Австралия материгы буенча дәрес - проект
материал по географии (7 класс) по теме

Австралия материгы буенча йомгаклау дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avstraliya_i_okeaniya_urok-proekt.doc92.5 КБ
Microsoft Office document icon goroda_avstralii.doc29 КБ

Предварительный просмотр:

“Австралия һәм Океания” темасын ныгыту.

( проект – дәрес).

Максат: укучыларга “Австралия һәм Океания” темасы буенча презентация формасындагы проект эше өчен тупланган материалның социаль кыйммәтен аңларга ярдәм итү.

Бурычлар: проект эше өчен түбәндәге шартлар булдыру:

  1. тупланган материалны системага салу
  2. эзләнү эшендә өйрәнелгән белемнәрне куллану
  3. эш турында башкаларның фикерен тыңларга өйрәтү
  4. тирә - юньгә сакчыл караш, кызыксыну уяту
  5. атлас, дәреслек, өстәмә әдәбият, ИНТЕРНЕТ – ресурслар, карталар, компьютер белән эш итәргә өйрәтү
  6. сайланган темага туры килерлек итеп кызыклы, мавыктыргыч презентацияләр ясарга өйрәтү

Үткәрү формасы: проект яклау.

Дәрес тибы: белемнәрне камилләштерү.

Дәрес төре: иҗади проект яклау.

Җиһазы: дөньяның физик картасы, презентацияләр:

1 нче укучы. “Австралиянең географик урыны, ачу тарихы, рельефы, файдалы казылмалары” (кушымта №1+ презентация)

2 нче укучы. “Австралиянең климаты. Эчке сулары”. (кушымта №2+презентация)

3 нче укучы “Австралиянең органик дөньясының үзенә бертөрлелеге”. (кушымта №3+презентация)

4 нче укучы “Австралия Союзы. Австралия шәһәрләре”. (кушымта №4+презентация)

Литература: 1. Долгорукова С.В.,Елисеева Л.И., Кугут И.А., Федорова О.П. Уроки географии с применением информационных технологий (6-9 классы) .-М.: Планета, 2008.

2.  Кем ул? Нәрсә ул? 1-3 томнар.Казан. Китап нәшрияты,1987 ел. Джейн Эллиотт и Колин Кинг. Детская энциклопедия. Издательство «Росмэн – Пресс», 2004.

                                                Дәрес барышы.

  1. Дәресне оештыру.

Проектны алып баручы:

Исәнмесез, хөрмәтле укучылар. Бүген сезне проект эшендә күрүебезгә бик шат. Бүген 7 нче сыйныф укучылары “Австралия һәм Океания” темасы буенча үзләренең проект эшләрен тәкъдим итәләр. 9 нчы сыйныф укучылары иң яхшы проектны билгелиләр.

  1. Проектның темасы белән танышу һәм максатын билгеләү.

      Проектны яклаучылар үзләренең темалары һәм максатлары белән таныштыралар.

     9 нчы сыйныф укучылары сезнең алда карточкалар ята, сез бу карточкаларга проект яклаучының исем – фамилиясен язып рейтинг баллар куясыз.

Карточканың формасы:

Проектны рейтинг-бәяләү системасы

Билге критерийлары һәм баллар

  1. Проект эшләүне бәяләү.(0-5 балл һәр критерийга)
  1. Проектның темасы
  2. Максаты
  3. Мөстәкыйльлек дәрәҗәсе
  4. Бизәлеше
  1. Проектны яклауны бәяләү (0-5 балл)
  1. Докладның сыйфаты
  2. Тема буенча белемнәрнең киңлеге
  3. Укытучылар биргән сорауларга җаваплар
  4. Иптәшләренең сорауларына җаваплар
  5. Иҗади сәләтләренә бәя бирү
  6. Үзен иркен тотуы, үз – үзенә ышануы
  7. Уңышка омтылышы

3. Баллар саны

III. Проектның презентациясе .

1. Проектны алып баручы: Бүген безнең “Австралия һәм Океания” темасы буенча йомгаклау дәресе.

  1. Австралия  – безнең планетаның мәйданы ягыннан иң кечкенә материгы. Ул Һинд океаны һәм Тын океаннар арасына урнашкан.
  2. Австралия тулысы белән көньяк ярымшарда ята.
  3. Австралиядә башка материкларда очрамый торган үсемлекләр һәм хайваннар күп.
  4. Монда атучы вулканнар юк
  5. Австралия – иң коры материк. Африкага караганда явым – төшемне 5 тапкыр кимрәк, ә Көньяк Америкага караганда 8 тапкыр кимрәк ала
  6. Мәйданының яртысын чүлләр һәм ярымчүлләр алып тора
  7. Континентның төсендә кызыл – көрән төсләр өстенлек итә
  8. Австралия Европалылар тарафыннан иң соң ачылган
  9. Бербөтен материк бер дәүләт – Австралия Союзы. Башкаласы Канберра шәһәре.

2. Презентацияләр

1. “Австралиянең географик урыны, ачу тарихы, рельефы, файдалы казылмалары”

2.“Австралиянең климаты. Эчке сулары”

3. “Австралиянең табигый зоналары. Органик дөньясы”

4. “Австралия Союзы. Австралия шәһәрләре”

Проектны алып баручы: Хөрмәтле жюри, проект эше буенча сораулар бирегез.

Сораулар түбәндәгечә булырга мөмкин:

  1. Эшеңдә нинди информация кулландың?
  2. Презентацияне яклаганда нинди авырлыклар булды?
  3. Интернет кулландыңмы?
  4. Ни өчен Австралиядә җәй октябрьдә?
  5. Балалары йомыркадан чыга торган хайваннарны атагыз?
  6. Өрә белми торган эт ничек атала?
  7. Ни өчен Австралиядә куяннар су басудан куркынычрак?
  8. Маркиз утрауларындагы алланы ничек дип атыйлар?
  9. Аборигеннарның “фантастик дөнья” белән бәйләнеш булдырган бию.
  10.  1901 - 1927  нче елларда Австралиянең башкаласы?

IV. Блиц- рейтинг – иң яхшы эзләнүчене билгеләү.

Проектны алып баручы: Йомгак ясарга вакыт җитте. Жюри җиңүчене билгели. Бүләкләр тапшыру.

V. Проектка йомгак ясау.

Проектны алып баручы: Проект эшләү моның белән генә тәмамланмый. Без дөнья турында күбрәк белергә теләсәк, эзләнү эшен башка материкларда да дәвам итәрбез.

 

     

Кушымта №1

1. Проект эше.

Тема: Австралиянең географик урыны, ачу тарихы, рельефы, файдалы казылмалары. Проектның максаты: Австралиянең ачу тарихын, рельефын, файдалы казылмаларын өйрәнү,презентация ясау.

Бурычлар:

  1. Австралия һәм Океания темасы буенча белемнәрне арттыру.
  2. ИНТЕРНЕТ – ресурслар белән эшләргә өйрәнү.
  3. Бирелгән тема буенча материаллар тупларга һәм тәртипкә салырга өйрәнү.

Эшнең эчтәлеге.

Австралия  – безнең планетаның мәйданы ягыннан иң кечкенә материгы. Ул Һинд  һәм Тын океаннар арасына урнашкан. Австралия тулысы белән көньяк ярымшарда ята. Австралия ярлары, Африканыкы кебек бик аз кискәләнгән. Монда бухталар аз, аларның иң уңайлылары материкның көньяк-көнчыгышында урнашкан, иң зур портлар да шунда. Төньяк яр сызыклары ныграк кискәләнгән.Австралияне Һинд һәм Тын океанның җылы сулары юа. Температура шартлары мәрҗән рифлары үсүгә уңайлылык тудыра, алар әкәмәт формаларда известь корылмалары барлыкка китерәләр. Шуңа күрә Австралиянең төньяк - көнчыгыш өлеше буйлап, яр сызыкларын кабатлаган сыман, 2000 км дан артык озынлыкта дөньяда иң зур мәрҗән рифы сузылган. Аны Зур Барьер рифы дип йөртәләр.

Австралияне ачу һәм  тикшеренү тарихы.  

16 нчы гасырда картографлар карталарда һәм глобусларда көньяк ярымшарда “Билгесез Көньяк Җирне” сурәтләгәннәр.1606 нчы елда Торрес Кейп-Йорк ярымутравының төньяк чикләрен ача, ә Яңа Гвинея һәм Йорк борыны арасындагы бугазны Торрес бугазы дип атый. Филиппинда испан дәүләтенә бу яңалыкны ачкач, аны сер итеп сакларга кушыла. 150 ел бу турыда беркем белми. Англиялеләр Манила дәүләтен кулга алгач кына, бу серне чишәләр. 18 нче гасырда Джеймс Кук бу бугаздан узгач кына бу турыда язып чыгалар. 1606 елның 26 февралендә испан сәяхәтчесе  Биллем  Янсзон  «Duyfken» судносында  Кейп-Йорк ярымутравының көнбатыш ярларына килеп җитә. 1642 нче елда Абель Тасман материкның төньяк һәм төньяк-көнбатыш ярларын тикшерә һәм утрауны ача. Соңыннан бу утрау аның исеме белән Тасмания дип йөртелә башлый. XVII гасырның беренче яртысында инде голландиялеләргә материкның бөтен төньяк, көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш яр буйлары билгеле була. Көнчыгыш яр буйлары 1770 нче елда инглиз сәяхәтчесе Джеймс Кук тарафыннан ачыла.Кукның тикшеренүләре нәтиҗәсендә зур көньяк материгы турындагы риваять тулысынча кире кагыла һәм Австралиянең мөстәкыйль материк булуы исбатлана. 1788 нче елда Англия хөкүмәте корабльләргә пассажирлар төяп( җинаятьчеләрне) сөргенгә сөрә. Материкның көньяк-көнчыгышында, каторжаннар колониясе буларак, Сидней шәһәре барлыкка килә.

Европалылар Австралияне кеше яши торган башка материклардан соңрак ачканнар. Европадан ераклыгы һәм аерымлыгы аны ачуга тоткарлык ясаган.  

17 нче гасырда Голландия диңгезчеләре дөнья кисәгенең бишенчесен-“Терра Аустралис инкогнита”(“Билгесез Көньяк җирне”)- Австралияне ачалар.

Австралиянең рельефы.

Нигезендә  Австралия платформасы ята, шуның өчен материкның күп өлеше тигезлек. Көнбатыш өлеше күтәренке, Көнчыгышында борынгы җыерчыклану өлкәләре урнашкан.

Территориянең күп өлешен чүлләр һәм тигезлекләр алып тора.

Чүлләре: Зур ком чүле, Зур Виктория чүле. Материкның көньяк-көнчыгышы күтәренке. Анда Зур Субүләр сырт урнашкан. Ярылулар, елга үзәннәре тауларны аерым массивларга бүлә. Тау башлары гөмбәз формасында. Зур Субүләр сыртның иң биек ноктасы - Косцюшко тавы-2230 м. Материкның көнбатыш өлешендә биеклеге 400-600 м яссы таулык урнашкан. Австралиянең символы булган -  Улуру тавы (Айерс-Рок). Бу массив овал формада кызгылт – сары комташтан тора. Биеклеге  - 348 метр.

Австралиянең файдалы казылмалары. 

Австралия файдалы казылмаларга бик бай. Тимер рудалары, бокситлар, кургаш - цинк  рудалары чыгару  буенча дөньяда беренче урында тора . Утырма токымнарда ташкүмер ятмалары очрый. Австралия промышленность һәм авыл хуҗалыгы үсеше өчен кирәк булган барлык төп файдалы казылмаларга бай: материкның нигездә көньяк-көнчыгышында утырма токымнарда очрый торган ташкүмер, төрле руда чыганаклары ята. Анда шулай ук нефть һәм табигый газ да бар.

Кушымта №2

2. Проект эше.

Тема: Австралиянең климаты. Эчке сулары.

Проектның максаты: Австралиянең климатын эчке суларын өйрәнү

Бурычлар:

  1. Дәреслек материаллары белән танышу.
  2. Интернет – ресурслар кулланырга өйрәнү.
  3. Тупланган материалны системага салу һәм презентация ясау.

Климаты. Австралиядә коры тропик климат өстенлек итә. Территориясенең 1/3 өлеше генә явым-төшемне җитәрлек күләмдә яисә кирәгеннән артык ала. Австралиядә Көньяк Африкадагыга караганда температуралар югары, ә явым-төшем азрак була. Материк көнбатыштан көнчыгышка таба шактый сузылган.Шуның нәтиҗәсендә Австралиядә континенталь һава массалары формалаша. Шулай ук материкның океан өсте тигезлегеннән биеклеге зур булмауның да әһәмияте бар.

Явым-төшем бүленешен аңлату өчен, һәр климат поясында нинди һава массалары, нинди җилләр өстенлек иткәнен искә төшерергә кирәк. Төньяк Австралия субэкваториаль пояста урнашкан, биредә, Африкадагы кебек үк, субэкваториаль климат барлыкка килә. Коры тропик климатның ничек хасил булуы билгеле. Тропик һәм субтропик поясларның көнчыгышында дымлы климат өлкәләре бар. Зур Субүләр сыртның көнчыгыш битләре ел буена Тын океаннан килә торган диңгез һава массалары тәэсирендә була. Һаваның дымга туенуы җылы океан агымы тәэсирендә көчәя. Шуңа күрә тау битләрендә бик көчле яңгырлар ява. Материкның көньягы субтропик пояста ята.

Эчке сулары. Австралиядә тулы сулы зур елгалар юк. Материк мәйданының яртысыннан артыгында елгалар океанга агып төшми. Материкның чүлләр һәм ярымчүлләрдән торган эчке өлешләренә кибә торган вакытлы елгалар — криклар хас. Ел буена тулы сулы елгалар Австралиянең явым-төшем мул була торган көнчыгышында гына ага. Елгалар, әлбәттә, яңгыр суы һәм җир асты сулары белән генә туена.

Австралиянең иң эре елга системасы — зур Дарлинг кушылдыгы белән Муррей елгасы. Бу елгалар Зур Субүләр сырттан башланалар. Дарлинг үзенең түбән агымында корылык вакытында кибә һәм аерым сулыкларга аерылып бетә. Муррей кипми, ләкин тирәнлеге кискен үзгәрә. Яңгырлар вакытында елга ярларыннан ташып чыга һәм яссы тигезлек буйлап җәелә. Муррейда ташу бик тиз башлана һәм озакка сузылмый.

Муррейда һәм Дарлингта суның тирәнлеге бик нык үзгәреп тору анда суднолар йөрүен кыенлаштыра. Елгаларның суы уңдырышлы коры җирләрне сугару өчен файдаланыла. Моның өчен аларда сусаклагычлар төзелгән.

Австралиянең күпчелек күлләренә су агып төшми, шуңа күрә алар тозлы. Күп күлләр яңгырлы чорда гына су белән тула. Аларның иң зурысы — Эйр күле, ул океан өсте тигезлегеннән 12 м түбәндәрәк ята. Күлгә коя торган криклар яңгырлар вакытында бик күп су алып киләләр, күл тулып ташый һәм аның мәйданы нык зурая. Елның коры вакытында Эйр вак сулыкларга аерылып бетә, кипкән участокларны тоз кабыгы каплый.

Җир өсте суларының җитешмәве өлешчә җир асты суларының зур запаслары белән каплана, бу сулар артезиан бассейннарында туплана. Артезиан суларында тоз шактый күп.

Кушымта №3

          Тема: Австралиянең органик дөньясының үзенә бертөрлелеге.

          Эшнең максаты:

-Австралиянең органик дөньясының үзенчәлеген өйрәнү.

Бурычлар:

-Австралиянең хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының уникальлеген ачыклау.

-Интернет материаллары белән эшләргә өйрәнү.

Эшнең эчтәлеге.

Австралия Көньяк Африка һәм Мадагаскар белән бер үк зонада булса да (биеклелек пояслылыгы  өлкәсеннән тыш ),биредә органик дөнья бөтенләй үзгә. Табигать Австралиядә гаять зур тыюлык тудырган ,анда бик борынгы заманнарда Җир йөзендә яшәгән һәм хәзер башка материкларда юкка чыккан үсемлекләр һәм хайваннарга якын торган күп төрләр сакланып калган. Үсемлекләр һәм хайваннар үзенчәлекле булуы белән аерылып тора .Бу Австралиянең һәм аның янындагы утрауларның башка материклардан бик күптән аерылган булуы белән аңлатыла. Органик дөньясы озак вакытлар буенча аерым үскән.Материктагы үсемлек төрләренең 75% ы, хайваннарының 95%  Австралиядә генә очрый, яисә эндемиклар. Сумкалы хайваннарның 162 төре бар. Маймыллар, тояклылар, сусыл җимешле үсемлекләр, кулга ияләштерелгән хайваннар очрамый.

Үсемлекләреннән эвкалиптның бик күп төрләре бар. Биеклекләре 100 м дан арткан гигант эвкалиптлар очрый .Мондый агачларның тамырлары җиргә 30м га кадәр үтеп керә һәм , куәтле насослар кебек , аннан дым суыра .Тәбәнәк эвкалиптлар һәм куак эвкалиптлар бар . Алар климатка яхшы җайлашкан. Эвкалиптның яфраклары кояш яктысына кыры белән урнаша , ябалдашлары күләгә бирми, шуңа  күрә эвкалипт урманнарны якты була .Үзагачы каты –яхшы төзелеш материалы.Эвкалиптның яфракларын төрле майлар , буяу , дару ясауда файдаланалар.Эвкалиптлардан тыш , Австралия өчен акацияләр , җепсыман сабаклы, яфраксыз казуариннар хас , алар башка материкларда юк .

    Субэкваториаль урманнарда биек үләннәр арасында башка агачлар (пальма,  фикус һ.б) белән бергә үзенчәлекле шешә агачы үсә, аның кәүсәсе төптән юан , ә өстә кискен нечкәреп китә.

Субтропик урманнарның үзенчәлеге- лианалар  белән үрелеп беткән эвкалипт төрләренең күплелеге , анда шулай ук агачсыман абагалар да үсә.

     Эчкәреге чүлле районнарда коры куаклыклар киң таралган ,алар күбесенчә тәбәнәк буйлы чәнечкеле акацияләр , эвкалиптлардан тора .Мондый куаклыклар скрэб дип атала. Хәрәкәтчән ком өемнәрендә һәм таш сибелмәләрендә үсемлекләр бөтенләй диярлек юк. Африкага капма –каршы буларак , Австралиядә оазислар юк, ләкин монда чүлләр Сахара кебек җансыз булып күренми.        

      Австралиянең хайваннар дөньясы да бик үзенчәлекле.Иң гади   төзелешле имезүчеләр – ехидна белән үрдәкборын-биредә генә яши.Шунысы кызыклы: алар балаларын йомыркадан чыгаралар,ә аннары,имезүчеләр кебек, сөт имезеп үстерәләр.Австралиядә сумкалы хайваннар күп.Аларның балалары бик кечкенә булып туа Һәм аналары корсак тиресендәге җыерчык эчендә-сумкада йөртеп җитлектерә.Сумкалылар семьялыгының иң зур күпчелеге  Австралиягә генә хас.Алар арасында көнгерәләр аеруча күп таралган.Гигант көңгерәләрнең буе 3 м га җитә. 30 см зурлыктагы кәрлә көнгерәләр дә бар.Монда бездәге әрләннәргә охшаган вомбатлар да яши. Эвкалипт урманнарында сумкалы аю коаланы очратырга мөмкин.Ул агач башларында яши,төнлә генә һәм бик аз хәрәкәтләнә, аны Австралия иренчәге дип тә атыйлар.Тасмания утравында тагын бер бик сирәк очрый торган ерткыч- сумкалы шайтан сакланып калган.                          

Кошлар дөньясы бай,күптөрле һәм үзенчәлекле. Попугайлар аеруча күп.Урманнарда бик матур кош-сазкойрык, ачык төстәге каурыйлы җәннәт кошлары,коры саванналарда һәм ярымчүлләрдә тәвә кошы эму яши.Кәлтәләр,агулы еланнар бар. Төньяк Австралия сулыкларында крокодиллар яши.

 Австралиялеләр үз материкларының табигатен яраталар һәм аның турында кайгырталар. Алар үсемлек һәм хайваннарны саклауга һәм өйрәнүгә зур игътибар бирәләр .Тәвә кошы эму һәм көнгерә илнең дәүләт гербында сүрәтләнгән , ә ехидна , үрдәкборын һәм кошлардан сазкойрык сурәте Австралиянең вак акчаларында төшерелгән

Үрдәкборын һәм ехидна (утконос и ехидна)

Галимнәрнең үрдәкборын дигән хайванның яшәвенә бик озак ышанасылары килмәде . Аның турында сөйләгәннәрне алар уйдырма һәм әкият дип исәпләделәр .Ә инде ахыр читкә андый гадәти булмаган хайванның барлыгына ышангач , ул- кошмы әллә еркычмы дигән сорау туды .Башта аны кош- ерткыч дип атадылар ,ә соңыннан инде үрдәкборын дигән исем бирделәр. Борыны аның чыннан да үрдәкнеке кебек .Ә иң мөһиме үрдәкборын үзенең балаларын тереләй тудырмый , ә кошлар кебек  йомырка сала . Үрдәкборынның аны сөйрәлүчеләргә якынайта торган күп кенә билгеләре бар . Мәсәлән , кан йөреше системасының төзелеше , тышкы  температурага бәйле рәвештә  тән температурасының көчле тирбәнеше шундыйлардан санала. Һәм  аларның йомыркалары да кошларныкына караганда сөйрәлүчеләр йомыркасына күбрәк охшаган .Ләкин үрдәкборыннарны имезүчеләр  белән якынайта  торган билгеләр күбрәк. Барыннан да бигрәк, ул үзенең балаларын , ягъни йомыркадан чыккан  балаларын сөт белән туендыра. Үрдәкборыннар  елга ярлары буенда  яшиләр һәм күп вакытларын суда үткәрәләр. Бармак араларында элпә булганлыктан ,үрдәкборыннар  яхшы йөзәләр , елга төбеннән төрле бөҗәкләр , аларның личинкаларын һәм кабырчыклар эзләп ,су астында озак тора алалар .

     Шундый ук диярлек гаҗәеп сәер хайван – ехидна куе куаклыкларны, яисә урман белән капланган таулы урыннарны ярата төшә. Тышкы яктан  ехидна  үрдәкборынга охшамаган , ул күбрәк  безнең керпене хәтерләтә , тик аннан дүрт мәртәбә зуррак кына .Куркыныч килгәндә ул да керпе кебек йомарлана , аның да энәләре бар.Ләкин шулай булса да, үрдәкборын һәм ехидна үзара якын кардәшләр .Аларның  төзелешләрендә уртак билгеләр шактый;

- үрдәкборын кебек  үк ехидна да баласын тереләй тудырмый , ә йомырка салып чыгара. Ләкин йомырканы ул үрдәкборын  кебек җиргә түгел , ә корсагындагы махсус сумкага сала.Йомыркадан чыккан баласын да ул башта шул тире сумкасында йөртә .

 -үрдәкборынның да , ехиднаның да тән температуралары тирә-юнь температурасына бәйле рәвештә үзгәрә.

  -үрдәкборын кебек үк , ехидна да бөҗәкләр белән туена .Ул кызу йөгерә , җирне бик оста казый ,хәтта текә тау битенә дә җитез менә .Кызганычка каршы ,үрдәкборын һәм ехидна безнең илебездә очрамыйлар , алар бары тик Австралиядә һәм Тасманиядә  генә яшиләр.

Динго эте.

Кыргый эт динго , галимнәр аны колонизаторлар алып килгән йорт этләренең кыргыйлашкан токымы дип уйлый ; ул австралиядә генә очрый.

Казуарсыманнар отряды.

Бу отрядка казуар һәм эму семьялыклары керә.Болар – чын өч бармаклы эре кошлар , башларында каурыйлары аз, канатлары үсеш алмаган , бөтенләй диярлек беленми  . Яңа Гвинея Австралия һәм алар янындагы утрауларда яшиләр .Казуарларның өч төреннән иң билгелесе:якалы , яки гади казуар буе 1,5 м чамасы , массасы 80 кг га җитә .Яшәү тирәлеге –тропик урманнар .Казуарлар парлашып яшиләр , июль – август айларында үрчиләр . Ояны ата кош җирдә мүк һәм коелган яфраклардан ясый. Ояда , гадәттә , 3 – 5 яшел төстәге күкәй була . Күкәй өстендә ата кош утыра , кошчыкларны да ул йөртә. Кошчыкларның каурыйлары буй- буй .

Олы кошлар кара төстә , башлары бик ачык төрле төсләргә буялган , мөгезсыман үсентеләре бар . Казуарлар үсемлек азык һәм кайбер вак хайваннар белән туклана.  

Куянсыманнар отряды.

Куянсыманнар отрядына якынча 65 төр керә. Алар арасында  куяннар , кроликлар , чыелдыклар бар .Куянсыманнар Антарктидадан һәм   Австралиядән  кала барлык материкларда яшиләр. Хәзерге вакытта Австралия  материгында кеше алып килгән,  кыргыйлашкан кроликлар очрый.

       

       Кушымта №4

Тема: Австралия Союзы. Австралия шәһәрләре.

Эшнең максаты:

Австралия Союзы белән танышу һәм Австралиянең шәһәрләренә күзәтү ясау.

Бурычлар:

  1. дәреслектәге материалны өйрәнү.
  2. интернет материаллары белән танышу.

                                           Эшнең эчтәлеге.

Австралия Союзы (Австралия) — Көньяк ярымшардагы ил.

Илнең башкаласы - Канберра.

Мәйданы буенча 6 нчы урында. Иң кечкенә материк. Бер ил бербөтен материкны алып тора.

       Илнең күпчелек өлешен европалылар алып тора (алар арасында күбесенчә инглизләр һәм ирландлылар - 95%), азиатлар - 4%, аборигены - 1%.

Кечкенә һәм зур шәһәрләрдә  —  16 миллион кеше яши, бу 85 % ны тәшкил итә. Халкының күпчелек өлеше ( 12 миллионнан артыгы)  5 мегаполиста урнашкан: Сидней, Мельбурн, Брисбен, Перт һәм Аделаида.

     14 шәһәр 100 мең кеше яши торган. Күпчелек халкы континентның көньяк – көнчыгыш яр буйларына урнашкан.

Шәһәрләре.

Канберра — Австралиянең  (Австралия  Союзының) башкаласы, административ, белем һәм  культура үзәге.

Халкы- 345 мең  кеше.

Башкаланың мәйданы — 805,6 км2.

        Ясалма рәвештә барлыкка килгән шәһәр.Берлин Грифин тарафыннан ясалган күл янына урнашкан. Ул Мельбурн һәм Сидней шәһәрләрен килештерү хөрмәтенә төзелгән. Ызгыш-талашны  туктату өчен ике шәһәр арасындагы буш урынны шәһәр итеп төзергә карар кабул ителә. Барлык проектлар арасыннан хөкүмәт Гриффин проектын сайлап ала. Шәһәр ландшафтның бөтен үзенчәлекләрен искә алып төзелгәнлектән шәһәрләр төзү буенча дәреслекләрдә үрнәк итеп күрсәтелә. Канберра кечкенә шәһәр, аны бер көн эчендә әйләнеп чыгарга була.

       Хәзерге вакытта Канберра – дөньяның иң матур баш шәһәрләренең берсе.

Сидней —  Австралиянең зур һәм иң матур шәһәрләреннән берсе. Мәйданы – 12 мең км².

Халкы - 4,50 миллион  кеше (2009 ел).

Сидней – Яңа Көньяк Уэльс штаты башкаласы.

Шәһәр  1788 нче елда  Артур Филлип проекты буенча эшләнгән.

    200 елдан артык вакыт эчендә ул кечкенә каторжан поселогыннан  үзенең тарихи истәлекләрен саклаган заманча шәһәргә әверелде. 300 м  биеклектә урнашкан Сидней башнясыннан шәһәр күренеше белән танышып була. Кыргый хайваннар паркы, аквапаркка барырга була. Ял итү урыннары яр буйларына урнашкан. Иң күренекле пляж Бонч-Бич.

Мельбурн — Австралиянең икенче зур шәһәре, Виктория штаты башкаласы,  Порт-Филлип култыгы буена урнашкан.
Мельбурнга 1835 елда нигез салынган.

Шәһәр һәм шәһәр яны белән халкы -  3,8 миллионга якын (2007 ел).

Австралиянең культура һәм промышленность үзәге. Мельбурнны спорт һәм культура үзәге дип тә йөртәләр.

Перт – иң яшь шәһәр. Свон елгасы ярлары буена урнашкан. Алга киткән зур шәһәр. Бу шәһәрдә көнбатыш Австралиянең сәнгать музее галереясен карап чыгарга мөмкин. Анда чит ил һәм Австралия рәссамнарының эшләре һәм аборигеннарның шедеврлары белән дә танышырга мөмкин. Көнбатыш Австралия музее да кызыклы, анда штатның табигате белән дә һәм метеорит кратеры белән дә танышырга мөмкин.

     Пертның юлдаш шәһәре-Фримантл. Фримантл-Свон елгасы буендагы порт. Перт һәм Фримантл бер – берсе белән шәһәр транспорты белән бәйләнештә тора.

      Аделаида

Штат башкаласы Аделаида Австралиянең иң тыныч шәһәрләреннән берсе. Заманча шәһәр яшел парк һәм тыныч авыллар белән әйләндереп алынган.

      Аделаидага халыкны күчереп утырту да үзенчәлекле. 20 нче гасырда дәүләт Австралиянең көньягын үзләштерү турында карар кабул итә. Ләкин анда күчүчеләр бай һәм ирекле булырга тиеш була.

      Аделаиданың планын полковник Уильям Райт төзегән.



Предварительный просмотр:

Кушымта №4

Тема: Австралия Союзы. Австралия шәһәрләре.

Эшнең максаты:

Австралия Союзы белән танышу һәм Австралиянең шәһәрләренә күзәтү ясау.

Бурычлар:

  1. дәреслектәге материалны өйрәнү.
  2. интернет материаллары белән танышу.

                                           Эшнең эчтәлеге.

Австралия Союзы (Австралия) — Көньяк ярымшардагы ил.

Илнең башкаласы - Канберра.

Мәйданы буенча 6 нчы урында. Иң кечкенә материк. Бер ил бербөтен материкны алып тора.

       Илнең күпчелек өлешен европалылар алып тора (алар арасында күбесенчә инглизләр һәм ирландлылар - 95%), азиатлар - 4%, аборигены - 1%.

Кечкенә һәм зур шәһәрләрдә  —  16 миллион кеше яши, бу 85 % ны тәшкил итә. Халкының күпчелек өлеше ( 12 миллионнан артыгы)  5 мегаполиста урнашкан: Сидней, Мельбурн, Брисбен, Перт һәм Аделаида.

     14 шәһәр 100 мең кеше яши торган. Күпчелек халкы континентның көньяк – көнчыгыш яр буйларына урнашкан.

Шәһәрләре.

Канберра — Австралиянең  (Австралия  Союзының) башкаласы, административ, белем һәм  культура үзәге.

Халкы- 345 мең  кеше.

Башкаланың мәйданы — 805,6 км2.

        Ясалма рәвештә барлыкка килгән шәһәр.Берлин Грифин тарафыннан ясалган күл янына урнашкан. Ул Мельбурн һәм Сидней шәһәрләрен килештерү хөрмәтенә төзелгән. Ызгыш-талашны  туктату өчен ике шәһәр арасындагы буш урынны шәһәр итеп төзергә карар кабул ителә. Барлык проектлар арасыннан хөкүмәт Гриффин проектын сайлап ала. Шәһәр ландшафтның бөтен үзенчәлекләрен искә алып төзелгәнлектән шәһәрләр төзү буенча дәреслекләрдә үрнәк итеп күрсәтелә. Канберра кечкенә шәһәр, аны бер көн эчендә әйләнеп чыгарга була.

       Хәзерге вакытта Канберра – дөньяның иң матур баш шәһәрләренең берсе.

Сидней —  Австралиянең зур һәм иң матур шәһәрләреннән берсе. Мәйданы – 12 мең км².

Халкы - 4,50 миллион  кеше (2009 ел).

Сидней – Яңа Көньяк Уэльс штаты башкаласы.

Шәһәр  1788 нче елда  Артур Филлип проекты буенча эшләнгән.

    200 елдан артык вакыт эчендә ул кечкенә каторжан поселогыннан  үзенең тарихи истәлекләрен саклаган заманча шәһәргә әверелде. 300 м  биеклектә урнашкан Сидней башнясыннан шәһәр күренеше белән танышып була. Кыргый хайваннар паркы, аквапаркка барырга була. Ял итү урыннары яр буйларына урнашкан. Иң күренекле пляж Бонч-Бич.

Мельбурн — Австралиянең икенче зур шәһәре, Виктория штаты башкаласы,  Порт-Филлип култыгы буена урнашкан.
Мельбурнга 1835 елда нигез салынган.

Шәһәр һәм шәһәр яны белән халкы -  3,8 миллионга якын (2007 ел).

Австралиянең культура һәм промышленность үзәге. Мельбурнны спорт һәм культура үзәге дип тә йөртәләр.

Перт – иң яшь шәһәр. Свон елгасы ярлары буена урнашкан. Алга киткән зур шәһәр. Бу шәһәрдә көнбатыш Австралиянең сәнгать музее галереясен карап чыгарга мөмкин. Анда чит ил һәм Австралия рәссамнарының эшләре һәм аборигеннарның шедеврлары белән дә танышырга мөмкин. Көнбатыш Австралия музее да кызыклы, анда штатның табигате белән дә һәм метеорит кратеры белән дә танышырга мөмкин.

     Пертның юлдаш шәһәре-Фримантл. Фримантл-Свон елгасы буендагы порт. Перт һәм Фримантл бер – берсе белән шәһәр транспорты белән бәйләнештә тора.

      Аделаида

Штат башкаласы Аделаида Австралиянең иң тыныч шәһәрләреннән берсе. Заманча шәһәр яшел парк һәм тыныч авыллар белән әйләндереп алынган.

      Аделаидага халыкны күчереп утырту да үзенчәлекле. 20 нче гасырда дәүләт Австралиянең көньягын үзләштерү турында карар кабул итә. Ләкин анда күчүчеләр бай һәм ирекле булырга тиеш була.

      Аделаиданың планын полковник Уильям Райт төзегән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

проект урока "Географическое положение Австралии"

проект содержит в себе материал по уроку "ГП Австралии. История открытия и исследования материка"....

Африка материгы буенча йомгаклау дәресе 7 класс

Африка материгы буенча йомгаклау дәресе....

Проект "Австралия"

Здесь собрана вся информация о стране Австралия...

“Бер матур җыр идең үзең дә, гомерең дә калды җыр булып” (Муса Җәлил иҗаты буенча проект - дәрес)

   Проек-нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм аның гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы.Әлеге метод укучыга мөстәкыйль иҗади ...

Тәрбия эше буенча проект

"Милләтнең көче, яшәү егәре  - аның тамырларында"...

Оңтүстік Америка материгінің жер бедері мен пайдалы қазбалары.

Тақырыбы: Оңтүстік Америка  материгінің  жер бедері мен пайдалы қазбалары.Мақсаты :  Білімділігі:  Оқушыларға Онтүстік Американың жер бедері мен пайдалы қазбалары,  таралып ор...

ФГОС буенча проект эше

ФГОС буенча "9 нчы сыйныфларда ДЙАга әзерлек" темасына проект эше...