"Башлангыч сыйныф укучыларында функциональ грамоталылыкны формалаштыру"
материал (4 класс)

Шаихова Гузель Зуфаровна

Доклад выступления на форуме классных руководителей. Из опыта работы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_na_25.05.2023.docx26.74 КБ

Предварительный просмотр:

Слайд 1

Тема: “Башлангыч сыйныф укучыларында функциональ грамоталылыкны формалаштыру”

Хәерле көн, хөрмәтле Радмир Илдарович, коллегалар!

Һәр чорда да укытучылар алдында укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү бурычы торды. Яңа буын стандартлары буенча да  укучыларны төрле эшкә җәлеп итү аша, аларның фикерләвен, сөйләмен, рухи үсешен тәэмин итү бурычы билгеләнде. Без укучыларга әзер белем бирү белән шөгыльләнмичә, белемне укучыларның үзләреннән таптырту алымнарын күздә тотып эшләргә, алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтергә тиеш. Шул очракта гына безнең укучылар яңа тормыш шартларына яраклашкан, гомуми мәдәни үсешкә ирешкән, үз фикере булган һәм җәмгыятькә файдалы шәхесләр булып үсәчәкләр.

Слайд 2

XXI  гасыр кешесе нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң?

  • проблемаларны куя белү һәм хәл итү;
  • коммуникативлылык;
  • иҗат һәм кызыксынучанлык;
  • информация белән эшләү;
  • социаль җаваплылык;
  • критик һәм системалы фикерләү;
  • үз-үзен үстерүгә юнәлеш.

Слайд 3

Яңача укыту технологиясенең нигезендә  укучы һәм укытучы арасында яңача мөнәсәбәт тора. Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә, шатлык – бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Ә иң мөһиме – укучылар дәреснең һәр этабында  логик яки иҗади фикер йөртсен өчен шартлар тудырырга кирәк.

     Бу бурычларны башлангыч сыйныф укытучысы нинди юллар белән тормышка ашыра ала соң?    Педагогика  фәнендә  укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерүгә булышлык   итүче  технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар  агымында   югалып  калмыйча, укытуның һәр этабы өчен уку материалын үзләштерүнең иң уңышлы вариантын кулланып эшләү, укучыларга алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтү.

     Заманча мәктәпнең иң мөһим бурычларыннан берсе - функциональ белемле шәхес формалаштыру.

Слайд 4

Слайд 4

Белем бирүнең максаты – функциональ грамоталы шәхес.

Функциональ грамоталылык нигезләре башлангыч мәктәптә салына, анда сөйләм эшчәнлегенең төрле төрләренә – язуга, укуга, сөйләшүгә һәм тыңлауга интенсив өйрәтү бара.

   Бүгенге көндә функциональ белемлелек иҗтимагый иминлекнең мөһим индикаторы булып тора, ә укучыларның функциональ грамоталылыгы – белем бирү сыйфатының мөһим күрсәткече.

Нәрсә соң ул “функциональ грамоталылык”?

     Функциональ грамоталылык терминына килгәндә,  совет һәм Россия лингвисты, психолог Алексей Алексеевич Леонтьев түбәндәге билгеләмәне бирә: «Функциональ грамоталылык – тормыш бурычларын хәл итү өчен, кешенең гомер дәвамында алган белемнәрен эшчәнлекнең төрле даирәләрендә, аралашуда һәм социаль мөнәсәбәтләрдә куллана белү сәләте ул».  Әлеге билгеләмәне гадиләштерсәк, функциональ грамоталылык – кешенең тышкы мохит белән мөнәсәбәтләргә керү, тиз җайлашу һәм анда эшләү сәләте.

Слайд 5

    Белгәнебезчә, функциональ грамоталылык  күпкырлы  төшенчә.  Ул үз эченә:

-         уку грамоталылыгын,

-        математик грамоталылыкны,

-        табигый-фәнни грамоталылыкны,

-        финанс грамоталылыгын һәм

-        креатив  фикерләүне ала.

Слайд 6

     Уку грамоталылыгы – функциональ грамоталылыкның  иң мөһим төрләренең берсе, аның нигезендә фикерләү эшчәнлеге ята.

Уку күнекмәләре бик мөһим, чөнки көндәлек тормышта без еш кына язу үрнәкләре белән хәл итәбез: китаплар, матбугат басмалары укыйбыз, интернет челтәрләрендә төрле мәгълүмат эзлибез.

 Уку кешенең культурасын үстерә, аны шәхес буларак тәрбияли.

Слайд 7

      Дәрестә түбәндәге эш алымнарын кулланам:

  • Проект эшчәнлеге технологиясе (төркемнәрдә эш, постерлар ясау);

Слайд 8

Слайд 8

  • Тәнкыйди фикерләү технологиясе (парлы эш, рольләргә бүлеп уку, төркемнәрдә эш, сорау-җавап);

Слайд 9

  • Укуның дәрәҗәле дифференциациясе (мәкальләр һәм әйтемнәр төзү);

Слайд 10

  • Информацион һәм коммуникатив технологияләр (Интернет, мультимедия чаралары, китапханә)( ИКТ куллану, Физкультминут).

Слайд 11

Гомумән алганда, укучыларның функциональ  грамоталылыкны формалаштыру  максатында кулланыла торган алымнар бихисап.

Функциональ  грамоталылыкны формалаштыру  - катлаулы, күпкырлы, озак вакытлы процесс.

Слайд 12

Докладымның ахырында шуны җиткерәсем килә: эшчәнлегебез нәтиҗәләр китерсен өчен төрле  заманча белем  бирү технологияләрен кулланып, кирәкле уңышларга  ирешергә була.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме...

"Көзге уңыш"(Сөмбелә)бәйрәме(Башлангыч сыйныф укучыларының рус төркемнәре өчен)

Башлангыч сыйныф укучыларының  рус төркемнәре өчен"Көзге уңыш" бәйрәме. "Шалкан" әкиятенә нигезләнеп язылган....

Азкомплектлы башлангыч сыйныф укытучылары өчен һәр фәннән көндәлек план язу өчен үрнәкләр

Планлаштырылган нәтиҗә һәм укытучы эшчәнлеге, укучы эшчәнлеге язылган үрнәк көндәлек дәрес планнары...

Башлангыч сыйныф укучылары белән сыйныфтан тыш эшләү өчен “Урланган балачак” темасына проект эше.

Проект эше мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.Эшнең нигезе- тикшеренү эше.Башлангыч сыйныф укучылары өчен  шактый күп көч таләп итә торган хезмәт.Проектның максаты:...

Башлангыч сыйныф укучыларына эхлак тэрбиясе биру

Башлангыч сыйныф укучыларына эхлак тэрбиясе биру...

Функциональ грамоталылык формалаштыру алымнары

В статье описываются методы формирования читательской грамотности на уроках татарского языка и литературы...