Методическая разработка урока ОПК "О драгоценных качествах души"
методическая разработка (5 класс) по теме
Цель урока: актуализация пройденного материала по темам «Счастье жизни христиан», «Мудрость жизни христиан»; развитие умения анализировать произведения искусства, слушать музыку; воспитание чувства патриотизма и интереса к традиционной религии русского народа.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
razrabotka_uroka.doc | 142 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Күбурынлы саннарны алу,кушу, бүлү, тапкырлау.
(уку, татар теле, әйләнә- тирә дөнья фәннәре белән интегральләштерелгән дәрес)
Максат: 1. Аңлатмалар, тигезләмәләр, үлчәү берәмлекләрен, тизлек, вакыт, юлга караган
мәсьәләләр чишүне ныгыту .
2. Телдән исәпләү күнекмәләрен формалаштыру; укучыларның логик
фикерләү сәләтләрен, иҗади активлыкларын үстерү.
3. Г.Тукай әсәрләренә карата кызыксыну уяту, туган җиргә мәхәббәт
тәрбияләү.
Формасы: дәрес- сәяхәт
Дәрес тибы: кабатлау
Җиһазлау: аудиотасма, мультимедиа проекторы, мультимедиа презентациясе, үзбәя өчен !, +,- тамгалары.
Дәрес барышы
I.Психологик уңай халәт тудыру.
-Хәерле көн, балалар!. Кәефләрегез ничек? Әйдәгез, бер- беребезгә карап матур итеп елмаешыйк та, һәркайсыбызга да уңышлар теләп, дәресебезне башлап җибәрик.
II. Уку мәсьәләсен кую .
(магнитофон тасмасында “Бәйрәм бүген “ җыры яңгырый.)
Әйе, балалар, бүген зур бәйрәм. Чөнки, без бүген бергәләп сәяхәткә чыгачакбыз. Сәяхәтебезне, безгә генә түгел, ә барлык халыкларга якын булган, шигырьләрен барлык балалар да яратып укыган шәхескә бәйләп алып барырбыз.Әгәр дә сез хәзер генә яңгыраган җырның авторын атасагыз, мин куйган сорауга җавап табарсыз. (укучылар җаваплары)
Әйе, ул Г.Тукай (4 нче слайд)
Без бүгенге дәресне Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән бәйләп алып барырбыз.
III.Уку мәсьәләсен чишү.
Дәресебезне көндәгечә телдән исәпләүдән башларбыз. Сез әзерме?
1.Кәҗәбез Гали белән 1ай 2 атна һәм 3 көн ачуланышып торганнар. Алар ничә көннән соң дуслашканнар? (47яисә, 48 көн) (5 нче слайд)
2.Су анасы суга чумган килеш 1 тәүлек 15 сәгать торган. Ул су астында ничә сәгать булган?
(39 сәгать)
3.Былтыр Шүрәленең бармакларын бүрәнә ярыгына кыстыргач, Шүрәле 2 тәүлек 3 сәгать кычкырган. Ул иптәшләрен ничә сәгать ярдәмгә чакырган? (51сәгать)
4. Акбай арт аякларында 2 минут 5 секунд басып торган. Ул ничә секундтан соң 4 аягына да баскан? (125 секунд) (6 нчы слайд)
5.Бала белән күбәләк болында 1 сәгать 6 минут 4 секунд сөйләшеп торганнар. Алар ничә секунд әңгәмә корганнар? (7 нче слайд)
Бик яхшы. Сез Тукайның әсәрләрен яратып укуыгызны, аның әсәрләрен белүегезне исбатладыгыз.(үзбәя)
Ә хәзер , логик фикерләүгә мәсьлә тәкъдим итәм. Игътибарлы булыгыз.
Берәү бер пар ат җиккән
Юлга чыккач интеккән.
40 чакрым барган да,
Адашып кайтып киткән.
Ярты юлдан борылган,
Тагын алга элдерткән,
60 чакрым җир киткән.
Ягез әле, һәр аты
Ничә чакрым юл үткән? (8 нче слайд)
Бик дөрес,балалар. Әйтегез әле, шушы шигырьдә Г.Тукай иҗаты белән бәйле булган нинди сүзтезмә бар?(пар ат) (үзбәя)
Әйдәгез, сәяхәтебезне пар атта дәвам итик. Тизлек, вакыт , юлга карата мәсьәлә чишеп алыйк .
Пар атка утырып, Казанга туп-туры карап , юлга чыгарга уйладык, ди. Башкалабыз бездән 96 км ераклыкта урнашкан. Әгәр атларның уртача тизлеге 12 км/ сәг булса, без Казанга ничә сәгатьтә барып җитәрбез?.(9 нчы слайд)
Мәсьәлә белем дәрәҗәләре буенча 2 вариантта бирелә, 1вариант мәсьәләне чишә, 2 нче вариант кире мәсьәлә төзи.Җаваплар чагыштырыла. (үзбәя)
Укучылар, атта утырып барып аякларыгыз оегандыр. Әйдәгез, хәзер матур гына басыйк та, ял итеп алыйк.
IY. Физминутка. (10 нчы слайд)
Кояш әйтте:”Һаман мин яктыртырмын
Вә бер дә батмамын,янып торырмын” (кулларны өскә күтәреп,бер урында әйләнү)
Диде яңгыр да:”Һәр көнне явармын,
Кара җирне юешләрмен, ергалармын.”(кулларын ян-якка җәеп аска чүгәлиләр, җирне
сыйпау хәрәкәтләре ясыйлар)
Кояш каршы диде:”Син бик юешле,
Явасың былчыратып һәммә төшне. ( бармаклар белән парта өсләренә бәргәләү)
Соңыннан анда баткак, монда баткак,-
Синең бар белгәнең җирне былчыратмак. (аяклар белән баткак җирдән йөрү элементлары
ясау)
Инде матур гына утырыйк та, дәресебезне алга таба дәвам итик.
Хәзер мин сезгә телдән исәпләүгә мисаллар тәкъдим итәм. Мисаллар гади түгел, серле. Әгәр сез шушы аңлатмаларның дөрес җавапларын тапсагыз, Г. Тукай биографиясе белән бәйле булган авыл исеме килеп чыгар. (укучылар берәм- берәм телдән исәплиләр, чыккан җавапларны таблицага тутырып баралар.) (11,12 нче слайдлар)
554 | 32 | 1100 | 180 | 60 | 52 | 2500 | 590 |
Ш 200 * 7-300=
Л 880:44* 9=
А 3*26-18=
Ы 300*9-200=
Ч 649-40-19=
К 902-348=
В 4+96:2=
У 40*80:100=
(КУШЛАВЫЧ)
Укучылар, бу авылның Г.Тукай белән нинди бәйләнеше бар? (җаваплар тыңлау) (үзбәя)
Шагыйрьнең балачагы куанычлы булмаган. Бәлки шушы кыенлыклар Тукайга шагыйрь булырга этәргеч биргәндер. Ләкин, Г.Тукай көчле рухлы шәхес булган, авырлыкларга бирешмәгән.
Укучылар,эшебезне дәвам итәбез. Мин сезгә тестлар тәкъдим итәм. Тестларны дөрес чишсәгез, 2 вариант шагыйрьнең нәни чактагы кушаматын, ә 1 вариант аның беренче шигырьләренең ничәнче елда басылганын табар.(13, 14 нче слайдлар)
1 вариант 2 вариант
Иң зур үлчәү берәмлеге: Кайсысы дөрес?
1. гасыр а) 1 минут=60 сек.
2. ел б) 1тәүл.=48 сәг.
3. сәгать в) 1 гасыр=365 тәүлек
Тизлекне билгеләнә?
7. ромб н) S - км
8. квадрат о) t - сәг.
9. турыпочмаклык п) u –км/сәг.
Кайсысы дөрес? Кайсысы дөрес?
1 сәг.=60 мин. т) 0*1=1
1тәүл.=12 сәг. у) 0*1=0
1сәг.= 24 мин. ф) 0+1=0
Һәр класста ничә разряд? Бу нинди өчпочмак?
4. 2 ц) тигезьянлы
5. 3 ч) тигезьяклы
6. 4 ш) турыпочмаклы
(1905) (Апуш) (үзбәя)
Укучылар , ә хәзер мин сезгә тигезләмәләр чишүдә көч сынашып карарга тәкъдим итәм. Тигезләмәләр шулай ук гади түгел, алар да Г.Тукай белән тормышы белән бәйле. Әйдәгез әле, чишеп карыйк, аннан соң бу даталарның шагыйрь белән ни өчен бәйле икәнен аңлатып үтәрсез.(15 нче слайд)
1 вариант 2 вариант
Х*3=3028+2630 Х*4=3846+3806
(1886) (1913)
Әйе, бу даталар шагыйрьнең туган һәм үлгән көннәре.Ә хәзер шагыйрьнең гомер озынлыгын билгеләп карыйк.
1913
-1886
27 (яшь) (16нчы слайд)
Шагыйрьләрнең җирдәге тормышы кайгылы һәм еш кына кыска була. Аларның күңелләре сизгер, тиз җәрәхәтләнүчән һәм ялгыз була, йөрәк әрнүләре гүзәл сүзләр булып ташып чыга. Г.Тукай да,27 яшьтә булуына карамастан, йөзләгән әсәр иҗат иткән. Тормыштан китсә дә, Тукай исеме һаман яңгырый һәм халык күңелендә теләктәшлек таба.
Укучылар, ә быел Г.Тукайга ничә яшь тулды ?
2011
-1886
125 (яшь) ( 17 нче слайд) (үзбәя)
Рефлексия.
Балалар, дәрестә нинди уку мәсьәләсе куелган иде? Нәрсәләр эшләдек?
Өй эше:
Казан шәһәреннән Кырлай авылындагы Г.Тукай музеена барыр өчен карта ярдәмендә түбәндәге гамәлләрне эшләгез:
а) маршрутны билгеләргә;
в) автобусның тизлеге 60 км/ сәг булганда, асфальт юл буйлап ничә сәг. тә барып җитәргә була? (18 нче слайд)
Кулланылган әдәбият:
1.И.Г.Сәгъдиев. Хикмәтле математика . Казан: 2004ел
2. Р.А.Зарипов, А.М.Юсипова. Башлангыч мәктәп. Казан: 2006 ел.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Методическая разработка урока по биологии в 7 классе "Птицы - душа и голос природы"
Методическая разработка урока по биологии в 7 классе "Птицы - душа и голос природы"...
Методическая разработка урока «Имей сердце, имей душу, и будешь русский человек во всякое время» (по повести Н.С.Лескова «Очарованный странник»)
Конспект урока по повести Н.С. Лескова "Очарованный странник"...
Методическая разработка урока литературы в 9-м классе по теме: "Мертвые души" – история создания, особенности сюжета, система образов. Чичиков и помещики"
Вся Русь явилась в этом произведении. Вместе с авантюристом Чичиковым, цель которого была купить умерших крепостных крестьян, «мертвые души», мы увидели Россию XIX века с ее недостатк...
Методическая разработка урока Музыки для 5 класса "Всю жизнь мою несу я Родину в душе..."
Цель урока: Показать взаимосвязь музыки и литературы на примере рассказов В.М. Шукшина и произведения В.А. Гаврилина «Перезвоны».Задачи урока:Образовательные:Познакомить с историей во...
Методическая разработка урока-рефлексии "Дом души"
Занятие основано на использовании работы учащихся с мандалой, как средством коррекции психоэмоционального состояния...
Методическая разработка урока по литературе в 5 классе (внеклассное чтение). Тема: "В ней есть душа..." (С.А.Есенин).
Урок внеклассного чтения посвящён 125 - летию со дня рождения С.А.Есенина. Занятие проводится в форме путешествия....
Методическая разработка урока на тему: "Всю жизнь несу Родину в душе"
Презентация к методической разработке урока о творчестве В,А Гаврилина, о его музыке наполненной любовью к Родине - "Перезвоны". Гаврилин и Шукшин - единство душ и мыслей....