Классный час на тему: "Халкыбызның күңел җәүһәрләре"
классный час (3, 4 класс) на тему

Шайхразиева Фардуна Гиниятулловна

Татар халкының борынгыдан килгән йолалары бар. Максатым: татар халкының йола, гореф-гадәте һәм бәйрәмнәренең Татарстан халыклары тормышындагы ролен ачу .

Скачать:


Предварительный просмотр:

 Татарстан республикасы

Актаныш муниципаль районы

Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбе

«Халкыбызның  күңел  җәүһәрләре»

темасына тәрбия сәгате

                   

                                                     Төзеде: башлангыч класс укытучысы

                                                             Шайхразиева Фәрдүнә Гиниятулла кызы

                                                     

2015ел

Аңлатма язуы

Халык мәдәнияте ул-милләтебезнең йөзе, рухи хәзинәсе, җәмгыятьнең байлыгы.

Кече яшьтәге мәктәп укучыларын халкыбызның милли тәрбиясе һәм мәдәнияте белән таныштыру төрле тәрбия чараларына нигезләнеп алып барыла.

Татар халкының мең елларга сузылган тәҗрибәсе, гореф-гадәтләре, кешене шәхес итүче сыйфатлары, бай тарихы,тәрбия зиннәтләре бар. Шуларга нигезләнү тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген арттыра.

Максатым: балаларның яшь, психологик, физик  үзенчәлекләрен исәпкә алып, халык традицияләренә нигезләнеп эшләү, бала күңеленә матурлык, шәфкатьлелек орлыкларын чәчү. Әдәбият, сәнгать белән кызыксынган, китапларны яратып укыган балаларның белемнәре тирәнрәк, фикерләү сәләтләре киңрәк, күңелләре баерак була. Матурлыкны күрә белергә өйрәтү, эстетик зәвык тәрбияләү- бала шәхесе өчен тәрбияви әһәмияткә ия.

Кызганычка каршы, соңгы елларда  балалар арасында рәхимсезлек, кеше талау һәм үтерү, укырга теләмәү ,алдашу күренешләре артты. Яшьләрнең эшләмичә көн күрүе һәркемне борчый.

Кешелек туплаган  рухи байлык,әдәп-әхлак кагыйдәләрен үтемле итеп җиткерү өчен,  әби-бабаларыбызның  төрле авырлыклар кичерүләренә карамастан сынмавы, сабыр,изгелекле, ярдәмчел булып калуын укучыларга аңлатырга  кирәк. Моның өчен балалар бакчасы, мәктәп һәм  ата-аналарның бергә аңлашып, килешеп  эшләүләре мөһим. Шул чагында гына тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булачак.

Халык традицияләрен кулланып уздырылган дәресләр, чаралар бала шәхесендә олыларга карата хөрмәт,табигатькә сакчыл караш, туган нигезне ярату хисләре тәрбияли. Баланың гаиләдә, коллективтагы тәрбияви нормалары, кагыйдәләре халык педагогикасына салынган.

Кешеләрнең үз-үзләрен тоту кагыйдәләр җыелмасын тәшкил итүче сөйләм этикеты халыкның мәдәнилек  дәрәҗәсен билгели торган иң мәһим өлешләрнең берсе булып тора. Сөйләм әдәбе кагыйдәләре милли традицияләргә һәм гореф-гадәтләргә таяна. Безнең әби-бабаларыбыз, тел һәм әдәбият гыйлемен белмәсәләр дә бала сөйләмендә чит-ят сүзләр буталып йөргәнне яратмаган, саф татарча сөйләшүне таләп иткән. Милләтнең саклануы аның теленә турыдан туры бәйләнгән. Хәзерге вакытта балаларыбыз төрле тәрбия ала. Ә яшьләр сөйләмендә рус теле тәэсире сизелә.

Әдәбиятның чишмәсе, юл башы, атлап киткән җирлеге- халык авыз иҗатына барып тоташа. Әдәбият – тәрбия фәне.Риза Фәхреддин бу хакта: “Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди булса, әхлагы да шул рәвештә булыр,”- дигән. Минемчә, Риза Фәхреддин хезмәтләрен куллану- киләчәк буынны шәхес итеп тәрбияләүдә отышлы  чара.

Безгә ярдәмгә әдәби әсәрләр, әкиятләр, татар халык уеннары килер. Атказанган укытучы В. Казыйханов та бит үзенең “Әхлак дәресләрендә” әдәби әсәрләр кулланып эшләргә куша. Аның һәр дәрес башында әдәби әсәрдән өзек, гыйбрәтле хикәят укыла, я сөйләнеп кителә, шуннан төркемнәргә төрле сораулар биреп, анализ ясала, соңыннан нәтиҗә ясала.

Ә бит Р.Фәхреддиннең һәр нәсыйхәте, һәр әйткән сүзе- нәтиҗә ул.

Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясен мин бик теләп кулланам. В.С.Казыйханов әхлак дәресләре баланың үзенә уйлап фикер йөртергә, эзләнергә, үзенең башыннан кичкән , я булмаса гаиләдә булган хәлләрдән тиешле нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. Бала үз- үзен тәрбияләргә өйрәнә.

Эш тәҗрибәсендә алдынгы технологияләр белән бергә Р.Фәхреддин хезмәтләрен куллансак , әдәби китаплар укырга өйрәтсәк, милли кыйммәтләребез югалмас.

Максатлар:

  • Укучыларда татар халкына хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;
  • Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү;
  • Татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу;  сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;
  • Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.
  • халкыбызның бай рухи дөньясы белән танышуны дәвам итү;
  • татар халкы белән горурлану хисләре тәрбияләү өстендә эшләүне дәвам итү.
  • татар халкының йола, гореф-гадәте һәм бәйрәмнәренең Татарстан халыклары тормышындагы ролен ачу .

Укытуның эчтәлеге һәм методикасы түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтелә: -укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү; -аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү; -балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү; -аралашу осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеп булдыру; -укучыларның  образлы,  логик  фикерләвен  үстерү,  аларда  аралашу  культурасы күнекмәләре тәрбияләү.

Нәтиҗәләре:

Шәхескә юнәлтелгән УУГ (универсаль уку гамәлләре)

  • үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;
  • дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү;
  • үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану;
  • дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;
  • үз фикереңне әйтә белү;
  • иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;

Танып белү универсаль уку гамәлләре

- кирәкле информация туплау;

- дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү;

-тәҗрибә куллану аша нәтиҗә чыгару;

-анализ, гомумиләштерү нигезендә нәтиҗә чыгару

Регулятив (көйләгеч) универсаль уку гамәлләре

-белгәнне һәм белмәгәнне аера белү, үз эшчэнлегеңне контрольгә алу,

-эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү;

-үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү;

-дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау;

-тормыш тәҗрибәсен куллану;

-үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;

-укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

-тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү;

-күзаллау, фаразлау; логик фикер йөртү осталыгы;     күршең белән хезмәттәшлек итү;   фикерләү сәләтен үстерү, карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру; үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;

-җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү; иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.


Эпиграф:     Үткәннәрен кадерләгән халык кадерле булыр.

Максат:  Халкыбызның  күңел  җәүһәрләрен  барлау  һәм  өйрәнү, укучыларны татар халкының көнкүреш һәм гореф – гадәтләре, йолалары, уеннары белән  таныштыру, укучыларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү.

Дәрес башлангыч сыйныф укучылары  белән үткәрелә.

Җиһазлау: сандык,кул  эшләре  күргәзмәсе,түбәтәйләр,калфак,укучылар ясаган рәсемнәр,магнитлы такта компьютер,самовар,китап күргәзмәсе (Татар халык мәкальләре, җырлары,әкиятләре,риваятьләре,һ.б.)

Әзерлек эше бер атна алдан башлана. Укучылар кул эшләре әзерлиләр, халык җырлары, уеннар, биюләр өйрәнәләр. Өйдән-өйгә йөреп, чигүле мендәр тышлары, сөлге,кулъяулыклар, тукылган палас, тәрәзә челтәрләре җыялар.Дәрескә өлкән яшьтәге апалар да чакырыла.

Дәрес  барышы:

1. Дәресне  оештыру

2. Укытучы  сүзе:  Безнең  бүгенге тәрбия сәгате “ Халкыбызның күңел җәүһәрләре” дип атала. Ул гадәти дәрес кенә түгел, ә халкыбызның күңел бизәкләрен барлау һәм өйрәнү  булачак. . Җәүһәр-кыйммәтле таш дигән мәгънәне аңлата.Димәк,без бүген күңел кыйммәтләрен,күңел бизәкләрен өйрәнәбез.

3.-Әби-бабаларның өе. Күңел нуры,нәфис зәвыгы,җитез кулларның осталыгы-әнә ничек гөл итеп куйган өй эчен.Әйдәгез,әкрен генә карап чыгыйк әле бу матурлыкны.Балалар.килегез бирегә (балалар дәрескә алып килгән кул эшләрен карыйлар). Авыл өенең түрендә төп хуҗасы булып сандык тормаса,нәрсәдер җитешмәгән кебек була. Татар  халкы  элек –электән үк эшчән, киң күңелле, кунакчыл булган. Татар  хатын – кызының кулыннан һичбервакыт  эш төшмәгән: җеп эрләгән, шәл бәйләгән, ашъяулык,сөлге чиккән, оек бәйләгән, келәм – палас тукыган. Алар  әби – бабаларыбызның күңел җылысын, халкыбызның күңел җәүһәрләрен саклаган.Кияүгә чыкканда кызлар сандыкка салып , кул эшләрен алып чыкканнар.

2слайд .

Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Укытучы сандыкны ачып,аның эчендәге кул эшләре, калфак,түбәтәй,дисбе,беләзек белән таныштыра.

3 слайд.

Менә безнең алда җан җылыларын биреп, күз нурларын түгеп эшләнгән кул эшләре күргәзмәсе. Әйе, алар хатын – кызларыбызның осталыгына һәйкәл! Нәрсә сөйлиләр соң алар? Әйдәгез әле, укучылар, бу хакта сүзне Сәлимә апага  бирик!(Сәлимә апа чиккән әйберләр турында сөйли).

-Карагыз әле,балалар,ничек балкып тора бу сөлге?! Туку станогында                        тукылган сөлгеләрне халкыбызда       ничек дип  йөрткәннәр  әле?

-”Кызыл башлы” сөлгеләр дип. Милли бәйрәмебез сабантуйда көрәшче батырларга сөлге бүләк иткәннәр.Ә менә монысы туй сөлгесенең башы (рәсемен күрсәтү).Бизәк эчендә бер ояга җыелган алтын орлыклар чигелгән. Яшәрү,яңару,табигатьнең дәвамлылыгына ишарәләү бу.

Әйдәгез әле, укучылар,бездә сабантуй батырларына кулъяулык чигеп алыйк. “Сөлге чигәм” көенә чигәләр.

Татар хатын-кызлары борынгы заманнардан ук зәвык белән, матур, килешле итеп киенә дә белгәннәр.Татар хатын-кызлары милли киеменә аска таба киңәеп киткән  күлмәк һәм озынча камзол,калфак,читек керә..Еш кына күлмәк өстеннән алъяпкычлар ябып йөргәннәр.(Рәсемен күрсәтү). Егетләр ак күлмәк кигәннәр,күлмәкне кызыл билбау белән буганнар,аның өстеннән камзол кигәннәр.Башларында түбәтәй,аякларында читек булган.

4 слайд.    –Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөргәннәр.

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

Татарстанның кайсы районында чигүле читекләр тегәләр? (Арча)      Читекләргә күн бизәкләрне кулдан чигеп тегәләр.

Калфаклар бизәлешендә төрле композицияләр: чәчәк бәйләме,бодай башаклары,йолдыз һәм ярымай мотивлары, кошлар сүрәте дә очрый. (Укытучы чын борынгы калфакны күрсәтеп сөйли).

Түбәтәй башка халыкларда да бар.Кытай түбәтәе,үзбәк түбәтәе.

Шул киемнәрне киеп, су буйларына төшкәннәр,күңел ачканнар,җырлар җырлаганнар. Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә. Җыр –халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Җыр – күңелгә куаныч, күңелсезгә юаныч.Балалар,сез нинди татар халык җырлары беләсез?(укучыларның җаваплары). Татар халык җыры «Уракчы кыз» җырын тыңлау.

16 слайд.

Татар халык бизәкләрендәге орнаментларны карап китик.Орнамент ул-элементлар чиратлашу,кабатланудан торган бизәк.

5 слайд.Нинди мотивларны күрәсез? Сезгә бу мотивлар танышмы? Кайсы дәресләрдә кулланасыз?(Укучыларның  җаваплары тыңлана.) Укытучы “Татар сынлы сәнгате дәресләре” китабыннан татар орнаментларын күрсәтә. Ләлә чәчәге орнаменты 2013 елда Казанда  үткән Универсиада талисманында да бар иде.Барс баласы тоткан факел  ләлә чәчәге формасында. Ләлә чәчәге ул-җәй билгесе,яшәрү,шатлык,бәхет дигәнне аңлата.

Укытучы үсемлек орнаментлары һәм башка орнаментлар турында сөйли.

6,7,8 нче слайдлар.

Татарлар күңелле итеп ял итә белгәннәр. Элек – электән үк кич белән болыннарда, су буйларында, клубларда, кич утыруларда, аулак өйләрдә түгәрәк җырлы уеннар, кара-каршы җырлап уйный торган, тагын башка бик матур уеннар- “Наза”, “Йолдыз санау”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Сукыр тәңкә” , “Миңлебай” һ. б. бик киң таралган булган.Аулак өй, каз өмәләре үткән.

  • Балалар сез тагын нинди уеннар беләсез, ниндиләрен уйныйсыз?
  • Әйдәгез әле, берәрсен уйнап алыйк, арыгансыздыр - ял да булыр.

1) “Йөзек салыш” уены.

2) “Ромашка” уены.

Таҗлардагы биремнәр: әбиемнең күңел бизәкләре,татар халык ашлары, татар халык әкиятләре.28февраль -татар халык ашлары көне.

-Әкиятләр  укырга  яратасызмы?.

-Әкиятләрдә  нәрсә  чагыла? (Хезмәтне ярату,вәгъдәләреңә  тугрылыклы  булу, гадел  булу, төрле һөнәрләрдә  оста  булу,  туган  илне ярату, өлкәннәрне хөрмәт итү һәм башкалар.)

Димәк, әкиятләр гел  яхшылыкка өйрәтә.

Әкиятләр  балаларга гына  түгел, өлкәннәргә  дә  тәэсир  итә.

Алар  бит тормышта  булган  хәлләргә  нигезләнеп язылган.

-Нинди  татар халык  әкиятләре беләсез?

(“Таңбатыр”, ”Гөлнәзек”, ”Урман пәрие”, ”Камыр батыр”,

“Төлке белән Торна”, ”Өч  кыз”, “Гөлчәчәк”.)

Хәзер  сезгә  кечкенәдән  үк  таныш  булган  бер  әкиятне искә   төшерик. “Өч  кыз  әкияте” н беләбез.Ни өчен  кече  кыз  бик  бәхетле  яшәгән? (Укучыларның җваплары тыңлана)

Сезнең  барыгызның  да  кече  кыз  кебек  булуыгызны  телим.

Татар хатын –кызлары зәвыклы итеп бизәнгәннәр.Сез нинди бизәнү әйберләре беләсез?

9нчы слайд.                 -Балкып тора алкаларым,

Бизи кулны йөзегем.

Тәңкә чыңын ишеткәндә

Өзгәләнә үзәгем.

10нчы слайд.             – Минем йөрәгемне кага

Әбинең чулпы чыңы.

Яңа буын оныклар да

Чыңлатыр микән аны?

Чулпыларны кыйммәтле ташлар белән бизәп,алтыннан һәм көмештән ясаганнар.Озын чәч толымнарына такканнар.

11,12,13,14,15нче слайдлар.Хәситә,яка чылбыры,изү,беләзек,каптырма турында сөйләү.

-Татар орнаментларын киемнәрдә генә түгел,тагын нәрсәләрдә күреп була? (Авыл өйләренең тәрәзә яңаклары,капкалар,урындыклар)

Һәр авылда үзенең һөнәрчеләре булган. Киез итек басучылар, тимерчеләр, келәм тукучылар,чүлмәкчеләр булган.Чүлмәкчеләр борын-борыннан измә балчыктан  могҗизалар тудырган.Кувшин-комганнар,чүлмәкләр,төрле савытлар ясаганнар.Балчыктан ясаган әйберләрне яндыргач, керамика барлыкка килә.

Чүлмәкче измә балчыктан

Савытлар ясап карый.

Матурлап мичтә кыздыргач,

Сөт салырга да ярый.

Чүлмәкчеләр савытларның тышкы ягына үсемлек орнаментлары,төрле түгәрәк формалы хайван сурәтләре төшергәннәр. (Чүлмәк рәсемнәре күрсәтү). Казанда Борис Николаевич Шубин оештырган керамика цехы бар.

Безнең авылда киез итек басучылар,тимерчеләр,тукучылар яшәгәннәр.Хәмәтдин бабай гаиләсе итек баскан,Закирә әбиләр палас сукканнар,Гыйниятулла бабагыз тимерче булган.

Татар халкы тәмле итеп,самоварларда чәй кайнатып эчкән.Юлга чыкканда кечкенә самоварлар алганнар.( Самоварлар күрсәтә.)

Бәйләү,чигү эшләрен хәзерге буын яшьләре дә  дәвам итә. Менә укучылар,монысы үзем бәйләгән шәл.

Әйдәгез балалар, тагын бер уен уйныйбыз “Башы телемдә, ахыры төендә” дип атала ул. Мәкаль әйтеш була бу. Мин башын әйтәм, төен чишүче мәкальнең ахырын таба. ( бау алып 6-7 төен төенлим, балалар чишәләр).

17нче слайд.

  • Кем эшләми - ...(шул ашамый).
  • Оста кулда ...(һөнәр бар).
  • Тырышкан табар – ...(ташка кадак кагар).
  • Эш сөйгәнне...( ил сөйгән).
  • Ана күңеле балада –...( бала күңеле далада).
  • Күрше хакы,...( тәңре хакы).

Нәтиҗә: әйе, гомер үтә. Ләкин халкыбызның мирасын кадерләп саклау һәм өйрәнү кирәк.Күңелегездәге җан җылыгызны сүндермичә,сезнең дә, сезнең балаларыгызның да алга таба бу эшләрне дәвам иттерүегезне теләп калам.

Үгет-нәсыйхәтләр  турында.

Борынгы заманнардан ук безнең әби-бабаларыбыз  алдан кисәтә белгәннәр. Аларның зирәк кисәтүләре, акыллы гыйбарәләре бик кирәкле булган бит.  Сезне  хәзер мин шуларның берничәсе белән таныштырам.

*Җиргә  ятып  йоклама, җен  кагылыр.

Чынлап   та  шушы кисәтүне  онытып, юеш  җиргә  ятып  йоклаучылар азмыни! Кайсы чукрак, кайсы  телсез, кайсын паралич  суккан, ягъни “җен  кагылган”.  Тыңламасаң үзеңә үпкәлә.

*Суга  ятып су  эчмә, эчеңә  елан  керер.

Кемнең генә инде суга ятып  эчәргә  йөрәге  җитсен  инде.

Ә савыт белән, чүмеч белән эчү - әдәп  гигиена. Ни  эчкәнеңне дә күрәсең, саграк буласың. Безнең  халык  элек- электән  үк чишмәләр янына – су эчәр  өчен  махсус  савытлар  куйган бит.

*Ишек алдында үскән агачны  чапма, үз бәхетеңне чабасың.

Аңласаң аңларлык бит. Ай-һай хәтәр  кисәтә. Шушы  кисәтүдән  соң балта   белән кизәнеп кара инде  син  агачка. Агач  бит  табигать  бизәге. Кемдер  аны  утырткан,  су  сипкән. Ә  син  чабасың...  Халык  бит  агачны  кисүне  түгел,  ә  утыртуны   изге  эш  дип  саный.   Кемдер  кылган  изге  эшкә  балта    белән    чапсаң,  әлбәттә  бәхетең  корыр .(2013ел-экология һәм табигатьне саклау елы.Киңәшләр бирү.)

- Укучылар,сез  үзегез   ниндиләрен   беләсез,  кайсыларын  ишеткәнегез  бар,гаиләдә  өлкәннәр   кайсыларын  еш   әйтәләр?

-Чүмечтән аш ашама,битең табак кадәр булыр.

-Өйдә сикермә, өй иясен кузгатырсың.

-Иләк аша карама, битең шадра булыр.

-Өйдә сызгырма, янгын чыгар.

Нәтиҗә:Димәк,  сезгә- кызларга, малайларга  бу  үгет-нәсыйхәтләр  бик  кирәк.  Өлкәннәрне һәрвакыт тыңлагыз.

Дәфтәрләргә бизәнү әйберләрен язу (алкалар,йөзек, беләзек,чәчкә тага торган көмеш тәңкәләр, муенса һ.б).

Өй эше бирү.Үзегезгә ошаган бизәнү әйбере турында языгыз.

Дәресне  йомгаклау. 19нчы слайд.Халкыбызның  күңел  җәүһәрләре   сезне  гел  матурлыкка, яхшылыкка, сакланырга,шәфкатъле, игелекле, әдәпле булырга  өндәсен. Бу теләкне  бик  матур татар   халык  җыры “Матур  булсын”         дигән  җырның  сүзләренә  салыйк  һәм   дәресебезне  җыр  белән  тәмамлыйк.


Файдаланылган әдәбият

1. “Р.Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану”. Казан,  Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы“, Школа”, 2006

2.”Халык  җырлары” - К: “Мәгариф”, 2001

3.”Мәкаль- әйтемнәр” - К: “Мәгариф”, 2001

4.“Татар  халык  әкиятләре” - К: Тат. китап нәшр., 1989

5. “Татар  халык уеннары”- К: “Мәгариф”, 2002

6.  Ә.Н.Хуҗиәхмәтов    “Тәрбия дәресләре” – К: “Тарих”, 2002

 

 

Приложение

 

 

Заявка на участие

в городком конкурсе

методических разработок, посвященных Году культуры  

 

 

 

 Учреждение

ФИО участника (участников) (полностью), контактный телефон

 Название методической разработки

1

МБОУ «Зубаировская ООШ» Актанышский муниципальный район РТ

Шайхразиева Фардуна Гиниятулловна

8987 220 04 54

«Халкыбызның күңел җәүһәрләре”  темасына тәрбия сәгате

                                                                           

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конкурс "Самый классный классный руководитель"

В феврале 2011года в нашем городе проходил районный конкурс учителей "Самый классный классный руководитель". Интересно, местами сложно, но нужно. От СОШ №1 принимали участие два педагога начальной шко...

Сценарий классного часа "Семья без детей, как день без солнца " + анализ. На конкурс "Самый классный классный"

Классный час на конкурс "Самый классный классный".Тема "Семья без детей, как день без солнца"Э п и г р а ф: Семья без детей, как день без солнца (античный афоризм)  (на правой половине доски)Ход ...

Портфолио классного руководителя. Конкурсные материалы на районный конкурс "Самый классный классный"

Результаты педагогической деятельности, формы работы классного руководителя, достижения класса и учащихся....

Выступление на заседании городского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта» по теме «Роль классного руководителя в адаптации и социализации

Выступление на заседаниигородского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта»п...

Выступление на заседании городского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта» по теме «Роль классного руководителя в адаптации и социализации де

Если учесть, что в настоящее время, по данным статистики, дети мигрантов, недавно прибывших из стран СНГ и российских регионов, составляют 20–30 процентов общего числа учеников, т...