Чәй янында. Физик викторина
материал (физика) по теме

  1. Яңа гына кайнап чыккан самовардан стакан тиз тула, соңга таба су акрынрак ага. Ни өчен шулай? (Яңа гына кайнап чыккан самовардагы су парларының басымы су өслегенә басып, суны тизрәк агып чыгарга мәҗбүр итә.)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon "Чәй янында" - физик викторина45 КБ

Предварительный просмотр:

Чәй янында

Физик викторина.

  1. Яңа гына кайнап чыккан самовардан стакан тиз тула, соңга таба су акрынрак ага. Ни өчен шулай? (Яңа гына кайнап чыккан самовардагы су парларының басымы су өслегенә басып, суны тизрәк агып чыгарга мәҗбүр итә.)
  2. Самоварның тоткаларын ни өчен агачтан яки пластмассадан ясыйлар? (Җылыүткәрүчәнлек аркасында кул пешмәсен өчен.)
  3. Ни өчен кайнар чәйдә шикәр тизрәк эри? (Югары температурада дифуззия процессы тизрәк бара.)
  4. Шикәр тизрәк  эресен  өчен чәйне ни өчен кашык белән  болгаталар?(Молекулалар хәрәкәтен тизләтер өчен)
  5. Ни өчен кайнар чәйне алюминий савыттан эчкәндә иреннәр пешә, ә фарфор савыттан эчкәндә пешми? (Фарфорга караганда алюминийның җылыүткәрүчәнлеге зур.)
  6. Кайнап торган суның температурасы һәрвакытта да 1000С буламы? (Түбән басымда кайнаган суның температурасы 1000С тан ким була.)
  7. Чәйнекне җылытканда кайвакытта аның капкачы сикергәли. Моның сәбәбе нәрсәдә? (Чәйнек капкачы астында пар басымы зураеп капкачны күтәрә.)
  8. Чәйнекне җылытканда аның күләме арта. Аның капкачындагы тишеге дә зураямы? (Зурая)
  9. Ни өчен электр чәйнекләрен ялтыраталар? (Нурланышы киметеп, энергиягә экономия ясау өчен)
  10. Кайнар су җибәргәндә нинди стакан ешрак чатный: калын стеналысымы, юкасымы? (Калын стеналы стаканга кайнар су җибәргәндә пыяланың эчке ягы җылына һәм җылылыктан киңәя, ә тышкы ягы җылына алмый кала. Шуңа күрә стакан чатный.)
  11. Ни өчен кайнар су җибәрер алдыннан стаканга кашык салалар? ( Стаканга биреләсе җылылык металл кашыкка күчә һәм стаканның чатнау куркынычы кими.)
  12. Чәй авызга ничек керә? (Чәйне суырганда күкрәк читлеге киңәя, авыз куышлыгында басым кими һәм чәй атмосфера басымы тәэсирендә этелеп авызга керә.)
  13. Бер үк температурадагы кайнаган һәм кайнамаган суны җылыта башласак, аларның кайсысы тизрәк кайнап чыгар? (Кайнамаган суда һава күбрәк була һәм ул тизрәк кайнап чыгар)
  14. Кайнар чәйне суыту өчен ни өчен өрәләр? (Өргәндә парга әйләнү тизләшә)
  15. Тәлинкәдә суынган чәй ни өчен калын стакандагы чәйгә караганда тизрәк суына?(Тәлинкәдә сыеклыкның ирекле өслеге зур һәм паръясалу тизрәк бара)
  16. Чәйнектә чәй пешерер алдыннан аны ни өчен кайнар су белән чайкыйлар? (Чәйнеккә кайнар су җибәргәч, аның эчендә температура югарырак була һәм чәй яхшырак пешә)
  17. Искергән ипи ни өчен уала? ((Ипидәге су парга әйләнгән була)
  18. Ни өчен үткен пычак белән кисү үтмәс пычак белән кистүгә караганда җиңелрәк? (Үткен пычакның йөзе бик кечкенә һәм бу очракта басым көче зур була.)
  19. Кайнар чәй салынган тәлинкәгә стакан каплап куйсак, бераздан чәй стакан эченә күтәрелер, Нигә? (Стакан эчендәге су парлары суынып куера һәм басым кими. Атмосфера басымы тәлинкәдәге чәйне стаканга этеп кертә.)
  20. Кайнап чыгар алдыннан самовар ни өчен җырлый? (Җылыткыч энергиясе исәбенә суның эчендәге һава куыклары зураялар һәм өскә этеләләр. Өскә күтәрелгәндә алар түбәнрәк температуралы тыгыз суга эләгәләр һәм кысылалар. Күп сандагы кысылган һава куыклары шартлап “җырлау” тавышы чыгаралар.)
  21. Ни өчен стаканның төбе стенасына караганда калынрак эшләнә? (Стаканның тотрыклылыгы артсын өчен.)
  22. Самоварга су салырга онытканда ул нигә эри? ( САмоварга бирелгән җылылык энергиясе суга бирелә һәм кайнап чыкканда да самоварның температурасы 100градустан артмый. Суы булмаганда барлык җылылык самоварга бирелә һәм ул югары температурага кадәр җылынып эреп чыгарга мөмкин.)
  23. Ни өчен чәйне ябык савытта пешерәләр? (ябык савытта пешергәндә чәйгә кислород кимрәк эләгә һәм кирәкле С витаминын таркату өчен шартлар кими.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок по татарской литературе по теме "Табиб янында".

Урок проводился в рамках подготовки к конкурсу "Учитель года" в школе....

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Аннотация8нче сыйныфта  татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.Тема: “Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре”.Дәрес тибы : катнашБу дәрес яңа темага керү белән бергә  9 нчы с...

Интегрированный урок по биологии,химии и физике. Викторина" Колосок"

Данная презентация содержит материал интегрированного урока  по предметам химии,  биологии, физики.  Она предназначена для повышения интереса к данным дисциплинам.  Эту работу можн...

ФИЗИК ВИКТОРИНА

Класстан тыш эшләрнең бу төре мөстәкыйль рәвештә дә, баш­ка төр класстан тыш эшләрнең бер өлеше булып та кулланыла. Викторина өчен кызыклы мәсьәләләр, сораулар, биремнәр сайлана. Викторинаны үзен генә...

8 нче сыйныф укучылары өчен физик кичә "Чәй табыны янында"

"Җылылык күренешләре" дигән теманы йомгаклау кичэсе.Максаты:}       ”Җылылык күренешләре” дигән теманы кабатлау һәм ныгыту;}       Чәй эчкән...

8 нче сыйныф укучылары өчен физик кичә "Чәй табыны янында"

"Җылылык күренешләре" дигән теманы йомгаклау кичэсе.Максаты:}       ”Җылылык күренешләре” дигән теманы кабатлау һәм ныгыту;}       Чәй эчкән...

Внеклассное мероприятие по физике. Викторина «Физика и лирика»

Цель этого мероприятия — в увлекательной форме расширить и углубить знания, полученные на уроках, показать их широкое использование в жизни, пробудить в учащихся интерес к физике, стремление к т...