Белем бәйрәме
план-конспект урока по теме
Предварительный просмотр:
Белем бәйрәме. (2010 сентябрь)
Жыр (музыка) уйный
Укучылар группалап тезеләләр.
РФ, РТ гимннары башкарыла
1 алып баручы. Хәерле көн, кадерле укучылар!
Хәерле көн, хөрмэтле укытучылар!
Әби – бабай гадәтләре белән,
«Хәерле » дип башлыйк эшләрне.
«Хәерле иртә», «Хәерле көн» телик,
«Хәерле» дип башлыйк кичәне.
2 алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләр hәм бәйрәмебез кунаклары. Менә кояшлы 1 нче сентябрь таңы безне кабат бергэ җыйды. 33 ел элек районыбызга игенчеләр әзерләү өчен ачылган, истәлекләргә бай тарихы булган Норма профессиональ лицеенда бүген яңа уку елы башлана.
1 ал. бар.
Бар күңеллелек бөтен дөньяда
Бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу – мин беләм
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.
(музыка уйный «хәтерлим мин әле бүгенгедәй» 1 куплет)
2 алып баручы. Алга якты юллар салыр өчен
Яңа уку елы эндәшә.
Барыр юлдан бергә атласыннар
Өлкәннәр hәм яшьләр янәшә.
1 алып баручы. Барыгызны да шушы, зур өметләр белән тулы Белем бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз.
2 алып баручы. Ә хәзер бәйрәм белән котлау өчен сүзне лицеебызның директоры Хакимов Нияз Фильсуровичка бирәбез (сөйли)
1 алып баручы. Бәйрәм белән Сезне, якын дуслар,
Уңган, булган олы – кечегез.
Чын йөрәктән чыккан жырыбызны
Сәлам итеп кабул итегез.
2 алып баручы. Барлык кунакларны, укытучылар коллективын хәм укучыларны лицеебызда механизатор hәм шофер hөнәренә укучы Насибуллин Азат сәламли.
1 алып баручы. Балачакны ташлап китәр чаклар
Сизелми дә килеп җитәчәк.
Балачаклар кире кайтмас
Алда юллар сезне көтәчәк.
2 алып баручы. Алда юллар – кайсын сайларга?
Төрле уйлар баштан үтәчәк.
Дөрес юллар сайлаганда гына
Көтәр сезне матур киләчәк.
1 алып баручы. Май аеның ямьле бер көнендә сезнең күбегез бездә кунак булып, лицей тормышы белән танышып киткән идегез. Ә бүген – катлаулы экзаменнар, борчу – мәшәкатьләр аша үтеп, туган мәктәбегездән аерылып, ниhаять, безнең лицеебызга – hөнәр мәктәбенә аяк басасыз.
2 алып баручы. Бүген hәркайсыгыз кешенең гомерендә бер генә була торган мизгелләрне кичерә торгандыр. Чөнки сез бүгеннән үзегез сайлаган hөнәр буенча беренче баскычларны атлыйсыз.
1 алып баручы. Җуелмаслык хатирәләр алыр,
Лицейдагы кеше бүгеннән
Иңбашыңа күрә йөгең дә бар –
Син җаваплы кеше бүгеннән.
2 алып баручы. Июнь ахырында лицей коллективы йөзгә якын егеткә hөнәр биреп, олы тормышка әзерләп чыгарганнан соӊ, барыбызга да моңсу булып калган иде. Ә бүген лицеебыз кабат яшәрде. Уку йортыбыз тарихында беренче тапкыр быел күрше Арча ,Кукмара районы мәктәпләреннән 9 нчы классны тәмамлаган бик күп егет hәм кызларның укуларын дәвам итү өчен безнең лицейны сайлап алулары барыбыз өчен дә бик куанычлы.
1 алып баручы. Бәхет эзләп читкә чыкмыйк әле
Бәхет белән тулы кырларыбыз
Шуңа күрә бәйрәм hәр көнегез
Яңгырап тора безнең җырларыбыз.
2 алып баручы. Чишмәләре чылтырый газаз җирнең
Шушы безнең эчәр суларыбыз
Без яшисе җир бу, шушы җирне
Гөлгә бизик әле дусларыбыз.
1 алып баручы. Кулыма яңа гына мичтән чыккан, күпереп пешкән түгәрәк икмәк. Никадәр кадерле ул, мәртәбәле ул, олы ул. Күпереп пешкән икмәккә караган саен горурлыгым арта. Чөнки шушы кыйммәтле икмәкне үстерүче, җыеп алучы hәм пешерүче осталар – ул бит инде сез – егетләр hәм кызлар!
2 алып баручы. Икмәк! Туган җирнең бөтен матурлыгын, изгелеген, юмартлыгын, пакълыгын, бөеклеген үзеңә берләштергәнсең син. Шуңа да бик кадерле шул син!
1 алып баручы. Лицейга килгәнсез икән,
Дуслар, рәхим итегез.
Без пешергән икмәктән
Барыгыз да авыз итегез.
(Алисә хәм Азат икмәк ашатып чыгалар)
2 алып баручы Лицеебызга 1-курска укырга килгән барлык укучыларны котлап хәзер сезнең алдыгызда җырлый 2 курс укучысы
Мөхәммәдиев Фәнис
1 ал. баручы. Ә хәзер сүзне 22 нче группа укучысы Насибуллин Азатка бирәбез.
2 алып баручы. Хәзер сүз Норма урта мәктәбенең 9 классын тәмамлап, лицеебызга hөнәр алырга килгән
бирелә.
1 алып баручы. Ә хәзер сүзне кадерле кунакларыбызга бирәбез.
+
_
_
+
_
_
+
_
_
=
+
_
_
=
=
1 алып баручы Сезне сәламли лицеебызның булачак повар-кулинары Иванова Алисә
2 алып баручы. Укытучым… И, сабырлык, хаклык алиhасе!
Гомеремнең якты җыры син.
Балачакны шау чәчәкле иткән,
Изге күңелленең җылысы.
1 алып баручы. Әйе,юкка гына 2010 ел ил күләмендә укытучылар елы дип игълан ителмәгәндер. Хөрмәтле укытучылар, сезгә авыр, җаваплы, ләкин мактаулы эшегездә зур уңышлар, гаилә бәхете hәм озын гомер теләп калабыз.
2 алып баручы. Лицей бусагасын атлап керү белән, безне кулыбыздан тотып, белем иленә җитәкләп баручы изге җанлы, керсез күңелле укытучылар!
1 алып баручы. Сез безгә җылыгызны биреп, күңелегездәге бар яхшылыкны бүләк итеп, язмышыбыз өчен борчылып, йокысыз төннәр үткәрәсез, hәрберебезне үз балагыздай күреп, олы тормыш юлына озатып каласыз.
2 алып баручы. Туган телнең моңын, бар тылсымын,
Җир йөзендә ниләр барлыгын,
Ни өчен кояш батуын,
Якты йолдызларның балкуын,
Диңгез - океаннарны, күлләрне,
Иксез - чиксез галәм серләрен,
Агач, усемлекләр, гөлләрне,
Африканың кайнар чүлләрен,
Җырчы чишмәләрне, җилләрне,
Сандугачлы җылы җәйләрне,
Укытучым, сездән өйрәндек.
Лицейда эшләүче барлык инженер – педагог хезмәткәрләр хөрмәтенә 23 группа укучысы Романова Алия башкаруында җыр .
1 алып баручы. Хәрбер җирдә кыңгыраулар чыңы,
Хәбәр итә бүген хәркемгә
Яңа уку елы башлануын
Гүзәл Татарстан җирендә.
2 алып баручы. Әйдә, дустым, бергә хәбәр итик,
Башлануын уку елының.
Күреп соклансыннар сихри көчен
Җиз кыңгырау чыңының.
1 алып баручы. Укучыларыбызны беренче дәрескә чакыру өчен кыңгырау бирү хокукы быел лицеебызда укучы Романова Алиягә бирелә.
(кынгырау тавышы)
1 алып баручы. Очраштык без бүген, аралаштык,
Яңа дуслар табып сөйләштек
Эшчән кеше булу – бик зур бәхет,
Аң – белемгә бездә юл ачык.
2 алып баручы. Бердәмлек, дуслык, татулык –
Безнең өчен кирәк хәммәсе.
Күкләр аяз булсын,
Илләр тыныч булсын,
Әнә шулар тормыш мәгънәсе.
2 алып баручы. Шуның белән бәйрәмебез ахырына якынлашты. Хәрберегезгә тыныч тормыш телибез. Сезгә барыгызга да ак юллар, унышлар телик. Һәммәгез дә исән – сау, сәламәт булыгыз. Хәерле сәгатьтә !
Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий "Белые ночи" (по повести Ф.М. Достоевского "Белые ночи")
Сценарий "Белые ночи" по повести Ф.М. Достоевского....
Тема по программе: Ассортимент белья. Тема урока: Идентификация ассортимента нательного белья.
Презентация...
ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районымуниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...
Конспект по технологии 2 класс на тему: " Белое изображение на белом фоне"
Конспект по технологии 2 класс на тему:" Белое изображение на белом фоне"...
Гомуми төп һәм урта белем мәктәпләрендә укучы балаларның татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары
Укучыларның уку барышында алган белем-күнекмәләрен бәяләп бару укыту процессының мөһим өлешен тәшкил итә, аның әһәмияте, максаты укучыларның белемнәрен даими күзәтеп, бәяләп бару белән билгеләнә. Тикш...
Рус телендә белем бирү оешмаларының татар төркемнәрендә белем алучы 9 нчы сыйныф укучыларына имтихан материалларының күрсәтмә варианты
9 нчы сыйныф укучыларына имтихан материалларының күрсәтмә варианты...
Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында белем һәм тәрбия бирү
доклад. Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Аның гамәлдәгесеннән аермасы - бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Моңа ...