Парламент + эколгия дәресе. Материал татар телендә.
классный час по экологии (5, 6, 7 класс)
Беренче сентябрь көнне тардиөия буенча уздырыла торган сыйныф сәгатҗләренә кулланырга мөмкин булган кулланма -сценарий.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
parlament_drese.docx | 80.55 КБ |
Предварительный просмотр:
ЯҢА ЧИШМӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
ЗИРЕКЛЕ ЛИЦЕЕ
(5-7 сыйныф укучылары өчен)
Оештырды: “Яшел патруль” экоүзәге җитәкчесе:
Вәгыйзова Ф.Г.
Хәерле көн, кадерле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар. Бүгенге матур бәйрәм иртәсендә сезне саләмләвемә мин бик шатмын. Барыгызны да яңа уку елы башлануы белән тәбрик итәм. Яңа уку елында зур уңышларга ирешүләр насыйп булын... Хәерле сәгаттә, хәерле уку еллары булсын...(СЛАЙД 1)
Быел укуның беренче көнендә сыйныфларда “Парламент дәресләре үткәрелә”. Без дә бүген сезнең белән “Законнар кайда туалар?”, - дип аталган дәрескә җыйналдык. Дәрес башлар алдыннан минем сезгә сораулар бирәсем килә: (СЛАЙД 2,3)
- Нәрсә соң ул “закон”?
- Нәрсәгә кирәк ул законнар?
- Кая, ничек барлыкка килә ул законнар?
- Нәрсә соң ул “Парламент”?
Без сезнең белән РОССИЯдә яшибез. Ә республикабыз бу илнең бер өлеше, субүекты булып тора(СЛАЙД 4)
Татарстан – минем республикам
Россиянең гүзәл җирендә
Сүнмәс йолдыз булып балкый
Туган илнең зәңгәр күгендә.
Россиядә законнар чыгару урыны - федераль җыелеш. (сайлаулар, депутатлар турында беләсез булыр...), Ә республикабызда – Дәүләт советы. (СЛАЙД 5)
Республика башлыгы – Президент, закон чыгару хакимияте – Дәүләт советы, башкарма комитет – минстрлар кабинеты, законнарның үтәлешен тикшерү органы – конституцион суд. (СЛАЙД 6)
Төп җитәкчеләребез президентыбыз – Миннеханов Рөстәм Нургали улы һәм Дәүләт советы башлыгы Мухаметшин Фәрит (СЛАЙД 7)
Һәр дәүләтнең үз законнар җыелмасы бар. Законнар күп төрле булырга мөмкин, ләкин төп закон Конституция дип атала. (СЛАЙД 8) Конституция - яшәешебезнең тәртибен билгели, хокуклар һәм бурычларыбызна ачыклаучы законнар җыелмасы ул.
(СЛАЙД 9)
Итъибар итегез әле нинди хокукларыбыз бар?
Ә ниниди бурычларыбыз?
Бурычларыбыз өчәү генә... Ничек уйлыйсыз, кайсы бурыч иң-иң әһәмиятлесе, Ни өчен шулайдип саныйсыз?! (СЛАЙД 9)
Нәрсә соң ул тирә-як мохит? (СЛАЙД 9)
Мохит – ул безне чолгап алган тирәлек. Күрегез әле, чыннан да, нинди гүзәллек чолгап алган бит безне ... (СЛАЙД 10)
Табигать ул – тиңсез хәзинә,
Шаулы урман, челтер чишмә дә.
Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә,
Сакла аны, аңа син тимә!
Табигать ул – тиңсез хәзинә,
Авылның ул хәтфә урамы.
Йомшак җилнең биттән иркәләве,
Алтын көзнең яфрак бураны.
Очкан күбәләк тә , сайрар кош та,
Кырмыска ул, шөпшә, ярканат.
Агач утырт, гөлләр үстер,
Табигатьне, дустым , син сакла!
КЫҢГЫРАУ чыңы. Бүген мәктәпләрдә яңа уку елы башлануын белдереп кыңгыраулар чыңы яңграды... Мин дә кыңгырау чыңлатам... Ләкин минем кыңгыравымның чыңы шатлыклы түгел, моңсы, куркыныч... Һәм мондый чыңны сезнең беренче генә ишетүегез түгел... Кайчан, кайда шалтырады бу авыр көй?... Ни өчен?
Чыннан да менә шушы матурлыкка, шушы гүзәллеккә куркыныч яный. Бу гүзәллек бүгеннән юкка чыгу алдында тора... Кем гаепле?! (СЛАЙД 1)
Соңгы 30-40 ел эчендә табигатебезгә кеше тарафыннан искиткеч зур тискәре йогынты ясалды.... Безнең планетабыз бик нык пычранган,без зур бер чүплектә яшәгән кебек,ләкин кешелек әле моны аңлап бетерә алмый.Без бүген Җирдә яшибез,ләкин киләчәк буыннар яши алырмы?
Һәр кеше үзе яшәгән җирне,аның табигатен яратырга,байлыкларын сакларга, киләчәгебез турында уйланып яшәргә тиеш.
Бер карасаң, бу табигать
Шул килеш,борынгыча.
Гөлләр үсә,җилләр исә,
Диңгез шаулый,кош оча.
Бер карасаң,бу табигать
Тәмам үзгәреп беткән.
Кояш үзе аптырыйдыр:
Теге кипкән,бу кипкән...
Күк-гөмбәз үзгәрмәсә дә,
Җирдә хәлләр башкарак.
Кеше дигән хуҗа затка
Тереклек тора карап.
Ә кеше соң ничек карый
Үзенең бурычына?
Иң башта син бу сорауга
Үзеңнән җавап сора.
Чиста саф һава- табигатьнең иң зур байлыкларыннан берсе. Әгәр Җирдә һава булмаса, анда бар тереклек юкка чыгар иде. Елына атмосферага 5млрд.тонна углекислый газ бүленеп чыга.Аның нәтиҗәсендә озон катламы юкара,озон тишекләре барлыкка килә. Бу тишекләр аша Җиргә Кояшның ультрашәмәхә нурлары омтыла.Алар кешеләрдә рак авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Кислород Җирдә тагын да ныграк кими
Су - тереклек чыганагы. Безнең организмның 2/3 өлеше судан тора. . Бөтен тәнгә туклыклы матдәләр таратучы кан составында да су бар.Тире аша парга әйләнеп, су безнең тән температурасын көйләп тора, ул организмнан зарарлы матдәләрне чыгару өчен дә кирәк. Ә Җир йөзендәге барлык суның бары тик 0,02 % гына эчәргә яраклы су запасы икәне безгә таныш...
Галимнәр исәпләгән: һәр ел саен сулыкларга шулкадәр күп агулы матдәләр эләгә, алар белән 10 мең товар поездын тутырып булыр иде.Хәтта Арктика суларында да кер порошогы калдыклары табалар. Кешенең суга ихтыяҗы елдан -ел арта.1942 елда бөтен дөньяда су ихтыҗы 1000 км3 булса; 2000 елда 5000 км3 тәшкил итә.
Сулыкларның пычрануы,анда тереклек итүче җан ияләренең кырылуына китерә.Суны эчәргә яраксыз итү өчен 1л суда 12г нефть булу җитә.Ә дөнья океанына ел саен 3-4 млн т нефть ага.Ул су өстенә элпә булып җәелә һәм кислородны үткәрми, балыклар үлә.
Туфрак бик акрын барлыкка килә. Аның өчен йөзләрчә, хәтта меңнәрчә еллар кирәк. Ә менә җимерү, бозу бик тиз. Соңгы 100 елда Җирдә ¼ өлеш уңдырышлы туфрак югалган. Туфрак катламы төрле юллар белән бозыла:
1) файдалы казылмалар тапканда;
2) нефть суыртканда;
3) ерымнар ясалганда;
4) җил, су эрозиясе нәтиҗәсендә;
5) туфрак катламын дөрес эшкәртмәгәндә.
Урманнарны Җир планетасының “үпкәсе”, диләр. Ләкин хәзер Җирдә пеләшләнү бара яки урманнарның мәйданы кими .
а) Җир йөзендәге барлык урманнар ел саен 40 триллион тонна кислород бүлеп чыгара;
б) дөньяда минут саен 2 га урман юкка чыга;
в) 20 кг макулатура 1 агачны саклап калуга тиң. Ә 1 т.макулатура исә 0,4 га урманны киселүдән саклый;
г) урманда ташлап калдырылган кәгазь 2 ел таркала, консерв банкасы- 90 ел, полиэтилен-200, пыяла кисәге1000 ел таркалмый ята;
1га чыршы урманы 32 т., нарат урманы-35, карама-43, ә имән урманы 54 т тузан йота ала.
Агач-куаклар тузан микъдарын-3, ә зарарлы газ һәм төтен күләмен 2 тапкырга киметә.
Табигатьтә кешедән башка да тереклек ияләре бик күп.
Тирә-юньдә булган барча хайван:
Төклетура,бака,кәлтәләр,
Шаян куяннары, төлке,бүреләре-
Табигатькәй биргән бүләкләр.
Тик алар да сирәгәйде хәзер.
“Кызыл китап” шуны күрсәтә.
Бу-табигать,саклау кирәк аны,
Табигать һәм кеше бербөтен.
Пычранмасын сулар,һава һәм җир,
Капламасын Җирне сөрем,төтен!
Яшәсен бу җирдә хайваннар,
Үсемлекләр үссен шаулашып.
Кояш көлсен,күктә ай елмайсын.
Яшик җирдә бергә гөрләшеп.
Табигатьне саклау Конституция тарафыннан билгеләнгән иң-иң мөһим бурычыбыз. Бу юнәлештә без дә сезнең белән актив катнашабыз бит. Я, әйтегез әле ниләр эшлибез?! (макулатура , кирәксез кием-салым җыю, чишмәләр чистарту, агачлар утырту, һ.б.)
Шулай ук узган уку елында лцеебызда оешкан “Яшел десант” экологик үзәк тә актив эшләп килә. Бүген без сезнең белән бергәләшеп яңа уку елында да актив эшләүөчен экоүзәгебезнең символы – флагны да күтәрик әле.
Флаг күтәрүне җәй буе мәктәбебездә зурлар белән бер рәттән эшләгән, лицеебызның яңа уку елына әзер булуына үзенең саллы өлешен керткән 8сыйныф укучысы Тушнинский Алексейга йөкләнә.
Форсаттан файдаланып, сезгә җиткерәсе яңалыгым да бар. Кем дә кем бу уку елында экоүзәк эшләрендә катнашырга тели алар менә шушы анкета сорауларына җавап язып миңа тапшыра алалар... Һәм без бергәләшеп бу юнәлештәге эшләребезне дәвам итәрбез. Ә бит, мактанырлык күрсәткечләребез дә бар...
ДИРЕКТОР: Узган уку елы нәтиҗәләре буенча безнең лицеебыз район күләмендә макулатура һәм дару үләннәре җыю буенча беренчелекне яуладык. Димәк эшебез хак, тагын да зуррак уңышларга ирешүебезне теләп калабыз.
Ә хәзер әйдәгез, бераз уйнап та алыйк:
У Е Н 1. Балалар теле белән
- Ул бөтенләй дә күренми диярлек.
- Завод-фабрикалар күп булган шәһәрләрдә бигрәк тә күп туплана.
- Астма, бронхит, рак кебек куркыныч авыруларны китереп чыгарырга мөмкин.
- Аны яшел яфраклар үзләренең яфракларында туплый алалар.
- Әгәр ул күп булса шәһәрләрдә лишайниклар үсә алмый.
(Газ калдыклары.)
- Ул, әйбер ватылса, искерсә барлыкка килә.
- Аны бөтен кая да – авылда да, шәһәрдә дә, юл кырыйларында да күрергә мөмкин.
- Аны җыю пунктларына тапшырып акча да эшләп була.
- Анардан яңа әйбер дә ясарга мөмкин.
- Аны кара яки төсле дип атыйлар.
(Металл калдыклары
- Без хәзер аңардан башка яши дә алмыйбыздыр инде.
- Анардан һәркөнне файдаланабыз.
- Суга салсаң бик күп күбек барлыкка килә.
- Суда – балыкларны, җирдә үсемлекләрне үтерә.
- Аның ярдәмендә бөтен нрсәне дә чиста итеп була.
(Юу чаралары.)
2.Пантомимо
Монда чүп-чар өеме
Кислоталы яңгыр ява
Бигрәк матур чишмәсе
3. Ромашка уены
4. Ситуатив сораулар
- Сез, беренче тапкыр свиданиегә барасыз, яңгыр яварга тотынды... Киемегездә яңгыр тамчыларыннан тишекләр барлыкка килә
- Сез экологик конференциягә Канадага очарга тиешсез, ләкин сезнең чемоданнан бер генә мыегы булган таракан табылды. Сезне контрабандада гаеплиләр... Сез нишләрсез?
- Сез Сезгә мактап-мактап таныш булмаган ризык тәгъдим итәләр... Ләкин сез ГМОлы продукт булуыннан шикләнәсез... Тәгъдим итүче бик кыстый… Сез ни эшлисез?
Экология +математика
1. Син ташлап калдырган кәгазь череп бетсен өчен 2 ел, консерв банкасына 45 тапкыр артык вакыт, ә пакетка консерв банкасына караганда 110 елга артык вакыт, пыялага пакетка караганда 5 тапкыр артык вакыт кирәк икән. Кайсы ничә ел чери?”
2.“Бер эре предприятие атмосферага елына 200 т сөрем чыгара.Яңа чистарту җайланмалары куйганнан соң сөрем чыгару 20 тапкыр кими. Хәзер һавага күпме
сөрем чыга?”
3.“Нибары 10 сантиметр гына була
30 яшьлек лишайник та, гадәттә.
Көнгә 60 сантиметр үскән бамбук
Куып җитә аны ничә сәгатьтә?”(4 с.)
Укучылар, бүгенге сыйныф сәгатендә сез актив булдыгыз, күп сорауларга дөрес җаваплар бирдегез. Димәк безнең күңеләребездә табигатькә карата рәхим-шәфкать дигән төшенчәләр югалмаган, һәм югалмасын да иде. Ә хәзер, безнең девиз:
Табигатьне һаләкәткә илтә
Битарафлык, салкын карашлар..
Бергә: Син дә, мин дә, әгәр тырышмасак
Табигатьне кем соң, кем саклар?!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар телендә сузык авазлар
Цели урока:Образовательные: углубить и расширить знания учащихся по теме.Развивающая: развивать навыки монологической и диалогической речи; развивать навыки чтения; развивать способности к непроизволь...
Татар телендә әдәбият терминнары
татар телендз әдәбият терминнарының килеп чыгышы һәм кулланылышы....
Татар телендә килешләр.
Татар телендә килешләр темасына презентация....
Биологиядән 6 класс өчен татар телендә эш прогаммасы
Биологиядән 6 класс өчен татар телендә эш прогаммасы (Пасечник линичсе буенча)...
Авторлык программасы.РУС ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ УКУЧЫЛАРНЫ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ АРАЛАШЫРГА ӨЙРӘТҮ
1992 нче елның 8 нче июлендә Татарстан Югары Советы “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законын кабул итте. Бу Закон нигезендә татар теле рус теле белән тигез хок...
Татар телендә бәйлекләр, бәйлек сүзләр һәм аларның рус телендәге эквивалентлары
Фәнни эшемнең темасы “Татар телендә бәйлекләр, бәйлек сүзләр һәм аларның рус телендәге эквивалентлары”. Бу тема, бигрәк тә, рус мәктәпләрендә белем алучы рус телле укучылар өчен актуаль. Чөнки, ...
Татар телендә омонимнар, антонимнарны өйрәнү тарихы, мәктәп программасынды бирелеше
Бүгенге көн мәгариф системасының өстенлекле юнәлеше булып укучының шәхес буларак үз үсешен тәэмин итә алырлык уку эшчән...