Шаукат Галиев и Шавали
проект по теме

Яруллина Ильсия Наилевна

В данном материале представлена исследовательская работа школьников по теме "шавали"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shvli_3b.doc67.5 КБ

Предварительный просмотр:

Городская филологическая научно-исследовательская конференция  им. Д.С. Лихачева

Исследовательская работа

 Шаукат Галиев

 и Шавали

Выполнили ученики 3б класса школы №68

Ибатуллина Алиса и Казакова Карина

Научный руководитель :учитель татарского языка и литератуы  школы №68 Ильсия Наилевна Яруллина

                Казань, 2012

                Эчтәлек

      Кереш.

  1. Балалар шагыйре Шәүкәт Галиев  ........................................................  3

     

      Төп өлеш.

1.  Шәвәли  белән  Шәүкәт Галиев  дуслыгы ...........................................  3-6

  • Шәвәлинең сыйфатлары.
  • Шәвәлинең туган ягы, чын исеме.
  • Шәвәлинең яше.

2. Шәвәлинең популярлыгы  .....................................................................  7

Йомгаклау.

1.  Шәүкәт Галиев шигырьләренең кыйммәте  .......................................  7

2. Шәвәли-җыелма образ, аны һәркем ярата ............................................ 7

     

       Кулланылган әдәбият исемлеге  ...............................................................  8

Кереш

Татар шигърияте талантларга бай. Шәүкәт Галиев – шуларның берсе. Ул Татарстанның халык шагыйре. 

Шәүкәт Галиев балалар өчен кыска, тапкыр,шаян шигырьләр яза. Аның юмор белән сугарылган, җитешсезлекләрдән җиңелчә көлеп, дусларча тәнкытьләп торган шигырьләрен балалар яратып укыйлар, аларны ятлыйлар, кичәләрдә сәхнәдән сөйлиләр.

1962 елдан башлап, аның балалар өчен язылган күп кенә китаплары басыла.

Кайбер китапларның  исемнәре үк кызыктырып тора.”Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр”,  “Кызык” дип аталганнары бар.

Кем соң Шәвәли? Ни өчен ул герой Шәүкәт Галиев иҗатында  еш очрый? Язучы бу образны тудырганда нинди реаль шәхесне күзалдында тоткан? Ни өчен олылар да, кечеләр дә Шәвәли образын ярата? Бу сорауларга җавап табу өчен Шәүкәт Галиевнең шактый китаплары тикшерелде, Шәвәли турындагы шигырьләре анализланды. Тикшеренү барышында Шәвәли турында шактый кызыклы мәгълүмат тупланды.

Төп өлеш

Шәүкәт Галиев тудырган геройлар бик күп булса да, Шәвәли образы укучылар күңеленә якынрак тоела. Тормышчан, кызык булгангамы, Шәвәлине олылар да, балалар да ярата, исеңдә калдыра.

         Язучыны Шәвәлидән башка күз алдына китереп булмый. Алар, бер-берсеннән аерылмас җаннар кебек, икесе дә күңелдә милли геройлар булып гәүдәләнәләр. 1963 нче елда Шәвәли  “Яшь Ленинчы” (хәзерге “Сабантуй”) газетасында күренә башлый. “Мин” шигырендә үзен шук, үткен,ут малай итеп күрсәтә. 1965 елда Ш.Галиев “Шәвәли” китабын 32 мең данәдә тараттыра.1998 елда “Шәвәли хәйләсе” дип китабын исемләп чыгара һәм үзара дуслыкларының ныклыгын тагын раслый. Кереш өлештә бу уңайдан: “Шәвәли образы, Карлсон, Чиполлино кебек үк, республикабызда бик таныш”, - диелә.

 Язучы белән Шәвәли  ата белән ул шикелле озак җитәкләшеп баралар, әллә нинди маҗараларга тап булалар, мавыктыргыч ачышлар ясыйлар.

Шәвәли күлгә бара,

Шикәрен суга сала:

-Ширбәтле су эчсеннәр,

Балыклар тиз үссеннәр! (“Юмартлык)

 Шәвәли - дөнья серләренә төшенергә омтылучы хыялый малай. Ул – кызыксынучан, эзләнүчән бала. Тәҗрибәсезлеге, беркатлы булуы белән көлке китереп чыгара. 5-6 яшьлек бала хезмәт белән уенны аера белми. Останың сәгать сүтеп җыюын карап тора да, үз сәгатьләрен сүтеп уйный, шуның белән хезмәт күнекмәсен ала. Кайбер шигырьләрдә сабыйның тормышка ашмас фантазиясе елмаю тудыра. Ул ат башы кадәр кәбестә үстерү турында хыяллана (“Мин кәбестә үстерәм”), кыраудан саклап калу өчен кыярларга түбәтәй кидерү хыялы белән мавыгып йөри (“Түбәтәйле кыярлар”)

        Шәвәли әле тапкыр, зирәк тә икән:

Усал эт күргәч

Ул болай диде:

-Мин тәмле түгел,

 Ашама мине!.. (“Шәвәли хәйләсе”)

Куркуыннан Шәвәли:

-Ә-әнкәй!.. – диеп кычкырган.

- Елак балам юк! – диеп,

Аю тизрәк ычкынган. (“Шәвәли һәм аю”)

Алга таба Шәвәлинең төп сыйфаты- бераз гына мактанчыклык икәнен сиземләрбез. Мәсәлән,  “Сабан туе батыры” шигырендә яңа йөрергә өйрәнгән бала балалар бакчасында уздырылган сабантуйда җиңә.

Быел батыр кем дисәң,

Батыр калды Шәвәли.

Зур мәйданда берүзе

Басып калды Шәвәли!

Басып калды Шәвәли-

Екты ул барчасын да.

Батыр калды Шәвәли

Балалар бакчасында!

Тиз йөгерүен күрсәтә:

Күнегә торгач, Шәвәли

Тәмам  остарып җиткән –

Йөз метрлы араны да

Илле метрда үткән! (“Шәвәли йөгерә”)

Әнисенә булыша:

Әбисе күкәйләр әрчеп,

Тозга ук манып тора,

Тагын да тизрәк булсын , дип,

Шәвәли кабып тора! (“Шәвәли ярдәме”)

           Шулай итеп, Шәвәли бик күп сабыйлар, үсмерләр өчен хас сыйфатларны үзенә туплаган да куйган. Ул тапкыр, кызыксынучан, үткен, тыйнак, шук малай.

Кем соң ул Шәвәли? Шәүкәт Галиев үзенең үлемсез героен татар әдәбиятына каян алып кергән соң? “Шәвәли шәҗәрәсе” шигырендә бу сорауга җавап табып карыйк. Шигырьдә Шәвәлинең гади татар малае  икәнлеге искәртелә. Ул авылда туган, аның туган ягы – Тау ягы. Ул эшчән, үзенең татар баласы булуы белән горурлана.

 “Ул кем?” шигырендә болай диелә:

Шаян малай, ди үзе,

Әллә таныш та инде?

Вәли төслерәк диләр,

Әмма тешлерәк диләр...

Лаеклы иптәш, дисәм,

Исемен әйтмәс микән?

Димәк, Шәвәли Шәүкәт Галиевнең дусты булып чыга.

Автор “Минем беренче гомерем “ китабында  язганча, “Шәвәли –  ...таллар, алмагачлар утыртып төбәк тарихына кереп калган атаклы Кәлимулла абыйның оныгы ул...Шәвәли белән бергәләп ат җигә идек,” - дип яза Ш.Галиев. – “Уртак сүз тиз табыла – карачутыр малай ак тешләрен елтыратып үзе дә елмая, кеше күңелен дә күрә.” Журналист Азат Сункишев Апас районының “Йолдыз” газетасында  басылган “Шаян Шәвәлинең өлкән адашы” исемле мәкаләсендә менә болай яза: “Шәүкәт абый үзенең бу героен реаль чын Шәвәлине – балачак дусларының  берсе булган , шаян, тапкыр Шәвәлине күзаллап иҗат иткән!”

           Шулай итеп, Шәвәли Кәлимуллинның гомер бишеге Апас (элеккеге Кайбыч)  районындагы  Олы Бакырчы авылында икәнлеге ачыклана. Бала чакта ул, чыннан да, шук, мәзәкчән, эшчән малай булган. Аны дуслары: “Шәвәли, көлдән ипи әвәли” дип үрти торган булганнар.Ул инде 80 яшьтән узган. Тик күренекле балалар шагыйре Шәүкәт Галиевнең якташын болай өлкән итеп күрсәтәсе килми. Ул “Шәвәли ничә яшьтә?” дигән сорау куелган шигырендә аны һаман балачагында калдырып, эзне түбәндәгечә яшерә:

-Бу сорауга заманында

Ул болай җавап биргән:

-Биш туларга унбиш минут –

Дөп-дөресе шул! – дигән.

Инде яңадан сорыйсы

Вакыт та җитте инде менә.

-Унбиш туларга биш минут!-

Ди хәзер җитди генә...

Әйдә, кемгә күпме кирәк,

Шул хәтле санасыннар;

Шәвәли яши берьюлы

Биш- унбиш арасында!

Аңлашылганча, сабыйлар өчен шигырьләрдә ул алар яшендә яшәсә, үсмерләргә аталганнарында олыгаеп китә.

Шәвәли турында укыганда, укучылар үзләре белән булган хәлләрне искә төшерәләр. Аның кебек беркатлылык күрсәтәләр, зур диңгезләрдә йөзү турында хыяллана башлыйлар. Шулай итеп, үзләре дә Шәвәлигә әйләнәләр.

Шәүкәт Галиев бөтенебезнең сыйфатларын берүзенә туплаган җыелма образ тудырып ялгышмаган, шуның белән ул безнең һәрберезнең игътибарын үз иҗатына юнәлткән.

 Шәүкәт Галиевнең Биктимере, Камыршасы, тагын әллә кемнәре дә яши безнең арабызда, әмма әлеге геройларга хас аерым бер сыйфатны безнең һәммәбездә дә бар дип әйтеп булмый.

Йомгаклау

Сибгат Хәким 1967 нче елда Ш.Галиевнең “Гаҗәп хәлләр , мәзәк хәлләр “ исемле китабына язган кереш сүзендә : “Шәвәли авторның озак еллар буена үзе белән яши торган, ләкин картаймый торган образы булыр”,- дигән.     Чыннан да  бүгенге көндә язучының әсәрләре яратылып укыла, Шәвәли кебек геройлары  күңелебездә якты нур кебек балкып, киләчәгебезнең бусагаларыннан атлап, мәңге безнең белән яши. 

        Хәзерге вакытта Шәүкәт Галиевнең шигырьләре бик зур кыйммәткә ия. Хәсән Туфан бәяләвенчә, “Шәүкәт мәктәбеннән безнең киләчәгебез булган балалар тапкырлыкка, табигатьне, дөньяны танырга өйрәнеп чыгалар”. Шәүкәт Галиевнең шигырьләре шаярырга, кимчелекләребезне төзәтергә ярдәм итә; елар чакларны көлеп үткәрергә , авырлыкларга бирешмәскә өйрәтә.

        Ш.Галиев үзенең Шәвәлиен балачак дустын истә тотып иҗат иткән, ләкин бу образга башка балаларга хас сыйфатларны да туплаган, замана баласы иткән.  Әгәр дә язучы чын Шәвәлинең сыйфатларын гына язган булса, Шәвәли герое бүгенге көндә популяр булмас иде.

Кулланылган әдәбият исемлеге

  1. Миңнуллин Р. Балалар әдәбиятына хезмәт итәм! // “Сабантуй”,

 8 ноябрь, 2003,  №45.

  1. Бәдретдинов Х. Чын Шәвәли Олы Бакырчыда яши // “Шәһри Казан”,

 19 май, 2000.

  1. Зөлкарнәй Л. “Күбәләктәй җанга  - көч” // “Салават күпере”, 1995 № 4.
  2. Галиев Ш. “Минем беренче гомерем “ Казан, 1997.
  3.  Сункишев А.  “Шаян Шәвәлинең өлкән адашы”// “Йолдыз” газетасы,  

 1 гыйнвар, 1999 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ш.Галиев."Без-Тукай оныклары"

5нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация  һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Мәгърифәтче, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнү буенча программа

Әлеге курсны өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәрне алалар яки үзләрендә булган белемнәрен үстерәләр:     1.ХIХ йөз ахыры - ХХ йөз башында татар халкында мәгърифәтчелек хәрә...

Китап-галим, телсез мөгаллим.

3нче сыйныфлар арасында үткәрклгән китап бәйрәме....

Посещение национально-краеведческую библиотеку им.Кол Гали.

Посещение с учащимися 8 класса национально-краеведческую библиотеку имени Кол Гали.Ознакомились с творчеством татарского писателя.Ребята были заинтересованы и с желанием взяли произведения знаменитого...

Презентация. "Галия Кайбицкая".

Презентация к уроку литературы, 7 класс (русскоязычная аудитория) по теме "Галия Кайбицкая - оперная артистка"...

презентация Ш.Галиев

"Шәвәлигә ничә яшь?" презентация Ш.Галиев...

Галимҗан Баруди-олы галим, фәлсәфәче, дин әһеле,күренек-ле педагог һәм рефарматор

Г.Баруди – үзбилгеләнү чорында татарларның аерым милләт икәнлеген раслаучы, милли мәгърифәт системасының яңача үзгәртеп корылуына нигез салучы, аларны Яңа чор Европа дәрәҗәсенә җиткерергә омтылу...