"Сонгы кыңгырау " бәйрәме
методическая разработка

Шакирова Зульфия Хайдаровна

Һэр ел саен  без бу шатлыклы да, кубрэк монсу да булган бэйрэмебезне билгелэп утэбез. Бугенге бэйрэмнен хужалары очен бу монсу  бэйрэм. Мэктэп, дуслар , яраткан укытучылары белэн ничек саубуллашасын алар эле куз алдына да китерэ  алмыйлар. Бугенге сонгы кынгырау чыны аларны гомер буена озата килер, кунеллэрендэ сакланыр. Чонки элеге аваз аларга зур тормыш башлануын хэбэр итэ.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon songy_kyngyrau.doc77.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы

“Ләбиб Айтуганов исемендәге Девәтернә төп гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе”.

9 нчы сыйныф  укучылары белән

«Сонгы кынгырау» бәйрәме.

(Онлайн  форматта)

Бәйрәмне әзерләүчеләр:  

Сыйныф җитәкчесе: Шакирова Зөлфия Хәйдәр кызы

9 нчы сыйныф укучылары:

1. Арсланова Назлыгөл Фәнис кызы,

2. Габбасова Лиана Айнур кызы

3. Корнев Евгений Александр улы

4.Рамазанов Таһир Рифкат улы

5. Назмутдинов Илназ Илзинат улы.

6. Шаяхметова Ильвира Искандар кызы

А,Б,  Һэр ел саен  без бу шатлыклы да, кубрэк монсу да булган бэйрэмебезне билгелэп утэбез. Бугенге бэйрэмнен хужалары очен бу монсу  бэйрэм. Мэктэп, дуслар , яраткан укытучылары белэн ничек саубуллашасын алар эле куз алдына да китерэ  алмыйлар. Бугенге сонгы кынгырау чыны аларны гомер буена озата килер, кунеллэрендэ сакланыр. Чонки элеге аваз аларга зур тормыш башлануын хэбэр итэ.

Бугенге бэйрэмнен хужалары – 9-нчы сыйныф укучылары: менэ алар

1. Арсланова Назлыгөл Фәнис кызы,

2. Габбасова Лиана Айнур кызы

3. Корнев Евгений Александр улы

4.Рамазанов Таһир Рифкат улы

5. Назмутдинов Илназ Илзинат улы.

6. Шаяхметова Ильвира Искандар кызы.

( укучыларнын фотолары музыка астында чыгып торалар)

А,Б, 9 ел элек менә шушы балаларны, әниләре матур итеп киендереп, кулларына зур бәйләм чәчәкләр тоттырып,   беренче сыйныфка алып килделәр. Һәм карагыз, нинди күркәм егетләр һәм кызлар алар бүгенге  көндә! Алар янында әниләре кечкенә генө булып калганнар. Бүген укучыларымнын бәйрәмнәре – соңгы кыңгырау! Мин аларны чын күңелдән котлыйм һәм зур уңышлар телим!

Кадерле укучыларыбыз! Хормэтле эти-энилэр, тамашачылар, укытучылар! Бэйрэмне тантаналы рэвештэ ачып жибэрер очен сузне Мэктэп директоры Габбасов Айнур Габдельнур улына бирэбез.

ВИДЕО ДИРЕКТОР

ҖЫР Назлыгол

Лиана

Шук кызчыктай уйнап, болыннардан

Ромашкалар җыйдым бер кочак.

Яланаяк басып яр читенә

 Кулын болгый миңа сабый чак.

Балачагым, җәйге йомшак җилдәй

Битләремне назлап сөясең.

Шаян гына хушлашасың үзең:

Дәү булдың ич, китәм,-диясең.

 Йөгерек дулкыннардай ашыгасың,

Тукталмыйсың хәтта беразга…

Ашыкмачы, зинһар, сабый чагым,

 Калчы әле, тагын бер язга!

Тагир

Тормышымның тәүге сукмагында

Шат елмаеп каршы алдыгыз,

Канат куеп якты хыялларга,

Олы юлга озатып калдыгыз.

Күпме йөрәк, күпме сабый җаннар

Ялкын алган Сезнең күңелдән.

Бер-бер артлы якты йолдыз булып

Кабына алар илем күгендә...

Женя

Тэрбиче апаларыбыз! Сезгэ безнен олы рэхмэтлэребез. Ин тэуге адымнарыбызны, ин беренче эйлэнэ-тирэгэ карашыбызны Сез формалаштырдыгыз. Сез безне егылгач – еламаска, дус-тату уйнарга өндәдегез. Рәхмәт сезгә.

ВИДЕО БАЛАЛАР ТОРКЕМЕ

Ильвира

Бүгенгедәй, минем хәтеремдә,
Иң беренче белем бәйрәме.
Бер кулымда әни кулы иде,
Ә берсендә чәчәк бәйләме.

Тәүге звонок шылтырады безгә,
Ачты олы белем юлларын.
Мәктәп доньясына рәхим ит дип,
Укытучым сузды кулларын.

Назлыгол

Тәүге укытучым каршы алды,
Үзе җитди, үзе ягымлы.
Белем доньясына юллар салды,
Яраттырды туган ягымны.

Укытучым, тәүге укытучым.
Өйрәтте ул тәүге хәрефне.
Хич онытмам, ак дәфтәргә сузып,
Әни, – диеп язган дәресне.

Илназ

Хәрефләрдән яңа сүзләр туды,
Ә сүзләрдән – яна җөмләләр.
Бәлки әле гади бер укучын,
Шигъри биекләргә урмәләр.

Рәхмәтлемен, тәүге укытучым!
Урнәк булдын безгә гомергә.
Биргән белемнәрен, киңәшләрен,
Мин саклармын мәнге, гомергә.

Лиана Белем иленен беренче баскычын кулга кул тотынышып, беренче укытучыбыз Нурия Шамил кызы   белэн уттек.

 Нурия Шамил кызы. Сез безне каләм тотарга, язарга, хәреф танырга өйрәттегез. Безгә чын кешеләр булырга этәргеч бирдегез. Шук-шаян, күзләре янып торган, уйлары уенда булган 8 баланы үзегезгә караттыгыз, тыңлаттыгыз. Безнең балачакны тагын да матур, алай гына түгел, эчтәлекле, файдалы да итә алдыгыз.

НУРИЯ АПА ВИДЕО

        Тагир

Саубуллашыр вакыт җитте менә,

Дәреслегем, язу дәфтәрем,

Парталарым, класс бүлмәләрем,

Укытучым, сөйгән мәктәбем.

Кире кайтмас өчен үтте инде

Балачагым, үсмер елларым,

Беренчедән  тугызынчыга хәтле

Үткәрдек күк бер ел нибары.

Илназ

Мәктәп еллары!

Нинди гүзәл көннәр!

Тупланганнар аңа барысы да:

Укучының кайгы-шатлыклары,

Шау-гөр килеп узган кичәләр,

Яшьләрнең шат, шаян җырлары,

Яшь кызларның керсез хыяллары,

Җырлап үткән мәктәп еллары.

Синдә кала, барысы синдә кала

Гүзәл уку, мәктәп еллары.

Назлыгол   Белем иленен икенче баскычын  безнен сыйныф житэкчебез Зөлфия Хәйдәр кызы белән кулга-кул тотынышып атладык.

Зөлфия Хәйдәр кызы.Сез безне  Кеше өчен иң мөһим сыйфатларга өйрәттегез. Олыларны хөрмәтләргә, кечеләрне якларга, ярдәмчел булырга, теләсә нинди очракта кеше булып калырга өндәдегез. Безнең сезгә рәхмәтебез чиксез. Сез безне олы юлга хәзерләүдә көчегезне кызганмадыгыз..

ВИДЕО КЛ ҖИТ Укучыларым. Сез киләчәккә зур планнар корып, мөстәкыйль тормыш юлына аяк басу алдында торасыз. Бүген үз алдыгызга куйган максатларыгызга ирешү, хыялларыгызны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр зур. Тормыш юллары сезгә киң ачык. Уңышның күп өлеше сезнең үзегездән тора. Мәктәптә алган белемнәрегез әлеге уй-хыялларыгызны тормышка ашырырга, алда торган җитди сынауларны утәргә ярдәм итсен.

Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була. Сезнең дә язмышыгызда зур борылышлар чоры җитте. Яшьлекнең чын-чынлап башланган иң матур чагы да әле ул. Шуның кадерен белегез һәм алда көткән зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз! Канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагы да кыюрак атларга чакырсын! Кайда гына белем алсагыз да, нинди генә уңышларга, дәрәҗәләргә ирешсәгез дә, чишмә башыгызны: туган авылыгызны, белем йортыгызны, дусларыгызны, үзегезне тәрбияләп үстергән әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны, алар алдында җаваплы кешеләр икәнлегегезне бервакытта да онытмагыз!

Ильвира

 Укытучым сердәш, ярдәмче Сез,

               Һәр вакытта гүзәл түземдә.

               Иң хөрмәтле матур кеше булып,

               Каласыз Сез күңел түрендә.

Укытучы, Өмет һәм мәхәббәт

             Саласыз Сез безнең йөрәккә.

             Һәр сүзегез, акыл киңәшегез

             Зур ышаныч безгә терәккә

 Назлыгол

Укытучы!
            Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
            Кирәк чакта батыр да син, сабыр да син,
            Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
            Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә...

 Бөтен гомерен балаларга биреп,

               Таңнан төнгә янып-көюче,

               Күктә янган якты кояш сыман

               Тирә-юньне нурга күмүче – укытучым!

Женя Һәрбер сүзе, җылы күз карашы,

               Сабый күңеленең түренә үтүче,

               Авырлыклар килсә, уртаклашып,

               Сиздермичә ярдәм итүче – укытучым!

 Кирәк чакта бераз кырыс булып,

                  Тыныч кына җавап бирүче,

                  Белем дөнҗясының баскычларын

                  Синең белән бергә үтүче  - укытучым!

Тагир

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезгә барчагызга чын күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәсебез килә! Сез кирәк чакта яхшы дус та, киңәшче дә, белем бирүче дә була белдегез. Әлбәттә, булгандыр безгә үпкәләгән чакларыгыз да, шулай бит инде ул- балачакта барысын да уйлап эшләмисең. Сүз тыңламаган чаклар да булгалады, өй эшләрен эшләмичә килгән яисә күңелегезгә хуш килмәстәй эшләр эшләгән чаклар да булгандыр. Без сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет нәсихәтләрегезне исебездән чыгармабыз.Рәхмәт сезгә барысы өчен дә! Сезнең сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз, безнең җилбәзәк башларыбызга нинди юл белән булса да белем тупларга омтылуыгыз, безнең өчен хәсрәтләнеп яшәвегез өчен Сезгә мең рәхмәт!! Без Сезнең яхшылыкларыгызны беркайчан да онытмабыз!

 

Жыр

Кл.жит.

Кадерле дуслар, бүгенге көндә сезнең өчен иң күп көч куючы һәм кайгыртучы - ул сезнең әти-әниләрегез! Рәхмәтнең иң олысы да аларга тиешле. Алар сезне тудырган, үстергән, яшәргә көч биргән, кирәк чакта юаткан, вакытында файдалы киңәшен биргән. Сез, укучылар, әти-әниләрегезгә гомергә бурычлы. Инде менә олы тормыш юлы бусагасында торасыз. Әти-әниләрнең хәер-фатихасын алып киткәндә генә, юлларыгыз уң  булыр.

Ильвира

 Кысып җитәкләдем дө мин әни кулын,

Мәктәп бусагасын атладым…

Шушы адым мөһим булганлыгын

Үсеп җиткәч кенә аңладым…

“Тырыш, укы!”- дип өндәде әни,                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                  

“Тырышам,”- дип кемне алдадым???

Үз-үземне алдап йөргәнемне

 Үсеп җиткәч кенә аңладым…

Назлыгол

Галим булсын, дип, тырышты укытучым,

Әни исә янда атлады.

Бөтен авырлыкны өни күтәргәнен

 Үсеп җиткәч кенә аңладым…

Авыр минутлар да җиңел булып калды,

Җил-давылдан өни каплады.

Кеше булыр өчен әни кирәклеген

Үсеп җиткәч кенә аңладым…

Илназ

Мин күп белдем хәзер, күп аңладым

Әти-әни сүзен тыңлармын…

Ләкин әни булу зур эш икәнлеген

Әти булгач кына аңлармын…

Женя  9 ел буе безнен белэн  бергэ укыдылар  безнен эти-энилэр, Безне иртэн уятып, ашатып озаттылар, безнен очен мэсьэлэлэр чиштелэр, сочинениелэр  яздылар, алган «2»-лелэр  очен кызардылар,

Рэхмэт сезгэ, эти-энилэр, мэхэббэтегез очен, ярдэмегез очен, сабырлыгыгыз очен!  Озын гомер, саулык-сэламэтлек телибез сезгэ!

Лиана

 Кадерле әти–әниләр!

Җир йөзендә сездәй кешеләр аз,

Шуңа күңел сезне ярата,

Әйтсәң, бары матур сүзләр генә

Әйтеп була сезгә карата.

Әтием, әнием!

Йөрәгегездән чыккан яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар

Якты таңнар алып килсен сезгә,

Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.

ВИДЕО АТА АНАЛАР

Ильвира Без шулай ук буген 9 ел буена безне тэмледэн-тэмле ризыклар ашатучы повар апаларга, чисталыкны тээмин итуче жыештыручы апаларга, мэктэпне жылытучы кочегар абыйларга, мәктәпнен тынычлыгын саклаучы каравылчы абыйларга узебезнен рэхмэтебезне белдерэбез.

җЫР

Тагир 9 ел уку дәверендә без меңнәрчә кыңгырау тавышын ишеттек. Бүген яңгыраячак звонок — соңгы звоногыбыз безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Ильвира Безнең  алда  олы  сынау  тора,

Сез  торасыз  юллар  чатында.

Сезнең  алда  төрле юллар  ята,

Төрле  якка  юллар  чакыра.

Женя Бүгенгесе, менә бүгенгесе

Нигә китми һаман күңелдән?

Нигә чыңлый бүген болай озак,

Ник ул чәчәкләргә күмелгән?

Лиана Соңгы звонок яңгырый — сихри аваз -

Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.

Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе —

Үзгәртә дә куя язмышны.

Назлыгол Көмеш тавыш тынмый,

Йөрәкләрдә чыңлый,

Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау!

Якты юллар теләп,

Матурлыкка өндәп,

Саубуллаша көмеш кыңгырау. (Кынгырау шалтырата)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка внеклассного мероприятия "Соңгы кыңгырау бәйрәме"

Конспект внеклассного мероприятия на тему "Последний звонок"  (на татарском языке) поможет учителям 4-х классов при подготовке и проведении данного праздника. Разработка предназначается учителям ...

Соңгы кыңгырау

Соңгы кыңгырау...

сценарий соңгы кыңгырау

4 нче сыйныф укучыларын 5 нче сыйныфка озатканда кулланыла...

Мероприятие "Соңгы кыңгырау"

Башлангыч мәктәпләр өчен "Соңгы кыңгырау" кичәсе...

Башлангыч мәктәптә Сонгы звонок бәйрәме

Әлеге сценарий тәрбия эшләре ике телдә - рус һәм татар телләрендә алып барыла торган башлангыч мәктәп өчен төзелде....

«Последний звонок в начальной школе/ Башлангыч мәктәптә сонгы звонок бәйрәме»

Сценарий для начальной школы,воспитание в которой ведется на двух языках: русском и татарском...