Контрольные работы в 7 классе
материал по физике (7 класс) по теме
Контрольные работы в 7 классе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Строение вещества | 12.61 КБ |
Механическое движение | 448.87 КБ |
Плотность вещества | 13.81 КБ |
Силы | 13.89 КБ |
Предварительный просмотр:
7 класс
Контроль эш № 1 “Матдә төзелеше”
1 вариант
- Каты җисем молекулаларының урнашуын схематик рәвештә ничек күрсәтергә?
- Сыеклыкның физик үзлекләренең пар үзлекләреннән аермасы нәрсәдә?
- Матдә төзелеше турындагы белемнәргә нигезләнеп, диффузия күренешен аңлатырга.
2 вариант
- Сыеклык молекулаларының урнашуын схематик рәвештә ничек күрсәтергә?
- Хайваннар һәм үсемлекләр тормышында диффузиянең нинди әһәмияте бар?
- Матдә төзелеше турындагы белемнәргә нигезләнеп, җисемнең температурасы артканда аның күләме артуын аңлатыгыз.
3 вариант
- Молекулаларның хәрәкәтен раслаучы күренешләргә мисаллар китерегез.
- Каты җисемнәрнең физик үзлекләре сыеклыкларның физик үзлекләреннән нәрсә белән аерыла?
- Температура бер үк булганда сыеклыкларда диффузия газлардагыга караганда әкрен бара? Ни өчен?
4 вариант
- Молекулаларның үзара тәэсирләшүен раслый торган күренешләргә мисаллар китерегез.
- Сыеклыклар һәм каты җисемнәрнең физик үзлекләрендә нинди охшашлык бар?
- Матдә төзелеше турындагы белемнәргә нигезләнеп, су һәм су парының охшашлыгын аңлатырга.
Предварительный просмотр:
Контроль эш № 2
Тема: «Механик хәрәкәт”
1 вариант
- Хәрәкәт итүче вагонда утырган пассажир нинди җисемнәргә карата тикторыш хәлендә була?
- Җир
- Вагон
- Вагон тәгәрмәчләре.
- Җисем кайчан тигез хәрәкәт итә?
- Тигез вакыт араларында бердәй озынлыктагы юл үтсә
- Тигез вакыт араларында төрле озынлыктагы юл үтсә
- Төрле вакыт араларында бердәй озынлыктагы юл үтсә.
- Җисемнең хәрәкәт итү сызыгы нәрсә дип атала?
- Туры сызык
- Үткән юл
- Траектория.
- Пассажир поезды 20 минутта 40 км, 10 минутта 20 км, 1 минутта 2 км юл үтә. Бу нинди хәрәкәт?
- Тигезсез хәрәкәт
- Тигез хәрәкәт
- Велосипедчы 20 минутта 6 км юл үткән. Велосипедчының тизлеген табарга.
- Электровоз 80 км/сәг тизлек белән хәрәкәт итә. 30 минутта ул күпме юл үтәр?
- 12 м/с тизлек белән хәрәкәт итүче тимераякчы 600 м араны күпме вакытта үтәр?
- Велосипедчы 10 минутта 2400 м юл үткән, аннары 1 минут буе 900 м озынлыктагы таудан төшкән, шуннан соңгы 4 минутта 1200 м юл үткән. Велосипедчының уртача тизлеген табарга.
- Рәсемдә юлның вакытка бәйлелек графигы сурәтләнгән. Җисемнең хәрәкәт тизлеген табарга.
- Рәсемдә тизлекнең вакытка бәйлелек графигы сурәтләнгән. Җисемнең 4 с та үткән юлын табарга.
Контроль эш № 2
Тема: «Механик хәрәкәт”
2 вариант
- Велосипедчы тигез юлдан бара. Велосипедның кайсы детальләре утыргычына карата хәрәкәт итәләр?
- Педаль
- Рама
- Руль
- Җисем кайчан тигезсез хәрәкәт итә?
- Тигез вакыт араларында бердәй озынлыктагы юл үтсә
- Тигез вакыт араларында төрле озынлыктагы юл үтсә
- Төрле вакыт араларында бердәй озынлыктагы юл үтсә.
- Җисемнең башка җисемнәргә карата торышы үзгәрү нәрсә дип атала?
- Үткән юл
- Траектория
- Механик хәрәкәт.
- Мотоциклчы беренче сәгатьтә 20 км, икенче сәгатьтә 40 км юл үткән. Бу нинди хәрәкәт?
- Тигез хәрәкәт
- Тигезсез хәрәкәт.
- Пассажир поезды 20 минутта 30 км юл үткән. Поездның тизлеген табарга.
- 2 м/с тизлек белән хәрәкәт итүче җәяүле 3,6 км юлны күпме вакытта үтәр?
- Агым тизлеге 4 м/с булса, сал 15 с та күпме юл үтәр?
- Автомобиль баштагы 10 с та 80 м, аннан соңгы 30 с та 480 м юл үткән. Автомобильнең уртача тизлеген табарга.
- Рәсемдә юлның вакытка бәйлелек графигы сурәтләнгән. Җисемнең хәрәкәт тизлеген табарга.
- Рәсемдә тизлекнең вакытка бәйлелек графигы сурәтләнгән. Җисемнең 4 с та үткән юлын табарга.
Предварительный просмотр:
7 класс
Контроль эш № 3
Тема: “Җисемнең массасы. Матдә тыгызлыгы”
1 вариант
- Кургаштан һәм аккургаштан ясалган 2 шарчыкның күләмнәре тигез. Аларның кайсысы җиңелрәк? Ни өчен?
- Бертөрле ике стаканга бер үк биеклектә итеп су салынган. Бер стаканга 100 г массалы тимер кисәге, икенчесенә шундый ук массалы көмеш кисәге төшерәләр. Кайсы стаканда су биегрәк күтәрелер? Ни өчен?
- 15 м3 күләмле ниндидер матдәнең массасы 105 тонна. Бу матдәнең тыгызлыгын табарга.
- Бакыр борысның иңе 1 м, буе 40 см, калынлыгы 50 мм. Борысның массасын табарга.
2 вариант
- Тимер һәм бакыр кубикларның күләмнәре тигез. Аларның кайсысы иң зур массалы? Ни өчен?
- Савыттагы суның биеклеге кайсы очракта биегрәк күтәрелер: савытка 1 кг кургаш салгандамы, әллә 1 кг корыч салгандамы? Ни өчен?
- Металл борысның массасы 26,7 кг, күләме 3 дм3. Борыс нинди металлдан эшләнгән?
- Тимер борысның иңе 12 см, буе 2 м, калынлыгы 25 мм. Борысның массасын табарга.
3 вариант
- Алюминий һәм парафин шарларның күләмнәре тигез. Аларның кайсысының массасы кечерәк? Ни өчен?
- Савыттагы суның биеклеге кайсы очракта биегрәк күтәрелер: савытка 1 кг тимер салгандамы, әллә 1 кг көмеш салгандамы? Ни өчен?
- Савытка 35 кг массалы бензин салу өчен, аның күләме күпме булырга тиеш?
- Озынлыгы 0,5 м, киңлеге 120 мм булган аквариумга 25 см биеклегендә су тутырылган. Аквариумдагы су массасын табарга.
4 вариант
- Тимер һәм алюминий таякларның күләмнәре тигез. Таякларның кайсысы иң зур массалы? Ни өчен?
- Бертөрле ике стаканга бер үк биеклектә итеп су салынган. Бер стаканга 300 г массалы кургаш кисәге, икенчесенә шундый ук массалы көмеш кисәге төшерәләр. Кайсы стаканда су биегрәк күтәрелер? Ни өчен?
- 59 г массалы бәрәңгенең күләме 50 см3. Бәрәңгенең тыгызлыгын табарга һәм аны кг/м3 ларда күрсәтергә.
- Киңлеге 3 м, биеклеге 80 см һәм калынлыгы 6 мм булган тәрәзә пыяласының массасын табарга.
Предварительный просмотр:
7 класс
Контроль эш № 1 “Көчләр”
1 вариант
- 300 г массалы җисемнең авырлыгын табарга. Җисемнең авырлыгын рәсемдә сызып күрсәтегез.
- Боз кисәгенә 27 кН авырлык көче тәэсир итә. Боз кисәгенең күләмен табарга. (Бозның тыгызлыгы 900 кг/м3)
- Җисемгә бер туры буенча бер үк якка юнәлгән 2 көч тәэсир итә: 300 Н һәм 500 Н. Көчләрнең бердәй тәэсир итүчесен табарга.
2 вариант
- 4 т массалы җисемгә тәэсир итүче авырлык көчен табарга. Бу көчне рәсемдә сызып күрсәтегез.
- Күләме 4 м3 булган металл плитаның авырлыгы 280 кН. Плитаның тыгызлыгын табарга.
- Җисемгә бер туры буенча капма-каршы якка юнәлгән 2 көч тәэсир итә: 400 Н һәм 600 Н. Көчләрнең бердәй тәэсир итүчесен табарга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Контрольная работа класс № 6 , 4 класс.
Контроль знаний лексики, грамматического материала (сложные существительные, личные местоимения в Д.п.)...
Контрольная работа по природоведению 5 класс; контрольная работа по географии 6 класс "Гидросфера"
Контрольные работы составлены с учётом материалов учебников "Природоведение 5 класс" авторы: Т.С. Сухова, В.И.Строганов и "Землеведение 6 класс" авторы :В.П.Дронов,Л.Е.Савельева.Данные работы ап...
Контрольная работа по русскому языку по теме "Наречие" 7 класс, контрольная работа по русскому языку по теме "Частицы" 7 класс
Контрольная работа по теме "Наречие", контрольная работа по теме "Частицы"...
Входная контрольная работа класс по предмету «изо» 10/03/18
Входная контрольная работа 6 класс по предмету «изо»...
Входная контрольная работа класс по предмету «изо» 10/08/16
Входная контрольная работа 9 класс по предмету «изо»...
Контрольная работа "Класс Земноводные", Контрольная работа: "Пищеварение"
Контрольные работы, которые я хочу предоставить вашему вниманию, позволяют проверить качество усвоения заявленных тем. Представляют собой комбинированный тест с разными типами заданий. Наличие четырех...