Дәрес эшкәртмәсе "Җир- су хайваннары".
план-конспект урока по биологии (7 класс) на тему

Укытучылар өчен әзер дәрес планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon biol7_zhir-su_hayvannary.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Җир-су хайваннары, яки Амфибияләр        

        

        Максат: Коры җирдә яшәвенә һәм суда үрчүенә бәйле тышкы төзелешендәге                

үзенчәлекләрен ачыклау, борыңгы чукканатлы балыклардан килеп чыгуларын дәлилләү

төрле  тирәлекләрдә яшәргә җайлашкан җир-су хайваннарының күптөрлелеге белән та-

       нышу,кеше тормышындагы һәм табигатьтәге әһәмиятен күрсәтү, аларны саклау.

        Җиһаз:балык һәм бака скелеты,таблица “Тип Хордалылар.Класс Җир-су хай-

                               ваннары.Бака.”,Җир-су хайваннары карточкалары,баш мие модельләре.

        Дәрес барышы:

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

      Җир-су хайваннары, яки Амфибияләр, һәр ике исеменнән күренгәнчә, коры җирдә һәм суда яшәргә җайлашканнар.Җирдә алар якынча 350 млн ел элек борыңгы чукканатлы балыклардан барлыкка килгәннәр һәм коры җирдә яшәүче беренче умырткалылар булганнар.Су тирәлеге белән бәйләнешне алар хәзергә кадәр саклап калганнар, ягъни җир-су хайваннарының үрчүе һәм үсеше су белән тыгыз бәйләнгәннәр.Җир-су хайваннарын һәм сөйрәлүчеләрне өйрәнүчеләр-герпетологлар-төрле амфибияләрнең 4500 төрен исәплиләр.

       Барлык Җир-су хайваннары да елның җылы вакытында гына актив.Әйләнә-тирәдә тем-

пература 4 С ка төшкәндә аларның активлыгы кими, чөнки алар салкын канлы хайваннар.

Тән температуралары даими түгел, әйләнә-тирә температурасына бәйле.Тереклегендәге бу шартлар җир-су хайваннарының таралуын чикли.Батрахология җир-су хайваннарын өйрәнә.                                                              

Тышкы төзелешендә балыклардан аермалы булган билгеләр нинди соң?

Балыклардан аермалы буларак җир-су хайваннарының гәүдәсе кыска, киң һәм койрыксыз(бака, көберле бакада) була.Тиресе бик юка, ялангач, лайла бүлеп чыгаручы бик күп сандагы бизләре бар,шуның тәэсирендә атмосферадагы кислород эри һәм тире аша сулыш алу башкарыла.Балыклардан аермалы буларак күз кабагы бар.Күпчелек койрыксыз җир-су хайваннарының башында барабан ярылары бар,алар урта колак куышлыгын саклый.

Саңаклары урынына үпкәләр, бер пар борын тишекләре күренә, 4 аякта  йөриләр.Арты аяклары алгыларына караганда озынырак һәм ныграк, шуның аркасында хайван сикереп хәрәкәтләнә.Койрыксыз җир-су хайваннарының арткы аяклары арасында йөзү ярылары бар,

бу суда хәрәкәтләнү өчен бер җайланма булып тора.Бака хәрәкәттәге азыкны гына тота.

Бака белән балык скелетының охшашлыгы һәм аермасы нәрсәдә?

Җир-су хаваннарының скелеты балык скелеты шикелле баш сөягеннән ,умырткалыктан һәм койрык өлешеннән тора. Балыклардан аермалы буларак бакада баш скелеты сөякләре азрак.

Кабыргалартритоннарда бар, алар начар үскән.Аяклары  очлыклар поясы сөякләреннән һәм очлык скелетыннан тора.Алгы очлыклар поясы сөякләренә парлы: калак, карга,умрау, һәм күкрәк сөякләре керә.Аларга алгы очлыклар скелеты сөкләре тоташкан.Ул кулбаш,беләк һәм чук суякләреннән тора. Арткы очлыклар  поясын парлы оча сөякләре барлдыкка китерә, аларга арткы очлыклар скелеты тоташа.Ул бот, балтыр, табан сөякләренән тора.

Ашкайнату системасындагы охшашлык һәм аерма нәрсәдә?

Ашкайнату системасы шул ук бүлекләрдән тора:авыз куышлыгы, йоткылык , үңәч, ашказаны,эчәклек.Аермасы: йоткылыкта саңак ярыклары юк,ашказаны яхшырак үсеш алган

Эчәклектә: уникеилле эчәк, нечкә, юан эчәк аерымлана башлаган.Юан эчәктә киңәйгән өлеш –клоака бар, аңа сидек куыгы һәм күкәйлекләрнең (анада) юлы ачыла.

      Ни өчен бакалар атмосфера һавасын сулый алалар һәм бу ничек тормышка ашырыла?

Җир-су хайваннарының үпкәләре булганга күрә алар атмосфера һавасын сулый алалар,мон-нан тыш алар тиреләре аша да сулыйлар. Кайбер койрыклы җир-су хайваннарының тышкы саңаклары бар.(койрыклы җир-су хайваны  сирен)

 Кан әйләнеше системасындагы охшашлык һәм аерма нәрсәдә?

Бакалар үпкәләр белән сулаганга күрә, кан әйләнеше системасы  катлаулырак төзелешкә ия.

Йөрәге 3 камералы: 2 йөрәкалдыннан һәм 1 карынчыктан тора.Кан 2 йомык түгәрәк буенча хәрәкәт итә.Кан әйләнешенең икенче түгәрәге барлыкка килү үпкә һәм тире аша сулауга бәйле. Организмда газлар алмашы тиз һәм эффектив барсын өчен өстәмә кан тармагы кирәк була, шулай итеп кан әйләнешенең кечкенә түгәрәге барлыкка килә.

        Нерв системасындагы аерма нәрсәдә?                

Нерв системасы бакада шул ук бүлекләрдән тора: баш, арка һәм нервлардан.Җир-су хайваннарында алгы ми яхшырак үскән, кечкенә ми начарырак, бу җир-су хайваннарының бертөрле хәрәкәте белән аңлатыла.

        Ни өчен матдәләр алмашы акрын бара?

Көчсез үскән үпкәләр, 3 камералы йөрәк,кан әйләнеше системасы буенча хәрәкәт итүче катнаш кан,органнарга кислородның керүен чиклиләр.Шуңа күрә тукымаларда оксидлашу процесслары акрын бара,энергия аз бүленеп чыга.Шунлыктан  бакада тән температурасы даими түгел,алар салкын канлы хайваннар булып торалар.

        Үрчү кайчан һәм кайда бара?         .

Йокыдан уянгач бакалар төче сулыкларда бергә җыелалар.Ана бакалар уылдык чәчә, аталану эчке һәм тышкы була ала. Уылдыктан чыккан личинкалар зур бакага охшамаган, алар балык личинкасына охшаган, тышкы саңаклары ярдәмендә сулыйлар. Йөрәге балыкларныкы шикелле 2 камералы, 1 йомык түгәрәк буенча хәрәкәт итә.Бу күренеш аларның балыклардан килеп чыгуын күрсәтә.                                          

        Җир-су хайваннары өч отрядка-Койрыклылар, Койрыксызлар һәм   Аяксызларга бүленә.Татарстан территориясендә беренче ике отряд вәкилләре яши. 11 төрнең 2 төре –койрыклы һәм 9 төре койрыксыз җир-су хайваны.

        Койрыклылар отядына: саламандра һәм тритоннар керә, ә хәзер аларга  характеристика бирү өчен сүзне балаларга бирәбез.      

        а) саламандра,  

        б) тритоннар,                

        в)аксолотль, амбистома, сирена.          

        Койрыксызлар отрядынана: су “үгезләрен”, гөберле бакаларны, бакаларны,квак-шалар, сасы бакаларны кертәләр.                  

                                      а) гөберле бакалар    

                                      б) агач бакалары,        

                                      в) квакшалар,          

                                      г)су “үгезләре “        

        Аяксызлар бер семьялыктан тора- суалчан.                  

    Ә хәзер барлык сөйләгәннәргә дә нәтиҗә ясап җир-су хайваннарының әһәмияте турында сөйләшик.Алар төрле корткычларны юк итеп,безнең яшелчә  һәм җиләк-җимеш бакчаларында,кырларда һәм басуларда уңышны саклап калырга булышалар, урманнарыбызны корткычлардан саклыйлар.Үзләре балык, сөйрәлүчеләр,кошлар башка хайваннар өчен азык булып торалар.Бакага эксперименталь биология һәм медицинаның төп объекты булганы өчен  хөрмәт йөзеннән Париж университетында һәмТокиода һәйкәл куелган. Кайбер бакалар “деликатес” азык булып торалар, аларны махсус үрчетәләр.Димәк,

бакалар да табигатебезнең кирәкле җан ияләре булып торалар икән, без аларны саклык.

     Ә хәзер теманы ныгыту өчен түбәндәге фикерләрне карап үтик.Фикерләре дөрес булган җөмләләрнең цифрларын язып алабыз.

   

        Кайсы фикер дөрес:

     1.Коры җирдә һәм суда яшәүгә җайлашканнар.

    2.Тәне хитин тышча белән капланган.

    3.Даими тән температурасына ия.

    4.Тәне ялангач.

    5. Саңак ярдәмендә сулыйлар

    6.Кан 2 йомык түгәрәк  буенча хәрәкәт итә.

    7.Йөрәге 2 камералы.

    8.Үпкә һәм тире аша сулыйлар.

    9.Салкын канлы хайваннар.

    10.Кечкенә ми яхшы үскән.

    11 Батрахология җир-су хайваннарын өйрәнә.

    12.Алгы ми яхшы үскән.

    13.Йөрәге 3 камералы.

    14.Гәдәсе ян-яктан кысылган.

    15.Клоака үсеш алган.

    16. Коры җирдә яшәүгә күчкән беренче умырткалылар булганнар.

    17.Кан 1 йомык түгәрәк буенча хәрәкәт итә.

    18.Ихтиология-бакаларны өйрәнә торган фән.

    19.Өч оряды бар: койрыклы, койрыксыз, аяксыз.

    20.Кышкы йокыга талалар.

                       Дөрес җаваплар:

   1.Коры җирдә һәм суда яшәүгә җайлашканнар.

   4.Тәне ялангач.

   6. Кан 2 йомык түгәрәк буенча хәрәкәт итә.

   8.Ү пкә һәм тире аша сулыйлар.

   9. Салкын канлы хайваннар.

   11.Батрахология җир-су хайваннарын өйрәнә.

   12.Алгы ми яхшы үскән.

   13.Йөрәге 3 камералы.

   15.Клоака үсеш алган.

   16.Коры җирдә яшәүгә күчкән беренче умырткалылар булганнар.

   19.Өч отряды бар: койрыклы, койрыксыз, аяксыз.

   20.Кышкы йокыга талалар.

Өй эше: S 24 укырга, сорауларга җаваплар әзерләргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес: “Йорт хайваннары” темасын кабатлау, ныгыту. 1Б сыйныфы, рус төркеме.

"Йорт хайваннары" темасын кабатлау, ныгыту. 1Б сыйныфы, рус төркеме балалары өчен дәрес разработкасы.Максат: Йорт хайваннырын гомумиләштереп кабатлау. Өйрәнгән лексиканы һәм сөйләм үрнәкләрен камилләш...

Презентация "Кыргый хайваннар"

Презентация "Кыргый хайваннар"...

Әйләнә-тирә дөньядан 1 сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча мастер-класс

1 сыйныфта " Йорт хайваннары" темасына мастер- класс күрсәтелә. Йорт хайваннарының  башка төр хайваннардан аермалы яклары таптырыла....

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча презентация

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча презентация. Дәрес темасы: "Авылда кунакта" ( рус төркеме өчен)....

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча конспект

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча дәрес конспекты ( рус төркемнәре өчен)....

Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары

1 нче сыйныфның рус төркеме өчен план- конспект.Дәреснең максаты һәм бурычлары: Укучыларны кыргый һәм йорт хайваннары белән таныштыру1.     Кыргый һәм йорт хайваннары турында ...

Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары

1 нче сыйныфның рус төркеме өчен презентация...