Соңгы кыңгырау
план-конспект
Предварительный просмотр:
Әзерләде:Зиннатова Ә.Г.
2017-2018 нче уку елы.
Күңелле музыка яңгырый. Укучылар, әти-әниләр, кунаклар класс бүлмәсенә керәләр.
Укытучы. Хөрмәтле әти-әниләр, укучылар! Бүген минем өчен дә, сезнең өчен дә иң истәлекле, иң тантаналы көннәрнең берсе. Бүген сез башлангыч мәктәп белән саубуллашасыз. МИн сезне балачакның иң гүзәл чоры белән хушлашырга чакырам. Без теләсәк тә, теләмәсәк тә бу көн килеп җитте. Әйдәгез батырлыгыбызны җыеп бу аерылышуга әзреләник.
1 укучы. Без иң беренче тапкыр шушы мәктәпкә укырга килдек. Безгә беренче тапкыр Әлифба һәм ручка бүләк иттеләр. Шул Әлифба китабы белән без һәр яңа юлны башладык.
Укытучы. Кадерле укучыларым! Хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар! Менә безнең Саубуллашу көннәре дә килеп җитте. Дүрт ел элек сез тәүге тапкыр укырга килдегез. Без бергә-бергә беренче баскычларны мендек, беренче авырлыкларны җиңдек. Укырга, язарга, санарга өйрәндек. Сезне зурлап Тукай оныкларына кабул иттеләр. 1 сыйныфны уңышлы гына тәмамладыгыз һәм 2 сыйныфка күчтегез. Башлангыч мәктәпнең 2-баскычына мендегез. Тагын да катлаулырак эшләргә өйрәндегез. Күп җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәндегез. Аннары 3нчегә, 4нчегә күчтегез. Сез мәктәптә үрнәк укучылар, беренчеләр өчен апалар, абыйлар, башлангыч мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары булдыгыз. Сезгә зур өметләр багладык һәм менә бүгенеге көнгә килеп җиттек.
Бүген безгә күңелле дә, ямансу да. Ямансу, чөнки сез башлангыч сыйныф белән саубуллашасыз. Сентябрьдә безнең башлангычлар арасында сез булмыйсыз. Сезнең урында яңа укучылар, әле безгә таныш булмаган балалар була. Ә сезне 5 сыйныф, башка укытучылар, яңа дуслар көтә.
Безгә күңелле, чөнки инде сез зур үстегез, күп белем алдыгыз. Өлкәннәрне хөрмәт итәсез, кечкенәләрне ихтирам итәсез; өлкәннәрнең сүзен тыңлыйсыз, акыллы балалар булып җиттегез, тату коллектив булып тупландыгыз.
Әйдәгез аяз күкле, якты кояшлы, гамьсез-уйсыз балачакка яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Хәзер без сезнең белән бергәләп хәтер журналын актарырбыз. Дүрт ел элек нинди булдыгыз икән.
Журналның беренче битен ачабыз. ( музыка уйный)
Беренче тапкыр беренче класска.
1 укучы. Кадерле укучылар! Әле кайчан гына без мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идек. Күлмәк һәм алъяпкычларыбызны, костюмнарыбызны әллә ничә тапкыр киеп карадык.
“1 сентябрь кайчан җитә?” – дип әти-әниләребезне аптыратып бетердек. Мәктәптә безне укытучы апабыз елмаеп каршы алды, җитәкләп Белем иленә алып керде. Шул көннәрнең ничек үтүен искә төшерик әле.
2укучы. Чәчәкләр тотып кулга
Без чыктык матур юлга.
Һәркем белә, әлбәттә,
Без барабыз мәктәпкә!
Безне котлый әтиләр:
- Бик дәү үстегез, - диләр,
Өйрәтәләр әни ләр:
-Әйбәт булыгыз, - диләр.
Дәү әти, дәү әниләр:
-Хәерле юл, хуш! – диләр.
Җыр “Мин үсәм”
3 укучы. Бүгенгедәй күз алдымда тора
Очар коштай йөргән чакларым.
Сумка тотып белем алырга дип
Борма сукмак буйлаап атлавым.
4 укучы. Дәфтәр, китаплар барлыйсың,
Яңа көч, яңа дәрт йөрәктә.
Син инде уйнарга бармыйсың, -
Кыңгырау чакыра мәктәпкә.
Залга Кыңгырау булып киенгән бала керә. С л а й д т а чыга
Кыңгырау. Кадерле дуслар! Мин сезне иң беренче дәрескә керттем. Ул матур иртәдә минем яңгыравык тавышымны сез йотылып тыңладыгыз. Аннары укытучы апагызга ияреп чиста, якты сыйныфка кердегез. Дөрес утырырга, китап-дәфтәрләрегезне ничек куярга өйрәндегез. Белем иленә сәяхәт Әлифбадан башланды.
Залга Әлифба булып киенгән укучы һәм берничә бала керә. С л а й д т а Әлифба китабы тышы чыга .
5 укучы. Әлифба, син барлык фәннәрнең
Тәүге баскычы.
Син кадерле туган телемнең
Алтын ачкычы.
Иң якын дусларың
Булдык гел без синең.
Һәр хәреф елмаеп
Әйтте үз исемен.
6 укучы. Әлифба, Әлифба,
Син минем юлдашым
Син белем илендә
Иң якты кояшым.
Әлифба с л а й д т а сөйли.
Мине зурлавыгыз өчен рәхмәт, балалар. 4 ел элек сез мине кадерләп кулыгызга алдыгыз. Башта хәрефләр танырга, иҗекләп сүзләр укырга, аннары җөмләләр төзергә өйрәндегез. Минем ярдәмчеләрем – хәрефләр сезгә бу көннәрне искә төшерергә ярдәм итәрләр.
Ә хәерефе. Әлифба син алып кердең
Безне белем иленә.
Тырышлык та, ялкаулык та
Шушы илдә беленә.
Н хәрефе. Нарат үскән бигрәк биек,
Китә болытлар тиеп,
Тора баһадир сыман ул,
Яшел түбәтәй киеп.
И хәрефе. Иген үскән, биек үскән,
Башаклары тулып пешкән!
Комбайннар туктап тормый,
Ашлык суга җырлый-җырлый.
Хәреф булып киенгән укучылар бер рәткә тезеләләр. Балалар “әни” сүзен кычкырып укыйлар.
“Әни кирәк” җыры.
1. Көннәр якты булсын өчен, 3. Ашлар тәмле булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен, Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк, Әни кирәк, әни кирәк,
Йокы татлы булсын өчен әни кирәк. Дөнья ямьле булсын өчен әни кирәк.
2. Җил-давылдан саклар өчен, 4. Гөлләр чәчәк атчын өчен,
Усаллардан яклар өчен, Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк. Әни кирәк, әни кирәк!
Усаллардан яклар өчен әни кирәк. Иң кадерле кеше җирдә
Әни димәк!
7 укучы. Җ. Тәрҗеманов “Язу дәресендә”
Бүген беренче лкасста
Язу дәресе бара.
-Кем язып күрсәтә?-ди
Укытучы апа Сара.
Алгы партада утырган
Рушан никтер оялды, -
Бөтен класста берүзе
Кул күтәрмичә калды.
Юк, юк...язарга бик теләп,
Ул эчтән яна иде.
Сара апа сизеп алды:
-Кил, акыллым, яз, - диде.
Яңа тактага зур итеп
Язды ул акбур белән.
Шулчак балалар тордылар,
“Туган тел!” дип укыдылар
Бертавыштан хор белән.
Укытучы. Беренче сыйныфка кергәч тә ручкалар, дәфтәрләр, хәрефләр сезне тыңламыйлар иде. Әле бер, әле икенче якка кыйшайдылар, авыштылар. ә хәзер без алраны тыңлатырга өйрәндек.
Укытучы балаларның 1-сыйныфта язган дәфтәрләрен күрсәтә.
“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры.
Журналның икенче битен ачабыз. (музыка уйный)
Дәреслекләр парады
“Туган тел” китабы тышы с л а й д т а сөйли.
“Туган тел”- иң әйбәт шигырь!
“Туган тел”- иң әйбәт җыр!
“Туган тел”- иң әйбәт китап!
“Туган тел”- иң әйбәт тел!
Туган тел әйбәт булганга
Шигыре дә, җыры да иң әйбәттер!
Балалар.
“Туган телем” җыры.
1.”Балам!”-диеп, туган телдә 2.Туган телемдә сөйләшеп,
Эндәшә миңа әткәм. Яшим мин туган илдә.
“Әнием!”-дип, әнкәемә Туган ил дигән сүзне дә
Мин туган телдә әйтәм. Әйтәм мин туган телдә.
Куш. Дөньяда иң матур ил 3.Иң изге хисләремне мин
Ул-минем туган илем. Туган телдә аңлатам.
Дөньяда иң матур тел Шуңа күрә туган телне
Ул минем туган телем. Хөрмәтлим мин, яратам.
“Математика” китабы тышы с л а й д т а сөйли. Ул укучыларга берничә табышмак –мәсьәлә әйтә.
Ничә көн алды? Утыз бер көн августта,
-Әни, күпме бар әле Ә бүген уналтысы,
Беренче сентябрьгә? Хәзер инде үзең дә
-Әйдә инде анысын Шәт исәпли алырсың:
Исәплик берә-бергә. Я, ничә көн калды соң?
Ничә тай? Нинди сан?
Аяклары 44, Тапкырласа юк итә
Бар да чаба уйнаклап. Йөзне түгел меңне дә.
Болар ничә тай булыр? Нинди сан бу? Үзенә
Яле, тизрәк уйлап тап! Булмый аның берни дә.
Ничә чыпчык булган?
Хәерле көн, 10 чыпчык!-
Дигән икән бер чыпчык,
Тегеләр и көлгәннәр:
-Безне өчкә тапкырлап, кушсаң гына үзеңне,
Ун булабыз дигәннәр.
Ш. Галиев “Басмалар саный Әсма”
Бер басма да, ике басма,
Өч басма да, дүрт басма...
Менә өскә, төшә аска,басмлар саный Әсма.
1, 2, 3. 4, 5 басма,
Баскычта йөри Әсма.
Басмалар саный Әсма,
6 басма, 7 басма...
Бу басмага басма Әсма,
Яңадан саный башлый!
Сезгә нәрсә, кызык кына
Читтән аңа каравы,
Белмисез лә, һай авыр ла,
Һай читен лә бу дөньяда
Унга кадәр санавы!
“Татар теле” китабы тышы с л а й д т а сөйли.
“Татар теле”н укып сез яңа белемнәр алдыгыз, дөрес сөйләшергә, язарга өйрәндегез. Китапны саклап, кадерләп тоттыгыз. Хәзер мин сезгә бер бирем әйтәм. ( с л а й д т а чыга) “Гөл” иҗегеннән башланган кызлар исемнәрен төзеп әйтегез әле. (Гөл+синә, Гөл+нар, Гөл+нара, Гөл+нур, Гөл+үсә, Гөл+ниса, Гөл+чәчәк, Гөл+генә, Гөл+сем, Гөл+бикә, гөл+бану, Гөл+мәрьям, Гөл+дания, Гөл+фәния, Гөл+сәрия...)
-Ә хәзер табышмак чишәрбез.
Борынымда безем, ди, Туннарга киендерә,
Зурларга да “энем”, - ди. Җылыта, сөендерә.
Кемдә бар андый борын? Тоягы була ярык,
Бумы бу – (озынборын) Исеме аның – (сарык).
“Русский язык” китабы тышы с л а й д т а сөйли.
Здравствуйте, дорогие ребята! День за днём, год за годом вы узнаете много нового. В школе вы всегда в пути. Поэтому мамы и папы, бабушки и дедушки говорят:
“В добрый путь, в добрый час!
Будьте хорошими людьми!”
Кто составляет больше слов с буквами слова “Первоклассник”
Җавап. Класс, перо, кино, кекс, лак, сок, рак, персик, вор, нос,р ека, клип, пир, носки, вор, пар һ.б.
Теперь я вам задам один вопрос: С чего начинается Родина?
Хор белән “С чего начинается Родина?” җырын башкару. ( сүзләре слайдта чыга)
С чего начинается Родина?
С картинки в твоём букваре,
С хороших и верных товарищей,
Живущих в соседнем дворе.
А может она начинается
С той песни, что пела нам мать
С того, что в любых испытаниях
У нас никому не отнять.
С чего начинается Родина?
С заветной скамьи у ворот,
С той самой берёзки, что во поле,
Под ветром склоняясь, растёт.
А может, она начинается
С весенней запевки скворца.
И с этой дороги просёлочной,
Которой не видно конца.
С чего начинается Родина?
С окошек, горящих вдали,
Со старой отцовской будёновки,
Что где-то в шкафу мы нашли.
А может она начинается
Со стука вагонных колёс.
И с клятвы, которую в юности
Ты ей в своём сердце принёс.
С чего начинается Родина?
Кыңгырау шалтырый.
Алдагы -3нче бит чыга. Күңелле тәнәфес
Килеп җитте тәнәфес, тәнәфес,
Көтеп алган тәнәфес.
Биеп калыйк, җырлап калыйк,
Уйнап алыйк, әйдәгез!
Укучылар бер түгәрәккә басалар. “Түбәтәй” уены.
М. Илүсә Айдар Хәлимнең “Класста”
Х.Илүсә “Яратыгыз” җыры.
Газиз М. Җәлил “Бакчачы бабай”
Хор белән “Яз җыры”
К.Илзия “Мы с Волги, из Казани”
Хор белән “Нәни музыкант” җыры.
4 бит Минем улым... Минем кызым...
Укытучы. Ана- бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга!
Хатын-кызның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда!
Бүгенге бәйрәмнең сәбәпчеләре – сез 4-сыйныф укучылары. Ә һәрбер кешенең төн йокыларын калдырып, баласы еласа елап, баласы көлсә көлеп, чын йөрәктән балам, диеп кадерләүче, назлаучы әнисе була. Хәзер сүзне сезгә бирәбез, хөрмәтле әниләр. Балаларыгызга киңәшләрегезне әйтеп китегез әле.
Әти-әниләргә сүз бирелә. Алар балаларын 1 сыйныфка ничек әзерләүләре турында, 4 ел уку дәверендә истә калган кызыклы вакыйгалар турында сөйлиләр.
Укытучы. Хөрмәтле әти- әниләр! Без һәрдаим сезнең җылылыкны тоеп яшибез. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан саклап үстерүегез, тырышлыкларыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!
Хор белән әти-әиләргә рәхмәт әйтәләр.
5 бит Минем укучыларым
-Әле кайчан гына сез 1 сыйныфка килгән идегез. Ул ел минем сәламәтлегем өчен шактый авыр башланып китте. Атна саен 1 көн Казанда больницада булдым. Шул вакытта мине аңлавыгыз өчен иң беренче әти-әниләргә рәхмәт. Аннары без бит бөтенләй башка дәреслекләр белән укый башланган идек. Ул шактый авыр иде. Бу вакытта да сезнең зур тырышлык белән без башка дәреслекләр алуга ирештек.
Һәр укучы турында фикерләр әйтелә (яхшы сыйфатлары) – с л а й д т а шигырь белән фотолары чыга бара.
Кайчагында мин шактый таләпчән дә булганмындыр, ә кайберләрегезгә бәлки киресенчә йомшак булганмындыр. Ничек кенә булсам да, минем сезне бары тик яхшы, тәртипле, тәрбияле, әдәпле укучылар итеп күрәсем килде. Әгәр кайчан да булса сез теләгәнчә булмаганмын икән, гафу итәргә тырышыгыз. Мин сезнең бары тик яхшы булуыгызны гына телим.
6 бит Укытучым - минем горурлыгым
12 укучы. Алтын яфрак очкан иртәдә җитәкләп белем иленә алып кергән, аналарча җылы сүзе белән иркәләгән, кирәк чакта таләпчән дә була белгән хөрмәтле укытучыбызга рәхмәтебез зур.
Ф. Кәрим.”Укытучыма” шигыре.
Исемдә: алтын сукмакка Укытучым, шундый назлап
Тәүге аяк баскан көнем. Карадың күзләремә.
Тәүге кабат мәктәп ишеген Сүнмәс зур дәртләр салдың
Үрелеп ачкан көнем. Бәләкәй йөрәгемә.
Исемдә алтын сукмакка
Тәүге аяк баскан көнем.
Һәм тормышым китабының
Тәүге битен ачкан көнем.
Җыр “Укытучыма” ( Э. Авзалова үсүзләре)
Балачагым дөньясына Укытучым, күңелең көләч,
Ап-ак канатлар җилпеп Җылы була, булсын һәрчак.
Килеп керче, укытучым, Игътибарга, назлауларга
Алга яшәвем диеп. Мохтаҗ бит ул балачак.
Атлар зуррак атласын, Пар атлрада узган чакта
Дилбегәләр нык блусын, Серле гомерне санап,
Без керәсн фән дөньясы Укытучым, бик яратып, 2 кат
Үзенә тартып торсын. – 3 кат. Карасын бала сиңа. – 3 кат
Укытучы. Мәктәп. Бу ике сүз
Күңелемдә яши янәшә.
-Мәктәбем! – дип әйткән чакта,
-Укытучым! – дип йөрәк эндәшә.
Рәхмәт сезгә, рәхмәт чын күңелдән
Безне балагыздай күргән өчен.
Безнең хисләр белән янып яшәп,
Күңелләргә шатлык биргән өчен.
7 бит Башлангыч мәктәп белән саубуллашу.
Бөтенесен искә төшерде күк
Кыңгырауның моңлы тавышы...
Шушы мәктәп, шушы класс безгә
Күпме якын дуслар табышты.
Өйрәтәсең син танырга
Дөньяның ак-карасын.
Еарк киткәч тә тоярмын
Һәрчак җылы карашың.
Олы юлга сукмак башы,
Зур тормыш баскычы син.
Серле белем дөньясының
Бердәнбер ачкычы син.
Канат куеп озатасың,
Онытмассың – юк шигем.
Сагынып керсәм күрергә,
Көт син ачып ишегең.
Кыңгырау чыңы.
Укытучы сүзе.
Кыңгырау безгә журнал битләренең бетүен хабәр итә.
Кадерле укучыларым, сезнең барыгызны да башлангыч мәктәпне уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм. Сезгә бары яхшылык кына телим. Башлангычта укыган чакларыгызны матур, күңелле итеп искә алып сөйләрсез, дип калам. Минем янга төшеп, хәл-әхвалларыгызны сөйләп торырсыз, дип көтеп калам. Сезнең өчен сыйныф бүлмәсенең ишекләре ачык булыр. Бер генә эшем калды: сезгә яңа телевизордан DVD күрсәтеп булмады. Яңа уку елында аны эшләтеп җибәргәч, беренчеләрем белән бергә сез дә карарсыз беренче тапшыруны.
Сезне 5-сыйныфта яңа иптәшләр, яңа дуслар, яңа укытучылар көтә. Аларны да мине яраткан кебек яратыгыз, якын итегез. Ә сез минем ышанычларымны акларсыз дип уйлыйм. Ак юллар сезгә, кадерле укучыларым!
Зур юлларга озатып кала, Алда юллар, алда еллар, Җиз кыңгырау чыңнарында
Мәктәп кыңгыраулары. Зур сынаулар көтәләр. Сагышлы көй яңгырый.
Еллар аша озатып барыр Кыңгыраулы хыялларың Дүртенчеләр минем белән
Аның яңгыраулары. Киләчәккә илтәләр. Хушлашу җырын җырлый.
Әгәр миңа сорау бирсәләр: Миңа сорау бирсәләр:
-Сөенечең ни?-дисәләр. –Шатлыгың ни?-дисәләр.
Сөенечем таңнан торып, Шушы мәктәп сукмаклары
Эшкә килгән иртәләр. Шатлыгыма илтәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
-Бәхет ни ул? –дисәләр.
Бәхет –шушы балалр
Кеше булып үссәләр.
Хор белән “Күңелле бергә бару” җырын җырлау.
Куш. Күңелле бергә бару болыннардан, кырлардан һәм урманнардан.
Күңелле бергә җырлау безнең белән, сезнең белән, дуслар белән.
- Җырла син дә безнең белән сандугачкаем,
Ишетсеннәр урман-кырлар, сине дускаем.
Әйдә кушыл, бергә җырлыйк, барсы тын калсын.
Яңгыратыйк шат җырларны, җиргә моң тулсын!
Куш. Күңелле бергә бару болыннардан, кырлардан һәм урманнардан.
Күңелле бергә җырлау безнең белән, сезнең белән, дуслар белән.
- Таң атканда, көн туганда җырлыйк бергәләп,
Каенар да сузылсыннар, гөл һәм күбәләк.
Әйдә кушыл, бергә җырлыйк, барсы тын калсын.
Яңгыратыйк шат җырларны, җиргә моң тулсын!
Куш. Күңелле бергә бару болыннардан, кырлардан һәм урманнардан.
Күңелле бергә җырлау безнең белән, сезнең белән, дуслар белән.
- Без барасы озын юллар алда сузылган,
Тамчылар да җырлый салават күперенә.
Әйдә кушыл, бергә җырлыйк, барсы тын калсын.
Яңгыратыйк шат җырларны, җиргә моң тулсын!
Куш. Күңелле бергә бару болыннардан, кырлардан һәм урманнардан.
Күңелле бергә җырлау безнең белән, сезнең белән, дуслар белән.
Күктәге бихисап күп йолдызлар арасында һәр кешенең үз йолдызы була. Ә менә җирдәге бәхет йолдызын кеше кылган гамәлләре, хезмәте аша үзе эзләп таба. Гомерегез бәхетле, бәхетегез гомерле булсын!
Күктәге йолдызлар кадәр, Бу сүзләр - эшемә бәя,
Шатлыклар килсен сезгә. Горурлык йөрәгемә.
Мәктәптә үткән һәр сәгать Балалар бәясеннән дә
Куаныч бирсен сезгә. Олырак хак бармы тагы?!
Бу сезгә минем теләгем, Хезмәтем – мәңге картаймас
Күңелдән чыккан сүзләр. Шатлыгым чыганагы.
Телимен корычтай саулык, Йөрәгемне балаларга бирәм,
Кояштай озын гомер! Бар күңелем биреп укытам.
Шулай дип яза балалар, Яхшылыклар гына хәтеремдә,
Бәйрәмем көннәрендә. Авырлыкларны гел онытам.
Бик зур рәхмәт сезгә миңа түзгәнегезгә! Бик зур рәхмәт сезгә һәр көнне балаларыгызны мәктәпкә озатып җибәргәнегезгә! Бик зур рәхмәт сезгә минем чакыруны кабул итеп һәрвакыт мәктәпкә килгәнегезгә! Бик зур рәхмәт миңа биргән киңәшләрегезгә! Һәрберегезнең гомере бәхетле, бәхетегез гомерле булсын!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
конспект урока Саңгырау авазларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.
Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе...
Разработка внеклассного мероприятия "Соңгы кыңгырау бәйрәме"
Конспект внеклассного мероприятия на тему "Последний звонок" (на татарском языке) поможет учителям 4-х классов при подготовке и проведении данного праздника. Разработка предназначается учителям ...
Соңгы кыңгырау
Соңгы кыңгырау...
сценарий соңгы кыңгырау
4 нче сыйныф укучыларын 5 нче сыйныфка озатканда кулланыла...
Мероприятие "Соңгы кыңгырау"
Башлангыч мәктәпләр өчен "Соңгы кыңгырау" кичәсе...
Соңгы кыңгырау
Бу материалны 4 классны тәмамлаганда кулланырга мөмкин...
Башлангыч мәктәптә Соңгы кыңгырау бәйрәме.
Бу сценарийда 4 нче сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау бәйрәме урнашкан....