Халкыбызның күркәм гадәтләре
классный час (4 класс)

Гиниятуллина Гульнур Нурисламовна

Халкыбызның күркәм гадәтләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon halkybyznyn_kurkm_gadtlre.doc61 КБ

Предварительный просмотр:

Халкыбызның күркәм гадәтләре

         В.1.  Здравствуйте, дорогие друзья!

                  Мы приветствуем гостей нашего

                  Праздничного мероприятия –

                  Дня татарской культуры.

                  Пусть этот праздник станет ещё

                  Одним вкладом в дело согласия, единения.

                  Мира людей разных национальностей, живущих

                  На нашей Сенгилеевской земле.

2. “Исәнмесез диеп башлыйк әле”

    Танышу бит шулай башлана.

    Сезнең белән очрашуга, дуслар

    Күңелебез шундый шатлана.

  • Хөрмәтле кунаклар! Бүген  без сезне каршы алуыбызга  бик шатбыз һәм  сезгә татар халкының милли ризыклары, халкыбызның күркәм гадәтләренең берсе булган кунакчыллык турында сөйләрбез. Кунакчыллык сыйфаты ул барыннан да элек, кешенең киң күңеллелеге, юмартлыгы турында да сөйли.
  • Безнең язучыларыбыз иҗатында да кунакчыллык, кунакка ачык чырай, сый-хөрмәт күрсәтү, халкыбызның гореф-гадәтләре зур урын алган.
  • Татар халкының мәкаль һәм әйтемнәрендә, табын сый муллыгыннан да бигрәк, хуҗаның мөлаем, эчкерсез, игътибарлы булырга тиешлеге ачык чагыла..

Бүген безгә кунакка район урынбасарлары һәм шәһәребез кунаклары килгән. Укучылар, әйдәгез кунакларны  җылы сүзләр белән каршы алабыз.

Приветствуем мы от души вас,

Как друзей встречаем.

Хлебом – солью угощаем.

Борынгыдан килгән гадәт,

Ата бабай йоласы.

Ипи һәм тоз, баллы чәк- чәк белән,

Кунакларны каршы аласы.

Әйдәгез, түрдән узыгыз,

Бездә кунак булыгыз.

Изгелекле мәрхәмәтле

Булсын йөргән юлыгыз.

В.1. На нашем сегодняшнем торжестве присутствуют представители татарской областной автономии.

Слово предоставляется _______________________________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

В.1. В то время, когда политики ищут источники

        Национальной идее, которая могла бы сплотить Россию,

        Нам кажется, что в основе этой идеи должно быть

        Осознание каждой нацией себя, как части материка,

        Который именуется Человечеством.

Кичәбез котлы булсын,

Табыннар да мул булсын!

Күңел шатлык белән тулсын,

Ял кичәбез гөрләп узсын!

2. Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!

“Туган тел” –

Иң әйбәт шигырь!

“Туган тел” –

Иң әйбәт җыр!

“Туган тел” –

Иң әйбәт китап!

“Туган тел” –

Иң әйбәт тел!

Туган тел әйбәт булганга,

Шигыре дә, җыры да

Иң әйбәттер.

 (“Туган тел” җыры)

В.1. Мы все разноязыкие с рождения,

        Твоя, Россия, родины сыны...

        Так дай нам силы для объединения

        Не допускай вражды, огня войны.

Россия – мать нас всех объединила,

Судьбы своей не мыслим без неё,

Дай нам, Земля, на единенье силы,

Пошли благословение своё.

          И минем җандай кадерлем,

          И җылы, тере телем!

          Кайгылар теле түгел син,

          Шатлыгым теле бүген.

          Тик синең ярдәмең белән мин,

          Тик синең сүзләр белән

          Уйларын йөрәккәемнең

          Дөньга әйтә беләм.

В.1. Татарский танец в исполнении ансамбля песни и танца “Звонкие голоса”.

2.

Без бит татар балалары

Әйдә җыелыйк әле.

Кунакларга, дус-ишләргә

Җырлап күрсәтик әле.

       Кызлар, малайлар бер читтә

       Юкка келешеп тора

       Башымдагы түбәтәем

       Бигрәк килешеп тора.

Нәни генә кояш кебек

Башыңны нурлый бит ул.

Астында акыл да булса,

Түбәтәй җырлый бит ул.

         Түбәтәй кигән малайны

         Кызлар күрми узармы.

         Хәзер эзлим үземә тиң

         Калфак кигән кызларны.

Эх! Безнең татар кызлары!

Калфаклар киюләре,

Калфак кигән чибәрләрнең

Ягымлы көлүләре.

Ак калфаклар, кәләпүшләр

Бик килешә йөзләргә,

Җырлап-биеп, уйнап-көлеп

Күңел ачыйк без бергә.

        Ал да булыр чагыбыз,

        Гөл дә булыр чагыбыз,

        Без җырламый кем җырласын?

        Безнең җырлар чагыбыз!

        Без биеми кем биесен?

        Безнең биер чагыбыз!

(Җырлы биюле уен “Кәрия-Зәкәрия”, кашыклар белән)

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

         Бәйрәмне кем китерә?

         Чәчәкләр, гөлләр микән?

         Бураннар, җилләр микән?

         Әллә соң дуслар микән?

Бәйрәм кирәк әтигә,

Бәйрәм кирәк әнигә,

Бабай белән әбигә.

Безнең халык кунакчыл:

Якты чырай, такта чәй дип

Каршы ала кунакны.

В.1. Вы, татары, издавна здесь живёте,

        Предков дух вам выпало беречь

        Пусть живёт в веках татарская культура,

        Пусть не забывают дети песни, сказки, речь.

2. Хөрмәтле кунакларыбыз! Гаилә - тормышыбыз нигезе. Гаилә нык, тату икән, дәүләт тә нык, тату дигән сүз. Һәр кеше бәхетле гаилә корырга омтыла. Бәхетле гаилә төшенчәсен без ничек аңлыйбыз соң? Минемчә, ул борынгы гореф-гадәтләрне саклый, яңаларын булдыра белүдә. Һәр гаиләнең үзенә генә хас йолалары, тәрбия алымнары бар. Белемле, тәрбияле балалар үстерүче, күп сыйфатлары белән үрнәк булып торучы гаиләләр безнең арабызда да аз түгел. Һәм менә шундый гаиләләрнең берничәсе безнең арабызда.

(Гаиләләр өчен мәкальләр)

  1. Агачны яфрак бизәсә, кешене ... (хезмәт бизи).
  2. Һөнәрле үлмәс, ... (һөнәрсез көн күрмәс).
  3. Ул ояты – атага, ... (кыз ояты - анага).
  4. Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, ... (тыңламаган әрәм булган).
  5. Оясында ни күрсә, ... (очканда шул булыр).
  6. Эшләгәнең кеше өчен булса, ... (өйрәнүең үзең өчен).
  7. Белем алу ... (энә белән кое казу).
  8. Кем эшләми, ... (шул ашамый).
  9. Калган эшкә, ... (кар ява).
  10. Тәмле тел таш яра, тәмсез тел ... (баш яра).
  11. Үткен - тел бәхет, ... (озын тел – бәла).
  12. Тырышкан табар, ... (ташка кадак кагар).
  13. Эш беткәч, ... (уйнарга ярый).
  14. Кечегә шәфкать итеп юл бир, олыга ... (хөрмәт итеп кул бир).
  15. Кунак сые: якты йөз, тәмле сүз, аннан кала - ... (ипи-тоз).
  16. Сүзең кыска булсын, ... (кулың оста булсын)

Сорау бирер нәниләр, ни диярләр әниләр. (табышмаклар)

  1. – Ул бөтен өйдә дә бар.
  • Аны  әниләр ясый.
  • Зур да, кечкенә дә, уртача да була.
  • Усал малайлар аның белән сугыша.
  • Күбрәк ашаганнан соң, әтиләр шуңа таяна, кайчагында, аңа чумып, гырлап та китә.
  • Әниләр аның белән уйнамаска куша.
  • Авылда ул һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа игътибар аз.
  • Ул йомшак та, бик йомшак та була.
  • Ялгыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата.  (м е н д ә р)

    2. – Ул үзе бик кирәкле әйбер.

        - Ике колагы, бер борыны бар.

        - Ул бик күп төрле була.

        - Бик матур итеп бизәлгәннәре дә бар.

        - Аны бигрәк тә әбиләр, бабайлар ярата.

        - Ул - өстәлнең бизәге.

        - Аңа күмер дә салалар, кайсыларын электр утына да тоташтыралар.

        - Ул булса, чәй эчүләре дә күңелле.

          (с а м о в а р)

    3. – Ул һәммә кешедә дә бар.

        - Картларда сүлпәнрәк, яшьләрдә көчлерәк. Кем белә бәлки киресенчәдер.

        - Ул шатландыра да, көендерә дә.

        - Бер караштан туа, озак еллар яши.

        - Аннан башка яшәп булмый.

        - Венера Ганиева да шулай дип җырлый.

         (м ә х ә б б ә т)

   4. – Аны камыр белән иттән ясыйлар.

       - Башта зур камыр, аннары кечкенә камыр ясыйлар.

       - Аны ясау бер кешегә генә озакка китә.

       - Мин аны саный беләм, бигрәк тә санарга яратам.

       - Аңа яраткан кеше борыч та сала.

          (п и л м ә н)

   5. – Ул татар халкының милли ашамлыгы.

       - Кунаклар килгәндә пешерелә.

       - Түгәрәк була.

       - Өстенә тәмле әйберләр сибәләр.

     - Эчендә дә тәмле әйберләр күп: дөге, йомырка, йөзем, корт.

     - Ул катлы-катлы була.

        (г ө б ә д и я)

Татар моңы...

Татар җыры...

Йөрәгеңә үтеп керер дә,

Нурландырыр керсез күңелеңне,

Усаллыкның калмас кере дә.

Тыңла әле син бер татар көен,

Тыңла әле күзең ачылсын.

Күңелеңдә булган сагыш, моңнар

Татар җыры белән басылсын.

  (Җырлый .................................................................................)

Татар халкы элек-электән иң кадерле кунагын чәй белән сыйлаган. Табында күршеләр белән бергәләп чәй эчү кешеләрне бер-берсенә якынайта, эч серләрен уртаклашырга тел ачкычы бирә.

- Безнең татар халкы кунакны нинди генә ризыклар белән сыйламый.

- Сез нинди милли ризыкларны беләсез һәм кунакларны нинди ризыклар белән сыйлар идегез?  (Эчпочмак, бәлеш, гөбәдия, кош теле, кыстыбый)

Безнең халык кунакчыл

Якты чырай, тәмле сүз белән

Каршы ала кунакны

Сыйлап, зурлап, хөрмәтләп

Озатып кала аларны.

        Дуслык җебе өзелмәс ул,

        Моңлы халык бар җирдә.

        Безнең шушы очрашу

        Истә калыр гомергә.

В. 1. Для вас поёт ____________________________________________

В.1. У татарского народа праздник –

        В песнях, танцах льётся свет.

        Ветер с Волги, как проказник,

        Края милого привет.

В.1. Весь наш край, как музыкальный инструмент,

        Все поют, а не поющих просто нет,

        Льётся музыка, смеётся, говорит

        В ней душа татарская горит.

-2. Халкыбызның кунакчыллык, бер-береңә ихтирам, авыр чакта иптәшеңә ярдәм кулы сузу кебек күркәм гореф-гадәтләре һәрвакыт сезгә юлдаш булсын. Нинди генә авыр вакыйгалар булса да, чын кеше булып кала белергә кирәк. Йөзләрегез һәрчак якты, телләрегез татлы, табыннарыгыз мул булсын.

В.1. У нас в гостях замечательные артисты Областного центра национальных культур. Передаём им эстафету праздника.

 

Мөселман ир – атларының баш киеме – Т  ү  Б  ә  Т  ә  Й.

Т  ү  Б  ә  Т  ә  Й    чәчне,   баш түбәсен   каплый,   начар   күз-ләрдән,    явыз  ниятле,    хөсет кешеләрнең  начар уйларыннан    саклый.

 Хатын – кызларның   иң  үзен-чәлекле баш киеме - К А Л Ф А К

К А Л Ф А К – татар   хатын-кызын гүзәллек   алиһәсе   дәрәҗәсенә күтәрүче нурлы  таҗ!    Кыз   балаларның  йөзенә

иман  нуры  иңдерүче  кием.

“Казан сөлгесе”.

Кунак   каршылау   өчен.

      Сабантуй сөлгеләре лә –

      Кояштай өлгеләре...

      Чигүчесе кем икән соң?

      Кемнәрнең сеңелләре?

       Болгар  чоры  сәнгате...

Алка,     чулпылар,   йөзек – беләзекләр,     брошкалар, муенсалар,   асма   бизәкләр – күз явын алырлык кыйммәтле бизәнү әйберләре.

                Беләзегем, йөзегем,

                Киярмен әле үзем...

Җ ә й м ә,  диван мендәрләре,

ч и т е к л ә р.

Читекләр    матурлылыгы, бизәкләренең күптөрлелеге белән, фигуралап киселгән күн кисәк-ләре орнаментлы композициягә салынып, күн мозаикасын тәшкил итүе белән аерылып тора.

                 Итек  киюләреңә,

                 Читек  киюләреңә...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Халкыбызның милли бизәкләре

Татар халкының йолалары, бәйрәмнәре, милли киемнәр һәм уен кораллары турында әдәби-музыкаль кичә....

Халкыбызның милли бизәкләре

Татар халкының милли киемнәре-күлмәк, калфак, түбәтәй,читек Һ.б.Халкыбыз шушы киемнәргә матур-матур бизәкләр чиккән. Аулак өйләрдә татар кызлары җырлый-җырлый сөлге, кулъяулыкка бизәк төшергәннәр....

Классный час на тему: "Халкыбызның күңел җәүһәрләре"

Татар халкының борынгыдан килгән йолалары бар. Максатым: татар халкының йола, гореф-гадәте һәм бәйрәмнәренең Татарстан халыклары тормышындагы ролен ачу ....

"Халкыбызның күңел җәүһәрләре" класс сәгатенә презентация

Татар халкының буыннан-буынга килә торган бәйрәмнәре, йолалары бар. Әбиләрнең күңел сандыгында ниләр бар икән?...

Сыйныфтан тыш чара.Тема: "Милли киемнәр-халкыбызның күңел җәүһәрләре".

quot;Милли киемнәр-халкыбызның күңел җәүһәрләре"....