план-конспект
классный час (1 класс) на тему

Сулейманова Наиля Талгатовна

классный час по теме " Моя школа" для 1 класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл moya_shkola.docx22.79 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

БЕЛЕМ БИРҮ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

“ ЯҢА ШАШЫ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ”

дигән темага

1нче  сыйныф

укучылары белән  үткәрелгән

сыйныф сәгате

эшкәртмәсе

     

Сыйныф җитәкчесе: Сөләйманова Наилә

                                              Тәлгать кызы

СЫЙНЫФ СӘГАТЕ

ТЕМА. Минем мәктәбем

МАКСАТ. 1. Укучыларны төрле яктан үскән шәхес итеп тәрбияләү   .

2.  Башкаларның һәм үзеңнең  эшчәнлегеңә дөрес бәя бирә белергә өйрәтү.

              3.  Мәктәбеңне ярату хисләре, иптәшләреңә карата хөрмәт тәрбияләү

ҖИҺАЗЛАУ. 1. Табышмаклар, шигырьләр

                         2. Сүзләр язылган карточкалар

                         3. “Тоташтыр” уены өчен схематик рәсем

                         4. Проект эше өчен альбом бите, төсле карандашлар.

                         5. “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җырына караоке

МАТЕРИАЛ. 1. В.Г.Гомәрова, Ф.Я.Зарипова. “Бәйрәмнәр бәйләме”.(балалар бакчалары тәрбиячеләренә, сыйныф җитәкчеләренә ярдәмлек)  

                             2. К.В.Закирова “Иң матур сүз”. Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия.

СТРУКТУРАЛАР: СИНГЛ РАУНД РОБИН, РАФТ, КОНТИНИУС РАУНД       РОБИН, КЛОК БАДДИС, ТАЙМД ПЭА ШЭА

             

СЫЙНЫФ СӘГАТЕНЕҢ ПЛАНЫ

I.ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ.

1. Сыйныф сәгатен уздыру өчен  балаларда уңай эш атмосферасы булдыру. СИНГЛ РАУНД РОБИН структурасы буенча.

Бүгенге көн турында сөйләшү, шатлыкларны уртаклашу, бер-береңә теләкләр теләү. (Башта уйлылар.(10с) Башлый буй буенча иң озын укучы)

II.”БЕЛЕМ ЙОРТЫ – МӘКТӘБЕМ” ДИГӘН ТЕМАГА СӨЙЛӘШҮ.

  1. Мәктәп турында табышмак әйтү, җавабын табу.

Бер нәрсәсез керәсең,

Хәзинә алып чыгасың.

  1. Яңа Шашы мәктәбе турында сөйләшү.

-Әйе укучылар, ул мәктәп. Мәктәп –безнең туган йортыбыз кебек. Ул безне күп нәрсәләргә өйрәтә. Без Әтнә районы Яңа Шашы мәктәбендә укыйбыз.Сез үзегез укыган мәктәпне яратасызмы?

     3. “Мин мәктәбемне бик яратам , чөнки ул.....” дигән  юлларны дәвам иттерү. КЛОК БАДДИС структурасы буенча очрашу, ТАЙМД ПЭА ШЭА структурасы буенча эшләү.

Фикерне уйлыйлар (10 с), һәм чираттан вакытка бер-берсенә сөйлиләр.(һәр укучыга 30с вакыт бирелә) . Ахырдан бер укучы иптәшенең фикере турында хәбәр итә. Укучылар бер-берсен хөрмәтлиләр.

Димәк, балалар, сезнең әйткәннәрдән чыгып шундый нәтиҗә ясап була икән:

безнең Яңа Шашы мәктәбе башка мәктәпләргә караганда иң яхшысы һәм иң әйбәте.

III. “МИН-МӘКТӘП УКУЧЫСЫ”

  1. Укучы турында табышмак әйтү, җавабын табу.
  2. Укучыга хас булган сыйфатлар турында сөйләшү, укучылар өчен кагыйдәләрне искә төшерү.
  3. “Сайлап ал” уены.

Укытучы укучыларга хас яки хас булмаган сыйфатларны саный, ә укучылар дөрес булса “Әйе” диләр, дөрес булмаса “Юк” диләр.

Тырыш, ялкау, күп укый, дәресләрен хәзерли, ялганчы, тәртипле, дәресләрдә күп сөйләшә, иптәшләрен хөрмәт итә, тәнәфесләрдә тузан туздырып чабып йөри, башкаларны тыңлый белә, мәктәпкә формадан килә һ.б.

  1. “Тоташтыр” уены РАУНД ТЕЙБЛ структурасы буенча эш.

Уртада укучы рәсеме. Як-якларында  рәсемнәр. Укучы рәсеме белән аңа туры килә торган гамәлле рәсемнәрне тоташтыру.

Димәк , замана мәктәбендә иң тырыш, тәртипле генә балалар укый икән. Безнең Яңа Шашы мәктәбендә шундый укучылар укый. Шулай булгач, тагын бер тапкыр әйтәм, безнең мәктәп иң яхшысы.

  1. “Алар безнең мәктәптә укыганнар” (әти-әниләр, тырыш гаиләләр, Хәкимҗан Халиков, Фирая Зиятдиновалар турында әйтеп китү)

IV. ”БЕЗНЕҢ МӘКТӘП КИЛӘЧӘКТӘ”

  1. Тема буенча проект эше. РАФТ структурасы буенча.

Укучылар башта үзләре уйлыйлар. (10с.). Төркемдә фикер алышалар.

Проект эшен эшлиләр. (Вакыты билгеләнә 10 мин). Соңыннан төркем преокт эшен яклый.

V. ЙОМГАКЛАУ.

      1. Укытучының йомгаклау сүзе.

-Безнең мәктәп-иң яхшысы. Чөнки анда сез белем аласыз, балалар!

      2. Мәктәпне мактап , аның турында шигырьләр сөйләү.

      3. “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җырын бергәләп җырлау

 

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект урока по физической культуре для 4 класса. Конспект - урока: Использование современных танцевальных фитнес программ на уроке физической культуры

Цель: Повысить интерес к занятиям физическими упражнениями, через музыкально - двигательную деятельность учащихся, содействовать поддержанию и развитию их активности.Задачи:1.Формировать двигате...

План-конспект урока по чтению (1 класс) по теме: Конспект урока литературного чтения в 1 классе ."Школа 2100"

Урок литературного чтения в 1 классе  «Школа 2100»Тема: Недолгая красота весны.( Николай Иванович Сладков «Бегство цветов» )Цель: формирование читательской компетенции учащихсяЗадачи: - форм...

План-конспект уПлан-конспект урока Математики 4 класс Единицы массы. Тонна. Центнер.

План-конспект урока Математики 4 класс Единицы массы. Тонна. Центнер.Предметные задачи: 1. Организовать деятельность учащихся по планированию изучения темы: « Единицы массы. Тонна. Центнер»...

План - конспект урока музыки по теме: Конспекты уроков музыки в начальной школе

Здесь вы найдете конспекты уроков музыки в начальной школе!...