Координатная плоскость 6 класс (на тат языке)
план-конспект урока по алгебре (6 класс) по теме
Разработка урока математики "Координатная плоскость" 6 класс на татарском языке.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
plan_uroka.docx | 23.31 КБ |
prezentaciya_koord._yassylygy.ppt | 2.3 МБ |
Предварительный просмотр:
Фән: математика.
Класс: 6
Тема: Координаталар яссылыгы.
Максат: кординаталар яссылыгында бирелгән координаталар ярдәмендә нокта төзергә өйрәтү, ноктаның координаталарын табу.
Бурычлар:
- координаталар турысы һәм аның элементлары турында белгәннәрне искә төшерү, белемнәрне системалаштыру;
- укучыларны яссылыктагы координаталар системасы белән таныштыру,
- нокталарны координаталар яссылыгында билгеләү;
- иҗади мөмкинлекне үстерү;
- математика фәненә кызыксыну тәрбияләү.
Дәреслек: Н.Я.Виленкин.,В.И. Жохов. Математика, 6 класс.
Җиһазлау:интерактив такта, проектор, компьютер, рәсемнәр.
Дәрес барышы:
- Оештыру өлеше. Исәнмесез, укучылар. Бүген безнең дәресебез үзенчәлекле, бездә кунаклар бар.
Укучыларны дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.
- Белемнәрне актуальләштерү.
Үткәннәрне кабатлау:
- Координаталар нуры нәрсә ул?
- Координаталар турысы нәрсә ул?
- Нокталарны координаталар нурында ничек билгелиләр?
- Координаталар турысында һәр ноктага ничә сан тиңдәш була?
- Бирелгән нокталарны координаталар турысында билгеләгез:
А(4), В(-2), С(-3), D(2,5), E(-3,5), F(-7), R(9), H(-12).
- Яңа материал өйрәнү.
1.
- Укучылар, сезнең театрга, концертка барганыгыз бармы?
Слайдта ике билет күрсәтелгән. Шул билетлар буенча сез нинди урыннарга утырыр идегез?
- Сезнең алда шахмат тактасы, андагы фигураларның урнашуларын шулай ук сан һәм хәреф ярдәмендә күрсәтергә мөмкин.
- Морской бой уенын бөтенегез дә уйный беләсездер?! Анда дошман корабларының урынын сез ничек сайлап аласыз?
2. Тарихи мәгълүмат (Слайд 4-7 )
3. Координаталар яссылыгы белән танышу. (слайд 9-13 )
Яссылыкта ике перпендикуляр координаталар турысы: х һәм у үткәрәләр. Бу турылар исәп башлангычында – О ноктасында кисешәләр. Бу турыларны – ясссылыктагы координаталар системасы дип, ә О ноктасын координаталар башлангычы дип атыйлар. Координаталар системасы сайлап алынган яссылыкны координаталар яссылыгы дип атыйлар.
Яссылыктагы һәр нокта саннар пары белән ачыклана. Бу саннар пары ноктаның координаталары дип атала. Мәсәлән, М(4,-5) бирелгән булса, 4 саны ноктаның абсциссасы, -5 саны ноктаның ординатасы дип атала. Координаталар турысы х ны –
абсциссалар күчәре дип, ә у ны ординаталар күчәре дип атыйлар. Яссылыктагы һәр ноктага саннар пары тиңдәш, киресенчә һәр саннар парына бер нокта тиңдәш була.
Координаталары буенча нокта төзү алгоритмы слайдта күрсәтелә. (слайд 14-16)
- Физкультминутка
- Үткән материалны ныгыту.
- Интерактив тактада нокталар билгеләү: А (5;1), В (3;-2), С(-5,4), Х(-6;-4).
- Дельфин рәсеме (слайд 19-20)
(-8;7), (-7;8), (-5;7), (-4;8), (-2;9), (0;9), (2;8), (5;6), (9;4), (10;3), (8;3), (6;2), (6;0), (5;-3), (4;-5), (2;-7), (0;-8), (0;-11), (-1;-12), (-2;-10),(-3;-9), (-5;-8), (-4;-7), (-3;-5),(-4;-3), (-6;-2), (-8;-3),
(-9;-5), (-8;-7), (-6;-8), (-4;-7), (-1;-7), (1;-4), (1;-1), (0;1), (-1;2), (-6;6), (-8;7).
Күз: (-2;7) .
- Тиен(вакыт калырлык булса) 1берәмлек кисемтә дәфтәрнең ике шакмагына тигез. (слайд 22-23)
(3;-5), (4;-3,5), (4;-2,5), (3;-0,5), (2;0,5), (1;1,5), (0;3) , (-1;3,5),
(-1,5;4)
(-1,5;4,5) (-2;5) (-2;4,5) (-2,5;5) (-2;4) (-2;3,5) (-2,5;3) (-3;1,5) (-2,5;1) (-1,5;1)
(-1;1,5) (-0,5;0,5) (-0,5;0) (-1,5;-1) (-2;-2) (-1,5;-2) (-0,5;-1) (0;-1)
(0,5;-2) (-0,5;-2)
(-1,5;-3) (-1,5;-4) (-1;-5) (0;-5,5) (-0,5;-5,7) (-2;-5,5) (-2,5;-6) (2;-6) (2,5;-5,7)
(3,5;-6) (4,5;-5,5) (5,5;-4,5) (5,5;-3) (5;0) (5,5;2) (6,5;2) (6;4) (3,5;5,5) (1,5;4,5)
(1;3,5) (1;2,5) (2;0,5).
Күз: (-2;2,5).
- Дәрескә йомгак.
Сорауларга җавап бирү:
- Яссылыкта ноктаның торышын билгеләү өчен ничә сан күрсәтергә кирәк?
- Яссылыкта ноктаның торышын билгеләүче саннарны ничек дип атыйлар?
- Беренче сан ничек дип атала?
- Икенчесе ничек атала?
- А(-1;-4) ноктасының абсциссасы һәм ординатасы ничәгә тигез?
- Х лар күчәре ничек атала?
- У лар күчәре ничек атала?
- О ноктасы ничек атала? (слайд 26)
- Өйэше. (слайд 27)
1. №1417, 248 нче бит, №1421, 249 нчы бит;
2. Координаталар буенча нокталар төзеп, хайван рәсеме ясап килергә.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Координатная плоскость 6 класс
Урок по теме : "Координатная плоскость" по учебнику Виленкина Н.Я. 6 класс. с презентацией....
Учебный проект ученицы 6 класса МАОУ СОШ №19, пос Пироговский, Косовой Виолетты "Математика, астрономия, искусство" по теме "Координатная плоскость", 6 класс.
В проекте я постараюсь рассказать и показать как по известным координатам определить положение точки на плоскости. Но это было бы слишком просто и поэтому мне захотелось эту тему из матема...
урок по теме "Координатная плоскость" 6 класс
Третий урок по теме " Координатная плоскость", содержащий презентацию, дополнительные задания....
Дидактический материал по алгебре и началам анализа в 10 классе (профильный уровень) "Числовая окружность на координатной плоскости"
Вариант 1.1.Найти на числовой окружности точку:А) -2∏/3Б) 72.Како й четверти числовой окружности принадлежит точка 16.3.Найти ко...
Дидактический материал по алгебре и началам анализа в 10 классе (профильный уровень) "Числовая окружность на координатной плоскости"
Вариант 1.1.Найти на числовой окружности точку:А) -2∏/3Б) 72.Како й четверти числовой окружности принадлежит точка 16.3.Найти ко...
Презентация по теме "Координаты на плоскости", часть 2 "Координатная плоскость"
Вторая часть блока обучающих презентаций "Координаты на плоскости"координаты, оси координат, система координат на плоскости, координатная плоскость, абсцисса точки, ордината точки...
Конспект урока математики в 6 классе по теме: «Координатная плоскость. Определение координат точки, отмеченной на координатной плоскости».
Цели урока: Образовательные: повторение и закрепление знаний по теме «Координатная плоскость», дальнейшая работа по построению в координатной плоскости точки по заданным координ...