г.Тукай дөньяга килә.Малай туып 4,5ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә.Тол калган Мәмдүдәне Сасна авылына кияүгә бирәләр.

 ,, Туган авыл,,шигыре укыла.

2.Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыкка ваытлыча асрамага калдыралар.Әнә шуннан шагыйрьнең газаплы тормышы башлана.( Сәхнәдә – бәләкәй Апуш.Ул , суыкта калтырап, Шәрифә карчыкның ишеген шакый.)

Әби .- И,гөнаһ  шомлыгы!  Катмассың әле. Нәрсә шыңшыйсың?Кер әйдә.(җитәкләп кереп китә)

Г.Тукайның ,,Ана догасы “шигыре укыла.(“Мәгариф”, 19нчы бит, 12нче сан, 2005 нче ел)

1нче укучы.Бераз  соңрак Тукайны әнисе үз гаиләсенә алдыра.Ләкин бу рәхәт озакка бармый, әнисе дә вафат була.Габдулла дөм ятим кала.Сасна мулласы бу ятимне Өчилегә – Габдулланың әнисенең атасына кайтарып бирә.Монда исә үги әби.Күп балалы гаилә.Юатучы, иркәләп сөюче, кызганучы бер дә булмаган, бары тик Саҗидә түти генә аңа мәрхәмәт күрсәткән.

Шигырь укыла.

Әй, бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!

Рәхмәте бик киң аның, һәрбаим таян Аллага!

Йә, Ходай, күрсәт диген, ушбу җиһанда якты юл:

Ул – рәхимле, әткәң – әнкәңнән дә күп шәфкатьле.

 Тукайның рухи байлык чыганагы булган Кырлайга юл алыйк. (Слайд)

Есть аул влизи Казани, по названию Кырлай.

Даже куры  в том Кырлае петь умееют...

Дивный край!

Хот я родом не оттуда, но любовь к нему хранил,

На земле его, работал – сеял, жал и боронил.

    Укучы. Кырлай  Тукайга мәрхәмәтлерәк булып чыга.Беренчедән, бәләкәй Габдулла башка урыннарга караганда озаграк яши,.хәтта сабакка йөри башлый.Икенчедән, Кырлай авылында ул үзенең киләчәк иҗаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туплый.(Магнитафон тасмасында шигырьләре тыңлана)

Кырлайда Сәгъди абзый Габдулланы мәдрәсәгә бирә.Тукайны монда биргән белем генә канәгатьләндерми. Бу мәдрәсәдә,,Бәдәвам”, ,,Кисекбаш” китапларын укый.Мәдрәсә тормышы, Кырлай авылының матур табигате, мәрхәмәтле кешеләре иҗатында чагылыш таба.,

(Инглиз теленә тәрҗемә)Хөрмәтле кунакларыбыз без әлеге бүлекләрдә Тукайның балачак язмышы, туган авылы- Кушлавыч,  аннан соң ул яшәгән авыллар:Сасна, Өчиле, Кырлай  белән бәйле булган истәлекләргә тукталдык.Шулай итеп, уен – көлке,  күз яшьләре белән Кырлай артта кала.Тормыш аны тагын юлга дәшә. Сәяхәтебезнең алдагы тукталышы.Җаек шәһәре. .(слайд)Укучы.Тукай Газизә апасы белән җизнәсе Галиәсгар Госманов яшәгән Уральск(Җаек) каласына барып җитә. Габдулла Уральскида ,,Мотыгыя” мәдрәсәсендә укый башлый.Башта ул ,,Мотыгыя”мәдрәсәсе каршындагы рус классына йөри.  Мәдрәсәдә атна саен җыр кичәләре оештырыла.Габдулла кичәләрдән иң оста җырчылардан санала.

  Аитова Фатиха мәктәбе укучысы Галия Хәсәнова истәлекләреннән. (75 нче бит, ,,Казан  утлары”)

Укытучы.Бу чорда ,,Әлгасрелҗәдит”исемендәге кулъязма журнал, демократик юнәлештә,,Фикер” газетасы чыга, Тукай секретарь буларак та, иҗаты белән актив катнаша.

 Җаек -  Тукайны журналист, җәмгыять эшлеклесе итеп таныткан шәһәр.

 Укытучы. Сезнең арада да   иҗатка, шигърияткә омтылучы укучылар бар.    Балалар иҗатын үстерүдә Балык Бистәсе редакциясе ,,Авыл офыклары “ гәҗите дә зур мөмкинлек  бирә..Ә хәзер сезгә укучыларыбызның Тукай турында язган шигъри юлларын укып китик.

 

Онытылмас ул!

Нәни Апуш һаман яши әле

Шигырьләре  белән бу җирдә.

Күпме җаннар аңа дога кыла

Ул бит онытырлык  түгел лә.

 

Шүрәле һәйкәле.                                            

Урманда шундый матур,

Чү, бу ни бер тарафта?

Күзем эленеп калды

Бер корыган агачка.

Нәкъ Тукайның” Шүрәле”се,

Шул кадәрле ошаган!

Әйтерсең лә табигать,

Аннан һәйкәл ясаган..

 

Мәгънәле һәрбер сүзе.

Һәрбер юлы моңга тулы,

Мәгъгәле һәрбер сүзе.

Дөньяны таный белгән ул –

Ходайдан күңел күзе.

   

4.” Пар ат”шигыре укыла.(яки тыңлана)

 

Инглиз телендә)1907 нче ел.Тукай Казанда...Алдагы ядкарьләребез Казан шәһәре белән бәйле.(Слайд)

Укучы.Тукай Казанга килә.  Болгар кунакханәсенә урнаша.Ф.Әмирхан, Г.Камал, С.Рәмиевлар белән таныша. Казанда яшәү дәверендә  күп кенә шигырь җыентыклары  басылып чыга.Ләкин аяусыз авыру гына аны тәмам аяктан ега...

 Казан -Тукай эзләрен үзендә  әле дә  саклый. Болгар кунакханәсеннән ерак түгел Г.Тукайның әдәби музее бар, Г.Тукай исемендәге концертлар залы, Кабан буенда Тукай һәйкәле бар., яңа төзелгән метрода  да аның шигырьләренә иллюстрацияләр ясалган, бөек шагыйрь исемен йөрткән станциядә бар.

Укытучы.Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да куәтлерәк, тирәнрәк ачыла бара.Тукай бүген дә әдәбиятның алгы сафында баруын дәвам итә.

Сәяхәтебезне әдәбият укытучыларыбыз Альбина Габелбар кызы Җамалиева, Энҗе Равил кызы Галиуллиналар иҗат иткән шигырь юллары белән тәмамлыйбыз.(шигырьләр укыла)

(инглиз телендә) Хөрмәтле кунакларыбыз килүегез өчен сезгә бик зур рәхмәт,.Сәяхәтебез шуның белән тәмам,сау булыгыз, хәерле юллар сезгә.

(инглиз телендә)  Безгә  эксурсия  бик ошады,   эчтәлекле булды, Рәхмәт сезгә , исән – имин яшәгез.

(Дәрес Җамалиева Альбина Габделбәр кызы белән берлектә үткәрелде)

 Дәреснең темасы :И.Юзеевның “Бакчачы” балладасына анализ.

Максат: Илдар Юзеев шигъриятенә кызыксыну уяту; шагыйрьнең”Бакчачы турында баллада”сын анализлау; табигатькә хөрмәт,мәрхәмәт,   игътибарлылык   тәрбияләү;укучыларның фикерләү дәрәҗәсен һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Тип:яңа материал аңлату.

Метод: эврестик әңгәмә,әсәргә анализ ясау,сәнгатьле сөйләм өстендә эш .    

Җиһазлау: И.Юзеев портреты,китаплар күргәзмәсе,сюжетлы рәсемнәр.

 Дәрес барышы:

I.        Актуальләштерү.

1.Уңай психологик халәт урнаштыру.

        Хәерле көн,укучылар. Барыбыз өчен дә бүгенге көн хәерле булсын,шатлык – куанычлар гына алып килсен. Шундый яхшы теләкләрдә әдәбият дәресен башлыйбыз.Дәресебезнең шигаре: “Олуг табигать кичерсен безне

                Изге юлына төшерсен безне”.

                                              ( И.Юзеев.)

        Укучылар,әйтегез әле,сезнеңчә, нәрсә ул табигать? (Укучыларның җаваплары)

Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә менә ничек язылган:”Табигать-билгеле бер урынның җир- сулары,үсемлек,хайваннар дөньясы,кеше эшчәнлегеннән башка барлыкка килә торган һәммә нәрсә”.

Димәк,табигать –без сулаган һава,безне иркәләгән җил,язгы җылы кояш,ап-карлар,ләйсән яңгырлар- барчасы да,барыбыз да.Беркем дә табигатькә битараф түгел. Һәр язучы,һәр шагыйрь табигать турында язмыйча калмый.(компьютерда күренешләре  күрсәтелә,әлеге сүзләр компьютер аша тыңлана)

II. Төп өлеш.

1.Укытучы сүзе.

И, Юзеев әсәрләрендә дә   табигатьнең    сүрәте  чиксез ярату һәм

 

һәм борчылу белән язылган. Бүген без аның “Бакчасы турында балладасы” белән танышабыз.

Дәфтәрләргә числоны һәм  теманы язып  куябыз.(2нче слайд)

 -Ә нәрсә соң ул баллада?(Әдәбият белеме сүзлегеннән аңлатманы табып, дәфтәрләргә язабыз.)

2.  Сүзлек өстендә эш.(3нче слайд)

 Каргалган,хәсрәт,газап,тирәк сүзләре)

З.Балладаны укытучы укый.

4.  Сәнгатьле  сөйләм күнекмәләре өстендә эш.(синтагма һәм сүз басымын билгеләү  4нче слайд)

5.Укучылар бапладаны үзлектән укыйлар.

6. Әсәр эчтәлеге өстендә эш                                                                                                        -Бапладаны ничә өлешкә бүлеп була?(2)

7. Баллада өлешләп укыла

  -.Сезнеңчә, беренче өлешкә нинди исем биреп булыр ? Бәлки бу сүзне шул өзектән табарсыз?(Матурлык)

-Матурлыкны кем  тудыра?(Бакчачы)

-Ул нинди?( Тырыш,чыдам,ярдәмчел,тәвәкәл-табигатьне саклаучы,яклаучы образында)

-Ә икенче өлештә бакчачы нишләгән?(Ялгышкан, уйлап бетермәгән,үзенчә фикер йөртмәгән: еланнар белән үзе көрәшкә чыгып,аларны җиңәсе урында,бакчаның былбылларын юк иткән  )

-Бу өлештә бакчачы турында нәрсә әйтә алыр идегез ,аның күңелен нәрсә борчый? (Ялгышуы өчен борчыла,газабы тагын да  арта,хәсрәтләнә,йөрәге  әрни,күңеле боек)

-Беренче һәм икенче өлешләр турында нәрсә әйтә аласыз? (каршылык алымы белән язылган)

- Каршылыкны текстан табыгыз.(яңгырый дан җыры- сүрелә дан җыры)

Димәк,бакчачы – табигатьне саклаучы матурлык тудыра:тир тамган җирләргә алсу гөлләр,тирәкләр үсә;  былбыллар,сандугачлар сайрый, чишмәләр челтери ,аңа дан җырлыйлар.

Бакча корый, моң югала. Бакчачы җан авазын югалта,шуның өчен үләргә дә риза булып үкенә,йөрәге әрни,дан җыры сүрелә, әмма

 югалмый ,чөнки ул-  ялгышын аңлый.

III. Ныгыту.

Баллада тагын бер тапкыр чылбырлап укыла

Сорауларга җавап.

-Сез бакчачы образында нинди сыйфатлар күрдегез?

-Үзегездә кайсыларын тәрбияләр идегез?

 3. Иҗади эш.( Фикерне дәвам ит)

 Әгәр мин бакчачы булсам,...

  IV.  Йомгаклау

   1.Шагыйрь нинди фикер әйтергә тели, әсәрне   бүгенге көн белән бәйләп,нинди нәтиҗә ясар идегез?

  2. Бу әсәр һәм аның геройлары сезнең күңелегездә нинди тойгылар калдырды?

 3. Укытучы сүзе.

 

          5нче сыйныфта  лексик – грамматик КВН

                                        Иң матур  сүз...

Максат: үтелгән темаларда өйрәнелгән  лексик – грамматик күнекмәләрне ныгыту; татар  теленә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү;укуга аңлы караш формалаштыру.

Дәрес –КВНның барышы.

Без бүген сезнең белән  гадәти булмаган дәрес – КВН   үткәрербез. Ә хәзер әйдәгез командалар белән танышыйк. Алар безне  үзләре белән таныштырсыннар.

 Фонетик биремнәр.

 Сүз эчендә сүз.

 Буталган хәрефләр.

        4 .Бу нәрсә?  “Серле сандык.” Уеннары.

Иллюстрация буенча диалог төзү.

        6 . Төшеп калган хәрефләрне куй..

    7. Йомгаклау.

                       Биремнәр.

1.  Фонетик   биремнәр.

1.1.         Табиб синең тамагыңны караганда ничек әйтергә куша?                                                Урманда адашкач ничек кычкыралар?

1.2            Сәгать ничек йөри  ?                                                                                                                       Үрдәк ничек кычкыра?.

2.1.           Ә кайда?.   (Командирлар өчен бирем).                 Ү кайда ?.      

Кунаклар өчен .

Кайсы ике нотага нинди тартык авазны кушкач ике  алмашлык килеп чыгар?                        Нинди ике нота бакчада үсә.?

 2.  Сүз эчендә сүз.

 китапханә                                                                                                                                           даруханә

 Кунаклар  өчен  бирем .    (  Китап,укучы)                                                                                                                  

  3. Буталган хәрефләр.

 бәйрәм                                                        гаилә

 бәлеш                                                         дустым

Кунаклар өчен сораулар. “10 “син кайда?”  

Без аңа утырабыз.                                                                          Жирафның   ул озын  була.

 Без аның белән уйныйбыз.                                                                   Анда агачлар күп .                                                                                                                                                    

Ул безгә еш килә.                                                                                 Ул безне елата.        

4.1.Бу нәрсә.?

Ял итү урыны.(парк)                                    

  Уку йорты(мәктәп)

Балалар мәктәпкә күтәреп    йөриләр(сумка)

 Баш киеме(башлык)

 Язу өчен кирәкле әйбер.(каләм)                                    

  Рәсем ясау өчен кирәкле әйбер.  (карандаш)

Утыру өчен кирәк булган әйбер(урындык)          

 Аның белән тактага язалар.(акбур)                

4.2. Кунаклар өчен.

 Укучылар аннан укыйлар, сорауларга җавап бирәләр.(китап)   Укучылар аңа язалар, рәсем ясыйлар ,өй эшләрен эшлиләр( дәфтәр)      

4.3.”Серле сандык”  көндәлек, дәреслек,сумка, пенал ,карандаш, төсле карандаш.

 5.Иллюстрацияләр буенча диалог төзү.  (мәктәп,дәрестә)

6.Төшеп калган хәрефләрне куй.

 Әдәп башы – тел.                          

 Татлы сүз –җан азыгы.                      

 

7.1.Йомгаклау.  Ә хәзер жетоннарга күз салыйк һәм нәтиҗә ясыйк. Без бүген сезнең белән лексик- гамматик КВН  үткәрдек,һәммәгездә үзегезнең белемегезне,  тапкырлыгыгызны сынадыгыз . Алга таба да тырышып укыгыз, татар телен дә , рус телен дә яратыгыз.                                                                                                  2.Шигырьләр уку.

Без, 5а сыйныфы укучылары, сүз бирәбез:

Татар телен чын күңелдән, теләп өйрәнергә.!

Татар халкының милли йолаларын үз итәргә!

Барлык халыклар белән дус, тату, бердәмләшеп яшәргә!

 7.3.”Туган телне “  бергәләп җырлау белән  КВН тәмамлана.

                                                      Иң татлы тел – туган тел.   (Дәрес -КВН )

 Максат: алда алган белемнәрне кабатлау; татар халык мәкальләрен өйрәтү ;уйлау, фикерләү, сөйләм телләрен үстерү; халык мәкальләре аша, кызыклы уеннар аша туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Метод һәм алымнар: Сөйләү, эзләнү, сорау – җавап, ярыш, ребус чишү.

Җиһазлау:плакатлар, рәсемнәр, карточкалар, магнитафон язмасы.

Сыйныф бәйрәмчә бизәлгән: тактада плакатлар, шарлар, эмблема, газеталар.

1нче алып баручы.Бүген була КВН

                                Гаҗәп күңелле уен.

                               5 ләр монда көч сынаша

                               Менә булыр тамаша.

 Кадерле дуслар! Без бүген КВНга җыелдык.КВНга  бары тик зирәкләр, эшкә оста , сүзгә кыска булган укучылар гына җыела. Сезнең алда шундый ике команда.Зур уңышлар телм сезгә!.Сизгер һәм кыю булыгыз. Белемегезгә таянып эш итегез.

2 нче алып баручы.    Хәзер дуслар көч сынашыйк,

                                     Батырлар  мәйданга чыксын.

                                      Һәр укучы  тел байлыгын,

                                     Акылын һәм тапкырлыгын,

                                      Игътибарын , зирәклеген,

                                      Эшкә җигәргә торсын.

Ә хәзер күңелле музыка белән бәйгене башлап   җибәрәбез. Ә нигә музыка юк.?

1нче алып баручы. Нигә бәйге башланмый?

2нче алып баручы.Ә бәйге башлансын өчен тактадагы сүзне ачарга кирәк.Тактада : “Хәерле көн кадерле балалар, дуслар, килгән кунаклар! Бәйгене башлыйбыз !”-   дигән сүзләр.(Муз. Яңгырый, командалар алга чыга.)

  1нче алып баручы.Сүз беренче командага бирелә.(Командалар исемнәрен әйтәләр, сәламлиләр, газеталарын эләләр)

2нче алып баручы .Сүз 2нче командага бирелә.(Исемен әйтә,сәламли, газеталарын эләләр)

1нче алып баручы. Димәк, безнең алда “  “  һәм “    “ командалары чыгыш ясый. Бик матур гына башлап җибәрдегез, алда да сынатмассыз дип уйлыйбыз.Хәзер 2 команданың да өй эшен тикшерәбез.(5 әр срау бер – берсенә бирәләр)

                                                       Биремнәр.

  1. 1нче команда ә авазына , икенче команда а авазына башланган сүзләр әйтә.
  2. Шакмактагы хәрефләр белән сүзләр төзү.
  3. Ребус чишәргә.(утын, хата, көй, калай, китап, баш, көчле, малай.)

             (  номер )

  1. “Кем күбрәк әйтә? Ике рәсем эленә.Һәр команда да үз рәсеме буенча , чиратлап, татарча сүзләр әйтәләр. Кем күбрәк әйтә?(Сыйныф рәсеме, гаилә рәсеме)
  2. “Тылсымлы чылбыр.”

             (номер)

  1. Мәкаль әйтергә.Мәкаль – сүзнең җиләге диләр , димәк, әйтергә теләгән фикереңне мәкальләр аша кыска һәм оста итеп әйтә белсәң, синең сүзең җиләктән дә татлы, матур булып тоелыр. Укучылар, ә сез мәкальләр беләсез микән?Тикшереп карыйк әлә.

1.Иле барның , теле бар.

2.Иң татлы тел, туган тел , анам сөйләп торган тел.

3. Җиде кат үлчә, бер кат кис.

4.Алтын җирдән табыла, белем китаптан.

5.Китап – белем чишмәсе.

6.Белгәнгә якты, белмәгәнгә караңгы.

7 Белеме ничек, сүзе шундый.

8.Китапсыз өй , тәрәзәсез бүлмә.

9Алтын ташта, акыл башта.

10. Ашыккан ашка пешәр..

7.”Иҗекләр лотосы” Сүзләр иҗекләрдән тора. Мәсәлән: ту- ган –лык; дус- лык сүзләрендә ничә иҗек бар? Ә хәзер сезгә менә шундый иҗекләрдән сүзләр төзергә кирәк булачак.

1нче алып баручы. Шуның белән безнең үтәләсе биремнәр бетте. Ә хәзер сүзне жюрига  вакыт бирик.(Бу арада табышмаклар әйтелә, җавап бирәләр)

Жюри нәтиҗә ясый, бүләкләр бирелә.

2нче алып баручы. Менә ярыш тәмамланды, ләкин бу вакытлыча гына әле.Күңелегезне төшермәгез.Укуда да бер – берегез белән ярышып , ярдәмләшеп белем алыгыз.Уңышлар сезгә!Саубулыгыз!

 Дәрес темасы: ,,Шәфкать, Рәхмәт , Хөрмәт  бертуганнар.”

 Дәреснең шигаре: ,,Шәфкатьле бул

                                 Син,бала!”

                                  (Ш.Галиев)

 Дәреснең максаты : укучыларга Хәйрия  елы турында  мәгълүмат    бирү,шәфкатьлелек  , кешелеклелек ,игелеклелек  сыйфатлары  турында  фикер  алышу,Ш.Галиев  шигырьләре  аша,тормышта булган вакыйгалар аша нәтиҗә  ясау.    

                                                    Дәрес барышы.

 Быелгы ел Президентыбыз Указы нигезендә Хәйрия елы дип игълан ителде.

-Ә  сез ничек аңлыйсыз,нинди ел булыр ул  ?

-Ул- шәфкатьлелек елы.

-Шәфкатьле  булуны сез ничек  аңлыйсыз ?  

-Игелекле булу  ул. Игелекле  булсаң,бик күп рәхмәтләр  алырсың,хөрмәтле булырсың.

Рәхмәт белән Хөрмәт бертуганнар.Хөрмәт кайда булса, Рәхмәт тә  шунда  ук  килеп

җ итә.Рәхмәт булган урыннан Хөрмәт калмый. Алар бергә.

Әгәр сез бер кешегә яхшылык эшләсәгез ,ул җавап  итеп   сезгә рәхмәт әйтә.

Әгәр сез берәр кешегә  рәхмәт әйтсәгез,ул сезне хөрмәт итәчәк. Менә нинди әйбәт,

 акыллы,үскән бала диячәк . -Хикәядә сүз нәрсә турында булды?

-Рәхмәт белән Хөрмәт турында.Алар бертуганнар.Шәфкатьлелекне алар янәшәсенә

 куеп буламы?Аларны нәрсә(нинди сыйфат)берләштерә? Аларны игелеклелек  берләштерә.

Ә Шәфкать, Рәхмәт , Хөрмәт сүзләрендә нинди сүзләр яшерелгән икән? Әлеге сүзләрдә

 булган авазлардан сүзләр эзлибез. Тактага язылган сүзгә  игътибар итегез. Аңа нинди сүзләр яшерелгән икән?   Әлеге сүзләрне бергәләп укыйк.  

 укыла,әңгәмә оештырыла,эчтәлеге сөйләнелә, эчтән,пышылдап, сәнгатьле уку күнекмәләре оештырыла. Ә,,Шәфкатьле бул”шигырендә нинди ягымлы сүзләр очрады? Без аларны күмәк укыйк . Иртән торгач,мәктәпкә килгәч,...иптәшләрегезгә нинди сүзләр белән дәшәсез?

-Молодцы  балалар! Менә шундый матур сүзләр генә әйтсәгез,иң матур,иң акыллы  кешеләр булып үсәрсез, сезне әти-әниләрегез  дә, укытучылар да яратырлар. Әби-бабайларыгыз да сөеп  туймаслар.

Укучылар, ә сез шәфкатьлелек , әдәплелек турында нинди мәкальләр беләсез, бергәләп

 искә төшерәбез. Мин мәкальләрне башлыйм, ә сез дәвам итәсез.

Шәфкатьлелек –җанга  шифа.

Игелек-җирдә ятмый.

Изгелек ит тә -суга сал.

Олыласаң олыны –олыларлар үзеңне. Әлеге мәкальнең мәгънәсен ничек  аңладыгыз?

Ә СЕЗ менә шундый очракларда  ничек ярдәм  итәр идегез? Биремнәр үтибез.

Мәктәптә ике малай  сугыша. Икесе дә синең якын дусларың. Бу очракта нишләр идең?

Дәрес вакытында бер малай бер кызның чәчен тартты. Малайга нинди киңәш бирер идең?

Урамнан сумка күтәреп бер әби бара. Сумкасы бик авыр күренә .Ә янәшәсеннән

 бер малай йөгереп үтеп китте. Малай урынында булсаң, нишләр идең?

Юлда бер бабай,аның күзләре күрми. Юлның икенче ягына чыгарга ничек булышырсың?

-Безгә иң элек светофорга игътибар итәргә кирәк. Кем светофор ролендә булырга тели?

(,,Светофор”шигыре укыла.Ш.Галиев шигыре)

Юл кагыйдәләрен искә төшерәбез.

Физкультминут үткәрәбез. Ә хәзер барыбыз да матур итеп бастык. Юл аркылы чыгабыз.

Башта сулга, аннан уңга карыйбыз, тукталышка барабыз (бер урында йөрү хәрәкәтләре  

   ясыйбыз) Автобус туктады, утырабыз.

Син утырдың, ә синең яныңда бер апа басып тора? Бу очракта син нишләр идең?

Күңел күзең күрсә, яхшылыкны  hәрвакыт эшләп була, шулай бит? Яхшы күңелле кешене, игелекле кешене, шәфкатьле кешене без олы йөрәкле  кеше дип әйтәбез.

Укучылар нәни йөрәкләрдән  олы йөрәк, шәфкатьле йөрәк туды. Укучылар, hәрберебез

 шәфкатьлелекне җиргә утыртыйк. Туган ягыбыз 80 ел гына түгел, бик күп еллар

 яшәсен. Без утырткан шәфкатьлелек җир йөзендә сәяхә т  итсен:авыруларны терелетсен,мохтаҗларга ярдәм итсен, hәр йортка  керсен!

 

Хөрмәтле укучылар, тырышлыгыгыз, чын күңелдән кабул итүегез өчен бик зур рәхмәт.

Әгәр сез ир-егет икән, эш белсен кулыгыз.

Кулыгыздан килгән кадәр

Игелек кылыгыз, бәхетле булыгыз, шәфкатьле булыгыз!

Шәвәли, бәлки синең дә әйтәсе сүзләрең бардыр.

Бүләкләремне тапшырам да китәм.

Дәрес Ш.Галиевның, ,,Шәфкатьле бул!”шигыре белән тәмамлана.

 

 

                         

                 Татар теле – дуслык теле.

Максат:    туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү;  телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;  туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

Җиһазлау: плакатлар (“Без Туган илебезне һәм телебезне яратабыз”, “Туган телне өйрәнү – бөек эш ул”, “Русча белү кирәк, үз телеңне белү тиеш.”)

Татар моңының сихри,тылсымлы,аһәңле кабатланмас яңгырашында без сезнең  белән бүгенге очрашуыбызны башлыйбыз.

Ерактан  килгәнме  сез?

Бик  якын  туганмы сез?

Дуслашырга бер сүз җитә

Сихри сүз, исәнмесез.

      Исәнмесез,хөрмәтле кунакларыбыз,укытучыларыбыз, укучылар. Без бүген   туган тел бәйрәменә җыелдык. Укучылар,сез әкиятләр тыңларга, шигырьләр укырга  яратасыз . Игътибар белән тыңлагыз , әкият- табышмак  сөйлим сезгә. Борын – борын заманда бик биек тауда гаиләсе белән 1 кеше яшәгән. Бер төнне аларның ишеген 3 кеше шакыган.Хуҗаның өе бик кечкенә икән.  Хуҗа алардан:

Сез кемнәр?- дип сораган.

Берегез генә керегез. Минем өем бик кечкенә ,дигән.

Без-Дуслык,Бәхет,Байлык.

Кайсыбызны чакырсаң.шул керер, - дигәннәр алар.

Хуҗа өенә кемне чакырган дип уйлыйсыз укучылар?

Дуслык аның өенә кергәч, гаиләсенә бәхет тә, байлык та, тынычлык та килгән.

Әңгәмә.

 Укучылар , гаиләдәге кешеләрне, туганнарны , дусларны,күршеләрне нәрсә дуслаштыра, берләштерә?

-Сөйләшү, аралашу.

-Ә без нәрсә ярдәмендә аралашабыз, дуслашабыз.?

-

Димәк, тел – аралашу, сөйләшү,дуслашу өчен ярдәм итә.

Тел кешене дус итә.

Бүгенге  сыйныфтан  тыш чарабызның темасы «Татар теле – дуслык теле» .

Дәресебезнең символы итеп ,Кояшны алдык. Кояш җирне җылытса, ә  татар телебездә аралашу күңелебезне   җылытсын,баетсын. Телебезнең гомере кояш гомередәй  озын булсын, җир йөзендә милләтебез  югалмасын, , киләчәге өметле һәм ышанычлы   булсын.

(Укучылар, дөрес,аңлаешлы,матур җавапларыгыз  да  безнең күңелләребезне җылытыр. Ә без сезгә дөрес, төгәл, эчтәлекле җавапларыгыз өчен  жетоннар биреп барырбыз.  Сез аларны  Кояш янәшәсенә куя барырсыз.)

Шигырьләр сөйләү

 Укучылар,татар теле – шагыйрьләр теле  дип әйтә  халкыбыз.Туган телебез турында бик күп шигырьләр  иҗат ителгән. Бу күргәзмәдә татар шагыйрьләребезнең ,якташ шагыйрьләребезнең Р.Гарифуллина Г.Гәрәева,В.Фатыйхов,Р.Әхмәтҗанов,К.Сибгатуллинның  шигырь  китапларын  күрәсез.   Ә хәзер , бергәләп  ,телебез  турында шагыйрьләребез язган, шигырьләрне сөйләп үтик.

                  Тел кешене дус итә.                                                                                      

                        Бер –берсенә  беркетә.                                                                            

                        Бел ,балам син рус телен

                        Һәм онытма үз телең.

  Татарча да яхшы бел,

                      Русча да яхшы бел.

                      Икесе дә безнең өчен                                    

                      Иң кирәкле затлы тел.

   И туган телем ,туган тел

                     Сүзең алтын булган тел.

                    Син,татар баласы, диеп,

                     Сайрап торган изге тел!

    Без бит руслар-

                    Сезнең якын дуслар

                    Өйрәнәбез татар телен ,

                   Яратабыз татар халкын.

  Анам телем,анам булып,

                   Мөлаем эндәшәсең.

                  Әнием дә ,туган тел дә

                   Сау –сәламәт яшәсен!

   Иң изге хисләремне

             Туган телдә аңлатам.

             Шуңа күрә туган телне,

             Хөрмәтлим мин,яратам.

 Яттан сөйләп ,”Туган тел”не

                      Без дә үсеп җиткәнбез  Барлык балалар да сине, Ярата, татар теле!

 

2. ,,Туган тел,,(  Җырлана).

,,Туган тел,,(  Җырлана). 

 И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.  

  Иң элек бу тел белән

Әнкәм бишектә көйләгән

Аннары төннәр буе

Әбкәм хикәят сөйләгән

 И туган тел! Һәрвакытта

Ярдәмең берлән синең

Кечкенәдән аңлашылган

Шатлыгым, кайгым минем.

 И туган тел! Синдә булган

Иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм

Әткәм-әнкәмне, ходам!

 3.Әңгәмә.Конкурс.Тукай иҗаты буенча.

 -Укучылар, искә төшереп үтик  .«Туган тел » шигырен кем язган?

-Г.Тукай.

-Быел Г.Тукай абыебызның  115 яшьлек юбилеен билгеләп үтәбез.

Сезгә аның бик күп шигырьләре, әкиятләре  таныш .

-Укучылар,  рәсемгә карап, Г.Тукай иҗатын,аның әкияти, лирик геройларын  әйтеп  үтик. Г.Тукай әсәрләрен кем күбрәк белә икән?  

4.Мәрҗәнгә тиң хәзинә.(Чагыштыру).

5. (Аудио язма тыңлана)

Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып ,соңгы көнгә кадәр тел- кешенең аерылгысыз юлдашы, дусты. Һәр сүзнең кадерен белергә өйрәник. Аларны урынлы кулланыйк. Сөйләбездәге сүзләрне шушы  мәрҗән бөртекләренә тиңлим мин.Укучылар,  мәрҗәннең бер төймәсе  генә урынында булмаса да, аның матурлыгы югала.  Сүзләрнең берсен генә дөрес кулланмасак та ,сөйләмебезнең дә яңгырашы, эчтәлеге   югала. Шуңа күрә уйлаган уебызга һәм әйткән сүзебезгә һәрвакыт игътибарлы булыйк.

-Укучылар, ә хәзер  аудиоязманы тыңлыйк .

( Аудио язма тыңлана)

-Укучылар, сезгә  малайның җавабы ошадымы?

 -Ни өчен ошамады?

-Чөнки ул еш кына бер сүзне кабатлый.

-Үзенең сөйләменә игътибар  итми.

6.(Бирем). Укучылар,текстны дөресләп укып ,  без бу малайга ярдәм итик. (Текст бирелә).

7.Әдәпле сөйләү кагыйдәләре.

Укучылар, һәр кешегә зәвыклы ,әдәпле, матур,аңлаешлы сөйләшергә өйрәнергә

кирәк. Әдәпле сөйләү кагыйдәләрен искә төшерик, әлеге малайга да хат аша язып

җибәрербез, аңа да ярдәме  тимичә калмас.

Әдәпле сөйләү кагыйдәләре.

1.Сүзне әйткәнче башта уйла.

2.Чын күңелдән ягымлы итеп сөйләш.

3.Үзеңнә яхшылык иткән кешегә чын күңелдән ягымлы итеп рәхмәт әйтә бел.

4.Зурлар сүзенә урынсыз катышу – әдәпсезлек.

5.Кычкырып сөйләмә,әмма кеше ишетерлек булсын.

          Чыннан да, әдәпле кешенең  уйлары да,  сүзе дә, йөреше дә ,киеме дә

 матур булырга тиеш. Халкыбызның  чишмә суыдай саф  яңгыравыклы теленә

 милли киемнәребезнең матурлыгы,    чулпы – беләзек  чыңнары   да кушыла.

Әдәпле кеше үз – үзен тотышы,тышкы кыяфәте,ягымлы сөйләшүе, күрешкәндә матур итеп кул бирүе, хәл – хәвәл сораша белүе белән аерылып тора.

8.Матур сүзләр.

Укучылар,кешене  яратуны ,нәниләрне назлауны ,өлкәннәрне зурлауны белдерә торган нинди сүзләр беләсез:…. (Тамчыларга  языла).Яңгыр тамчылары чәчәкләрне…үстерсә., ә кеше күңелен аңа әйткән бер матур сүз үстереп җибәрә,укучылар.Шуңа күрә бер – берегезгә , өлкәннәргә  матур сүзләрне ешрак  әйтегез..

8. Мәкальләр.

Укучылар ,  шушы урында, тел турында мәкальләр искә төшереп үтсәк , бик урынлы булыр. (Чәчәкләргә язылганнар).чәчәкләр болын –кырларның, бакчаларның яме булса, ә мәкальләр телебезнең- бизәге.

Әдәп башы – тел.

Инсафлының – теле саф.

Иле барның – теле бар.

Тәмле дә тел, тәмсез дә тел.

Татлы тел-җан азыгы.

Сөйләгән телем  балдай татлы,

Торган җирем –затлы.

Телләр белгән- илләр гизгән .

Әлеге мәкальләр безгә әби – бабаларыбыздан килгән.

 Кыска гына җөмләләргә күпме мәгънә салынган.

 Нинди генә ягымлы , кадерле , йөрәккә якын, сүзләр юк икән телебездә  !

Укучылар, борынгыдан килгән бишек җырларыбызда, уен- йолаларыбыз да шундый сүзләр еш очрый.

9.Йөзек салыш.Табышмаклар.

 Әйдәгез , «Йөзек салыш» уены белән танышабыз, бергәләп  уйныйбыз. Ә биремнәрдә – табышмаклар  булыр.

Бер чыгарып җибәрсәң, кире кайтмый.

Сүз

 Үзе сөяксез сөйли дә сөйли.

Тел.

Миндә бар, синдә юк.Ул нәрсә?

(м )

Ат башында нәрсә бар?

Юк аягы юк күзе өйрәтә үзе.(Китап).

Ул чибәр булса,

Үзең дә чибәр.

Йөзеңдә матур

Нәрсә булыр бу?

Я әйтеп җибәр.

Тел.

 9. Укучылар, тел турында күренекле шәхесләребез, талантлы кешеләребез.

галимнәребезнең  сүзләренә тукталыйк.

«Туган ил, туган тел сүзләре һәрвакыт бергә яшиләр,

                                                          аерылгысыз булып яшиләр»                                                                                        (С.Хәким).

 Ят телдә иң мөкатдәс нәрсәләрне өйрәнү          мөмкин түгел»,   - дип яза  Садри  Максуди .

  «Без - татарлар, телебез - татар теле,

                                                             мөстәкыйль һәм камил тел ул»

                                                                                                 (К.Насыйри)

 Укучылар,телебез, никадәр бай, матур, үзенчәлекле, серле икән.

.Аның сере нәрсәдә   икән ?  Аралашу барышында туган дуслыкта.   ..    Җирне   кояш җылысы берләштерсә,җылытса  ,  ә кеше күңелен ягымлы сүзләр җылыта, дуслаштыра.  Яңгыр тамчылары чәчәкләргә шифа, дәва булса,аларны үстерсә; ә күңелләребезгә ягымлы сүзләр,шифа .Алар безне үстерә,канатландыра,

Дөньяның,җирнең матурлыгында  табигать хозурлыгы(матурлыгы) янәшәсендә,  тел ярдәмендә аралашудан, аңлашудан торган, дуслыктан туган матурлык та,җылылык та  бар.  Менә шушы ике матурлык яшәсә,телебез дә ,җиребез дә яшәр.Чыннан да  «хикмәтле дә , бизәкле дә икән телебез.

И, минем җандай кадерле,

И җылы, тере телем.

Кайгылар теле түгел син

Шатлыклар теле бүген.

Тик синең ярдәмең белән,

Тик синең сүзләр белән

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм, - дип кадерләп һәм горурланып әйтерлек шулай саф һәм матур булып калсын иде телебез.«Татар теле – гомерлек юлдашыбыз,дустыбыз »  булсын иде.

(Дәрес Фәйзрахманова Гөлсәрия Наил кызы белән берлектә үткәрелде)

  ,,Янып торсын гомрең маяк булып.” ( М.Җәлилнең 105 еллык юбилее уңаеннан әзерләнгән хәтер кичәсе )

    Максат.Татарның күренекле шәхесе, каһарман шагыйре М.Җәлилнең кабатланмас тормышы һәм аның   көрәштәшләре  язмышы аша укучыларда патриотик  үзаң формалаштыру ; батырлык төшенчәсенә аңлатма эзләү; шигырьләре аша туган илгә, сөйгән халкыбызга тугрылык хисләре чагылышы турында фикерләшү;   иҗатына карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

                                 Чара барышы.

(Кыз М.Җәлил китабы тотып шигырь укып утыра, шунда аның янына бер малай керә.)

  1. Исәнме, Ләйсән!
  2. Исәнме, Рөстәм!
  3. Ләйсән, син нишләп утырасың, нәрсә укыйсың?
  4. Минме, мин М.Җәлилнең шигырьләр китабын укып утырам.
  5. Тыңла әле, нинди искиткеч шигырь язган  М.Җәлил. Менә бер шигыренең 4 юлын гына укыйм:

Мин яшәргә телим бирер өчен

Илгә соңгы йөрәк тибешен.

Үлгәндә дә әйтә алсам иде,

Үлдем, диеп, туган ил өчен!

-Аның тууына 105 ел тула бугай, әйеме, Ләйсән.

-Әйе, әйдә аның турында иптәшләрне чакырып сөйләшәбез, шигырьләрен укыйбыз.

(Түгәрәкләп утыралар һәм чара башлана, сүзләр балаларга бүленеп    бирелгән була).

     Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. М.Җәлил әнә шундый шәхесләрнең берсе.  Юк, ул шәхес кенә түгел, ә тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып, батырлык, кыюлык,   каһарманлык,  талантлылык,  фидакарьлек,  ватанпәрвәрлек кебек сүзләр тора.  Ул ,чыннан да , бу сүзләрнең һәммәсенә дә лаек кеше.  Чөнки,   М.Җәлил диюгә  татар халкын,  ә татар халкы диюгә ,  М.Җәлилне күз алдына китерәсең.  Аның исемен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.

    ,,Палач балтасына башын тоткан “ килеш тә киләчәк буыннар турында кайгырта алган,  кешеләрне  дәртләндерерлек һәм рухландырырлык әсәрләр иҗат иткән кеше нинди кеше соң ул?  Кем баласы?  Кем тәрбияләп үстергән аны?  Ул үзен үзе ничек тәрбияләгән?

     Исеме үлемсезгә әйләнгән татар халкының бөек  шагыйре , татар әдәбиятының , татар халкының горурлыгы булган шагыйребез М.Җәлилгә 15нче февральдә 105 яшь тулган булыр иде.

 1906 нчы елның буранлы февраль аеның 15нче числосында Оренбург өлкәсенең иксез – чиксез даласында утырган гап – гади Мостафа исемле татар авылында , гаиләдә 6нчы бала булып,  соңыннан  үзенең батырлыгы һәм гүзәл иҗаты белән дөньяны таң  калдырган шагыйребез Муса Җәлил  дөньяга килә.

        Мусаның балачагы аның яраткан камышлы, төнбоеклы Нит елгасы буенда су коенып,  башка балалар кебек үк таудан чана шуып үтә,  ул бигрәк тә кармак белән балык тотарга ярата . Бервакыт хәтта шундый хәл була: аның ирененә үзенең кармагы кадала,  Мусаның ирененнән кармакны көчкә тартып алалар.

 Бу камышлар – минем танышларым,

Бу сөмбелләр – минем сеңелләр.

Бу урманның бөтен кошлары-

Йөрәгемнең яшьлек дуслары, - дип яза ул үзенең туган төбәге турында.

    Мусаның әтисе гади крестьян була, 1913нче елларда вак сәүдә эшенә катнашып китә, сатудан кергән акчасы  налог( салым) түләргә дә җитми аның.  Ахырда әҗәткә батып йорт һәм йорт җиһазларын сатып, шәһәргә күчәргә мәҗбүр була. Шәһәрдә дә төрле кәсепкә тотынып карый, ләкин берничек тә тормышын җайлый алмый,  әҗәтен түли алмаганга аны төрмәгә дә утыртып куялар, ләкин алырлык әйбере булмагач,  озакламый азат итәләр. Алар бик авыр тормышта яшиләр.Шулай  бәхет күрмичә, Мусаның әтисе Мостафа абзый 41 яшендә үлеп китә.

   Муса әтисен бик ярата, иртә әтисез калса да , әтисен гомере буе исеннән чыгармый. Тышкы кыяфәте белән ул әтисенә охшаган була.  Мусаның әтисенең фотографиясе юк диелгән язмаларда , ә сүрәтләү буенча рәссам Б.Әлменов ясаган рәсеме генә бар.  Авылдашлары Мусаның әтисен кечерәк гәүдәле,  җирәнрәк  чәчле,  бик йомшак характерлы,  үткен сүзле,  уен – көлке яратучы,  шаян,  җырга, моңга гашыйк,  төрле такмаклар җырларга яратучы кеше итеп сүрәтлиләр.  Аның башында һәрвакыт бархат түбәтәй, өстендә кара камзул яисә жилет,  тышка чыгарып киелгән ак күлмәк булган.

 Мусаның әнисенең чыгышы гади крестьян гаиләсеннән. 14 яшендә ятим кала. Үги әнисе Рәхимәне ( Мусаның әнисен) яратмый, бик нык җәберли һәм бик яшьли  кияүгә бирә. Яшь ананың 11 баласы була . Шуларның 4се генә исән – сау үсә: Ибраһим, Муса, Зәйнәп, Хәдичә. Рәхимә апа 4 баласын берүзе аякка бастыра,  өчесенә югары белем бирә.   Рәхимә апа бик күп авырлыклар кичерә.  Авылда да Оренбургка күчеп килгәч тә эш табалмый интегүләр, ачлык, ялангачлык, фатирсыз яшәүләре дисеңме... Кеше керен уып, идәннәре юып көн күрәләр алар.  Балалары ашарга сорап елаша башласалар, башка чара калмагач,  яннарына утырып  җыр җырлый,  риваятьләр сөйли ул  аларга, мескен балалар онытылып тыңлый- тыңлый йоклап китә торган булалар.  Мусаның әнисе шигъри җанлы  кеше була, җырлар,бәетләр, шигырьләр чыгара,  балаларына багышлап язган мөнәҗәте дә билгеле аның бүгенге көндә.  Балалары төрле якка укырга, эшкә таралып беткәч, 1928 нче елда,  үләр алдыннан балаларына атап язган шигырь – мөнәҗәте дә әле дә Мостафа авылы халкында саклана.

               

          Бик нык авырдым , балам, үлсәм – күрәлми калам;

          Зарланып бер хат салам, уйлап карагыз, балам!

          ...Чит илдә сез үзегез, хатта килә сүзегез,

         Үзәгемне өздегез, уйлап карагыз, балам.

 Мусаның әнисендә артистлык сәләте – теләсә кем булып кылана белү сәләте – бик көчле булган.  Аның мимикага бай булуын сокланып сөйлиләр авылдашлары.

   Рәхимә  апа яшь  вакытта  бик матур, сабыр холыклы, шук була, биергә , җырларга ярата.  Ул бик пөхтә йөргән,  башында һәрвакыт ап- ак яулык, өстендә бал итәкле аклы ситса күлмәк, колагында  үзенә килешеп тора торган арзанлы алкалар , ә  чәч толымнарында үргән тәңкәләр зыңгылдап чылтырап торганнар.  Ул бик эшчән, тыйнак, гадел булган.  Балаларында да шушы сыйфатларны тәрбияләргә тырышкан. 51 яшендә Мусаның әнисе исәнлеген югалтып дөнья куя.

        Муса әнисен дә бик ярата. Шуңа күрә Ана образы Җәлил иҗаты буеннан буена үтә, күп кенә поэма – шигырьләрендә бу образ тулысы , эчке матур-

лыгы ,  мөлаемлыгы белән ачыла. Гомеренең соңгы һәм авыр көннәрендә, үлем җәзасын көткәндә дә Муса газиз әнисен искә төшерә.

Эчем тулы кайгы,

Үпкә белән.

Китәм инде җирнең

Өстеннән.

Минем әни мине

Юкка гына

Күз нурларын түгеп

Үстергән,

Юкка гына күкрәк сөтен

Имезеп,

Бишек җырын җырлап

Тибрәткән...

Каргыш булып

Чыкты ул җыр минем

Йөрәктән, - дип яза ул.

 Муса әнисе турында күп яза һәм күпләр бу образда үз аналарына хас сыйфатлар күрәләр . Ана образы Җәлил иҗатында Ватан – анага  , Туган ил образларына барып тоташа.

Мин оныттым күптән үксезлекне,

Югалтсам да туган әнине

Бар нәрсәдән якын һәм сөекле

Туган илем- хәзер  әнием, дигән юллары бар аның.

                                          ,,Ана” шигыре.

    Мусага 6 яшь булганда абыйсы Ибраһимга мәктәпкә барырга вакыт җитә. Ибраһим сандыктан киндер букчасын ала,  аңа әлифбасын ,   дәфтәр – карандашларын  сала,  итеген чистартып куя.   Аны күргәч  кечкенә  Муса әтисе янына килә дә :

  1. Әти, мин дә мәктәпкә барам, минем дә укыйсым килә , - дип әтисенә ялына башлый.
  2. Син әле кечкенә 1-2 ел уйна әле син, дип әтисе әйтеп карый, ләкин Муса бу сүзләрне ишетергә дә теләми, үз фикереннән кире кайтмый.

Шуннан әтисе Мусаны мәктәпкә алып бара, укытучыга ул:,, Менә кечкенә улыбыз да укырга тели,  аңа 6 яшь кенә бит әле .Нишләргә инде? “- ди.

  1. Әйдә йөрсен, туйгач  туктар! – ди укытучы.

Шулай итеп Муса мәктәпкә йөри башлый .  Авылда балалар аз булганлыктан бер бүлмәдә 1нче,  2нче,  3нче,  4нче сыйныф балалары бергә укый.  Муса анда иң яше һәм иң кечкенәсе була.  Аңа әле ,,кәтүк” дип исем дә кушалар. Бер ел эчендә Муса беренчедән икенчегә,  икенчедән өченчегә күчә һәм дүртенчегә.  Дүртенче сыйныф балалары җавап бирә алмаган сорауларга җавап бирә,  эшли алмаган мәсьәләләрне  чишә.   Муса уку алдынгысына әйләнә.  Җыр дәресләрендә дә  һич тә тартынусыз  беренче булып җыр башлый.  Ул халык җырларын күп белә.   Шуннан  соң инде Мусаны ,,кәтүк” дип беркем дә үртәми.   Шулай итеп, бер ел эчендә ул башлангыч мәктәпне тәмамлый.

  Муса 5 яшьтән шигърият белән кызыксына башлый.   9- 10 яшьләрендә

Мусаның ул вакыттагы татар әдәбиятыннан укымаган китабы калмый.

 Әтисе төрмәдән чыккач,  Мусалар гаиләсе Оренбургка күчә, шунда алар ,,Хөсәения “ мәдрәсәсенең ишегалдындагы бер йортның подвал бүмәсендә яшиләр.   Аларны әтиләре мәдрәсәгә укырга бирә.  Мәдрәсәнең  ,,Белек” исемле китапханәсе була.  Муса шул китапханәгә яратып йөри.  Тукайның бөтен шигырьләрен яттан өйрәнә, Пушкин белән кызыксына, аның әсәрләре белән таныша, укый.  М. Гафури шигырьләрен аеруча ярата һәм күңелдән белә.  Атаклы ,,Хөсәения” мәдрәсәсен тәмамлап,  Муса үз вакытында шактый тирән белем ала.

 Муса 10 яшьтә үк шигырьләр яза башлый.  1916 -17-18нче елларда язган шигырьләрен ,,Вакыт “ газетасына илтеп карый, ләкин алар басылмый.

 1919 нчы ел. Оренбургта акгвардеецлар , ,,сугыш сугыш  инде киселә меңнәрчә гомерләр...”

  Муса кызыл Армиянең җиңүен теләп, эшче – крестьян яшьләрен Кызыл Армия сафларына чакырып, ак бандаларга каршы нәфрәт белән тулы шигырьләрен яза.  Ул шигырләренең 10лабы бер – бер арты ,,Кызыл йолдыз” газетасында урын ала.  Хәтеремдә: дип искә алып сөйли шагыйрь  ,,ши-

гырьләремне куенга кыстырып бер иптәшем белән ,,Кызыл Йолдыз “ редакциясенә киттем.  Бу – 1919 нчы елның сентябре иде.  Редакциягә килеп кердек,  икебез дә бер сүз әйтә алмыйбыз.   Шуннан бездән: ,,Балалар,  ник килдегез?- дип сорадылар.  Мин тартынып кына куенымнан шигырьләремне чыгардым.  Анда өч шигырь бар иде: ,,Бәхет”, ,, Киттеләр”, ,,Кызыл гаскәр-

ләргә”.  Редакциядәгеләр минем шигырьләремне укыдылар,  шигырьләр бик ошады ахырысы.  Икенче көнне үк ,,Бәхет” шигырем ,,Кызыл йолдыз”ның беренче битендә үк иде.  Шуннан аллы – артлы өчесе дә басылып чыкты,  инде миңа юл ачылды,  шигырьләремне илтә тордым, алар басыла бардылар.  Минем  имзамны ,,кечкенә Җәлил “ дип куялар иде, - ди

                     ,,Бәхет “шигырен  укып китәбез.

                      Кулыма мин кызыл кылычны алсам,

           Шулай шуннан кызыл фронтка барсам,

           Олуг бер дәрт белән сафка атылсам,

           Кулымны уртага- дошманга салсам.

           Бөтен куәт белән шунда сугышсам,

           Җиңелми мин һаман алга барсам,

           Менә шунда берәр пуля очса –килсә.

           Килеп ул күкрәгемне бишкә киссә,

           Үлем кулы белән басса – егылсам,

          Җаным күккә – гарешкә очса- китсә, -

          Менә шунда  бәхетле мин, бәхет – шул,

          Минем өчен зур олуг дан, зур бәхет ул.

    Оренбургта Муса 1920нче елның 17 нче февралендә комсомолга керә. Әтисе үлгәч, аңа авылга кайтырга туры килә. Авылда әле комсомол оешмасы булмый.  Ул анда кайткач, абыйсы белән балалардан бер оешма төзи.  Ул оешмага башта ,,Кызыл Йолдыз” , аннан ,, Кызыл Чәчәк” дип исем бирәләр. Оешманың җитәкчесе итеп Мусаны сайлыйлар. Оешманың китапханәсе, клубы була.  Оешма авыл сәхнәсендә балаларга атна саен  спектакльләр куя.  Ә пьесаны Җәлил яза.  Комсомол секретары буларак,  М.Җәлилов лекцияләр, концертлар оештыра.  Мондалинада уйнап, татар җырларын башкара, буран дими,  яңгыр дими, авыл саен йөреп җыелышлар үткәрә.   Балалар йортлары оештыруда башлап йөри.  Авыр чор: җимереклек, ачлык, акгвардия терроры.  Меңнәрчә ятим балалар ярдәмгә мохтаҗ.  Балалар йортларына ярдәм йөзеннән  М.Җәлилов комсомоллар белән һәр шимбә өмәләре оештыра,  тимер юл вагоннары бушатыша,  утын белән тәэмин итүдә ярдәм итә.  Шулай итеп,  Муса тулысы белән комсомол эшенә бирелә,  әнә шулай комсомол егетне чыныктыра. Үзенең бер шигырендә ул:

 Мин яшьлекне

Иң кирәкле чорда кабызып.

Иң бәхетле илне төзегәндәге

Кайнар тирем белән агыздым, - дип яза.

  М.Җәлил кайда гына эшләсә дә , бетмәс – төкәнмәс энергия, иҗат ялкыны белән аерылып тора. 1922нче елда, яңадан шигырь белән кызыксынып, бик күп шигырьләр яза. Мусаның үзенең шигырьләренең көченә ышануы Казанга канатландыра. 1922 нче елның көзендә ул Казанга килә. Шунда ул ,,Татарстан” газетасы редакциясенә күчереп язучы булып эшкә керә. 1922нче елның декабрь саныннан башлап М.Җәлилнең ,,Безнең юл”( ,,Казан утлары журналында басыла башлый). 1923 нче елның көзендә Татар рабфагына укырга керә. 1925нче елның 3 нче июнендә уңышлы тәмамлый. ,,Рабфак еллары минем иҗатымда бөтенләй башка борылыш тудырдылар. 1924 нче елда мин бөтенләй икенче рухтагы шигырьләр яза башладым”, - дип искә ала Муса Җәлил ул елларын.  Мәсәлән, ул чор шигырьләре: ,, Иске Себер җыры”, ,,Авыру комсомолец”, ,,Эш карты”, ,.Эш баласы”, ,,Газета”, ,,Съезддан”. 1925 нче елны аның ,,Барабыз” дигән беренче җыентыгы дөнья күрә, бу шигырьләр барысы да шул җыентыкка басылалар.  1923 нче елны ,.Бибкәй кыз” ,  ,,Каз канаты”пьесаларын яза, ул пьесалар Казан һәм  Уфа сәхнәләрендә уйналалар.  Рабфакны тәмамлагач, Муса 1925 нче елда гаиләләрен карау өчен кире Оренбургка кайта, яңадан комсомол эшенә чума.   ,,Комсомол  эше минем тормыш тәҗрибәмне баетты, мине чыныктырды, дөньяга карашымны яңа баштан  тәрбияләде” , - ди ул.

  ,,Өйдә торган көннәрендә Муса абый гел шигырьләр яза . Аның һаман язып утыруына борчылган әни Мусаны йокларга күндереп карый, ә Муса әнине  урындыкка утырта да әле генә язган шигырьләрен укый башлый. Аның шигырьләре әнигә бик ошый, ул шатлыгыннан елый торган иде, дип искә төшерә Мусаның  сеңлесе Хәдичә Җәләлова.

  1927 нче елның август башында Муса Мәскәү дәүләт университетының әдәбият факультетына укырга кереп, 1931 нче елда аны тәмамлап, иҗатының зур юлына чыга. Мәскәүдә ул ,,Кечкенә иптәшләр”,  ,,Октябрь баласы” исемле балалар журналларында җаваплы редактор,  ,,Коммунист” газетасында әдәбият – сәнгать бүлегенең җитәкчесе булып эшли.  Муса Мәскәүдә әдәби алмаш тәрбияләүгә нык игътибар итә, әдәби иҗат түгәрәкләрен  оештыра.  Бу чорда ул ,,Еларгамы, көләргәме?”,  ,,Больницада”,  ,, Яследә”, ,,Бәйрәм таңында”,  ,,Студент көндәлегеннән”, ,,Үлемгә”, ,,Иптәшкә”, ,, Орденлы  миллионер”, ,,Шигырьләр һәм поэмалар” һәм башка бик күп шигырьләре ,,Стихи Мусы Джалиля” исемле җыентыкларда русчага тәрҗемә ителеп басылалар.

                        ( ,,Яшьләр җыры”тыңлана.)

  1930нчы еллар башында Казанда милли опера театры ачарга карар кылалар. Шулай итеп, 1931нче елда Мәскәү концерваториясе каршында татар опера студиясе  ачыла, аңа репертуар кирәк була һәм әдәбият бүлегенә М.Җәлил эшкә чакырыла.  Ул анда җаны – тәне белән эшли башлый. Оригиналь  ,,Илдар”, ,,Алтынчәч”, ,,Беренче яз” операларына либреттолар яза һәм рус опералары ,.Фауст”, ,,Кармен” , Евгений Онегин” , ,,Русалка” лар татар теленә тәрҗемә ителеп сәхнәгә куелалар.

   1938 нче елда опера студиясе , эшен төгәлләп,  Казанга кайта,  студия әзерләгән кадрлардан 1938 нче елның декабрендә Казанда беренче  татар опера театры төзелә. Ул 1939нчы елның июнендә беренче сезонын ачып җибәрә.  Муса Җәлил дә студия белән бергә Казанга кайта. Студиядә ул әдәби бүлек җитәкчесе булып эшли башлый, шунда 1941 нче елның 13 нче июленә кадәр эшли.  Шушы ук елны аның ,,Шигырьләр” җыентыгы дөнья күрә.  1940 нчы елны балалар өчен беренче альбомы  ,, Балалар җырлары” чыга, көйләрен Җ.Фәйзи яза.

  ( Балалар  җырлары башкарыла. ,, Карак песи”,  ,,Сәгать”)

       1939 нчы елның апреленнән 1941 нче елга кадәр Татарстан язучылары союзы идарәсе председателе булып эшли.  Белгечлеге буенча ул профессиональ язучы була.  1934 нче елдан Совет язучылары союзы члены , үзе исән чакта ул иҗат иткән әсәрләрдән 12 китабы басылып чыга.

        ,, Муса Җәлил үзенә ышанып тапшырылган һәр эшне яратып эшли. Ул нәшрият өчен  эчке рецензияләр яза, китаплар редакцияли, газета – журнал-

ларга мәкаләләр яза, студиядә язучылар союзында , төрле органнарның редакцияләрендә эшли. Аңарда бетмәс- төкәнмәс энергия, яңа омтылыш бар иде, - дип сөйли хатыны  Әминә Җәлил.

        Хатыны Әминә һәм кызы Чулпан белән сугышка кадәр 7 ел яшиләр. Чулпан  икесе өчен  дә зур куаныч була.  Муса аны бик ярата, аның белән бергә булуны күңелле эш дип саный.  Алар бәхетле яшиләр. Муса Җәлил бик игътибарлы , сизгер кеше була. ,,Безнең күңелле , шат яшәвебез, бәлки, Мусаның шаяртырга  яратуыннан да  булгандыр, ул дуслары белән  дә очрашып, кичләрен озак – озак сөйләшеп утырырга да  ярата  иде, “- дип искә ала Әминә ханым.

Кеп- кечкенә булып туган иде,

Хәзер сизәм көн дә артуын.

Күргән саен шуны , йөрәгемдә

Дулкынланып таша шатлыгым.

Аның өчен күргән авырлыклар,

Читенлекләр бер дә сизелми.

Кырык  чирне алып үз өстемә,

Аны саклап калыр идем мин.

Бүген әле менә беренче кат

Аягына тәпи басты ул.

Күккә тиде түбәм, әйтерсең лә

Минем өчен котып ачты ул! – дип яза М.Җәлил кызын багышланган бер шигырендә.

(  Сугышка кадәр иҗат иткән шигырьләре сөйләнә,җырлары тыңлана) 

Җыр,,Чишмә җыры”

Теләр идем мин дә ...

 Гомерем юлын

 Чишмә төсле җырлап үтәргә.

Җырым белән җирне сугарырга,

Күңелләрне бакча итәргә.

 (Шигырьләр”Дусларым”, ,,Җилләр”)

       М.Җәлил юморга бик бай була, аның юмор темасына язган шигырьләре дә бик күп: ,,Мәчегә көлке – тычканга үлем”,  ,,Хәдичә”һ.б.

  Шулай итеп, югары белемле Җәлил,  киң иҗат мәйданына чыга.  Ләкин илебезгә фашистлар Германиясенең хыянәтчел һөҗүме шагыйрьнең иҗат планнарын җимерә . Сугышның беренче көннәреннән  үк татар язучылар берлегенең кулына корал тота алган һәр шагыйре,  һәр язучысы диярлек фронтка китә.  Күбесе алгы сызыкта кулына корал алып көрәшә, бер өлеше фронт газеталарында хәрби корреспондентлар булып эшли.  Бик бәхетлеләр генә Җиңү көнен күрә ала.  Яу кырында башын салган шагыйрьләр рухына һәйкәл булып Казанның иң мәртәбәле  мәйданында богауларны өзәргә омтылган Җәлил сыны тора. Бу һәйкәл Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә генә түгел,  ил азатлыгы өчен тиңдәшсез сугышларда башын салган барлык шагыйрьләргә ,  татар шигъриятенә салынган.  Татар шигърияте ярты Европаны түшендә шуышып үтеп,  Берлинга барып җиткән.  Берлиннар аша аның исеме туган илгә батырлык , фидакарьлек символы булып,  җиңүче солдат булып әйләнеп кайтты.  Безнең буыннарга алар белән горурланырга гына кала.

 Үлемнәре белән үлемсезлек

 Яулап ала безнең шагыйрьләр.

 Кемдер сорар : кая дәлилең?

 Мин эндәшмим.

Каберләре әйтсен

Тукай, Кәрим, Кутуй,

Җәлилнең , - дип яза Равил Фәйзуллин алар турында.

( ,,Серле әкият”е   күрсәтелә)

    Муса Җәлил дә башка шагыйрьләр белән бер рәттән сугышның беренче көннәреннән үк армиядә.

 Ярый , дуслар, кызу көннәрдә

Шаяргалап, шулай көлешик;

Сау булыгыз , ватан сугышында

Җиңеп кайтыйк, исән күрешик.

Әйдә , җырым,

Батыр җиңү дәртен

Алып керик ялкын эченә.

Мин калмасам җирдә,

Син калырсың

Һәйкәл булып үлмәс эшемә.

      Муса Җәлил башта политработниклар курсларында, ә аннан соң Волхов фронтының ,,Отвага” газетасы редакциясендә эшли. 1942 нче елның маенда икенче удар армия чолганышта кала. Монда М.Җәлил дә була.  Сугышчылар айдан артык фашистлар һөҗүменә торалар. 1942 нче елның 26 нчы июнендә М.Җәлил бер группа сугышчылар белән чолганыш боҗрасыннан машинага төялеп чыгарга тырышып карый.  Ләкин  машина минага эләгә,  кешеләрнең күбесе үлә,  ә Муса, авыр хәлдә гитлерчыларга әсирлеккә төшә.

      Чәнечкеле тимер чыбыклар белән уратып алынган лагерьда шагыйрьнең нәрсәләр кичергән һәм ниләр уйлаган булуын аның шигырьләре ,,Бүреләр”,  ,,Яшь ана”, ,,Вәхшәт” ачык сөйли. Ул коточкыч бәхетсезлеккә, хурлыклы коллыкка эләгүенә бик кайгыра. Аның йөрәге әрни, исән калуы өчен  Ватан каршында үзен гаепле дип саный.

 

 ,,Кичер илем” шигыре.

Кичер мине, илем, синең бөек

Исемең белән килеп сугышка.

Данлы үлем белән күмелмәдем

Бу тәнемне соңгы сулышта, - дип яза ул бу турыда.

        Әсирлеккә эләккәч, үлем сәгате якынайган саен, Җәлилдә яшәүгә сусау тойгысы күбрәк уяна. Көрәшү өчен яшәргә, кулдан килгән кадәр дошманнан үч алу өчен яшәргә:

 Тик бер өмет, дуслар, сезнең сафта

Табар соңгы көрәш теләген,

Яраланган , ләкин тар коллыкка

Баш имәгән керсез йөрәгем, - ди ул.

       Ватанга, халыкка файдалы булырга омтылу, фашистларга каты нәфрәт шагыйрьдә хәрби әсирләрнең яшерен оешмасын төзү фикере уята.  Аларның бурычы – фашистларның кабәхәт ниятләрен өзү,  әсирләр кулына биргән коралны гитлерчыларның үзләренә каршы бору була.  Һәм алар бу максат-

ларына шактый ирешәләр дә.  Ә дошманны алдау өчен , җәлилчеләргә башта немецлар белән хезмәттәшлек итәргә ризалык биргән кебек кыланырга туры килә. Фашистларга ышаныч тудырырга кирәк була.  Җәлилгә һәм аның дус-

ларына бу карарга килү җиңел дә булмагандыр, чөнки ул Әминәсенә менә мондый хат – шигырь  юллары юллый:

,,Ышанма” шигыре.

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

,,Ул егылган арып ,”- дисәләр,

Син ышанма, бәгърем!

Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр,

Илдән киттем ил һәм синең өчен

Автоматым асып аркама.

Илемне һәм сине алмаштыргач,

Җирдә миңа тагын ни кала?

    Муса ак эмигрантларның ,,Идел – Урал” комитетында эшли башлый. Үзенә фашистларның культура – агарту эшен алып барырга тапшыруларын-нан  файдаланып,  Җәлил  хәрби әсирләр лагерьларында була ,  хор өчен үзешчән артистлар сайлап алу сылтавы белән яшерен оешмага яңа членнар тарта.  Листовка ,белдерү,  өндәмәләр бастыру,  аларны тарату өчен мөмкин-

челек туа аңа,  үз кешеләрен җаваплы эшләргә тарта башлый.

        Көрәшчеләрнең хезмәте бушка китми, алар совет гаскәрләре өчен бик нык ярдәм итәләр. Хәтта немецлар тарафыннан тоткыннардан төзелгән совет гаскәрләренә каршы сугышырга тиеш булган беренче батальон  фронтка барып җитмәс үк, восстание күтәрә, немец офицерларын һәм сакчыларны кырып бетерә,  коралланган килеш үзләре  Белоруссия партизаннары  ягына чыга.

      1943нче елның августында гестапо подпольщикларның эзенә төшә .Җәлилне һәм аның яшерен группасын кулга алалар.  Ләкин җәлилчеләрне кулга алганнан соң да фашистлар совет патриотларының каршылыгын сындыра алмыйлар.

       Моабит төрмәсенең таш капчыгына ташланган , аяк – куллары богауланган,  ләкин рухы сынмаган Муса көрәшне туктатмый.   Аның кулында бердәнбер корал – сүз кала,  һәм шагыйрь ачы нәфрәт белән дошманнарның йөзенә ата:

 Мин тез чүкмәм, катыйль , синең  алда,

Кол итсәң дә, тоткын  итсәң дә,

Кирәк икән үләм аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә.

          Меңен түгел бары йөзен генә

          Юк итәлдем синең сыңарның,

          Һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен

          Мин  тезләнеп гафу сорармын, - ди.

   Моабитта Мусаның үзен җәзалаучыларга каршы аяусыз көрәше , җәза-

лауга, газаплауга дучар ителгән , ләкин ,, кырык үлем” куркынычы алдында  да баш имәгән татар шагыйре үзенең репортажын ,,палач балтасында “ алып бара.

    Фронттан хатынына язган бер хатында Муса яшәү һәм үлем мәсьәләсенә кагылып, үзенең мөнәсәбәтләрен белдереп үтә:  ,,Мин үлемнән курыкмыйм. Бу бит сүз түгел... Үлемнән соң да яшәү бар бит әле: бу поплар, муллалар вәгъдә итә торган ,,теге  дөнья” тормышы түгел, әлбәттә. Ә менә үлгәннән соң халык күңелендә , халык аңында яши торган тормыш бар.  Әгәр дә мин исән чакта нинди дә булса әһәмиятле, үлми торган эш эшләп калдыра алсам, моның белән мин икенче кабат яшәргә – үлемнән соң яшәргә хокук алам,”- ди.

      Чыннан да , М.Җәлил , үлгәннән соң да яшәргә лаек булган шәхес.  Муса Җәлил һушы киткән хәлдә әсир алынган ( ләкин ул әсир төшмәгән) минутын-

нан үлеменә кадәр кеше булып калды, шагыйрь булып, халкына, Ватанына тугрылыклы гражданин булып калды. Ул хәтта фашист төрмәләре эчендә дә илен, халкын беркайчан да онытмады,  аларга багышланган үлемсез шигырь-

ләр иҗат итте.   Еллар аша безгә килеп ирешкән ,,Моабит дәфтәрләре”нә туплаган шигырьләре иленә , халкына чиксез мәхәббәт белән сугарылганнар аның.  Аларда якынлашып килгән үлем белән тормыш матурлыгы, тормыш яме бирелә,  кешелек белән кешелексезлек көрәшә.  Фашизм белән күзгә күз  очрашкан Җәлил гитлеризмның бөтен асылын, төбен  тамырын җан ачысы белән ачып сала.

    Таш диварлар алды шатлыгымны,

    Биреп картлык, кайгы, ютәлне.

    Ишегемә барсам, ишек бикле,

    Тәрәзәмә килсәм – челтәрле.

    Чәнечкеле тимер чыбык белән

         Уратылган безнең йортыбыз.

          Көне буе шунда казынабыз,

         Әйтерсең лә тирес корты без.

 М.Җәлил үзенең кыска гомерен үлмәс җыр белән тәмамлады. ,,Җырларым” шигырендә бу бигрәк тә ачык чагыла.

                           (  ,,Җырларым” шигыре.)

  1944нче елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә каршы Дрезденда суд була.  Фашистик хәрби суд аларны , ,,дәүләткә каршы җимерү эше алып баруда” гаепләп үлем җәзасына хөкем итә.  Шагыйрь гомеренең соңгы көннәрендә иң тирән эчтәлекле һәм художество ягыннан камил әсәрләр тудыра: ,, Җырларым”, ,,Ышанма”, ,,Катыйльгә”, ,,Бүләгем”,  ,,Серле йомгак”,  ,,Алман илендә”, ,,Батырлык турында” һ.б. бик күп шигырьләрен поэзиянең чын алтын хәзинәсе дип атарга  була.

   Шагыйрь  караңгы фашизм төнендә  дә яхшы һәм кешелекле Германия туачагына ышанычын югалтмый, Германиядә гаделлек кояшы чыгачагына ышана.

  М.Җәлил әсирлектә узган фаҗигале, газаплы көннәренең саны 791 көн дип исәпләнә.

  Исемең калсын , үзең үлсәң дә,

 Тарихларда укып ятларлык.           М.Җәлил.

              Тиздән сүнәр, сүнгән йолдыз кебек,

             Соңгы яшәү көчем.

             Үләм , ләкин бөек халык өчен,

             Илем, халкым өчен.             М.Җәлил.

Юк, кайгырма, дускай, безнең гомер

Ил гомеренең тик бер чаткысы,

Без сүнсәк тә , безнең кыюлыктан

Арта бара аның яктысы.    М.Җәлилнең А.Алишка багышланган шигыреннән.

       Ниһаять, ел буе үлем  җәзасының җиренә җиткерелүен көткән көрәшче- ләрне 1944нче елның 25 нче августында Плетцензее төрмәсенә алып киләләр һәм гильотинада 12 сәгать 6 минуттан башлап 12 сәгать 35 минутка кадәр һәр 3 минут саен 1 кешенең башын кисәләр.  Шулай итеп Муса Җәлил һәм аның 11 дустының гомере өзелә, шуларның  6сы татар шагыйре була.  Көрәшчеләр шулай һәлак була, ләкин алар үлгәндә дә ир булып калып елмаеп үләләр. Юк, алар һәлак булмады, аларның соңгы адымы үлемсезлеккә атлау иде. Халкым алар алдында баш ия. Канлы палачлар аны җәзаладылар, ләкин аны үтерә ал-

мадылар. Ул безгә –иленә һәм халкына- җыр булып кайтты. Муса Җәлил ара-

бызда. Ул – мәңгелек,чөнки шигъриятне дә, шагыйрьне дә үтереп  булмый.

       Ни мәгънә бар эзсез яшәүдә,

       Түбәнлектә, тарлык, кимлектә?

       Яшәү хозурлыгы хөрлектә,

        Гомер озынлыгы  ирлектә.

                      Ул онытмас , бирсәң каныңны

                      Ватан өчен изге көрәшкә.

                     Хаин  каны тама чиләккә,

                     Батыр каны тама йөрәккә, - дип яза Җәлил.

Хәзерге вакытта Җәлилнең ,,Моабит дәфтәрләр”ен укымаган  һәм белмәгән кеше юктыр да.

Каның белән язган шигырьләрнең

Тетрәп укый синең бөтен җир,

Буыннардан буыннарга килер,

Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр!

     ,,Соңгы җырым палач балтасына

       Башым тоткан   килеш языла,-  дигән олуг шагыйрьнең шигырь-

ләре үлемсез.!

      Муса Җәлилнең әсирлектән әйләнеп кайткан шигырьләре үзе бер тарих. Аның туган илгә ике дәфтәре кайта. Беренче дәфтәре – гарәп хәрефләре белән язылганы – 1946нчы елда кайта. Аны 1944нче елның февралендә Тегель төрмәсеннән Габбас Шарипов алып чыга. Франциягә килеп җиткәч, ул аны Нигъмәт Терегуловка тапшыра,  Нигъмәт Терегулов аны күчереп яза һәм күчермәсен Татарстан язучылар берлегенә тапшыра.   Бу дәфтәрнең беренче битендә М.Җәлилнең васыяте язылган була .  Анда болай диелә: ,,Моны язды татарның билгеле бер шагыйре М.Җәлил. 1942нче елны сугышка килде һәм әсирлектә күп газаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде.  Берлинда сәяси яшерен оешмада катнашуда , совет пропагандасын таратуда гаепләнеп кулга алынды. Бәлки аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның 60ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты.  Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, диккать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар шагыйренең шигырьләрен дөньяга чыгар, минем васыятем шул.

                                                                                   М.Җәлил, 1943. Декабрь.”

      Латин хәрефләре белән язылган икенче дәфтәре исә әсирлектә бергә булган Белгия иле кешесе Андре Тимерманс тарафыннан тапшырыла.  Беренче дәфтәрдә 62, ә икенче дәфтәрдә 50 шигыре тупланган, шигырьләрнең 19ы ике дәфтәрдә дә кабатлана.    Шулай булгач, илгә 93 шигыре кайта аның.  Менә аларның исемнәре: ,,Тик булса иде ирек”, ,,Кызыл ромашка”, ,,Кошчык”, ,,Шагыйрь”, ,,Хәдичә”, ,, Томаулы гашыйк”, ,,Бүреләр”, ,,Соңгы җыр”, ,,Чәчәкләр” һ.б.

             ,,Соңгы җыры” сөйләнә.

 Әйтче, Муса,

Мондый батырлыкны

Кай җирләрдә саклап йөрттең?

Кемнән алдың шундый горурлыкны,

Нинди ялкыннарда

 Чыныктың ? – дип яза башкорт шагыйре Сәйфи Кудаш.

                 

                Ул гасырлар буе балкып торыр.

   ,, Мин үзем өчен берни теләмим. Сездән бер генә нәрсә сорыйм:

Мусаны коткарыгыз. Ул бөтен татар халкына кирәк,”- дип үтенә Абдулла Алиш аның талантын күреп.

 Бәйрәм булыр, дускай, бу бәйрәмгә

Безнең дә бит тулы хакыбыз.

Иң данлысы – керсез һәм нык килеш

Кайтты илгә изге антыбыз.

   Муса Җәлилне шагыйрь һәм каһарман шәхес  буларак  бөтен дөнья таныды.  Иң әвәл аны туган илебез зурлады . 1956 нчы елда аңа ( үлгәннән соң) Советлар Союзы Герое исеме бирелде.  Бер елдан соң ,,Моабит дәфтәрләре”илнең ул вакыттагы иң югары бүләге – Ленин премиясенә лаек булды. Аңа кадәр дә, аннан  соң да берьюлы бу ике югары бүләкне алган кеше булмады, андый шәхес Мостафа улы Җәлил генә.

     Җәлилнең шигырьләре 60 тан артык телләргә тәрҗемә ителгән.  Шагыйрьнең үлемсез батырлыгы турында матбугат битләрендә күренү белән, бу темага шагыйрьләр, композиторлар, рәссамнар мөрәҗәгать иттеләр.  Җәлилгә  багышлап бик күп шигырьләр, поэмалар, балладалар, мәкаләләр, истәлекләр язылды, хәтта роман да басылып чыкты. Нәҗип Җиһановның ,,Җәлил” операсы бөтен илебезгә яңгырады,  хәтта чит ил опера сәхнәләрендә дә куелды.  А.Монасыйпов ,,Җәлил “ исемле симфония язды.  Рәсаммнар, скульпторлар Җәлил һәм аның көрәштәшләренең героик образларын эшләделәр, нәфис фильмнар төшерелде һ.б.

 Аның исемен мәңгеләштерү максатында Казанның опера һәм балет театры М.Җәлил исемен йөртә, М.Җәлил исемен шәһәр, урам, колхоз – совхозларга бирделәр, аңа багышланган музейлар эшли,  ул торган йортларга мемориаль такта эленде.

   Муса Җәлил иҗаты  мәктәпләрдә , колледж һәм югары уку йортларында тирән өйрәнелә.

          Муса Җәлилнең легендар образы хәтеребездән җуелмый, киресенчә, торган саен яңа яңгыраш таба, яңа сыйфатлары белән ачыла бара ул.

  Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын – яшәүнең бөтен максаты да шунда...- дип китә ул сугышка.

    Син үлдең! Шулай да булсын!.. Ләкин кыю, көчле рухлыларның җырларында иреккә, яктылыкка горур чакыручы җанлы үрнәк булырсың син! – дип яза Муса турында М.Горький.

  Муса Җәлил җирдә аз яшәде,

  Күпне күрде, күпне кичерде!..

 Йөрәк утын, сүнмәс ялкын итеп,

 Мәңге үлмәс җырга күчерде.

 ,,Зур түгел шагыйрь йөрәге – ул синең учка сыя. Әйе, Җәлил йөрәге дә башкаларныкы кебек  гап – гади , кеп – кечкенә.  Әмма аңа  иленә тугрылык, ачы нәфрәт тә, ялкынлы сөю дә , мөлаем елмаю да – кыскасы , кешелек дөньясына хас булган , аны борчыган хис – проблема да сыя.  Шуңа күрә бу шагыйрь йөрәген олы йөрәк дип атыйбыз”, - дип язган иде Хәсән Ага Туфан.

 Муса Җәлил тормышы – безнең әдәбиятыбыз тарихына кергән тормыш, - ди Константин Симонов.

Уйлап тап, иҗат ит,

Һәрбер эштә ян!

Сөекле Җәлилдән

Һәрчак үрнәк ал!

          Арабыздан үзе югалса да,

         Юк, суытмас һични ул эзне.

         Көрәштәге Муса ,

         Солдат Муса,

         Йөрәктәге Муса ул безнең.

Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калын тирән булып,

Үзе үлсә, эше калсын,

Мең яшәрлек имән булып.

       Эзе калсын керсез намусыңның ,

       Ни үтсә дә синең кулыңнан.

       Көчлелегең белән горурланма!

       Кешелегең белән горурлан”

Син яшәмә җирдә файдасыз бер

Түмгәк булып тигез урында.

Янып калсын гомрең , маяк булып

Үзеңнән соң килгән буынга.

     Батыр үлә, үлмәс ат алып,

     Батырлыклар белән макталып,

     Исмең калсын, үзең үлсәң дә,

     Тарихларда укып  ятларлык.

         Чыннан да, Муса үзе исән булмаса да , ул үзенең исеме, шигърияте белән бүген дә безнең арада яши.  Ул исән! Ул мәңгелек!

 Безнең якты киләчәгебез, сабыйларыбызның тыныч йокысы өчен башларын салган Ватандашларыбызны , М.Җәлил һәм аның көрәштәшләрен зур хөрмәт белән искә алыйк.

 Зур сынаулы еллар килгән чакта

Беленә икән кемнең кемлеге.

Бер минутлык тынлык белән

Искә алыйк бүген аларны.

                 ( бер минутлык тынлык)

Дан сезгә,  курку белмәс ,

Ватаныбыз уллары һәм кызлары!

(Гөлсинә Хатыйп кызы Гәрәева белән берлектә үткәрелде)

(Татар һәм рус балалары өчен берләштерелгән дәрес-чара)

                  Бөек Җиңүнең 65 еллыгына

МАКСАТ: 1. Сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш

     кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгын

     күрсәтү.

     

    2. Укучыларны фикер йөртүгә өйрәтү аша сугыш ветераннарына

     хөрмәт – ихтирам хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык

     хисе тәрбияләү.

    3. Сөйләм әдәбен камилләштерү буенча эшләү.

ҖИҺАЗЛАР: 1.Газета – журнал материаллары:

        2. «Татар әдәбияты” Берлин каласында. “Ватаным Татарстан”-21.01.05.

3. “Җәлилчеләр” Ватаным Татарстан –1995 ел.

                          4. Җиңүнең 60 еллыгына багышланган газета.

                      5. Балалар ясаган рәсемнәр

                      6. Фронтовик әдипләрнең портретлары.

                      7. Сугыш темасына язылган әсәрләрдән күргәзмә.

                      8. “Говорят погибшие герои” М 1986 китабы. 7 нче

                                аудио кассета.

                          9.Обелиск  макеты.

                         10.Чәчәкләр.

                         11.М.Җәлил,,Моабит дәфтәре “ китабы.

Дәрескә сугыш чоры балалары һәм ветераннар чакырыла.

Дәрес- чараның барышы.

                

Укытучының кереш сүзе.

Сугышның  мин ни икәнен беләм,

Кан ул, ут ул, үлем, яралар.

Күз яшьләре, кайгы- хәсрәт, ачлык,

Тол хатыннар, ятим балалар.

                                                (М.Садри)

Балалар, быел халкыбыз Җиңүнең 60 еллыгын бәйрәм итә.  Нинди авыр булган ул сугыш еллары!  Әмма дә ләкин халкыбыз түзгән, җаны-тәне белән дошманны  җиңәргә теләгән.

Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы, куркыныч сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...

Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.

Ул елларны ничек онытасың,-

Ил язмышы кылыч йөзендә.

Ир-егетләр китте яу кырына,

                                            Алып көче тоеп үзендә...

Бөек Ватан сугышы чоры Совет халкы өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән үк русы, татары, удмурты, чувашы туган иле – Ватанын сакларга күтәрелде, шуңа күрә дә бу сугыш Ватан сугышы дип атала да.1418 көн һәм төн дәвам иткән бу мәхшәрдә Ватандашларыбыз җиңүче булып кайтты. Алар илебезне генә түгел, бөтен дөньяны фашизм коллыгыннан коткарды. Сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык белән бердәм күтәргәнгә генә җиңү таңын күрергә насыйп булды.

60 ел үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы онытылмый. Күпме сабый әтисез, күпме ана баласыз, күпме кызлар, күпме хатыннар тол калды ул елларда. Әле хәзер дә алар югалткан кешеләрен көтеп яшиләр.

Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез.

Солдат сугышны сайламый. Ул сугышны игълан да итми. Ул бары тик, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып, халык һәм Ватан исеменнән бирелгән боерыкны гына үти.

Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы һәм мәхәббәте нәкъ менә шунда күренә.

Менә шундый батырлар – каһарманнар турында булыр бүген безнең сүзебез (дәрес чарабыз). Безнең дәрес-чарабыздагы әйтелгән сүзләребез Ватаныбызның канга туймас фашистлардан саклап үз-үзләренең гомерләрен җәлләмәгән каһарман-геройларыбызга салют булып яңгырасын.

2. Укучылар, сез сугыш турында ниләр беләсез? (Китаплар уку, кинофильмнар караулары, музейда булулары турында әйтәләр).

3. Сугыш чоры балаларына һәм ветераннарга сүз бирелә.

II. Укытучы 

Сезгә, Ватаныбыз каһарманнары: исәннәре, үлгәннәре, исемлеләре, исемсезләренә багышлана бу дәрес-чарабыз.

                                    Татарча бию.

(Болында яшьләр күңел ача,  бию беткәндә “Священная война” җыры куела, Левитанның сугыш башлануын игълан итүе ишетелә).

22 июнь... Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында, тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар.

 Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды.

Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез калдылар. Зәңгәр күкне канлы корым каплады. Аяусыз сугыш башланды.

                                        Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан

                                        Күпләр илгә кире кайтмады.

                                        Алар өчен бары җилләр генә

                                        Ачып-ябып йөрде капканы.

Җыр.,,Солдатлар” Ф.Әхмәдиев көе,

                               Р.Әхмәтҗанов сүзләре.

Балалар, бүген дәрес Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышлана. Без бу сугыш турында бик күп китаплар, шигырьләр укыдык. Без сезнең белән “Безгә сугыш кирәкми” дигән темага иншалар яздык, рәсемнәр ясадык. Хәзер шулар белән мин сезне таныштырып үтәм (укыла).

Балаларның рәсемнәре буенча әңгәмә оештырыла.

Укытучы: Балалар, сезнең гаиләдән бу сугышта катнашкан кешеләр булганмы? Алар турында ниләр беләсез?

                        Сценка – балалар утырып сөйләшә.

                 (Балалартүгәрәкләнеп утыралар да , үзара сөйләшәләр).

                                               ( Пәрдә ачыла) .

- Бүген минем әтием сугышка китте.

- Ә минеке кичә үк китте инде.

-Минем абыем күптәнннән армиядә инде.

- Минем апам да анда шәфкать туташы.

-Минем әтием күптән сугышта, нишләптер һаман хаты килми.Нишләп язмыйдыр ул?Вакыты юкмы икән?Гәҗитләрдән укып торабыз инде.Калининград фронтында бик каты сугышлар бара икән.Әй, хат түгелдер шул аларның уенда.

(шулвакыт Азатның сеңлесе йөгереп керә.Кулында өчпочмаклы хат.)

Абый. Син кайда кил әле тизрәк. ( Азат йөгерә , хатны алмакчы була)

Абыем, бу хатны  әле генә хат ташучы алып килде, мә укып кара әле....мә әле...Мин укый алмыйм.

Нишләптер бу хат әти кулы белән язылмаган.
(Азат ача һәм укый.)

                                 Сәлам, фронттан!

Азат энем, сезнең хатны алып укыдым.Сез анда әтиегезгә зур уңышлар телисез, аның сезгә еш хат язуын үтенәсез. Энем Азат, гафу итегез, әтиегез башка сезгә үз кулы белән хат яза алмый инде, ул бу аяусыз сугышта ,солдат бурычын үтәгәндә, һәлак булды.Без сезгә сүз бирәбез,аның үлеме өчен фашистлардан үч алачакбыз.

Әти!Әтием! Син хәзер бөтенләй юкмы икәнни?Юк, ышанмыйм, ышанмыйм мин моңа.Әтием! Син исән, исән!

Менә икән эш нәрсәдә әтием!Менә ни өчен озак язмагансың икән... Хәзер синнән бервакытта да хат килмәсме икәнни безгә. Ә  без әнием белән синнән хатлар көткән идек, көткән идек...

                         ( пәрдә ябыла)

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанның курку белмәс батыр уллары, башка ил халыклары белән беррәттән, Ватанны саклауга күтәрелделәр. Үз гәүдәләре белән амбразурага каплаучылар саны бер Татарстанда гына да егермеләп! Аларның исемнәре тарих битләрендә алтын хәрефләр белән язылды.

                                         Туган ил хакына, туган җир хакына

                                         Мусалар башларын салдылар.

                                          Без илдә үссен дип, Иделдә йөзсен дип,

                                         Мәңгегә чит илдә калдылар.

Патриот шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең исемен бөтен дөнья халкы белә. Аның туган җиргә, Ватанга мәхәббәт, дошманга нәфрәт белән сугарылган шигырьләр җыентыгы – “Моабит дәфтәрләре” – һәрберебезгә таныш. Без Муса Җәлилнең бик күп  шигырьләрен беләбез, аның сүзләренә язылган җырларын яратып җырлыйбыз.

              (Муса Җәлил шигырьләре, җырлары башкарыла).

Сугышта солдат гомере

 Була, диләр, бик кыска.

Ышанмагыз, дөрес түгел,

 Солдат үлми сугышта.

                             “Солдатта булган диләр” җыры.

         “Берлинда” (газета материалларына әңгәмә).

Фашист илбасарлары тарафыннан 1710 шәһәр һәм поселог, 70 меңнән артык авыл, 32 меңгә якын промышленность предприятиесе, 65 мең тимер юл җимерелде.Бу сугышта халкымның кулы белән корылган барлык завод – фабрикалар, шахталар, кырлар кара күмергә әйләнде...

                                 ,,Саубуллашу “ сценкасы.

18 яше тулмаган кызларыбызны да бу сугыш читләтеп үтми. Аларга да сугышның ачысын татырга туры килә.

Әни . Җибәрмим,җибәрмим,җибәрмим булгач, җибәрмим мин сине сугышка. Син ни сөйләгәнеңне үзең ишетәсеңме, кызым, җаным!

Кыз.Әнием, әнием, ничек инде.Аңла мине....

Әни. Син...мине шундый авыр вакытта ташлыйсыңмы?Синнән нинди солдат чыксын, кара әле үзеңне көзгедән!

Кыз. Әнием, син үзең бит, без бу илнең вәкилләре – гражданнары илебезне  саклау безнең һәрберебезнең изге бурычы дигән идең бит.

Әни.Әйе, әйткән идем, мин бит әйтмәдем димим.

Кыз.Әнием, илебез куркыныч астындашушы авыр вакытта да илебезне сакларга басмасак, кем саклар соң аны? Җиңү барыбыз өчен дә кирәк.(Әнисе утыра, елый.)

Әни.Кызым, тагын бер тапкыр әйбәтләп уйла әле, бәлки, кире уйларсың.

Кыз.Әнием, икеләнмә, борчылма, мин  исән – сау кайтачакмын.Туган илемне , сине өзелем яратуым хакына кайтачакмын.!!! Көт әнием, сау бул .(Үбә, чыгып китә, әнисе озатырга чыга.)

 “Говорят погибшие герои”  китабыннан Муса Җәлилнең, А.Алишның, Г.Романованың, З.Космодемьянскаяның әниләренә, туганнарына язган хатларын уку.

Укытучы:

Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә күпме солдат туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган Ватаны, туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

Югалтулар алып килде сугыш,

    Күпме дуслар кайтмый калдылар.

       Шул дусларның йокыларын саклап

                                        Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

Бу сугышта 11 мең солдат Советлар Союзы геройлары булды.Алар арасында балалар да бик күп. Марат Казей, Лена Голиков, Валя Котик һ.б.

Әйе, балалар, сугыш күпләрнең гомерен өзде. Безнең районнан да фронтка 12 мең кеше китә һәм аларның күбесе туган иленә әйләнеп кайта алмый. Ике меңнән артык якташларыбыз орден-медальләр белән бүләкләнде. Ун сугышчыбыз Советлар Союзы герое исеменә лаек булды. Менә алар кемнәр: М.Гыйззатуллин, З.Шәймәрданов, А.Меркушев, М.Рыжов, К.Русаков, А.Сергеев, В.Иванов, С.Давыдов, И.Петухов, Б.Шавалеев.

 Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны, Ватандашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк.

 

                                         

  Тын кал, иптәш!

  Зур сынаулы еллар килгән чакта

  Беленә икән кемнең – кемлеге.

  Бер минутлык тынлык белән

  Искә алыйк бүген без сезне.

 (бер минутлык тыңлык)

Сугыш ялкыны безнең дөньяны

                                          Чолгап алмасын яңадан.

                                          Сакла, сакла тынычлыкны,

 Дан тынычлыкка, дан, дан, дан!

(Сценка “Ана  белән баланың саубуллашуы”)

                                             Кичер, әнкәй, кичер

Кайта алмавымны!

Чит ил туфрагында

Ятып калганымны.

    Язмышымны белми

     Озак көткәнсеңдер

   “Кайтмый калмас ул”, - дип

      Өмет иткәнсеңдер.

Барсын илгә бирдем,

 Ни бар көчем булды.

   Һәлак булуым да

Халкым өчен булды.

Кичер, әнкәй, кичер

Кайта алмавымны!

Чит ил туфрагында

Ятып калганымны.

Җыр “Батыр егеткә”

                                   Сценка:  ,,Бабам юлы буйлап”.

                                  (Әнисе, улы, әтисе кулында хатлар).

Улы. Әтием, синең кулыңда нинди хатлар ул?

Әти.Сугыштан бу хатлар улым.

Улы .Сугыш беткәнгә 65 ел бит инде.

Әти.Аларны онытырга ярамый , улым. Безнең өчен, илебез тынычлыгы өчен сугышкан солдатларыбызның хатларын да , үзләрен дә онытырга ярамый,улым. Бу хатлар бабаң хатлары.Ул Ржев шәһәре янындагы Старшевицы авылы янында вафат булган.

Улы.Хәзер бабамның кабере шундамы?

Әти.Аның төгәр урынын беркем белми.Минем анда барып, каберен табып, бер уч туфрак салып, дога кылып кайтасым килә.

Улы.Әйдә без аны икәү барып эзләп табыйк.

Әти.Мин үзем дә шулай уйлап торам.Синең үскәнеңне генә көтеп тордым.Икәү барсак әйбәтрәк бит, әйеме улым?

Улы.Мин үсеп җиттем әтием, мин хәзер әллә нәрсәләр эшли алам.

Әти.Болай булгач, улым, җәйге каникуллар башланугабез синең белән юлга чыгып китәрбез, бабаңның сугышта булган җирләреннән, юлларыннан йөрербез.

Улы.Нинди юллардан йөргәнен ничек табарбыз соң без аның?

Әти.Ә бу хатлар барысын да күрсәтер.Бу хатлар кайсы җирдән язылган , шул җирләрнең һәркайсында тукталырбыз.

Улы. Әйдә әтием, без аларны шушы портфельгә салыйк, бабам булган тиргә туктагач, кычкырып укырбыз без аларны.

Әти.Риза, улым, риза. Минем көндәлегемне дә алырбыз. Сугыш чорындагы һәр көнебезне язып бардым мин анда. Аны һәр көн саен әнием белән көткәнне, ниләр кичергәнебез турында  да бабаңа сөйләрбез яме, улым.

                              (Китәләр.)

Кайтарыма бер ай калганда

Дошман тубы өзде гомерне.

  Кичерегез, газиз туганнарым,

 Әйталмадым соңгы гозерне.

   

                                                     Әнкәем, хат язам!

                                                   Ничек соң хәлләрең?

                                                   Юрама яманга,

                                                   Килмәсә хәбәрем.

 Әткәем, хат язам:

Юк башым игәнем,

Һәрвакыт хәтердә

“Сынатма!” дигәнең.

                     

                              Җыр.,,Хәбәрсез югалганнар”

Сугышлар бүген дә дәвам итә. Күпме япь-яшь егет Чечня җирендә ятып калды. Меңләгән ата-ана газиз улларын югалтты. Якты дөньяның һәр таңына сөенеп яшәргә дә яшәргә тиеш булган күпме сөлектәй егетне сугыш алып китте.

 Мин зиратка керәм

Алда – каберләр

 Берәү, икәү, өчәү... егерме...

                           Тукта, кызыл йолдыз куелганы

                           Солдат каберлеге түгелме?

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакыбыз юк. Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен! Каберләргә, һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен. Тыныч йоклагыз батырлар

        Шактый еллар утте инде

        Бабаемның вафатына.

        Юксынганда мин еш кына

       Медальләрен һәм хатларын алам кулыма.

Бабамның истәлекләрен

 Ул медальләр сөйли әнә.

Бабам үткән юллар буйлап

 Сәяхәт кылам янә.

   Дәшәбез сезгә, өлкәннәр,

Без – дөнья балалары!

Балаларның сарылары,

Аклары, каралары.

Әрни әле сугышлардан

Калган җир яралары –

Төзәлсен иске яралар,

 Булмасын яңалары.

        Сез “чәчәкләр” дисез безне –

                                                 Аларны сулдырмагыз!

          Сез бит көчле – сугышларны

                                                 Моннан соң булдырмагыз!

                                               Кояшлы булырга тиеш

   Безнең һәрбер иртәбез.

      Без сездән Тынычлык белән

   Бәхет таләп итәбез.

                                               Җыр “Кояшлы ил”

Укытучы: Чыннан да, балалар, быел безнең өчен зур бәйрәм – Җиңүгә 60 ел. Безнең буын сугыш күрмәде. Моннан да зур бәхет бармы икән?!

9 май 1945 ел. Илебезнең башкаласы Мәскәүдә тантаналы төстә җиңү салюты яңгырады. Бөек Ватан сугышы тәмам. Фашистлар җиңелде.

                                          Искә ала бүген Ватаныбыз

Шаулап үткән көрәш елларын.

Данлый, зурлый һәм хөрмәтли

Курку белмәс батыр улларын.

Дан сезгә дан, курку белмәс Ватаныбыз уллары һәм кызлары!

Тиздән бәйрәм – 9 май – Җиңү бәйрәме. 4 ел буена сугыш газапларын кичергән илебезгә тынычлык китергән беренче көн! Һәр ел саен без бу көнне шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар һаман да төзәлми. Шуңа күрә бу бәйрәм – сагышлы да моңсу да.

Бервакытта да җирдә сугышлар, кан коюлар булмасын иде. Сез гел шулай бәхетле елмаеп, тынычлыкта үзара дус-тату булып үсегез, үзегез тынычлыкны яклаучылар, чын кешеләр булып яшәгез. Дөньялар имин, тыныч булсын!

                                “Һәрвакыт булсын кояш!”

(дигән җыр астында балалар шарлар һәм чәчәкләр тотып бииләр. Бию ахырында ветераннарга үзләре әзерләгән бүләкләрен тапшыралар.)

Укучыларга  билгеләр куела. Дәрес-чара тәмамлана.

 

 Дәреснең темасы:Һ.Такташның «Мокамай»поэмасы.Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте.

Максат.

«Мокамай»поэмасы белән танышу.Әсәрне сәнгатьле итеп укырга өйрәнү.

Лирик  геройның Мокамайга мөнәсәбәтен ачыклау.

Әсәр аша укучыларданыклыихтыяр көче тәрбияләү.

Материал:

1. Дәреслек(37нче бит)

2. Әдәбият тарихы(4нче том)

3.Ш.Җәләлиева .Әдәбиятта тойгы  катламнары.-Казан:Мәгариф,2005.

Җиһазлау:

1.Һ.Такташ. Әсәрләр.3томда.- Казан:Татар.кит.нәшр.,1980.

2. «Мокамай»поэмасы буенча рәсем.

3.Карточкалар.

Техник чаралар:компьютер.

Ысуллар һәм алымнар: сәнгатьле уку, эзләнү- тикшеренү, әңгәмә, сөйләү, рәсем буенча сөйләү, сүзлек өстендә эш.

Дәреснең планы.

I.Актуальләштерү.

1.Һ.Такташның  тормыш һәм иҗат юлы буенча тест үткәрү.(компьютер ярдәмендә)

2.карточкалар белән эш.
II.Яңа дәрес материалын өйрәнү.   Һ.Такташның «Мокамай»поэмасы белән танышу.

1.Укытучының сәнгатьле укуы.

2.Укучыларның  үзлегеннән укуы.

3.Укучыларның сәнгатьле итеп укулары.

III.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.Сораулар ярдәмендә лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәтеначыклау.

2.Дәреслектәге  рәсем буенча әңгәмә.

3.Поэмадагы тел-сүрәтләү чараларын тикшерү.
IV. Йомгаклау.
V.Өй гә эш.
Әсәрнең  «Белмим»дигән өлешеннән «Югалдың»дигәнгә кадәр өйрәнергә.

1.Ике геойны чагыштырып сөйләү.

2.  «Үзеңдә ничек ихтыяр көче булдырырга? »дигән сорауга җавап эзләү.

3.Укучыларга билгеләр кую

                        Дәреснең барышы.

Укучылар , дәресебезнең максаты «Без сезнең белән Һади Такташның «Мокамай»поэмасын сәнгатьле итеп укырбыз,анны анализларбыз,  тел – сүрәтләү чараларын тикшерербез.Хәзер Һ.Такташның тормыш һәм иҗат юлын искә төшереп китәрбез.

I.Актуальләштерү.Һ.Такташның тормыш һәм иҗат юлы буенча компьютер ярдәмендә тест үткәрәбез:

1Һ.Такташның  туган төбәге:

А.Мордва РеспубликасыТорбеево районыСыркыды авылы.

Б.Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт авылы.

В.Татарстанның Әлки районы  Балтач авылы.

2.Шагыйрьнең  туган елы:

А.1884нче ел,27нче март

Б.1901нче ел,1нче гыйнвар.

В.1886 нчы ел,22нче  май.

3.Һади кемнән укырга  өйрәнә?

А.Авыл мәдрәсәсендә.

Б.Пешлә мәдрәсәсендә.

В.Әти – әнисеннән.

4.Аның Бохарага китү сәбәбе:

А.Укырга.

Б.Тормыш авырлашу сәбәпле  эшләргә.

5.Сыркыдыда кем булып эшли?

А.Табиб.

Б.Укытучы.

В.Китапханәче.

6.Ул кайсы шәһәрдә ,,Юксыллар сүзе,, газетасындаэшли?

А.Казанда.

Б.Җаекта.

В.Оренбургта.

7.Такташның Ташкентка китү вакыты:

А.1920.

Б.1921.

В.1923.

8.1922нче елның кайсы фасылында Казанга килә?

А.Кыш көне.

Б.Җәй көне

В.Көз көне.

9.Һ.Такташның вафат булу вакыты:

А.1931нче ел,8нче декабрь.

Б.1950 нче  ел, 15нче август.

В. 1962нче ел, 7нче март.

10.Аның гәүдәсе кайда җирләнгән?

А.Сыркыдыда.

Б.Казан шәһәрендәге татар зиратында

В.Казан шәһәрендәге туганнар  каберлегендә.

2.Укучылар, сезгә карточкалар таратам,шигырь  юллары аша танып,әсәрләренең исемен әйтергә кирәк  булыр.

1.Дус егетләр,таныш кешеләр,

  Тагын шуны белегез:

  Маневрда  йөргән чакта,

  Чиста килеш йөрегез!(«Чиста бул.»)

2.Әхмәт әле яшь бала,

 Дөнья  бик кызык аңа;

Атасы нәрсә  эшләсә,

Шуңардан үрнәк ала. («Камали карт белән улы Әхмәт»)

3.Кошлар  кебек очып барабыз,

  Кояш – безгә иптәш,

 Җил –дус кеше,

Ә җир инде – безнең анабыз. («Бүгенге матурлык»)

II.Яңа дәрес материалы.

1.Укытучы сүзе.

- Укучылар, без бүген аның фаҗигале  вакыйгага  багышланган лирик поэмасы белән  танышырбыз, аңа кадәр сүзлек өстендә эш эшләп алыйк.

2.Сүзлек өстендә эш.

3.Укытучының сәнгатьле укуы.

4.Укучыларның эчтән укулары.

5.Поэма укучылар тарафыннан  сәнгатьле  итеп укыла.

III.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

А.Сорауларга җавап.

-Укучылар,сез бу поэманы ничек аңладагыз икән,сорауларга җавап  биреп карыйк әле.

1.Поэмада туган як табигате ничек тасвирлана        ?(Лирик герой табигатьне бик матур итеп тасвирлый.Урманнарында – ап- ак каеннар,камыш сабаклары искиткеч шаулый,алар герой күңелендә мәңге онытылмаячак.

2.Әсәрдә икенче герой кем? Аның портретын автор ничек сүрәтли? Шул юлларны дәреслектән табып укыгыз.(Икенче героебыз – Мокамай. Ул- кара күзле, коңгырт кара күзле.Мокамай – лирик геройның дусты. Менә аны яратып.автор болай.ди.Әсәрдән табып укыла)

3.Дусты Мокамай белән авторның нинди уртакяклары бар?(Икесе дә шук.шаян,тик тормауларыаркасындашактый кыйналганнар . Аларның һәр

нәрсәгә исләре китә.

4.Мокамай нинди аянычлы язмыш кичерә?(Ул тәгәрмәч урлауда гаепләнә.Кыйнала.идән астына ябып куела.хурлыкны күтәрә алмыйча , үзен үзе үтерә. Күп елларүткәч, шагыйрь вакыйга  турында лирик поэма яза.)

5.Лирик геройныңМокамайга мөнәсәбәте ничек?(Җылы мөнәсәбәттә.Ул анны гаепләми. Тормышның авырлыгы,ачлык шундый хәлгә төшерде .ди.Шуңа күрә күмәк тормыш төзелә, син боларны белмәдең,ди.Ул Мөхәммәтҗанны гаепләми, киресенчә,анны акларга тырыша.)

Б.Рәсем буенча әңгәмә.

-Укучылар,игътибар белән рәсемгә карагыз .Сез бу рәсем ярдәмендә  нәрсә әйтә аласыз?(Рәсем буенча әңгәмә)

В. .Поэмадагы тел-сүрәтләү чараларын тикшерү.

- Укучылар, авторның Мокамайга яхшы карашын күрсәтү өчен нинди тел- сүрәтләү чараларын кулана?(Әсәрдән тел – сүрәтләү чаралары табыла.Укучылар аны дәфтәрләргә язалар)

-Чагыштырулар кулланылган:ак каенга асылып менгән кебек, әкияттәге ике бала кебек, чабатаңдай матур үрмәдең, май аедай.

-Фразеолагизмнар:югарыга таба юл алдым, исебез китә иде, тал чыбыгы ашадык…

-Сынландырулар:имәннәр озатып барырлар,шаярулар кәсеп булып калыр.(эшләр укучыларга вариантлап бирелә)

-Димәк, тел – сүрәтләү чараларыннан уңышлы файдалану лирик  поэманың эмоциональлеген арттыра, укучыга тәэсир итү көчен үстерә.

IV.Өйгә эш. «Мокамай» поэмасыннан өзекне яттан өйрәнеп килергә.

V. Йомгаклау.

-Укучылар,әсәр белән таныштык, анализладык,аларга чагыштырма характеристика бирдек.Аларга нинди сыйфатлар хас икән?

Лирик герой:шаян,тиктормас,тормышның матурлыгын күрә белә,авырлыклар алдында куркып калмый,ихтыяр көче зур.

Мокамай: шаян, тиктормас,хезмәт сөя, нинди генә эшкә тотынса да аны оста башкара, тик үз алдында торган проблемаларны хәл итә алмый, шуңа күрә үз – үзен үтерә.

-Димәк, тормышта төрле авырлыклар килеп чыгарга мөмкин. Аларны җиңәргә кешедә зур ихтыяр көче булырга тиеш. Моңа ирешүөчен нишләргә кирәк соң?(Әңгәмә)

- Кече яшьтән үк үз –үзеңә ышанырга кирәк.Төрле авырлыклар алдында сыгылып төшмичә, тыныч күңел белән проблемаларны чишә  белергә өйрәнү бик мөһим.Димәк, үзеңдә нык ихтыяр көче булдырырга кирәк. Поэмадагы Мокамайга менә шул сыйфат җитеп бетмәү сәбәпле, бик иртә кара җир астына керә, яшь гомере өзелә.Юкса,алар икесе дә бер үк җәмгыятьтә яшәгән кешеләр бит. Тик юллары ике якка аерыла:берсе алга барып, зур шәхескә әйләнә, икенчесе үз юлын таба алмый,якты дөнья белән хушлаша.Мокамайның аянычлы язмышы аша шагыйрьбала вакыттан ук үзеңне батыр, кыю,тәвәккәл итеп тәрбияләргә куша.

(Дәрескә йомгак ясала, билгеләр куела.)

           Моңнар   кайтавазы…(Якташыбыз Ф.Әһмәдиевның якты истәлегенә) Дәрес – кичә.  

Максаты: якташларыбыз үрнәгендә матурлыкка омтылу; хезмәт сөючән, тәвәккәл булырга омтылу өчен ихтыяр көче тәрбияләү.

Халкыбызның сөекле улы, композитор Фәтхерахман ӘҺмәдиев 1930нче елда Татарстанның Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы  авылында туып үсә.

Әтисе Габдрахман абый авылның оста гармунчысы була һәм дүрт улына мирас итеп, бер тальян гармун белән үзенең җырга, музыкага булган олы мәхәббәтен калдырып, Фәтхерахманга өч яшь тулганда, дөнья куя. Бу мәхәббәтне үстерүдә әниләре Фәтхелбанат апаның да өлеше бар. Ул үзе дә кече яшьтән үк әнисеннән кача - кача гармун уйнарга өйрәнгән. Малайлар да калышмыйлар – Мөнир дә, Фәйзрахман да гармунда шәп уйныйлар. Ләкин бер әйбер дә мәңгелек түгел шул, Фәтхерахманга биш яшь тулганда гармунның кулга тотарлыгы да калмый. Малай әнисенә ялварып, яңа гармун сорый. «Сүз тыңласаң алырмын», - ди әнисе. Тыңлый Фәтхерахман, идәнен дә юа, бәрәңгесен дә әрчи,башка эшләргә дә өйрәнә. Тик гармун гына алсыннар. Ә кулына гармун эләккәч, нинди көй ишетсә дә, аны өйрәнмичә туктамый.

Әти – әнисенә мәхәббәте ,хөрмәте моңнарында чагыла, кояш гомере кебек озын,якты аның күңел хисләре .Без ,һәммәбездә  яратып башкара торган ,,Җырлыйм әнием турында “ җырында әниләргә чиксез һәм гомерлек мәхәббәт  аның күңелендә туган моңнары аша чагыла.

Җырлыйм әнием турында

                     Фәтхерахман Әхмәдиев көе,Гөлшат Зәйнашева сүзләре

Бер кыз бала җыр чыгарган,

Багышлап әнисенә.

Икәү бергә җырлыйк, диеп,

Өйрәткән энесенә:

"Кояш, кояш мәңге балкый,

Мәңге нур сибә;

Кояш гомере телим мин,

Әнием, сиңа!"

Җырны чишмәләр ишеткән,

Кошлар отып алганнар.

Сандугачлар һәм тургайлар

Матур көйгә салганнар:

"Кояш, кояш мәңге балкый,

Мәңге нур сибә;

Кояш гомере телим мин,

Әнием, сиңа!"

Кушыл син дә, җырлыйк бергә,

Яңа матур җыр тусын.

Җирдә әниләр, кояштай,

Озын гомерле булсын:

"Кояш, кояш мәңге балкый,

Мәңге нур сибә;

Кояш гомере телим мин.

Әнием, сиңа!"

Фәтхерахманга 11 яшь тулганда Бөек Ватан сугышы башлана. Әле берәүнең, әле икенче кешенең үлем хәбәрләре килә башлый, кечкенә гармунчы малай, гармунын күтәреп, гармун уйнап, җырлар җырлап, кешеләрне кайгы - хәсрәтең уртаклашып, хәлләрен җиңеләйтеп, өйдән өйгә йөри.     балачакның шомлы хәтирәләрен искә төшереп , күлдә моң тула  һәм ул моң моңлы, сагышлы, бала һәм ана сагышын  ераклардан  якынайтучы  сихри бергәлек көенә күчә.

 Солдатлар

 

Фәтхерахман Әхмәдиев көе, Роберт Әхмәтҗанов сүзләре

                        Озатып вокзаллар каршында

                     Маңгайдан үптеләр аналар

                    Тузанлы юллардан үттеләр

                 Дөньяны күрмәгән балалар

                   Балалар керделәр утларга,

                    Балалар сүз бирде тупларга.

                    Күпләре, төренеп шинельгә,

                Калдылар еракта йокларга.

                  «Балалар, торыгыз, балалар,

                 Ашыгыз суына табында...»

                  Ничә ел тормыйлар балалар

                 Иделдә һәм Дунай ярында...

               Уятма, йокласын, син, ана,

                 Айларны, елларны санап бар:

                       Күңелдә һаман яшь, гел бала —

                        Кайтмаган солдатлар, солдатлар

          Ана ул йокламый, сабые

     Юрганын ачса да уяна.

   Аналар йөрәге шикелле

             Мәйданда мәңгелек ут яна.

     Аналар йөрәге шикелле

     Ут яна, уйлана, талпына.

  Аналар хәтере шикелле

           Җил йөри курганнар артында

Ул тырыш, уңган бала булып үсә. Самоварлар, комганнарның ватык җирләрен эретеп ябыштыру һөнәрен үзләштереп, әнкәсенә гаиләне туйдыру ечен ризык табарга ярдәмчегә әверелә. Фәтхерахман җиденче классны тәмамлый алмый, МТСка эшкә керә, чөнки эшләгән кешегә 400 грамм ипи бирәләр. Буш вакытларында баянда уйнарга өйрәнә һәм фотограф һөнәрен үзләштерә. Берсут санитариясендә фотограф булып эшли, ә кичләрен Кама буена төшеп, баянда уйный. Әнә шунда аны ял йортына килгән бер абый күреп ала һәм Казанга чакыра. Ул 1951-елның көзендә Фәтхерахманны музыка училищесына ирекле тыңлаучы итеп урнаштыруда булыша. Ә икенче елда инде Фәтхерахман училищеның тулы хокуклы укучысы була. Шул ук вакытта ул кичке мәктәпкә дә йөри. 1953-елда аны шагыйрь Мөхәммәт Садри белән таныштыралар. Ул үзенең беренче Кызыл Йолдыз районы җырын яза һәм инде башка көйләр дә иҗат итә башлый.                                

Кама буе — туган як

 Фәтхерахман Әхмәдиев көе,Роберт Әхмәтҗанов сүзләре

Акчарлаклар оча уйнап

Агым су өсләрендә.

Син җылы бирдең, туган як,

Иң якты хисләремә.

Кама буе — туган як,

Гөлләр үсә торган як;

Гүзәллеге күңелләрдән

Җырга күчә торган як.

Шаулый зәңгәр урманнарың,

Көч алам суларыңнан.

Күпме барсам да армам күк

Бормалы юлларыңнан.

Кама буе — туган як,

Гөлләр үсә торган як;

Гүзәллеге күңелләрдән

Җырга күчә торган як.

 

М. Садри аны Салих Сәйдәшев янына алып килә. С. Сәйдәшев аның белән шундый мәхәббәтле итеп сөйләшә, Фәтхерахман аны үз кеше итеп, туганы итеп үк тоя башлый. Сәйдәш аның көйләренә уңай бәя бирә. «Синең үз почеркың бар, югалтма. Баянны да әйбәт аңлыйсың, ташлама син аны. Тик шулай да композиция бүлегенә күчәргә кирәк, мин училище директоры белән сөйләшермен», - ди. Шулай итеп, Фәтхерахман композиция буенча Юрий Виноградов дәресләрен тыңлый башлый. Ләкин озакламый аны хәрби хезмәткә алалар, ә хезмәттән соң ул, авыру сәбәпле, туган якларына кайтып китәргә мәжбүр була. Котлы Бөкәш урта мәктәбендә укыта, клубта музыка түгәрәге белән җитәкчелек итә. Үзе һаман кичке мәктәпкә йөри, 1964нче елда урта мәктәпне тәмамлап чыга.

Шактый вакытлар Ф. Әхмәдиев Казан җитен комбинатында татар хоры түгәрәгенең җитәкчесе һәм баянчы булып эшли. Казанда композитор С. Садыйкова җитәкләгән хорда эшләгәндә дә ул һәрвакыт үзе уйнап, үзе җырлаган. Ул монда бер төркем көй язучы, халкыбызның яратын композиторларына әверелгән моң чишмәләре - Арслан Батыршин, Зиннур Гыйбадуллин, Фасил Әхмәтов, Мирсәет Яруллин, Әнвәр Шәрәфиев, Мәсгут Имашев, Ифрат Хисамовлар белән таныша, аралаша. 1957-елда музыка училищесында укыганда моңлы җырчы Сәлим Хәялиев белән таныша, дуслаша. Аларның дуслыклары гомеренең соңгы көненәчә дәвам итә Аның турыда:  «Ул олы җанлы, киң күңелле, бик мәһабәт кеше иде», - дип сөйлиләр.  “Ул  талант иясе, мелодист иде, кулыннан бик күп эш килә, ни теләсә шуны ясый, бик булдыклы, уңган кеше иде. Кеше буларак бик юмарт, кешлекле, тәрбияле кеше иде диләр

Олы җанлы, саф күңелле, үтә дә сизгер күңелле талант иясе Фәтхерахманга әтисе мирас итеп гармун калдырып киткән булса, Фәтхерахман бу дөньяга үзеннән соң саф мәхәббәт җимеше булган яраткан кызы Ләйсәнен, ике оныгы - Айдар белән Розаны һәм халкына мирас итеп, йөзләгән моңлы, матур җырларын калдырды. 1968нче елда «Кызыл ромашка», 1972нче елда «Җыр чакыра», 1979нче елда «Ак болытлар» исемле җыр җыентыклары дөнья күрә .

                                        Мин килермен каршыңа

Фәтхерахман Әхмәдиев көе,Шамил Рәкыйпов сүзләре

Болыннарда йөрим сине уйлап,

Болыннарда сагыш онытыла,

Сайрый тургай, моңланмаска куша,

Күңел сиңа гына омтыла.

Чәчәк җыеп, чәчәк тотып

Мин килермен каршыңа,

Хыялыңда йөрегән мин ул

Бердәнбер тиң яр сиңа.

Сиңа гына бүләк итәр идем

Тәүге чәчәкләрнең барсын да,

Тәүге чәчәкләрдән дә назлырак

Керсез мәхәббәтем бар сиңа.

Чәчәк җыеп, чәчәк тотып

Мин килермен каршыңа,

Хыялыңда йөрегән мин ул

Бердәнбер тиң яр сиңа.

Фәтхерахман Әхмәдиевнең кайбер җырларга үзе сүзләр язуы да билгеле. Мәсәлән, «Мәңге яшисе килә» дигән җыры, «Чистай вальсы», «Яшьлегем чәчәк атканда» җырлары аша без Ф.Әхмәдиевнең никадәр тормышны яратуын, киләчәккә ышанучы - оптимист кеше икәнен ачык күрәбез .

Чистай вальсы

 Фәтхерахман Әхмәдиев көе һәм сүзләре

Гүзәл Кама буйларында

Урман, күлләр, болыннар.

Кичке нурлар яктысында

Уйный серле дулкыннар.

Чистай вальсына

Ашкына хисләр.

Җыр белән уза

Чистайда кичләр.

Гөрли Кама, җырлый Кама, —

Ярда Чистай каласы.

Чистай үсә, җырга күчә

Шат, бәхетле авазы.

Яшәү шатлыгы

Чистай җырында,

Чистай сәгате

Дуслар кулында.

Агыйделнең суын алып,

Кама коя Иделгә;

Шат күңелле халкы белән

Чистай яши күңелдә.

Омтыла хисләр

Чистай ягына —

Якын дусларны

Күңел сагына.

Мәңге яшисе килә!» - дип җырлап, Фәтхерахман Әхмәдиевнең 1981-елның 3-сентябрендә йөрәге тибүдән туктый. Әйе, ул иҗатының нәкъ чәчәк аткан чорында - 50 яшен тутырып, 6у тормышның гаделсезлекләрен, нужасын үз җилкәсе белән генә түгел, ә бәлки йөрәге аша кичереп, җаны парә - парә килеп, искиткеч талант иясе, моң дәрьясы ярларына сыеша алмыйча арабыздан китә.

Ул - татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы композитор Салих Сәйдәшевне якыннан белгән, аның белән аралашкан кеше. Ниләр сөйләшкәннәр бу ике моң иясе бергә очрашкан чакларында, безгә ул турыда бары тик фараз итәргә генә кала. Әйе, алар икесе дә искиткеч талант ияләре, икесе дә бик тә гади, кешелекле, юмарт, киң күңелле моңлы җаннар. Бу дөньяның гаделсезлекләренә аларныи җаннары түзә алмаган. Ләкин алар безнең өчен һәр икесе дә мәңгелек әсәрләрен мирас итеп калдырганнар. Аларның чын йөрәктән, саф чишмәдәй челтерәп агып чыккан җыр - моңнары алдагы киләчәк буыннарның да күңелләрен юатыр, җаннарын сафландырыр һәм яшәүнең кадере турында уйландырыр, дип ышанасы килә.

Яшисе килә

 Фәтхерахман Әхмәдиев көе һәм сүзләре

Гомер үткән саен яшәрә күңел.

Ул шулай мәңгегә

Шиңми торган гөл.

Яшәгән саен яшисе килә,

Яшәреп яшисең

Чын дуслар белән.

Тормыш кадерен белеп яшик, дуслар!

Ничек матур яши

Сайрашып кошлар.

Яшьлек назласын җыр белән ярын,

Шатланып яшик,

Якын дусларым!

Гөлләр иркәләнә җәйге таңнарда.

Йөрәкләр яшәрә

Язгы моңнарга.

Мәңге, мәңге, мәңге яшисе килә!

Гөрләшеп яшик

Сез дуслар белән.  

Мәңге яшисе килә (Фәтхерахман Әгмәдиев көе һәм сүзләре. Җырлый - Гөлзадә)    

2. Җәйнең матур аяз таңнарында (Әхмәт Ерикей сүзләре. Җырлый - Гөлзадә)

3. Кама буе - туган як (Роберт Әхмәтҗанов сүзләре. Җырлый - Гөлзадә)

4. Бер карадым күзләреңә (Халык сүзләре. Җырлый - Зиннур Нурмөхәммәтов)

5. Күңелләрем сине эзли (Халык сүзләре. Җырлый - Әлфия Афзалова)

6. Мин килермен каршыңа (Шамил Рәкыйпов сүзләре. Җырлый - Таһир Якупов)

7. Ак болытлар (Роберт Әхмәтҗанов сүзләре. Җырлый - Флера Сөләймәнова)

8. Җилләр иссәләр (Зәки Нури сүзләре. Җырлый - Исламия Мәхмүтова)

9. Җилләр,җилләр (Мәгъсүм Латыйфуллин сүзләре. Җырлый - Усман Әлмиев)

10. Җырлыйм әнием турында (Гөлшат Зәйнәшева сүзләре. Җырлый - Исламия Мәхмүтова)

11. Ромашкалар (Хәсән Туфан сүзләре. Җырлый - Илсур Айнатуллов)

12. Чистай вальсы (Фәтхерахман Әгмәдиев көе һәм сүзләре. Җырлый – Габдулла Рәхимкулов)

13. Солдатлар (Роберт Әхмәтҗанов сүзләре. Җырлый - Илсур Айнатуллов)

14. Яшьлегем чәчәк атканда (Фәтхерахман Әгмәдиев сүзләре. Тәлгать Вәлиев музыкасы. Җырлый - Гөлзадә)

Казан шәһәренең Яңа бистә зиратында  композитор Фәтхерахман Әхмәдиевне искә алу чарасы булды. Аны Балык Бистәсе районы хакимияте һәм "Балык Бистәсе" якташлык җәмгыяте оештырды.

– Без әле бик күп шәхесләребез алдында бурычлы. Балык Бистәсе районы хакимияте башлыгы Илһам Вәлиев тырышлыгы белән абыйлы-энеле Әхмәдиевләр каберләренә мәрмәр ташлар куелды. Әлеге игелекле эш нең изге Рамазан аенда булуы үзе бер олы мәгънәгә ия. Райондагы балалар иҗат мәктәбе Фәтхерахман Әхмәдиев исемен йөртә. "Татарстан – яңа гасыр" телевидениесендә аның көйләренә язылган җырлардан "Җырлыйк әле!" тапшыруы оештырылды. Әлеге игелекле эшләр башкаларга матур үрнәк, – диде Премьер-министр урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева.

 Безнең уңышларыбыз.(Класс җитәкчесе  көндәлегеннән)

 

          Хәерле көн, хөрмәтле кунакларыбыз, әти – әниләр, укучылар!Бүгенге очрашуыбызны әкият белән башлыйсым килә.

  Борын – борын заманда ,бик биек тауда гаиләсе белән бер кеше яшәгән.Бер төнне аларның ишеген 3 кеше шакыган. Хуҗаның өе бик кечкенә икән.Хуҗа алардан :”Сез кемнәр? “- дип сораган.Берегез генә керегез. Минем өем бик кечкенә, дигән. Без- Дуслык, Бәхет, Байлык. Син кайсыбызны чакырсаң, шул керер,- дигәннәр алар.

Сезгә сорау :

  1. Хуҗа өенә кемне чакырган?

 Дуслык аның өенә кергәч, гаиләсенә Бәхет тә , Байлык та, тынычлык та килгән.Дуслык бар җирдә һәммә кеше үзен бәхетле итеп хис итә.Бүгенге сөйләшүебез дә “Дуслык белән көчлебез”,- дип атала. Безнең ирешкән уңышларыбызда дуслык зур роль уйный.

Ә безнең коллективыбызның төп эшчәнлеген оештыручылар -укучылар активы, әти – әниләр, һәм , әлбәттә, сыйныф җитәкчесе, укытучылар.

 Бүгенге тәрбия системасында класс коллективының әһәмияте артканнан арта бара. Кызыксынулар,омтылышлар, хыял, зәвык, фикер уртаклыгы, бер – береңне ихтирам итү кебек ихтыяҗлар туа. Шулай итеп, дуслык нигезендә, какшамас, нык нигезле коллектив формалаша. Хөрмәтле кунакларыбыз!  5нче Г сыйныфы укучылары сезне белем иленә сәяхәткә чакыра.Без сезгә үзебезнең визиткабызны тапшырабыз.(визиткалар тапшырыла)

Ә хәзер сезне төркемебез белән якыннанрак таныштырабыз.(слайд)

 5 Г сыйныфы укучыларының төп максаты – белемгә  омтылу.(качественная успеваемость,  слайд)

   2007 -2008нче елда сыйфатлы өлгереш – 60%  булган.2008 – 2009нчы елның 1нче чирегендә сыйфатлы өлгереш  шулай ук 60% ,  димәк , белем дәрәҗәләре сакланган. 2нче  чиректә (сыйныфта 6 укучы)сыйфатлы өлгереш50%,   3 нче чиректә   (7укучы)  55%. 4нче чирек  һәм шулай ук еллык билгеләре дә уңай булыр дип ышанып     калабыз. Чөнки  дәресләргә күпчелек укучылар яхшы әзерлекле киләләр, үз көчләре белән эшлиләр.Сыйныфта “ярдәм төркеме дә оештырылды. Йомшаграк укучыларга көчлерәк укучылар беркетелде.өй эшләрен, язма һәм сөйләмә күнегүләрне алар  бер – берсе белән тикшерәләр, чагыштыралар, аңлаталар, шулай итеп, коллективта  бер – береңә ярдәм итү формалаша.Классыбызда “Иң күп китап укучы”, “Минем шәхси китапханәм”, “Иң күп “5”ле алучы”, “Иң пөхтә көндәлек”, “Иң матур язучы”, “ Их пөхтә һәм чиста , үрнәк дәфтәр” конкурслары әледән – әле үткәрелеп тора.

     Сыйныфта “ Иң күп китап укучы”конкурсында җиңүче булып Мөхәммәтшина Лилия танылды,ә”Минем шәхси китапханәм” конкурсына  катнашу өчен балалар  иң элек, өйләрендә булган китаплар исемлеген тупладылар.Әлеге бәйгедә Гыйзетдинова  Алинә- 1 , Касимов Салават,   Минеханова Гүзәл – 2, Касимова Алия – 3 нче урыннарны бүлеште.Алдагы уку елына сыйныфыбызның китапханәсен  булдырасыбыз килә һәм нинди  дә булса балалар гәҗитенә язылуны да үзебезгә  максат итеп куйдык.  

Сезнең каршыда дәфтәрләр ,көндәлекләр күргәзмәсе , сез аларны карап, нәтиҗә ясый аласыз. Шуңа күрә әлеге чараларда сезнең катнашу да бик мөһим, сезнең   фикерләрегез  ,  киңәшләрегез  дә  безгә бүгенге көндә бик кирәк.    

    Язуың нинди – холкың ,тәрбияң шундый дип әйтә халкыбыз. Белем бирү белән тәрбия максатларын да без күз алдында тотабыз.Әти – әни – укытучы- укучы- бер йодрыкка, бер гаилә булып тупланганда гына коллективта укучы шәхесенең уңай үзенчәлекләре формалаша.2008 нче ел “гаилә елы” дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан сыйныфта “Җирдә һәммә кеше бала булган”, “Җирдәге иң гүзәл чәчәкләр ул – әниләр”, әтиләр белән очрашу – кичә, “  Күңел җылым- хатымда”   дигән чаралар үтте.Әти- әнигә булган мәхәббәт гомер буе йөрәк түрендә саклана.  (әниләргә җыр)

   Сыйныфыбызда  әти – әни – укытучы – укучы  арасында “ хатлар аша аралашу да бер традициягә әйләнер дип уйлыйм.Укучы әйтеп бетерә алмаган фикерләрен язма рәвештә җиткерә.Аның эчке дөньясы, хыяллары, фикерләре төгәллрәк ачыла. Хатлардан кыска гына диалоглар тәкъдим итәм.(слайд)

 Үзегез турында таныштырыгыз әле...

-Мин кыз йолдызлыгы астында туганмын, буш вакытымда рәсем ясарга, укырга яратам...;

-синең дә яраткан шөгылең рәсем ясау икән, алга таба да бу сәләтеңне үстер,табигатьне күзәт, андагы матурлык, синең  иҗатыңа – хыял чәчәкләренә күчсен..;

-Минем иң яраткан дәресләрем: татар теле, инглиз теле,математика...

 -...бүгенгедәй һәр нәрсәгә җавап табарга тырыш,уй – хыялларыңа төгәллегең белән иреш., кыюлана төштең сизәсеңме?...;

 ...акыллым! Һәрвакыт шундый хәрәкәтчән бул,башкалардан да төгәллек таләп итәсең , молодец!

-Һәрвакыт балаларга үрнәк әни(укытучы) булыгыз,шулай күңелле итеп , киләсе бәйрәмнәрне дә үткәрсәгез иде...

 -сез миңа класс җитәкчесе буларак та , якын дус буларак та ошыйсыз....

-Без сыйныфта бик тату һәм дус, төрле кичәләр үткәрәбез, ә миңа күбрәк сыйныфта үткәрелгән туган көн кичәләре   ошый.  Без анда төрле уеннар уйныйбыз, биибез.(Татар халык биюе)

Өлкәннәргә хөрмәт, төрле профессия кешеләренә ихтирам, игътибар күрсәтү дә безнең төп бурычларыбызның берсе.Шуны истә тотып,сыйныфыбызда    укытучылар көне уңаеннан “Бәйрәм белән укытучым!”темасына шигъри – музыкаль монтаж  да оештырылды(Сез иң гүзәл кеше икәнсез. )

Сыйныфта үткәрелгән чаралардан тыш, мәктәпкүләм оештырылган конкурсларда, төрле дәрәҗәдәге конференцияләрдә  читтә калмыйбыз.Хәрәкәттә – бәрәкәт.(бию)

 

       Ә буш вакытларыбызда бәйләргә, чигәргә, кәрзиннәр   үрергә,тегергә яратучыларыбыз да бар. Димәк, балаларыбыз, төрле  һөнәрләргә өйрәнеп үсәләр .Монда , әлбәттә, әти – әнинең, өлкәннәрнең роле бик зур. Бу күргәзмәдә безнең  кул эшләребез.

  Бу уңышларыбыз – безнең күмәк хезмәтебезнең нәтиҗәсе.Бергәләп эшлисе эшләрне берәмләп, ялгыз гына һич тә эшләп булмый. М-н:бер кеше агач утырта,  ә күп кеше, дус булса, бергәләп, яшел урман үстерә.Дус яшәгән кешеләр генә максатларына ирешәләр.Бу чыннан да шулай микән?  Хәзер мин сезнең белән тәҗрибә үткәрәм.

(коры чыбык таратам)

-Я шушы чыбыкларны сындырып карагыз әле?

Сындымы?

Ә монысын сындырып карагыз?(Бәйләгән себерке)

Сындырып буламы?Моны кем ничек аңлатыр?

  1. -Бер кешене җиңүе җиңел, ә без бөтенебез, дус, бердәм булсак, безне беркем дә сындыра алмаячак. Димәк, дуслыкта, бердәмлектә  икән көч. Дуслар  1 кисәк икмәкне дә бүлешеп ашыйлар.(җыр)

Иген үскән, күмәч пешкән

Бездә элек- электән.

Балык Бистәсенең даны

Бик еракларга киткән.

  Эх,.арыш икмәкләре.

Туклыклы искитмәле.

Җылы ипекәйләрдән син,

Авыз итеп кит әле!

    Дуслык  менә шулай еллар буе сынала.Мин ышанам: нигезебез ныклы булыр, һөнәрләребез тагын да камилләшер ,гаиләләребезгә исәнлек , саулык телим . Саубулыгыз.

                           Гаилә бәйрәме..

               Җирдәге иң гүзәл чәчәкләр—әниләр.

Максаты: гаиләнең тәрбияви ролен ассызыклау; әти—әниләргә өлкәннәргә хөрмәт хисләре тәрбияләү; ана хакын мәкаль - әйтемнәр аша укучы күңеленә ирештерү.

-Уф,алла! Бу дөнья мәшәкатьләре тагын да авырайды. Азык- төлек һаман кыйммәтләнә, вакытында бирмиләр. Ярый әле 1нче гимназия кебек күңелгә җылылык бирә торган урыннар бар. Әле бүген дә гаилә бәйрәменә чакырдылар. Иремне алып бара алсам ярар иде. Хәбрибрахман дим, Хәбибрахман!

-Куркыттың  бит, нигә шулкадәр акырасың? Бүрегеңне салдыралар дип торам.

-Хәбибрахман,Хәбибрахманчик, җаным! Әйдә без дә гаилә бәйрәменә барыйк әле.

-ничә ел үзең генә йөрдең бит анасы, бүген дә берни булмас.

-х-чик, барыйк инде.Үзебезне дә кешегә күрсәтербез,кешеләрне дә күрербез.Без дә кешедән киммени ,валлаһи! Әтәч Шәрәфи хатыны да шунда китте

-Х.Х-чик имеш , ә  өскә нәрсә киябез?

-Барабыз әйеме,өйрәк маем,Киенә тор, мин хәзер.

-Белмим шул. Ничек булыр икән,1нче мәктәпне бик мактыйлар,малаема да бик ошый ошавын,Әтәч Шәфидән минем кайсы җирем ким?

Траттатам ,траттатам

Бүген мәктәпкә барам

Директорларын күрәм

Хатынның күңелен күрәм.

-чү,җаным,нишләвең бу?

Киттек җаным,гаилә бәйрәменә

 Уф,слава богу җитештек.Ә син пережевал.Просто татарча җырлар ишетәсем,кушылып җырлыйсым килгән иде.

- сөйләшеп ,үзебезнең татар телебезне оныта яздык.Ә шулай да туган телебез йөрәккә якын.менә бәләкәчебезне кечкенәдн үк татарчага өйрәнеп үссен әле дип йөрүебез

-сезнең гаилә бәйрәмендә катнашырга мөмкинме?

-

Мөмкин ,рәхим итегез, узыгыз.

Шулай итеп бәйрәмебезне башлыйбыз, хәерле көн ,исәнмесез!

И.бик якын туганмы сез

Ерактан килгәнме сез

Дуслашырга бер сүз җитә

Сихри схз исәнмезе

Бу сүз яшәргә көч бирә

 Йөз ел яшисе килә! Исәнмесез! Исәнмесез!

Шулай итеп  ,әниләребезгә багышланган гаилә бәйрәмебезне башлыйбыз.Бакчаның яме чәчәкләр булса, ә гаиләнең матурлыгы әниләр назында ,әниләр кочагында, әниләр янында ,.шуңа да бүгенге бәйрәмебез темасын”Җирдәге иң матур чәчкәләр  -    әниләр.дип атадык. “Чын йөрәктән чыккан ихлас сүзләребез сезнең өчен хөрмәтле әнкәйләр.

Әни,3 хәрефтән торган бу сүздә күпме наз,җылылык, Әни.. һәр кеше өчен иң кадерле иң сөйкемле зат ул.

Әни..аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы,әйтерсең бөтен дөньяның акылын,сабырлыгын җыйган диңгез.

Ә әнкәйнең куллары иң- иң җылы ,иң кадерле куллардыр,мөгаен.шул ягымлы куллар сиңа кагылуга бөтен кайгыларың югала.ә балам дип аркаңнан сыйпаса.сиңа гүя очар канатлар үсә .Ә сүзләре шундый татлы,туң йөрәкләрне дә эретерлек.

Ә авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча яныңнан да китми ул!бары әнкәй йөрәге генә шулкадәр түземле,шәфкатьле

Тик син генә әнкәй тик син генә

Сабый чакта мине баккансың

Төн йокыңны бүлеп уянгансың

Юрганымны килеп япкансың (Бишек җыры тыңлана)

Хуҗа Насретдин керә.

Саулармысез,балакайларым, балачакта ишеткән шушы моң мине монда дәште ,     милли рухыбызны ишетеп килдем.    

-Бик вакытлы килдегез ,Хуҗа әфәнде,рәхим итегез,урыныгыз түрдә.Сез бит бик тапкыр җор телле кеше,туган телебез ана телебезнең бөтен нечкәлекләрен дә беләсез,без дә шундый булырга  тырышабыз.

Һәй алай булгач, бик яхшы.сезнең зирәклекне сынап карыйм.

Балалар, күрәм ,сез бүген гаилә турында сөйләшәсез икән.Гаиләнең ныклыгы күп нәрсәгә бәйле , шуларның берсе турында табышмак әйтәм.

Кайвакыт корыч кебек каты

Кайчагында баллы.татлы.

Кайчагында әремнән дә әче

Кайвакыт корыч кебек үткен

Елан кебек чага да белә ул.

Бик дөрес молодцы .балалар!(тел.)

Әхәзер мин сезгә мәкальләр әйтәм,  ә сез мәгънәсен аңлатып карарсыз.

Анаңны аркаңда  күтәреп өч кат Мәккәгә алып барып кайисаң да аңа булган бурычыңны үтәп бетерә алмассың.

Җәннәт аналарның аяк астында.

Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң    да  хакын хаклап  бетерә алмассың.

бу мәкалләрдән без әниләргә һәрвакыт бурычлы дигән фикерне аңлыйбыз.

Чөнки әнием миңа бу  якты дөньяны бүләк итә , гомер бирә .  

Әнием,миңа  исем  бирә ,шул исем белән назлап  эндәшә.

Әнием мине телле итә.Туган телем- ана телемдә юата, иркәли ,назлый.

 

Х. Балалар,күрәм сез бик әдәпле, тәүфыйклы, тәрбияле,зыялы

 балалар икән  , сезнең яннан бер дә китәсе килми.

Безнең белән калыгыз.

 Укучылар,   язучыларыбыз шагыйрләребез дә әниләргә багышланган бик күп әсәрләр иҗат итә,композиторларыбыз  җырлар яза.

Җыр тыңлыйбыз.,,Пар канат”

Чегәннәр керә.Мы сейчас хотим порадоват ь вас,мы хотим подсказать вам вашу дальнейшую судьбу .У нас  в руках листочки, когда вы вытяните одну из них, мы подскажем  вам  дальнейшую  судьбу

Пуговица – в этом году муж купит что – то сногшибательное из одежды.

Колесико-выиграете машину,если купите лоторейные билеты

Манетка-будете очень богатым человеком

.конфета – вас ожидает сладкая жизнь

Сердце – вас будет согревать взимная любовь

    А теперь будеть всем какой – то сюрприз.

   Ишек шакыйлар.

 

   Хат һәм тартма .

Хөрмәтле кунаклар әле генә хат ташучы галия апа безгә могҗизалар кыры тапшыруын алып баручы Леонид Якубовичтан хат һәм тылсымлы тарма.  

Әлеге тартмада аш- су пешергәндә куллана торган кирәк- яраклар.яшелчәләр.җиләк- җимешләр.Ә сезгә аларны танып белергә кирәк булыр.

Менә бу әйберне болайрак аңлатып була.

Ул озын һәм  чәчле,.түгәрәк һәм тыгыз,кырда үсә,тозлы да була, тозда пешереп тә була.

 

Үзе  яшел,катлы- катлы,ярата суны.

 

Үзе таяк, ләкин ашап була, үзе аклы кызыллы.

Ә хәзер хөрмәтле әниләр кул астында булган әйберләрдән ризык әзерләп карыйк.

  Без сезнең белән аларга башка төрле йорт эшләрендә булышыйк.Сез төрле хәрәкәтләр белән әлеге эшне ничек башкарасыз ,шуны күсәтәсез, ә калганнар  әниегезгә нәрсә эшләргә булышканыгызны шул хәрәкәтләрегездән белергә тиеш.

(Понтонемалар   кер юю, үтекләү; идән себерү, юю;  гөлләргә су сибү,тузан сөртү )

Эш эшләгәч ,ял итсәң дә ярый,рәхәтләнеп биеп күңел ачып алыйк.

 Сезне якынлашып килүче әниләр көне белән котлыйбыз  

Җирдәге иң гүзәл затлар, иң  гүзәл чәчкәләр булып , кадер – хөрмәткә уралып яшәгез.

Бирде әнкәм 3 хәзинә :3 саф гөл 1-гомер.1-исем ,1-тел.шушы саф гөлләрне сулдырмыйк. Укучылар, шушы саф гөлләрне җиргә утыртыйк.үсеннәр, чәчәк атсыннар. Гомер бер генә чәчәкләр кебек шаулап  матур итеп яшәргә язсын..

 

 

 

                         Сөмбелә бәйрәме.

 Максат: Балаларда  табигатькә мәхәббәт,  игенче хезмәтенә хөтмәт тәрбияләү. Укучыларның сөйләм телен үстерү.  Көзге байлыкның муллыгын күрсәтү.

 Җиһазлау: Бүлмә көз табигатенә хас әйберләр белән бизәлә. Балалар бәйрәмчә киенгән.Укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә оештырыла.

  Катнашалар: Табигать – Патша,  аның кызы Көзсылу,  Сөмбелә һәм 4нче в сыйныфы укучылары.

 Дәреснең тибы: йомгаклау дәресе , дәрес – кичә.

 Дәреснең методы: күзәтү – әңгәмә, чагыштырмача метод.

                         Барышы.

Укытучының кереш сүзе, аңлатма бирүе, жюри белән таныштыруы, командаларга бүлешү.

  1.Табигать – Патша,  Көзсылу белән танышу.

  2.Сөмбелә белән диалог төзү .

              3.  а)Шигырьләр, б)табышмаклар ,в) сынамышлар конкурсы

                                                                                           ( Кем күбрәк?)

              4. Сорауларга җавап бирү.( Кем тизрәк?)

             5. Фототабышмак (  Кем игътибарлырак?)

             6.”Көзге” конкурслар (Кем зирәгрәк?)

3.   1.   Жюри нәтиҗә чыгарганда уеннар уйнау: бәрәңге җыю, күз бәйләп яшелчә тану.

      2.  Табигать  - Патша Көзсылуның   саубуллашу сүзе.

       Өй эше юк.

   1нче алып баручы. Исәнмесез кадерле кунаклар, балалар. Без бүген халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәмен яңарту тантанасына җыелдык. Елның сихри фасылында көн белән төн тигезләшкән мәлдә татар халкы “ Сөмбелә” бәйрәмен уздырган. Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. “Сөмбелә” – “башак” дигән сүз ул. Шулай ук җитен чәчле , зәңгәр күзле , зифа буйлы , сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дип атаганнар.

      Балалар, без дә бүген Көзсылу – Сөмбелә белән очрашырбыз.  

  Кичәбез кызыграк булсын өчен  әйдәгез әле,  балалар , командаларга бүлешик.

1нче алып баручы. Ышанасызмы юкмы җир йөзендә шундый патшалык бар ,ди.Анда дүрт ел фасылы да бер гаилә булып яши икән. Кыш угълан карлар туздырырга, бураннар уйнатырга ярата икән.Язбикә гөрләвекләргә кушылып көлгән,  язгы бөреләр булып дөньяга баккан, туган якка кайтучы кошларның канатларына утырып очып йөргән. Ә җәй улы бик эшчән булган: ул иртә таңнан кояш белән бергә торган, бик соң гына йокларга яткан. Көне буе эшләгән, кич белән эштән бушагач,елга – күлләрдә дулкыннар белән уйнаган. Ә менә Көзсылу... Көзсылу бүтән ел фасылларыннан аермалы буларак, бик көйсез булган. Ул әле генә ачылып  көлеп җибәргән, әле генә бер сәбәпсезгә елый башлый икән. Аңа карап бар табигатьтә үзгәреп торган әле кояш чыккан, әле яңгыр коя башлаган. Бу Көзсылу белән Табигать – Патша нишләргә дә белмәгән.

 Табигать –Патша .

 Ай, кызым,  вай,кызым,

Нишләргә синең белән?

Кара ничек көйсез син,

Хәрәкәтләрең сүлпән.

Ничек дәва табарга,

Ничек күңел ачарга?

Әйт Көзсылу, нишлим соң-

Әллә дару биримме?

Әллә ерак бер җиргә

Сәяхәткә илтикме?

Көзсылу.

Юк, кирәкми бер әйбер !

Менә тагын кыш килер.

Бетәр минем көн тагын-

Шуны уйлап елыймын.

Бар сиңа бер теләгем:

Бәлки, ачылыр күңелем

Зур – бәйрәм тамашада,

Җыйналсак шушы залда?

 

Бәлки, ачылыр күңелем

Зур – бәйрәм тамашада,

Җыйналсак шушы залда?

   Алып баручы.Табигать – Патша Көзсылуның үтенечен кире какмаган, үзенең биләмәсендәге барлык яшелчәләрне,  җиләк – җимешләрне , ел фасылларын, айларын үзенең патшалыгына кунакка чакырган. Җитез җилләр бу хәбәрне бөтен дөньяга таратканнар:

Исәбез,исәбез,

Сезгә фәрман итәбез:

Табигать – Патша сараенда

Була хәйран тамаша!

  Шулай итеп, төрле яклардагы кунаклар агыла башлый. Килгән  кунаклар һәркайсы Табигать –Патшаны һәм  Көзбикәне сәламли. (Балалар сәламли.)


 Карагыз әле, балалар...

 Зифа буйлы җитен чәчле,

 Зәңгәр күзле шушы кызның

 Исемнәре ничек икән,

  Кем белә?

Балалар: Сөмбелә, Сөмбелә. ( Сөмбелә керә.)

 Сөмбелә . Хәерле көн кадерле балалар, кунаклар. Исәнмесез хөрмәтле Табигать – Патша  һәм Көзсылу. Җилләрнең хәбәрен ишетеп мин дә сезнең бәйрәмегезгә килергә булдым. Балалар сез мине таныдыгызмы?(рус группасы  белән Сөмбелә арасында диалог )

Әйе, син – көзге муллык – Сөмбелә,  без сине таныйбыз Сөмбелә, ә син безгә нәрсәләр алып килдең соң?Мин сезгә  Он алып килдем. Оннан нәрсә пешерәләр? ( Он күрсәтә.)

      Оннан ипи , пәрәмәч, бәлеш, булкалар пешерәләр.

 Мин сезгә ярма алып килдем . Ярма белән нишлиләр? (Дөге күрсәтә.)

Ярмадан бәлеш, ботка, пылау пешерәләр.

Мин сезгә бал алып килдем . Аның белән нишлиләр?(Бал күрсәтә.)

Ә мин сезгә яшелчәләр , җиләк – җимешләр алып килдем санап чыгыгыз әле.

Алма, груша, кәбестә, чөгендер, кишер, бәрәңге...

Андрей, синең әтиең кем булып эшли?

Ул комбайнчы, басуда иген ура.

Ә нәрсә ул иген?

Иген ул – ашлык. Аннан он ясыйлар, оннан ипи пешерәләр, бәлеш, өчпочмак, кабартма.

Балалар, сез икмәк турында шигырьләр белмисезме?

Беләбез.

Ягез әле, сөйләп күрсәтегез.

    Икмәк кадере.

Арып, талчыгып

Кайтам өемә,

“Икмәк пеште”-, дип,

Күңелем сөенә.

Әни каерып

Кисте бер телем.

Тамагым туйгач,

Уйныйм, көләм мин.

Икмәк кадерен

Бик нык беләм мин!  (Ф.Рәхимгулова)

Молодцы, рәхмәт! Әхәзер физминутка ясап алый әле!

-Күрсәт әле , үскәнем,

 Ничек иген чәчәләр.Менә шулай, менә шулай

 Бездә иген чәчәләр.

-Күрсәт әле үскәнем,

Ничек игеннәр үсә?

Менә шулай, менә шулай

Бездә игеннәр  үсә.

 

Сөмбелә. Балалар мин сезгә төрле биремнәр һәм сораулар да алып килдем әле. Күрәм, ике командага бүленгәнсез, димәк , ярышырга әзер. Әзерме?  (Әзер!)Яхшы. Алдан мин сезгә шартларны аңлатып китәм:беренчедән, биремне игътибар белән тыңлап бетерегез, аңламасагыз - соңыннан сорарсыз; икенчедән, кул күтәреп җавап бирәбез, урыннан кычкырган җавап саналмый; өченчедән, җавап өчен безнең тылсымлы агачтан (тактада) яфрак аласыз, ә ахырда шул яфраларны жюри саный һәм нәтиҗә чыгара. Аңлашылдымы?(Әйе.)

Аңлашылса, беренче конкурска керәбез.Бу – шигырь уку конкурсы.Һәр команда, кул күтәреп,  көз турында бер куплет  шигырь укый.Кем күбрәк укый, шул җиңә.

Килә шаулы, алтын, матур көзем,

Оча яфрак, исә көзге җил.

Табигать бигрәк тә сокландыргыч!

Хуш киләсең, көзем, әйдә кил!

Алтын көз кунакка килгән,

Сары күлмәген кигән.

Елмаеп карый безгә:  

Җырлап уйнашыйк бергә.

-     Кәрзин тулы алмалар,

      Помидор һәм кыярлар,

      Кәбестә, кишер, суган-

      Алтын көз безнең уңган.

Көзге урман тып – тын булган.

Агач башы ялангач.

Соңгы яфрак төшә җиргә

Әз генә җил шаяргач.

Моңлы, гүзәл, матур, аяз көннәр,

Мул игеннәр – синең бүләгең.

Сокландыргыч синең табигатең,

Бигрәк матур, ай –һай, күлмәгең!

Көзсылу килгән ерактан

Нәрсә генә алмаган!

Биргән алма, кыярга.

 Бөрлегән кызыл мәрҗәнен

Белми кая куярга.

Көз шулай көге төсләргә

Буйый бутен җирне дә.

Җиләк – җимеш белән сыйлый

Шатландырып безне дә.

(4нче А сыйныфы укучылары да шигырьләр сөйли.)

Сөмбелә. Молодцы, шатландырдыгыз. Ягез әле, көзге сынамышлар да әйтешеп алыйк. Мин башлыйм, ә сез , кул күтәреп, тәмамлыйсыз:

Көз озын килсә, ( яз соң килер)

Сентябрь аяз , (кыш салкын)

Ноябрь кар  өрә, (галәмгә ашлык китерә)

Беренче сентябрь көнне җил булса, ( киләсе ел ашлык начар булыр)

Көз көне кошлар түбән очса, (салкын булыр)

Сөмбелә. Бу биремне дә яхшы үтәдегез. Хәзер бер – берегезгә  көзгә бәйле табышмаклар әйтегез.

-    Утыра бер ак чүлмәк

    Өстенә кигән 100 күлмәк

    Ул нәрсә? (Кәбестә)

Кат – кат  тунлы

Карыш буйлы (Кәбестә)

Тышы таш, эче боз.

      Тәрәзә – ишек куймаган,

Эчен кемдер буяган.(карбыз)

Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында.( бәрәңге)

Туп түгел түгәрәк,

Тычкан түгел- койрыклы .( чөгендер)

Чибәр апама карыйм да елыйм.( суган)

Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч – тамырын.(суган)

Алсу битле кыз үсте.

“Тып” итеп сикереп төште.( алма)

Сөмбелә. Молодцы, тапкыр да икәнсез. Ә хәзер  сораулар бирәм

ә сез кул күтәреп җавап бирергә тырышыгыз.( Кем тизрәк?)

Табигать турында нинди мәкаль – әйтемнәр беләсез?

Урман белән су – табигать күрке.

Урмансызлык  - уңайсызлык.

Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән.

Агар суның кадере юк.

Кечкенә чишмәләрдән зур елгалар була.

Су күрмичә интеккәнеңне онытма.

Кул пычранса, су белән юарсың.

Су пычранса, ни белән юарсың?

 

-Нинди үсемлекне сукыр кеше дә таный?

- Кайсы агачлар кышын да яшел була?

-Нинди дару үләннәре салкын тиюдән дәвалый?

- Кайсы кош йомыркаларын чит ояга сала?

-Кайсы җәнлек кышка азык әзерли?

-Кайсы хайваннар кышын йоклый? (Керпе, аю)

-Нинди хайваннар елга ике тапкыр йоннарын алыштыралар? (төлке, тиен, куян)

-Татар халкының  көзге милли бәйрәме? (Сөмбелә)

- Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана,

 

Бу кайчак була? (көз)

Сөмбелә. Молоды , балалар. Мин күрәм:   сез  тапкыр да , зирәк тә , белемле дә икән. Ә менә Игътибарлы микән?

Монда кайсы ел фасылы  сүрәтләнгән? Барысындадамы?

Ә бу күргәзмәдә кайсы ел фасылы сүрәтләнгән?

Игътибар белән карагыз( рәсемне командаларга күрсәтә) .Рәссам нинди хата ясаган, аңлатыгыз. (Көзге урман  елгасында балалар су  коена алмый , чөнки салкын)

. Яхшы, балалар, сез барысын да беләсез икән. Алайса, берничә конкурс та үткәреп алыйк. Ризамы сез?

№1.  Мин монда бик матур гербарийлар күрәм. Сез җыйдыгызмы аларны? Ә хәзер кайсы команда матур көзге букет җыяр икән?

№2.Сезнең алдыгызда чиста кәгазь  бите ята. Хәзер сез 2 минут эчендә белгән хәтле көз уңышларыннан әзерләнә торган ризыклар язасыз.Аңладыгызмы?

Укытучы . Молодцы.   Хәзер жюри саный торсын, ә без алар нәтиҗә чыгарганчы , уйнап алыйк. Бәрәңге җыю, күз бәйләп яшелчә тану.

Жюри нәтиҗәләр белән таныштыра.

Табигать –Патша.  И,  рәхмәт сезгә балалар. Сөекле   кызым Көзсылуның күңелен күреп, монда килгән, катнашкан барлык кунакларга да зур рәхмәтемне белдерәм.

Көзсылу. Миңа бүгенге бәйрәм шундый ошады, әтием.Бу кадәр акыллы, әйбәт балалар күргәнем юк иде әле. Табигатьне дә бик беләләр, бик яраталар икән, никадәр сынамышлар, табышмаклар әйттеләр. Шундый авыр сорауларга җавап бирделәр.  Безнең өчен, шундый күңелле итеп, бәйрәм әзерләгәнегез өчен, рәхмәт сезгә,  балалар.Уңышлар  сезгә.  

 

 

 Рәшит Ваһаповның тууына    100 ел.

                                Кичә – портрет.

                                Умырзая кебек...

Максат:татарның күренекле шәхесләрен барлау,мирасыбызның алтынга тиң җәүһәрләрен югалтмау,милли аңны формалаштыру.

 

  1нче укучы.Рәшит Ваһапов – бәхетле җырчы.Әмма аның бөтен гомере сагыш – фаҗига белән тулы. Бәлкем йөрәгендәге ут, эчендәге ялкын әнә шулай сагышлы моң булып эчкә бәреп чыккандыр...

   Ул 1908нче елның 7нче маенда Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Актук авылында 7 балалы гаиләдә туган. Әтисе – мәшһүр Ваһап була.Бу хәл җырчының язмышында фаҗигале роль уйный. 1925 нче елда Түбән Новгород педагогия техникумына укырга кергәч тә , аннан соң күрше авылларда укытучы булып йөргәндә дә Р.Ваһаповны “мулла малае “дип эзәрлекли башлыйлар. Һәм ул Мәскәүгә юл ала.Биредә “Метростройның эшчелшр мәктәбендә укытып йөри,үзешчән сәнгатьтә катнаша.Талант иясен күреп алалар, ул Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә кабул ителә.Биредә ул сәнгать серләрен үзләштерергә керешә, осталыгын арттыра.Әмма 1937нче елның әтисе “халык дошманы “дип кулга  алынгач,Рәшит өстендә тагын кара болытлар куера, юллар ябыла.

   2нче укучы.Язмышның бер бәхетле мизгелендә аны:  1941 нче елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнашу өчен Р.Ваһаповны Казанга, татар филормониясенә эшкә алалар.

  Әмма эзәрлекләүләр монда да тукталмый. Бигрәк тә партия оешмасы Р.Ваһаповка нык каныга. Р.Ваһаповны репертуарын дөрес сайламауда гаеплиләр. Янәсе, аның җырлары халык күңелендә авыр хисләр уята, тиешле идея рухында тәрбияләми.Ә 1953 нче елда Хәлиуллин дигән берәү:”Есть элементы национального огранечения – почему заслуженный артист Вагапов не поет русских вешей”,- дип тә белдерә.

    3нче укучы. Ул сәхнәгә яшьтән үк ишетеп үскән халык моңнары белән чыкты. Р.Ваһапов иҗаты татар халык җырларын башкаруда тарихи борылыш, югары үрләргә, зур профессионализмга борылыш булды.Халкыбызның бик күп моң җәүһәрләрен профессиональ югарылыкта беренче булып нәкъ менә Рәшит Ваһапов яңгыратты.

Р.Ваһапов дәүләт филормониясенә генә түгел, ә гомумән татар җыр сәнгатенә, профессиональ концерт эшчәнлегенә, татар эстрадасына нигез салучыларның берсе.

4нче укучы. Ул гомере буе армый- талмый халык иҗатын өйрәнде.Аннан яңа җәүһәрләр эзләп тапты.”Урман”, “Яшьлек”,”Әлфия”, “Нурия”, “Фирдәвескәй”   һәм башка бик күп көйләр халык күңеленә нәкъ менә Рәшит Ваһапов моңнары булып кереп калды.

“Нурия” җыры тыңлана.

5нче укучы. Ә яшьлек җырын татар җыр сәнгатендә вальс ритмындагы беренче әсәр дип атыйлар.Халык иҗатының бик матур үрнәген , дуэт булып, кара – каршы җырлау алымын да Р.Ваһапов сәхнәгә алып чыкты.”Мәрфуга”,”Галиябану”, “Зөләйха” көйләре тыңлаучыны бүген дә таң калдыра.

“Яшьлек” җыры бергәләп башкарыла.

“Галиябану” җыры тыңлана.

6нчы укучы. Еллар үтү белән татар халкының рухи дөньясында Рәшит Ваһапов тоткан урынның зурлыгы, тарихи әһәмияте яктырак, калкурак чагыла. “Рәшит Ваһапов бөтен татар дөньясын таң калдырган легендар , бөек җырчы иде, - ди аның турында Илһам Шакиров.-Халык җырларын һәм композиторларыбыз әсәрләрен башкаруда үзенә бер чор тәшкил итте. Ул башкарган җырларның берсе генә дә  халыкка таралмый калмады. Аның югары художестволы, катлаулы һәм музыкаль яктан югары , мелодик яктан мөкәммәл җырлары классик үрнәктәге сәнгать әсәрләре булып калдылар.” Кем кем, ә бөек Илһам татар җыр сәнгатендә кайсы җырчының нинди урын тотканын яхшы белә инде .

7нче укучы. “Р.Ваһаповны бөек таланты һәм халыкның  аңа булган бөек мәхәббәте саклап калды”,-филармониянең ул чактагы директоры М.Ф.Боголюбовның бу сүзләре белән килешми мөмкин түгел.

 Әйе, Р.Ваһапов халкыбызның габәеп олы мәхәбәтен казанды.Беркемне дә кимсетмичә , ышанып әйтергә мөмкин:Р.Ваһапов- үз заманында татар халкының иң  яраткан җырчысы, легендар шәхес иде.

 Кабатланмас моң, кабатланмас тавыш иясе Рәшит Ваһапов 40 – 50 нче елларда иҗат итте. Бу – халкыбыз язмышында авыр еллар иде. Милли сәясәттәге сталинизм хөкем сөргән, халыкларны юк итү, бетерү сәясәте куәт алган чорлар бит бу. Бигрәк тә республикадан читтәге татарларга яшәү авыр. Менә шул елларда , элекке СССРның шәһәрләрендә – авылларында булып, Рәшит Ваһапов татар җырының илчесе  хезмәтен үтәде. Шул чакта Р.Ваһапов моңнары халкыбыз өчен рухи таяныч булдылар. Шулай итеп, Р.Ваһапов татарны татар итеп саклап калуда,искиткеч зур роль уйнады.Җырчы буларак бу аның иң изге, иң саваплы миссиясе иде.

 

 

Истәлекләр.

7нче укучы. Илһам Шакиров, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

8нче укучы.Мөхәммәт Мәһдиев, Татарстанның халык язучысы,  Г.Тукай  исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

9нчы укучы.Динә Сираҗетдинова , Татарстанның атказанган артисты.

 10нчы укучы.Рәшит Ваһапов гомеренең соңгы елларында репертуарына “Умырзая”(Ә.Фәйзи) дигән үтә дә сагышлы, үтә дә моңлы җыр кертә. Бу җырда Р. Ваһаповның бөтен язмышы чагылыш таба кебек:

Умырзая бик из үсеп чыга,

Бик аз гына яши тураеп,

Умырзая бик тиз

 Башын аска ия,

Умырзая сула, моңаеп.

Әйе, ул бик тиз кабына, татарның иң яраткан җырчысына әверелә, популярлыкның иң югары үрләренә менә         һәм ,  балкып янган ялкын тиз сүнгән кебек, 54 яшендә (1962)бу якты дөньядан китеп тә бара.

“Умырзая”җыры һәм бию.

   11нче укучы.

Умырзая язгы чәчкә

Нәфис һәм нәзәкәтле.

Рәшит абый язмышы да

Шул чәчкәне хәтерләтте.

  12нче укучы.

Ул беренче татар моңын

Халкыбызга җиткерде.

Аның моңлы тавышы

Еракларга дан китте.

  13нче укучы.

Фестивальләр үтә, дөнья буйлап,

Агыла татарның моңлы хисе.

Бу сукмакны салган безгә

“Татар җыры илчесе”

  14нче укучы.

Мөккәмәл җырлары

Бүген дә халкыбыз телендә.

Кабатланмас моңы, язмышы

Әле дә татарым күгендә.

 

 Йомгаклау.

Син нинди кеше ?-дип сорасалар, паспортыңны, документларыңны күрсәтәсең. Ә син нинди милләттән дип сорасалар,күренекле шәхесләрнең исемнәрен атыйсың.Алар арасында һичшиксез Р.Ваһапов та бар. Аңа 100яшь тулу уңаеннан әзерләнгән кичәбез тәмам. Барагызга да бик зур рәхмәт. Исән – сау булыгыз.

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1нче сыйныф укучылары өчен "Татарстан шәһәрләре" темасы буенча кулланма.

1 нче  сыйныфтагы  рус  төркемнәре  белән  Татарстан  шәһәрләрен  өйрәнү өчен  укыту  материалы (презентация)...

Әдәбияттан кулланма

Әдәбият дәресләрендә кулланыр өчен материал. Авторы билгесез....

Әдәбияттан кулланма

Әдәбият дәресләрендә кулланыр өчен материал. Авторы билгесез....

«Туган ягым» темасы буенча дәрескә кулланма.

Туган ягымның табигате, истәлекле урыннары белән танышу....