Я - учитель ! (Эссе)
методическая разработка на тему

Мин-укытучы! (Эссе)

Укытучы!

Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән,

Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.

Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел,

Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер  өчен,

Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.

Укытучы – кечкенә кешене зур шәхес иткән олуг зат. Укытучы – дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган, киң күңелле, сабыр, изге кеше; балаларны күз карашыннан аңлаучы, төпле киңәшләрен бирүче. Укытучы – ул зур хәзинә. Хәзинәне үзендә туплап, оста итеп башкаларга да бирә белүче.                                                  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл min-ukytuchy_esse.docx26.92 КБ

Предварительный просмотр:

Мин-укытучы! (Эссе)

Укытучы!

Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән,

Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.

Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел,

Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер  өчен,

Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.

Укытучы – кечкенә кешене зур шәхес иткән олуг зат. Укытучы – дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган, киң күңелле, сабыр, изге кеше; балаларны күз карашыннан аңлаучы, төпле киңәшләрен бирүче. Укытучы – ул зур хәзинә. Хәзинәне үзендә туплап, оста итеп башкаларга да бирә белүче.                                                                                                                                                 Кешенең якты хыяллары, иң матур истәлекләре балачагы яки үсмер еллары белән бәйләнгән. Мин кечкенә чагыннан ук укытучы булырга хыялландым. Бала вакытта күрше кызлары белән “укытучылы” уйный идек. Әниләрнең мич агарта торган акшарлары арасыннан  йодрык кадәрле акбур табып алып, такта кисәкләренә язып, “ яңа теманы”  аңлатам,  сораулар бирәм. Хәтта дәфтәр битләреннән журнал ясап, билгеләр куя идем. Балачак хыяллары матур хатирәләр булып истә калган.     Мин башлангыч сыйныфларда укытам. Башлангыч сыйныф укытучысына аеруча зур  җаваплылык өстәлгән. “ Бала күңеле ак кәгазь, ни чәчсәң шуны урырсың”, - дигәннәр өлкәннәр. Бала белән никадәр иртәрәк шөгыльләнә башласаң, нәтиҗәсе шулкадәр яхшырак булачак, ди белгечләр.     Башлангыч сыйныф укытучысы баланы укырга, язарга, аңлаешлы итеп сөйләм төзергә, кешелекле, игелекле , сәламәт балалар тәрбияләргә  тиеш. Туган җиргә мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү дә безнең бурыч булып тора. Ризаэддин Фәхреддин сүзләре белән әйтсәк, “Бала чакта алган тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”.                                                                 Минем фикеремчә, яхшы укытучы булу өчен белем генә аз, ә   тәнеңдәге бөтен күзәнәгең аша син үзеңне укытучы итеп тоя белергә дә тиеш. Мин һәрвакытта уйланам: ”Кем соң ул укытучы? Синең хәзмәтеңнең асылы нидә?” Икмәк пешерүче берничә сәгать эчендә пешергән икмәген күреп сөенә, чәчтараш бик тиз генә вакыт аралыгында үз эшенең нәтиҗәсен күрә, агроном берничә атнадан үстергән үсентеләренә шатлана. Ә менә укытучыга эшләргә дә эшләргә ... Үзенең хезмәт җимешен күреп сөенергә, үзен бәхетле итеп сизү өчен аңа бик күп еллар кирәк.                                                                             Укытучы күпмедер күләмдә актер да әле. Ул ”сәхнәгә” үзенең шәхси борчуларын чыгармаска тиеш. Шуңа да мин, тормышымда нинди генә авырлыклар булса да, класска һәрвакыт ачык йөз, шат елмаю, якты кәеф белән    кергә тырышам.                                                                                                              «Әгәр укытучы эшен яратуын укучыларны яратуы белән берләштерә алса, ул – яңа заман укытучысы» дигән Л.Н.Толстой.                                                                                                                    Тормыш алга бара, үсә, үзгәрә.Заман мәгариф системасы алдына балаларга белем бирү максатын һәм бурычларын тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куя. Мәктәпләргә яңа технологияләр, интернет ресурслар, яңа төр программалар керә. Уку-укыту процессында яңалыкларны тормышка ашыру өчен, яңа дәүләт стандартлары төзелде.                                                                                                                                   Яңа стандартларның төп максаты – шәхес тәрбияләү, кечкенәдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү, үз иленең чын гражданины тәрбияләү.                                                                                                                                                  Федераль белем бирү стандартлары буенча да белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Хәзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыны укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калырга түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булырга да тиеш. Яңа стандартлар традицион программаларда кертелгән артык информациядән котылырга, репродуктив укыту алымыннан эзләнүле укыту алымын куллануга, укучының үзбәясен күтәрергә ярдәм итәчәк. Бала үзе эзлекле рәвештә белем туплый белергә тиеш. Аны яңалыкка омтылучы, заман сулышын тоючы, белемен эзлексез камилләштерүче, укыту-тәрбия эшенә иҗади якын килүче укытучы гына тормышка ашыра ала. Әлеге стандартлар буенча, дәресләрнең структурасы тамырдан үзгәрә, укытучыларга карата да зур таләпләр куела. Бүгенге көндә бик еш кулланыла торган компетентлылык термины мәктәпкә үтеп керде. Компетентлылык – заман таләбе. Компетенция – ул белем һәм күнекмәләр җыелмасы белән эшчәнлек алымнары кушылмасы. Компетентлы кеше – кайсы да булса өлкәдә уңышлы эшләүче, белемле, сәләтле шәхес. Нинди генә укучы булмасын, укытучы һәрвакыт өмет тудырырга тиеш. Чөнки һәртөрле затның ихтыяҗы һава булган кебек, рухның да ихтыяҗы өметтер. Кешегә иң якын дус – өмет, ә иң куркыныч дошман – өметсезлек. Әлеге өмет чаткылары, нинди генә дәрәҗәдә белем алучы укучы булуга карамастан, укытучының үзенә дә сүнмәскә, үзенең хезмәт орлыгы тук булуына өметләнеп хезмәт итәргә, балаларны тәрбияләргә тиеш.                                  Хәзерге заман мәктәбенең иң зур бурычы – уйларга һәм фикер йөртергә сәләтле, заман сулышын тоеп, алга атлаучы, уйлап табучан, югары әхлаклы, үз халкының тарихын, мәдәниятын белүче иҗади шәхес тәрбияләү.                                                                                                                                            Укытучы ,белем бирү белән бергә, тәрбия эшләрен дә алып бара. Укытуның нигезе тәрбия булганлыктан, тәрбия эше дә акрынлап һәм тәртип белән камиллеккә ирешү икәнлеген күрсәтеп, Ризаэддин Фәхреддин тәрбияче- укытучының тырышлыгы нәтиҗәсендә балаларда булган көч-куәтләрнең һәм табигый сәламәтлекләрнең арта баруын  аңлатып бирә. Дөньяга килгән һәр баланы бөек һәм гүзәл шәхес итеп җитештерү өчен аларны сабый вакытларында ук тәрбияләү кирәклеген ассызыклап күрсәтеп, ул “Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс. Мондый тәрбия – иң кирәкле эш булачактыр”, - дип яза. Ризаэтдин Фәхретдиннең «Адабе тәгълим» китабында «Балаларны үзегезнең заманагыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр» дигән гыйбарәсенә игътибар иттем. Чыннан да, кайсы гына чорны алып карасаң да һәр заманның үз йөзе бар бит. Бүгенге көндә дә яшь буынга күз салсак, алар яңа мәгълүматны табу, үзләштерү буенча күпкә алданрак бара. Заман- кешеләрнең акыллы, тирән белемле булуын таләп итә. Монда аларга заманча технологияләр ярдәмгә килә. Димәк, укытучы өчен заманча мәгълүмати технологияләрне үзләштерү һәм куллану алгы урында тора. Ул үз укучылары белән бер адымда атлап, заман сулышын тоеп яшәргә тиеш. Укытучы үз фәнен яхшы белә, заманча педагогик технологияләрне, презентация программаларын, тестларны актив куллана, укыту-тәрбия процессына  иҗади якын килә, ягъни яңа заман технологияләре белән бергә атлый.                                                               Мин – 27 ел стажы булган башлангыч сыйныф укытучысы һәм яраткан авылым укытучысы. Хезмәтем тынгысыз. Шулай да эшемне яратам. Балалар белән эшләү – үзе бер могҗизалы дөнья! Һәр көн эшкә килүгә нәни бала: «Исәнмесез», – дип каршы ала, кайтып киткәндә: «Сау булыгыз », – дип озатып кала. Алар белән очрашкач, күңелгә ниндидер рәхәтлек килә. Бүгенге заманда укучының күңелен яулап алу өчен, укытучының күңеле саф, шул ук вакытта бай һәм мавыктыргыч булырга тиеш. Бала күңеленә үтеп керү, аларны туры юлга бастыру нык җаваплылык сорый торган эш. Бала йөрәге синең һәрбер сулышыңны тоеп, эшеңә сокланып яши.                                                                             Ә авыл укытучысы һәрвакыт игътибар үзәгендә. Аның һәр адымы гына түгел, күңелендә йөрткән  хис-тойгылары да күз алдында. Авыл үсә, ныгый. Авыл мәктәпләрендә алган белем, шәһәрнекеннән бер генә дә ким димәс идем. Чөнки, авыл җирлекләрендә дә бөтен уңайлыклары булган мәктәпләр саны артканнан арта. Мәктәпләрнең һәрберсендә диярлек интерактив такталар, компьютер класслар, укытучыларның шәхси ноутбуклары бар. Югары белемле, белемнәрен күтәрү өстендә даими эшләүче тынгысыз укытучылар. Авыл укытучысы, үз эшенең нәтиҗәсе яхшы булсын өчен, бөтен күңелен биреп эшли, балаларның  язмышы өчен борчыла. Һәр баланың кечкенә генә булса да сәләтен күреп, аны үстереп, балада үз-үзенә карата ышаныч тудыра. Кирәк икән бәхәсләшеп, көтелгән нәтиҗәгә дусларча мөнәсәбәт аша ирешә. Һәр балага шәхес буларак формалашырга, тормышта авырлыклар алдында югалып  калмаска, аны үзенең тотышына һәм эшенә дөрес бәя бирә алырдай итеп тәрбияли бүгенге авыл укытучысы.                                                                                                         Яңа заман башлангыч сыйныф укытучысы… Ул заман белән бергә атлый. Ул, үз эшендә яңа алымнар, яңа технологияләр  кулланып, укучыларга төпле белем бирә. Башлангыч сыйныф укытучысының катлаулы дәресләре дә мавыктыргыч уза. Ул һәрбер теманы сабыр гына җентекләп аңлата, авыр тоелганнарын, аңлашылганчы, мең тапкыр да аңлатырга риза. Укытучы дәресләрне, иҗади якын килеп, уеннар, күнегүләр, инновацион технология элементлары белән бергә алып бара. Шуңа да нәни укучылар, һәр дәрестә актив катнашып, уңай һәм төпле фикерләргә баеп чыгалар. Укучылар белемнәрен үзләре төрле конкурсларда мөстәкыйль катнашып үзләштерәләр, ныгыталар, бәялиләр.                                                                                                                                                   Укытучының төп вазифасы укыту белән генә чикләнмичә, бала күңеленә яхшы гадәтләр, үз дигәненә ирешү, тырышлык, гүзәл холык, активлык тәрбияләү булып та тора. Әгәр мин үземнән яхшырак, күбрәк белгән укучыларны әзерли алам икән, димәк киләчәк өметле булачак.                                             Чын авыл укытучысының бөтен яшәеше мәктәп белән бәйләнгән һәм ул үзенең киләчәген мәктәптән башка күз алдына да китерә алмый. Үз хезмәтен яратып башкара, эш нәтиҗәсе аңа канәгатьлек тойгысы китерә.                                                                                                                                   Кешелекнең киләчәге – укытучылар кулында. Мин, башлангыч сыйныф укытучысы, укучыларым киләчәктә заман куйган сорауларга җаваплар табарлар, чишелмәгән проблемаларны чишәрләр, тормышны яхшыртуга омтылырлар дигән ныклы ышаныч белән эшлим. Бары тик иҗади укытучының гына иҗади укучылары була һәм бәхетле укытучының укучылары да бәхетле.                Без балаларга нинди белем һәм тәрбия бирәбез, киләчәгебез дә шундый булачак.                              Заман укытучысы һәрдаим үз өстендә эшләргә, белемен арттырырга, заман белән бер сафта атларга, гел эзләнеп  яшәргә тиеш. Риза Фәхреддин әйткәнчә: “Әгәр син һәрбер укучыга олы шәхес итеп карасаң, аның нәтиҗәсе дә, әлбәттә инде, яхшы булачак...”  Бары тик үз һөнәреңне  яратсаң гына, эшеңә бар көчеңне биреп эшләсәң генә син чын укытучы булачаксың.                                                          “Укытучы оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул оста скульптор, ләкин аны күрмиләр, ул яхшы табиб, ләкин аңа пациентлары бик сирәк кенә дәвалаган өчен рәхмәт әйтә, кайберәүләре, кайвакыт, дәваланырга да теләми. Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән, ”- дигән танылган язучы С.Л. Соловейчик. Әйе, укучыларымны шатландырып, күңелләрен күреп, ихласлыкларын сүндермичә, белемгә кызыксыну уятып, эшләргә дә эшләргә....                                                                                                                                                  Мин укучыларыма ышанычлы терәк, яхшы мөгалләмә белән, эшемә иҗади якын килеп, эшләргә тырышам. Ләкин бу гына аз. Үзеңнең куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү өчен бик сабыр, иң катлаулы ситуацияләрдә дә оптимист булып калырга, кешелеклелек сыйфатларын югалтмаска кирәк.  Һәркөн иртән торып , якты хыялларым белән укучыларым янына ашыгам. Киләчәктә укучыларыма маяк булып, аларга остаз һәм киңәшче булсам, аларны ялгыш адымнардан саклап кала алсам, мин бик бәхетле укытучы булыр идем.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе учителя "Ради чего учителю творить?"

Надо ли стремиться к своему самосовершенствованию? Ради чего учителю творить? Не претендуя на исчерпывающие ответы, попробую поразмышлять на эту тему....

Современный учитель эссе

сочинение на тему Кто такой современный учитель...

" Я - учитель" ( эссе).

На этом материале я написала почему выбрала профессию "учитель" и как сильно его люблю....

Личность учителя. Эссе

В эссе Вы найдете основные мысли относительности личностных и профессиональных характеристик современного учителя....

Конкурсное испытание "Я-учитель". Эссе "Гражданская позиция современного учителя".

Конкурсное испытание "Я-учитель". Эссе "Гражданская позиция современного учителя"....

Я - учитель! Эссе

Это про меня.....