конспект урока Саңгырау авазларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.
план-конспект урока (3 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Кайбыч муниципаль районы Шушермщ башлангыч мәктәбе
Саңгырау авазларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.
Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. ( 3 нче сыйныф өчен)
Укытучы: Мөхәммәтҗанова З.Р.
2011
Тема: Саңгырау авазларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.
Максат:
- Исем һәм аның килеш белән төрләнүе турындагы белемнәрне киңәйтү.
- Саңгырау авазларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнешен өйрәтү.
- Бәйләнешле сөйләм , матур язу күнекмәләрен үстерү.
Материал: А.Х. Нуриева, “Татар теле” 3 нче сыйныф,76-77 нче битләр.
Җиһазлау: Яфрак һәм әтәч сүзләренең килеш белән төрләнеше язылган таблица.
Дәрес барышы.
I.Оештыру.
- Барыбыз да матур итеп бастык.Исәнмесез, укучылар! Тыныч кына утырыгыз.Дәрескә барыгыз да әзерме?Әзер булсагыз,дәресне башлыйбыз.
II.Актуальләштерү.
- Балалар, башта матур язу күнегүләрен эшләп алабыз.Барыгызда дәфтәрләрне ачыгыз һәм матур итеп числоны һәм сыйныф эшен язып куябыз.Хәзер тактадагы кушылмаларны һәм сүзләрне укып китәбез, аннары дәфтәргә язып куябыз.
( Тактага ддд, ди, да, де, дәфтәр,дәрес,кедр сүзләрен язып куям, башта укытам, нәрсә икәнне ачыклыйбыз, дәфтәргә яздырып куям.Кедр-себердә үсә торган ылыслы үсемлек.
- Беренче юлга кушылмаларны язып куярсыз.
ддд ,ди, да, де (язып күрсәтәм).
- Икенче юлга сүзләрне язарсыз.
Дәфтәр, дәрес, кедр ( язып күрсәтәм).
-Язып бетердек.Дәфтәрләрне парта янына алып куйдык.Хәзер барыбыз да мине тыңлыйбыз.Башта минем сорауга җавап биреп карагыз әле.
- Балалар , кем әйтә татар телендә ничә килеш бар?
- ( Татар телендә 6 килеш бар).
- Сез аның сорауларын онытмадыгызмы? Кем әйтә? (2 балага әйттерәм)
- Сез узган дәрестә нәрсә турында өйрәндегез?
-Исемнәрнең килеш белән төрләнешен.
- Исемнәрнең килеш белән төрләнеше ничә төрле була?
- Ике төрле була: калын төрләнеш, нечкә төрләнеш.
- Бик яхшы, онытмагансыз икән.
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
- Хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз, берегез тактада язып барыр.Мин хәзер сүзләр әйтәм, ә сез шуларны язып барыгыз.( Түбәндәге сүзләрне яздырам)
- Яфрак, әтәч, ат, читлек, курчак ,болыт,көньяк,күп,цех.
( Саңгырау хәрефләрен әйттерү, санап чыгу: п,ф,к,т,ш,с,ч,къ, ц,щ,х).
-Булды ручкаларны куйдык.Ә хәзер шушы сүзләргә карыйк әле, алар нинди хәрефләргә беткән?
- Саңгырау хәрефләргә.
- Балалар, бүген без “ Саңгырау авазларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше “ дигән теманы өйрәнәбез.
- Ә хәзер тактадагы таблицага карыйк әле.Укыйбыз кычкырып.( табл. элеп куям)
Килешләр | Калын төрләнеш | Нечкә төрләнеш |
Баш килеш | яфрак | әтәч |
Иялек килеше | яфракның | әтәчнең |
Юнәлеш килеше | яфракка | әтәчкә |
Төшем килеше | яфракны | әтәчне |
Чыгыш килеше | яфрактан | әтәчтән |
Урын- вакыт килеше | яфракта | әтәчтә |
-Монда яфрак һәм әтәч сүзләренең килеш белән төрләнеше бирелгән.Укучылар игьтибар белән карагыз әле.
- Юнәлеш, чыгыш,урын- вакыт килешләрендә нинди кушымчалар ялгана?
-Юнәлеш килешендә -ка, -кә, чыгыш килешендә -тан,-тән, урын- вакыт килешендә- та,-тә.
-Кайчан калын кушымча ялгана? (калын сүзгә)
- Кайчан нечкә кушымча ялгана? ( нечкә сүзгә)
- Әйдәгез, китапларның 46 нчы битендәге кагыйдәне укып китик.(1 укучы кагыйдәне кычкырып укый).
- Китапта язылганнар без сөйләгән белән туры киләме?
- Килә.
-Хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз, бер юл төшеп, таблицаны күчереп языгыз.Чиста, пөхтә языгыз.
- Ял итеп алабыз.
IV. Физкультминутка.
V. Алган белем һәм күнекмәләр формалаштыру,ныгыту.
- Хәзер барыбыз да китапларның 77 нче битендәге139,140 нчы күнегүләрне табабыз.Күнегүләрне эшлибез.
VI. Йомгаклау.
- Без бүген дәрестә нәрсәләр өйрәндек?
-( Саңгырау авазларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнешен)
2.Саңгырау авазларга беткән исемнәргә юнәлеш, чыгыш, урын- вакыт килешләрендә нинди кушымчалар ялгана?
-( Юнәлеш килешендә -ка,-кә, чыгыш килешендә -тан,- тән , урын- вакыт килешендә- та,-тә.)
3.Өй эше. Көндәлекләрегезгә языгыз. Күнегү 141, 77 нче биттәге кагыйдәне ятларга.
4.Билгеләр кую.
5. Саубуллашу.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар теле дәресе: "Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.",4 сыйныф
Максатлар:Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнешен аңлатуОрфографик дөрес язу, исемнәрнең килешләрен билгеләү,бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү.Әти-әнигә карата ярату, мәрхәмәтлеле...
Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. У.-в. килеше.
Өченче класска татар теленнән ачык дәрес....
Исемнәрнең килеш белән төрләнеше
Презентация урока татарского языка, 3 класс...
"Исемнеӊ килеш белән төрләнеше" тест
Әлеге материалны 3 нче сыйныфта "Исемнеӊ килеш белән төрләнеше" темасын ныгыту максатыннан бик отышлы кулланырга була....
Татар теленнән дәрес конспекты Исемнәрнең килеш белән төрләнеше
Дәрес темасы: Исемнәрнең килеш белән төрләнеше;Максат: Исемнәрнең килеш белән төрләнеш үзенчәлекләрен ныгыту,; сузык авазга, яңгырау,саңгырау тартыкка, , борын авазына беткән исемнәрнең килеш белән тө...
Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Дәрес планы
Сингапур технологиясен кулланып 3 класс өчен дәрес планы....
Ачык дәрес. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше
исемнәрнең килеш белән төрләнешен үзләштерү; сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү; мөстәкыйль эшчәнлеккә өйрәтү; укучыларда аралашу культурасы һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....