Тәрбия программасы.
рабочая программа на тему

Харисова Роза Гыйлвановна

Балаларда Туган илгә мәхәббәт, белем алуга омтылыш, иптәшлек, дуслык, намуслылык,ихтияр көче, әдәплелек,туганлык кебек иң күркәм сыйфатлар тәрбияләү башлангыч мәктәп алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Әхлаклылык сыйфатларының, үз-үзеңне тоту, кешеләр белән аралашу күнекмәләренең нигезе гаиләдә салына. Ә мәктәптә бу күнекмәләр  үстерлә, формалаша. Әлеге мөһим бурычны нәтиҗәле тормышка ашыру өчен мәктәп белән гаилә арасында тыгыз элемтә урнаштырырга кирәк. Ата –аналар белән мәктәп үзара килешеп, аңлашып балага бердәм таләпләр куеп, проблемаларны бергәләп чишкән очракта гына тормышка яраклы, әхлаклы, әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы чын Кеше тәрбияләргә мөмкин. Моның өчен ата-аналарны мәктәпкә тартырга, балалар белән күбрәк аралашу мөмкинлекләре тудырырга кирәк.

Менә шуларны исәпкә алып  «Гаиләм–ныклы терәгем, гаиләм-таянычым» тәрбия программасы төзелде.

    Программаның актуальлеге шунда, аның үтәлеш процессында балага, кешенең тормышы, аңы һәм сәламәтлеге – иң кыйммәтле әйбер;  үзенең, якыннарының, туганнарының, әйләнә-тирәдәгеләрнең бәхете, уңышлары, белемлелеге, әхлаклылыгы, хезмәт сөючәнлеге бары тик үз өстендә туктаусыз эшләүдән икәнлеген аңларга шартлар тудыра.

    Программа көндәлек укыту-тәрбия эшчәнлеге проблемаларын чишүгә ярдәм итә. Әлеге программа цикллар  принцибы  буенча 4 елга  төзелде.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon terbiya_programmasy.doc101 КБ

Предварительный просмотр:

                                          Тәрбия программасы.

Девиз: Атаң- анаң – чын дусың,

               Дус- ишләрең – юлдашың.

Максат: укытучылар,укучылар  һәм ата-аналарның үзара килешеп эшләве;

                       бердәм коллектив  формалаштыру.

Үтәлеш формалары: индивидуаль һәм тематик консультацияләр;

                                               ата-аналар  җыелышлары һәм  конферецияләре

                                               ачык дәресләр; укучыларның өйләрендә булу;

                                               анкеталар алу; походлар, экскурияләр оештыру;                                                        

                                               класстан тыш чаралар үткәрү.

Аңлатма язуы.

       Балаларда Туган илгә мәхәббәт, белем алуга омтылыш, иптәшлек, дуслык, намуслылык,ихтияр көче, әдәплелек,туганлык кебек иң күркәм сыйфатлар тәрбияләү башлангыч мәктәп алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Әхлаклылык сыйфатларының, үз-үзеңне тоту, кешеләр белән аралашу күнекмәләренең нигезе гаиләдә салына. Ә мәктәптә бу күнекмәләр  үстерлә, формалаша. Әлеге мөһим бурычны нәтиҗәле тормышка ашыру өчен мәктәп белән гаилә арасында тыгыз элемтә урнаштырырга кирәк. Ата –аналар белән мәктәп үзара килешеп, аңлашып балага бердәм таләпләр куеп, проблемаларны бергәләп чишкән очракта гына тормышка яраклы, әхлаклы, әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы чын Кеше тәрбияләргә мөмкин. Моның өчен ата-аналарны мәктәпкә тартырга, балалар белән күбрәк аралашу мөмкинлекләре тудырырга кирәк.

Менә шуларны исәпкә алып  «Гаиләм–ныклы терәгем, гаиләм-таянычым» тәрбия программасы төзелде.

    Программаның актуальлеге шунда, аның үтәлеш процессында балага, кешенең тормышы, аңы һәм сәламәтлеге – иң кыйммәтле әйбер;  үзенең, якыннарының, туганнарының, әйләнә-тирәдәгеләрнең бәхете, уңышлары, белемлелеге, әхлаклылыгы, хезмәт сөючәнлеге бары тик үз өстендә туктаусыз эшләүдән икәнлеген аңларга шартлар тудыра.

    Программа көндәлек укыту-тәрбия эшчәнлеге проблемаларын чишүгә ярдәм итә. Әлеге программа цикллар  принцибы  буенча 4 елга  төзелде.

1нче цикл – 1нче класс:

- мәктәп тормышына, уку шартларына уңышлы адаптация;

- укучыларның эмоциональ ныклыгы;

- класс коллективы туплау;

- ата-аналарның класс һәм мәктәп тормышында актив катнашуы.

2нче цикл – 2нче класс:

-уку хезмәтендә уңышлы нәтиҗәләргә ирешү;

-укучының класс, мәктәп, район тормышында актив катнашуы;

- начар гадәтләргә тискәре караш булдыру;

- класс үзидәрәсе органы булдыру.

3нче цикл – 3нче класс:

- республика, Россия буенча интеллектуаль сәләтләрен күрсәтә белү;

- үз гаиләсенең, мәктәбенең, район һәм шәһәренең (башкалабыз Казанның) тарихын һәм кунакчыл урыннарын белү;

- укытучы җитәкчелеге астында класстан тыш чаралар  оештыра белү;

- кылган гамәлләре өчен җавап бирә белү.

4нче цикл – 4нче класс:

- үзконтроль һәм үзтәрбия методларын белү;

- үзләреннән кече яшьтәгеләргә игътибарлы булып, аларга контрольлек итү;

- мөстәкыйль рәвештә иҗади активлыкларын күрсәтү, класстан тыш чаралар оештыру һәм үткәрү.

Программаның максаты: гаилә белән берлектә һәр яктан киң үсеш алган

                                                         социаль яктан актив, толерант шәхес  

                                                         тәрбияләү.

Төп тәрбияви бурычлар:

  1. Гаиләдә һәм мәктәптә укыту – тәрбия эшендә бердәм таләпләр кую.
  2. Гаилә белән берлектә баланың интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү.
  3. Гаиләләрнең сәламәт яшәү рәвешен өйрәнеп, баллада  үз сәламәтлегең белән идарә итә белү сәләте формалаштыру.
  4. Гаиләдә һәм мәктәптә баланың әхлак тәрбиясен формалаштыру.

Үтәлеш вакыты: 4ел.

Көтелгән нәтиҗә:

  • Һәр яктан киң үсеш алган бала.
  • Социаль яктан актив бала.
  • Әхлаклы бала.
  • Патриот бала.
  • Мөстәкыйль бала.
  • Җаваплы бала.
  • Хезмәт сөюче бала

                      1нче класс  

№п/п

Юнәлеш

Тәрбияви бурычлар

Мероприятиеләр

Үтәлеш формасы

1

Спорт һәм сәламәтлек

Сәләмәт яшәү рәвеше төшенчәсен формалаштыру;

спорт түгәрәкләренә һәм секцияләренә йөрү теләге тудыру.

 “Көндәлек режим”

“Чаналар тартып без киттек тауга”

Әти-әниләр белән баланың көндәлек реҗимын төзү,әти-әниләрнең баланың  көндәлек режимны үтәүләрен күзәтчелек итү; көндәлек режим турында әңгәмә; баланы һәм әти-әниләрне спорт секцияләре һәм түгәрәкләре белән таныштыру, язылу.

Саф һавада уеннар, спорт бәйрәмнәре үткәрү.

2

Хезмәт һәм тәртип

Әләнә-тирә дөньяга сакчыл караш формалаштыру; хезмәт тәрбиясе күнекмәләре булдыру .

 “Минем китап-дәфтәрләрем”

“Әти-әниләребез хезмәте”

Әти-әниләрнең баланың китап –дәфтәрләрен тәртипкә китерү,тышлау

Әти-әниләрнең эш урыннарына экскурсияләр, әңгәмәләр, рәсем күргәзмәләре.

3

Патриот

Гаиләнең әхлак тәрбиясен формалаштыру; үткәне һәм хәзергесе нигезе астында патриотик тәрбия формалаштыру.

 «Солдатта булган диләр»

Әтиләрне бәйрәм белән котлау,кичә үткәрү, презентация ясау.

4

Фән һәм мәгариф

Белемгә омтылыш формалаштыру.

 “Әлифба бәйрәме”

“Ачык ишекләр көне”

“Ачык дәресләр” бирү

Әти-әниләр белән бәйрәм үткәрү.

Әти-әниләрнең дәрескә йөрүләре.

Әти-әниләр өчен дәрес бирү.

5

Ял минутлары

Кызыксынучанлыкларын үстерү; дустанә, иҗади атмосфера булдыру.

 “Әнием, бердәнберем”

Бәйрәмнәр, котлау открыткалары бүләкләр.

6

Матурлык дөньясы

Эстетик тәрбия бирү; матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү.

“Кошларга ярдәм итик”

"Яңа ел бәйрәме”

Әтиләр белән берлектә җимлекләр, кош оялары, кар сыннары ясау.

                                         2нче класс    

№п/п

Юнәлеш

Тәрбияви бурычлар

Мероприятиеләр

Үтәлеш формасы

1

Спорт һәм сәламәтлек

Сәламәт яшәү рәвеше турында белем һәм күнекмәләрен формалаштыру.

 “Кышкы уеннар”

“Күңелле эстафета”

Әти-әниләр белән чана-чаңгы шуу, эстафета үткәрү.

2

Хезмәт һәм тәртип

Җәмгыятькә файдалы хезмәткә күнектерү.

“Китапларны дәвалыйк!”

“Оста кулда ут уйный”

 “Көзге ярминкә”

“Язгы ярминкә”

Дәреслекләрне ремонтлау, тышлау.

Әти-әниләрнең кул эшләреннән күргәзмә.

Әти-әниләрнең ярминкәләр оештыруга ярдәмнәре.

3

Патриот

Кешелеклелек хисләре формалаштыру; туган илдә барган вакыйгалар белән таныштыру.

 “Бабаем сугыш ветераны”

Әти-әниләр белән альбом, презентация ясау.

4

Фән һәм мәгариф

Әйләнә-тирәне танып-белүләрен үстерү; аң хезмәте культурасы тәрбияләү.

“Ачык ишекләр көне”

“Әти-әни, уку хезмәтенә ярдәм ит!”

Әти-әниләрнең дәресләргә йөрүләре, ачык дәресләр бирү.

Әти-әниләр белән өстәмә эшләр, тестлар эшләү; өйдә китап укуларын окштыру.

5

Ял минутлары

Иҗади сәләтләрен үстерү; үз-үзеңне, башкаларны хөрмәтләү.

“Аналар көне”

“Ягез әле, әниләр!”

 “15май- Гаилә көне”  

Кичәдә катнашу.

Әниләр өчен кичә үткәрү.

Рәсем күргәзмәсе.

6

Матурлык дөньясы

Иҗади сәләтләрен үстерү; мәктәп коллективы традицияләре эшенә тарту.

“Гаиләмне бик яратам”

 “Әбием сандыгы”

Әдәби стен- газета чыгару.

Кичә үткәрү.

3нче класс

№п/п

Юнәлеш

Тәрбияви бурычлар

Мероприятиеләр

Үтәлеш формасы

1

Спорт һәм сәламәтлек

Үз сәламәтлегең белән идарә итә белү сәләте формалаштыру

 

 “Кышкы уеннар”

“Кече сабантуй”

Әти-әниләр белән чана-чаңгы, тимераякта шуу, саф һавада уеннар оештыру.

Гаилә белән сабантуй уеннары үткәрү.

2

Хезмәт һәм тәртип

Мөстәкыйльлек формалаштыру; ярдәм итә белү күнекәләре формалаштыру.

“Минем класстагы һәм өйдәге көндәлек эшләрем”

“Мин әнигә ничек булышам”

Мәктәптә һәм өйдә балага йөкләмәләр билгеләү, үтәүләренә ирешү.

Әңгәмәләр; сочинение, хикәяләр иҗат итү; рәсем күргәзмәләре.

3

Патриот

Тарихи үткәннәрнең мөһимлеген аңлауларын формалаштыру.

“Ягез әле әтиләр”

Кичә үткәрү.

4

Фән һәм мәгариф

Балаларны иҗади эшләргә тарту; үзбелем ихтыяҗы формалаштыру.

Интернет-конкурслар.

Мөстәкыймовлар олимпиадасы.

Әти-әниләрне интернет-конкурслар, олимпиадалар  белән таныштыру, катнашырга тәкъдим итү.

5

Ял минутлары

Иҗади инициатива күрсәтергә теләк формалаштыру.

 “Аналар көне”

“Әле дә ярый сез бар дөньяда”

Бәйрәмнәр, конкурслар. Әбиләр кичәсе..

6

Матурлык дөньясы

Этетик тәрбия бирү; матурлыкка омтылыш тәрбияләү.

"Яңа ел операциясе”

Костюмнар тегү, кар сыннары ясау.

4нче класс  

№п/п

Юнәлеш

Тәрбияви бурычлар

Мероприятиеләр

Үтәлеш вакыты

1

Спорт һәм сәламәтлек

Үз сәламәтлекләрен кайгырта белүләрен формалаштыру.

“Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә”

 Гаилә спартакиадасы.

2

Хезмәт һәм тәртип

Класста, мәктәптә тәртип, чисталык саклый белү күнекмәләрен формалаштыру.

 “Иң матур чәчәклек”

Әти-әниләр белән хезмәт десанты.

3

Патриот

Мәстәкыйль рәвештә туган илне, туган якны өйрәнү омтылышын үстерү.

 “Себер тракты” музеена экскурсия.

 

Әти-әниләр белән экскурсия оештыру.

4

Фән һәм мәгариф

Аңлы рәвештә белем алуга омтылыш булдыру.

 “Ачык ишекләр көне”

Ачык дәресләр бирү.

5

Ял минутлары

Мөстәкыйль рәвештә класстан тыш чаралар үткәрә белү күнекмәләре булдыру; оештыру сәләтләрен үстерү.

 “Гаилә бәйрәме”

“Сау бул, башлангыч”

 “Аналар көне”

“Һәрвакыт булсын әни!”

Бәйрәмнәр, кичәләр.

6

Матурлык дөньясы

Матурлыкны күрә, тоя, иҗат итә белү күнекмәләрен формалаштыру.

“Табигатьне саклыйк”

“Туган як төсләре”

Әти-әниләр белән экологик плакат ясау.

Презентация ясау.

Якынча ата-аналар җыелышы темалары

1 класс

  1. 1нче класс укучысы, аның уку шартларына ярашуының психоло-педагогик үзенчәлекләре. 6 – 7 яшьлек баланың яшь үзенчәлекләре.
  2. 1нче класс укучысында уен һәм хезмәт.
  3. Гаиләдә баланы чыныктыру һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш чарасы.
  4. Баланың характеры формалашуы.
  5. Балага дәрес хәзерләргә ничек ярдәм итәргә?
  6. Балалар коллективында дуслык һәм үпкәләшүләр.

2 класс

  1. 8 яшьлек баланың психологик үзенчәлекләре.
  2. Баланың бер көне. Көндәлек режим.
  3. Дәрес хәзерләгәндә баланың мөстәкыйллеген үстерү, ярдәм итү.
  4. Билге кую таләпләре.
  5. Балада аңлы дисциплина тәрбияләү. Баланы мактау һәм җәза бирү.
  6. Гаилә тәрбиясе прицибы.
  7. Китап – белем чишмәсе.

3класс

  1. 3 класс баласының үсеше. 9 яшьлек баланың психологик үзенчәлекләре.
  2. Балада укуга, белем алуга омтылыш тәрбияләүдә гаиләнең роле.
  3. Балада начар гадәтләр.
  4.  Әйләнә-тирә дөньяга толерант караш тәрбияләү.
  5. Баланың иҗади сәләтен үстерү.
  6. Гаиләдә балага патриотик тәрбия бирү.

4 класс

  1. Кече яшьүсмер һәм аның үзенчәлекләре.
  2. Компьютер уеннары.
  3. Бала тәрбияләүдә китап, телевизор, бердәм информация чаралары.
  4. Баланың хокук һәм бурычлары.
  5. Бала белән ничек аралашырга?
  6. Балага экологик тәрбия бирүдә гаиләнең роле.
  7. Урта звенога күчкәндә балага ничек ярдәм итәргә?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на тему "Баланы ирек рухында тәрбияләү"

Рухи байлык - ирекнең нигезе. Чын кеше моделе....

Доклад:УКУЧЫЛАРДА БЕРДӘМЛЕК ХИСЕ ТӘРБИЯЛӘҮ.

Башлангыч сыйныфта укучылар  коллетивын  туплау, аралашырга өйрәтү, психоогик үзенчәлекләрне ачыклау....

Еллык тәрбия эше планы. 2 нче класс.

Башлангыч классларда класс җитәкче булып эшләүчеләргә ярдәмгә....

Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Толерант-латин теленнән кергән. Ул- түземлелек,сабырлык,кеше нинди генә милләттән булуына карамастан,аның фикеренә,гореф-гадәтенә уңай карау  дигәнне аңлата. -Кешене  барлык физик һәм дини ...

тәрбия эше программасы

2-4 класслар өчен  тәрбия программасы...

Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе).

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ата-ананың абруе - балаларга hәм яшүсмерләргә дәрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар бала...

Тәрбия эше программасы

Башлангыч сыйныфлар өчен тәрбия эше прогрпммасы...