ФИЗИК ВИКТОРИНА
занимательные факты по физике (10 класс) по теме

Класстан тыш эшләрнең бу төре мөстәкыйль рәвештә дә, баш­ка төр класстан тыш эшләрнең бер өлеше булып та кулланыла. Викторина өчен кызыклы мәсьәләләр, сораулар, биремнәр сайлана. Викторинаны үзен генә уздырганда андагы мәсьәләләр билгеле тематика буенча сайлана һәм ул физиканың билгеле бер бүлегенә карый. Физик кичә, КВН, конференцияләрдә викторина уздырган­да мәсьәләләрнең эчтәлеге төрле булырга мөмкин.

Викторина ике команда арасында (классны икегә бүлеп) уз­дырылганда җиңүче команда билгеләнә, тулы класс белән узды­рылганда һәр укучының җавабы аерым исәпләнә һәм җиңүче укучы билгеләнә.

Викторина — укучылар белән уздырылган физик уеннарның бер төре. Дәресләрдә мәсьәләләрне авыррак чишкән укучылар да вик­торинада теләп катнашалар һәм уңай нәтиҗәгә ирешәләр. Викто­рина укучыларның белемнәрен арттыру, тирәнәйтү чарасы да, тәрбия чарасы да.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fizik_viktorina.docx29.29 КБ

Предварительный просмотр:

ФИЗИК  ВИКТОРИНА

Класстан тыш эшләрнең бу төре мөстәкыйль рәвештә дә, башка төр класстан тыш эшләрнең бер өлеше булып та кулланыла. Викторина өчен кызыклы мәсьәләләр, сораулар, биремнәр сайлана. Викторинаны үзен генә уздырганда андагы мәсьәләләр билгеле тематика буенча сайлана һәм ул физиканың билгеле бер бүлегенә карый. Физик кичә, КВН, конференцияләрдә викторина уздырганда мәсьәләләрнең эчтәлеге төрле булырга мөмкин.

Викторина ике команда арасында (классны икегә бүлеп) уздырылганда җиңүче команда билгеләнә, тулы класс белән уздырылганда һәр укучының җавабы аерым исәпләнә һәм җиңүче укучы билгеләнә.

Викторина — укучылар белән уздырылган физик уеннарның бер төре. Дәресләрдә мәсьәләләрне авыррак чишкән укучылар да викторинада теләп катнашалар һәм уңай нәтиҗәгә ирешәләр. Викторина укучыларның белемнәрен арттыру, тирәнәйтү чарасы да, тәрбия чарасы да.

«Физика һәм  техника тарихы»       темасына викторина

  1.    Советлар Союзында В. И. Ленин исемендәге премия  (элек шулай дип атала иде)  белән бүләкләү турында карар кайчан кабул ителде ? (Җавап. 1925 елда.)
  2.   Ленин премиясенә лаек булган беренче физикларның, фамилияләрен әйтегез. Бу бүләккә алар нинди хезмәтләре өчен лаек булдылар?  

(Җ а в а п. В. Ф. Миткевич — электротехника өлкәсенге хезмәтләре өчен, А. А. Чернышев — физика фәнен үстерүдәге хезмәтләре өчен, Л. И. Мандельштам — физика һәм радиотехника өлкәсендәге хезмәтләре өчен.)

  1. Безнең, илдәге беренче  атом  электр  станциясе төзелү уңае белән нинди галимнәргә  һәм кайчан    Ленин премиясе бирелде?
    (Җ а в а п. Д. И. Блохинцевка, Н. А. Доллежальгә, А. К. Красинга, В. А. Малыхка — 1957 елда.)
  2. Күренекле совет физиклары А. М. Прохоров һәм Н. Г. Басовка  1959 елда Ленин премиясе бирелде, ә  1964 елда алар Нобель премиясе белән бүләкләнделәр. Алар бу бүләкләргә нинди
    хезмәтләре өчен лаек булдылар? Бу ачыш хәзер

нинди максатларда  файдаланыла?   (Җавап.  Электромагнитнк дулкыннар генераторының, квантлар системасы ярдәмендә эшли торган яна принцибын уйлап табулары өчен. Бу ачыш электромагнитнк дулкыннарның, молекуляр генераторлары — мазер һәм лазерлар барлыкка

         килүгә нигез салды.)

  1.    Ярымүткәргечләр   өлкәсендә  теоретик  һәм  эксперименталь тикшеренүләрнең, «атасы» дип аталган кайсы совет физигына 1961 елда Ленин премиясе бирелде? (Җ а в а п. А. Ф. Иоффе.)
  2.    Халыкара Нобель премиясе белән бүләкләү ничәнче елдан башланды? Ни өчен премия Нобель исемендә?    Мондый премия нинди хезмәтләр өчен бирелә?  (Җавап. 1961 елдан. Премия күренекле швед инженеры,    уйлап табучысы    һәм промышленнигы хөрмәтенә Нобель исемен йөртә. Альфред Бернхард Нобель үзенең, исемендәге премияне физика, химия, физиология, медицина, әдәбият фәнен үстерү, тынычлыкны саклау һәм ныгыту өлкәсендәге
    атаклы хезмәтләр өчен тәкъдим иткән.)
  3.     Гадәттә Нобель премиясе һәр кешегә бер генә тапкыр бирелә. Ә химия һәм физика фәннәрен үстерүдәге аеруча хезмәтләрен исәпкә алып Нобель премиясе белән ике тапкыр бүләкләнгән галим дә бар. Ул кем? (Җавап. Мария Складовская-Кюри.)
  4.         Безнең ил галимнәреннән ференле булып Нобель' премиясе белән бүләкләнгән    өч совет физигын әйтегез.    Алар кайчан һәм
    нинди
     хезмәтләре өчен бу бүләккә лаек булганнар? Әлеге ачышның эчтәлеген аңлатыгыз, (Җ а в а п. П. А. Черснков, И. М. Франк, 11 Е. Тамм—1958 елда. Гамма-нурлар тәэсирендә уран тозлары эремәсенең люминесценциясен өйрәнгәндә П. А. Чсренков гадәти булмаган яңа нурланышны күзәтә. Фәндә бу күренешне Вавилов-Черенков нурланышы дип атыйлар. И. Е. Тамм һәм И. М. Франк әлеге күренешнең, корылган кисәкчекләрнең тирәлектә яктылык тизлегеннән зуррак тизлек белән хәрәкәтләнгәндә барлыкка килүен аңлаталар. Яна ачышны практикада куллану өлкәсе дә күрсәтелә. Корылган кисәкчекләрне регистрацияләү өчен прибор — Черенков счетчигы тәкъдим ителә.)
  5.     Гамма-квантларның пар-пар электрон-позитронга әверелүен тәҗрибәләрдә тикшереп  раслаучы,  Нобель һәм  Дәүләт премиясе
    лауреаты булган физик кем ул? (Җ а в а п. И. М. Франк.)
  6. 1978 елда Нобель премиясе белән бүләкләнгән совет галименең фамилиясен әйтегез. Бу югары бүләккә ул нинди хезмәтләре өчен лаек булды? (Җ а в а п. Петр Леонидович Капица. Нобель
    премиясе ана түбән температуралар  өлкәсендәге  ачышлары  һәм сыек гелийны өйрәнүдә ирешкән уңышлары өчен бирелде.)
  7. Атом  физикасын үстерүдә зур өлеш керткән өчен Нобель премиясе  белән    бүләкләнгән    физикларны санагыз.     (Җавап. В. Рентген, Дж. Дж. Томсон, А. Беккерель, Э. Резерфорд, Н. Бор, М. Планк, П. һәм М. Кюри, И. һәм Ф. Жолио-Кюри.)
  8. Нобель һәм    «Тынычлыкны ныгыту өчен  халыкара Ленин премиясе» лауреаты күренекле һинд физигын әйтегез.   (Җавап. И. В. Раман. Совет физиклары Л. И. Мандельштам һәм Г. С. Ландсберг белән бер үк вакытта ул яктылыкның комбинацион чәчелү күренешен ачкан.)