Туклану – сәламәтлекнең нигезе
классный час (1 класс) на тему
Балаларның сәламәтлек турында күзаллауларын киңәйтү, дөрес туклану белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булышу; үзеңнең сәламәтлегең өчен кайгыртучанлык һәм аны саклый белү хисләрен тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tuklanu_-_slamtleknen_nigeze.doc | 47 КБ |
Предварительный просмотр:
«Татарстан Республикасы Буа муниципаль гомуми белем бюджет учреждениесе М.М. Вахитов исемендәге гимназия»
тәрбия сәгате.
Тема: “Туклану – сәламәтлекнең нигезе.”
Тәрбияче: Шакирова Р.Р.
Тема: Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе.
Максат: Балаларның сәламәтлек турында күзаллауларын киңәйтү, дөрес туклану белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булышу; үзеңнең сәламәтлегең өчен кайгыртучанлык һәм аны саклый белү хисләрен тәрбияләү.
Җиһазлау: “Сәламәтлек иле картасы”, туктамышлар исеме язылган
карточкалар; кеше рәсеме; продуктлар, витаминнар
рәсеме, Явызкак - Шакшыкай рәсеме.
Әзерлек эше: Сәламәтлек турында мәкальләр өйрәнү, табышмак-
лар, әңгәмә өчен кирәкле рәсем һәм схемалар әзер-
ләү.
Дәрес барышы.
I. Оештыру.
Исәнләшү, бер – беребезгә исәнлек – саулык теләү.
Укытучы: Аяклар бергә, куллар аста. Тирән сулыш алабыз. Кул-ларны әкрен генә өскә күтәрәбез. Без нык, көчле агачлар. Таза юан агачлар кояшка үрелә. Безнең тәнебез көч-куәт, сә-
ламәтлек белән тула.
Чыршыдай биек бул,
Имәндәй таза бул,
Сау – сәламәт бул!
Балалар, бүген без “Сәламәтлек иленә” сәяхәтебезне дәвам итәбез. Бүген без “Туклану” тукталышында булырбыз, “Шәф-
кать бабай” патшалыгында кунакта булырбыз.
II. Актуальләштерү.
- Әйдәгез, иң элек алда өйрәнгәннәрне искә төшереп
үтик. Хәзер мин сәламәтлек турында мәкальләр әйтә башлыйм,
ә сез дәвам итәрсез.
“Саулык - (зур байлык)”
“Сәламәт тәндә - (сәламәт акыл)”
“Сәламәтлек ул - кул астындагы (хәзинә)”
2. Узган дәресләрнең берсендә без “Чисталык – сәламәтлекнең нигезе” дип өйрәнгән идек һәм Явызкай – Шакшыкайны үз арабыздан куып җибәргән идек. Әммә ул бүген тагын безнең янда.Ул сезнең бар нәрсәне исегездә тотуыгызга шикләнә һәм берничә сорау бирергә тели.
Явызкай – Шакшыкай: Чисталык дип бик сөйләнгән буласыз инде. Чисталыкны булдыруда нәрсәләр ярдәм итә, шуны беләсез микән?Хәзер сезгә табышмаклар әйтәм: җавабын тапсагыз - шунда ук юк булам, ә таба алмасагыз - мәңгегә сезнең белән калам.
-Үзе шома, күбеккә күмә,
Хуш исле ул, я кем белә? (сабын).
- Аркасында сөяге, сөягендә мыегы
Ак каймакны агарта,
Мыегы белән чистарта. (теш щеткасы).
- Он түгел, үзе ак, авызыңа куеп бак,
Тешне агарта, ап – ак итә,
Бу ни була әйтеп бак. (теш пастасы).
- Кирәк була мунчада
Минем исемем - (мунчала).
- Битне – кулны корыта,
Чисталыкны ярата. (сөлге).
III. Яңа теманы аңлату.
Укытучы: Әйткәнемчә, без бүген “Туклану” тукталышында. Әйтегез әле, нинди кеше сәламәт була соң? ( Балаларның җаваплары тыңлана).
- Әйе, сәламәт булу өчен чисталыкны яратырга, күбрәк хәрәкәтләнергә, вакытында һәм дөрес тукланырга кирәк.
Туклану өчен кешегә нинди әгъзалар ярдәм итә. ( Рәсем буенча эш).
Кеше азык белән бергә организмның үсүе, яшәве өчен кирәк булган барлык матдәләрне ала. Организм өчен төп энергияне углеводлар, аксымнар,майлар бирә. ( Углеводларга, аксымннарга, майларга бай продуктларны билгеләү).
Бертөрле ашамлыклар кешегә хәрәкәтләнү, уйлау көче (бал, карабодай, йөзем һ. б.),ә кайберләре көч бирә (ит, май, эремчек, балык һ. б.).
- Ә ничек уйлыйсыз, нинди ашамлыкларда витаминнар күп?
Витаминнар ни өчен кирәк?
Нинди витаминнар беләсез?
- Әйе, укучылар, А, В, С, Д витаминнары була.
А витамины: “ Әгәр зур үсим, әйбәт күрим, тешләрем нык булсын дисәгез, сезгә мин кирәк! Мин кишердә, сөттә, йомыркада күп” - ди.
В витамины: “ Әгәр көчле булам, юк – барга борчылмыйм, сәбәпсез еламыйм дисәгез, сезгә мин кирәк! Мин иттә, икмәктә, карабодайда, солы ярмасында күп,”- ди.
С витамины: 2 әгәр еш авырмыйм , авырудан тиз савыгыйм , яхшы кәефле булыйм дисәгез, сезгә мин кирәк. Мин суганда, кәбестәдә, кишердә, алмада, лимонда,әфлисунда күп,”- ди.
-Күргәнегезчә, үсү һәм сәламәт булу өчен организм күп төрле ризык таләп итә.Ләкин алар яхшы үзләштерелсен өчен, кайбер кагыйдәләрне үтәү кирәк:
-бер үк вакытта ашарга тырыш;
-көнгә дүрт тапкыр бер үк сәгатьтә аша: иртән өйдә - беренче иртәнге аш. Мәктәптә- икенче иртәнге аш, мәктәптән соң – төшке аш, кич белән кичке аш;
коры-сары ашама. Аштан беркайчан да баш тартма: анда дөрес аш кайнатуга ярдәм итә торган матдәләр бар;
-ашыкмыйча гына аша. Ризыкны яхшылап чәйнә;
- ашаганда башка эшләр белән шөгыльләнмә: укыма, телевизор карама, бәхәсләшмә.
IV.Кире информация алу.
Без Сәламәтлек илендә сәяхәт иткәндә Шәфкать бабайның алмалары да өлгереп җиткән. Әмма бу алмалар – хикмәтле. ( Алма җыю уены)
Алмалар артындагы сораулар:
1. Сәламәтлеккә нәрсәләр уңай йогынты ясый?
2. Ни өчен туклануда яшелчәләр куллану кирәк?
3. Витаминнар ни өчен кирәк? Нинди витаминнар беләсез?
V. Йомгаклау.
Димәк, дөрес туклану – сәламәтлекнең нигезе. Сәламәтлекне саклау, ныгыту- һәркемнең кулыннан килердәй эш. Авырмагыз, исәнлек, саулык сезгә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү- сәламәтлекнең нигезе"
Башлангыч сыйныфларда сыйныф сәгате.( Презентациясе дә бар)...
Дөрес туклану- сәламәтлекнең нигезе
Балаларга туклану белән сәламәтлекнең тыгыз бәйләнештә булуын , дөрес туклану сәламәтлекнең нигезе булуын аңлату...
«Дөреc туклану – сəламəтлек нигезе»
Тема: «Дөреc туклану – сəламəтлек нигезе»Максат: Балаларның сəламəтлек турында күзаллауларын киңəйтү, дөрес туклану белән сәламәтлеклә...
Туклану – сәламәтлекнең нигезе.
Балаларның сәламәтлек турында күзаллауларын киңәйтү,дөрес туклану белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булышу...
Хайваннарның туклануы һәм туклану чылбыры.
- тукланулары буенча хайваннарны төркемнәргә бүлү һәм аларның бәйләнешен күрсәтү;- туклану чылбыры турын...