"Алар даны мәңгелек."
методическая разработка на тему

Ямалиева Эльмира Накиповна

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 9_may.doc91.5 КБ

Предварительный просмотр:

 

                                                              9 май бәйрәме

Хәерле көн , сугыш һәм  хезмәт ветераннары! Сезне барыгызны да бөек тантана зур шатлык – Бөек Җиңүнең   __ еллык бәйрәме белән котлыйбыз!

Илебез күгенең ___ ел буена аяз булуы белән без  сезгә бурычлы. Озын гомер тыныч көннәр  насыйп булсын барыбызга да!

 (магнитофон тасмасында  сугыш халәтен чагылдырган   шартлау  тавышы ишетелә)

Диктор: Сугыш корбаннарсыз булмый .  Изге көрәштә җиңү яулаганда, ут эчендә юл ярып  алга барганда , бик күп солдатларның гомере өзелде. Чит  илләрдәге билгесез каберләр җанны тетрәтә.

Җиңү һәм көрәш юлы озын ,  авыр булды. Ләкин батыр солдатлар әнә шул юлны дан белән узды. Геройларыбыз безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

(самолет тавышлары белән катнаш ату  тавышлары көчәя. әкрен генә пәрдә ачыла. Винтовкалар тоткан  солдатлар төрле торышта тора. Егетләр читтәрәк, калкулыкта утырган ;  уртада – Муса . Ике солдат кыз сул якта алгы планда, ярым яткан хәлдә.

Муса. Кичер мине ,илем,  синең бөек

Исемең белән килеп сугышка,

Данлы үлем белән күмә алмадым

Бу тәнемне соңгы сулышта.

Юк , мин  сине тузан бөртегдәй

Сансыз гомерем өчен сатмадым

Волхов шахит : изге сугыш антын

Соңгы чиккәчә керсез сакладым.

Язмыш көлде, үлем  кагылмыйча

Үтте яннан минем  тирәләп

Нишлим, нишлим, соңгы минутымда

Пистолетым итте хыянәт!

Нишлим, сугыш дустым – пистолетым

Соңгы сүздән кинәт баш тартты

Богау салды дошман кулларыма

Һәм хурлыклы юлдан атлатты.

(Сәхнәнең уң як почмагы яктыртыла. Калкулыкта (кечкенә урындык куярга мөмкин)  Җир-Ана  басып тора. Ул кара , озын күлмәктән, Шәл бөркәнгән, аяклары күренми.)

ҖИР- АНА

Тыңлагыз, улларым , кызларым!

Үлемсез Җир-Ана  моң-зарын.

Ватаным  тудырган ирекне буарга ,

Сезне яңадан  җирсез  дә , сусыз итәргә,

Каныгызны еландай имәргә,

Кара көч дөнҗясы коралга тотына.

Кара  дошман –кара болыт.

Каплый ил күген,

Канга- кан, Җанга-җан

Я – җиңү, я үлем!

(сугыш атмосферасы, шомлы  симфоник музыка . Музыка әкренәя)

1 нче содат.  Мин – солдат . Мин  - үткән сугышның беренче  көнендә һәлак булган  солдат. Ул июнь  таңы   гомеремнең соңгы таңы булды. Мин ул көнне кояшны соңгы тапкыр күрдем. Ә үзе гап –гади көн иде. Дөнья яратылганнан бирле ел саен  кабатланып торган җәйге ямьле  көн!

ҖИР-АНА . Үлгәннәр зарлана белми!

2 нче солдат. Без сугышканда таш-таулар тетрәп ватылды, тигез кырда таулар өелде, төпсез дәрьялар кипте, коры урында күлләр хасил булды,  ҖИР-АНА уфылдап  ыңгырашты, күкләр ташып иңрәде.

 ҖИР-АНА. Үлгәннәр картаймыйлар!

3 нче солдат. Кыңгыраулы пар атка утырып гармуннар уйнап , җырлар җырлап басу капкасыннан чыгып киткән чакта,  без 18 яшьлек  егетләр идек. Безгә буген дә 18!

( җыр “Герман көе”)

ҖИР-АНА.

Көннәрегез авыр , улларым, кызлары!

Юлларыгыз озын , тынгысыз

Тик шулай да  ачынмагыз,

Бу көрәштә ялгыз түгелсез.

Гөлчәчәк. Миләүшә.... Син  үлемнән куркасыңмы?

Миләүшә. Үлемнән үлгән кешеләр генә курыкмый  ул , Гөлчәчәк.... Мә , ал !

Ул-бу  була калса шушы хатымны Казанга ,  әниемә алып кайтып  тапшырырсың.

Гөлчәчәк. Юк!Без үлмибез. Без яшәр өчен туганбыз.Күтәр башыңны Миләүшә!(җырлыйлар).

         

           Озатып вокзаллар каршында

            Маңгайдан үптеләр аналар.

            Тузанлы юллардан үттеләр

            Дөньяны күрмәгән балалар...

(җырны монтаждагы балалар белән дәвам итәләр!)

Гөлчәчәк. Юк,без үлмибез,Миләүшә! (кочаклашалар).

     (Вакыйга калкулыкка төшә).

           Муса.

    Мин үпкәләмим, илгә кайтып үлсәм,

    Җир яшерсә туган баласын,

    Соң беләм бит кабрем эргәсендә

    Һәйкәл булып җырым каласын.

1нче солдат.    Илдән киттем,ил һәм синең өчен

                         Автоматым алам аркама.

                         Илемне һәм сине алмаштыргач

                         Җмрдә миңа тагын ни кала?

                                   Җир-ана      

Сез эшләгән бөек батырлык

                    Әкият булып калсын сөйләргә  

                    Ант итегез лачын улларым,

                    Үлемне дә җиңеп үләргә.

        4 нче солдат.

Үзем күрдем , үз күзләрем белән:

 Үкреп акты ничек елгалар.

Балалар күк ничек үкси-үкси

Яшен түкте ярсып Җир-Ана.

        3нче солдат.

Үзем күрдем, ничек моңлы кояш

Болыт аша җиргә сузылып,

Үксеп үпте үксез балаларын

Соңгы кабат кысып-суырып.

        Муса.

Мин ант иттем, җанны кызганмаска,

Саклар өчен халкым,илемне,

Йөзәү булса гөмерең,син барысында

Шушы юлга бирмә идеңме?

                  (язмада шартлау тавышы)

               Җир-Ана.

Ике дөнья берлә бүген,

Аяз күктә яшен атылыр.

Ике дөнья берлә бүген,

Берсе чәлперәмә ватылыр.

    (Язмада әкрен генә “Таң атканда” көе ишетелә).  

Муса. Карт анам!

Мине тудырганга

Үкенмисең ... әйме?

Әйт, анам !  Карт анам,

Төнлә йомшак  түшәгеңдә,

Матур төшләр күреп ят , анам,

Зинһар  өчен....

Мине уйлаганда,

Салкын кичтә мичкә карама,

Мичләр сүнәр; өй караңгы калыр,

Лампочкалар яндыр карт анам,

Синең күңелеңә мин бары  тик

Якты булып кына кайта алам...

(алгы планда Мусаның әнисе пәйдә була)

АНА. Улым Муса!

Муса. Әнкәй!  (кочаклашалар)

АНА. Синме бу , Муса улым?

Муса. Мин, әнкәй...

АНА. Улым...

Муса. Әнкәй!

АНА. Чәчләрең нигә  агарган , улым?

Муса. Чәч агарыр өчен дә , коелыр өчен инде ул  , әнкәй .

АНА. Кулыңа ни булды?

Муса. Нишләгән?

АНА. СУл кулың күтәрелми түгелме соң?

Муса. Кайвакытта кулларның күтәрелмәве  яхшырак ул , әнкәй!

АНА. Күлмәгеңнең якасы нишләп ертылган?

Муса. Юктыр ла, әнкәй!

АНА. Сине ниндидер бөеклеккә ирешкән  диләр.

Муса. Бөеклекнең ни икәнен белеп бетермәгәннәр  әйтә аны , әнкәй.

АНА. Улым! Бер-ике сүз әйтсәм, акыл  өйрәтә дип ачуланма!

Муса. Әнкәй...

АНА. Яхшы бул , матур яшә!

Муса. Рәхмәт , әнкәй!

АНА. Илеңне, телеңне, халкыңны, моңыңны онытма! Үз моңын оныткан – бүтәннәр моңын ишетми башлый. Иманыңнан яза күрмә! Боларны мин сиңа әйтәм син бүтәннәргә әйт. Бүтәннәр үзләреннән соң килгәннәргә әйтеп калдырсын!

Муса. Рәхмәт , әнкәй!     (АНА  әкрен генә югала)

                  Әнкәй!      АНАның   “УЛЫМ!”  дигән  тавышы ишетелә)

 ҖИР- АНА.   Үлгәннәрнең исәннәргә әйтер сүзләре кала! Исемнәре калганнар һәм исемсез югалганнарның  әйтер сүзләре кала.

1 нче солдат. Без - җәлилчеләр  !  Якты дөньяга  дәшәбез!

2 нче солдат. Йокың сакмы дөнья ?

3нче солдат. Ни уйлыйсың дөнья?

4 нче солдат . Без дәхшәтле сугышның җәзалап үтерелгән корбаннары, сезгә - исән кешеләргә дәшәбез1

 Муса. Җирне саклагыз!

1 нче солдат. Җирнең бәхете – исәннәр бәхете.

( “Унике  батыр турында җыр” яңгырый)

(Уртада  Муса , башка солдатлар аның янында  чүгәләшкән,  кайберләре утырган)

Муса.  Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә.

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомерем минем  моңлы  бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар  моңлы  җыр  булып

ҖИР-АНА.

Көннәрегез авыр булды,

Юлларыгыз  чокыр, тигезсез...

Ә шулай да борчылмагыз,

Ватан өчен җанын биргәннәр

Мәңге яши , алар  үлемсез!

(Җыр көчәя , пәрдә)

1 укучы.

 Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәре тарих безгә үзе

Саклап килә  ерак  еллардан!

Туган ил хакына ,

Туган җир  хакына

Авылдашлар башын салдылар

Безнең гомер өчен алар

Мәңгегә чит илдә калдылар!

2нче укучы.  Бу җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә ___ ел  инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган  зур  батырлыклар  һәм кичергән  зур газаплар ___ ел буена да 100 ел буена да  онытырлык түгел . Каһарманнар даны мәңгелек.

3нче укучы. Бөек Ватан  сугышына  безнең авылдан 105 кеше китте.

 Бер кайтмасак бер кайтырбыз диеп китсәләр дә , күпме авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре ңчен башларын салган  бу батырларны онытырга  безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән , безнең  арада.

4 нче укучы. Иле исән калган батыр улың

Яши халкы белән ул бергә

Тыныч тормыш өчен тырыша ул

Җырлап иген игә ул җирдә.

5 нче укучы .  Хөрмәтле , ветераннар! Кунаклар!

Безнең  якты киләчәгебез , сабыйларның тыныч йокысы өчен  башларын салган  авылдашларыбызны зур хәрмәт белән искә алыйк.  Бер минутка тынычлык игълан  итәм!

        (зал басып тын кала)

6 нчы укучы. Туган җирләрдән  еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге   күңелләрдә мәңге сакланыр. Узган сугыштан  безнең авылыбызга  барлыгы  35 кеше  әйләнеп кайтты . Ә хәзерге  кәндә   Шәмәк  һәм Чәбия авылында  барлыгы   ___ генә  сугыш ветераны яши.

  Сугыштан  әйләнеп кайтмаган  һәм  сугыштан соң  вафат булган  авылдашларыбыз хөрмәтенә  веноклар салабыз.

 (веноклар салалар)

Җыр.  “Дан ,сиңа,  дан совет  солдаты!”

7 нче укучы. Авыр , бик авыр еллар иде.  Ләкин түзделәр , иреннәреннән  кан саркыганчы  түзделәр. Дошманны туган җиребездән куып чыгару. Менә шушы олы максатка ирешүдә авылыбыз  халкы  йөрәкләреннән өзеп  улларын, кызларын бирде. Авыл язмышы ил  язмышына кушылды.

8 нче укучы. Әйе, ирләре ,уллары, туганнары зур  батырлыклар күрсәткәндә,  тылдагы хатын-кызларыбыз  үзләрен аямыйча эшләделәр. Тылдагы хатын-кызларыбызның батырлыгы  сугыш кырында  туган батырлыкка тиң .

 9 нчы укучы. Авылдашларның сугыш кырынданы  хәбәрләрен  хатлар аша белеп  тордылар.

Ай , ул  кош теледәй  солдат хатлары!  Күпме кеше тилмереп көтте аларны. Һәр  гаиләгә килгән кайгыны  да , шатлыкны да бергә кичерә иде авыл халкы.

Хәсрәт белән янәшә йөргән шатлык килә иде кешеләргә.Шушы ике нәрсә йөрәкләрне телгәли иде.Кара пичәтле кош телдәй шушы кәгазь кисәге бәгерләрне өзеп күпме авылдашлардан кан яшь түктерде.  

10 нчы укучы.Совет халкы 4 елдан артык кан коеп,үз иминлеген генә саклап калмады,Фашизм изүе астында газапланучы тугандаш халыкларга азатлык алып бирде.

 Яшәү өчен авылдашларыбызның гомере киселде.Ниһаять зур корбаннар биреп җиңү килде.

                           Җыр «День победы».

11 нче укучы.Менә _ ел инде тыныч хезмәт фронтында эш кайный, ләкин сугыш китергән хәсрәт ,яралар һаман да үзен сиздерә . Ветераннарның күкрәгендә кыймылдаган мина  кыйпылчыгы аша , ничә еллар буе олы лдан  күзен алмыйча  газиз балаларын көткән  аналар аша, әле хаман бер-берсен эзләүче  фронтовик  дуслар аша....

12 нче укучы. Хөрмәтле   Ветераннар! Авылдашлар!

 Сезне  Җиңү бәйрәме  белән чын күҗелдән котлыйбыз!

Сугыш ялкыны безнең дөньяны  

Чолгап  алмасын яңадан

Сакла, сакла тынычлыкны ,

Дан тынычлыкка , дан !дан! дан!!

Солдатлар

  1. Озатып вокзаллар каршында

 Маңгайдан үптеләр аналар

Тузанлы юллардан  үттеләр

Дөньяны  күрмәгән балалар

Балалар керделәр  утларга  

Балалар  сүз бирде тупларга

Күпләре төренеп шинельгә

Калдылар еракта йокларга

Балалар, торыгыз , балалар!

Ашыгыз суына табында

Ничә ел тормыйлар балалар

Иделдә һәм Дунай ярында

Уятма йокласын син , ана!

Айларны , елларны санап бар

Күңелдә һаман яшь гел бала

Кайтмаган солдатлар, солдатлар.

Ана ул йокламый  сабые

Юрганын ачса да уяна

Аналар йөрәге шикелле  

Мәйданда мәңгелек  ут яна

Аналар йөрәге шикелле

Ут яна, уйлана, талпына

Аналар хәтере шикелле

 Җил йөри курганнар артында

                                             Священная  война

  1. Вставай страна огромная

Вставай на смертный бой

С фашисткой силой темною

С проклятою ордой.

Пусть ярость благородная

Вскипает как волна

Идет война народная война

Священная война

Дадим  отпор душителям

Всех пламенных идей

Насильникам ,грабителям

Мучителям людей

Пойдем ломить всей силою

Всем сердцем всей душой

За землю нашу милую

За наш союз большой

День победы

  1. День победы , как он был от нас далек

Как  в костре потухшем таял уголек

Были версты , обгорелые в пыли –

Этот день мы приближали как могли

ПР. Этот день победы ,

Порохом пропах

Это праздник

С сединою на висках

Это радость

Со слезами на глазах

День Победы, День Победы

Дни и ночи у мартеновских печей

Не смыкала наша Родина очей

Дни и ночи битву трудную вели

Этот день  мы приближали  как могли

ПР . тот же

Здравствуй ,мама , возвратились  мы не все

Босиком бы пробежаться по росе.

Пол-Европы прошагали пол земли,-

Этот день мы приближали как могли


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Алар Бөек Җиңүне якынайтты. Сыйныф сәгате.

Тема:Җиңү язын якынайтты Сезнең батырлык. Максат:балаларда өлкән буын вәкилләре – Бөек Ватан сугышы ветераннары үрнәгендә патриотизм тойгысы, гражданлык хисләре тәрбияләү....

Тукай рухы мәңгелек

Син бит , шагыйрь, татар халкы өченЯшәү дәреслеге язган зат”....

"Мәңгелек чишмә"

Мәңгелек чишмә...

«Геройлар даны - мәңгелек»

Укучыларны авылдашыбыз,Социалистик Хезмәт Герое, Алтын Йолдыз һәм Ленин ордены кавалеры Нәфыйкова Сәрвәр апаның хезмәте белән таныштыру. Төрле  һөнәр  ияләренә, өлкәннәргә  карата...

Проект эше: "Алар илгә Җиңү алып кайтты!"

Проектның максаты:  Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру; буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, намуслы хез...

Бу класста без хуҗалар түгел бүтән.

Башлангыч класс укучыларының  "Соңгы кыңгырау" кичәсе....