"Ана теле онлайн мәктәбе"
занимательные факты на тему
Предварительный просмотр:
Татар телен өйрәтү буенча “Ана теле” онлайн – мәктәбе.
Татар телен өйрәтү буенча “Ана теле” онлайн – мәктәбе 2013 нче елның гыйнварыннан бирле эшли башлаган үзенчәлекле һәм матур проект. Бүгенге көн күзлегеннән чыгып караганда ул ни дәрәҗәдә соң?
Бүгенге көндә безнең республикабызда үз эченә бик зур масштабларны алган “Ана теле” онлайн -мәктәбе гамәлгә кертелде. Татар телен өйрәтү максатыннан ул бик файдалы, кызыклы укыту чарасы, фән казанышларының зур адымы булып тора. Әлеге мәктәпне булдыру өчен әзерлек инде 2012 нче елның көзеннән ук башланган иде. Иң элек бу мәктәпнең тел картасы булдырылды, бөтен тел материаллары язылып чыкты һәм барлык күнекмәләр эшләнде. Аннары шушы “Ана теле” дип аталган онлайн мәктәбенең беренче өч дәрәҗәсе эшләнде. 2012 нче елның декабрь аенда ук укытуның беренче, икенче һәм өченче дәрәҗәләре инде әзер була.
Татар телен өйрәнергә теләүчеләр, татар теле белән кызыксынучылар, татар теленнән үзләренең белемнәрен тагын да тирәнәйтергә теләүчеләр “Ана теле” онлайн мәктәбенә теркәлә һәм үзләренең белем дәрәҗәләрен ачыклый алалар. Бүгенге көндә “Ана теле” онлайн мәктәбенең тугыз дәрәҗәсе дә системага кертелгән һәм тел өйрәнүчеләрнең бөтенесе дә алардан файдалана алалар. Әлеге тугыз дәрәҗәнең һәрберсендә 8әр бүлек бар. Димәк, барлыгы 72 бүлек. Шул бүлекләрдә 288 татар теле дәресе, 6372 күнегү, 293 видеосюжет, 10950 аудиофайл, 6795 фотосурәт бирелгән. Әлеге курс язу, әйтелеш, грамматика буенча лабораторияләрне, онлайн-сүзлекне, төркем белән сөйләшү дәресләре алып бару өчен материалны, һәр дәрәҗә буенча тестларны үз эченә ала.
Татар теленә читтән торып өйрәтүче “Ана теле” онлайн проектында (anatele.ef.com) бүгенге көндә 10255 кулланучы теркәлгән. Шуларның 9980се – Россиялеләр булса, 275е – чит ил кулланучылары (АКШ, Германия, Финляндия, Төркия, Украина, Казахстан, Үзбәкстан һ.б.).
Әлеге проектның иң мөһим казанышы – татар теле укытучысының укучылар блән сөйләшү дәресләре алып баруы. Онлайн-мәктәптә дөньяның төрле илләреннән көннең теләсә кайсы вакытында тоташып татар теленә өйрәнү мөмкинлеге тудырылган. Әлеге проект телне төп аралашу чарасы буларак практикада куллануны киң җәелдерүгә юнәлдерелгән. Шулай ук бу проект кысаларында татар мәдәнияте, тарихы хакында мәгълүмат бирү дә каралган.
“Ана теле” онлайн - мәктәбе эше башкаручыларның берсе - Идел буе Казан федераль университетының филология һәм сәнгать институты доценты, педагогика фәннәре кандидаты Кадрия Сөнгать кызы Фәткуллова. Ә шушы төркемнең җитәкчеләреннән берсе – филология фәннәре докторы Фәнүзә Харис кызы Тарасова.
“Ана теле” онлайн - мәктәбе эшен башкаруда бик күп кеше катнаша. Әлбәттә, беренче чиратта филологлар, Казан федераль университеты укучылары. Икенчедән, Татарстан китап нәшрияты редакторлары, чөнки укучылар язган бөтен материалны алар тикшереп чыгалар, редакциялиләр. Алга таба ул эш медиа төркемгә китә, ягъни укучыларның эшен медиа төркеме дәвам итә. Алар төрле аудио – материаллар әзерлиләр, видеосюжетлар төшерәләр, рәсемнәр сайлыйлар. Ахырдан барлык команда башкарган эш техник редакторларга барып җитә. Техник редакторлар шулай үк үз чиратында барлык яктан тикшергәннән соң, шушы эш EF командасына тапшырыла..EF командасы аны системага кертә һәм тел өйрәнүчеләргә тәкъдим итә.
Шушы дәрәҗәдәге материалларны туплап, язып, тикшереп чыгу өчен бик зур эш башкарылды.Һәм, әйтергә кирәк, бу эш бик кыска вакыт эчендэ эшләнде.
EF команда (ENGLISH FIRST) ул нинди команда икән?
Белгәнебезчә, инглиз теле иң таралганнарның теле берсе. Ул халыкара аралашу теле. Бөтен илләрдә инглиз телен өйрәнәләр, һәм аны өйрәнү өчен төрле илләрдә, төрле системалар булдырылган. Ә EF – ул шушындый мәктәпләренең берсе, ягъни “Онлайн режимында инглиз телен өйрәнү мәктәбе”. Һәм шушы “Онлайн режимында инглиз телен өйрәнү мәктәбе” бүгенге көндә “Онлайн режимында татар телен өйрәнү мәктәбе”н төзи. Ягъни “Ана теле” онлайн проектын төзүчелән алар белән хезмәттәшлек итеп менә шундый уртак проектны бергә башкаралар.
“Ана теле” проектының төп аудиториясе, ул Казан федераль университетына төрле төбәкләрдән укырга килгән рус студентлары, башка илләрдән килгән чит ил студентлары. Алар татар телен кызыксынып өйрәнәләр. Әлбәттә, уку дәверендә аларга билгеле бер күләмдә вакыт бирелгән. Бу күп түгел. Бер яисә ике семестр. Ә бит бу кешеләрнең алга таба да татар теле белән кызыксынулары кимими, аларның татар телен өйрәнәселәре килә. Нәкъ менә шушындый эшләр өчен “Ана теле” онлайн мәктәбе, иң үтемле, иң файдалы һәм иң кирәкле ресурс. Чөнки алар алга таба үзләренең белемнәрен камилләштерә алалар, кирәкле дәрәҗәгә җитә алалар. Һәм иң мөһиме, һәрбер дәрәҗәне үткәннән соң, дәрәҗә тестын үтү күздә тотыла, ягъни укучы шушы тестны тапшыргач, дәрәҗәгә ия булу дигән сертификат алачак.
Белгәнебезчә, чит тел аудиториягә татар телен өйрәнү дигән эшнең башында, профессор, хөрмәтле остазыбыз Флера Садриевна Сафиуллина тора. Ул шушы эшне башлап җибәргән кеше иде. Һәм Флера Садриевна биргән белемнәргә таянып бүгенге көндә шушындый зур проект эшләнде.
Укыту методикасына килгәндә, барыбызга да мәгълүм: чит телләр өйрәтү методикасының төп максаты – ул, телне аралашу – аңлашу чарасы буларак үзләштерү. Ягъни, мәсәлән, инглиз телен өйрәнәбезме без, француз телен өйрәнәбезме, узәктә классик методика тора. Классик методика – ул сөйләм эшчәнлегенең дүрт төренә өйрәтүне максат итеп куя. Укуга да, язуга да түгел, ә иң беренче чиратта тыңлап аңлау, сөйләү, аннары гына уку һәм язу. Менә бу EF тәкъдим иткән платформада, системада, нәкъ шушы сөйләм эшчәнлегенең дүрт төренә өйрәтүне үз эченә ала. Ягъни теләсә кайсы укучы шушы мәктәпкә теркәлгәннән соң, аның алдында менә шушы дүрт сүз килеп чыгачак: тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу. Һәм һәрбер тел өйрәнүче шушы сөйләм эшчәнлегенә һәр төре буенча үзенең дәрәҗәсен билгеләргә тиеш. Шушы дәрәҗәдән чыгып ул максатын билгели (мәсәлән, нинди максатка ирешергә тели, сөйләм эшчәнлегенең дөрт төре буенча). Шуннан соң система аңа: “Сез фәлән дәрәҗәне беләсез, шушы максатка омтыласыз, димәк сезгә телне өйрәнүне фәлән дәрәҗәдән башларга кирәк”, дигән җавап бирә. Укучы шушы дәрәҗәгә керә, андагы күнегүләрен эшли башлый. Ләкин ул нәрсәнедер аңламаска мөмкин, бер биремне үтәмәскә мөмкин, шул очракта ул алдан утелгән дәрәҗәгә әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. Һәрбер бүлек дүрт дәрестән тора: тыңлау дәресе, сөйләү дәресе, уку һәм язу дәресе. Ләкин һәрбер дәрес эчендә сөйләм эшчәнлегенең башка төрләренә караган биремнәр дә урын ала.
Әлеге проект телне торгызу өчен интернетны куллану, дөньяга сибелгән татарлар өчен телне өйрәнү максатыннан бик файдалы. Кыскасы, теләсә кайсы җирдә яшәп ятучы татар кешесе интернет аша телне үзләштерә торган уңай программа.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Разработка, реализация и содержание мультимедийного учебного пособия «Татар теле онлайн» для преподавания татарского языка русскоязычным учащимся.
В статье описываются этапы реализации и содержание мультимедийного учебного пособия «Татар теле онлайн» для преподавания татарского языка русскоязычным учащимся...
Всероссийская онлайн конференция по вопросам обучения одарённых детей с ОВЗ. Онлайн-мастер-класс Ивановой О.В.
Всероссийская онлайн конференция по вопросам обучения одарённых детей с ОВЗ. Онлайн-мастер-класс Ивановой О.В. (подготовка обучающихся с нарушениями слуха по ТРИЗ педагогике)...
Статья "Онлайн-игры и онлайн-приложения на уроках английского языка"
Зачем нужны онлайн-игры и онлайн-приложения и как их можно использовать при изучении иностранного языка....
Конспект проведения онлайн-мероприятия по ОБЖ из цикла "Лагерь-онлайн. Один дома" на тему "Опасность пожара"
Мероприятие проводится в онлайн-формате с использованием электронной презентации.Обучение применения теоретических знаний в быту, при возникновении опасной ситуации (пожар).Беседа имеет социальную нап...
Конспект проведения онлайн-беседы по ОБЖ из цикла "Лагерь-онлайн. Один дома" на тему "Безопасный дом"
Беседа проводится в онлайн-формате с использованием электронной презентации.Вспоминаем опасные и безопасные места и предметы в нашем доме.Беседа имеет социальную направленность....
Онлайн-школа «Ана теле»
Онлайн-школа «Ана теле»...
Заманча татар теле укытучысы өчен онлайн инструментлар
Заманча татар теле укытучысы өчен онлайн инструментлар...
- Мне нравится (1)