" Наркомания - афәт ул. Һәр кеше үз язмышын үзе сайлый."
классный час по зож (3 класс) по теме

Хусаинова Гульгена Фатыховна

Сәламәтлеккә багышланган тәрбия сәгате.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon narkomaniya_tekst.doc73.5 КБ

Предварительный просмотр:

Һәр кеше  үз язмышын үзе сайлый.


Максат.Укучыларны сәламәт тормыш алып барырга ,исәнлекләрен сакларга чакыру,зарарлы гадәтләрне кисәтү,татар халкына хас булган әхлак сыйфатларын  тәрбияләү.
Җиһазлау: плакатлар ,компьютер ,презентация ,”Мәгариф” журналлары.

Кичә барышы:
Укытучы.Исәнмесез ,укучылар.Мин бүгенге дәресне татар драматургы К.Тинчурин сүзләре белән башлап китәргә телим. “Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш.Дөнья матур,якты.Тик шул матурлык ,яктылык белән файдалана белергә кирәк.” Ләкин менә шушы матурлыкны күрә белү өчен кеше сәламәт булырга тиеш. Саулык-зур байлык,диләр.Чөнки ул булмаса, кеше күп нәрсәдән мәхрум.Сәламәтлек-кеше бәхетенең нигезе,исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк -омтылышларына ирешә,тормыштан канәгатьлелек ала. Без үзебезгә ходай тарафыннан бирелгән байлыкны сакларга тиешбез.
     Ләкин бүгенге көндә ,җанны шомландырып,авыр булган заман гаме биләп ала.Сез һәм сезнең яшьтәшләрегез
-15-16 яшьлек егетләр-кызлар-бүген ымсындыргыч төсләргә буялган куәтле бозыклык дөньясы белән янәшә яшисез.Татарларны гасырлар буе ислам дине һәм әхлагыбыз саклап килгән.Әхлак ул —кешенең матурлыгы,күңел сафлыгы. Бары тик күңеле саф,матур булган кеше ген чынлыкта сәламәт була.
1 нче укучы.
(“Синең 5 асылың”дигән мөнәҗәт сөйли)
Кеше өчен иң әүвәле-намус,дигән,
Намусыңны сатып итмә табыш ,дигән.
Байлык өчен илен-көнен саткан кеше
Ике дөнья өчен дә ул- явыз,дигән.
Икенче иң кыйммәтлесе —гакыл,дигән.

Гакылсызда тәүфыйк ягы такыр ,дигән.
Гакылсызда намус та юк,иман да юк,
Ялганга ант итеп барын сатар,дигән.


Өченче иң кыйммәтлесе-әдәп,дигән,
Әдәп-көчле мәхәббәткә сәбәп,дигән:
Әдәпсездә бәхет тә юк,тәүфыйк та юк,
Кеше исеме күтәрүе гөнаһ дигән.


Дүртенче иң кыйммәтлесе-күңел,дигән,
Күңеле бозык кеше-кеше түгел ,дигән,
Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,
Яшәмә дә,үлеп җиргә күмел,дигән.


Бишенче иң кыйммәтлесе-сабыр,дигән.
Сабыр кеше зур бәхетләр табар ,дигән,
Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу
Бер кайгыдан икенчегә салыр,дигән.
Укытучы.Бу сүзләр гади сүзләр генә түгел.Тормыш ,яшәү рәвеше белән расланган сүзләр,алтын сүзләр.
Без, бергәләп, мәкальләрне искә төшереп үтик әле.
Саулык-зур байлык.
Сәламәт бала-ил байлыгы.
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл.
Сәламәтлек ул кул астындагы хәзинә.
Әйе,сәламәтлек тиңе булмаган хәзинә икән.
Хәзер бер шигырь тыңлап үтик әле.
2 нче укучы
Ә бит дөнья шундый матур узе
Каш җыермый гына карасаң.
Һәрберебез өчен кояш чыга.
Һәрберебез өчен ата таң.
Һәрберебез зур бәхеткә лаек,
Һәрберебез кеше ләбаса.
Яшәү шундый җиңел булыр иде,
Һәркем әгәр башка берәүнең дә
Кеше икәнлеген аңласа.

Укытучы.Бу сүзләр гади кеше сүзләре генә түгел.Ә һәр минутын тормыш өчен көрәшкән кеше иҗат иткән.Алар безнең янәшәбездә яши,эшли,иҗат итә. Гомерләренең һәр мизгелен кешеләргә шатлык ,бәхет өләшү өчен сарыф итәләр.Беренчесе -татарның танылган язучысы Фәнис
Яруллин.Аның янәшәсендә һәрчак алтын баганасы-Нурсөясе булыр.Фәнис абыйны иҗатка дәртләндерүче дә ул,бар дөньяны нурга күмүче дә.Икенчесе - якташ язучыбыз Гакыйл Сәгыйров.

И,ходаем,чиксез канәгать мин-

Шундый сизгер күңел биргәнсең!
Һәркайсының хәлен аңлый беләм,
Һәркайсының җанын саклый беләм,
Шул яшәтә мине күрәсең...
Кайсыбер сау —сәламәт кешеләр башкара алмаган эшне алар башкара,чөнки бу кешеләрнең күңелләре саф,матур,рухлары сау-сәламәт.Моның өчен без аларга бик
 рәхмәтле. Бүген якташыбыз Г.Сәгыйров инде безнең янәшәбездә юк.Шулай да аның якты рухы безнең белән янәшә яши.
       Әйе ,без сәламәтлек зур хәзинә дидек.Лэкин без ул хәзинәдән дөрес файдаланабызмы икән?Әллә инде сәламәтлегебезне югалткач кына аны кире кайтарырга тырышабызмы? Әйдәгез,шул турыда сөйләшик эле.
3 нче укучы .
Афәт
“Наркомания-гасыр афәте”- дип
Халык әйтмәгән юкка.
Наркотикның зыяны күп,
Кулланма аны, тукта!
Кирәкми ул эчкечелек,
Тәмәкене тартулар.
Шуның нәтиҗәсе бит
Наркоманнар артулар.
Кеше яшәү өчен туа,
Ә гомеркәй бер генә.
Наркоман булырга бит
Җитә бары бер энә.
Шулай булгач, наркотиклар
Кирәкми бу дөньяга.
Кеше ,наркотик кулланып ,
Үз-үзенә кул сала.
4нче укучы.

Һәр сигарет тәмәке тартучының гомерен 8-15 минутка кыскарта. Алар арасында, башка кешеләргә караганда, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән авыручылар — 2-3 мәртәбә, үпкә рагы белн — 15- 30, стенокардия белән авыручылар 13 мәртәбә күбрәк очрый. Шулай ук алар арасында инфаркт — 12 мәртәбә, ашказаны-эчәк авырулары белән авыручылар 10 мәртәбә күбрәк була. Тәмәке тарту нәтиҗәсендә тын юллары кысыла, шул сәбәпле тын алу кыенлаша, алга таба үпкәдә - туберкулез һәм рак авыруы, кан юллары кысылып, аякта гангрена башланырга мөмкин.
5 нче укучы.
Тәмәке тарту һәм эчкечелек — зарарлы гадәтләр. Алар кеше  организмның мөһим әгъзаларын зарарлый. Эчкән алкогольнең  89%ын — ашказанының лайлалы тышчасы, башка өлешен эчәгеләр үзенә сеңдерә. Исерткеч эчемлек барыннан да бигрәк баш миенә тискәре тәэсир итә. Хәмер эчкәч, бер сәгать узганнан соң, концентрациясе кан плазмасына һәм кызыл шарчыкларга үтеп керә.Организмдагы башка биологик сыеклыкларда да ул уз “урынын”таба. Исерткеч эчемлек кешенең иң мөһим әгъзаларында  — баш миендә, бавырда, йөрәктә, ашказанында һ.б. 28 сәгатьтән 15 көнгә кадәр саклана. Алкоголь кеше психикасына да нык тәэсир итә . Шул сәбәпле ул төрле җинаятьләр эшлүгә этәрә, исерек кеше имгәнүләргә дә дучар була.
Тәмәке тартучы кеше уз организмын гына түгел, бәлки әйләнә тирәдәгеләрне дә  агулый. Бер папирос төтенендә егермегә якын агулы матдәләр була, шуларның иң көчлесе —никотин. Биш папиросның никотины — кроликны, йөз папиросныкы атны үтерә. Тәмәке тартучының организмы никотинга әкренләп күнегә,әмма  моңа карап аның зарарлы тәэсире кимеми. Тәмәке тартканда организмны нык какшата һәм үлемгә алып бара торган агулы  матдәләр эчкә суырыла. Шуңа күрә тәмәке тартучылар еш үпкә авыруларыннан интегәләр, никотин баш мие һәм башка органнарның эшчәнлеген боза, газаплы рак авыруына китерә. Тәмәке организмның иртә, вакытыннан элек картаюына китерә. Тәмәке тартучының йөзе җыерчыклана, бармак һәм тешләре саргая, организмы какшый һәм хәлсезләнә, тартучы кеше үзен начар хис итә. Тәмәке төтененә тәмәке тартмаучылар аеруча сизгер. Тәмәке тарту һәм аның исе генә дә балалар өчен гадәттән тыш зарарлы.
Димәк, тәмәке төтене тартучылар өчен генә түгел, алар янында торучыларның организмына да зыян китерә.
Укытучы. Тәмәке тарткан һәр 10 кешенең берсе генә өлкән яшькә
 җитәргә мөмкин.Дөньяда 1,1 млрд. кеше тәмәке тарта.
б нчы укучы.
 Наркоман ни дәрәҗәдә куркыныч?
Беренчедән, наркотик матдәләр куллана башлау чорында кайда да булса эшләсә дә, наркоманның хезмәт җитештерүчәнлеге түбән була, чөнки ул бары тик наркотик матдә табу турында гына уйлый.
Икенчедән, наркоманнар, бәхетсезлек, һәлакәт, җинаять, әйберләрне вату-җимерү чыганагы буларак, җәмгыятъкә
 матди һәм әхлакый зыян  китерә.
Өченчедән, алар үзләренең гаиләләре, якыннарына түзеп тора алмаслык шартлар тудыра, аларга тыныч яшәргә ирек бирми. Әфьюн белән агуланган кешеләрдән сәламәт бала тумый.
 Наркотик матдәләр кулланучылар башкаларны да шушы агуны кулланырга тарталар.
Укытучы.
Күрәсез, тәмәке тарту, эчкечелек, наркоманлык кешенең үзен генә түгел, бәлки башка кешеләргә дә, җәмгыятькә дә зур зыян китерә.
 Шуңа күрә начар гадәтләрне үзебезгә алмыйк. Сәламәт булыйк. Үзебезнең сәламәтлекне һәм башкалар сәламәтлеген саклыйк һәм ныгытыйк. 
Хәзер шушы сорауларга җавап бирик әле.
1 .Наркотик сату кемгә табыш китерә?
2.Ни өчен кешеләр наркотиклар кулланалар?
(укучыларның җаваплары тыңлана).
7 укучы.Наркоман булмас өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?
1. Ихтыяр көче, тәвәккәллек, намуслылык, хезмәт сөючәнлек, җаваплылык тоеп үсәргә, белемгә   тартылырга. Шул  сыйфатларга ия булганда гына наркотик матдәләр белән мавыкмаска мөмкин.
2. Кечкенәдән яраткан шөгылеңне булдырырга. Спорт, музыка, сәнгать, хезмәт белән мавыккан балалар начар гадәтләргә тартылмый.
 Гаиләдә дуслык булсын, үзара аралашу булсын. Өй, гаилә - балалар өчен терәк.
Укытучы. Һәр 100 наркоманның берсе генә олыгаю яшенә җитәргә мөмкин.Россиядә12 млн.нан артык наркоман исәпләнә.
8 укучы. Гасыр чире —СПИД  
СПИДтан җир шарында минут саен бер бала үлә.
Авыруларның 90% якыны- 15 яшьтән-20 яшькә кадәрге кешеләр. Иң күп авыручылар наркоманнар, дөрес җенси тормыш алып бармаучылар. ВИЧтан СПИДка кадәр яшерен чор б айдан
5 елга кадәр дәвам итә.
Укытучы. СПИД йоктырган һәр 10 мең кешенең берсе генә өлкән яшькә җитәргә мөмкин.Россиядә көн саен 100 дән артык кеше ВИЧ инфекция йоктыра.
9 нчы укучы.
Таксикомания -наркоманиянең бер төре. Төрле матдәләр кешедә наркотик халәт булдырырга мөмкин һәм аларның барысы да агулы. Кеше психикасына тәэсир итә торган дарулар, көнкүрештә
кулланыла торган химия әйберлре һ.б. шундый матдлэрне тәшкил итә. Исерткеч эчемлекләр һәм тәмәке составындагы никотин да — наркотик матдә. Аларны куллану таксикоманиянең бер төре булып санала.

10 нчы укучы. Акыл үсеше артта калган балаларның 90%ның әти-әниләре эчкече. Әти-әнисе эчкече булган гаиләләрдә үле балалар, сәламәт гаиләләр белән чагыштырганда, ике мәртәбә артыграк туа, бала чагында үлүчеләр саны өч мәртәбә күбрәк.Бер чәркә аракы эчкән кешенең хезмәт җитештерүчәнлеге -20-З 0%ка кими.
Урлаучылар
55% арта;
Кеше талаучылар — 79%
Кешегә һөжум итүчеләрнең — 69% ы эчкече, наркоман.
Укытучы.
Каршылык,һәркайда каршылык,
Алларда-дөреслек,ялгышлык,
Уйларда-караңгы,яктылык,
Тормышта-явызлык,яхшылык.
Яшибез ашыгып,ашкынып, дип яза жирле шагыйрбез Роза ана Мәслхова. Ләкин тормыш нинди генә ашкышулы булмасын ,һәр кеше үз язмышын үзе сайлый.
- я гомерен озайта:
Балаларның шат көлүләрен, милли бәйрәмнәргә
бай булган мул икмәкле,иман нуры иңгән тормыш.
- я яшьли үлеп китә:
Никотин ,алкоголь,наркотик матдәләр,СПИД ихтыярсыз, әхлакый яктан сәламәт булмаганнарны юк итү буенча табигый сайланыш.
   Әйе,тормышта юллар бик күп,без дөресен сайлый белергә тиешбез .Бу дөньяга без килгәнбез икән, юкка түгел,юкка түгелдер...
(Жыр башкарыла “Юкка түгел,юкка түгелдер”)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бөтен кеше элек бала булган.

Өч буын: әби-бабай,әти-әни,бала очрашуына багышланган гаилә бәйрәме....

Классный час "Кеше- жирнен бизэге"

Классный час для учителей начальных классов....

Иң кадерле кеше -әни

Мәктәп күләмендә аналар көнен билгеләп үтү өчен сценарий...

Әбиле кеше-бәхетле кеше

Беренче октябрь көнне "Өлкәннәр көне"үткәрелә.Балачакның иң якты истәлеге әбиләр белән бәйләнгән."Әбиле кеше-бәхетле кеше",ул өйдә иман нуры балкый.Әбиләрне хөрмәт итеп балалар белән кичә үкәрергә бул...

Әбиле кеше- бәхетле кеше.

Мәктәптә өлкәннәр көне үткәрү өчен класстан тыш чараның конспекты....