"Чәчәкле үсемлекләрнең органнары. Чәчәк."
план-конспект урока по биологии (6 класс) по теме

Хабиров Газинур Анзяпович

План-конспект открытого урока по биологии для 6 класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chchkle_usemleklrnen_organnary._chchk.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең биология укытучысы Хабиров Г.А.

Ачык дəрес. Биология. 6нчы класс.

 Дәрес тибы:дəрес- сəяхəт.

Тема: Чәчәкле үсемлекләрнең органнары. Чәчәк.

Максат:1)Укучыларның алган белемнəрен ныгыту,системага салу;

2)Укучыларга өстəмə информация бирү;

3)Яңа информацион технологиялəр кулланып , укучыларда белем алуга омтылыш уяту;

4)Милли региональ компонентлар кулланып укучыларда туган якка,үз халкына  мəхəббəт һəм эш барышында коллективизм хисе тəрбиялəү.

Җиһаз:Дəреслек, плакатлар, таблицалар, тест, компютерда мультимедия ,  моделләр, һ.б.

Дəрес барышы.

1.Уңай халəт тудыру:

1)Исəнлəшү, хəерле көн телəү , барлау.

2)—Бүген безнең дəрес  гадəти дəрес түгел ,ə ачык дəрес.Безгə укытучы абый-апаларыгыз кунака килде. Əйдəгез əле , елмаеп алар белəн исəнлəшик…Лəкин  безгə алар белəн озаклап утырырга туры килмəячəк, чөнки без бүген класс белəн белем иленə сəяхəткə чыгып китəчəкбез.Ə алар безгə хəерле юл һəм уңышлар телəп калырлар.

     Сəяхəтчелəр ,гадəттə, төркемнəр белəн хəрəкəт итə.Без дə сезнең белəн 2төркемгə бүленербез. Ə хəзер төркем җитəкчелəрен билгелəп китик: 1- Гафурова Алсу  ,2- Фаррахов Илфат . .Килешəсезме?.Төркемнəрдə киңəшкəннəн соң , бер сəяхəтче җавап бирə. Җавапны тулыландырырга мөмкин.

      Сəяхəткə чыгып китү өчен безгə ныклы теоретик белем һəм əзерлек кирəк. Əйдəгез, алган белемнəребезне искə төшереп китик. Шулай ук  сəяхəт барышында кирəк булачак мəгълумат запасы белəн багажыбызны тулыландырырбыз .

2.Актуальлəштерү.   

 Шулай итеп ,беренче тукталышыбыз- белем иленə сəяхəт итүчелəрнең төп базасы- «Мəктəп»тукталышы.

Ə хəзер сорауларга җавап бирегез:

1.Нәрсә ул орган? Үсемлекләрнең нинди органнарын беләсез?

2.Тамырның нинди әһәмияте бар?

3.Үзәк тамыр системасы чук тамыр системасыннан нәрсә белән аерыла?

4.Нинди үсемлекләрдә үзәк тамыр системасы?

5.Нәрсә ул бәбәк?

6.Сабакта яфраклар ничек урнаша?

7.Нәрсә ул бөре? Яфрак бөресе нинди була?

8.Яфракның нинди әһәмияте бар?

9.Нинди яфраклар була?

10.Яфракның тышкы төзелеше нинди?

11.Сабак нинди функцияләр үти?

Нинди фикерләр дөрес?

1.Тамыр үсемлекне туфракта тотып тора.

2.Тузганакның чук тамыр системасы.

3.Кишер һәм фасольдә үзәк тамыр системасы.

4.Бәбәк сабактан,яфрактан һәм бөреләрдән тора.

5.Бөре ул-башлангыч бәбәк.

6.Барлык яфракларның да яфрак җәймәсе була.

7.Сабак туплау функциясен үти.

Ә хәзер узган дәрестә үткән материалны кабатлау өчен тест эшлибез:

1.Тамыр системасын барлыкка китерә:

а)төп,өстәмә;

б)төп, ян;

в)өстәмә, ян;

г)төп, өстәмә, ян.

2.Үзәк тамыр системалы үсемлекләр:

а)суган, бодай;

б)фасоль, кишер;

в)тузганак,  дөге.

3.Бәбәк өлешләре:

а)сабак,яфрак;

б)яфрак,бөре;

в)сабак,бөре;

г)сабак,яфрак,бөре.

4.Сабакның функцияләре:

а)яфракны яктыга чыгара;

б)анда бәбәк бөреләре,чәчәкләр,җимешләр урнаша;

в)терәк ,тоташтыру функциясен үти;

г)аның буйлап су,минераль һәм органик матдәләр хәрәкәтләнә;

д)туклыклы матдәләр туплау урыны булып тора.

е)барысы да.

5.Яфрак функцияәләре:

а)сулау;

б)туклыклы матдәләр ясалу;

в)суны парга әйләндерү;

г)үзләренә хас булмаган саклагыч һәм терәк;

д)барысы да.

      Тестны тикшереп үтик .Дөрес җаваплар эранда.( г,б,г,е,д)Эшләрне алышып , күршегезнекен тикшерәбез.Дөресенә V, дөрес булмаганына ? билгесе куясыз.Дөрес җавапларны санап, язып куегыз.

      Ә хәзер үзебезнең якта үсүче үсемлекләрне яфраклары аша танып белү ярышы оештырабыз. Презентация күрсәтелә.

      Укучылар утырып арыгансыздыр , бераз хәрәкәтләнеп язылып алыйк. Физкультминут.

       

3.Яңа белем һəм күнекмəлəр бирү.

1).Яңа темага керү (проблемалы ситуациялəр тудыру,сораулар бирү аша)

-Укучылар. Мин сезнең үзлəштергəн белемегездəн канəгать.Хəзер сезнең белəн походка чыгарга да мөмкин.

           Сəяхəткə чыгып китəр алдыннан нинди мөһим эш бар əле?...

-Дөрес, инструктаж үтəргə кирəк.

1)Юлда сак булырга;

2)Сулык буйларында сак булырга;

3)Ут-күздəн сак булырга;

4)Табигатькə зыян салмаска, пычратмаска;

5)Кулны юып ашарга һəм чиста су гына эчəргə.һ.б. Килештекме?!

         Сəяхəткə чыгар алдыннан тагын бер мөһим эш калган.Ничек уйлыйсыз.?...

-Əйе, без сəяхəтнең темасын ,максатын белеп, сəяхəт вакытында куелган максатка ирешү өчен нəрсəлəр эшлəргə тиеш икəнлегебезне ачыклап китəргə  һəм планлаштырырга  кирəк.

   -Укучылар минем сезгə күрсəтəчəк əйбер без үткəн темага да ,шулай ук туган ягыбыз, авылыбыз  табигатенә дә кагыла.

Аңлашылдымы?.

- Үзегез дə чамалагансыздыр?.. Яз көне табигатькә ял итүче буларак сəяхəткə барсак ,бу юлы “Яшь экологлар” буларак сəяхəткə барачакбыз.( « экология» сүзенə аңлатма бирелə: «ойкос”-йорт, ягъни яшәгән җир, «логос»-фəн  дигəн сүз.)

       -Безнең сəяхəт маршрутының юнəлеше көньякка- Иске Җияш авылына таба.Барасы пунктның исеме «Илек тавы». Чөнки анда Иске Телəкəй авылының беренче зираты булган .Хəзер анда нарат урманы шаулап үсеп утыра. Ə ул зиратта татар илен урыс илбасарларынан саклаганда һəлак булган Телəкəй морза-батыр , аның улары Күчем,оныгы  һəм башка батырлар күмелгəн ,дигəн риваять бар. Моны шул тирəдəге атамалар да раслый кебек: Яубүре, Яушкул һ.б.

  -Əйдəгез, кузгалып киттек

  1. -Укучылар сак булыгыз .Аяк астына карап барыгыз. Менə хəзер «Илек тавына» да килеп җиттек . Игътибар итегез əле, тау битен басудан агып төшкəн су ерып бетергəн.Наратларның тамырлары күренеп тора.Алар тау битен юылудан саклыйлар.
  2. Ә монысы “Сабан туе” үткәрә торган урындагы яр буенда үскән каен агачлары. Аларның тамырлары туфракның юылуыннан , ишелүеннән саклыйлар.
  3. -Укучылар , карагыз әле нинди матур алан.Сез аргансыздыр, бераз ял итеп ,сөйләшеп алыйк.
  4. -Балалар ,дөньяда иң матуры ни ул? (-Әни, чәчәкләр ...) (Проблемалы ситуациялəр тудыру,сораулар бирү аша яңа темага керү ).
  5. -Әйе, карагыз әле бу аланга ,нинди генә чәчәкләр юк монда? Бигрәк матурлар. Укучылар ,әйдәгез әле, ял иткән арада чәкләр турында сөйләшеп алыйк. Димәк , безнең бүгенге тема “Чәчәкле үсемлекләренең органнары. Чәчәк “булыр.
  6. Чәчәкнең әһәмияте турында сөйләшү.
  7. Чәчәк төзелеше турында сөйләү:чәчәк тирәлеге:таҗ,кәсә яфраклары; төп өлешләре: җимешлек(җимшән,баганачык,җимешлек авызчыгы), серкәчләр(серкәч таякчыгы(җебе), серкәлек).Плакатта, макетта ,экранда таблицада күрсәтелә.
  8.   Чәчәк төркемнәре:чук,башак,зонтик,кәрзин һ.б. .
  9. Җимеш төрләре :коры,сусыл.
  10. Орлык төзелеше:кабык,яралгы:яралгы тамырчык,сабакчык,бөречек,орлык өлешләре,эндосперм.
  11. Орлык төрләре:ике , бер өлешлеләр.

Тактада схемасы ясала.

Плакаттан күрсәтелә.

Дәфтәрдә сүзлек белән эш. Терминнарны язып куярга.

Рәсемдә чәчәк өлешләрен күрсәтергә.

4.Алган белемнəрне ныгыту:

-Ə хəзер ,мультимедия программасын карап, алган белемнәрне ныгытыйк.

     «Тере организм» мультимедия программасыннан видеофрагментлар күрсəтү:

 -    Үзебезнең бакчада үстергән чәчәкләрне карап китик. Безнең мәктәп 3ел рәттән чәчәкләр үстерү буенча районда призлы урыннарда булды(грамоталары күрсәтелә).

     Бу чәчәкләрнең күпчелеге сезгә таныш. Әйдәгез аларның исемнәрен әтегез әле.

“Кызыл китап”ка кертелгән үсемлекләр башта күрсәтелә. Алар юкка чыкмасын өчен, сакларга кирәклеге әйтелә.

Дару үләннәре турында аңлатыла.

5.Йомгаклау:

6.Билгелəр кую. (Тест нəтиҗəлəре буенча, актив катнашып , дөрес җавап бирүгə карап ).

7.Өй эше бирү. Чәчәкләр  турында əдəбият белəн танышырга.(Тəкъдим ителə).

-Г.Горбачева.Э.Мамедова “Комнатные растения” ,Москва ЗАО “Питон”, 2001г.

-“Энциклопедия лекарственных растений” ,Ридерз Дайджест, 2004г.

-И.П.Игнатьева, А.Н.Постников, Н.В.Борисов “Плодовые иовощные культуры СССР” 1990г.

-“1000 чудес природы” ,Ридерз Дайджест,2002г.

Тест эшлләргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Организмда кан әйләнеше. Кан әйләнеше органнары

Бу дәрес укыту программасы буенча билгеләнгән дәресләрнең берсе....

Хайваннарның органнары һәм органнар системасы

Хайваннарның органнар системасын өйрәнү....

"Үсемлекләрнең бүлекләре" темасына тест

Обобщающий тест по теме "Отделы растений"...

Ашкайнату органнары гигиенасы. Ашказаны – эчәк инфекцияләрен кисәтү.

"Ашкайнату органнары гигиенасы". Урок повторение по теме"Органы пищеварения" .                 ...

Конспект урока "Сулыш органнары"

На этом уроке учащиеся знакомятся с органами дыхания и  функцией. Узнают о эволюции дыхательных органов  у животных....

Хаайваннарның үрчү органнары

Хайваннарның үрчү органнары...