Икмәк - тормыш нигезе
классный час на тему

Фахрисламова Зиля Фатиховна

Класс сәгате өчен материал

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ikmk-tormysh_nigeze.doc69 КБ

Предварительный просмотр:

Кәүҗияк  төп гомуми белем бирү мәктәбе

Тема : “Икмәк –

тормыш нигезе. ”

                                                                               

Үткәрүче: Фахрисламова З.Ф.

            Тема   Икмәк- тормыш нигезе.

         Максат: укучыларда игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү, ипи кадерен белергә өйрәтү.

         Җиһазлау: игенче хезмәтен чагылдырган рәсемнәр, мәкальләр язылган плакатлар,  магнитофон.

       Материал: икмәк турында язылган шигырьләр, җырлар.

Тәрбия сәгатенең барышы.

          _  Укучылар без бүген сезнең белән икмәк кадере,аны үстерүчеләр- нең олы хезмәте турында сөйләшербез.

          Без иртән йокыдан тору белән, һәр гаиләдә табын әзерләнә. Анда, эшче һәм укытучы, галим һәм солдат, врач һәм очучы- гомумән кем генә булмасын, һәр кеше өчен кирәкле ризык- хуш исле, күпереп пешкән икмәк куела. ,,Әннә” белән ,,Мәм-мәм!”-һәр баланың иң беренче сүзләре. Шушы сүзләр белән аның теле ачыла. Без кунакны,,Ипи-тоз, якты йөз. Әйдә түрдән уз!”-дип хөрмәтләп каршыларга гадәтләнгәнбез.

         Икмәк- туклык, сәламәтлек, хезмәт шатлык нигезе, муллык билгесе.

Шуңа күрә борынгы бабаларыбыз ризыкны алтын- көмештән,асылташ- лардан да өстен санап: ,,Алтын тавы башында утырып та ачка үлүең бар,”-дигәннәр.

         Безнең искиткеч бай сүзлегезездә һәрвакытта да янәшә торган ике сүз бар: ,,Җир” һәм ,, Икмәк””. Беренче карашка төсе белән дә, исе белән дә әллә ни ис китәрлек булмаган туфракта дөньяда иң газиз, иң татлы, табигатьтә берни белән дә чагыштыргысыз хуш ис аңкып торган икмәк үсә.

           Игә белән икмәк ашый. Икмәк игү кеше тарафыннан уйлап табыл- ган олы эш. Иген игү, бер караганда еллар буена нык камилләшкән, телә- сә кем тарафыннан башкарыла ала торган гап гади хезмәт кебек: сөрәсең, чәчәсең , урасың. Ләкин ничек сөрергә? Кайчан чәчәргә? Ничек урырга? Моны көннәрнең сәгатен, минутын оста файдаланучы, җиргә йөрәк җы- лысын биреп, кадер- хөрмәт күрсәтеп, тир түгеп эшләүче тәҗрибәле игенче генә белә. Үзәкләргә үтә торган ачы җилләр дә, күз ачкысыз бу-  раннар да һәм зәһәр салкыннар , түзә алмаслык эссе көннәр дә басу киң- лекләрендә эшләүче игенчене куркытмый. Ул бөтен көчен, тырышлыгын, осталыгын иген үстерүгә бирә. Менә безнең Кырлай Агрофирмасында да тырыш, уңган, хезмәтен, көчен кызганмыйча икмәк үстерүгә куйган ал- нынгы игенчеләребез, механизаторларыбыз бар. Сезнең һәркайсыгыз

аларны белә.(Укучылардан сөйләтү. 4 енче класс укучысы ,, Әтием һөнәре” дигән сочинениесын укый.) Алар республикабызның куәтен, данын арттыру өчен үзләреннән өлеш кертәләр. Безнең Арча районы дәүләткә икмәк сату буенча иң алдынгы урыннарда тора. Бу әлбәттә инде игенчеләребезнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Без алар белән горурланабыз, чын күңелебездән аларны хөрмәт итәбез. Җирне чын күңелдән яраткан, аны үз иткән кешеләргә Ватан рәхмәте чиксез зур. Безнең тырыш, уңган игенчеләребез, механизаторларыбыз мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр, орден- медальләр белән бүләкләнәләр. Аларның рәсемнәре мактау такталарыннан төшми. Шагыйрьләребез аларга багышлап ши- гырьләр язалар, композиторларыбыз җырлар иҗат итәләр. Ә хәзер әйдәгез шуларның берничәсен искә  төшереп үти

                                         Иң олы сый

  Ипекәй белән сөйләшү                  Игенченең иңнәре

        Яхшы беләм игеннең                               Кулымда ипи телеме,

        Кара җирдә үскәнен,                                Әй, йомшак ул, уңган ул.

        Урган чакта әтинең                                  Күзәнәге саен һава,

        Мамма тиргә төшкәнен.                           Шундый җиңел булган ул.

         Нигә алтын төсендә                                Үлчәүгә салып карасаң

         Ашлыкның һәр бөртеге?                         Әгәр шушы телемне,

        --Алтын куллы кешеләр                           Герләр аның авырлыгын

         Үстергәнгә тир түгеп.                              Әйтеп бирер идеме?

  Оны ап-ак! Бу аклык                              Юк, юк, аны үлчәр өчен,

  Каян килгән соң аңа?                             Җитмәс гер көче генә.

Ак булган ул игенче                             Аның төгәл авырлыгын

Күңеле ак булганга.                                Белә игенче генә.

Ничек шулай, ипикәй,                           Еллар елга охшамый,

Тәмле булып пешәскң?                          Үзгәреп тора һава:

          Тәмсез булмам беркайчан,                    Икмәк үскәндә көйдерә,

Тирләп- пешеп эшләсәң.                       Җыйганда- яңгыр ява.

Кайдан алып, безгә син,                       Игенче үз  иңнәренә                    

Шулкадәр көч бирәсең?                        Күтәрә бит барчасын :

          Миңа күпме кешенең                            Коры елларның хәсрәтен,

Көче кергән, беләмсең?                        Явым еллар җафасын.

                 Хәкимҗан Халиков                    Ипине дөрес үлчәмәс

                                                                  Хәтта аптек герләре  

                                                                          Аны төгәл үлчи бары

                                                                          Игенченең иңнәре...

      Кояш та ипигә охшаган              Иген басуы (1 кл.)

     Хисләре ташыган күңелдәй,                     Авыл очыннан карасаң,

     Уңышка күмелгән кырларым.                  Ерым- елга турыннан,

      Бодайлар әйтерсең, кояшның                 Арыш басуы күренә

      Туфрактан чагылган нурлары.                Балкып кояш нурыннан.

      Кырларны иңләгән игеннәр                    Назландыра җәйге җилнең

      Офыкка агалар ургылып.                         Мамык кебек куллары.

      Кояшка тоташкан теземнәр                     Гүя чакыралар кебек

      Бәхеткә сузылган юл булып.. .                Иркен басу юллары.

      Кояш бит үзе дә гел мичтән                    Офык буйлап дулкын- дулкын

      Алынган ипигә охшаган...                       Йөгерә сары рәшә.

      Табынның мәңгелек кояшы –                 Игенчене көзге эшкә

      Ипидер, мин шуңа ышанам.                   Арыш басуы дәшә.

           Ямаш Игәнәй                                                     “Ялкын “ журналынннан

      _ Рәхмәт укучылар, сез бик матур шигырьләр өйрәнгәнсез. Минем дә сезнең игътибарыгызга Газиз Нәбиуллинның  “ Барлык сый янында иң олы сый ” дигән шигырен укып китәсем килә.

     Һаман истә әти белән бергә                       Әтиемнең сүзе, ялкын кебек,

     Кырлар буйлап йөргән чакларым.            Йөрәгемдә калган кабынып.

     Беренче кат шунда күргән идем                Хәреф таныганга кадәр үк мин

     Җитеннәрнең чәчәк атуын                        Арыш бодайларны таныдым.                                                                                                                          

     Ә арышлар кайчан чәчәк ата?                  Эшчәннәрнең бөек иҗаты ул,

      Бик зур, улым, аның хикмәте.                  Табигатьнең гаҗәп хикмәте,

     Арыш үзе чәчәк, ә җимеше—                    Барлык сый янында  иң олы сый

     Өстәлдәге арыш икмәге.                            Өстәлдәге арыш икмәге.

     

          Ә хәзер, укучылар, барыбыз бергәләп “Икмәк кадере” дигән җырны башкарыйк.

       Безнең тәрбия сәгате ахырына якынлашты.  Киң кырларда тир түгеп, мул уңыш үстерүче игенчеләребез- иң кадерле кешеләребез. Без аларны хөрмәт итик, чын күңелдән аларга рәхмәт әйтик.

             Икмәк-безнең яшәү көчебез. Шуңа   күрә без аның кадерен белергә, аны әрәм- шәрәм итмәскә тиешбез.

               

Игә белгән-икмәк ашар.

Җир кемнеке- икмәк шуныкы.

Икмәк- тормыш нигезе.

Икмәктән олы аш юк.

Арыш чәчсәң, ипи ашарсың.

     

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гомумкешелекле сыйфатлар – укыту-тәрбия процессының бердәм нигезе

Сыйныф җитәкчесе эшендә төп максатларның берсе - һә укучыны шәхес буларак формалаштыруга ярдәм итү һәм шәхеснең үсешенә тәэсир ясау....

Спорт- сәламәтлек нигезе.

Укучыларда сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, спортка мәхәббәт тәрбияләү, патриотик хис тәрбияләү,сәламәт кеше генә Туган илен яклый һәм саклый алырга сәләтле бул...

Милли- төбәк компоненты- әхлакый һәм рухи яктан үсә баручы шәхес тәрбияләүнең нигезе

Милли - төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, алар   мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый -географик  мохитен, хезмәтчел традицияләрен чагылдырган укыту - тәрбия...

"Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү- сәламәтлекнең нигезе"

Башлангыч сыйныфларда сыйныф сәгате.( Презентациясе дә бар)...

Разработка классного часа по теме "Спорт- сэламэтлек нигезе"

Разработка на татарском языке, для начальных классов....

Туклану – сәламәтлекнең нигезе

Балаларның  сәламәтлек  турында  күзаллауларын  киңәйтү, дөрес  туклану  белән  сәламәтлекнең  ныклы  бәй...