"Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә!"
классный час на тему
Предварительный просмотр:
Һөнәр – утта янмый,
суда батмый торган
хәзинә.
( Башлангыч сыйныфларда
тәрбия чарасы эшкәртмәсе)
Башлангыч сыйныфлар укытучысы: Хәйретдинова А.К.
Тема. Һөнәр – утта янмый, суда батмый торган хәзинә.
Максат. 1. Кеше тормышында һөнәрнең бик мөһим урын тотуына
ышандыру.
2. Әби-бабаларыбыз һөнәренә, милли сәнгатебезгә мәхәб-
бәт тәрбияләү, кызыксыну уяту.
3. Бәйләнешле сөйләм үстерү.
Материал. “Әдәплелек дәресләре”, “Көч һәм рух тамырлары”, “Әх-
лак дәресләре”, “Әбием сандыгы”, “Татарларда традицион
һөнәрчелек сәнгате” китаплары.
Җиһазлау. “Хәтерләүдән курыкма син, үткәнеңне онытма син”, “Хы-яллар безнең канатлы, хыяллар шундый татлы” дигән стендлар; тест-биремнәр; компьютер; чигүле читек, кызыл башлы киндер сөлге; “Гаи-лә” гәҗитләре; Конституция.
Тәрбия дәресенең киңәйтелгән планы.
I. Оештыру өлеше.
1. Укучыларны һәм кунакларны сәламләү.
2. Укучыларның дәрескә хәзерлеген тикшерү.
II. Яңа белем һәм күнекмәләр алуга хәзерлек.
1. Вил Казыйхановның “Бер сыйныфта алты Алсу” шигырен тыңлау.
Проблемалы сорау кую: Алсулар кайсы яклары белән бер-берсенә охшаш? Кайсы яклары белән аерылалар?
Бер сыйныфта алты Алсу
Барысы уңган, сөйкемле.
Алтысы да бер анадан
Туган бала шикелле.
Берсенең куллары алтын
Тегү, чигү эшенә.
Үз белгәннәрен өйрәтә
Сораган һәр кешегә.
Алсуларның икенчесен
Юк бер эшкә кыстасы:
Коеп куйган рәссам булган,
Озын сүзнең кыскасы.
“Әнисеннән дә уздыра,-
Диләр өченче Алсу.
Телеңне йотарлык була
Ул әзерләгән аш-су.
Дүртенче Алсу үстергән
Гөлләр тора бүлмәдә.
Матурлык бизи дөньяны –
Гөлләр ошый кемгә дә.
Тәрбияче дә, табиб та –
Безнең бишенче Алсу.
“Гел,- ди ул,- елмаеп йөрсәң
Булмыйсың усал, ярсу”.
Үзе җырлый, үзе бии –
Артист – алтынчы Алсу.
Аның белән беркайчан да
Түгел безгә ямансу.
Алсуларның алтысы да
Акыллы да, сөйкемле.
Барысы да тату яши
Бертуганнар шикелле.
- Алсулар кайсы яклары белән бер-берсенә охшаш?
- Алар барысы да уңган, сөйкемле.
- Кызлар бер-берсеннән кайсы яклары белән аерылалар?
- Аларның һәрберсе нинди дә булса һөнәргә оста.
- Нинди һөнәрләргә?
- Тегү-чигү, рәссам, пешекче, гөлләр үстерүче, тәрбияче, артист.
- Димәк, укучылар, бүгенге тәрбия дәресендә без нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
- Һөнәрләр турында.
III. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.
1. Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Ни иккәнен, ни чәчкәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
- Бу юлларны кем язган?
- Р.Фәйзуллинның “Онытма син” шигыреннән өзек.
- Әйдәгез, бергәләп искә төшереп үтик әле, нинди һөнәрләргә ия булдылар икән безнең ерак бабаларыбыз? Сезнең алдыгызда Татар-стан Республикасы Дәүләт музееннан алынган график коллекцияләр хәзинәсе.
(Экранда “Игенчелек кораллары” фрагменты.)
- Сезнең алдыгызда игенчелек һәм терлекчелек кораллары. Бу та-тарларның һәм аларның борынгы бабаларының авыл хуҗалыгындагы югары күнекмәләре турында сөйли. ( “Уңыш-2004” нәтиҗәләре белән танышу, бергәләп йомгак ясау.) Ә менә бу – балта остасы кораллары. (Экранда “Балта остасы кораллары” фрагменты.) Безнең бабаларыбыз агач эшкәртүнең сырлау, чокырлап бизәк төшерү, кыру кебек техник алымнарын камил үзләштергәннәр, чын балта осталары булганнар.
Татар хатын-кызларының тормышында бизәкләп туку зур урын алып торган. (Экранда “Тукучы хатын” фрагменты.) Татар кызлары һәм ха-тыннары борын-борыннан сәгатьләр буе туку станогы артында утырып үзләренә бирнә, туганнарына, киявенә, сабантуйга бүләкләр, йорт өчен чаршаулар, сөлгеләр әзерләгәннәр, чигү, аппликация, сәйлән те-зү кебек нәфис эшләр белән шөгыльләнгәннәр, тагын бер үзенчәлек-ле кәсеп – тегүчелекне дә белгәннәр. (Экранда хатын-кызларның кул эшләре.)
Болгар күннәре бөтен дөньяда дан казанган, Болгар итекләрен кию затлылык, дәрәҗә билгесе саналган. Төрле төстәге күн кисәкләре бе-лән бизәлгән аяк киемнәре татар осталарына киң танылу китерде. (Чи-гүле читек күрсәтелә, Арча читекләренең бүгенге дәрәҗәсе искәрте-лә.)
Татарларның бик борынгы һәм үзенчәлекле бер һөнәре – металл эш-кәртү булган. Алар, беренчеләрдән булып, чуен кою серенә төшенгән-нәр, акча суга башлаганнар. Бабаларыбыз бакыр, бронза, көмеш, кур-гаш, алтыннан бизәнү әйберләре ясаганнар, корал бизәгәннәр. Ә мон-да болгар осталарының сөяктән эшләнгән әйберләре.(Экранда күрсә-телә.) Менә нинди һөнәрләргә ия булган икән безнең бабаларыбыз. Аларның бу һөнәрләре буыннан-буынга күчеп безнең көннәргә кадәр килеп җиткән, тагын да камилләшкән. Менә шуңа күрә “һөнәр – утта янмый, суда батмый торган хәзинә” дибез дә инде.
Үткәннәрне тулырак аңлап, без бүгенгенең серенә төшенәбез, узган-нарның мәгънәсенә төшенеп, киләчәкнең асылын аңлыйбыз, артка ка-рап алга омтылабыз.
Ә сез үзегез нинди һөнәрләр турында ишетеп, күреп, укып беләсез? (Җаваплар тыңлана.) Безнең илебездә һәркем үзе теләгән һөнәрне сайларга хокуклы дип әйтелә безнең төп законыбыз – Конституциядә.
2. Сезнең гаиләдә нинди һөнәр ияләре яши икән, таныштырып кит-сәгез иде. (Гаилә гәҗитләренә күзәтү. Укучыларның иҗади эшләрен-дә гаилә әгъзаларының һөнәре язмача, рәсем белән яки фотокарточ-калар ярдәмендә күрсәтелә.)
3. Ял итү. “Мәкаль әйтеш” уены. Һөнәр һәм хезмәт турында “Иң күп мәкаль әйтүче”не билгеләү. “Эш агачы” (Г.Тукай) җимешләреннән авыз итү.
4. Укучыларның хыяллары белән уртаклашу. “Хыяллар безнең канат-лы, хыяллар шундый якты” стенды янында эш.
5. “Булачак һөнәрең...” Тест-биремнәрне үтәү, укучыларның булачак һөнәрләрен билгеләү.
1) Син кайсы китапларны рәхәтләнеп укыйсың?
* Теләсә нинди: әкиятләр, хикәяләр, шигырь китаплары.
** Укуны җенем сөйми.
*** Миңа балалар тормышы турындагы китаплар ошый.
**** Космос, компьютер турындагы китаплар.
***** Табигать һәм хайваннар турында.
2) Син кайсы фәнне яратасың?
* Рус теле, татар теле, уку, чтениены.
**** Математиканы.
*** ТИНны.
***** Табигать белемен.
** Физик тәрбияне.
3) Берничә сәгать поездда барырга туры килсә, син нишләр идең?
** Бер урында утырмас өчен вагоннар буйлап йөрим.
***** Тәрәзәгә карап табигать белән хозурланам.
**** Тукталышларны, кергән-чыкканнарны санап барам.
*** Күршем яки юлдашым белән сөйләшәм.
* Үзем берәр нәрсә иҗат итәм: шигырь язам, рәсем ясыйм.
4) Сыйныфыгызда гәҗит чыгарырга куштылар. Син нәрсә эшләячәксең?
* Рәсем ясыйм.
** Кәгазь алып киләм һәм эш беткәч, аны стенага элеп куям.
**** Рәсемнәрне, мәкаләләрне кәгазьгә урнаштырам.
*** Сыйныфташларым турында мәкалә язам.
***** Хайваннар турында мәкалә язам.
5) Син кайсы түгәрәккә теләп йөрер идең?
* “Сәнгать” түгәрәгенә.
*** “Үзара аралашу” түгәрәгенә.
** “Спорт” түгәрәгенә.
**** “Компьютер” түгәрәгенә.
***** “Табигать дуслары” түгәрәгенә.
6) Үзеңнең компьютерың булса, нишләр идең?
** Рәсем ясап уйнар идем.
** Мультфильм карар идем.
*** Туганым белән сөйләшер идем.
***** Хайваннар турында кызыклы фактлар укыйм.
**** Мисаллар исәплим.
Ә хәзер санап кара инде, синдә кайсы җаваплар күбрәк:
* Син, мөгаен, иҗат кешесе – язучы, рәссам, музыкант, я ар-тист булырсың. Нинди сәләт (матур сөйләү, артистлык, рәсем ясау, җырлау яки берәр әйбер ясау) көчлерәк булуына карап, син үзеңне, һичшиксез иҗатта табарсың.
** Синең сәләтең бар, тик син аларны тормышка ашырырга те-ләмисең. Дәреслекләр өстендә утырганчы, стадионда туп тибүне ку-лайрак күрәсең. Кем белә, бәлки, син шәп спортчы булырсың.
*** Син балачактан ук кешеләр белән аралашудан ләззәт таба-сың. Син дусларыңны яратасың, аларны аңлыйсың. Алар сиңа үзләре-нең проблемалары турында рәхәтләнеп сөйлиләр. Чөнки синдә таяныч табуларына бик нык ышаналар. Кешеләр белән аралаша алу – үзе бер талант ул. Сиңа бигрәк тә укытучы, психолог, табиб һөнәрләре барыр.
**** Син төгәл фәннәргә һәвәс. Син математика укытучысының яраткан укучыларыннан берседер. Компьютерны әйбәт беләсең. Сиңа математик, бухгалтер, экономист, программист һөнәрләре бара.
***** Дөньяда син барыннан да бигрәк, табигать һәм аның белән бәйле бар нәрсәне яратасың. Күк күкрәве каян килеп чыга, ел фасыл-лары нигә алмаша – синең боларның барысына да җавап табасың ки-лә. Син көне буена күрше көчекләре белән уйнар идең яки барлык авырулардан дәвалый торган өр-яңа дару табу өчен өйдәге аптечка-дагы төрле компонентларны кушар идең. Синнән, мөгаен, шәп биолог, химик яки физик килеп чыгар.
6. Мәктәбебезнең кичәге укучылары, яшь укытучылар – Алия апала-ры һәм Ирек абыйларының укучыларга киңәшләре.
IV. Йомгаклау.
- Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
- Тырыш булырга, күп укырга, хыялланырга, аны тормышка ашыру өчен көрәшергә.
- Сез зур үсәрсез һәм барыгыз да төрле һөнәр ияләре булырсыз. Ә һөнәр иясе булу өчен тырышып укырга, күп белергә омтылырга кирәк. Һөнәр – кешенең канаты! Тырышыгыз, һөнәр алыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Билгене белдерә торган сүзләр
Татар мәктәбе өчен татар теле дәресе....
Билгене белдерә торган сүзләр
Татар теле дәресе....
Баш хәрефләрдән языла торган сүзләр.
Баш хәрефтән башланган сүзләрнең язылышы белән танышу....
Билгене белдерә торган сүзләр темасы
2 сыйныфта билгене белдерә торган сүзләр темасына ныгыту биремнәре. Нинди? кайсы?...
Билгене белдерә торган сүзләр темасын кабатлау
Билгене белдерә торган сүзләр...
Иван Яковлевич Яковлев – чӑваш халӑхне çутта кӑлараканӗ
Яковлев чăваш çырулăхне, литературине аталанма çул уçаканĕ. Иван Яковлев чăваш алфавитне тунă, букварь хатĕрленĕ, ачасем валли калавсем çырнă, шкулсем уçнă. Чаваш ачисене чăвашла та, вырăсла та çырма,...