“Исемең синең билгесез, Батырлыгың мәңгелек” (Билгесез солдат көненә багышланган сценарийнең авторлары Миннебаева Лилия Хатип кызы, Әхмәдуллина Айгөл Гомәр кызы, Якупова Гөлназ Сарим кызы, Галимбекова Гүзәл Тәлгат кызы)
материал (1, 2, 3, 4 класс)
“Исемең синең билгесез,
Батырлыгың мәңгелек” дип исемләнгән кичә (“Билгесез солдат” көненә багышлана)
сценариен Әлмәт районы Яңа Нәдер гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Миннебаева Лилия Хатип кызы, Әхмәдуллина Айгөл Гомәр кызы, Якупова Гөлназ Сарим кызы, Галимбекова Гүзәл Тәлгат кызы әзерләде һәм үткәрде. Презентацион материалны Әхмәдуллина Айгөл Гомәр кызы әзерләде.
Максатлар:
- укучыларны “Билгесез солдат” көне тарихы белән таныштыру;
- хәтер күнекмәләрен үстерү
- Патриотик тәрбия бирү; туган якка мәхәббәт, туган илебез тарихына хөрмәт тәрбияләү;
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
сценарий | 49 КБ |
Предварительный просмотр:
“Исемең синең билгесез,
Батырлыгың мәңгелек” дип исемләнгән кичә (“Билгесез солдат” көненә багышлана)
сценариен Әлмәт районы Яңа Нәдер гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Миннебаева Лилия Хатип кызы, Әхмәдуллина Айгөл Гомәр кызы, Якупова Гөлназ Сарим кызы, Галимбекова Гүзәл Тәлгат кызы әзерләде һәм үткәрде. Презентацион материалны Әхмәдуллина Айгөл Гомәр кызы әзерләде.
Максатлар:
- укучыларны “Билгесез солдат” көне тарихы белән таныштыру;
- хәтер күнекмәләрен үстерү
- Патриотик тәрбия бирү; туган якка мәхәббәт, туган илебез тарихына хөрмәт тәрбияләү;
Алып баручы:
Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул менә 7 нче тапкыр инде 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Беренче тапкыр безнең илдә Билгесез солдат көнен 2014 елда билгеләделәр. 3нче декабрь көне дә очраклы гына сайланмады. Нәкъ менә 1966 елның 3 нче декабрь көнендә Мәскәү астында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы уңаеннан, Ленинград шоссесының 41 нче километрындагы (Зеленоград шәһәренә керү юлында) совет сугышчыларының туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле стенасы буендагы Александров бакчасына кайтарып җирләнде.Сезнең игътибарга “Исемең синең билгесез, Батырлыгың мәңгелек”дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә тәкъдим итәбез.
Залда патриотик һәм сугыш тематикасын чагылдырган җырлар агыла, бүлмә бәйрәм үткәрү өчен барлык реквизитлар белән бизәлгән.
Күңелле көй яңгырый. Сабантуй күренеше. Музыка кинәт өзелә
Ат атланып,чабып килә кемдер,
Юл тузаны керә күзләргә.
Нинди шомлы хабәр китерә ул,
Тыныч яшәп яткан көннәрдә…
Дошман безгә сугыш башлаган дип,
Сөрән салып чаба сыбайлы.
Аяз көнне яшен яшьнәгәндәй,
Кайгы-хабәр илгә таралды…
Көлеп торган күзләр зәһәрләнде,
Калдырды ул,үзенең эзләрен.
Нык авыр иде күрергә, шул чак,
Кайгы баскан ана йөзләрен.
Бер йортны да читләмәде кайгы,
Басып алды чиксез хәсерәт.
Илен сакларга китте.кыю ир-ат,
Карт корылар калды хәлсерәп.
Музыка астында яшь егетнең сугышка китү күренеше.
Саубуллаштылар…Исемдә һаман:
— Жиңеп кайтырбыз! — дигән антлары.
Җиңү дә килде, тик үзе генә,
Тик үзе генә кире кайтмады.
Юксыналар да туган яклары,
Таңнар барыбер алдан атмады.
Ядкаре булып бер улы калды
һәм калды тагын язган хатлары.
(Алдагы шигырьне укучы сөйли, ә арткы планда укучылар хорга тезелә)
Авыл тулы калды әби-чәби,
Хатын-кызлар,үсмер малайлар.
Дөнья йөге алар җилкәсендә,
Ачтан үксеп елый сабыйлар…
Көнне төнгә ялгап, ару белми,
Хатын-кызлар эшкә тотынды.
Шул чагында сугыш яланында,
Бер-бер артлы”туплар”атылды….
Ана: (Билгесез солдат кабере янында)
Өстеңдәге шинелең бик юка күренә, башыңда да юк. Дошманны җиңеп кайтырга бик нык ашыккансың, ахры. Кышкы салкыннарда өшисеңдер инде. Каешың билеңне бик кысмыймы?
Җыр “Солдатлар” Роберт Әхмәтҗанов сүзләре, Фәтхерахман Әхмәдиев көе
Озатып вокзаллар каршында
Маңгайдан үптеләр аналар
Тузанлы юллардан үттеләр
Дөньяны күрмәгән балалар
Балалар керделәр утларга,
Балалар сүз бирде тупларга.
Күпләре, төренеп шинельгә,
Калдылар еракта йокларга.
«Балалар, торыгыз, балалар,
Ашыгыз суына табында…»
Ничә ел тормыйлар балалар
Иделдә һәм Дунай ярында…
Уятма, йокласын, син, ана,
Айларны, елларны санап бар:
Күңелдә һаман яшь, гел бала —
Кайтмаган солдатлар, солдатлар
Ана ул йокламый, сабые
Юрганын ачса да уяна.
Аналар йөрәге шикелле
Мәйданда мәңгелек ут яна.
Аналар йөрәге шикелле
Ут яна, уйлана, талпына.
Аналар хәтере шикелле
Җил йөри курганнар артында
Кәһәрле дә, зарлы ул заманнар,
Торып калса да инде еракта.
Җиңү яулап кайткан солдатларның.
Саны кими бара парадта.
Сугыш дигән тетрәндергеч сүзне,
Ишетүе авыр хәзер дә.
Күпме язмыш өзелеп, ятып калган,
“Туганнар” – каберендә…
А.Б
Бөек Ватан сугышы безнең ил тарафыннан намус белән җиңеп чыккан иң авыр сынауларның берсе булды. Солдат батырлыгы беркайчан да онытылмаячак. Россия гаиләләренең һәр икенчесе сугыштан кайтмаган туганнарын һәм якыннарын елап искә ала.
Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә. Ул Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган һәр солдатны хәтерләү һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү көне дә.
Үзәнлектә җилләр уйнап йөри,
Яфракларны куып түбәнгә.
Маңгаенда кызыл йолдыз яна,
Кем ул күмелеп йоклый үләнгә?
Кем ул күмелеп йоклый? Милләте кем?
Кай өлкәдән? Кайсы авылдан?
Иленә кем булып хезмәт иткән?
Бу сугышка кайчан алынган?
Балалары бардыр, бәлки, аның,
Яшь егеттер, бәлки, кем белгән.
Ләкин безгә менә шунсы ачык:
Туган җире өчен ул үлгән.
Башына ул җылы бүрек кигән.
Туңмас өчен көзге салкыннан,
Карап ята көнбатышка таба
Күчеп барган фронт артыннан.
Һәйкәл тора. Имеш, сөйлиләр,
Бу — билгесез солдат һәйкәле.
Билгесезме шушы бакыр кеше?
Билгесезме, хәтер, әйт әле?!
Җиңү! Кояш балкый бер битеңдә,
Бер битеңдә — моңсу ай һаман.
Бер күзеңнән шатлык нуры сибелә,
Бер күзеңнән әче яшь тама…
Дөнья якты бүген! Ә мин карыйм
Балкып торган зифа сыныңа.
Нидер әйтер өчен чаганнар да,
Каеннар да миңа сыгыла.
Сугышчылар кебек тора алар
Солдат каберендә. Тынлыкта.
Дөнья якты бүген! Ә мин карыйм
Балкып торган зифа сыныңа.
Нидер әйтер өчен чаганнар да,
Каеннар да миңа сыгыла.
Сугышчылар кебек тора алар
Солдат каберендә. Тынлыкта.
Килгән саен ала алмыйм күзне
Ялкынланып янган тын уттан.
Утлы еллар искә төшә монда.
Кара ташны ялмый, яна ут!
Кем өчендер үкси, үкси ул ут!
Таш тәнендә күпме яра, ут?!
Сугыш башланганнан алып беткәнгә кадәр Яңа Нәдер авылыннан да 4 ел буена 527 кешене сугышка озатканнар. Аларны язмыш төрле сугыш кырларына илтеп ташлады. Берегез дә куркып артка чигенмәде, дошманга киртә булып ятты, үлемнән курыкмады. Киресенчә, юлында сезне очраткан дошман солдаты куркуга төште. Җиңүгә ышанычлары беткән дошман солдатлары кирегә йөгерә башладылар. Ә сезнең Җиңүгә ышынычыгыз бик зур иде. Чөнки сез үзегезнең туган җирегезне, әти-әниләрегезне, тормыш иптәшләрегезне, балаларыгызны, туганнарыгызны яклап сугыштыгыз. Күбегез шушы сугышта һәлак булдыгыз. Кайберләрегез туган җир туфрагы, тау-таш астында калдыгыз, су төпләренә төштегез, ялкын утларында яндыгыз... Һәлак булганнарны башкалар алыштырды. Җиңү көнен сез шулай якынайттыгыз.
Ак каеннар күккә сузылганнар,
Ә үзәннәр гөлләр эчендә.
һәрбер чәчәк—үзгә, һәр җыр—үзгә.
Сөенәм мин шуның өчен дә.
Кайда яшәсәк тә, дөнья матур!
Матурлыкның беләм телен мин.
Мин илләргә, барлык халыкларга
Халыкара Бәхет телимен!
Җыр. “Хәбәрсез югалганнар”
Әлмәт районы Яңа Нәдер гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Миннебаева Лилия Хатип кызы, Әхмәдуллина Айгөл Гомәр кызы, Якупова Гөлназ Сарим кызы, Галимбекова Гүзәл Тәлгат кызы әзерләде һәм үткәрде. Презентацион материалны Әхмәдуллина Айгөл Гомәр кызы әзерләде.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Билгесез кушылучыны табу
Максат:Кушканда саннар арасындагы бәйләнешне кабатлау. Яңа типтагы тигезләмәләрне чишәргә өйрәнү. Тигезләмә төзеп мәсьәлә чишү. Язып кушу һәм алу алымнарын ныгыту. “Табигый зоналарны” кабатлау....
Билгесез кушылучыны табу
Конспект урока по математике для 4 класса по теме " Нахождение неизвестного слагаемого" по учебнику М.И.Моро, М.А.Бантовой и др. УМК "Школа России"...
Классный час «Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең»
«Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең» дип исемләнгән сыйныф сәгатендә китап турында, әһәмияте белән таныштыру бирелгән....
Исеме - нэселе йозе.
Защита проекта "Моё имя", в 1 классе...
Тукай рухы мәңгелек
Син бит , шагыйрь, татар халкы өченЯшәү дәреслеге язган зат”....
"Китап - киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең"
Башлангыч сыйныф укучылары белән уздыру өчен китап бәйрәме....