Бөтен кеше элек бала булган.
методическая разработка (3 класс) по теме
Өч буын: әби-бабай,әти-әни,бала очрашуына багышланган гаилә бәйрәме.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
hmm_keshe_zhird_bala_bulgan.doc | 65.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Һәммә кеше җирдә бала булган.
Максат: 1. Әти-әниләрне, әби-бабайларны хөрмәт итү.
2. Аларны зурлау, кунак итү.
3. Мәктәп белән гаилә арасында тыгыз элемтә
булдыру.
4. Әти-әниләрдә, укучыларда бергәлек, иҗади-
лык, күмәклек хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау : гаилә темасына укучылар ясаган рәсемнәр, компьютер, магнитофон.
Класс җитәкчесе.
- Хәерле көн, кадерле әти-әниләр, әби-бабайлар! Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар!
Бүгенгекичәдә өч буын кешеләре: әби-бабайлар, әти- әниләр, оныклар катнаша. Без барыбыз да бала булган кешеләр. Шуңа күрә дә без аны “ Һәммә кеше җирдә бала булган “ дип атадык. Сезне бүгенге гаилә бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Һәрвакыт көләч йөзле, шат күңелле, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз. Балаларыгызның чыгышы сезгә бүләк булсын. Сүзне аларга бирәбез.
1 укучы.
Бәйрәм кирәк әтигә,
Бәйрәм кирәк әнигә,
Бабай белән әбигә,
Бишектәге бәбигә.
Безнең халык кунакчыл:
Якты чырай, такта чәй, дип,
Каршы ала кунакны.
2 укучы.
Тормышыгыз ямьле булсын!
Ямьле булсын, гөрләп торсын,
Илебезне бизәп торсын,
Гаилә бәйрәме котлы булсын!
Җыр. “Кил син, язым”. М.Минһаҗев көе, Р.Вәлиева сүзләре.
Тып-тын һава, нурлар ява, көн аяз.
Бар дөньяга нурлар сибеп килә яз.
Кушымта:
Кил син, язым, тизрәк кил,
Җырлар җырлап, сөеп, зурлап,
Сине тәбрик итәрбез!
Кушымта.
Ашыгабыз сине тизрәк күрергә.
Яшь үләннән ялан тәпи йөгерергә.
Кушымта.
Кил син тизрәк, бөтен дөнья уянсын.
Сайрар кошлар, күбәләкләр куансын.
3 укучы.
Безнең гаиләләр җыелган
Ял итәр өчен бүген.
Сүзләремнең иң матурын
Әйтмичә мөмкин түгел.
4 укучы.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын сезгә әйтәсе.
Вальс + җыр “Туган көнең белән , әнием!” М.Минһаҗев көе, Р.Вәлиева сүзләре.
Бүген кояш иртә торган,
Җилләр дә уянганнар.
Чәчәкләр дә ачылганнар,
Кошлар да куанганнар.
Өзелеп-өзелеп сайрый былбыл,
Ул ниләр уйлый икән?
Күбәләкләр, леп-леп итеп,
Ник гөлгә куна икән?
Нинди балкыш, нинди бәйрәм,
Нинди шатлык бу таңда?
Олы шатлык, олы бәйрәм-
Бүген әнкәм туган ла!
Җырлый-җырлый әниемә
Чәчәкләр алып киләм:
- Туган көнең белән әнием!
Туган көннәрең белән!
5 укучы.
Ана! Һәркем өчен иң изге , иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда җыр көйләп юатучы, йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена баласының кайгы-шатлыкларын уртаклашып яшәүче газиз әниләр!
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан
Я кояштан һәйкәл салырлык.
6 укучы.
Җылы наз ул , әнием синдә генә,
Иркә сүзләр – синең телдә генә,
Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,
Изге синең , әнием, теләгең дә!
Җыр. “Иң якын кешем син, әнием”.М.Минһаҗев көе, З. Минһаҗева сүзләре.
Дөньяда иң гүзәл,
Иң матур, нурлы зат
Ул минем әнием,
Ул минем әнием.
Иң якты кояшым,
Иң назлы гөлкәем,
Иң якын кешем син
Әнием-җаным син.
Кадерләп үстердең
Җаныңны биреп син,
Төннәрен йокламый,
Бәхетле булсын дип.
Тормышта урының
Гел түрдә, әнием,
Алдыңда баш иям
Маягым син минем.
Үсеп җиттең диеп
Моңайма, әнием,
Һаман да мин синең
Шул нәни бәбиең.
1 укучы.
Хөрмәтле әтиләр! Сез хезмәт сөясез, өлкән дус, киңәшче, тәрбия бирүче һәм остаз буларак кадерле безгә сез!
Бүген бәйрәм көнендә
Әтиләрне котлыйбыз.
Шатлык, бәхет, сәламәтлек,
Һәммәгезгә телибез.
Песенка про папу.
2 укучы.
Әти булса, хәвеф –хәтәр дә юк,
Бәлаләрдән калкан кебек каплыйсыз сез.
Балаларның – тынычлыгын, әниләрнең
Саф, ягымлы елмаюын саклыйсыз сез.
Җыр. “Әтинең туган көне” . М.Минһаҗев көе, З.Минһаҗева сүзләре.
Бүген бездә зур бәйрәм-
Әтинең туган көне.
Җыелыштык барчабыз,
Бергәләшеп котлыйбыз.
Кушымта:
Әтием, әтием,
Котлыйм сине, әтием,
Яннарыңда һәрвакыт
Көлеп торсын әнием.
Әтиебез бик гадел,
Юмарт, шаян һәм көчле,
Безнең өчен ул терәк,
Әти безгә бик кирәк.
Кушымта.
Әти – безнең горурлык,
Телибез аңа саулык.
Язсын иде яшәргә
Әти диеп гомергә.
Әнием белән бергә
Яшәгез сез гомергә.
Яшәгез сез гел бергә.
3 укучы.
Әтиләр сез, безнең газиз әтиләр сез,-
Нәсел күрке, дәүләтебез таянычы.
Матур узган бәйрәмнәрнең түрендә сез,
Иминлеге илнең, гаилә куанычы.
Татар халык биюе.
4 укучы.
Әти-әни, сездән башка тагын
Кем бар шундый бала бәгырьле!
Кояшсыман әнием якын булса,
Әтием дә шундый кадерле.
Җыр. “Минем әтием – гармунчы”. М.Минһаҗев көе, Р.Вәлиева сүзләре.
Яңа күлмәгем кидем,
Көзге каршына килдем.
- Бигрәк тәти кыз булдым,
Биим әле бер ,-дидем.
Кушымта:
Гармунда ике күзем,
Бер биим әле үзем.
Гармунчы бит - әтием,
Биеми ничек түзим!...
Аягымда ак читек,
Басамын тып-тып итеп.
Гармун уйнап җибәрсә,
Түзәсең нихәл итеп!
Кушымта.
Читеге җиңел икән,
Җилдереп биеп китәм.
Әткәң гармунчы булгач,
Бигрәк күңелле икән!
Кушымта.
5 укучы.
Күрегезче, тәрәз төбендәге
Без үстергән гөлләрне.
Әнә ничек матур итеп
Чәчәк аткан үзләре.
6 укучы.
Әбиләрне гөлләрнең дә
Шулдыр котлау сүзләре.
Без дә шушы гөлләр кебек
Әбиләрне котлыйбыз!
Шуңа күрә без аларга
Иң матур җыр юллыйбыз.
Җыр. “Әбием васыятьләре”. Э.Шәрифуллина сүзләре, Л.Б.-Булгари көе.
Иңдәреңдә фәрештәләр,
Ди миңа ак әбием.
Фәрештәм син дип сөяләр
Әтием һәм әнием.
Кушымта:
Һәр иртәне – якты көнне
Фатиха белән башлыйм.
Һәр эшемне, гамәлемне
Изгелеккә багышлыйм.
Үзе тарих, тере тарих
Безнең әби-бабабыз.
Зурласак кына аларны
Олы булып калабыз.
Кушымта.
Әбиемнең васыятьләре
Офыгымны киңәйтә.
Иңнәремдә фәрештәләр
Изгелеккә өйрәтә.
Кушымта.
1 укучы.
Әби-бабайлар безнең өчен үрнәк алар. Алар безне, оныкларын тәрбияләүгә күпме көч куялар. Матур җырлары, мөнәҗәтләре аша күңелләргә нәфислек, рухи байлык иңдерәләр. Без кайтышка җылы ризыкларын әзерләп куялар. Без аларга бик рәхмәтле.
Кадерле әбиләребез,
Чал чәчле бабайларыбыз.
Бәйрәм белән котлый бүген
Сезне оныкларыгыз.
Җыр. “Әнием бәйрәме”
2 укучы.
Яшәгез сез, мәңге яшь булып,
Туган йортыбызга ямь биреп.
Сез булсагыз таза-сәламәт,
Оныкларга булыр бик рәхәт.
Җыр. “Кәләпүшем, кәләпүш”. М.Минһаҗев көе, Р. Вәлиева сүзләре.
Йөзләремә килешәсен
Кайлардан гына белгән.
Туган көнгә бабаем
Кәләпүш алып килгән.
Кәләпүшемне кидем мин,
Көзге каршына килдем:
- Менә шушындый була ул
Татар малае! дидем.
Кушымта:
Кәләпүшем, кәләпүш,
Энҗе –мәрҗәннәр чиккән!Их!
Чиккән кәләпүш үземә
Бигрәк килешә икән!
Әнием дә бик сөенде,
Кочаклап алып сөйде.
- Котлы булсын кәләпүшең,
Бигрәк килешә!-диде.
Әй, кәләпүш, кәләпүш.
Укалыдыр читләре.
Шундый матур кәләпүшле
Малай булдым бит әле.
Кушымта.
3 укучы.
Әбием көлеп тора,
Йөзе нур сибеп тора.
Көне буе ничек армый-
Куллары биеп тора.
Кояштай балкып тора
Әбиемнең карашы.
Ничек менә әбием күк
Җылы , якты буласы.
Җыр.” Әбием”. Ф.Зарипова сүзләре, С.Сабирова көе.
Иртән торсам кояш чыгып
Нурларын сипкән иде.
Әбиемнең чәе кайнап
Коймагы пешкән иде.
Без әбине яратабыз,
Ул да безне ярата.
Якты йөзе, йомшак сүзе-
Барысы безгә карата.
Әби безгә “тәмле ашлар –
һәммәсен пешерәм”, -ди.
Балаларым, сез дигәндә
Барысына өлгерәм,-ди.
Әби шулкадәр сагынган,
Башлардан сыйпап ала.
Яныннан узып киткәндә
Аркадан сөеп кала.
4 укучы.
Ничек түләп бетерербез,
Гомер биргән өчен безгә,
Балам диеп, янып-көеп
Яшәгәнгә рәхмәт сезгә.
Заманча бию “Малинки”
5 укучы.
Наз гөлләре үсеп чыга
Сез үткән буш җирләрдән.
Кабул итегез бүләкләр
Менә без балалардан.
(Бүләк тапшыру).
6 укучы.
Әниләр,
Мәрхәмәтле безнең әниләр,
Җиргә матурлыкны,
Илгә батырлыкны
Сез бирәсез, гүзәл әниләр.
Җыр. “Әниемә бүләгем”. Р.Вәлиева сүзләре, М.Минһаҗев көе.
Яз килде, яз! Бүген –
Әниләр бәйрәме!
Диңгездәй чайкала
Чәчәкләр бәйләме.
Ә минем күңелемдә
Җыр туа тын гына.
Җыр туа сөекле
Әнием турында.
Чагылыр ул җырла
Иң кайнар теләгем,
Җылытып әнкәмнең
Тынгысыз йөрәген.
Әнием, әнием,
Кадерлем син минем.
Син назы, шатлыгы,
Кояшы күңелемнең.
Яшә гел кояштай
Сүрелми, сүнмичә.
Яшә гел бәхеттә,
Кайгылыр күрмичә.
Әнием, әнием,
Кадерлем син минем,
Син назы, шатлыгы,
Бәхете гомеремнең.
Әнием шул минем.
Песня про маму.
1 укучы.
Көнгә ничә тапкыр “әти-әни” дибез
Рәхәт тә соң шулай диюләр.
Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик
Бүләк итик матур биюләр.
Бию. “Кызыл Калфак”.
1 укучы.
Рухың төшсә, күңелеңә,
Канат куючы кирәк.
Уй-хисеңне карашыңнан,
Аңлап торучы кирәк.
2 укучы.
Җаның назга сусаганда,
Назлап сөюче кирәк.
“Ашың бүген бигрәк тәмле
Пешкән” – диюче кирәк.
3 укучы.
Киңәшерлек, гөрләшерлек
Якын кешең булсын ул.
Канатың канатка куеп,
Яшәр кешең булсын ул.
4 укучы.
Бәхетле без бу дөньяда
Әти-әни сез булганга.
Туган җирем күкләренең
Күге аяз булганга.
5 укучы.
Сезгә булган олы хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Саулык –сәламәтлек, ак бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә мәңгегә.
6 укучы.
Гомер юлларыгыз озын булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен.
Җыр. “ Җырлап яшәр чагыбыз” . Мөҗәһит сүзләре, М Минһаҗев көе.
Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җырлап яшәр чагыбыз.
Нинди матур, нинди гүзәл
Безнең туган ягыбыз.
Кушымта:
Безнең җырга сез дә шулай
Кушылып кул чабыгыз.
Йөрәкләрне җилкендереп,
Җырлап яшәр чагыбыз.
Җырларыбыз сезгә һәрчак
Дәрт – дәрман биреп торсын.
Күңелләргә шатлык өстәп,
Борчуны оныттырсын.
Кушымта.
Йөрәкләрдә җыр яңарсын.
Канат куйсын, яшәртсен.
Җырлап туярга язмасын,
Яшәсен җыр, яшәсен!
Кушымта.
Класс җитәкчесе.
- Хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар, балалар! Бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә безгә менә шулай тагын очрашырга язсын. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз. Балаларыгызны , оныкларыгызны сөендереп, исән-сау булып, тыныч, мул тормышта яшәгез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү"
Урок в 1 классе помогает правильно произносить и запомнить произношение трудных букв....
Халык авыз иҗатына нигезләнеп, әхлакый сыйфатларга ия булган милли рухлы шәхес тәрбияләп укыту.
Һәр халыкның хыялы – камил шәхес тәрбияләү. « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк », ди халык мәкале. Ә халык әйтсә хак әйтә. Бүгенге көндэ үсеп килүче яшь буынны халкыбызнын традицияләре үрнә...
Халык авыз иҗатына нигезләнеп, әхлакый сыйфатларга ия булган милли рухлы шәхес тәрбияләп укыту.
Һәр халыкның хыялы – камил шәхес тәрбияләү. « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк », ди халык мәкале. Ә халык әйтсә хак әйтә. Бүгенге көндэ үсеп килүче яшь буынны халкыбызнын традицияләре үрнә...
М хәрефе булган сүзләрне уку
Әлифбадан дәрес эшкәртмәсе...
Әбиле кеше-бәхетле кеше
Беренче октябрь көнне "Өлкәннәр көне"үткәрелә.Балачакның иң якты истәлеге әбиләр белән бәйләнгән."Әбиле кеше-бәхетле кеше",ул өйдә иман нуры балкый.Әбиләрне хөрмәт итеп балалар белән кичә үкәрергә бул...
Әбиле кеше- бәхетле кеше.
Мәктәптә өлкәннәр көне үткәрү өчен класстан тыш чараның конспекты....