По дорогам сказки. (Экият юлы буйлап)
учебно-методический материал (1 класс) на тему
Татар халык иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, китап уку, белем алуга кызыксыну уяту.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kiyat_yuly_buylap._alimova_r.h.docx | 17.93 КБ |
Предварительный просмотр:
“Әкият юлы буйлап”
Класстан тыш чара.
Алимова Рәзинә Хәсән кызы
“№4 мәктәп Лицее”нең
югары квалификацияле укытучысы
Азнакай 2014ел
Класстан тыш чара. “Әкият юлы буйлап”
Максат: татар халык иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, китап уку, белем алуга кызыксыну уяту, үз укучыларыбыз иҗаты белән таныштыру. “Көмеш кыңгырау” газетасы белән танышу, аннан әкиятләр уку.
Җихазлар: Татар халык әкиятләре , әкиятләргә төрле рәсемнәр, әкият геройлары, “Көмеш кыңгырау” газеталары.
Укытучы:
Бу дөньяда бер серле ил бар
Гөлчәчәкләр гел чәчәктә
Күкләр аяз.
Фирүзәдәй зәңгәр күлләр көзге кебек,
Җәнлек, кошлар сөйләшәләр күрсәң килеп.
-Укучылар, бу нәрсә иле? Әйе, бу әкият иле.
-Кемнәр әкият укырга ярата? ( балалар кул күтәрә)
-Укучылар, нәрсә соң ул әкият? Тыңлагыз әле.
Дөньяда әкият дигән гаҗәеп бер могҗиза бар. Аңа сабый да, өлкән кеше дә аерым бер хөрмәт белән карый, күңелендә аңа карата җылы хисләр саклый. Әкиятләр яхшылык белән явызлыкның көрәше. Бу көрәштә, һичшиксез, яхшылык җиңеп чыга. Әкият дөньясы ул-гүзәллек дөньясы, сихри дөнья. Анда һәр нәрсә башкача: табигать тә, авыл-шәһәрләр дә, кешеләр дә. Уңай герой-яшь, матур, уңган батыр, зирәк, акыллы, яман зат икән-ул булдыксыз, теләксез, ахмак, беркатлы. Нәтиҗә ясап әйткәндә, әкият-ул халыкның милли рухы. Бу әсәрләрдә халкыбызның уй-фикерләре, зирәклеге, тапкырлыгы, киләчәккә өмет хыяллары чагылган. Шуңа ул безгә аеруча якын.
Әкиятләрдән өзекләр уку.
-Укучылар, мин сезгә әкиятләрдән өзекләр укыйм. Ә сез шул әкиятләрнең исемнәрен әйтерсез.
А) Борын-борын заманда бер кешенең ике кызы, бер улы була. Кызларның берсе үги булганга, аны бер дә яратмыйлар. Беркөн киңәш итәләр дә, ул үги кызны урманга илтеп адаштырмакчы булалар. (“Үги кыз”)
Б) Әүвәле берәү урманда утын кисә икән, аның янына Шүрәле килеп чыккан, ди. Шүрәле аңа:
-Син ни атлы?-дигән.
У кеше:
-Мин Былтыр атлы,-дигән. (“Шүрәле”)
В) Борын-борын заманда булган ди, бер хатын. Аның булган, ди, өч кызы. Бу хатын, кызларымның өсте бөтен, тамаклар тук булсын, ди-ди, көне-төне эшләгән, ди. (“Өч кыз туган”)
-Укучылар, бик яхшы сез әкиятләрнең исемнәрен бик әйбәт беләсез икән.
Әкият геройларын тану.
-Укучылар, әкиятләрдә безгә якын, таныш геройлар яши. Кем аларны таныр микән? Минем табышмакның җавабы – бер әкият герое.
А) Кырда йөрсә-кыр киеге,
Суда йөзсә-су киеге. (үрдәк)
Б) Җәен урманда-патша
Кышын кардан да аста. (аю)
В) Урманнан чыгар,
Корсак асты чуар,
Койрыгы сырлы,
Хәйләсе күп төрле. (төлке)
Г) Курыкканнан да курыккан,
Курыкмаганнан да курыккан
Күләгәсеннән дә курыккан. (куян)
Д) Бәләкәй генә карчык
Тәне тулы шырпы. (керпе)
Е) Кош түгел-оча
Ябалактан курка,
Чикләвекне ярата
Сызгырса урманны яңгырата. (тиен)
ж) Дүрттер аягы, кайчыдыр колагы, таштан каты тоягы. (ат)
З) Койрыгыннан мөгезе озын. (кәҗә)
“Артык сүзне тап”
-Ә хәзер, укучылар, “Артык сүзне тап” уены уйнап алырбыз. Укучылар, бер юлга әкият геройлары һәм шул әкияттә кулланылучы предметлар язылган. Шуларның берсе артык. Сезнеңчә кайсысы?
А) Кәҗә, соры бүре, шүрәле, кәҗә бәтиләре, тимерче
Б) Төлке, торна, тәлинкә, кувшин, бүре
В) Йомры икмәк, тиен, бүре, аю, төлке
Г) Чуар тавык, абый, әби, тычкан
“Рәсемдә кайсы әкият?”
-Укучылар, рәссамнар әкиятләргә иллюстрацияләр ясаганнар. Мин сезгә шул рәсемнәрне күрсәтәм, ә сез аның кайсы әкияттән икәнен әйтерсез. (Укучыларга рәсемнәр күрсәтелә)
“Белсәң зирәк-әйт тизрәк” уены уйнап алырбыз.
-Былтыр исемле егет кайсы әкият герое? (“Шүрәле”)
-Кәҗә белән Сарыкның капчыгындагы әйбер (бүре башы)
-Торна Төлкегә дип әзерләгән сыен нинди савытка салган? (кувшин)
-Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы (песи)
-Алтын таракның төшеп калган урыны (басма)
”Әкиятләрнең авторларын бел”
Су анасы татар халык әкияте
Үги кыз Абдулла Алиш
Сертотмас үрдәк Рус халык әкияте
Шалкан Г.Тукай
-Укучылар, без бүген күп татар халык әкиятләрен искә төшердек , аның геройлары белән очраштык. Сезнең яңадан шул әкият дөньясына чумып, әкият тыңлыйсыгыз килдеме?
“Укучылар иҗады”
-Алайса сезнең теләкне үтәп, укучыбыз Раил белән Мансурның әкиятен тәкъдим итәм.
“Умырзая кызы”
Матур бер аланда яшәгән, ди, умырзая чәчәге. Ул яз кояшын бик яраткан. Ләкин ел буе яз булмый шул.
Умырзая кызы ачы җилләрне авыр кичергән. Ә инде салкын кышлардан бигрәк тә курыккан. Ап-ак карлар яуганда яшеренеп кар астында утырган. Сабыр гына яз җитүен көткән. Көннәр үткән, сагынып көткән яз да җиткән. Күктә яз кояшы күренүгә беренче карлар да эри башлаган. Шуны гына көткәндәй, кар астыннан “Исәнме, җылы кояш! Мин сине сагындым!” – дип башын калкыткан умырзая кызы. Язгы кояш аны үзенең җылы нурлары белән иркәләгән, сыйпаган. Ул шуңа ссөенеп, болынны ямьләп чәчәк аткан.
“Су һәм Ут”.
Борын-борын заманда яшәгән, ди, Су һәм Ут.
Башта алар бер-берсе белән дус булмаганнар. Һәрберсе үзен кешеләргә иң кирәк дип уйлаган. Су: “Минсез кешеләр яши алмый, алар сусаудан үләчәк”,-дип әйткән. Ә Ут: “Ә мин булмасам, кешеләр салкыннан, ачтан үләчәк”,-дигән.
Шулай яшиләр икән болар, көн дә бәхәсләшәләр: кем кирәгрәк?. Ләкин берсе дә җиңелергә теләми икән.
Боларның бәхәсләрен бер Ябалак ишеткән дә аларга болай дигән:
-Әгәр дә Су булмаса, дөньяда тереклек булмас иде. Үлән-агач үсмәс, кошлар сайрамас иде. Ә Су булып та Ут булмаса, тереклеккә яшәү авыр былыр иде. Салкында туңарлар, ә кешеләр җылы азык ашый алмаслар иде. Сез икегез дә кирәк, - дип тынычландырган. Су белән Ут шуннан соң дуслашканнар. Хәзер дә тату гына яшиләр, ди.
- Бу әкиятләр сезгә ошадымы? Күрдегезме, балалар, нинди матур, эчтәлекле, тәрбияви әкиятләр килеп чыккан.
Балалар бу ике әкият тә Республикабызның Яр Чаллы шәһәрендә чыга торган “Көмеш кыңгырау” газетасында басылып чыкты.( №33(1553) 11.06.2011ел). Анда башка бик күп кызыклы әкиятләрне дә табарга һәм укырга була. Менә мин сезгә ел буе җыелган газеталарны әзерләдем . Минем сыйныф укучыларым “Көмеш кыңгырау” газетасына теләп язылып һәм игътибарлап укый иделәр. Алар язган хикәяләр, әкиятләр һәм шигырьләр үз укучыларын таптылар. Без дә сезнең белән ул газетага язылырбыз, шигырьләр, әкиятләр һәм хикәяләр язып карарбыз. Ә соңыннан “Көмеш кыңгырау”га да җибәрербез. Сез ризамы?
“Экияткә рәсем ясыйм”
-Ә хәзер мин укыган әкиятләргә рәсем ясап карыйбыз. Кемнеке иң матуры булыр икән?! ( бирелгән битләргә балалар рәсем ясыйлар. Әзер рәсемнәрне тактага эләргә)
- Бик матур рәсемнәр. Боларга сокланмыйча һич ярамый! Чыннан да үзеңне әкият дөньясында итеп хис итәсең. Әфәрин, бик шәп!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Разработка к викторине "По дорогам сказки"
Викторина для учащихся начальных классов. Цель: обобщить знания учащихся о прочитанных сказках, прививать им любовь к сказкам, способствовать нравственному воспитанию через сказки.: об...
"По дорогам сказки" - литературная викторина. Внеклассное мероприятие. е
"Русские сказки - память нашего давно минувшего, хранилище русской мудрости". Н.А.Некрасов. Конкурсы, загадки....
Спортивная эстафета «По дорогам сказки»
Малютина Ирина Александровнаучи...
Конспект к уроку по теме "По дорогам сказки"
Материал подготовлен по внеклассному чтению. Может также использоваться как литературная викторина. Презентацию к уроку разместить здесь не удалось, так как объем ее превышает допустимые 3 ...
Семейная спортивная игра "По дорогам сказки"
Мама, папа мой и я,Мы - спортивная семья.С физкультурой, спортом дружим,Лекарь нам совсем не нужен. ...
По дорогам сказки. Шарль Перро
Биография автора, работы моих учеников...
конспект бинарного урока "путешествие по дорогам сказки"
Урок закрепления и обобщения знаний по темам: "Умножение и деление чисел, оканчивающихся нулями", "задачи на движение", "Безударные окончания имен прилагательных", 4 класс для детей с ЗПР...