Усемлекләр тереклегендә яктылыкның роле
проект по биологии на тему
Проектная работа по биологии в 5-6 классах в рамках реализации ФГОС второго поколения
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
proektnaya_rabota.docx | 211.54 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы
Нөнәгәр гомуми белем бирү мәктәбе.
Проект эше
Үсемлекләр тереклегендә яктылыкның роле
Эшнебашкарды:МәҗитоваГүзәл,
6 сыйныфукучысы
Җитәкчесе: Фазулянова Луиза Икрамовна,
биология укытучысы
2017
Эчтәлек
1. Кереш …………………………………………………..…………………..… 3
2. Өстәмәчыганакларданкирәклефәннимәгълүматларбеләнтанышу....... 4
3.Тәжрибәләрүткәрү ……………………………….......……….................…..... 4
3.1Тәҗрибә:Үсемлекләрдә фототропизм күренешенөйрәнү ……………….4
3.2 Тәҗрибә: Яктылыкның үсемлекнең тишелеше һәм үсешенә йогынтысын өйрәнү …………………………………………………………………………… 4
3.3 Тәҗрибә: Кояш яктысының фотосинтез өчен әһәмиятен исбатлау.…... …5
3.4Нәтиҗәләрнеанализлау .......................................................................... .....7.
Йомгаклау...............................................................................................................7
Кереш
Бөек рус галимеКлиментАркадьевич Тимирязев яшел үсемлекләрне “кояш балалары”дип атаган.Ни өчен?Үсемлекләр тормышында кояш яктысының нинди әһәмияте бар соң?Тәҗрибәләр үткәреп,мин шушы сорауларга җавап табарга тырыштым.
Эшнең максаты: Яктылыкныңүсемлекләрнеңүсүеһәмүсешенәйогынтысынөйрәнү.
Бурычлар:
1)Үсемлекләрдә фототропизм күренешенөйрәнү.
2) Үсемлекнеңүсүенәяктылыкныңйогынтысыначыклау.
3) Тәҗрибәләрярдәмендә фотосинтез процессындаяктылыкның ролен исбатлау.
Гипотеза:Кояшяктысыныңинтенсивлыгынүзгәртсәң, үсемлектереклегендәсизелерлекүзгәрешләрбулыргамөмкин.
Кайдаһәмкайчанүткәрелде:биология кабинеты,январь-март,2017 ел.
Методлар:
- Тәҗрибә
- Фенологиккүзәтүләр
- Үлчәү
- Анализ
2. Өстәмәчыганакларданкирәклефәннимәгълүматларбелән танышу
Бөек рус галимеКлиментАркадьевич Тимирязевүзенең “Үсемлек тереклеге” исемле атаклы китабында яшел үсемлекләрне “кояш балалары”дип атаган. Яктылык –үсемлекләр тереклегендә иң мөһим фактор.
3. Тәжрибәләр кую
Проект барышында 3 төрлетәҗрибәүткәрелде.
1 тәҗрибә:Үсемлекләрдә фототропизм күренешен өйрәнү.
Фототропизм-үсемлекләрнең кояш нурлары юнәлешенә бәйле рәвештә хәрәкәте.Гади генә тәҗрибә үткәрдек. Тәрәзә төбенә берничә гөл куябыз һәм күзәтәбез. Тәрәзә төбендәге гөлләрнең яфраклары 3-4 көннән кояш яктысына таба борылды(тәрәзә ягына таба)-бу күренеш уңай фототропизм дип атала. Шулай ук бүлмәдәге тәрәзәдән ерак шкаф өстендәге һәм тәрәзәгә якын подставкада торган хлорофитум гөлләрен чагыштырдык: икенчесенең яфраклары куе булып, тармакланып үскән, ә беренчесе аксыл яфраклы, начаррак үскән.
Тәҗрибә №2 Яктылыкның үсемлекнең тишелеше һәм үсешенә йогынтысын өйрәнү
Бер үк көнне(9 март көнне) өч савытка фасоль орлыклары утырттык.1нче савытны яктыга,тәрәзә төбенә,2 нче савытны караңгы шкафка,3 нче савытны караңгы шкафка куйдык һәм фенологик күзәтүләр үткәрдек.
Таблица 1
Фасоль үсемлегенең тишелешен һәм үсешен фенологик күзәтү
Дата | Күзәтүләр |
9.03.2017 | Фасоль орлыкларынутырту; №1-яктыга,тәрәзәтөбенәкуйдык. №2- караңгышкафкакуйдык. №3- караңгышкафкакуйдык. |
13.03.2017 | 2нче һәм 3 нчесавытлардагы фасоль орлыкларытишелеп чыкты,2 нчесавытнытәрәзәтөбенәкуйдык. |
14.03.2017 | 1 нчесавытта фасоль орлыгытишелепчыкты. |
15.03.2017 | 1 нчесавытта- 1см 2 нчесавытта -4 см 3 нчесавытта -14 см |
30.03.2017 | 1 нчесавытта- 10см 2 нче савытта-10см 3нче савытта -34см |
01.04.2017 | 1 нче савытта-11см 2 нче савытта-11см 3 нче савытта-35см |
06.04.2017 | 1 нче савытта-16см 2 нче савытта-14см 3 нче савытта-36см |
3 тәҗрибә: Кояш яктысының фотосинтез өчен әһәмиятен исбатлау
Яфрак-үсемлекнең туклануын тәэмин итүче орган.Ул һава тирәлеге белән турыдан-туры бәйләнештә торганга, туфрактан туклану органнарыннан, ягъни тамырдан аермалы буларак, аны һавадан туклану органы дип йөртәләр. Үсемлек үзен чолгап алган һава тирәлегеннән нинди азык ала соң? Бу азык яфрак күзәнәкләрндә нишли? Һавадан туклану процессы барсын өчен, нинди шартлар кирәк? Барлык шушы сорауларга җавап табарга тәҗрибәләр ярдәм итәр.
Тәҗрибә өчен пеларгония гөле алабыз. Аңа күп итеп су сибәбез һәм караңгы урынга куябыз. 2-3 көннән яфракларда крахмал барлыгын тикшерәбез. Моның өчен бер яфракны кисеп алабыз һәм аны 2-3 минутка кайнап торган суга тошерәбез, ә аннан соң кайнар спирт салынган колбага урнаштырабыз. Без яфракның төссезләнүен, ә спиртның яшел төскә керүен күрербез. Бу хлоропластларның буягыч матдәләре (пигментлары) спиртта эрегәнгә шулай була. Төссезләнгән яфракны кайнар суда юып, тәлинкәгә урнаштырабыз һәм аңа сыегайтылган йод эремәсе салабыз (йод белән сынап карыйбыз). Бу вакытта яфракның төсе үзгәрми яки ул йодтан аксыл-сары төскә керә.
Без моныңбеләняфракларда крахмал юклыгынбелдек. Шушыукүсемлектәтәҗрибәнедәвамиттерәбез: яфракныңберөлешеникеяктан да калынкәгазьбеләнкаплыйбыз. Үсемлекнекояшка яки электряктысынакуябыз. Икенчекөннетәҗрибәөченяфракныкисепалабызһәм, беренчетәҗрибәдәгекебек, анытөссезләндерәбез. Төссезләнгәняфраккасыегайтылган йод эремәсенсалабыз. Яфракныңкалынкәгазьбеләнкапланганөлешетөсенүзгәртми. Кояшнурларытошкәнөлешеисә, йод эремәсеннәнкуезәңгәртөскәкерә. Йод тәэсириткәндә, крахмалныңзәңгәрләнүенбеләбезинде. Димәк, крахмал яфракныңяктылыктөшкәнөлешендәгенәбарлыккакиләикән. Крахмал яфракныңниндикүзәнәкләрендәбарлыккакиләсоң? Органик матдәяктыда, яфракныңяшелкүзәнәкләрендәясала. Тәҗрибәүткәрелгәняфракҗәймәсенеңаркылыкисеменмикроскоптакараганда, хлоропластларныңкуезәңгәртөскәбуялуынкүрербез.
Ни өчен 2-3 көнбуенакараңгыдаторганүсемлекяфрагында крахмал булмады? Моныңҗавабыгади: бувакытэчендәүсемлекүзендәбулган крахмал запасынтотыпбетергән, ә яңасыяктылыкбулмагангаясалмаган. Үсемлекнеяктыгачыгарыпутырткачкына, яфракларда крахмал барлыккакилде.
Хлоропластларда углекислый газдан һәм судан яктыда органик матдә ясалу процессы фотосинтез(грекча “фотос”-яктылык һәм “синтез”-кушылма) дип атала.
3.4 Нәтиҗәләр
Тәҗрибәләрне анализлаганнан соң, түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:
- 1) Кояш яктысы үсемлекләрнең үсүе һәм үсеше өчен әһәмиятле фактор.
- 2)Барлык үсемлекләр уңай фототропизмга ия.
- 3) Тишелеп чыгу өчен яктылык булмаса да ярый, ә үсеше өчен Кояш яктысы кирәк. Караңгы шкафтагы фасоль үсемлеге нечкә, озын, ак төстә, тереклек итү өчен сәләтсез булды; Кояш яктысында үсемлекләр тигез,нык булып үсә.
- 4)Үсемлекнең яфраклары фотосинтез процессы барышында кояш яктысын ассимиляцияләштерә һәм органик кушылмалар(крахмал) барлыкка китерә. Бары тик үсемлекләр генә кояш энергиясен турыдан – туры файдаланып, органик матдә синтезларга сәләтле.
.
Кушымта
Тәҗрибә №1 Үсемлекләрдә фототропизм күренешен өйрәнү
Тәҗрибә №2 Кояш яктысының фотосинтез өчен әһәмиятен исбатлау
Тәҗрибә №3 Яктылыкныңүсемлекнеңтишелешеһәм
үсешенәйогынтысынөйрәнү
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Управление исследовательской деятельностью и роль НОУ в становлении личности школьника Презентация к выступлению "Управление исследовательской деятельностью и роль НОУ в становлении личности школьника"
Вступление и п резентация к выступлению на семинаре заместителей директоров по учебной работе и руководителей районных методических обединений, 2011 г....
Выступление на зональной научно-практической конференции «Роль предметов искусства в формировании духовно-нравственных ценностей школьников» Направление: «Роль педагога в воспитании нравственности» Через танец – к открытию души
Этот материал откроет, как искусство танца влияет на нравственное формирование и воспитание подрастающего поколения....
Роль семейного воспитания. Роль отца и матери в воспитании ребенка.
Семья начинается с детей.Семья как естественная среда воспитания ребенка.Материнская любовь. Чтобы любить и быть любимым.Отец – опора и защита.Если нет отца.Сын и дочь. Образ мужского и женского повед...
Конспект урока по теме "Класс Паукообразные. Строение, жизнедеятельность, размножение, многообразие, паутина и её роль. Клещи, переносчики энцефалита, меры защиты. Роль в биоценозах."
Конспект урока по биологии для 7 класса по теме "Класс Паукообразные. Строение жизнедеятельность, размножение, многообразие, паутина и её роль. Клещи переносчики энцефалита. Меры профилактики". Включа...
Презентация для урока биологии в 7 классе по теме: "Класс Паукообразные. Строение, жизнедеятельность, размножение, многообразие, паутина и её роль. Клещи, переносчики энцефалита, меры защиты. Роль в биоценозах."
Презентация разработана для проведения урока биологии в 7 классе по теме "Класс Паукообразные. Строение, жизнедеятельность, размножение, многообразие, паутина и её роль. Клещи переносчики энцефал...
Роль театра.Какие роли мы играем
Внеклассное занятие с элементами театральной деятельности.Взаимодействие детей и родителей.Для обучающихся с ограниченными возможностями здоровья...
Роль родителя - это роль на всю жизнь
Разработка родительского собрания на тему роли родителей в воспитании детей....