Классный час на тематику ВОВ
классный час (1, 2, 3, 4 класс)

Мухаметшина Ирина Азватовна

Ул елларның батырларын ничек онытасың...

Максат:

  1. Бөек Ватан сугышы елларының тарихи фактлары, халык тормышы белән  балаларны таныштыру.
  2. Кешеләрнең кичерешләрен аңларга, кешеләрне тыңларга өйрәтү.
  3. Патриотизм хисе тәрбияләү.

Әзерлек эшләре.

“Сугыш эзләре” компьютер презентациясе.Күгәрченнәр ясау(Презентация кадрлары һәрвакыт чыгып тора)Ул елларның батырларын ничек онытасың...

 

“Сугыш эзләре” компьютер презентациясе.Күгәрченнәр ясау(Презентация кадрлары һәрвакыт чыгып тора)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Классный час "ВОВ"17.7 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф сәгате

              Ул елларның батырларын ничек онытасың...

Максат:

  1. Бөек Ватан сугышы елларының тарихи фактлары, халык тормышы белән  балаларны таныштыру.
  2. Кешеләрнең кичерешләрен аңларга, кешеләрне тыңларга өйрәтү.
  3. Патриотизм хисе тәрбияләү.

Әзерлек эшләре.

“Сугыш эзләре” компьютер презентациясе.Күгәрченнәр ясау(Презентация кадрлары һәрвакыт чыгып тора)

                         Сыйныф сәгатенең барышы

Кечкенә принц чыга.Әкияттән көй уйнала.

Принц. Сез минем дустым Антуан де Сент-Экзюперины күрмәдегезме?

Алып баручы.Синең дустың,  язучы,  Антуан де Сент-Экзюпери,  әллә кайчан сугышта һәлак булган инде дип ничек әйтергә икән?

Алып баручы. Беләсеңме, бик күп еллар элек сугыш булган.Синең дустың,  хәрби очучы , хәрби бирем үтәргә киткән дә кире кайта алмаган..

Принц. Ә нәрсә соң ул сугыш? Кемгә кирәк ул?

Алып баручы. Сугышның нәрсә икәнен кечкенә принцка аңлатып бирергә кирәк.

Алып баручы.  Шул вакытта гына ул безгә кешеләрнең йөрәкләренә кереп урнашкан ачу-нәфрәтне йолкып атарга ярдәм итәчәк.

Алып баручы. Җир шары-ул гади генә планета түгел.Җир шарында сугышлар бервакытта да туктап тормаган.

Алып баручы.Яңа җирләр басып алу, акча янчыкларын алтын белән тутыру өчен сугышлар корольләргә генә кирәк булган.

Алып баручы. Мактанырга яратучылар-орденнар, медальләр белән түшләрен бизәгән. Аңладыңмы инде, сугышның кемнәр өчен файдалы булганын?

Алып баручы. Напалеон Бонапарт дигән явыз император булган. Ул синең дустыңның илендә моннан 200 еллар чамасы элек яшәгән.

Алып баручы. Ул бөтен дөнья миңа гына буйсынырга тиеш шапырынган.

Алып баручы.Бөтен дөньяны чолгап алган сугыш уты кабынган. Халыклар бердәм күтәрелеп,  сугыш утын сүндергәннәр.Сугышларсыз да яшәп булуын аңлатканнар.

Алып баручы. 20 гасырда тагын бер сугыш чукмары-Адольф Гитлер дөньяны үзеке генә итәргә теләп сугыш башлаган. Куркыныч сугышларның берсе 1939 елда башланып киткән.

Алып баручы. 42 көннән соң гитлерчылар Францияне басып алганнар.

Алып баручы. Советлар Союзында аяусыз сугыш 4 ел дәвам иткән.

 Алып баручы.Тыңлагыз, балалар! Сугышның нәрсә икәнен аңларга тырышыгыз.Ул 1941 елда башланган.

Музыка яңгырый “Священная война

Илбасарлар таптый илебезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә-балам.Син әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм.

Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен, Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм.

Укытучы.Бөтен ил халкы Ватаны өчен яуга күтәрелгән. Ирләр сугышка киткән, балалар станоклар артына баскан, басуда үгезләр җигеп җир сөргән.Яшь кызлар да Ватанны сакларга дип сугышка киткәннәр.

Ал, военком,

Үзем теләп китәм,

Җибәр мине илем сакларга,

Ватаныма биргән изге антым

Йөрәк каным белән акларга.

Җибәр мине, үзем теләп китәм,

Нәфрәт ташый, ярсый, ашкынам.

Укытучы.Добровольцы! По порядку рассчитайтесь!

Укучы1. Первый!

Укучы 2. Второй!

Укучы3. Третий!

Укучы4. Четвертый!

Укучы 5. Пятый!

Укытучы. Сугыш башланганда аларга 17, 18, 19 гына яшь булган.Сугышка киткән 100 кешенең  97 се кире әйләнеп кайта алмаган.100дән 97. Менә нәрсә ул сугыш!

-Сугыш ул-1725 җимерелеп ташланган шәһәрләр, 70 меңнән артык яндырылган авыллар. Сугыш ул-32 мең шартлатылган завод-фабрикалар, 65 мең км күккә очкан тимер юллар.

-Сугыш ул-900 көн һәм төн Ленинград блокадасы.Ул-тәүлегенә125 гр.пычкы чүбе кушып пешерелгән ипи. Ул тыныч халык өстенә тонналап яудырылган бомба һәм снарядлар.

-Сугыш ул көненә 20 шәр сәгатьстаноклар артында эшләү. Ул-балалар һәм аналар тире аккан җирдә үскән икмәк. Ул синең кебек кечкенә балаларның хәлсез куллары..

-Сугыш...Бресттан Мәскәүгә кадәр1000 км , Мәскәүдән  Берлинга-1600. Юлны туры дип исәпләгәндә генә дә 2600 км.

-Аз да кебек, күп тә кебек..Самолетта очып үтсәң 4 сәг , үрмәләп һәм йөгереп барсаң-4 ел, 1418 көн.

Укучылар чыгышы.Хәрби киемнәрдән чыгып үз гаиләләрендәге сугыш эзләрен сөйлиләр.”Сугыш эзе безнең гаиләдә.”(ҺӘР БАЛА ҮЗ ТУГАННАРЫ ТУРЫНДА ЧЫГЫШ ӘЗЕРЛИ)

Укучы. Минем бабам Миннәхмәт тә сугышта булган.Ул хәзер исән түгел инде. Аның тәнендә пуля эзләре бар иде. Фронтта бабам элемтәче булган. Шартлап снарядлар ярылганда сугыш кырында элемтә урнаштырган.Сугышка киткәндә ул әле яшүсмер малай гына булган.

Укучы.Минем әбием сугыш чоры баласы.

Укучы.Сыйныф сәгатендә без Белорусь авылы Хатыньнең куркыныч язмышы белән таныштык.1943 елның 22 мартында авылны фашистлар чолгап ала. Авылның бар халкын:олысын, кечесен җыеп сарайга куып кертәләр дә ут төртәләр.Аналар балаларын тынычландырырга тырышсалар да күзләреннән яшь ага. Барановларның 9 баласы, Новицких, Иотколарның 7 баласы шунда була.Күпләр ут эченнән чыгарга тырышып карыйлар, чыккан берсен автоматтан аталар.Хатынь авылының 149 кешесе өчен бу көн соңгысы була.

Укучы. 75 бала аяныч үлем белән үлә. 7 яшьлек Виктор әнисе белән сарай эченнән чыга ала, ләкин немец пулясы хатынны аяктан ега. Егылганда ул баласын гәүдәсе белән капларга өлгерә. Немецлар киткәнче ул әнисе астында ята һәм исән кала.

12 яшьлек Антон Баранов та исән кала.Фашист пулясыннан җиргә ава,үлгән дип уйлыйлар фашистлар. Ул яраланган гына була. Өченче кеше- Иосиф Каминский.Ул каты янса да исән кала.

Укытучы.Сугыш каты булган. Аның дәлиле булып фронттан килгән өчпочмаклы хатлар  әле дә саклана. Менә бу хат минем әбиемнең сеңлесе-Мөҗәһидә апаныкы.Ул сугышка япь-яшь кыз чагында киткән. Авыр сугышларның берсендә яраланып аягын өздергәннән соң аны кайтарып җибәрәләр. Япь-яшь кызның сугыштан аяксыз кайтуын күз алдына китерәсезме? Авылга кайтып бераз тернәкләнгәннән соң ул тагын фронтка алуларын сорап комиссариат ишекләрен бер генә таптамагандыр. Батыр йөрәкле кызны үз теләге белән тагын сугышка җибәрәләр.Фашистларны үз ояларында тукмыйбыз, тиздән кайтырмын дип язган соңгы хаты апрель аенда килә.Хаты килә, үзе кайта алмый..

Балалар учак янында утыручы солдатларны  уйный.

1солдат.Кич җиткәч тә кайтыр төсле итеп,

 Көтәсеңме олы улыңны?

Карыйсыңмы чыгып киткән якка,

Каш өстенә куеп кулыңны?

Күңелеңне,  әнкәй, һич төшермә,

Үтәр көннәр, үтәр атналар.

Тынычлык һәм сәламәтлек булсын,

Исәннәр бит кире кайталар.

2 солдат.Күз алдыма килә томан аша

Сабый чаклар, мәктәп еллары.

Айлы язгы кичләр, Кабан күле,

Бөдрә таллы Идел буйлары.

Их, Казан, синдә калды әнкәй,

Туганнарым, якын дусларым

Синдә калды кайнар мәхәббәтем,

Чия бакчам, җырчы кошларым.

Солдатка.Әй егетләр, бер биеп алыйк әле.  (Бию)

Укытучы.Бу сугышта 40 миллион тирәсе кеше һәлак булды. Бу бит -һәр ике метр җир саен 30 кеше үтерелүен,ә һәр көн саен 28 мең кеше үтерелүен аңлата. .Бу сугышта илебезнең һәр дүртенче кешесе үтерелгән дигән сүз.

  Якыннары бу сугышта үлгәннәр, туганнары бу сугышта катнашканнар, якыннары ачлыктан интеккәннәр,  басыгыз! Хәзер укучылар  сугыш кырларыннан әйләнеп кайта алмаган туганнарының исемнәрен  искә төшерерләр.(исемнәр укыла)

Аларны бер минут тынлык белән искә алыйк.

Сугыш ветераны чыгышы.

Укытучы. Нәрсә ул сугыш?

Укучы. Сугыш ул-җимереклек.

             Сугыш ул-картлар һәм балаларның күз яше.

             Сугыш ул-бик куркыныч сүз.

Кечкенә принц сәхнәгә  чыга.

Принц. Мин сугышның нәрсә икәнен аңладым.Ул-үлем, ә минем үләсем килми.

Алып баручы.Синең дустың Сент-Экзюпериның да үләсе килмәгәндер.Ул да Туган җирен бик яраткан.Менә ул 75 ел хәрби очышта. Сезнең кебек малайлар һәм кызлар рәхәт яшәсен дип күгебезне саклый.

Принц. Кешеләр тыңлагыз! Минем сезгә чыңлап торган кыңгыраулар бүләк итәсем килә. Мин Җир шарында сугышлар булуын теләмим! Һәрвакыт булсын тынычлык!

Җыр “Һәрвакыт булсын кояш” Балаларның кулларында күгәрченнәр, аларны һавага очыралар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тематика классных часов в начальной школе

Приблизительные темы классных часов в начальной школе на весь учебный год....

Тематика классных часов для 2 класса на учебный год

Тематика классных часов подобрана и соотвествует возрастным особенностям учащихся 2 класса. В начале учебного года детям неоходимо напомнить правила поведения в школе, на переменах, общественных места...

Классные часы на тематику "Здоровый образ жизни"

Классные часы  являются неотъемлемой  частью образовательного процесса. Залогом успеха в проведении классных часов являются презентации....

Классные часы на тематику "Дружба"

Воспитательный процесс немыслим бех проведения классных часов....

классны час на тематику ВОВ

1941ел 22 июнь. Җәйге таң атып килә. Авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикне бозып...

Классный час правовой тематики, посвященный Всемирному дню прав ребенка (20 ноября), Конвенции «О правах ребенка».

Классный час имеет целью обобщить знания об основных правах ребёнка; показать единство прав и обязанностей; сформировать отрицательное отношение к противоправным поступкам; воспитывать уважение к прав...

Работа классного руководителя .Тематика классных часов в 3-А классе

в разработке представлена тематика класных часов классного руководителя Порчинской Н.А. для обучающихся 3-А класса на весь учебный год по месяцам, с формами проведения и обсуждаемыми вопросами...