Проектная работа классного руководителя.
проект на тему

Романова Галина Ивановна

Класс җитәкчеләре конкурсында катнашу өчен кулланган проект эшен тәкъдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proekt_eshe.doc344.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мамадыш  мунициаль районы

Владимир төп гомуми белем бирү мәктәбе

           “Ел сыйныф җитәкчесе – 2016”        

Проект эше

                         Темасы:  “ Башлангыч сыйныфтагы сәләтле балалар белән эшләү”                     

     

                           Проектны башкарды:

                   

                                   

                       башлангыч сыйныф укытучысы

                       Романова Галина Ивановна

     

                                      2016 ел

 

Эчтәлек

  1. Проектның паспорты.
  2. Проектның актуальлеге.
  3. Проектны тормышка ашыру этаплары .
  4. Проект эшенең эчтәлеге.

-эстетик юнәлеш

-филологик юнәлеш

-математик юнәлеш

-табигат фәннәре юнәлеше

-спорт юнәлеше

  1. Проект эшенең уңышка ирешү юллары.

   - тәрбия эше юнәлеше

  •   максатка ирешү юллары

6. Проект эшенең нәтиҗәсе.

7.  Йомгаклау

  1. Кулланылган әдәбият.

                                         

                                       1.    Проектның  паспорты

 Проектның  исеме

«Сәләтле балалар»

Проектның норматив – хокукый  нигезләнүе

  • Россия Федерациясенең Мәгариф турындагы Законы.
  • Татарстан Республикасының Мәгариф турындагы Законы.
  • Балалар хокукы турында Конвенции (статья 13 (п.1), 27, 29, 31);  
  • Милли проект «Мәгариф»;
  •   2011-2016 елларга Татарстан Республикасы мәгарифенең "Киләчәк- Будущее" үсеш стратегиясе    30.12.2010 ел  № 1174 карары  
  • «Дәрестән соң мәктәп” проекты
  •  “Сәләтле балалар”, “Патриотик тәрбия”, “Шәхес” , “Сәламәтлек”  программалары

 Проектны тормышка ашыручы

Башлангыч сыйныф җитәкчесе:  Романова Г.И.

Проект максаты һәм бурычлары:

Төп максат: Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Төп бурычлар:

  • балалардагы сәләтне ачыклау;

-  укучыларның үз сәләтләрен үстерү  өчен тиешле шартлар булдыру;

-  укучыларны бердәм коллектив итеп туплап, мөстәкыйльлек   сыйфатлары формалаштыру;

- укучыларның сәләтләрен үстерүгә ата-аналарны кызыксындыру һәм аларның күмәк иҗади эшчәнлеген оештыру;  

 - һәр укучыны сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә торган  гамәли чараларда актив катнаштыру;

-тырышлык, хезмәт сөючәнлек сыйфатларын тәрбияләү;

 -эстетик тәрбия бирү, матурлыкны күрә белергә өйрәтүне якташ әдипләр, сәнгать, мәдәният хезмәткәрләре, спорт мастерлары турында өйрәнү аша тормышка ашыру.

 - Укучының эшчәнлеген билгеләүдә “Портфолио” технологиясен куллану.

Проектны тормышка ашыру срогы һәм этаплары.

2012-2016 уку еллары.

Проектны башкару вакыты – 4 ел

Оештыру  этабы (2012 – 2013 еллар): сәләтле балаларны ачыклау һәм үстерүнең максатчан программасын булдыру

Төп этап.2013-2016 еллар:

 Укучылар белән тематик очрашулар үткәрү, экскурсияләргә бару,  эрудит , сәнгать буенча бәйгеләр, олимпиадаларга әзерләнү, катнашу.һ.б.

Йомгаклау этабы (2015-2016  уку елы.):

 Проектны тормышка ашыру һәм ирешелгән, нәтиҗәләргә,  уңышларга  контроль һәм анализ, килеп туган проблемалар ,   киләчәктә аларны чишү юнәлешләрен билгеләү.

Проекты тормышка ашыру юллары

Дәресләрдә, дәрестән тыш эшчәнлектә, түгәрәкләрдә,  мәдәният йорты һәм китапханәләр белән элемтә эшчәнлегендә.

Проектта милли-региональ компонент

Якташ әдипләр, сәнгать, мәдәният хезмәткәрләре, спорт мастерлары турында өйрәнү һәм алар үрнәгендә тәрбия бирү.

Көтелгән нәтиҗәләр.

  • Укучыларның фәнни олимпиадаларда , конкурсларда катнашуларына ирешү
  • Нәтиҗәлелеккә ирешү
  • Укучыларның сәламәт әхлаклы һәм көндәшлеккә сәләтле булуларына ирешү.
  • Һәр баланың үз мөмкинлекләре, сәләтләрен аңлы рәвештә ачыклавына ирешү һәм киләчәктә шул юнәлештә үсешкә омтылу тудыру.

Проектның үтәлеше буенча контроль

Проектның тормышка ашырылуы  ТЭБДУ тарафыннан күзәтелеп, педсовет, директор яны киңәшмәләрендә , сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмә утырышларында бәя бирелә.

   

2. Проектның актуальлеге.

    Мәгариф системасындагы яңалыкларны гамәлгә ашыруда төп көч вазыйфасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелде. Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия.

  Башлангыч мәктәп өчен төзелгән яңа стандартларның төп характеристикасы: шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә, иҗатка өйрәтү турында да кайгырта.

  Дәресләрдә һәм дәрестән тыш вакытта  укучы эзләнергә, үз сорауларына җавап табарга, фикерләрен дәлилләргә, мөстәкыйль эшләргә, башкалар фикерен тыңлый белергә өйрәнә.

      Аеруча сәләтле балаларны эзләү, табу һәм тәрбияләү – ил өчен иң мөһим мәсьәлә. Талантлы яшьләр – җәмгыятьнең төп байлыгы. Ә һәр бала да үзенчә талантлы.

      Нәрсә соң ул сәләт?

 Сәләт ул — индивидуаль, ягъни бер кешене икенчесеннән аерып торучы психологик үзенчәлек. Күпләр сәләтле кешеләргә һәр нәрсә дә җиңел бирелә дип карыйлар. Ләкин бу дөрес түгел. Сәләтне үстерү өчен дәвамлы өйрәнү, тырышлык һәм күп хезмәт кирәк.

        Тормышта шундый хәлләр дә очрый: балалар кече яшьтән үк я рәссам, я музыкант, я галим булып танылалар. Алар мондый сәләткә тумыштан ия булганнар.  Бу очракта мәктәптә уку дәверендә оста укытучы баладагы сәләтне күреп ала һәм аны үстерү өстендә эш алып бара. “Кешегә бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга , иреккә чыгарырга, кешегә тормышта урынын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк”, — дип язган Л.Н.Толстой. Нәкъ менә балалык елларында иҗат чаткылары күренә башлый. Балалардагы сәләтне күрү һәм алга таба үстерү өчен тиешле шартлар булдыру — ата-аналарның , укытучыларның мөһим бурычы.

           

    Сәләтле балалар белән эшләүнең педагогик нигезләре 

    Сәләтле бала нинди була соң ул?

 Педагоглар, галимнәр, психологлар еш кына кеше акылының бу үзенчәлеген төрлечә фаразлыйлар. Гадәттә, мәктәп программасын үзенең яшьтәшләренә караганда тизрәк hәм тирәнтенрәк үзләштерә торган укучыны сәләтле, дип атыйлар. Ул фактларны, исем, фамилияләрне, сан, кагыйдәләрне җиңелрәк исендә калдыра, яңа теманы тизрәк үзләштерә, мәсьәләләрне тизрәк чишә, хатасыз яза. Әмма сәләтлелек тормыш, көнкүрештә - бертөрле, ә фәндә икенче төрле мәгънә белдерә. Бер өлкәдә, әйтик, музыкага сәләтле бала математиканы бөтенләй белмәскә мөмкин. Сәләтлелекне психиканың хәтер, фикерләү, дикъкать кебек үзенчәлекләре белән бутарга ярамый. Бу сыйфатлар турында гына сүз барса, алар кешегә барлык хәлләрдә дә бертөрле ярдәм итәрләр иде. Кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә дә махсус сәләт кирәк. Укучының сәләте турында aның өлгерешенә карап фикер йөртәләр. Балалар үзара үзләренең белем алу активлыгы белән бер-берсеннән аерылалар: нәкъ менә шундый аерымлык аларның шәхси сыйфатларына караганда өлгерешенә күбрәк тәэсир итә.

Әгәр баланы ул мәктәпкә кергәнче үк укырга, язарга, гади күнегүләрне үтәргә, мәсьәлә чишәргә, рәсем ясарга өйрәткән булсалар, I класстан aның психик сыйфатлары шөгыльләнгәнмәгән балаларныкы белән чагыштырганда, ныграк үскән була. Шул ук вакытта ярыйсы ук әзерлекле пассив бала мәктәптә укуда артта кала hәм әкренләп уртача укучы була. Әгәр дә кеше актив булмаса, аның төп психик функцияләре (сөйләме, хәтере, фикерләү сәләте) үсеше тоткарлана. Шулай итеп, хезмәттән, тырышлыктан башка талант сүнәргә, үсештән туктарга мөмкин.  

   Билгеле, шундый хәлләр дә була: укытучы үзенең уйламыйча әйтелгән сүзе белән балада үз-үзенә ышаныч хисен сүндерә, hәм ул кайчандыр яратып эшләгән эшен дә башкарырга теләми. Менә шундый хәлдә сәләтле бала да сәләтсезгә әверелә. Моның киресе дә булырга мөмкин: кайвакыт сәләтсез булып тоелган балаларның сәләтен үстерергә мөмкин. Мәсәлән, махсус күнегүләр ярдәмендә музыкага бөтенләй сәләте булмаган укучыны да музыканы аңларга, музыка коралында уйнарга өйрәтергә мөмкин. Һәp балада да кешегә кирәкле сыйфатлар, сәләт бар. Әмма алар төрле кешедә төрлечә үскән. Аларның кайсысы ни дәрәҗәдә үсүе баланың мәктәпкәчә яшьтәге вакытта сәләте, таланты нинди юнәлештә үстерелүенә бәйле. Ә алга таба ата-аналар, педагоглар, тренерлар баланың шул юнәлештәге сәләтен, кызыксынуын үстерергә тиеш.

   Әмма сәләтлелекнең фәнни аңлатмасы башкачарак. Баланың hәвәслелеген, талантын төрлечә билгеләп була. Тиешле шартларда яшәгән балаларның 2 - 9 проценты бик сәләтле була. Интеллектлылыгы яшьләренә туры килгән балалар 50 процент тәшкил итә. Алар дөньяны танып белүдә hәм hөнәри осталыкта гаять зур уңышларга ирешергә, мәктәптә белем алу елларында бик сәләтле балаларга тигезләнергә мөмкин.

     Сәләтле баланың укуга омтылышы, белем алу белән кызыксынуы сүрелүен алга таба төзәтү бик читен. Балачак hәм үсмерчакның hәp чоры теге яки бу белемне җиңелрәк үзләштерүгә көйләнгән. (Мәсәлән, балачакта туган тел hәм чит ил телләре җиңелрәк үзләштерелә.) Билгеле бер яшьтә баланың танып-белү сәләте тиешенчә файдаланылмаса, алга таба aның бу сыйфаты бөтенләй югалырга мөмкин.

  Хәзерге заман фәне баланың кече яшьтән үк нәрсәгә сәләтле, hәвәc булуын билгели ала. Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле, талантлы булуын укытучылар, психолог, социаль педагоглар өйрәнергә hәм алардагы бу сыйфатларны үстерергә ярдәм итәргә тиеш. Талантлы бала һәрвакыт үзенең җәмгыятькә кирәклеген тоеп, алга таба зур эшләр башкара алуына ышанып яшәргә тиеш.

     Менә шуңа күрә дә мин проект эшемне укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдердем.

                             Сәләтлелек билгеләре

     Укытучыга балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булуын белү бик мөһим. Аннары шуның нигезендә билгеле бер эш формалары һәм алымнары булдырырга һәм аларны көндәлек эштә кулланырга кирәк.

Сәләтлелек билгеләре буларак, иң беренче чиратта, кешедәге акыл үсешенең югары дәрәҗәсен күз алдында тотабыз.

Укытучы өйгә биргән эшләр белән генә чикләнмичә, өстәмә әдәбият укучы һәм өстәмә күнегү-биремнәр үтәүче балаларны аеруча сәләтлеләр рәтенә кертергә була. Ә дәреслектәге уку материаллары исә, күләме һәм тирәнлеге буенча, уртача дәрәҗәдәгеләргә исәпләнгән. Әгәр дә бала сәләтле булса, ул тәкъдим ителгән мәгълүматның саны һәм сыйфаты (монысы — иң әһәмиятлесе) белән генә канәгатьләнергә теләми.

    Ә.Хуҗиәхмәтов фикеренчә, сәләтле балалар өч категориягә бүленә. Аларның беренчесен — зиһенлелек сәләте кече яшьтән үк ачылганнар (вундеркиндлар); икенчесен — аерым фәннәрне бик яхшы үзләштерүчеләр; өченчесен сәләтлелек билгеләре ачык сизелә торганнар тәшкил итә .

М.Мәхмүтов  фикеренчә, билгеле бер яшьтәге аңлылык дәрәҗәсе акыл сәләтен билгеләргә хезмәт итә. Акыл үсешенең югары темпы — сәләтле балага хас сыйфат .

 

      Сәләтле балалар белән эшләү проекты түбәндәге төп ике бурычны хәл итүгә юнәлтелгән:

-        сәләтле һәм талантлы балаларны укыту һәм тәрбияләү системасын булдыру;

-        һәр укучының сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә торган гамәли чаралар әзерләү.

            Сәләтле дип, гадәттә, түбәндәге дүрт төркемгә кергән балаларны        атарга мөмкин:

1)        интеллектны билгеләүче махсус тест буенча югары күрсәткечкә ия булган балалар;

2)        иҗади сәләтләре югары дәрәҗәдә булган балалар;

3)        эшчәнлекнең нинди дә булса өлкәләрен (музыка, рәсем сәнгате, математика, спорт, шахмат һ.б.) уңышка ирешкән балалар,

4)        мәктәптә яхшы укучы балалар (академик сәләтлелек).

                         

          Сәләтле балалар белән эшләү юллары

Балаларның сәләтен үстерүдә мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелә торган олимпиадалар, фәнни җәмгыятьләр, түгәрәкләр, факультатив дәресләр, кызыксыну буенча берләшмәләр дә зур әһәмияткә ия.

           

3. Проектны тормышка ашыру этаплары һәм алып барылган эш төрләре

          1 этап. Оештыру.1 ел – 1 класс. Укучыларны бердәм, дус коллектив итеп туплау, һәр укучының сәләтен ачыклау.

Эш төрләре.  

  • Тестлар ярдәмендә белемнәрен тикшерү.
  • Тәрбияче белән эшчәнлек.
  • Укучылардан анкеталар алу.
  • Әти-әниләрдән анкеталар алу.
  • Әти-әниләр белән әңгәмә.
  • Укучыларны дәрестә һәм дәрестән тыш вакытларда  күзәтү :

Сөйләме, хәрәкәт активлыгы,  үз-үзен тотышы, яшьтәшләре белән үзара мөнәсәбәте, өлкәннәргә мөнәсәбәте, коллективта үз-үзен тотышы, лидерлыкка омтылыш,  хезмәткә мөнәсәбәте, акыл хезмәтенә мөнәсәбәте, мөстәкыйльлеге, проблемаларны анализлый белү, белмәү. Эшне эзлекле итеп, ашыкмыйча, максат куеп,  яратып, тырышып башкару; ничек туры килсә, шулай эшләү, кабалану, намуссыз карау, уңышсызлыкка  реакциясе. Һ.б.

  • Әниләр көне
  •  Әлифба бәйрәме
  • Юл кагыйдәләрен яхшы бел!
  • “Хуш киләсең, Яңа ел!бәйрәмнәренә әдәби- музыкаль кичәләр әзерләү.

        2 этап. Төп этап.

2 нче ел - 2 класс. Сәләтләре һәм мөмкинлекләреннән чыгып, вазифалар йөкләү.

Эш төрләре:

  • Өлкәннәр көненә, Әниләр көненә әкиятләр сәхнәләштерү.
  •  “Табигатькә тәрәзә”  -көз,   кыш, яз һәм җәй айларында   туристик сәяхәт һәм экскурсияләр.
  • Туган ягымның танылган спортчылары проект яклау.
  • Мәктәп һәм авыл китапханәсендә булу, китап укучылар конференцияләре  үткәрү.
  • Сыйныф һәм мәктәп күләм рәсем конкурсларында көч сынау.
  • Матбугат белән танышу.Даими “Сабантуй”. “Көмеш кыңгырау”, “Салават күпере” газета-журналларын уку, фикер алышу.
  • “Яшь алмашлар» атналыгында катнашу

         3 ел - 3 класс.

Укучыларны иҗади мөмкинлекләрен үстерү, бәйгеләрдә сынап карау.

Эш төрләре:

  • Үзебезнең төбәктә яшәүче һәм шунда туып үскән язучыларның, күренекле кешеләрнең тормышын, әсәрләрен өйрәнү.
  •  Сыйныфның “Иҗат” газетасына шигырь-мәкаләләр язу,
  • төрле темаларга багышланган  конкурсларда катнашу.
  • Класс җыелышларында, ата-аналар, иптәшләре каршында укучының язмасы белән  таныштыру

      Йомгаклау этабы. 4 ел - 4 класс.

Эш төрләре:

  • очрашулар үткәрү, атналыкларда катнашу(“Туган тел”, “Русское слово”, “Экология”,  “Спорт яратабыз”)
  • “Шәфкатьлелек», “Җимлек», “Ветеран” акцияләрендә катнашу;
  • Бәйрәм кичәләре уздыру;
  • Республикакүләм бәйгеләрдә катнашу – җыр, рәсем, инша,  эзләнү-проек  эше, сәнгатьле башкару,  видеофестиваль, эрудит һ.б.
  • Чыгарылыш кичәсенә “Сау бул, балачак иле!”  видеофильм әзерләү;
  • Укучыларның портфолиоларын тулыландыру, 5 сыйныф җитәкчесенә укучылар турында тулы характеристика бирү.

4. Проект эшенең эчтәлеге

        Сәләтле балалар белән эш түбәндәге юнәлешләрдә оештырыла:

  I. Эстетик юнәлеш

.

 II. Филологик юнәлеш

 III.  Математикик юнәлеш

    IV. Табигать фәннәре.

     V. Спорт бүлеге

Проектны тормышка ашыру юнәлешләре буенча эш планы.

Эш төре.

Эчтәлеге.

Үткәрү

вакыты.

I

Эстетик

1

Сәнгатьле уку һәм нәфис сүз:

- мәктәп театры “Әкият” түгәрәгендә шөгыльләр,

Атнага 2тапкыр

- сәнгатьле сөйләү конкурслары

План буенча

- сыйныфтан тыш үткәрелгән чараларда (бәйрәмнәрдә, балалар иртәсендә, үзэшчән сәнгатьтә һ.б.)

ел дәвамында

- район күләмендәге конкурсларга әзерләнү, катнашу.

ел дәвамында

2

Сәхнәләштерү:

- театр сәнгате нигезләре,

ел дәвамында

- мәктәп театры түгәрәге “Әкият”,

ел дәвамында

- сәхнәләштерелгән әкиятләрне балалар бакчасында, мәктәптә, ата-аналар җыелышларында күрсәтү.

План буенча

3

Җырлау:

- вокал буенча башлангыч белемнәр;

ел дәвамында

- музыка һәм җыр конкурслары;

ел дәвамында

- сыйныфтан тыш һәм мәктәп күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашу, балаларны мактау, бүләкләү.

Ел дәвамында

4

Декоратив - кулланма сәнгать:

- рәсемнәр  ясау, рәсем конкурсларында катнашу, матбугат чараларында яктырту.

ел дәвамында

-укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмәләр оештыру.

ел дәвамында

5

Бию, хореографиядән башлангыч күнекмәләр:

-театр түгәрәгендә бию күнекмәләре формалаштыру,

Атнага 2 тапк.

- мәктәптә һәм районда үткәрелгән чараларда, конкурсларда катнашу.

ел дәвамында

II

Филология

1

Төрле темаларга хикәяләр, иншалар язу:

- укучыларның эшләрен матбугат чараларына җибәрү,

ел дәвамында

- класстан тыш эшләрдә катнашу, балаларны бүләкләү;

ел дәвамында

3

Индивидуаль биремле карточкаларда эш;

ел дәвамында

Кроссвордлар, башваткычлар чишү, аларны үзләреннән төзергә өйрәтү;

ел дәвамында

4

Рус (татар) телен тирәнтен өйрәнү:

- тестлар үткәрү;

ел дәвамында

- олимпиадалар уздыру;

Атналык-ларда

- район олимпиадасында катнашу ( 4 кл);

Елга 1 тапкыр

- “Русский медвежонок” халыкара уенында катнашу (2-4);

Ноябрь

- “Иң яхшы дәфтәрләр” конкурсы.

Чирек саен.

5

-“Зирәк тиен” татар теленнән региональ конкурста катнашу

III

Математика

- “Сабантуй” газетасында үткәрелүче ЗТК конкурсында һәм Мөстәкыймовлар олимпиадасында катнашу

План буенча

- тестлар уздыру (сайлап алу конкурсы);

ел дәвамында

- олимпиадалар (өч дәрәҗәдә);

Ярты ел саен

- район олимпиадасы (4 кл);

Елга 1 тапкыр

- математикадан иң пөхтә дәфтәрләрне билгеләү;

Чирек саен

- иҗади эшләр күргәзмәсе (мәсьәлә, ребус, кроссворд, график, диаграмма, алгоритм һ.б.);

Даими

- стандарт булмаган биремнәрне эшләү;

Даими

- “Көңгерә” халыкара уенында катнашу;

Елга 1 тапкыр

- фән атналыгы үткәрү.

- сыйныфтан тыш һәм мәктәптә ярышларда катнашу, бүләкләү;

Даими

Табигать

-проект эшләрен яклау

ІV

- тестлар уздыру;

Даими

- стандарт булмаган логик биремнәрдән төзелгән язма эшләр;

Атнага1

- рефератлар конкурсы (4 кл);

Чирек саен

- табигать белеменнән иҗади эшләр күргәзмәсе (экологик мәсьәләләр, ребуслар, кроссвордлар);

Даими

- укучыларның табигать фәнендәге уңышларын исәпкә алу, мактау һәм тәбрикләү;

Даими

V

Спорт

- “Күңелле стартлар”;

Чирек саен.

- спорт секцияләре;

Даими

- сәламәтлек көннәре;

Сишәмбе, пәнҗешәмбе.

- “Иң көчле спортчылар” дигән фотостенд;

Елга 1 тапкыр

- “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” әти - әниләр белән кичә;

Елга 1 тапкыр

- укучыларның спорттагы уңышларын исәпкә алу, мактау һәм тәбрикләү.

Даими

Укучыларның төркемнәргә бүленеше.

Юнәлеш

Төрләре

Балалар исемнәре

Эстетика

1) мәктәп һәм район күләмендә үткәрелгән иҗади конкурсларда катнашу (җыр, бию, нәфис сүз);

2) бәйрәмнәр үткәрү;

3) рәсем сәнгате нигезләре;

4) кул эшләре күргәзмәләре оештыру.

5) класс бүлмәсен бизәү.

Бачков Евгений

Тупаев Альберт

Данилова Диана

Захаров Даниил

Малов Александр

Филология

  1. төрле темаларга хикәяләр, иншалар язу;
  2. сыйныфның “Иҗат” газетасын чыгару;
  3. “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” газеталары белән хезмәттәшлек итү;
  4. китапханә конференцияләренә катнашу;
  5. олимпиада биремнәре эшләү;
  6. “Русский медвежонок”,”Зирәк тиен” конкурсларында катнашу.

Бачков Евгений

Тупаев Альберт

Данилова Диана

Захаров Даниил

Малов Александр

Математика

1) олимпиада биремнәре эшләү,

2) вариатив карточкалар белән эш,

3) тестлар уздыру,

4) иҗади эшләр күгәзмәләре (ребус, крос-сворд, график, диаграмма, логик мәсьәләләр)

5) “Көнгерә” конкурсында катнашу

Бачков Евгений

Тупаев Альберт

Данилова Диана

Захаров Даниил

Малов Александр

Табигать

1) авылыбыз табигатен өйрәнү һәм саклау;

2) “Ашыт” сакланышында “Кызыл китап”ка кергән үсемлек һәм хайваннарны өйрәнү;

3) Кошларга оя, җимлекләр ясау.

Бачков Евгений

Тупаев Альберт

Данилова Диана

Захаров Даниил

Малов Александр

Спорт

1) мәктәп күләмендәге ярышларда катнашу,

    (көзге кросс, җиңел атлетика)

2) спорт түгәрәкләренә йөрү

Бачков Евгений

Тупаев Альберт

Данилова Диана

Захаров Даниил

Малов Александр

 

          5 .  Проект эшенең уңышка ирешү юллары

 1.Тәрбия эше программасы .

 2.Тәрбия эше юнәлеше

 3.Иҗатка юл ачабыз

 4. Укытучы девизы:  “Укучылар өчен иҗатка, танып-белүгә, ачышларга юл ачарга”

    Укучы девизы: “Мин үзем, мин телим, мин булдырам!”

                                  Тәрбия эше юнәлеше.

Хәзерге тормыш таләбен искә алып, тирән белемле, тиз фикерләргә һәм иҗади эшләргә сәләтле кешеләр тәрбияләү – заман таләбе. Бу – безнең иң мөһим бурычыбыз. һәр укучыда нинди дә булса бер шөгыльгә сәләт булмый калмый.Тик аны ачыклый һәм таба белергә генә кирәк.Белем –сәләтнең ачкычы ул.Минем иҗади эш юнәлешем: “Яңа стандарт таләпләренә нигезләнеп укучыларның иҗат мөмкинлекләрен ачу.Укучыларда мөстәкыйллек тәрбияләү.” Бу уку елында тәрбия эше  12 төрле юнәлеш буенча алып барыла.

1. Танып белү эшчәнлеге.

2. Җәмгыяткә файдалы эшчәнлек.

3. Коррупциягә каршы көрәш буенча эшчәнлек.

4. Хәрби-патриотизм юнәлеше.

5. Хезмәт һәм профориентация юнәлеше.

6. Гаилә белән эш.

7. Профилактик чара юнәлеше.

8. Экологик тәрбия

9.Спорт һәм сәламәтләндерү юнәлеше.

10.Балалар оешмасы белән эш.

11.Сәнгать һәи эстетик тәрбия юнәлеше.

12.Ирекле аралашу.

Укучыларның сәләтен үстерүне һәр юнәлеш буенча уңай нәтиҗәле эшләгәндә генә алып барып була. Белем һәм тәрбияне бер-берсеннән аерып алып булмый. Әлбәттә иң беренче укуга җаваплы караш тәрбияләү. Укучылар белән дәресләрдә һәм дәрестән тыш шөгыльләрдә проект эшләрен, фәнни эзләнү эшләрен куллану бик отышлы. Укучыларым бу юнәлештә бик актив, иҗади эзләнәләр, яңа мөмкинлекләрдән файдаланалар.

 Иҗатка юл ачу. Максатыма ирешү юллары.

1.Укучыларга иҗади шартлар тудыру.

2.Конкурсларга, проект эшләренә ата-аналарны җәлеп итү.

3.Һәр баланың да иҗади сәләтен күрә белү.

4.Уңышка ирешеп укучыларда горурлану хисе тәрбияләү.

  Ә иң мөһиме - минем өчен укучыларда эзләнә һәм иҗади эшли белергә,  матурлыкны күрә, аны тудыра белергә, укучыларны иҗат итәргә күнектерү. Аларны иҗади фикер йөртергә, кызыксынучан, игътибарлы булырга, балачактагы хатирәләрне истә калдырырга өйрәтү. Мин, башлангыч сыйныф укытучысы,  укучыларның  иҗади сәләтләрен үстерүдә укытучы, укучы һәм ата-ана хезмәттәшлеге бик әһәмиятле дип саныйм.

 Укытучы: киңәшче, юнәлеш бирүче, төзәтмәләр кертүче, рухландыручы, илһам өстәүче.

 Укучы: эзләнүче, идеяне тормышка ашыручы, мәгълүмат җыючы, фикерләүче, күзәтүләр нигезендә модель төзүче, барлыкка килгән нәтиҗәләрне анализлаучы, тәҗрибәләр үткәрүче, интернет материалларын кулланучы, проектны яклаучы, иҗат итүче.

Ата- ана: укучыга кирәкле мәгълүматны табарга ярдәм итүче, идеяләрне тулыландыручы, иҗади бала белән бергә кызыксынучы, бала белән көндәлек аралашучы ролен үтәүче.

Гаиләне дәрестән тыш тәрбия эшен оештыруга җәлеп итү, ата-аналарга педагогик белем бирү, “Уңышка юл” программасы нигезендә тормышка ашыру иң яхшы чара булып тора.

    Укучыларда патриотик тәрбия юнәлеше буенча туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан тәрбия сәгатьләрендә “Туган ягым” темаларына , туган як тарихын , сугыш чоры балалары , герой сугышчылар , сугыш афәтенең һәр гаилә өчен фаҗига булуын төшендерү.

      Экологик тәрбия юнәлешендә укучылар матурлыкны күрә белергә өйрәнәләр.Үзләренең рәсемнәрендә ярдәмгә мохтаҗ, беркемгәдә зыян китерми торган хайваннарга ярдәм итүләрен сорыйлар. Укучылар мәктәптә, өйдә хикәяләр, әкиятләр  иҗат итәләр, иллюстрацияләр ясыйлар.

      Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү шулай ук мөһим бурычларның берсе. Баланың психологиясен, мәктәпкә, дусларына мөнәсәбәтен өйрәнү, карашын ачыклау сыйныф җитәкчесенә алга таба эшләрне оештырганда юнәлеш бирә.

Театрларга бару  укучыларыбызны сәнгатькә якынайта. Шуңа күрә без укучылар өчен булган  театрларны даими карап барабыз. Тамашадан соң фикер алышулар оештырабыз. Укучылар җырга, биюгә, нәфис сүз сөйләүгә сәләтле. Ә шул сәләтне күрә белергә, укучыны мактый белергә генә кирәк минемчә.

  Тәрбия сәгатьләрендә мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар, әкиятләр куллану, төркемнәрдә эшләү тагын да җанлы итә, укучыларда фикерләү активлыгын арттыра. Шулай ук дәрестән тыш шөгыльләрдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, дини бәйрәмнәрен, милли киемнәрен өйрәнүгә  игътибар бирелә. Вакытлы матбугатка язылуны да оешкан төстә үткәрәбез.Укучыларымның иҗат җимешләрен “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” битләреннән табарга мөмкин. Шулай ук 2 ел рәттән үзебезнең сыйныфта чыга торган “Иҗат” газеталарында  укучыларымның уңышларын күрергә мөмкин. Республика конкурсларында төрле юнәлешләрдә   укучыларым урыннар алдылар. Дәресләрдә пассив булган укучылар да иҗатка тартыла башлады. Андыйларның сәләтләре еш кына әкият җанрында, рәсем иҗатында, проект эшләрендә ачылып китте. Аларның әкиятләрендәге хыял, оста итеп уйлап чыгару балаларның иҗади фикерләвен үстерә.Тыңлаганда, сөйләгәндә, үз әкиятләрен тудырганда бала хыяллана, уйлап таба, үзенең эчке дөньясына якын образларны күзаллый һәм намуслылыкны, хезмәт сөюне, тырышлыкны, гаделлекне җиңүче итәргә омтыла.

     Кече яшьтәге мәктәп баласы өчен хәрәкәтләнү, уйнауның роле зур, яшь организм әледән-әле хәрәкәт таләп итә. Шунлыктан мин төрле хәрәкәтле уеннар өйрәнүгә, ясауга, саф һавада булуга игътибар бирергә тырышам. Тәрбия сәгатьләрендә дөрес туклану, шәхси гигиена кагыйдәләрен өйрәнү кебек темаларга әңгәмәләр  үткәрәм.Укучыларым төрле спорт ярышларында катнашып, көрәш түгәрәгенә даими йөреп уңышлы урыннар яуладылар. Укучыларымның иҗатка тартылу сәләтләре елдан ел арта.

6. Проект эшенең нәтиҗәсе

Мәктәп һәм район, республика күләм чараларда укучыларның катнашуы һәм призлы урыннар яулавы.

Укучылар катнашкан бәйгенең төре

        

     Ф.ИО

      нәтиҗәсе

1

“Әлифба: тарихка сәяхәт һәм заманча үсеш юнәлешләре” шигырь сөйләүче бәйгесе россия күләм,   2014 ел

Кушаев Д

сертификат

2

Конкурс газеты «Сабантуй»  «Табигать һәм без”

Данилова Д.

грамота

3

Конкурс рисунков «Краски осени»

Данилов В.

Грамота

5

Конкурс поделок «Пасхальное яйцо»

Кушаев Д.

грамота

5

Конкурс кормушек «Город для птиц»

Данилова Д

грамота

6

Муниципальный спортивно-оздоровительный фестиваль школьников «Олимпиада-100»

Данилова Д.

грамота

7

Игра-конкурс «Зирәк тиен- һәркем өчен тел белеме».

Кушаев Д.

грамота

8.

                         

 

 7.  Йомгаклау

Йомгаклап әйткәндә, проект эшемнең уңышы түбәндәгеләрдән күренә:

1.Укучыларның үз эшчәнлеге белән канәгать булуы.

2. Укучыларның эш нәтиҗәләре күтәрелү.

3. Укучыларның иҗади сәләтләре арту.

4. Алган белемнәрне тормышта куллана белү, тормышка яраклаша белү, конкурент булырга сәләтлелек.

Гомумән, нинди генә эш төре алсаң да, бала өчен аңлаешлы, кызыклы булырга тиеш. Укучыларның сәләтен үстерүне һәр юнәлеш буенча уңай нәтиҗәле эшләгәндә генә алып барып   була. Мин, башлангыч сыйныф укытучысы буларак,  укучыларымның сәләтен ачыклау һәм үстерү юнәлешендә тупланган тәҗрибәм игътибарга лаеклы дип саныйм. Сәләте булмаган бер генә бала да юк, аларның иҗади мөмкинлекләрен ачарга һәм камилләштерергә булышу – һәр укытучының төп бурычы. Укытучы белән укучы арасында дөрес мөнәсәбәтләр  урнаштырганда гына бу максатны тормышка ашырып була. Үз эшемдә һәр укучыга шәхси якын килеп, эзләнеп, яңа алымнар, яңа мөмкинлекләрне кулланырга туры килә.

 Һәр чорда  талант һәм сәләт югары бәяләнгән, ул кешеләргә бәхет китергән.Мин дә үз укучыларымның эш нәтиҗәләре, аларның  сәләтләре белән горурлана алам. Югары  сыйныфларда да  укучыларымның иҗади сәләтләре дәвамлы булса иде.

             Киләчәктә, яңа сыйныфны кабул иткәндә мин проектыма үзгәрешләр        

    кертәчәкмен: сәләтле укучыларның үз иҗатлары белән танышу максатыннан  

   мәктәп радиотапшырулары оештыру, сәләтле балаларның иҗатыннан буклетлар

 чыгару.                  

   8.   Кулланылган әдәбият

1.Стандарты второго поколения. Проектные задачи в начальной школе.

2.Проблемы начального образования:психология, педагогика, методика.

(Сборник научных статей по материлам научно-исследовательской работы студентов)

3.Мәхмүтов М.И.         Мәктәптә мөстәкыйльлек тәрбияләү. – Казан, 1964.

4. Кирсанов А.А. Индивидуальный подход к учащимся в обучении. – Казань, 1966.

5.Хуҗиәхмәтов Ә. Н. Тәрбия — мәңгелек фәлсәфә: Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен педагогикадан уку ярдәмлеге.— Казан: Мәгариф, 2001.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Организация проектной деятельности младших школьников, как одна из форм работы классного руководителя по формированию коммуникативной компетентности обучающихся

«Человек рожден для мысли и действия», - говорили древние мудрецы. Проектная деятельность учащихся - сфера, где необходим союз между знаниями и умениями, теорией и практикой. Образно говоря, окружающа...

Справка о результатах окружных, городских и всероссийских конкурсов проектных работ за последние три года (руководитель проектов Миронова Инна Александровна)

Справка о результатах окружных, городских и всероссийских конкурсов проектных работ за последние три года (руководитель проектов Миронова Инна Александровна)...

Таблица. Результаты окружных, городских и всероссийских конкурсов проектных работ учащихся (руководитель: Миронова Инна Александровна)

Таблица. Результаты окружных, городских и всероссийских конкурсов  проектных работ учащихся (руководитель: Миронова Инна Александровна)...

Ещё раз о проектной деятельности (в помощь классному руководителю)

В данной статье представлен  теоретический материал по теме Проектная деятельность (виды, особенности),даны рекомендации о том как организовать проектную работу в классе, а также приведён пример ...

Проектная деятельность в работе классного руководителя в начальной школе.

Проектный метод можно применять не только на уроках, но  и во внеклассной работе. Разрешите поделиться  своими идеями по его использованию в работе классного руководителя....

Проектная деятельность классного руководителя Сайфутдиновой Е.В. в системе воспитательной работы образовательного учреждения

Проект "Зеленый мир в руках ребенка" В последние годы, в результате ухудшающейся экологической обстановки, во многих странах мира , а также под влиянием решений общественности, вопросам обучения и вос...

Проектная деятельность классного руководителя

Данная работа освещает деятельность классного  руководителя 4 класса по созданию снежной фигуры...